
Полная версия:
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
«Без танышкан җәйге бакчаларны…»
Без танышкан җәйге бакчаларныкүмгәндер шул,карлар күмгәндер.Кошлары да тынып калганнардыр,һавасы да хәзер бүтәндер.Ә ул карлар, бәлки, кагылгандыр,ява-ява, синең иңнәргә…Нигә карлар?Нигә? Ник мин түгел? —Бу җаннарым шуңа үртәлә…Шул бакчада мин дә бер кагылдымйөрәгеңә синең, хисеңә.Хисләреңне буран күммәдеме,җәйге кичне төшер исеңә.Без танышкан җәйге бакчаларныкүмгәндер шул, карлар күмгәндер.Мең кар кызы синең янәшәңдә,ә син…Син булырсың миңабердәнбер.«Бу якта…»
Бу яктанәкъ шулай алланып таң ата.Бу яктатаңнарда сандугач уята.Бу яктагөлләрне тибрәтеп җил исә,көннәреКояшлы. Болытлы. Төрлечә.Кышларыкалышмый бездәге кышлардан,язларыбездәге язларга охшаган.Болытлартын гына, тын булып агалар.Яңгырларнәкъ шулай шыбырдап явалар.Каеннар —әйтерсең яшь кызлар. Сөйкемле.Бу яктабарсы да бездәге шикелле.Бу яктатөшәдер туган як искә гел.Туган якбарыбер, барыбер үзгәдер!Бу яктааһ, күңел шулкадәр сагына.Бу яктабар да бар, юк туган як кына«Дөньяларым көязләнә…»
Дөньяларым көязләнә,көязләнә, көзләнә.Җәй дә китәргә ашыкмый,китмәскә үзсүзләнә.И, көзләрнең купшылыгы!И, көзләрнең ямьнәре!Җәйнең хәле ничек икән,кыен микән хәлләре?Уйлый микән гөлләренеңкитүенә суласын,ә шулай да китүләрнеңкайтуларсыз булмасынбелә микән китәр җәйләр?Ник белмәсен… Беләдер.Бар дөньяда —моңлы тынлык,бәлки, шуңа күрәдер.Дөнья тулы тып-тынмоңлык,дөнья тулы көз генә,бакчаларда яфрак-яфракҗәй йөрәге өзелә.Бу көннәрнең бизәк булыпкүңелдә калырлыгы…Көзләрнең матурлыгы да,җәйләрнең сабырлыгы…«Шулкадәр тын ага елгалар…»
Шулкадәр тын ага елгалар,елгалар шулкадәр тын ага.«Су үргә акмас» дип җырларлар,тыңлама беркемне, тыңлама.Кышларның төннәре бик озын,сабырың беткәндә кышларда,«Бу елны яз килми» диярләр,ышанма ул сүзгә, ышанма.Шулкадәр тын ага елгалар.Бардыр ла үрләргә акканы.Язларсыз ел булмас. Таңнарныңюктыр ул кояшсыз атканы.Ялгышып өметсез сүзләренкемнәрдер теләсә әйтергә,тыңлама беркемне. Бары тикАллаһның рәхмәтен хәтерлә.Бүре баласы
1.Кышкы төннең зәһәр салкыннары.Ап-ак кына урман юллары.Ишетелде урман эчләрендәбүре баласының улавы.Ул адашкан иде урманында,кайтыр юлын мең кат эзләде.Кар өстендәсерле юллар булыпсузылып калды бүре эзләре.Үз юлларын йолдызларга карап,айга карап таба юлсызлар.Ләкин бүген бар да тып-тын иде,сүз дәшмиләр иде йолдызлар.Бик еракта әнә авыл балкый,йортларында кояш-ут яна.Барыр иде —бара алмый гына,бүре булып тугач дөньяга.Үз хәлен ул ничек аңлатыр соң,бүре телен белми авыллар…Туңар инде.Яз җитүгә аныкар астыннан табып алырлар.2.Туңып барган бүре баласындаалсу гына өмет яктырды —карт бүреләр сүзен хәтерләде:«Ул кешеләр гаҗәп акыллы…Кеше халкы юллар сала белә,урманны да алар булдырган.Ә ул урман хәзерәнә күпмеҗан иясе өчен йорт булган».Шулай булгач,кеше аңлар мине,ишетмәгән чакта бүреләр.Ризык бирер,яраларны бәйләр,кешеләрне бөек зат, диләр.Бүре килде авыл кырыена,талчыгулы иде бу төне.Утлар яна кайбер йортларында —аны көтүләре түгелме?Бүре керде авыл урамына,ул кергәнне беркем күрмәде.Бераз гына ашап җылыныргатели иде бүре йөрәге.3.Йөрде бүре авыл урамында,очрамасмы, диеп, берәрсе…Бик тә килде бүре баласыныңкеше дигән затны күрәсе.Аһ бүрекәй, нәни бүрекәем…Соң шул инде,сине күрделәр.Нәфрәт уты иде йөзләрендә —әллә кеше,әллә… бүреләр.«Бүре килгән, әнә бүре килгән!Сак булыгыз, зыян итмәсен!»Һәм берәве бик сакланып кынатартты кинәт мылтык төймәсен.Ап-ак карлар төште агачлардан,кошлар очты ярып һаваны.Кар өстендә нәни бүре ята,бүре ята…башы яралы.Кыргыйлыкка кемнән өйрәнәсенбүре хәзер белер иде дә……Өзәр булып тимер чылбырларынәрнүеннән ярсып эт өрә…Гөлназ Вәлиева

Гөлназ Мөдәррис кызы Вәлиева 1983 елның 25 августында Казанда язучы гаиләсендә туа. Балачактан ук иҗат белән мавыкса да, шигырьләрен кешегә күрсәтергә ашыкмый.
2000 ел аңа күп сөенечләр китерә: «Милли китап» нәшриятында «Тылсым» дигән беренче китабы басыла. Гөлназның шигъри һәм чәчмә әсәрләрен туплаган бу җыентыгы республика күләмендә үткәрелә торган «Ел китабы» бәйгесендә кызыксындыру дипломына лаек була. Шул ук елны Гөлназның кайбер әсәрләре «Җәйнең җиде төсе» («Мәгариф» нәшрияты, Казан) исемле күмәк җыентыкта урын ала.
Казан дәүләт университетының чит телләр факультетын тәмамлагач, француз теле кафедрасында аспирантурада укый. Диссертацияне уңышлы яклап, гыйльми дәрәҗәгә ирешә.
2005 елда Татарстан китап нәшриятында «Күңел күзе» дигән чираттагы китабы басылып чыга.
2008 елда Лондонда «Tatar Phrasebook» исемле китап дөнья күрә. Бу китапны Г. Вәлиева британияле Николас Оуд белән берлектә төзи.
2008 елдан Гөлназ Вәлиева даими рәвештә Германиядә яши. Татар диаспорасының тормышында актив катнаша.
2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Аккош күле урманы
Наратлар биек-биек —Болытка башым тиепкиткәндәй булам инде,шул наратларга сыенсам.Каеннар актан-актыр —Җаныма тула ак моң,яктырып китәм инде,каенлы күлдә коенсам.«Язгы яңгыр…»
Язгы яңгыр —Биләүсәдә ятканБала көлүе.Җәйге яңгыр —Сөт исенә чумып,Көтү керүе…Көзге яңгыр,Көзге яңгыр…Синең нинди эзең калыр?Арыш уҗымы, яшәреп,Сары яфракны юата:«Көзге яңгыр —кыңгырау ул:Язгы бөрене уята!»Илһам
Төн уртасы. Казан йоклый,Кар юрганын ябынып.…Каләмем егылды әле,Уйларыма абынып.Өзелде фикер тәсбихем.Кәгазьгә карап торам:Ап-ак намазлык өстендәОнытылды кебек догам.Тынлыкны уятмый гынаЙөрәк тибешен саныйм…Шулчак кинәт…Сәгать суга!Мин аңа бармак яныйм:«Чү! – дим, – Илһам фәрештәсенКачырасың, кагынып».…Төннең кара савытыннанШигырь чыга савылып.Җәйге триптих
Җиләк вакыты
Яфрак арасыннан үрелә дә көлә, —Өзеләсе килми – күренәсе килә.Иренендә бал тәме.Күзендә – тоз чыгы.…Күзәтеп тора бер яшь җиләк кызчыгы.Печән өсте
Печәннәрнең тешен камаштырып,Авыл егетеләре чалгы кайрый.Чикерткә дә бүгенмич артында түгел —кырда сайрый.Урак өсте
Фәрештәләр күренерлек аяз – күге!Яфрак аслары тирләрлек эссе!Кыр тузанында —тулышканарыш башагы исе.Кайнар мичтәипи әйләндергәнагач көрәкнең хисемиңа шундый таныш бүген.«Сынган кылыч, суынган көл…»
Сөт калыр, ватан китәр!
ДәрдемәндСынган кылыч, суынган көл —Минем илем икән.Кабер ташында «үлгән тел» —Минем телем икән!Мин, имеш, дәүләтен җуйганХалык баласымын. —Бусага өстенәТарихясый кара сыным.Нигә әле шул карт рәссамМиңа аяк сөртә?!Тартып алам пумаласын,Манам…ап-ак сөткә.Аккош күлендә яңгыр
1.Сабыр гына яңгыр яваТирән күлгә.Каен яфраклары исе —тирә-юньдә.Наратлар да көтеп алган«мунча көне» н.Ярый, урман ләүкәсендәэссе түгел.2.Бөтен дөнья саф-яшь,гүя яңа туган.Сокланудан авызым ачык —карап торам,Мин дә бүгентешсез сабый сыман.3.Күлкүккә тоташкан,яңгырдан бау ишеп.И тирбәлә нарат-сиртмә!Болыт – бишек!…Яңгыр яуган чакта гына калам үсеп.Балаларым исеменнән…
Мин Лейпцигта тудым.Үсәм, яшим.Германиядә өем, дусларым.Ә шулай да,«Син кем?» – дигәннәргә:«Татар!» – диеп җавап тотамын!Паспортымдатуган җирем диептормаса да Казан, Татарстан,минем өчен,дөньядагы барлыктатарлар да өчен, ул – Ватан!Фидаил
Фидаил Васил улы Мәҗитов 1984 елның 24 маендаТатарстан Республикасының Актаныш районы Кыр-Каентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч, Иске Кормаш авылында урта мәктәпне тәмамлый. 2001–2006 елларда Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетында белем ала. Аны тәмамлагач, «Россия Федерациясе халыклары әдәбияты» белгечлеге буенча аспирантурада укый. «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналында 2006–2010 елларда бүлек редакторы, 2010–2014 елларда җаваплы секретарь – баш мөхәррир урынбасары, 2014–2018 елларда баш мөхәррир булып эшли.
Фидаил Мәҗитов Чаллыда узган «Туган телем – Тукай теле», Муса Җәлилнең 100 еллыгына карата үткәрелгән «Татарстанның шигъри бәйләме», «Студентлар язы» конкурсларында, Әлмәт шәһәрендә узган С. Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» республикакүләм фестивальдә шигърият буенча беренче урыннарга лаек була. Әсәрләре һәм мәкаләләре «Шәһри Чаллы», «Ватаным Татарстан», «Мәдәниҗомга», «Юлдаш», «Яңарыш» (Ижау) газеталарында һәм «Казанутлары», «Мәйдан», «Идел», «Тулпар» журналларында басыла. «Сагышлар да алтын була икән…» (2006), «Йолдызлы чатыр» (2015) исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары авторы.
Татарстан Журналистлар берлеге, Россия Журналистлар берлеге, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«И милләтем, син йокыда тагын…»
(2002 елгы халак санын алу уңае белән)
И милләтем, син йокыда тагын,Нарасый күк үлеп йоклыйсың.Даһиларың күпме дәште сиңа,Ә син әле һаман тормыйсың.Тукай дәште, Такташ һәм РәмиевУяттылар алсу таңнарда.Күзең ачып карадың да – яттың,Чыкмадың син торып урамга.Туксаннарда тордың син сискәнеп,Колачларга уйлап үткәнне.«Азатлык!» – дип йөрдең урамнарда,Белдерергә теләп үпкәңне…Бирделәр… Тик кәгазьләрдә генәКүренде шул изге хыялың.Динең кайтты, телең кайтты бераз,Тик ашмады чынга идеалың…И милләтем, уяу булчы, зинһар,Бүлгәлиләр бүген кисәккә.Йоклап китсәң ялгыш, торуыңа,Башың ятар канлы кисмәктә.Кыю бит син, түгел лә бу синеңБеренче йә соңгы көрәшең,Һәрчак шулай черем иттең бераз,Ә соңыннан ярсып көрәштең!Тарих ялгышы
Сынык кылыч, туфрак эшкәрткәндә,Көрәгемә килеп эләкте.Күз алдымнан үтте кара яулар,Билгесез көч кысты йөрәкне.Бу кылычта гасыр салкынлыгы,Кояш күрми йөзе тутыккан.Ошбу корал кемгә күтәрелгән,Кара көчләр кемне котырткан?..Ничә башны кистең һәм кемнәрнеңТишеп кердең кайнар йөрәген?..Ни өчен дип җир өстенә чыктың,Син бит сынык, юктыр кирәгең?..Әйтмәсәң дә беләм: бу дөньядаҺич тынмаган вәхши сугышлар.Аккан җиргә кайнар адәм каныҺәм туктаган ярсу сулышлар.Игенчеләр кулына корал алган,Дошманнардан илен сакларга.Каләм белән булат кылыч йөрткәнШагыйрьләр дә, халкын якларга.Башкисәрләр кылыч аша уза,Зобаниның кайта каргышы.Исбатладың инде моны ничә тапкыр,Әйтче миңа, тарих ялгышы?!«Бөек державалар таркалсалар…»
Бөек державалар таркалсалар —Табалмыйча чиген ватанның,Хәрабәләр, көлләр актарма син,Туган Җир ул синең Ватаның!Хакимнәр ул бик еш алмашына,Намусын сакла бабаң, атаңның.Туган якның төтене дә татлы,Туган Җир ул синең Ватаның!Язмышы да, хәтта ялгышы да,Тарихы да уртак татарның.Туган җирне яклап каны акканТатар Иле – синең Ватаның!Яңа Россиягә яңа мәдхия[7]
О, син көчлесең, даһи Русь җире,Кадерлесең газиз халкыңа.Гасырлардан килгән тарихың бар,Гөмбәзләрең хаклы балкырга.Буйсындырдың күпме дошманнарны,Үзләштердең күпме җирләрне.Кайтарсалар әгәр Святославны[8],Камашырлар иде күзләре.Үз җиренә солтан халыкларныңОлтан булды сиңа күпләре.Ике башлы сәмруг кошың янәКолачлады зәңгәр күкләрне.Чәчәк атар илең, матурланыр,Уңышлардан башың әйләнер.Торгызсалар бөек Цицеронны[9],Хәйран калып теле бәйләнер.Һәрбер империя шулай үсә,Апогейга таба омтыла.Вакыт кына төпсез сазлык кебек:Бар да бетә, бар да йотыла…Тиңләсәм дә сине артык булмас,Сугыш алласына – Марска;Тик тиңләве сине мөмкин түгелИзге җанвар ап-ак Барска.Онытма син шуны, о Россия,Бөркетләргә читлек килешми;Томырылса ташка томырыла,Коллык белән алар килешми!Кайгыларда бәхет төзеп булмый,Ә кан-яшьтә юып гөнаһны,Кеше хисабына баеп булмый,Фани җирдә төзеп оҗмахны…Нигезең череп, бер кат ауган идең,Үткән гасырыңның түрендә.Вакыт җитте, терәүләрне алып,Гадел дәүләтеңне төзергә.Үләт кошы кебек, сөякләрдәнКора күрмә ләкин ояңны;Болай да бит инде каплап алганКара шәүлә ярты дөньяны!..«Бөек державалар таркалсалар…»
Мин чорларда адашканмын, ахры,Тәкъдиремме әллә алдашкан;Бу тормышта минме икән артык,Әллә инде заман саташкан?Кайда ашыгалар чордашларым, —Ыгы-зыгы тирә-юнемдә?!.Тик мин, никтер, туктап карап торам;Хакыйкатьне телим күрергә.Картлар сагына ерак үткәннәрен,Яшьләр исә зәвык үзгәртә.Тик мин генә сәер кеше микән, —Меңнән артык сорау йөрәктә?!.«Син җырлама инде иске җырны;Сөю бары уйлап табылган.Безнең тормыш – яшәү өчен көрәш…» —Шушы сүзләр җанга кагыла.Хисап чоры, хисләр манкортлыгыХас түгелдер минем күңелгә:Ялган сүзләр һәм ясалма карашЕлан булып җанга үрелә.Җан сафлыгы эзләп йөргән чакта,Сатлык җаннары да очрады.Тәкъдир мине шулай алдадымы,Әллә үзем чорда буталдым?!Күңелем кошы дөнья читлегеннәнҮзенең чорын эзләп табалмый.Мин чорларда адашканмын икән,Минем йөрәк шуңа яралы…Теләк
Ходаемнан көн дә сорыйм сабырлыклар,Теләк телим: урап үтсен авырлыклар.Ил-көн, дөнья булса иде һәрчак тыныч,Тутыксын, дим, җирдә ятып мылтык-кылыч.Җирдә хөкем сөрсен иде бөек Сөю,Бетсен иде юкка талаш, яну-көю.Кешелекле булса иде һәрбер бәндә,Яхшы максат йөртсә иде йөрәгендә.«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән…»
Утлүбү-л-гыйльмә мин-әл-мәһди илә-л-ләхди.
Шәмаилдән«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән», —Ошбу сүзләр борынгыдан безгә килгән.Сүзләр хаклы, сүзләр төгәл – яхшы беләм,Истә тотсаң, комга тимәс тормыш көймәң.Тууыннан башлап туплый кеше үзенә акыл,Һәм дә эзли фани җирдә яшәү хакын.Гыйлем белгән, әхлак сөргән бәндәләргәБелегез сез, дускайларым, Аллаһ якын!«Сөйләшер шул күңел Ленин белән…»
Күңелем Ленин белән сөйләшә…Сибгат ХәкимСөйләшер шул күңел Ленин белән,Җир-суыңны тартып алсалар.Йөз сиксәнгә борып тарихыңны,Кара кайгыларга салсалар.Богаулардан инде ычкындык дипОран салган иде Мулланур.Кояш тотылдымы, әллә аймыБезнең көннәр тагын болгавыр?..Үтәр микән? Таңнар атар микән?Чумарбызмы тагын ялганга?..Чүлдәгедәй сусап кибәрбезме,Ялганчылар әйдәп барганда.Сөйләшер шул күңел Ленин белән,Үткәнеңне бозып язсалар,Мәктәбеңне, язу-әлифбаңныҖәһәннәмгә болгап атсалар.(Чүплекләргә өеп яксалар.)Таш диварда ата-баба каны……Мирсәетләр каны кипмәгән.Юк, кипкәндер… Әмма кара көннәр,Йокысыз төннәр әле үтмәгән.Эзәрлекләү һаман дәвам итә,Кара көчләр буа милләтне.Мавзолейга бүген чәчәк илтәм,Кулым белән каплап йөрәкне.Бахчасарайда күрешү. 2013 ел
Кара диңгезгә дип түгел, —Бабаларым җиренәСәҗдә кылырга бардым минГүзәл Кырым иленә.Дөрес, хәзер ил дә түгел,Ханлык та түгел инде.Сибелеп яткан татарларЯзмышка күнгән инде.Юк, күнмәгән, йөрәкләрдәТибә тарих шаукымы:Гасырлардан-гасырларгаКүчә хөрлек ялкыны!..Кулын кыскач, кардәшемнеңТойдым җан әрнүләрен,Ватанын җуеп, чит җирдәМихнәтләр чигүләрен.Ул да сизде күңелемнәнНинди хисләр кичкәнен.Бабамнарның, михнәт чигеп,Күз яшьләре эчкәнен.Без дә җуйдык бит Ватанны,Безнең дә ханлык ауды.Елгадай акты кайнар кан,Болыттай уклар яуды.Ярымайлар ауган чакта,Яндык без ялкыннарда.Бәкеләргә төшеп каттыкЗәмһәрир салкыннарда…Тик сынмадык, чөнки без дә —Гәрәйләр нәселеннән!Бездә бит уртак кан ага,Далалар моңы сеңгән!Ничә гасыр күрешмәдек,Никадәр сулар аккан?..Дәрдемәндчә итеп әйтсәк:Сөт калган, Ватан киткән!..Сөт калган, Ватан киткән!..Кайтырмы икән Әстерхан,Казан, Кырым һәм Себер,Урдалар кире кайтканынҺаман да көтә күңел!..«Туктап калдым үтеп барышлый…»
(Туганнар каберлеге яныннан узганда уйлану)
Туктап калдым үтеп барышлый;Сандугачлар сайрый зиратта…Яшәү-үлем – каршылыклы күренеш:Елмаеп та булмый, елап та…Гүрдәгеләр әйләнерлек итеп,Мактыйлармы дөнья гүзәллеген.Козгыннар да бүген ташлап киткәнБу мәңгелек йокы үзәнлеген…Хәсрәт килми торып уйланмыйбыз,Сандугачлар шуны кисәтәме?Алар гүя бездән сорый төсле:«Мондагылар сезнең йөрәктәме?Биредә бит утта янганнар бар,Ауганнар бар авыр яралардан.Дога кылучылар бармы икәнАлар өчен сезнең араларда?»Юк шул, юк шул… Шау-шу тулыУрамнарда иман гаме.Салкын карашларда чагыла барыЫмсындыргыч дөнья яме.«Күңелләрдә бушлык…»
Күңелләрдә бушлык:Әллә хушлык,Әллә шаукым шулай куша.Үттеме соң, эчтән кайнап,Тыныч йөрү бары тыштан?..Нинди халәт, нинди тынлык, —Моны ничек юрарга соң?!Бу бушлыкны ничек итепКай тарафка куарга соң?!Җил дә исми, сайрамый кош,Тымызык күл уйга талган.Чәчәкләр дә ачмый таҗын,Ә кырлары – бары кылган.Инде җилсез себерелүБашландымы зур упкынга?!Кемдер әнә җөрьәт иткәнШул упкынга табынырга…Яр читендә көтеп тораДиңгезләргә дәшкән кораб.Йә котылыйк бу гафләттән,Йә диңгездә булыйк харап.Сувинер дәүләт бәете
Сувереннан сувинергаӘверелде Ватаным.«Аю» ларга рәхмәт әйтеп,«Тавыш биреп» ятамын.Без бит киң күңелле халык, —Кайныйбыз бер казанда.Толерантлык истән чыкмыйБалага узганда да…Танылыр Казан дөньяга,Ярышлар бездә узса.Ярымтатар-ярымнегрБулырбыз, Алла бирса!Нигә милли уку йорты, —Үзәк акча биргәндә?!Бишенче көпчәк булсак та,Ярый, арба йөргәндә…Нигә кирәк ана теле:Кибет бар, дөнья хозур!Чиркәү киносы[10] карарбыз, —Яшәсен телевизор!Кармелита белән Миро[11]Инде дүрт ел кавышмый…Пенсияләр артып тора,Бәяләр дә калышмый…Инглиз телен безгә дә,Яхшы булыр белгәндә.Су сорарга кирәк булырБалалардан, үлгәндә…«Газизләрдән газиз Чулман буйлары…»
(Чаллының «Тәүбә» мәчетенә якында гынаяңа бер чиркәү салынгач)
Газизләрдән газиз Чулман буйлары…Узган саен өзелә үзәгем,Нур сирпегән ярымайда күрепКаракошның кара эзләрен.Нигә аңа Ходай канат биргән,Ничек менгән шундый биеккә?Җиз тырнагын батырып җаныбызга,Әверелмәк була бөеккә.Айны гына түгел, кояшны даКаплар иде, килсә көченнән.Нәфрәт белән канат җилпүеннәнКирмәннәр дә хәтта ишелгән.Җаны тырмалганнар, теле йолкынганнарАрасыннан атлыйм аптырап.Тагын күпме без яшәрбез икән,Кара күләгәдән калтырап.Ак шигырь
Ак вәгъдәләр биреп,Ак кар ява әнә,Ак өметкә күмә җир өстен.Ак кәгазьгә язамАк шигырьләр бүген:«Аклык безгә шатлык китерсен…»Ак урамнар буйлап,Ак уйларын уйлап,Ак күңелләр уза янымнан.Ак чәчәкләр ҖиргәАк бәхетләр бирсен,Аклыкка мин бүген табынам.«Тәрәзләрне буран сарыдымы…»
Тәрәзләрне буран сарыдымы,Йоклаттымы әллә җил җыры?Кайтып киләм тездән көртне ерып, —Онытмадым яшьлек юлымны…Кайтып киләм әле, кырык эшнеКырык якка таба ыргытып,Тәрәзләрдә һәрчак утлар янсын,Хисләремне минем ургытып.Авылым башындагы ак каеннарКүренмиләр ап-ак буранда,Беренче һәм соңгы сөюемнеОчратырмын төсле урамда.Очратырмын кебек киткәннәрне,Сиздермичә безнең арадан.Бу кайтуым арындырыр төслеСагышлардан туган ярадан.…Кемнәр йөрсен инде бу буранда, —Теләкләрем чынга ашмаслык.И Ходай, дим, сабырлык бир миңаАкыллардан шашмаслык.Җирсү дигән авыр тойгыларныКүпләр тоя киткәч еракка.Чишмә суы басар йөрәк утын,Иелеп эчсәң көмеш улакка.Горур милләт
Cолтанга хат язган диеп,Себерләргә сөрсәләр дә;Үз телендә сөйләшкәнгә,Дошман итеп күрсәләр дә;Бер имана орлык өченИманың сат, дисәләр дә;Вөҗданына тугры калган,Сатылмаган горур милләт!Катламнарга бүлә-бүлә,Әллә кем дип язсалар да;Салым салып, котын алыпМискин итмәк булсалар да;Бер-берләренә өстереп,Төрле план корсалар да;Асылына тугры калган,Сатылмаган горур милләт!Кара төн патшасы авып,Алсу таңнар атсалар да;Сез автоном халык, диеп,Декретларга язсалар да;Менә сезнең чикләр, диеп,Хариталар сызсалар да;Рухы белән бердәм калган,Сатылмаган горур милләт!Яңа дәүләт төзибез, дип,Эш атыдай җиксәләр дә,Кара ярлыкларын тагып,Ил дошманы итсәләр дә,Кулына таяк тоттырып,Кара яуга кертсәләр дә,Юлбарыстай көчле булган,Сатылмаган горур милләт!Хөррият килде дигәчтен,Чит хокуклар таксалар да;Сепаратист, дип гаепләп,Читлек вәгъдә итсәләр дә;Мәктәпләребезне ябып,Авыр йозак элсәләр дә;Һич бирешмәс, исән калыр,Иншаллаһ, горур милләт!Якты өмет
Шәҗәрәләр әле барланмаган,Кулъязмалар илгә кайтмаган.Ил тарихын һаман яздырабызӘтрәк-әләм – җиде ятлардан…Өзәңгеләр ләкин тутыкмаган;Тулпар атлар кешни утарда…Булат кылыч чыңы кайтавазыТынычлык бирмәс безгә йокларга!..Өеп ягар чаклар җитәр әлеЧытырмандай дошман байракларын.Тамырларда тибәр яугир каны, —Күтәрелер татар җайдаклары!..Дала җиле тәнгә ятмыни соң,Дөрләгәндә көрәш учаклары?!Караңгылык янә артта калыр,Таң нурлары бизәр офыкларны.Каурый каләм
Мин үрелдем тагын аңа,Бүген күңелем тулып.Ак кәгазьгә тамды йөрәк хисе,Каурый эзе булып.И сердәшем, коткар, дидем,Тирән сагышлардан.Тавышлардан-гаугалардан,Яра-ялгышлардан.Саркыды уй үткәннәрдән,Саф чишмәдәй ургып.Бүгенгедән киләчәккәЙөзәм каурый булып.Бөтерә-бөтерә алып киттеМине ярсу ташкын.Хыял канатларын җилпеп,Гарешләргә аштым.Юк шул, юк шул… Шау-шу тулыУрамнарда иман гаме.Салкын карашларда чагыла барыЫмсындыргыч дөнья яме.«Чәчәкләргә манып кылкаләмен…»
Чәчәкләргә манып кылкаләмен,Яз яңарта җиһан сурәтен.Син бит мине үткәннәрдә калганЯзда яши-яши яши өйрәттең.Андый язлар инде бүтән килмәс,Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Примечания
1
Тэнно – Япония башлыгының титулы.
2
Пентагон – Америка Кушма Штатларының Саклану министрлыгы урнашкан бина.
3
Сур – мөгез быргы.
4
Һади Атласиның «Яңа низам вә голямаларыбыз» (1906) мәкаләсеннән.
5
«Ак бүре» операсыннан үзгәртелде.
6
Сүз Сергей Есенин турында бара.
7
Мәскәүдәге «Норд-Ост» театрында булган фаҗигадән соң язылды.
8
Святослав Игоревич (945–972 еллар) – славян халыкларының легендар хәрби җитәкчесе, Киев кенәзе.
9
Цицерон Марк Туллий (Marcus Tullius Cicero) (б.э.к. 106 –43) – Борынгы Римның бөек ораторы, сәясәтче һәм философ.
10
Сүз соңгы вакытларда католик динендәге халыкларның киноларын татарчага тәрҗемә итеп күрсәтү турында.
11
Озак вакыт экраннарда барган «Кармелита» фильмының төп геройлары.
Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги
Всего 10 форматов