скачать книгу бесплатно
– Айның уты сүнгән… – дип әйтеп салды.
Аның сөйләшә башлавына әле ел чамасыдыр, әмма күңелгә сеңгән гыйбарәне ул тапты, айны болыт каплавын үзенчә тасвирлады. Бала, әлбәттә, болытлар куерып көннәр торышының бозылуын да, инде вакытның соңлап баруын – өйләрдә утлар сүнгәләвен дә уйламагандыр, тик табигатьнең бер халәтен төгәл искәртте. (Шунысын да әйтеп үтим: Динара быел урта мәктәпне тәмамлый, район газетасында һәм балалар матбугатында хәбәрләре һәм әдәби парчалары белән катнашкалый.)
Әлеге гыйбарәне хикәя исеме итәчәгемә мин инде ышанган идем. Исем белән генә эш бетми, вакыйга юк икән ләбаса! Һәм шушы исемгә лаек вакыйганы күңелемнән эзли башладым. Табылды бит вакыйга! Мин аны күптән беләм икән ич! Мин бу вакыйгадагы бер хәлнең шаһиты, ягъни капка төбендәге әңгәмәдә утырдаш булдым, яшь аралары шактый аермалы икәүнең мәхәббәт уты Айдай зураеп кабынуын да шунда күрдем бит. Бу әңгәмәләр турында гашыйк малай болай сөйли:
«…Кичләрен безнең капка төбенә күрше-тирә җыела, авыл һәм дөнья хәлләре шунда яңара иде. Илаһиягә татарның капка төбендә әңгәмә коруы ошый, имәндә-бүрәнәдә иң башлап ул урын ала иде. Аның уң ягында – әнинең урыны, сулында мин утырам. Кичке әңгәмәләргә Миңлекәй абый да килгәли. Ул, өлкән кеше булса да, бүрәнә башына – читкә утыра, әңгәмәгә катышмый, сүз барышына карап, кул таягы белән бүрәнәгә суккалап кына куя. Бу, сөйләүдән тыелыгыз, диюе буладыр, чөнки, шул шак-шокны ишетүгә, сүз бөтенләй бүтәнгә күчә».
Игътибар итик: минем инде акыллы һәм чибәр латыш кызы Иоланта-Илаһиям бар, уйчан татар малае Җангәрәем (хикәя аның исеменнән язылды) бар, сабыр холыклы Миңлекәй абыемны күреп торам. Әмма бу геройларның фаҗигасез фаҗигале мәхәббәттә акылны хистән өстен чыгаруларын дәлилләргә-исбатларга бер генә кешенең – Ана кешенең генә акылы-куәте җитә иде. Шуңа күрә Җангәрәйнең әнисе Мәсүфә хикәядә гашыйклардан алгырак урынга чыкты. Ул инде малаен ачулангалый, әмма аның ачуланулары-әрләүләре… Хәер, түбәндә хикәядән китереләчәк өч өзектә генә дә (беренчесе озынрак) Ананың хәле-халәте тулы тасвирлана.
«Бер шимбәдә ачулануына да сүз кайтармадым. Үземә тиешле эшләрне бетергәч, дәрес әзерләргә утырган идем, башыма берни сеңмәде. Ишек уңаендагы ян тәрәзә каршына килеп бастым – шуңа ачуы купкан икән әнинең. Моннан мәктәп буеннан-буена күренә бит. Уйга чумганмын. Әнинең башта әйткән сүзләрен ишетмәгәнмен.
– …тора шунда корыган агач кебек! Киемең каюы да акка кара ямау булып күренер синең өстеңдә! Аңсыз җан! Кылганың тозсыз! Тозсызны күзсез дә тоя. Юка башлы булып үсәсең бит!
Капка ачылды. Әни, кече якта кыбырсып йөрүе белән, моны күрмәде. Мине әрләвен белде:
– Нәрсә дип тешеңне шыгырдатасың әле? Һе, күр син моны! Чуртан тешен игәгән кебек торуын күр! Эш белмичә үсәсең бит! Каз оясы таралып беткән. Өйдә чит… – Әни сүзенең киртә аша очып чыгуын аңышты. – Өйдә ерактан килгән кеше яши, – дип төзәтте. – Кешеләр бер-берсен сынаучан булалар. Чыбыклары мең якка тырпаешып торган ояга каз утыртыйммы инде? – Ояны артык хурлап ташлады, ярамаслык түгел әле ул. – Ояты миңа, малаена эш куша белми, диярләр. Хурлык. Валлаһи гынам!
Өйалды ишеге ачылды. Әни баскан урынында тукталып калды. Илаһия өйгә кергәнче, тагын бер сабагын биреп өлгерде.
– Яшьтән белеп үсмәсәң, һөнәрне соңыннан бурычка алып булмый аны.
Илаһия кергәч, әни үзгәрде дә куйды, йөзе яктырды. Хәтта Илаһиягә пәлтәсен салырга булышты, әллә каушавыннан булды инде монысы, Илаһиягә беркайчан да авыр сүз әйтмәсә дә, аны бик якын итсә дә, моңарчы аны болай иркәләгәне юк иде.
– Ни, улым, Җангәрәй, каз оясы тузыбрак киткән икән. Быелга ярап торыр, дигән идем дә, яңасында бәбкәләре ишлерәк чыгар сыман. Мишә буена талчыбыкка төшәрсең. Үзең үрерсең. Миңлекәй абыең өйрәтер. Белмәгәнеңне, дим. Анысы үзеңнең дә үргәнең бар инде. Ни, Иоланта, әллә син дә Җангәрәй белән чыбыкка төшәсеңме соң? Бер күтәреп менгәнегез ояга җитәр иде.
Үз әниеңнең әрләве дә иркәләп сөюгә әйләнә дә куя шул…»
Инде Иолантаның авылдан бөтенләйгә китеп баргач та ук Мәсүфәнең абыйсы Миңлекәй белән сөйләшүеннән.
«– …Иолантабызның киткәненә инде бишбылтыр! Мишә күперен чыгадыр. И-и Ходаем ла, Мәсүфә Иолантаны озатмады дигән мәсхәрәгә калдык лабаса! Кайда куып җитәрмен инде Иолантаны?! И-и Иолантакаем ла!.. Илаһиякәем лә!.. Җангәрәем минем янымда кала, җанын яшәтергә җайларын ничек тә табармын. Синең әниең-әбиең беләме соң бу хәлләрне? Әллә белмәсеннәр өчен аларны авылга бер тапкыр да алып кайтмадыңмы? Иолантакаем, балакаем ла минем, син ничекләр түзәрсең икән?! Аллакаем ла…»
Хикәя болай тәмамлана.
«Илаһия бүләк иткән яулыгын әни беркайчан да бәйләмәде, сандыгы төбендә саклады. Хәзер ул яулык миндә. Аны мин, ялгызым калгач, башыма бәйлим. Мондый чакларда тилергәнемне дә беләм. Шул тилерүдән мине Илаһия сүзләре айныта:
– Айның уты сүнә… уты сүнгән…»
Хикәянең башында Әнием Бибирауза истәлегенә дигән багышлау бар. Олы җанлы әниемә олы бурычымны шушы ун бит чамасы хикәя белән тануым кечкенә булып тоелмасын иде – күләмдә генә түгел ләбаса хикмәт. Шәт, АНАМ рухы улының Аналарны изге санавы, Аналарга баш июе буларак кабул иткәндер.
Бу хикәя «Ялкын» журналының 1990 елгы өченче санында басылды, аның өчен журналның шул елгы Абдулла Алиш бүләге бирелде. Татарстан радиосыннан хикәя беренче тапкыр шул ук елның 2 июнендә яңгырады, Ирек Баһманов хикәядә минем нәрсә әйтергә теләвемне бик тә аңлап һәм аңлатып укыды. Хикәя укылганчы, минем әсәрләр турында Ләбиб Лерон сөйләде, тапшыруны радиокомитетта аз гына эшләве вакытында Зиннур Хөснияр оештырган иде. Күрәсез, хикәяне язу белән генә түгел, аны укучыга җиткерүдә иш-иптәшнең хезмәте дә таләп ителә.
Һәм мин Башкортстанның Томышлы районыннан татарча-башкортчарак язылган хат алдым. Аны «Ялкын» журналы редакциясенә Әлфис Рәхимянов язган иде. Әлфис туган тигезле-тигезсез язуы өчен (армиядән соң куллары калтырый икән – бәлки, әфган афәте гаепледер), ачуланмагыз, ди һәм, хикәяне укып чыккач, күңеле тулуын әйтә, бу хикәя чын хәлме, әллә уйлап язылганмы, Иоланта хәзер исәнме икән, кайда яши, Җангәрәй исәнме-юкмы, дип сорый.
Әлфискә мин ничек җавап бирергә аптырабрак калдым. Бары тик «Ялкын» журналында (1992 елгы берләштерелгән тугызынчы-унынчы сан) яңа хикәям басылганда гына Әлфискә җавап бирдем. Менә шуннан өзек:
«Әлфискә, Иоланта-Илаһияне һәм Җангәрәйне мин белгән кешеләр итеп кабул кылуы өчен рәхмәтлемен. Әмма аның төгәл соравына, күпме уйлансам да, тәгаен җавап таба алмадым. Әлфискә җавапны да шуңа күрә соңлап язам. Хәзер дә бу сорауга Әлфисне канәгатьләндерерлек җавап тапмадым бугай.
Әйе, хикәядәге вакыйгалар булды, Илаһиягә һәм Җангәрәйгә күп яктан бик тә охшаган кыз белән малай да бар иде. Шул ук вакытта мин:
– Илаһия-Иоланта – менә бу илаһи кыз, Җангәрәй – менә шушы моңсу үсмер, – дип атап-төртеп күрсәтә алмыйм.
Алар – җыелма образлар.
Инде «Ялкын» журналы укучыларына «Укалы карлар» исемле хикәямне тәкъдим итәм. Андагы вакыйгалар шулай ук булды (яки булган). Мин күз алдымда тотып язган Сафифә апа һәм Хәервафа апа, шөкер, исәннәр. Тик хикәядә аларның исемнәре үзгәртелде, аларга сугыш елларындагы башка апаларның холык-фигыльләре өстәлде.
Әлфис туган! Кадерле балалар! Әдәби образларның чынлыгы турындагы сорауга шушы хикәям – андагы геройлар турында әйттем ич – җавабым булса икән».
Әйе, Арчаның биек тавыннан озын арбаларда икешәр мичкә су тартып менүче әсирләрне һәм туган җирләренә кайтучы әсирләрнең үзләренә бирелгән кечкенә түгәрәк күмәчләрен тимер юл станциясендә безнең ач кешеләргә өләшүләрен үзем күрдем. Хикәядәге башка детальләр дә уйлап чыгарылмады. Бу әсәр – чынбарлыкка иң тәңгәл хикәяләремнең берсе.
Сүз җаеннан җәмәгатем Мәгъферүзнең Черек күлне төзекләндерүче – чирәмле кәс түшәүче – немец әсирләренә карточкага алган ипекәенең яртысын тимер рәшәткә аша ыргытуын әйтим.
– Ыргыттым да чатыр йөгердем, – дип искә ала ул. – Әле хәзер дә әсирләрне саклаучы артымнан куып тотар кебек. Икмәгемнән күзен дә алмады бит берсе…
Журналист кызым Наилә әнисе сөйләвен кечкенә генә хикәя итеп тә язган иде…
Менә «айның уты сүнгән…» гыйбарәсе турындагы уйлардан, күңел хәзинәсен актарып уйланулардан ӘНИЕМНЕ олылауга барып җиттем…
«Хозыр-Ильяс камчысы» исемле хикәядә дә беренче мәхәббәт турында сөйләнә, анда да Ана образы әсәр буена бара. Бу әсәр «Айның уты сүнгән…»нән биш ел соң язылган. Алар бер-берсен һич тә кабатламыйлар, Ана – соңгысында да изгелек иясе. Шулай, Аналар изгелеге турында күпме язсаң да аз булыр…
«Кулаклар колхозы». Шактый озын бу хикәяне 1988 елның 18 июлендә Казанда башлап куйган идем, шул ук елның 4–11 декабрендә Дубултыдагы Иҗат йортында язып тәмамладым. Әсәр «Казан утлары» журналының «Хикәяләр ярышы» бүлегендә (1990, март) басылды, шул ярышта өченче урынга чыкты. Хикәя китапка кергәндә («Мәхәббәт – һәлакәт?..» Татарстан китап нәшрияты, 2000), аның ничек язылуын ахырга өстәп куйдым, бу өлеше 1993 елның 26–28 октябрендә кәгазьгә төшерелгән икән, китапта бераз кыскартылды. Монда тулысынча китерелә.
Әмма бу биография җиңелрәк аңлашылсын өчен, башта хикәянең соңгы ике абзацын укыйк.
«…Утызынчы елның июнендә таркатылган бу гаиләдән Юртайга кайтып йөрүче булмады. Бәйрәмханның әти-әнисе, хатыны Хурия һәм Бәйрәмхан үзе инде күптән вафат, гүрләре Юртай карьясе каберстанында түгел, төрле төбәктә. Корбәтнең сеңелләре, хәтта өлкәне – Юртайдан киткәндә алты яшь тулганы да – авылны хәтерләмиләр. Ә Корбәт авылын онытмый, аның анда бик кайтасы килә.
Кайтыр да иде… Ләкин әтисе белән аны алып киткән чакта бер йөз дә сигез ихатадан торган Юртай авылы беткән икән инде. Шулай да Корбәткә Юртайда атларны хәзер дә төнге көтүгә алып чыгалардыр кебек. Тын кичләрдә малайлар, атларына атланып, авыл башындагы күпер төбенә җыелалардыр… Көн узып бер-берсен сагынышкан атлар кешнәшәләрдер… Иртән тук атлар Юртай урамына юыртып керәләрдер… Алар арасында Корбәтләрнең Юртай ихатасында туган соңгы колын – Бәләкәй бия дә бардыр кебек».
Хәзер хикәя биографиясен сөйлик, анда язу-төзәтү барышы, ягъни каләм тотучының иҗат лабораториясе материаллары да (кулъязма битләре) күренер:
«Кулаклар колхозы» – үземә ошаган хикәяләремнең берсе. Минемчә, ул «буш» әсәр түгел, андагы вакыйгалар тормыштан алынды, алар, рухи җегәрем һәм каләм көчем җиткәнчә, әдәби калыпка тәгаенләп салынды. Һәм чынбарлыкны тасвирлауда хилафлык юклыгына ышанам, чөнки, хикәяне язганда, геройларның кылган гамәлләрен, төсен-йөзен күңел күзем белән күреп, сөйләшүләрен ишетеп тордым.
Бездә авторның үз әсәренә мондый бәя бирүен тыйнаксызлык итеп санарга күнегелгән, кайберәүләр «мактанчык» дигән мөһерне маңгаеңа шапылдатып сугарга да тайчанмаслар. Әмма үз әсәреңне бәяләүдән тартыну-оятсыну гел генә акланмыйдыр. Чөнки, беренчедән, иҗатың үсүе өчен, язганыңны үзең бәяли белүең бик тә зарур, икенчедән, әсәрең турында матбугатта әйтелгән фикерләрне, ясалма тыйнаклыкка бирелмичә яки ачу кабартмыйча, исеңдә тотарга тиешсең. Соңгысына таянсак, матбугатта (һәм телдән) бу хикәя турында тискәре фикер әйтелмәде, ярышта өченче урынны алуын да искәрик.
Ә хикәяне «табуым» болай булды.
Чиратка бастым. Татарча сакал-мыек үстергән, эре җыерчыклар сызгаланган зур йөзле, көрәк куллы, таза бәдәнле, тәбәнәгрәк буйлы абзый миннән соң урын алды. Алтмыш биш яшьләр узган булыр үзенә, әмма абзый бирешмәгән – хәзерендә мәйданга чыгып, бил алышырлык кодрәт-куәте бөркелеп тора. Танышлары күп икән абзыйның, чираттагы берничә кеше аның белән килеп күреште, хәлен белеште. Арада бездән арттарак басучылар да бар иде. Ләкин алар, аның алдына кермичә (кайберәүләр танышлыкны чиратта чиратсызлыкка әверелдерәләр югыйсә), үз урыннарына киттеләр. Бу кадәресендә үк абзыйга ихтирам чагылды.
– Безнең якча сөйләшәсез, безнең төбәктәндер, ахры, сез, – дидем мин аңа («дагын-дәген» белән «тагын-тәген» нәрне сүзләренә еш ялгый иде абзый).
Ул сискәнеп, хәтта имәнеп куйды. Күзләрен зур ачып, беркавым миңа текәлеп калды. Шул мәлдә аның ап-ак чәчләреннән, сакал-мыегыннан, ак калын кашларыннан кара шәүлә йөгереп узды. Бу карашта якташын очратуга сөенүнең әсәре дә юк иде, бу караш хәвеф килүен сизенергә тырышудан мөлдерәмә иде. Абзыйны, күрәсең, тормыш зәһәрле чуалчыкларында күп тәгәрәткән, һәм бу әвәләүләр туган ягы белән дә бәйледер. Шундый нәтиҗә ясадым мин.
Авыр карашы белән мине шактый озак тикшергәннән соң, ул сүзләрен сөзеп кенә:
– Син кайсы төбәктән? – дип кырт сорады.
– Саба ягыннан…
Корбәт карт белән мин шулай таныштым.
Хикәя өчен, әлбәттә, аның саранланып сөйләүләре генә җитмәде. Әсәрдә тасвирланган чор турында архивтагы кайбер материалларны белә идем, шул вакытта чыккан газеталарны укып та электән үк танышкан идем. Хикәягә бу мәгълүматларның да кайберләре өстәлде. Корбәтнең күрше авылында да булдым (Корбәтләр авылы урыныннан ерак түгел ул), аларның гаиләсе хәлләре онытылмаган икән. Корбәтләр язмышы турында бер апа әйбәт үк белә, башка өлкәннәр дә шактый нәрсә сөйләделәр. Корбәтләр гаиләсенең гыйбрәтле язмышы турындагы хикәя менә шулай туды.
…Бер очрашуда Корбәт абзыйга:
– Туган якка бергәләп кайтып килик әле, – дидем.
Ул сүз белән җавап бирмәде, борсаланмыйча, вәкарь белән башын гына чайкады. Әйе, Казандагы берничә якташы белән генә элемтәдә ул.
Шул очрашуда ук мин аларның өендә «Казан утлары» журналының «Кулаклар колхозы» исемле хикәям басылган санын (1990, № 3) күрдем. Югыйсә Корбәт бу журналны алдырмый иде. Димәк, ул минем хикәяне – кемдер әйткәчтер, мин исә алар гаиләсе турында әсәр бастыруымны белдерергә нигәдер кыенсынып йөри идем – укыган икән. Әмма хикәягә мөнәсәбәтен сиздермәде, әгәр чатаклык-хилафлык күрсә, моны холкынча ярып салыр иде. Нәкъ менә шушы хәл – Корбәтнең (бу аның хикәядәге исеме, ә чын исеме бүтән) әсәрне кире какмавы – миңа хикәямне уңай бәяләүдә, алда әйтелгән ике сәбәпкә өстәп, өченче җай булды.
«Көлү». Бу хикәя теге гасырның җитмешенче елында язылды. Башта «Татарстан яшьләре» газетасында басылды, аннары китапларымда да урын алды. Ул озын түгел, диалоглар шактый һәм алар кыска, гомумән, хикәя укучы тиз арада күз йөгертеп чыгарлык.
Ә хикәя болай туган иде.
…Кояш түгәрәген күрсәтә башлады. Димәк, имәзә узган – төн көнгә алышынып бетәргә җыена. Өстәл янында утырам. Язган булам, кем әйтмешли, тамак өчен «очеркы». Тик нәрсәдер җитми, нәрсәдер «уйнатылмый». Танышыма шалтыратам («Татарстан яшьләре» хәзер язганча, «чылтыратам» түгел, ә шалтыратам! Торсын йокысыннан!) Телефон төребкәсендә – йомшак тавыш, ягымлы тавыш, кыз-бала, иң өлкәне – кыз-килен булырга кирәк. Ә мин доң-доңгыллы абзыйга шалтыратам, хатын-кызны җен урынына күрүче бу агай-абзый исә ялгызы яши. Мин, югалып калып, әлбәттә, фәлән кеше кирәк иде, дидем.
– Бабакай, телефон номерын ялгыш җыйгансыз.
Ялгыштыр. Әмма зур хата түгел. Тагын телефон номерын җыйдым, ул чакта биш цифрдан гына тора иде телефон номерлары. Тагын шул ук кыз тавышы. Ачу килде – рәттән ике мәртәбә ялгыштым лабаса! Ниһаять, һәм нигәдер:
– Кем сез? – дип сорадым.
– Мин…
Җавап шактый көттерде (русча җөмлә булды бугай монысы).
– Мин… – Миләш!
Инде мин тиз генә җавап кайтара алмадым. Шушы мәлләрдә әллә кайларга (күңелемдә) баруымны белсәгез икән!
– Мин… Миләш…
Иртәнге кояш кызыллыгына көзге миләш кызыллыгы өстәлде.
Шушы «Миләш» тән соң, мин җәһәннәмгә, хәтта җәһәннәмнең җәһәннәменә сәяхәткә киткәнмен, гөнаһсыз хикәягә (хикәя һәрчак, ягъни, гомумән, гөнаһсыз югыйсә) күчкәнмен.
…Миләш… Мин – синең…
Шул тарафка юл салдым. Әйе, ул – минем Миләшем! Ул – минем мәхәббәтемнең җан иясе!
Тагын телефоннан шалтыраттым. Кызганыч, инде дөрес җыйганмын…
Шулай да Миләш белән минем очрашасым килде. Әлбәттә, бу зур Казан каласында мин аны берничек тә таба алмый идем. Һәм мин аның белән телефоннан бүтән сөйләшмәдем.
Ә хыялымда?.. Аркылысы ике ярым, буе дүрт адымлы бүлмәмдә – аның да стеналары китап шкафлары белән әйләндерелгән – арлы-бирле йөреп, мин Миләш белән еш «сөйләшә» башладым. Моны шул беренче «сөйләшүем» нән үк хәләлем – Мәгъферүз апагыз белеп алды. Сөенде! (Әйе, әйе, минем мондый халәтемне аңлый белә ул. Болай мактавыма ышанмасагыз, «Хыянәт» исемле хикәям сезне ышандырыр.)