banner banner banner
Кочасы иде дөньяны…
Кочасы иде дөньяны…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Кочасы иде дөньяны…

скачать книгу бесплатно

Милли мәсьәләдә Салих абыйның көчле позициясе халыкның киләчәге, ягъни язмышы хакында туктаусыз һәм ихластан борчылуыннан иде. Шуңа күрә ул бу көрәш мәйданында бил бирмәс батыр булды. Өстәвенә аның шәхси тормышында милли фаҗига авыр яра калдырган икән.

…Туксанынчы елда мин Язучылар берлеге идарәсе аппаратында вакытлыча эшләп алдым. Идарә рәисе Ринат Мөхәммәдиев миңа Салих абый Батталның бер әсәре турында фикер әйтергә кушты. «Уяну» иде кулъязманың исеме, аның астына җәяләр эченә: «Автобиографик публицистик парчалар», – дип куелган. Әсәрдә нәсел мәсьәләсе күтәрелә һәм ул Салих абыйның үз тормышы, беренче гаиләсе хәлләренә нигезләнеп тасвирлана. Аның беренче хатыны рус кешесе булган, ә аларның уртак баласы кем? Һәм вакыйга-мәсьәлә үзәгендә шушы хәл куерынкы итеп күз алдына китерелә.

Мин шигърилектә кайбер «түмгәк» ләрне (үзем аңлавымча; аннары публицистиканың классик шигырь калыбына сыеп бетмәвен дә онытмыйк) күрсәткәләдем, ахырдан болай дип яздым:

«Тәкъдим

Шагыйрьләр секциясендә яки идарә утырышында тикшерү кирәктер. Автор үзе үк идарәдән ярдәм сорый лабаса.

Әсәрне идарә әгъзаларының укуы шарт. Бер иптәш (шагыйрь яки тәнкыйтьче) кыска гына кереш сүз әйтсә – әйбәт».

Ләкин әсәр идарә утырышында да, шагыйрьләр секциясендә дә тикшерелмәде. Идарә тәкъдиме белән газетада яки журналда басылса, шәп буласы иде канә! Салих абый, минемчә, шуңа өмет итә иде, үзенең хаталарын һич тә яшермәгән иде ул әсәрендә. Без, Салих абый һәм мин, бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтмадык, без әсәрне белмәдек. Ә бернәрсә безнең икебез өчен дә аермачык иде: мин Салих абыйның хаклы икәнлеген белә идем, Салих абый бу әсәрен минем тәкъдим белән генә бастырып чыгармаячакларын белә иде.

Минем эш урыныма – «Чаян» журналы редакциясенә – бер килүендә әңгәмәбез сүзлекләргә барып җитте. Русча-татарча сүзлекләр арасында мин белгәннәреннән Ватан сугышына чаклы Г. Нугайбәк, М. Корбангалиев, М. Фазлуллин һәм Ф. Әмирхан төзеп чыгарганының камилрәк-төгәлрәк булуын һәм шуңа һич тә тиенә алмавымны әйттем һәм:

– Сездә бармы бу сүзлек? – дип сорадым.

– Бар! Бирәм мин аны сиңа!

– Бер генә данәме ул сездә?

– Бер генә.

– Алайса, алмыйм!

Соңгы әйберен бирергә әзер кеше белән – Салих абый белән – бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтмадык, моны белмәдек без…

«Очучылар» исемле романын малай чакта укыган идем мин. Кечкенәрәк форматлы – хәзерге «Шигырь китапханәсе» күләмендәге – латин алфавитында басылган китап иде ул. Тышлыгында һәм титул битендә чыгу елы төрлечә (1935, 1936 еллар) күрсәтелүен аңламыйча утырган идем кебек. Әлбәттә, күккә күтәрелү турында хыялланучы малай күңелен мавыктыргыч әсәр тагын да котыртып җибәрде, андагы кыюлыкка мин сокланган идем. Әмма романны язучыны кайчан да булса күрермен, аның белән хәтта аралашырмын дип уема да китермәдем. Салих абыйның чәчмә әсәрләрен күңел биреп һәм ошатып укуым шушы романнан башланган иде. Чәчмә әсәрләрен шигъриятеннән һәм драматургиясеннән өстенрәк күрүем дә шушы романнан башлангандыр, шәт.

– Әллә азрак яза башладыгыз инде, соңгы елларда китапларыгыз чыкмый, Салих абый, – дидем мин аңа бер әңгәмәдә.

– Нигә гаҗәпләнәсең моңа?! – дип, тавышын шактый күтәребрәк әйтте ул һәм аскы иренен төшерәрәк елмаеп та куйды: – Салих Баттал ич мин! Ә Салих Баттал китапларын чыгарырга кем ашкына ди… – Бераз аска карап, болай да кысынкырак күзләрен тагын кыса төшебрәк уйланды да: – Чыга минем китаплар, – дип өстәде. – Тагын да ешрак басылсыннар өчен, Батталлыкны ташларга гына кирәк иде миңа. Әмма ки үземә үзем хыянәт итмәячәкмен!

– Шигъри әсәрләрегез тупланган китабыгыз элеккесеннән өч ел узгач чыкты, инде чәчмә әсәрләрегез китабыннан соң да бишенче ел бугай.

(Аның «Сайланма әсәрләр. Поэзия» исемле җыентыгы 1972 елда, «Сайланма әсәрләр. Проза» исемлесе 1974 елда чыккан иде.)

Салих абый йомшак кына көлде, тавышы тоныграк иде, карашын читкә борды, үзен тотышында әрнү төсмере сизелде – көчле ихтыярлы кешеләрнең дә күңеле-рухы йомшау гаҗәп түгел ләбаса. (Әллә мин төзәлмәгән ярага кагылдыммы?)

Салих абый шактый вакыт, инде аска карап, тын утырды. Ниһаять, аның, кем әйтмешли, мужикларчарак йөзен көчле ихтыярда тасвирлаучы елмаюы бизәде.

– Ә беләсеңме, – диде ул, – син әйткән ике китапның үз язмышлары бар бит.

– ?..

– Әйе, әйе, һәр китапның үз тормышы-язмышы була, боларның исә, ничек диим икән, туулары иң киме моңсурак. Сайланма әсәрләрне томнар итеп чыгармакчы булдым. Ике генә том итеп. Артыгын барыбер бирмәсләр, дип уйладым. Ахыр чиктә ике том итәргә дә юл куймадылар. Югыйсә бу чакта бүтән язучыларның томнары чыккалаган иде инде. Ике китабым да «Сайланма әсәрләр» дип саналды саналуын, ләкин аларда беренчесе һәм икенчесе булулары күрсәтелмәде, ягъни томнар түгел. Менә шулай… – Һәм ул, миңа исемем белән эндәшкәч: – Кая инде Салих Батталга да томнар!.. – дип бетерде.

Аның 1972 елда язылган «Баштан үткәннәр» исемле әсәрен мин аеруча бирелеп укыдым. Бу повестьның әдипнең кызыклы-катлаулы, моңсу тормышы хакында булуы өчен генә түгел, әсәрнең теле әдәби чарланган булуына да иде минем соклануым. Шулай Салих абыйның чәчмә әсәрләре теле һәм стиле аерым өйрәнүгә лаеклы. Әмма болар фәнни тикшерелмәгән, баксаң, бу турыда студентлардан диплом эше дә яздырылмагандыр, бәлки. Гомумән, Салих Баттал кебекләр буыны язучыларыннан осталыкка (һәм телне дә чарларга!) өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле.

Шушы повесте турында тәфсилләбрәк әйткәч, аны ни өчен мактавымны нигезләгәч, Салих абый:

– Син минем әсәрләрне җентекләп укыйсың икән бит, – дигән иде, сөенүе ихластан елмаюында чагыла иде. – Рәхмәт…

Әңгәмәләрдә аның элегрәк язылган әсәрләренә без әйләнеп кайтмадык, без аларны белмәдек. Күрәсең, юк, алай түгел, ә төп-төгәле – монда гаеп тулысынча миндә. Мактануны җене сөймәгән Салих абый әсәрләрен аңлатып сүз башламас иде бит инде, ә минем күңеле һәм холкы кырысландырылган әдипне һич югы ара-тирә сөендергәләргә күңелем киңлеге җитмәгән булыр.

Шулай да бу мәсьәләдә үземне аклау җәһәтеннән бер дәлилем бар: иш-иптәш арасында мин Салих абый Батталның чәчмә әсәрләрен мактадым, «Сайланма әсәрләр. Проза» китабын күп кешеләргә укырга биреп тә тордым. Һәм соңгысында китапны миңа кемдер кайтармады, монысы минем китап югалтуларымның күптин-күп очрагының берсе булды. Хәер, ялгышамдыр: миннән китап алып торган кеше аны бүтән берәүгә биргәндер, анысы – башкага, тагын шулай… һәм китап һаман да укыладыр. Салих абый үзе дә бердәнбер данә китабын миңа бөтенләйгә бирергә әзер иде бит…

Бу язмамда мин Салих абый Батталның кыен тормыш юлын һәм олы иҗатын укучы күз алдына тулы китереп бастыра алмавымны беләм. Дөрес, үз алдыма мондый зур бурычны куймаган да идем. Шулай да ахырда аның турында кыскача рәсми мәгълүматлар туплауны тиеш таптым. Менә аның турындагы кайбер сорауларга җаваплар.

Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) Татарстанның хәзерге Алексеевский районындагы Зур Тигәнәле авылында 1905 елның 5 августында туган. 1995 елда Казанда вафат. Беренче шигыре «Эшче» газетасында 1924 елда басыла. Шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче. 1934 елдан – Язучылар берлеге оештырылган елдан – аның әгъзасы. Очучы. Бөек Ватан сугышында катнаша. Медальләре ишле. Әдәби иҗаты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бәяләнә. Соңгысына Салих абый аеруча куана иде. Соң инде, ниһаять, аның әдәбияттагы хезмәтен таныдылар бит, танырга мәҗбүр булдылар!

Шулай да без (бөтен татар җәмәгатьчелеген истә тотам) аның татар язмышына салган олы хезмәтен белә белмәдек. Моны киләсе буыннарга белергә язсын. Шәт, шулай булыр да, һәм бу өмет ышанычлы. Олуг шәхесләрне халык онытмый, вакытлар узган саен, андыйларның кадерен беләрәк бара.

    2000

Китап кирәкме?

Хатип абый Госман һәм Якуб абый Агишев – Казан дәүләт университетына педагогия институтыннан килделәр. Аларны бер үк вакытта яңа эшкә күчерүләре, шул чактагыча әйтсәк, татар теле һәм әдәбияты кафедрасын «кадрлар белән ныгыту» максатыннан иде. Һәм бу хәл бездән – студентлардан яшерелмәде. Моңарчы әлеге кафедрага шушы бүлек ачылудан бирле Рабига апа Хәкимова җитәкчелек итте, инде биш курста да татар бүлеге бар иде. Шулай да укытучыларның күбесе – әйтик, Латыйф Җәләй, Мөхәммәт Гайнуллин, Гали Халит, Гази Кашшаф – читтән килеп лекцияләр укыйлар иде. Һәм кафедра мөдире Хатип абый булгач (ул бу эшне чирек гасыр буена башкарды), аспирантураны беренче тәмамлаучылардан Ибраһим абый Нуруллин, Мирфатыйх Зәкиев, Зәет Мәҗитов укыта башладылар. Алар университетның тулы мәгънәсендә үз кадрлары иде.

Хәер, бераз читкәрәк кителде. Хәзергә Хатип абый турында гына кыскача сөйләргә җыенган идем ләбаса.

Безгә дүртенче курста (1952–1953 еллар) Хатип абый татар совет әдәбиятын укытты, Һади Такташ иҗаты буенча махсус курс алып барды (фән телендә шулай атала иде). Бу курс утыз ике сәгатьлек, ягъни уналты лекция иде дип хәтерлим. Һәм Хатип абыйның лекцияләрен без (бер мин генә түгел, ә бөтен группабыз белән) көтеп ала идек. Шәхсән мин исә Такташның тормышы һәм иҗаты турындагы уналты лекцияне уналты хикәя (!) буларак кабул иттем. Мондый осталыкка ирешүдә Хатип абыйга чит илләр әдәбиятын җентекле белүе дә ярдәм иткәндер. Онытмыйк: ул, – университетка килгәнче, чит ил әдәбиятын укыткан кеше. Ә югары уку йортында мондый фәнне алып бару өчен, белемең-гыйлемең ташып тору кирәк ләбаса!

Әйе, аның сөйләве әдәби әсәр кебек тасвирлы иде, шагыйрьнең иҗаты зурлыгын һәм үзенчәлеген студентларга тәфсилле нигезләде ул. Такташ турындагы бу лекция-хикәяләре Хатип абыйның әдәби иҗатының дәвамы булды, минемчә. Аның сугышка чаклы ук хикәяләре аерым китаплар булып чыгуын да онытмыйк.

Әйе, Һади Такташ иҗаты турында соңгы елларда тискәре фикерләр дә ишетелгәләде. Әмма ни генә әйтсәң дә, Такташ Такташ инде ул. Аның олы шагыйрь булуын Хатип абыйның безгә укыган лекцияләре, әлбәттә, раслады. Безгә биргән дәресләре нигезендә ул «Такташ поэзиясе» исемендәге китап та чыгарды. Монда инде, лекцияләреннән аермалы буларак, фәннилек өстенлек итә. Шигъриятне өйрәнүгә Хатип абый, гомумән, күп көч салды. Моңа «Татар шигыре» һәм «Шигырь төзелеше» исемле китапларын мисал итү дә җитәдер. Шулай да ул төзеп бастырган «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» дигән уку-укыту әсбабын өстик.

Шигъри иҗатның борынгылыгын, иҗади серләрен-алымнарын ачу дәрәҗәсенә ирешүдә бу хезмәтләргә тиңнәре сирәктер. Сүз җаеннан әйтик, әлеге мәсьәләне ныклап-җентекләп өйрәнү белән шөгыльләнүчеләр соңгы елларда да ишәймәде, мин белгәне – шагыйрь һәм галим Нурмөхәммәт Хисамов кына кебек. Ялгышсам, үз ялгышыма сөенермен һәм андый хезмәтләрне табып укырга тырышырмын.

Хатип абый Госман коммунистик яшәешкә ихластан ышана иде. Бу аның педагоглык эшендә анык сизелеп торды, хәтта күперенке үк чагылды. Кире каккысыз болар. Әмма шәкертләрен коммунистик идеалларга бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә Хатип абый Госманны гына гаепләү, хәтта гаепләргә тырышу һич тә дөрес булмас. Казына китсәң, идеологиянең яшәешнең һәр өлкәсендә тоташтан, бердәй булуыннан эзләргә кирәктер сәбәпләрне. Миңа калса, Хатип абыйның коммунистик идеалларга шиксез ышануы, гомерен һәм белемен шушы максатларга ирешергә багышлавы аның илебезне макталуга, һәр тарафта лаеклы итәргә тырышуыннан килә иде. Югарыда исемләнгән хезмәтләре коммунизмга мәдхия җырлау түгел, ә халкыбызга хезмәт итү үрнәге, халыкның мәдәнияте олылыгын күрсәтү аша татарның көчен, сәләтен, ниһаять, бөеклеген башкаларга җиткерү ләбаса.

…Хатип абый минем диплом эшемнең җитәкчесе булды. Бу исә мәгълүм дәрәҗәдә иҗади аралашу иде. Таләпчән, ара-тирә үтә дә күп эш бирә, куйган бурычының вакытында һәм төгәл үтәлүен хәтта вакланыбрак та таләп итә иде ул. Мондый сыйфаты өчен дә төртмә сүз әйтә алмыйм мин аның турында. Һич тә.

Шулай да диплом эшенең ничек барышы турында минем «доклад» ымнан соң, кайбер очракта, тәфсилләп сорашмыйча:

– Ярар. Дәвам ит, – дип кенә әйткәли иде.

Ә татар әдәбиятыннан дәүләт имтиханында Хатип абый мине бер сорауда сәгать чамасы «тинтерәтте». Афзал абый Шамовның «Рәүфә» повесте буенча иде бу сорау. Хатип абыйга университетта соңгы имтихан тапшыруым иде. Әлбәттә, дәүләт комиссиясенең башка әгъзалары да шунда утырды, тик алар миңа сораулар бирмәделәр, мин Хатип абый алдында гына имтихан тотам кебек иде. Һәм имтихан Хатип абыйның минем белән әңгәмәсе рәвешен дә алгалады. Мин үземне аның «яраткан укучысы» итеп саный алмыйм, шулай да ул әлеге имтиханда миңа, әдәби иҗат юлына ныклап басу алдыннан, әдәби әсәр, гомумән, әдәбият турында тәгаенле сабагын тагын бер тапкыр бирергә тырышты кебек. Әсәрнең үтә ваклыкларына ук кергәндәй тоелды миңа башта. Шуны сизгәндәй (һәм тәҗрибәле педагог сизгән дә булыр), Хатип абый сүз җаеннан:

– Әдәбиятта вак нәрсә юк! – диде.

Миңа «дүрт» ле билгесе куйдылар, Хатип абый комиссиянең башка әгъзаларыннан шулай бәяләүне сорады. Бу «дүрт» ле минем татар әдәбиятыннан Хатип абыйга тапшырган имтиханнарда беренчесе (һәм соңгысы) иде, элеккеләрендә гел «биш» ле булды, хәтта диплом эшем дә «биш» легә бәяләнгән иде. Хәзер, әдәби иҗат юлыннан шактый ара баргач, бу «дүрт» ле күбрәк булмады микән, дип, еш уйланып куям.

Ә-ә… Тагын бер хәл.

Безнең татар бүлегенең әдәбият-иҗат түгәрәгендә минем «Сөрхәнтәй» исемле хикәям тикшерелде (ул елда мин бу түгәрәкнең җитәкчесе идем). Хатип абый да катнашты. Кем әйтмешли, тетте дә, изде дә хикәяне!

– Язучы фотограф түгел! Ә монда вакыйга тормыштан күчерелгән дә куйган. Автор вакыйгага битараф. Җаны юк бу… – Хатип абый сүзеннән тукталып торды. —..Бу герой аламасының…

Әйе, Хатип абый минем кемне күз алдымда тотып язуымны аңышкан иде.

Бу «хикәям» кулъязмасын моннан биш еллар элек укып карадым. Юк инде… Юк! Һәм ерттым.

Әгәр син, гәрчә әлегә аның шәкерте генә булсаң да, аныңча уйламыйча, бүтәнчә фикерлисең икән, Хатип абый сүзне кыска тота иде:

– Исбатла, ышандыр.

Болай карар кылуы, билгеле-мәгълүм кысаларда кысылып ятма дип искәртүе булып ишетелә иде.

Хатип абыйның иҗат итүдә таләпчән боеруы аның студентларына һәм аспирантларына ошый иде. Хәер, мөхтәрәм мөгаллимнең мондый кырыслыгын, укуда һәм хезмәттә тырышлык таләп итүен, фәндә эленке-салынкы фикерләүнең аеруча ярамавын даим искәртеп торуын ошатмаучылар да булгандыр, бәлки. Әмма аның шәкертләре арасыннан соңыннан күренекле галим-академиклар, язучылар, журналистлар һәм укытучылар чыгуы (һәм мондый шәхесләрнең күп булуы!) Хатип абый Госманның иҗади фикерләве һәм шәкертләрен дә шуңа өйрәтә белүе нәтиҗәсе икәнлеге бәхәссез. Димәк, төрле иҗатның ифрат (Хатип абый бу сүзне еш куллана иде) катлаулы, авыр (хәтта читен) икәнлеген, кечкенә генә уңышның да сөенеч булып әверелүен аңлата алды ул.

Әйе, фикеренә ышандыра ала иде Хатип абый, иш-иптәш сайлауда да шушы көченә таянган булыр ул. Ләбибә апа Ихсанова автобиографик әсәрендә Хатип абый белән Шәрәф абый Мөдәрриснең дуслыкта тугрылыклары турында искәртә. Алар – фронтташлар, бергәләп фронт газетасы чыгарган дуслар. Ә Шәрәф абый кайчакта үз сүзен бирмәс дәрәҗәдә бик кырыс холыклы була иде. Алар уртак тел таба алганнар икән, бу хәл беренче чиратта икесенең дә үз мәсләкләренә тугрылык көче булыр.

Хатип абыйның дәрес-сабак бирүдә кыскалыкны алга куюына тагын бер мисал.

Татар газета-журналларында озак еллар буена очерклары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнашучы Рәфыйк Шәрәфиев сөйләде бу хатирәне.

«…Без, читтән торып укучылар, җәйге сессиягә килдек. Хатип абый консультация уздыра, имтиханнарга әзерләнгәндә, нинди сорауларга аеруча игътибар итәргә, нинди китаплар укырга кирәклеген әйтә. Монысын искәртмәсәм дә беләләрдер дип уйладымы, әллә онытып калдырдымы, бер китапны атамады. Бер ханым, алдындагы шул китапны күтәреп:

– Абый, бу китап кирәкми инде, алайса, – дип бүлдерде әдәбият кафедрасы бүлеге мөдирен, ягъни безнең бүлектәге иң олы дәрәҗәле укытучыны.

Аудиториядә көтелмәгән тынлык урнашты, теге ханымның кулы күтәрелгәнчә калды бугай. Барыбыз да, Хатип абыйның халәтеннән авызларыбызны йомып, колакларыбызны торгызып дигәндәй, профессорыбызның сүзен көтәбез. Ә Хатип абыйның йөзе бер күгәрә дә бер агара, иреннәре дерелди, күзләре тоныкланган, безне күрми дә кебек.

Ярты сәгатьләп вакыт узгандыр, ниһаять, Хатип абый:

– Китап турында андый сүз әйтергә базмас идем мин… – диде…»

Рәфыйк сөйләгән шушы вакыйгадан мин – Хатип абыйның китапка, гомумән, әдәбиятка мөнәсәбәтен бераз белүче һәм аның гыйлем байлыгына сокланучы элекке студенты – мондый нәтиҗә ясадым:

– Шушы кыска гыйбарәне-тәгъбирне иҗат итү өчен, Хатип абый Госман ярты сәгатьтән артык вакытта гына да гыйлеме хәзинәсен тирләп-пешеп актарырга-барларга өлгергән булыр!

Әдәбият галиме һәм шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов Хатип абый Госман турында, аңа төрле тарафтан нигезле-ышандыргыч бәя биреп, үзара мөнәсәбәтләренең төрле хәлләрен дә искәртеп, «Мөбарәк тәсбихнең бер буыны» исемле мәкалә бастырды (Казан утлары. – 1999).

«…Хатип ага күпкырлы, киң колачлы талант иде, – дип яза ул. – Холкы белән гаять катлаулы, Шекспир характерлары кебек көчле һәм кискен гайрәткә ия, әдәби осталыкка һәм гыйльми намуска, гражданлык кыюлыгына һәм фидакярлеккә карата максималистларча таләпчән галим булды. Аның көйдергеч тәнкыйтен һәм нәфрәтен татып калган кешеләр аны гомергә кичермәделәр. Аның эстетлыгына, эрудиция һәм теоретик зирәклегенә гашыйк кешеләр аны остаз итеп, изге зат күреп тәкъдирлиләр. Шуларның берсе, әлбәттә, мин.

…Галимнең истәлегенә тел-теш тидерүдән ерак торган киң гаммә бар. Ул – аның меңләгән студентлары.

…Әдәбият галиме татар студентларына, дөнья шигъри сәнгате бай һәм аерылгысыз бербөтен дигән төшенчәне бирә…

…Хатип ага шигырь укыса да, шигърият турында сөйләсә дә, йөзенә һәм тавышына илаһи рухлану төсмере чыга иде. Аналитик акылы, киң колачлы теоретик, шигъри иҗат тәҗрибәсен узган, шагыйрь табигатьле титан, сәнгати матурлыкның тирәндә яткан серләрен тугызынчы дулкын биеклегенә күтәреп, аудиторияне сихерли, гүзәллеккә сугара.

…Галим гомеренең соңгы елларына чаклы кызыклы, яңарып, сафланып тора торган шәхес булды. Чөнки гомере буе өйрәнде, дөнья әдәбиятына, бөтендөнья әдәбият фәненә, гыйльми яңарышка карата үзен тикшеренүче теоретик итеп кенә түгел, комсызлык белән гыйлем эстәүче шәкерт итеп тә тойды. Бу мәгънәдә ул барлык буыннар өчен өлге булып кала».

Галим һәм язучы Альберт Яхин бер әңгәмәбездә болай диде:

– Хатип абыйның борынгыны тирәннән белүе бүгенгене тирәнтен белүгә-аңлауга китерде. Аның тагын бер сыйфаты – ул яңа идеяләрен шәкертләренә кызганмыйча тарата иде.

Бу фикерләр дә аңлатмасыз аңлашыла.

Шәриктәшем Альберт Яхин, Хатип абый соңгы сулышларын алганда да, аның янында була. Бу хәл Альберт дусның кешеләргә һәрчак ярдәмчеллегеннән генә түгел. Хатип абый моны үзе рөхсәт иткән, янында ышанычлы шәкерте булуын теләгән, димәк. Ә бит Альберт дус – Хатип абыйны кафедра мөдире вазифасында алыштыручы шәкерте! Олпат шәхеснең шәхси үч-ачу тота белмәвенә (дөрес, Хатип абыйны, кем әйтмешли, «ушли» да Альберт дусның бөтенләй дә катнашы юк) бу кадәресе дә саллы дәлил ич. Әйе, аның өчен беренче чиратта синең эш кешесе булуың, белемең, иҗатка сәләтең бәһале иде. Кайберәүләрнең гыйльми таләпчәнлекне, иҗади фикерләүдә таләпчәнлекне ошатмыйча-аңламыйча чәбәләнүләрен ул гафу итми иде.

Бер хезмәтендә Хатип абый, шагыйрьдән аеруча сизгерлек, үткен һәм тирән караш таләп ителә, дип язган иде. Сизгерлек, үткен һәм тирән караш… Бу сыйфатлар, башка әйбәт сыйфатларына өстәп, аның үзенә бик тә хас иде.

    2000–2001

Онытылалар

Гамир абый Насрый (1916–1959), илле дүртенче елның апрелендә мин «Яшь сталинчы» газетасы редакциясенә хезмәткә килгәндә, эштән киткән иде инде. Ләкин Гамир абый редакциягә еш керде, якыннарын-танышларын үз итте, һәрхәлдә, миңа мөнәсәбәттә борын чөерүен хәтерләмим. Ә артык «прастуйланып» киткән чаклары булгалады, мондый вакытта һәркемне бер иш итеп, тиңнәр итеп саный иде. Олыны олы итүне онытмаска тиеш иде ләбаса үзенчәлекле пьесалар авторы. Шул елларда аның «Күңел дәфтәре», «Кушнарат» һәм башка драмалары театрларда гөрләп барды, бу әсәрләр буенча куелган спектакльләр театрларның сулышын иркенәйтте.

Әйе, татар гадәте буенча, башкаларга өстән торып карарлыгы бар иде Гамир абыйның. Һәрхәлдә, мин аның мондый кыяфәтен күрмәдем.

Гамир абыйның колакка гына әйтә торган йомышы булгалый иде:

– Акча кирәк иде…

Ә бездә – студентлык эскәмиясеннән әле генә эш өстәле артына кереп утыручыларда – акча була иде! Күрәсең, аз стипендия һәм ара-тирә газеталардагы кыска хәбәрләребез өчен тигән аз-маз сумнар безне акча санарга-тотарга өйрәткән булгандыр.

Бурычка сорап торучы Гамир абый гына түгел иде ул елларда. Ләкин ул сирәк сорый һәм аның бер гадәте ошый иде миңа. Аз суммадагы бурычын кайчан китерәчәгенең төгәл вакытын (хәтта көннең кайсы сәгатендә) тәгаен әйтә иде. Сүзендә тора иде! Инде вакытында китерә алмаса һәм шуннан соң синең белән күзгә-күз очрашса, башын түбән иеп кенә, исәнләшмичә, белмәгәндәй, яныңнан шуып кына узар иде. Әмма бурычын беркайчан да онытмады ул.

Бу турыда тулырак искәртү татар әдибенең, татарныкы гына да түгел лә, язганына аз түләү алудан туган мөшкел хәленә басым ясау өчен кирәк булды. Баш «төзәтергә» йөз грамм хәмер бүлдерерлек тә сәмәне булмасын инде, әй. (Моның эчкечелекне яклавым итеп кабул итмәгез, һич тә алай түгел.) Гамир абыйның да, минем янга шундый йомыш белән кергәләгәндә, матди яктан кризис кичергән чагы булган, әлбәттә. Бу чакта ул дәүләт эшендә түгел иде кебек, театрларда яңа пьесалары да уйналмады. Бәлки, тегеләре «тузгандыр», яңалары язылмагандыр, ягъни килере көндәлек матбугаттагы сирәк-мирәк басылган мәкаләләре өчен генә тигән. Алары да онытылганда бер күренде. Ә югыйсә Гамир абыйның журналистлык каләме ару-талуны белмәгән чакларын болай искә алалар иде.

– Гамир бер районга бер көнгә барып кайтса, кимендә ун зур мәкалә яки очерк язар иде. Аңарга җаваплы секретарьның, фәлән темага фәлән битле мәкалә кирәк, дип әйтүе җитә иде.

Әйе, журналистлык осталыгына аңардан өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк. Журналистларның бер гыйбарәсен искә алыйк, димәк, ул очерк-мәкаләләрен «барганчы язган» булган.

Әлбәттә, материал туплауда, язуда кызып ашыгу хакыйкатькә һәм сыйфатка зыянлы суга. Менә мондый күңелсез хәл, алай гына түгел, ә нахак бәйләнү истә калган. Бераз читкәрәк тайпылып алыйк.

…Зыя Мансурның 1950 елда «Язгы ташкыннар» исемле җыентыгы чыкты. Шигырьләр таләпчән Шәйхи абый Маннур кулыннан да узды (редакторы) дип хәтерлим. Ватан сугышында катнашучы Зыя Мансур Казан дәүләт университетының икенче курсында укый иде. Китап әйбәт каршы алынды. Матбугат йортының Тукай исемендәге клубында җыентык турында фикер алышу оештырылды. Китап макталды, кимчелекләре дә күрсәтелде – ул чакта Язучылар берлегендәге җыйналышуларда тәнкыйтьсез булмый иде, хәзер генә бер-беребезне уздырып макташабыз.

Бүгенчә әйтсәк, китапны тәкъдир итү иде бу. Һәм студентлар исеменнән шагыйрьгә чәчәк бәйләме бүләк ителде, аны пединститут студенты Суфиян Сафуанов тапшырды кебек – шулай истә.

Ләкин болай хөрмәтләү ярамый икән ләбаса. Һәм бу олылау кемнеңдер күңелен тырнаган. Хәзер генә ул тәкъдир итүдә чәчәк бирмәү иң киме гаҗәп тоела. Һәм Зыя Мансурга чәчәк бәйләме бирүне, тәбрикләүне автор үзе оештырган, имеш, дигән «гаебен» дә әйтеп, шагыйрьнең тормыш итүе тәртибеннән-рәвешеннән «кара таплар» да эзләп, мәкалә басылып чыкты. Аны Гамир Насрый язган иде… Яшьтәшләрнең берсе икенчесенә күсәк күтәргән булды ягъни.

Гамир абый, бу кичәдә булса, студент яшьләрнең ихласлыгын күрмичә калмас һәм шагыйрь тормышыннан яманлыклар эзләмәс иде. Иҗатта уйламыйча-өйрәнмичә кабалану иң киме башкаларга гаепчән булуга китерә шул.

Авыр кичерде бу хәлне Зыя Мансур. Аны шигърият даирәсендә нахаклыкка юл куелуы сулыктырды. Әмма ачу-үч тотмады, шигырь хакына мәкергә кермәде, хәер, холкы да андый түгел иде. Үзен югарыда тотты. Әлбәттә, аны яклаучылар күп иде, моны мөнбәрдән турыдан-туры әйтүчеләр булды. Берчакны Зыя Мансур (без бер тирәдә яшәдек һәм еш очраштык):

– Туйдым моннан, – диде. – «Ялгышлар» ыңны танып язып чык, дип мәҗбүр итәләр, – диде.

Шушы хәлләрдән соң Гамир абый Насрый белән күпләрнең, шул исәптән минем дә, аралар ерагая барды. Моңа, әлбәттә, аның бүтән белән «дуслыгын ныгытуы» да өстәмә сәбәп иде. Теге зәхмәт-чир кагыла гына күрмәсен инде ул… Гамир абыйның, илле җиденче елда Мәскәүгә Декадага баргач, кунакханәдән дә чыга алмавын, ягъни бер чарада да катнашмавын гаепләделәр.

Шулай, иҗат «шешә» дигән нәмәрсәкәй белән кул тотышмый, хәмер әйбәт әсәрләр язган кешене дә, гомумән, әйбәт кешене дә бөгә, сындыра, үзен йоттырып йота. Югыйсә «Күңел дәфтәре», «Кушнарат», «Яшел эшләпә» кебек пьесаларын күп язып, татар театры сәхнәсен озак еллар тотарга сәләтле иде Гамир абый Насрый. Аңа шундый өмет баглана иде.

* * *

Моңа чаклы язучыларны күргәнем, кайберләре белән азмы-күпме сүз алышканым бар иде. Ләкин бу очрашу кыска арада юлдашым булган кешенең үзен «язучы» дип таныштыруы белән истә калды. Гомумән, язучылыгын атап минем белән танышучы соңыннан булмады кебек, гадәттә, таныштыручы кеше генә кемнең кемлеген әйтә. Хәер, мине әдипләр белән таныштыруда монысы да булмады бугай.

Мәшһүр университетның беренче курсында укыйм. 1949 елның азагы идеме, әллә 1950 елның башымы – анысын күңел сакламаган. Карл Маркс урамында, финанс институты гомумторагы каршындагы йортның эчкәредә югалган «канат» ында фатирда торам. Университетка Кече Галактионов урамыннан йөрим. Беркөнне иртән ашыгып шуннан төшкәндә, озын буйлы, киң җилкәле, йөзе-кыяфәте борынгырак адәмгә охшаган, сүзләрен кызуланып әйтүчән бер кеше эндәште: