скачать книгу бесплатно
Ошаткан булырга тиеш.
– Яңа китаплар алдым.
Димәк, миңа атап та алып кайткан. Китапларны без читтә булганда икешәр данә ала идек, мондый тәртипне Фаил башлап җибәргән иде.
– Тиз кил. Чәй куйдым.
– Ә-ә… Чәй кайнатырга чәйнегегез юк бит инде сезнең, бүлдегез бит чә…
Кычкырып көлеп бүлдерде Фаил.
– Шәп! Шәп! Онытмагансың. Ә чәйнек бар! Чәйнек сабыннан хатын белән икәү бергәләп тотып кына яшибез! – Һәм Фаил балаларча аклана башлады: – Хикәя герое бүлде бит чәйнекне, мин түгел. Аннары, мин бабай булмаган ич әле.
Беләм, Фаил дускай, чәйнек бүлмәгәнегезне беләм, бу арада гел чөкердәшеп кенә йөргәнегезне дә беләм, тик синең кырт сөйләшүең түгел, ә онытылып, тормышны яңартып җибәреп көлә белүең сагындырган иде!..
Инде Саба хәлләре сөйләнелде, миңа атап алып кайтылган китаплар актарылып күзәтелде, чәйнекнең дә суы бетеп бара. Фаил тәрәзәгә текәлгән дә сүзсез утыра. Нәрсәнедер бик бирелеп күзәтә-карый. Нәрсәне? Тәрәзә турысында ук өрәңге, арырак – сарайлар, кер баулары салынып тора. Кар юкарган – яз килде, шушы язгы кичкә караңгылык эленеп җитмәгән әле, ары-бире кешеләр узгалый. Игътибарны җәлеп итәрлек башка нәрсә юк кебек. Ә Фаил нәрсәнедер аерып күрә иде, шул нәрсәдер аны хыялга чумдырган иде. Иҗат итә иде ул.
Без, үз даирәбездәге иш-иптәшләр, әдәби уеннар оештыра идек. Әйтик, беребез нинди дә булса әйберне яки теманы атый да, барыбыз да шул хакта әсәр язарга тиеш булабыз. Һәм язылган әсәрләр бер-берсенә һич тә охшамый иде. Мәсәлән, сугыш вакытында дошман тылында татар моңы яңгыравы турында Зөлфәт поэмага тиң шигырь (тик аны озак вакыт бастырмады), мин хикәя (сиксәненче елда басылды), ә соңрак Ризван Хәмид пьеса (Академия театрында уйналды) яздык. Мондый әсәрләр бергә җыелып тикшерелә иде.
Фаил уйларыннан кинәт арынды да миңа шундый уен тәкъдим итте.
– Әнә өрәңге ботагындагы бияләйне күрәсеңме? Яз сыңар бияләй турында хикәя! Мин язам!
Аның «Ерактамы, якындамы?» исемле хикәясен кулъязма хәлендә үк укыгач, мин бу ярышка кушылмадым.
Фирүзә исемле кыз сыңар бияләен җуйган, әнисе аны шуның өчен әрли – «әниләр… усал була торгандыр, ахры». Моны Илгиз күреп тора. Кызны әнисе бүтән әрләмәсен өчен, Фирүзә йөри торган юлга үз бияләен куя малай. Тик Фирүзә бияләйләренең сулы югалган икән шул. Фирүзә белән әнисе, охшаш бияләйне өрәңге ботагына кире элеп, «бер-берсенә карап сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә киттеләр.
…Илгизләр дә шулай җитәкләшеп йөрерләр идеме икән әнисе исән булса? Илгиз әнисен бөтенләй хәтерләми. Үлгән Илгизнең әнисе. Авырган да үлгән».
Фирүзәне әнисе әрләмәсен өчен ихластан тырышкан Илгизне кызның:
– Әниең булса күрсәтер иде сиңа яңа бияләй! – дигән сүзләре тетрәндерә, малайның йодрыклары озак язылмый, дымлы керфекләрен шул нәни йодрыклары белән сыпыра ул.
Ә бит:
«Булырга тиеш лә Илгизнең әнисе, булырга тиеш!..
Бар ла ул Илгизнең әнисе, кайдадыр яши. Яши һәм һәрдаим Илгизне күзәтеп, аның кайгы-шатлыгын уртаклашып, аңа яхшылык теләп тора. Тик ерактамы ул, якындамы – шунысын гына тәгаен белми Илгиз».
Сыңар бияләй һәм сыңар канат астындагы тормыш…
Юмор-сатирада көче бәхәссез Фаилнең бетмәс кайгы турында тетрәндергеч хикәя язуы аның олылыгын раслый. Ә олы була алу зур язучы өчен бик тә кирәк. Күзәтүчәнлеге, хәтер байлыгы, кешеләр хәсрәтен кечкенәдән үк уртакка алып үсүе аңа язучы булырга, һичшиксез, булышкан. Ярдәмчел гадәте дә аны «Солдатлар кайта» һәм «Ислемай» кебек яхшы хикәяләр язарга этәрә иде. Чөнки үзе ярдәмчел булмаган кеше башкаларның кечкенә генә уңышына сөенү, уңышсызлыкка тап булуына көенү турында ихластан яза алмый. «Солдатлар кайта» дигән хикәясен мактауларымның берсендә ул миңа:
– Яраттың инде шул хикәяне! Үз хикәяң кебек итеп! – дип, усалрак әйтте.
Тик усал сүзләрендә бу хикәясен яратмавы түгел, бәлки, үзем дә яратам мин аны, ләкин син, «Солдатлар кайта» ны миннән ныграк яратып, мине көнләштермә, дигән кебек кисәтү дә сизелгән кебек булды.
Гел иҗат итеп яшәде Фаил. Колхоз кырында иген үстергәндә дә, диңгездә йөзгәндә дә, завод станогын зырылдатканда да иҗатка тугры булган ул. Тормыш итүнең иҗат икәнлеген шәп аңлый иде шаян да, моңсу да егетебез Фаил. Ә шаянлык белән моңсулыкны бергә куша алуы аңа әнисе Гайнелгыйлем ападан килгән. Монысы бәхәссез, моңа мин ана белән улының мөнәсәбәтен белгәч инандым.
Ана белән улының сөйләшүендәге самимилек якын итеп шаяртуга кинәт кенә күчеп ала да сүз хәтерләүнең тагын элекке салмак эзенә төшә иде. Гайнелгыйлем апаның Фаилне әрләп куюы да, шул ук мәлдә аны мактап җибәрүе дә Ананың улы өчен сөенүеннән иде. Әңгәмәдә дилбегәне кулыннан ычкындырмый иде Гайнелгыйлем апа, сиксәнгә җитсә дә, бик өнле карчык иде ул. Бишектә ятканда ук, дөньяны күзләрен шарландырып күзәткән сабыена Ана:
– Язучы булырсың, улым, яме, – дип пышылдагандыр да улын кечкенәдән үк һәрнәрсәне күңеленә сеңдерергә өйрәтеп үстергәндер кебек.
Ана белән улының мәрхәмәттән аз гына да читкә тайпылмаган үзара мөнәсәбәтендә ачык чагыла иде болар. Улын югалтуны коточкыч авыр кичерде Ана, улыннан соң аз яшәде Ана, улы янына ашыкты Ана. Гүргә кергәч, улын күреренә әллә чынлап ышанды инде Ана…
Әйе, Ана биргән талант Фаилдә. Шуны аңлап, Ана улын әле генә сабый итеп иркәли иде дә шуның артыннан ук улын үзеннән өстен акыл иясе санап киңәшә иде. Мәрхәмәтле һәм изге татар карчыгының улына талантын үстерергә биргән сабаклары иде болар.
Фаилгә Ана биргән изгелек-олылык Анага улының изгелеге булып әйләнеп кайтты. Аның, Фаилнең, әнисенә багышланган шигыре бар. Әнисен Бәхет Алиһәсе итеп яратуы шушы шигырьдә куптарылмаслык итеп беркетелгән.
Әни кайгырганын күрсәм,
Тормышымда калмый бер ямь, –
дип башлана шигырь һәм алдарак болай дәвам итә:
Әгәр дә ул елмайса бер,
Рәхәтләнеп китә күңел.
Ананың улын һәрнәрсәне күңеленә сеңдерергә, һәрнәрсәгә бәя бирергә өйрәтеп үстерүе Фаилне гел иҗат белән яшәтте, ягъни Ана улына бәхет бирде. Ә иҗат, – белгәнегезчә, бәхет.
Миңа Фаилнең бәхеттән сөенгән чакларын күрергә, ягъни аның иҗат итүенә шаһит булырга күп туры килде. Бу очракта мин аларның, әлбәттә, кайберләрен генә язам.
Кайчак уйлана калам да, бүтән һөнәр сайлаган булса да, осталыкка ирешер иде Фаил, дип нәтиҗә чыгарам. Әйтик, рәссам булып китә алыр иде ул, бу һөнәргә дә кулы ябышып тора иде, хикәя-шигырьләренең беренче кулъязмаларында кызыклы рәсемнәре дә була иде. Иш-иптәшнең укырга биргән кулъязмаларын сурәт төшереп чуарлаган чаклары да булды. Һәм бу шаянлыгыннан үзенә ләззәт табар иде. «Төнге сулар челтери» исемле хикәямне укырга биргәч, аның исемен рәсем ясап ураткан һәм:
– Күрдең, ничек шәп ясадым! – дип мактанып та куйган иде. Аннары: – Иң бөек рәссам да, көчәнеп тырышса да, болай ясый алмаячак! – дип, үзеннән көлгән дә иде.
Рәсем сәнгатен аңлавы аңа бөтен дөньяга танылган Эрзя һәм халкыбызның мактанычы Бакый Урманче иҗатларының үзенчәлекләрен ачкан мәкаләләр язарга ярдәм итте.
Остага калай белән түбә ябарга икәүләп булышуыбыз искә төшкәч, Фаил, калайчы булып китсә, бу һөнәрдә дә танылыр иде, дип уйлыйм. Чөнки остабыз сырхаулагач, түбәне икебез генә ябып бетердек, мин һаман да булышчы гына булып калдым, ә Фаил калайчы оста хезмәтен үтәде. Бәлки, ул бу һөнәрне элек тә белгәндер, монысын сорамадым, ләкин җәһәт һәм белеп, эген җегенә китереп эшләвенә сокланмыйча мөмкин түгел иде.
Балта эшенә дә кулы ятышлы иде аның. Хәер, монысы әтисе Хафиз һөнәрен балачактан үз итеп өйрәнүдән килгәндер. Ә әтисе шәп оста булган. Моны әтисе салган алты почмаклы йорт рәсемендә күреп була иде. Мәһабәт һәм матур йортның рәсемен Фаилнең бертуган абыйсы – диңгезче Шәүкәт ясаган иде.
– Абый дөрес ясаган, – дигән иде Фаил. – Үзеннән бизәк-ниргәләр өстәмәгән.
Фаилнең һөнәргә һәм һөнәр иясенә хөрмәте турында сүзне болай тәмамлыйк: күп кенә һөнәрләргә ия булса да, Фаил чирәптән чүлмәк ясарга җыенучы түгел иде. Әдәби иҗатында да беркайчан да ясалмалыкка бармады. Һөнәрне ганимәт, ягъни табыш чыганагы итеп карамады, һөнәр аның өчен гүзәллеккә соклану, яшәүнең тәмен табып ләззәтләнү иде. Беренче чиратта.
…Гаҗәп тоелырга мөмкин: Фаилнең ахири дуслары юк иде, минемчә. Якын дуслары күп иде. Нури Арслановны шагыйрьлеге, кешелеклелеге һәм гадилеге өчен дусты итеп олылый иде. Авылдашы галим Рәмзи Вәлиевне бала чагына алып кайтучы дусты итте. Күренекле артистыбыз Хәлим Җәләл аңа иң башлап шаянлыкта ярышуда тиң дус булды. Аккош күле буендагы дача күршесе шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовны талантына баш иеп дус санады. Рәссам Эрот Зарипов белән сәнгатьнең үзгә бер өлкәсендә җитәкләшеп йөрергә ышанычлы булуы өчен дуслашты. Шагыйрь Әхмәт Гаделне, яңа юлларга чыкканда, дус-юлдашы итеп яратты. Ризван Хәмиднең тугры дуслыгына тугрылыгын саклады. Баҗасы Фанины мәгълүм әйтемнең чыгармасы булуын раслап дус күрде. Ә Зөлфәт белән… Ә Зөлфәтне, бер көн күрмәсә эзләп китәр иде. Әдәби иҗатта нәкъ менә Зөлфәтне якын дус итте. Зөлфәт язмыйча торган чакта:
– Син язмагач, мин шигырь язам, – дип, аны шаяртып көнләштерә иде. Зөлфәт Родари турындагы поэмасын язганда һәм, гомумән, иҗатын колач җәйдергән вакытта: – Син язгач, мин шигырь язмыйм, – дип үсендереп җибәрер иде.
Һәм Фаил, «Дулкынга – дулкын» исемле шигырьләр китабын чыгарганнан соң, шигырьләрне бик аз язды. Сәбәбе, әлбәттә, Зөлфәтне «котырту» дан бигрәк, прозага ныклап җигелүеннән иде. Сүз җаеннан. Зөлфәтнең бастырмаган шигырьләре ул чакта күп иде. Җитмешенче еллар башында язып та хәзергәчә матбугатта чыгармаган шигырьләрен хәтерлим мин аның. Әдәби иҗатта Зөлфәтне дусты иткән Фаил активлыкны хөрмәтләде. Шагыйрь – дәүләт эшлеклесе, ә пассив кеше эшлекле була алмый, дияр иде ул.
Зөлфәтнең шигырьләрен туплап бастырмавына ачуланып, аның «Утлы боз» җыентыгын төзи башлаган иде Фаил. Кулъязманың исеме астына: «Төзүчесе Фаил Шәфигуллин», – дип язып куйган иде. Шушы усал шаярту Зөлфәтне кымшанырга, активлашырга мәҗбүр итте ул чакта.
Бәлки, Фаилнең кем белән нәрсә өчен дус булуын (мин аның барлык дусларын да санамадым) дөрес үк әйтмәгәнмендер. Бәлки, ул үзе һәм дуслары да башка сыйфатларны өстен куйганнардыр. Ләкин мин бу хәлне үзем бәяләгәнчә атадым.
Һәм мине дә ахири дусты санамады Фаил. Үпкәләмәдем. Бәлки, ахири кешеңә ачылып бетүгә караганда, һәр дустыңа бер яктан гына ачылуны дөресрәк санагандыр – аның тиз генә ачылып бетәргә яратмавын да онытмыйк. Бәлки, ул, дусларыннан кемне дә булса ахирилеккә алып, башкаларын рәнҗетергә-түбәнсетергә теләмәгәндер. Чыннан да, иҗат кешесенең дусларын тигез күрүе кирәктер.
Шулай да Фаилнең гаилә дусты шагыйрь Тәүфыйк Камалиевне башкалардан якынрак иткән чаклары була иде.
– Без икебез дә әдәбиятка эшчеләр арасыннан килдек. Эшче булып кала алды Тәүфыйк. Элек завод эшчесе иде, хәзер әдәбият эшчесе, – дип горурлана иде. Әгәр әдәби әңгәмәдә Тәүфыйк иҗаты турында хаксызга тәнкыйть сүзе әйтелсә, башта йомшак кына итеп: – Аңламыйсыз икән Тәүфыйкны, – дип каршы төшәр, аннары Тәүфыйкның шигырь юлларын күңеленнән укыр иде: – Менә мондый юлларны әйбәт шагыйрь генә яза ала! Тыңлап торыгыз:
…Күңеле төшкән егетнең
Аргамагы тиз арый…
Яки:
…Авыр, авыр!
Юлда йөргәнгә дә,
Өйдә калганга да авыр.
Кавышу гына рәхәт…
Берең китеп,
Озата барганда да авыр…
Тәүфыйкны соңгы юлга озатканда, әлеге шигъри юлларның ачысы авырлыгын бөтен барлыгы белән тоючыларның берсе булды Фаил. Истә: Фаил төн караңгысында килеп керде безгә. Бер сүз дә эндәшмичә, диван янына барып, тәрәзәнең теге ягындагы караңгылыкка күзләрен шарландырып текәлеп, кулларын ике тезе арасына кысып, җансыз сыман утырды. Бераздан сулкылдап елый башлады:
– Тәүфыйк үлгән…
Инде Фаил бөтенләйгә китеп, аны озата барганда, Тәүфыйк искәрткән авырлыкны без кабат тойдык…
Фаилне яратмаучылар да булгандыр – тормыш бит бу. Хәер, ул үзе дә һәркемгә ошауны максат итмәде. Гёте сүзләре белән әйткәндә, һәркемгә ошарга тырышу – көлке теләк ләбаса! Аннары Фаилнең холкында уңайга сыпырганда да учны чәнчә торган инәләр шактый иде. Әмма миңа аның холкындагы, уңай якларга өстәп, сәерлекләре дә ошый иде. Әйтик, менә мондый сәерлекне ошатмыйча мөмкин түгел бит. Ул һич көтмәгәндә каршыңа килеп басар иде дә, күзләрен зур ачып:
– Мин сиңа карап торам. Хәзер миңа күзләрне тагын да зуррак ачаргамы, әллә бөтенләй ябаргамы? Тиз әйт! – дип, аптырашта калдырыр иде, үзеңә үзең бәя бир әле ягъни. Яки: – Ачыш ясаган саен серләр кимиме, әллә күбәя барамы? – дип, кешелек тарафыннан күптән куелган сорауны кабатлар иде.
Бер күргәндә, географик карта буйлап көлә-көлә сәяхәт итүе, бүтән чакта колхоз зоотехнигы белешмәсен бирелеп укуы (нәкъ укуы, нинди дә булса төшенчәне ачыклавы түгел) Фаилнең тормыш серләрен үзе чишәргә тырышуыннан килә иде. Шул тырышлыгы, хезмәт яратуы да язучы иткәндер, бәлки, аны. Ә юк, бу сыйфатын халыкның андый кешеләргә үтемлерәк итеп бәя суккан сүзләре белән әйтергә кирәк: Фаил беркайчан да эштән җирәнмәде. Авырыксынып эш эшләмәде ул. Хәтта баш өянәген дә (җәфалый иде аны шундый чир) эшләп җиңәргә өметләнә, маңгаен учы белән каплап, башын артка ташлап, күзләрен йомып бераз утыргач, авыруын онытырга тырышып, эшенә кабат керешә иде.
…Сиксән икенче елның сентябрь ахыры җитә иде. Фаил гаиләсе белән язучыларның Пицундадагы иҗат йортыннан кайтты. Әле сорау да бирмәстән, гадәтенчә кырт кисеп:
– Әйбәт эшләдем. Тик язуы авырайды. Геройлар үсте. Проблемалар зурайды, – диде.
Сүз «Өй салуның ние бар?..» исемле әсәренең икенче өлеше турында иде. Әсәренең кулъязмасын ахырынача төзәтергә, гадәтенчә кат-кат күчерергә өлгерә алмады ул, ерак сәфәреннән соң озак та үтмәстән һәлак булды.
Аның бу кулъязмасын миңа беренчеләрдән булып укырга туры килде. Кулъязмада урыны-урыны белән геройлар исемнәренең баштагы хәрефләре генә, кайбер сүзләр яртылаш кына язылган иде – илһамы күтәрелеп ташыган мәлләрдә сүзләрне язып бетерергә өлгермәгән мәрхүмкәй, хыялы артыннан кулы җитешмәгән. (Ярый әле, «Чаян» редакциясенең машинисткасы Фәния Хафизова Фаилнең язуын «ярты хәрефеннән» танырга ияләнгән иде, кулъязманы тәртипкә китерүдә аның хезмәте зур булды.) Әсәр «Казан утлары» журналында басылды, бу әсәре дә аның иҗаты үсүен исбатлады.
– Геройлар үсте. Проблемалар зурайды…
Төгәл хәтерлим аның бу сүзләрен. Һәм болар иҗаты үсүен Фаил үзе дә белүенә, шуңа күрә иҗаты өчен җаваплылыгы артуына дәлил иде.
…Беркөнне ул эшкә курачрак киемнәрдән килде. Искәрткәнемчә, киемнең тәненә сыланып торуын яратты, ләкин бу көнге киемнәре бик тә утырган иде. Әллә соң, тар гүргә барасын сизенгән дә, тәнен шулай кысып караганмы, дип уйлап куям кайчакта. Бу көнне аның карашы тонык, күзләрендә үзенә хас моңсулыкны һәм шаянлыкны бергә күреп булмый иде. Шул көннәрдә аның кап-кара, кайгылы фоторәсемен күрдек, әллә соң вафаты бик тиздән булырын сизенеп төшкәнме?..
Соңгы тапкыр эштән китүендә – бүлмәмнең ишеге ачык тора иде – ул миңа кул болгады.
– Хуш! – диде.
«Сау бул!» – димәде. Мәгънәсенә игътибар ителмәгән, шуңа күрәдер кайчак күз алдында Фаил кулын болгап хушлашып тора…
Мәрхүмне җиргә иңдергәндә, мин аның йөзенә озаклап карадым, үземне нык тотарга тырышып карадым. Моның сәбәбен белмим. Бәлки, вафатының сәбәбен белергә теләвем булгандыр. Ә дөньяны матур итеп күргән күзләр йомык… Әгәр алар ачык булса, авызы әйтә алмаган соңгы сүзләрен сөйләрләр иде кебек… Әлбәттә, болар – дустыбызның вафаты якынаюын сизмичә калуыбызга үкенүдән туган кайтып уйланулар…
Акмөгез… Акбай һәм Карабай… Актәпи… Акчарлак та ялгыша… Ак кәҗә һәм карт бака… Аксакал…
Фаил хикәяләренең исемнәре болар. Аның «Ак яллы аргамаклар» һәм «Ак маңгайлы бүреләр» исемле китаплары да бар. «Солдатлар кайта» хикәясендәге атның исеме – Акъял.
Ак төсне ярата иде ул. Аның шигырьләреннән, хикәяләреннән аклык бөркелеп тора. Аның әсәрләре геройларының вөҗданлы, миһербанлы, тырыш, игелекле, керсез, илгәзәк булуларыннан килә бу яктылык-сафлык. Әйе, аның әсәрләрендә, аеруча сатира-юмор әсәрләрендә, комсыз, мәрхәмәтсез, илтифатсыз, җәбер тидерүче кешеләр дә күп. Болары – ямьсез төсләр. Ләкин бу төсләрне тасвир итүдән дә укучы күңелендә аклык тудырырга теләде Фаил, ягъни ямьсезлекнең, җиңелеп, матурлыкка әверелүен теләде. Аның әсәрләренә шушы игелек хас. Һәм нәкъ менә шуңа күрә әдәбиятта Фаилнең үз урыны бар. Һәм бу олы урын – Фаилнең иҗат бәхете.
Укучы күңелендә аклык тудырырга теләве турында ул, хикәяләренең укучыларга көлке булып тоелуына үпкәләмәвен әйтеп, шул хикәяләрне укып: «…көлеп арыгач, берәрегезнең башында, бәлки, җитди фикер дә туып куяр», – дип язган иде. Ак фикер – изгелек кылу теләге тусын иде ягъни.
Фаил бер әсәрендә ак дөнья турында сөйли. Туктагызчы, ак дөнья буламы соң? Була икән шул: Фаил бөтен иҗаты белән тудырган дөнья ак лабаса, Фаилнең үз Ак дөньясы!
Язып кына бетергән әсәр кабыгын тишеп яңа чыккан кош баласы кебек. Ул күпмедер вакыт ояда үсәчәк әле. Аннары канатларын җилпеячәк тә ерак-еракка очып китәчәк. Ә Фаил аңа – иҗатының тылсымга көчле кошчыгына, кешеләрне сайрап сөендерсен өчен, басу түрендә куаклык үстергән, диңгездә утрау өйгән, урман уртасында алан ачкан…
Фаилне язучы иткән нәрсәләрне мин санап бетерә алмадым. Югарыда әйтелгәннәр әлеге сәбәп-көчләрнең бик азы гынадыр. Шулай да Фаилнең язучылыгын күз алдына китерү өчен, алар күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәр, бәлки.
Күптән түгел, иш-иптәш җыелгач, әдәби әңгәмәдә Фаилне тагын искә төшердек.
– Бүгенге яңару һәм дә болгавыр чорда нәрсәләр язган булыр иде икән Фаил? – дип сорау куйды шунда Зөлфәт. Үзе үк: —Төгәл җавабы юк бу сорауның, – дип нәтиҗәсен ясады, һәм Фаилнең иҗат юлдашы-дусты хаклы иде.
Шулай да без Кубаның Баш хикәячесе – аны үз илендә шулай атыйлар – Онелио Хорхе Кардосоның (кызык, аның бер хикәясенең исеме – «Күзләрне ачаргамы, әллә йомаргамы?») бер теләген бергәләп искә төшердек. Әдәбиятта мин агачтан эшләнгән барлык әйберләр яңадан яфрак ярган дөнья тудыруны ниятем иттем, дигән Баш хикәяче.
Фаил бу зур язучының мондый теләген белми иде. Моны мин кистереп әйтәм, чөнки Фаил моны, әгәр белгән булса, холкына хас рәвештә: «Шәп! Шәп!» – дип, күп тапкырлар сөенгән булыр иде. Бу теләкне Куба язучысы әйткәнчә белмәсә дә, тормышыбызны яңартуны-матурайтуны иҗатында нияте итте ләбаса ул! Шушы изге максатына хәзер дә тугры булыр иде Фаил.
1988
Көрендедә чәчәк үсә
Олы юлдан Хәсән Туфан бара. Юл йөрүнең рәхәтен тоеп атлый. Өстендә күксел костюмы, ак күлмәгенең өске төймәләре чишүле, озын чәчләренең аклыгы җете түгел, алар костюмы төсенә тартым. Йөзе алсу, күзләре миһербаннан мөлдерәмә. Колачын җәеп, акрын гына эндәшә, беренче сүзенең кайтавазына икенчесенең тын гөрелтесе ялгана да әйткәннәре гәрәбәләр булып бер буйга тезелә:
– Әссәлам, дөнья!
Һәм, кулларын күкрәгенә кушырып, башын ия.
Күкнең җир белән тоташкан төшендә, ерактагы офыкка горур карап, Шагыйрь бара.
…Кинәт буран куба. Котырына, аның дуамал кодрәтен чагыштырырга хәтта чама юк. Хәзер ул юлны күмәр дә Иске Кармәт басуы түренә җиткән гөнаһсыз малайны, тораташ катырып, үз куәтенә һәйкәл итеп бастырыр. Әнә малайның көче бетә, карга батып, йөзтүбән егыла. Шулай да чанасы бавын кулыннан ычкындырмый ул. Чанада китап-дәфтәрләре, алар алмашка дигән эчке киемнәренә төрелгән, капчыкта ризык та бар. Кечкенә йөктәге һәр-нәрсә кадерле малайга. Ризыклары да, киемнәре дә, китап-дәфтәрләре дә туңмасыннар, түзсеннәр иде.
Дәфтәренең урта битенә язган шигыре берүк өшемәсен! Шигырьгә җылы аерата кирәк. Көн аязыр, барыбер җылытыр.
Юл чыккансың икән инде, газап-михнәтләрне җиңәр чыдамыңны җуйма, Хәсән.
Табигать гарасатында Тукае сүзләрен анык ишетте ул:
Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар…
Шуны онытма, Хәсән, дип кисәтә иде Тукай.
Малай торып басты. Юка гәүдәсен давыл чайкалдыра. Бишмәтенең чабулары тезләренә шап та шоп суга, каймалы түгәрәк бүрегенә җил кызыга, аны малайның башыннан салдырып алып, шул шәкерт бүрегенә кереп ояламакчы була.
– Явызланмачы, җил туганкай! Без юлдашлар булыйк. Син мине аркамнан сөеп-этәреп бар, мин сиңа рәхмәтемне укырмын!..
Күп вакытлар узып, караңгы бүлмәгә ялгызы ябылгач, мәрхәмәтле җилне исенә еш төшерер әле Хәсән. Ә хәзергә җилне бөтен тәне белән тоя ул.