скачать книгу бесплатно
– Мин дә…
– Юк, син бармыйсың! Монда үзеңә берәр шөгыль тап.
Янәшәдәге авыл кибетендә аңа ни-нәмәрсә кирәк булгандыр, моны белмәдем. Тиз борылды, җәһәт йөри иде ул. Бәлки, кибет юлына төшмәгәндер, каршыдагы урманлы үр итәгенә генә җиткәндер. Күзләре ут уйный, йөзе балкый, хәтта күзлеге дә нур чәчә иде кебек.
– Таптым!
Һәм чардактагы куышына ашыгып, мине алмагач төбендә ялгызымны калдырып, менеп китте. Соңыннан әйтте, яза торган әсәрендәге вакыйганың үстерелешенә бер кечкенә деталь-күренеш җитмәгән икән, кибеткә дип барышлый шуны тапкан да юлыннан кире борылган икән ул.
Бер хәлне әйтмичә кала алмыйм икән. Аязның минем кулдан балта алуы турында.
Мине дачасына чакырды ул.
Аның зур агач көймәсе булуын яздылар инде. Иделдә балык тоту өчен көйләнгән иде пароход хәтле бу көймә.
– Кил әле, – диде. – Бәлки, балыкка чыкмабыз. Көймәнең рәте китә. Ике яктан да өске такталары кыршылып-кимерелеп бара. Шуларны җайлап алыштырырсың. Үз эш коралларыңны алып кил.
Минем күпмедер дәрәҗәдәге «балта чабу» га әвәслегемне белә иде Аяз. Шуңа күрә, ягъни кайсыбызның остарак чапкалавын ачыкларга теләгәнгә күрә, чакыргандыр дип уйладым.
– Эш коралларыңны алып кил! – дип, кабат кисәтте ул.
Бардым. Эшкә башладым. Ашыкмыйм. Үз көемә ягъни. Балта белән юну эзе калдырмаска тырышам, ышкыдан соңгы кебек булсын ягъни. Осталыкны күрсәтергә кирәк ләбаса! Аннары безнең Саба ягы һөнәрчеләре эш кушучыларга беркайчан да начар әйберләр ясамаганнар. Дәрәҗәне сакларга кирәк ләбаса! (И-и мактанчык, син түгел бит, ә ҺӨНӘРЧЕЛӘР!)
Минем кыймылдавыма түзә алмыйча, Аяз балтаны кулымнан тартып диярлек алды һәм тар тактаны ышкы белән шомарткандагыча җәһәт эшкәртеп тә куйды.
– Нигә шундый салмак кеше син?! – диде ул. – Балта тота белгәнеңне беләм ләбаса. Әмма шул акрынлыгың белән нервыларны кузгаттың, әй! Мин бу ике тактаны үзем генә дә куя ала идем ич. Синең корал тота белүең дәрәҗәсен тикшерәсем килде, парин! Балтаң шәп! Синдә генәдер мондыен да балта! – Аяз мине көйләүгә күчә башлады, мондый хәлгә сирәк, бик сирәк бара иде ул, гадәттә, күпләргә турыдан бәрүдән соң кирегә борылмады. – Тәки дә бүген бетерә алмый идең син бу эшне. Таңнан ук балыкка чыгасы бар бит. Әйе, чыгабыз. Кармакларыңны ала килгәнсең ич. – Һәм: – Аз-маз гына язсаң да, эш коралларың шәп! – дип төрттереп тә алды. – Күбрәк яз, дим мин сиңа, парин…
Иҗат дигәнең туктаусыз шул, бара да бара, һаман иркенәя-киңәя. Олы әдибебез Мирсәет улы Аяз Гыйләҗевнең бай мирасы – әнә шулай колач җәеп, көчне кызганмыйча халыкка тугры хезмәт итү җимеше. Без дә бирелеп-ипләп җыйыйк аның үзе тудырган ирекле иҗатында һәм иҗади иркенлектә үскән шул җимешләрне.
Һәм саклыйк.
Һәм иҗатта ирек вә иркенлек кирәклеген һичкайчан онытмыйк.
2003
…Уеннан – уймак
Тормышта киң кулланылучы бу мәкальнең мәгънәсе-эчтәлеге мәгълүм. Фәндә дә ул шуңа тәңгәл үк аңлатыла. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» ндә «уймак» сүзенең бер төшенчәсенә әлеге мәкаль мисал итеп китерелә һәм: «Уеннан уймак чыгу – берәр нәрсәнең, эшнең яки уенның яхшылыкка китермәве турында», – дип тәфсирләнә. Бу мәкаль «Татар халык иҗаты» сериясенең «Мәкальләр һәм әйтемнәр» томында да, Н. Исәнбәтнең «Отканга мәкаль. Тапкырга табышмак» исемле (монда сүзләр арасында сызык кирәк) китабында да уеннар турындагы бүлекчәләргә кертелгән. Нәкый абый Исәнбәт туплаган «Татар халык мәкальләре» нең өченче томында:
«Уеннан уймак чыгар, йәнә:
Уен төбе уймак, шаяру актыгы начар» (боларында да тиешле урыннарда сызык кирәк), – диелгән, ягъни мәкальнең эчтәлеге һаман да уенга-уйнауга китереп бәйләнелә.
Һәм «Уеннан уймак чыгу» ның төрдәшләре-вариантлары югарыда әйтелгән чыганакларның соңгы өчесендә шактый: «Уен уймаклы», «Уен төбе имгәкле», «Уен төбе – уймак» һәм башкалар. «Уен төбе уй булыр», «Уеннан – уймак, табадан – коймак» дигәннәре дә бар. Күрәсез, соңгы икесендә эчтәлек бүтәнгәрәк борыла төшә: беренчесендә «уй» мәгънәсе килеп керүе сизелә, икенчесендәге «табадан – коймак» «…уеннан» әйбер чыгуын нигезләргә булыша.
Бер сорау туа: халык, «берәр нәрсәнең (?), эшнең яки уенның яхшылыкка китермәве» н, «шаяру актыгы начар» лыгын белдерү өчен, нигә әле «уймак» сүзен сайлаган? Яңгыраш якынлыгы өчен генәме? Алай түгел, чөнки мәкальләр гел-гелән сүзләр яңгырашы якынлыгына корылмаган, халык иҗатында сүзләр яңгырашы якынлыгы өчен башка жанрлар бар – тизәйткечләр, такмаклар… Халык, һәрчактагыча, мәгънә тирәнлеген алга чыгарган. Аннары. Халык кулны инә чәнчелүдән саклаучы әйберне яхшылык белән бетмәүне чагыштыру өчен кулланмас.
«Мәкальләр һәм әйтемнәр» томында безнең бүлекчә исеменә менгерелгән мәкаль «уеннан уймак була» дип китерелә, вариантларда «була» сүзенең «чыга», «туа» сүзләре белән алыштыруы искәртелә. Димәк, була – монда бу сүзнең яхшыга юралуы өстенрәк. Димәк, туа, ә тууның – тормыш дәвам итүнең – яманга ишарәләве беркайчан да юк. Димәк, «…уеннан» уйдан-уйланудан килмиме, мәкальнең беренче сүзе, заманнар уза баргач төшеп калмадымы икән?
Мондый нәтиҗәгә карышырлык дәлилләр дә бар, әлбәттә. Әйтик, нигә, алайса, «уйдан – уймак» кына түгел? «Уймак» та «уем», «уентык» мәгънәләре юкмы икән? Кайчак (бик сирәктер) бу ике сүз тискәре төсмерне дә белдерә ич. Ләкин «Аңлатмалы сүзлек» тә «уймак» ның «ую» белән бер тамырдан икәнлеге әйтелми, ә бит алар бер тамырдан, икесе дә бер үк хезмәт барышында – тегүдә кулланыла. Бармакка уймак киюгә өстәп, яка һәм җиң уюны да искә төшерик.
«Уймыр» да «ую» дан килә. Уймыр, әлбәттә, ую әйберсе, уймак түгәрәгенең яртысы чамасы, моңа охшаш корал белән – аркылы балта, бәлҗә белән тагарак ясыйлар, чишмә улагы уялар. Бәлки, боларда да «уй-уйлану» мәгънәләрен табып буладыр. Тик мин, тирәннән үк «уемламыйча», бу очракта үземә кирәкле җайны гына эзлим – «.. уеннан» да «уй-уйлану» мәгънәсе, шиксез!
…Безнең Саба төбәгендә җиңел кием һәм тун-толып тегүне һөнәр иткән авыллар бар. Хезмәтем буенча күз алдыма бастырып уйларга-уйланырга тиешле кеше буларак, мин әтисенең тегүен күзәтеп – һөнәргә өйрәнеп утыручы почык борынлы малайны күреп торам. Әнә аның бәләкәй, үтә сизгер бармагына инә чәнчелә дә ул уйга кала. Һәм, бармагын бүтән авырттырмас өчен, ул инәне түгәрәк уемлы әйбер белән, әйтик, идәнгә тәгәрәп калган чикләвек кабыгы белән (һөнәрче һәрнәрсәне үзенә кирәккә җигә белергә тиеш!) тукымага кертә. Моны әтисе күрә, һәм ул инде калайдан уймак ясый. Бәлки, чикләвек кабыгын (безнең якта чикләвек урманы да, нәкъ урманы бар) башлап әтисе куллангандыр һәм уймак ясау турындагы уй элгәре аның башына-уена килгәндер. Шулай итеп, баланың уеннан-уйлавыннан уймак чыкты, булды, туды.
Болай фаразлавымда, бәлки, малайның ачышын фәнни исбатлау юктыр. Тик бу гөман ачыш-табышларның еш кына кинәт тууына дәлил була аладыр.
Әйе, мәкальнең алдына өч нокта куеп, мәгънәсенә бүтән төсмер бирүем, ягъни мәкальнең эчтәлеген үземә кирәккә каеруым миңа уйдан-уйланудан физик әйбер тууына, минем дә уйларымнан-уйлануларымнан хикәяләр язылуына-тууына укучыны ышандырырга тырышудан иде. Соң, бу кадәресе үзе үк иҗат тасвирәтенең бер төсмере ич! Һәм хикәя турында бер китабыма кереш-мәкаләмне, бераз үзгәртеп, шушы төшкә кертүне җай санадым.
Хикәя, хикәя? Хикәя! Хикәя…
Сулар-җирләр гизәсе иде! Дөньяны кочасы иде!
Малай кешенең олы хыялы-теләге бу. Миңа да сәяхәт җене кагылган иде. Әлбәттә, сәяхәтләрдә күргән-белгәннәрем соңыннан хикәяләр язганда кирәк булыр дип уйлый белми идем әле ул чакта. Әдәби әсәр язучының тормышны тирәнтен, нык, шәп (һ. б.) белергә тиешле таләбен соңрак ишеттем. Бу кагыйдә дөрес булса да, гомумилеге бүселеп торганга күрә, җанны сөендереп кузгата алмый. Шунлыктанмыдыр, әдәби әсәр язучы һәркемнең тормышны үзенчә өйрәнүе серен әлеге кагыйдәне белүдән күп соң – олыгая төшкәч кенә аңлый башладым. Аңлый гына башладым.
Берәве әнә, такси шофёры турында язу өчен, руль артына утыра, икенчесе колхоз эшенә алына, кемнәрдер ил буйлап, дөнья буйлап сәяхәт итә һәм башкалар. Мин бу ысулларның берсен дә тулысынча сыный алмадым. Авыл агаеның борынгыдан килгән кайбер һөнәрләрен беләм кебек, машина-трактор да йөртеп алдым – хикәя язу нияте белән түгел әмма. Университет тәмамлагач, хезмәтем бер өлкәдә узды – газета-журнал редакцияләрендә эшләдем. Бу һөнәрне үзләштердем кебек. Ләкин әлегәчә журналистлар турында әдәби әсәр язганым юк. Күрәсең, әдәби әсәр иҗат итү өчен, тормышның кайсыдыр тармагын белү генә аз. Ил буйлап, дөнья буйлап сәяхәт итәргә дә туры килмәде.
Ә сәяхәт итәсе иде!
Тик җәяүле малайның ерак сәфәре дә авыл каршындагы тау түбәсеннән, якындагы урманнан, Мишә болыннарыннан ары китми иде.
Туктагыз әле, сәяхәт дигәнең илләр буйлап йөрү яки океаннарда йөзү генә түгелдер ләбаса! Нигә үз елгабыз Мишә буйлап гизмәскә һәм чытырманлы урманыбызны аркылыга-буйга узмаска да, нигә күрше-тирә авылларны йөреп чыкмаска икән?! Бу кадәресенә малай кешенең үз көче һәм үз хыялы җитә ич, бу кадәресе синең үзеңнән тора бит!
Һәм алтынчы класста укый башлаганда, дүрт авылның барлык урам-тыкрыкларын йөреп чыккан идем инде. Ә утыз ике яшемә җиткәндә, үзебезнең Саба районындагы Йомгалак урманын тирәли әйләнгән (чытырманлыкларына да кереп, әлбәттә), районыбызда башланган Мишәнең ике тармагын тамаккача буйлаган, районыбызның (элеккерәк бүленештә) йөз утыз алты авылының барлык урам-тыкрыкларын җәяүләп узган идем инде. Малай чакта башланган сәяхәтем район газетасында эшләгәндә тәмамланды. Бу яшьтә мин Пермь ягында һәм Казахстан җирендә берәр ел яшәгән идем. Татарстанның Балтач, Арча, Актаныш, Кукмара, Мамадыш һәм кайбер башка төбәкләрендәге байтак авылларның икмәгеннән авыз итәргә, шунда куна калгаларга туры килде миңа. Һәм бер җирдә дә караңгы чырай күрсәтмәделәр. Кешеләр әйбәт!
(Соңрак Кырымда, Балтыйк буенда, Белоруссиядә, Мәскәү өлкәсендә берничәшәр тапкыр булдым, соклангыч Петербургны да күрдем.)
Әнә синең каршыңа ил агае килә. Аңа сәламеңне бирәсең. Ул сөенеп сәламеңне ала, тукталып, хәл-әхвәлеңне сораша, башка чыккан малае-килене янына барышын, оныгының бабасы килүен бишектә көтеп ятуын, аны үчтеки итәргә сагынуын әйтергә дә өлгерә…
Әнә бүреге борылып йөзен яртылаш каплаган юеш борынлы малай сине көтеп тора.
– Абый, дим, чана табаны чыкты… – дип, борынын тарта ул.
Аның таудан җилдереп шууына сокланмаска һәм кызыкмаска мөмкин түгел ич!
Әнә, капка төбендәге кыйшайган эскәмиядән торып, шәльяулык бөркәнгән әби юлыңа төшә. Күзләрен бер йомып та бер ачып, сиңа озаклап карый. Синнән нәрсәдер сорамакчы була, тик тыелып кала. Сүзне син башлыйсың.
– Әби, исән-сау гына яшисезме?
– Шөкер, балакаем, биргәненә шөкер! Әйдә, улым, әйдә, өйгә кер. Самавырым кайнаган көенә. Чәй эчәрсең.
Аның самавыры гел кайнаулыдыр. Чәй һәрчак кирәк – якын кешесенең кинәттән кайтып керүен көтә әби, улы яки кызы турында синең изге хәбәр китерүеңә өметләнә ул…
Болай тәфсилләвем бәләкәй сәяхәтләрдә күргән ишеткән вакыйгаларның, тормыш ваклыкларының, хәтта бер сүзнең хикәя язарга этәргеч булуын, булуы мөмкинлеген әйтү иде. Бер китабыма «Авылым урамнары» дигән исем куйган идем. Андагы хикәяләр нәкъ менә бәләкәй сәяхәтләрдә туды. Дөрес, төрле авылларда – һәм үзебезнең авылда – күргән-ишеткән хәлләрне һәр хикәя өчен сайлап үрергә, төрле кешеләрнең холык-фигыльләрен бер кешегә бирергә туры килде. Бу исә хыял итү, гөман кылу, юрау юлы белән җыештырылды.
Хикәя язу өчен кечкенә генә деталь җитә кайчакта. Аны син электән белгән булырга мөмкинсең, ләкин синең «учыңа килеп кергәндә», ул хикәя язарга сине куандырмаган әле. Яисә әлеге деталь хәзер генә сине яңа табыш буларак әсәрләндерә. Бер мисал.
«Өч каен ышыгы» һәм «Чыбыркы» исемле хикәяләрем шактый күләмле. Шуңа карамастан мин аларны нибарысы ун минут чамасы вакытта яздым. Ачасыр авылы (Яшел Үзән төбәге) Сабан туена баргач. Кәгазьгә төшерүем ун минутта гына түгел, билгеле. Әмма шул кыска вакытта ике хикәянең дә эчтәлеге күңелемнән-хыялымнан узып өлгерде. Ат чабышын карап кайтканда – ул монда тау өстендәге тигез юлда уздырыла икән – аз сүзле, уйчан агайның кечкенә генә ике хәбәр әйтеп куюы җитте ике хикәя өчен.
Аның яшьлегендә күргән чабышкыны мактавы «Өч каен ышыгы» хикәясенә нигез булды. Ә Сабан туе мәйданына җитәрәк, тау түбәсендә әле:
– Безнең авыл ир-егетләре шушы төштә җир чыгуга чыбыркы шартлатуда ярышалар иде, – диде ул.
Ачасыр агаеның бер җөмләсендәге фикерләргә тукталып игътибар итик: көтүче – игелекле һөнәр иясе ул; хәзер бу һөнәрне матурлыгын күрмәмешкә салынып ямьсезлибез; көтүчеләрнең чыбыркы шартлату бәйрәмен бетереп ярлыландык; әлегә авылда яшәүчеләрнең дә җирдән аерылуына нигә хафаланмыйбыз да нигә чаң сукмыйбыз?! «Чыбыркы» хикәясендәге Гаффан көтүчене шушы мәсьәләләр борчый, борынгыдан килгән һөнәренә малайлары йөз чөерүе өчен үзен битәрли ул.
Уйчан агай хәбәрләрен ишеткәнче дә Сабантуйларында җилдән җитез чабышкыларны күргәнем, ат җигеп йөкләр ташыганым һәм озын чыбыркы шартлатканым бар иде. Бу ике хикәядәге геройларның кайбер холык-гадәтләре һәм тышкы кыяфәтләре дә бүтән авыл кешеләренеке. Әйе, элек белгәннәрем бу хикәяләрне язганда ярдәмче материал булды. Ә төп чыганаклар – Ачасыр агае хәбәрләре.
Димәк, ун минутта «язылган» ике хикәя өчен, күңел сандыгыннан күп материал тотылды. Күңел сандыгыңның төрле-төрле вакыйга-детальләр белән тулып торуы өчен исә, һәрчак – һәм бәләкәй сәяхәтләрдә дә – күзәтүчән булу, матурлык белән начарлыкны аралап күрү шарт. Халкыбыз әйткәнчә, күңел күзе белән күрү кирәк, күңел сандыгын баету өчен.
Әсәр язучы, матурлыкны күрсәтеп, ямьсезлектән кисәтеп, кешеләргә байлык өләшә. Бүләген укучылар кабул итсен өчен, әсәр язучының матурлыкны һәм ямьсезлекне күрергә дип баскан җире тайгак булмавы да шарт. Берәү, әйтик, күзәтүчән кеше, аның күрмәгәне-белмәгәне юк кебек. Һәм ул яза. Тик аның язганнары шикаять булып чыга. Сәбәбе нидә? Баксаң, ул урынында тая киткәли дә, тискәре якларны гына күрә, тырнак астыннан кер эзли, кимчелекләрне бетерүне башкалар шөгыле итеп саный, матурлык белән начарлыкны аралап күрми икән бит. Һәм язу осталыгына өстәргә аның күңеле түрендә матурлык юк икән. Димәк, ул кешеләрне сөендерерлек саф рухи дөнья – ә бу максат сатира-юмор хикәяләре өчен дә хас – тудыра алмый. Әсәрнең үзәгендә барыбер тәүфыйклылык торырга тиеш. Бу дөньяда бары тик әдәбият кына череп таркалмый, дигән әдип. Чөнки аны мондый фаҗигадән әүлиялык саклый.
Кайчак хикәя барлык ваклыкларына хәтле уйланып беткән кебек була, аны хәтта яттан беләсең. Ләкин кәгазьгә төшми хикәяң. Нәрсәдер җитми. Ни-нәрсә җитми икән соң? Мөгаен инде, күңелдән язылган хикәяң дөньясы күгенә утыртырга күңел сандыгыңда кояш калмагандыр, шуңа күрә хикәяң дә юктыр.
Фатих Хөснинең «Сөйләнмәгән хикәя», Мирсәй Әмирнең «Мөстәкыйм карт йокысы», Әмирхан Еникинең «Матурлык» һәм Ибраһим Газиның «Тургай картаямы икән?» исемле хикәяләренә нәкъ менә якты кояшлы булулары өчен сокланам. Иң югары шүрлектәге бу әсәрләр янында мин тагын Габделхәй Сабитовның «Туган җир туфрагы» («Айбаш»), Аяз Гыйләҗевнең «Тәрәзәләр», Газиз Мөхәммәтшинның «Ике әби бәрәңге ала», Фаил Шәфигуллинның «Солдатлар кайта» дигән хикәяләрен дә тотам. Шүрлек илле ел чамасы вакытта язылганнар арасыннан сайланган сигез хикәя авырлыгына чыдарга тиеш иде, әмма ул сыгылып тора. Аның әлеге хикәяләрнең әүлиялыкка байлылыгыннан – кояшлары авырлыгыннан сыгылып торуы үзе үк сөенеч ләбаса!
…Минем Рафаэль һәм Галиябану исемле сабакташларым бар иде. Аларның һәркайсының якты истәлегенә багышлап, ике хикәя язарга уйладым, моны эшләү минем бурычым иде. Аларның һәркайсының тормышы, яшьләй китүләренә карамастан, берәр хикәялек кенә, һичшиксез, тора иде.
Бергә үстек, бергә укыдык, аларның гадәт-холкын, төсен-битен хәтерлим, кайбер сүзләрен хәзер дә ишетәм кебек. Хикәяләрнең күңелдә калыплары да ясалды. Тик үсмер чактан дусларым истәлегенә ике хикәянең берсен дә озак вакытлар яза алмадым. Ниһаять, яздым – ике хикәя бер булып туды ләкин. Күрәсең, сабакташларымның тормышларын аерырга теләп ялгышканмын. Бәлки, алар турындагы хикәянең үз кояшы чыкмыйча торуы тоткарлагандыр. Сабакташларымны әйбәт белү генә җитмәгән, димәк. Әйе, кояш кирәк хикәягә. Чөнки һәр хикәя – үзе бер галәм бит ул. Галәм исә кояшсыз була алмый, аның үзәгендә олы кояш балкырга тиеш.
Ә хикәядәге кояш нәрсә соң ул? Монысын да төгәл атау кыен: һәр хикәянең үз кояшы, дидек бит. Бәлки, кояш дигәнебез нибары бер сүздер. Әмма ул – бөтен галәмне-хикәяне яктырта, җылыта торган сүз. Шәрик дусларым турындагы хикәя дә шул бер сүзне-гыйбарәне таба алмаганга күрә язылмыйча торган икән. Таптым мин бу гыйбарәне, һәм хикәянең исеменә үк әйләнде ул: «Тау каршында – тулы ай». Шәрикләремнең үргә-тауга күтәрелү юллары якты иде ягъни, тормыштан иртә киткән Рафаэльнең һәм Галиябануның үзләре сызган сукмаклары бар иде.
Шунысын да әйтим: хикәядәге вакыйга-детальләр дөрестән дә булган, тик алар төрле вакыттан бер заманга җыелды. Рафаэль биек, кырт текә таудан егылмыйча төште, ә бүтән чакта ишелгән чүмәлә тикле таудан шуарга, билгесез чоңгылга беренче булып чумса да, кайчак аяк йөзен генә күмәрлек инешне ерып чыгарга да курка иде. Кәли тавында ул калдырган чаңгы эзләре янәшәсендә тагын бер пар эз күренүе генә минем хыял, минем юрау. Әмма монда да хилафлык юк – Рафаэль шуган таудан Галиябану да егылмыйча төшкән булыр иде. Үз көченә-акылына бәйле эштә берәүдән дә артта калмады ул, иң киме – янәшәдә булды. Текә таудан төшүдә дә Рафаэльгә тиң булыр иде. Тик аның тау шуарга вакыты юк иде, безнең белән бер партада утырып укыса да, авылыбыз балаларының белем алуы өчен, үзен укытучыларыбыз белән тигез дәрәҗәдә җаваплы санаган (моны мин соңыннан аңладым) икән ул – мәктәбебез китапханәчесе Галиябануыбыз!
Бәлки, хикәянең язылуы өчен, Галиябануларның өен кабат күрүем кирәк булгандыр. Һәм кышкы айлы кичтә Галиябануларның өен үземне Рафаэль урынына куярга тырышып, барып күрдем. Ихтимал, тау каршындагы тулы айны – сабакташларым сызган эзләрне яктырткан айны – нәкъ Галиябанулар өе янында күрү, күңелдәге ике хикәяне берләштереп, шушы хикәяне язарга төп этәргеч булгандыр да әле. Һәркайсының тормышы аерым хикәягә лаек иде югыйсә. Бәлки, сабакташ ике дустым турында тагын хикәяләр язылыр. Аерым-аерым. Бәлки, бу очракта гына материал ике хикәянең бер булып оешуын таләп иткәндер. Әйе, һәркемнең тормышы бер хикәялек кенә тора. Әле алай гына да түгел, мин танышым тормышындагы бер вакыйганы аерып үзәккә куйсам, икенче берәү аның турында бөтенләй бүтән эчтәлектәге хикәя язачак, өченчесе өченче төрле итеп һәм башкалар. Димәк, бер үк кеше турында һәм, бер үк вакыйгага нигезләнеп, күп хикәя язып (һәркем үзенчә күрә!) була икән. Бу әсәрләр бер-берсен кабатламаска да мөмкин. Шулай әйбәт.
Әдәбиятта хикәя иң өстене дип инанганлыктан – ярату ярым-йорты була алмый! – мин бу төр әсәр турында еш уйланам. Бервакыт хикәяләремне баштан ахыргача бер рәткә тездем. Уйлавымча, һәм күрүемчә, алар тигез үк тормыйлар. Баштарак язылганнарында яктылык сүлпәнрәктер, аннары җетелек көчәядер дә тагын сүлпәнләнеп аладыр һәм хикәя кояшы тагын яктырадыр. Бәлки. Язу эше бит, ул да бер тигезлектә генә бармый. Әйе, керентеле-чыгынтылы бу рәт. Нишлисең, бар булганы шундый.
…Тормышта мин бик күп кешеләр белән очраштым. Алар мине якты йөз белән каршыладылар. Алар әйбәт. Һәм бәләкәй сәяхәтләремдә очраган «бәләкәй» кешеләр дә ифрат әйбәтләр бит. Әйбәт кешеләр авыл саен, алар Югары очта да, Түбән очта да, Арткы урамда да. Алар авылда да, шәһәрдә дә йорт саен. Бик күп алар – игелекле кешеләр! Нигә аларның һәркайсы турында бер генә булса да хикәя язмаска икән?! Һәм язарга кирәк.
Бәлки, болай дөресрәктер – язарга гына кирәк! Мәгълүм бит: хикәя, кечкенә булса да, кечкенә әдәбият итеп саналмый. Әдәбият кечкенә булмый. Була алмый!
…Галимнәр дә, язучылар үзләре дә хикәягә төрле-төрле билгеләмәләр биргәннәр инде һәм, шиксез, бирәчәкләр дә әле. Без дә менә мондый билгеләмә турында уйланган идек:
– Хикәя.
(Хикәя хикәя инде, монда аңлашылмаслык сер юк. Нокта куйдык ягъни.)
– Хикәя?
(Шулай да нәрсә соң ул?)
– Хикәя!
(Шуны да белмәскә! Әдәбиятның күгенә күз салыгыз!)
– Хикәя…
(Хикәя дөньясы күп нокталы икән ләбаса…)
1988
* * *
Хикәя турындагы әлеге мәкаләм шушында тәмам. Ә түбәндә кайбер хикәяләремнең ничек язылуы турында ара-тирә тәфсиллерәк тә сүз барачак, ягъни аларның «биографияләре» теркәләчәк. Мондый «биографияләр» әдәби иҗат турындагы хезмәтләр өлкәсендә яңалык түгел. Якын һәм ерак чит илләргә китмәстән, үзебезнең Фатих абый Хөснинең кайбер хикәяләре биографияләрен егерменче гасырның җитмешенче елларында «Казан утлары» журналында бастыруын әйтү дә җитәр.
Минем дә, әйе, иҗат тасвирәте төсмерләре күренгән төрле күләмдәге хикәяләр биографияләрем шактый. Аларның кайберләрен, җаен китерергә тырышып, хикәяләр ахырында әйткәләдем, урта төшләргә кереп киткәннәре булды, укучылар хатларына җавап рәвешендә язылганнары, укучылар белән очрашуларда сорауга җавап итеп сөйләнгәннәре дә истә-хәтердә.
Менә шушы биографияләрнең кайберләре. Алар хикәяләрнең язылу тәртибе буенча тезелмәде, нигәдер «кулга кайсы эләкте» алга чыкты, шулай да аларның һәркайсы иҗат тасвирәтенә төсмерләр өстидер.
«Урак өсте болытлары». Шактый ук күләмле бу әсәр (китапта бер йөз алтмыш биттән артык) 1973 елда башлап куелды, 1984–1986 елларда язылып бетте. Китапның эчтәлегенә редактор кыскача аңлатмасында болай ди: әсәр «авыл тормышын, аның үткәнен һәм киләчәген яңача сурәтләве белән кызыклы. Утызынчы еллардагы кайбер ялгышларга, бүгенге колхозларның язмышына карата авторның үзенчәлекле фикере бар». Ә мондый фикергә килү өчен, рәсми материалларны өйрәнү өстенә, бала чагым һәм егет чагым авылда узса да, авыл тормышын инде олыгаеп бара торган кеше акылы-карашы белән өйрәнергә мәҗбүр идем. Һәм, шөкер, мин боларны билгеле дәрәҗәдә белүгә ирештем. Соңыннанрак рәсми һәм архив материалларын, туган авылым Тенеки һәм, гомумән, Саба төбәге хәлләрен дәфтәргә теркәп тә куйдым. Моны башкару әтием Хуҗиәхмәт улы Хәмидуллага олы бурычларымның берсен үтәүдән гыйбарәт иде. Хәмидулла бабайның (аңа Саба балалары шулай эндәшәләр иде, әти, алар өчен дип, беренче сентябрьдә мәктәпкә барганда бирер өчен күп-күп чәчәкләр үстерә иде) әлеге материалларны (һәм архивтан) туплаудагы хезмәте һәм колхоз авылы турында сөйләгәннәре минем өчен бәяләп бетергесез. Әсәрдәге Хәкимҗан Газизҗаны образында әтием холкы да һәм аның тормышы детальләре дә бар. Өйләнүе тарихы түгел, монысы бүтән Газизҗаннан. Әтинең өйләнүе башкачарак: егерме ике яшьлек егет уналты яшьлек кызга, беренче күрүдә үк, мин сиңа өйләнәм, дигән, озын-озакка сузмыйча, сүзендә дә торган. Сүздә тору дигән сыйфат безнең әтидә кайчакта үҗәтлеккә җитә иде.
Югарыда әйтелгән хәлләр бу күләмлерәк әсәремне Әти истәлегенә багышларга нигез булды. Әтием рухы багышлавыма, шәт, рәнҗемәгәндер.
Китапның дүртенче бүлекчәсе башында Кылыкның – әсәрдә авыл исеме шулай, монда «кылык» сүзенең ике мәгънәсе дә (эш, холык) истә тотылды – табигате, аның Чәчәкле болыннары, Моңсу әрәмәлеге, Хәвефле Күл-Коесы, Арслан һәм Таң таулары, Җырлы чишмәләре, Миһербансыз Шүрәле сазлыгы кыскача тасвир ителә. Аннары болай язылган (кыскарткалыйм):
«…Кылыкта, иске китаплардагыча әйтсәк, ләүхелмәхфүзнең (язмышның, тәкъдирнең) тискәре ягында чуалгалап беткән кайгының күзенә туры караучы, бәлки, шуңа күрәдер кырысрак, хәтта кырыс-кире холыклы, әмма, төп сыйфатын алга чыгарсаң, эш рәтен белүче кешеләр яши.
…Шушында мин икмәк тәмен белә төштем, хәреф ятладым. Мишәдә йөзәргә, шарә-кәшә уйнарга, чаңгыда шуарга, ат чабыштырырга һәм атны җиңел тартырлык итеп җигәргә, каз оясы үрергә талчыбык җыярга – кыскасы, тормышның беренчел серләрен Кылык авылында аңыша, тормышның дәвамлы икәнен тубал күтәреп чәчү чәчәргә өйрәнгәндә аңлый башладым.
…Йомышларым төшеп һәм сагынып, еш кайтам мин Кылыкка. Ә хыялымда кайтуларым исә – бихисап!
Менә бу юлы озаграк торырга исәпләп кайттым. Максатым: хәзерге күмәк хуҗалык кешеләре турында һәм авылның сугыш дәверендәге пәһлеван малайлары, мәрхәмәтле кызлары турында материаллар туплау иде.
Һәм бу әсәрне, нигездә, анда яздым.
«УРАК ӨСТЕ БОЛЫТЛАРЫ» дип уртак исем куелган хикәятләремә соңарган кереш шушы булсын».
Шуннан соң Газизҗан бабайларда торып эшләвем, аларның миңа барлык шартларны тудырулары әйтелә.
«Кичке аштан соң гына минем янга Газизҗан бабай керә һәм күлмәгенең сызганган җиңнәрен сыпыра-сыпыра төшерә, бүгенгә эш бетте дигәндәй, диванга килеп утыра.
– Кешегә иркенләп сөйләшеп утыру да кирәк, – дип, сүз башлый ул. – Борынгылар әңгәмә корып акылларын баетканнар – бер-береңә киңәш-кораш бирү, ай-йай, мәслихәт тә соң вакыты белән. Гыйбрәт булырдай хәлләр дә ишетәсең.
…Ул, башын диван аркасына салып, куллары белән йомшакка таянып, үткәндәге берәр хәлне элек хәтерендә барлый, аннары, тирән түбәтәен маңгаенарак төшереп, сүзгә керешә. Сөйләү – Газизҗан бабайның бер һөнәре, ул сөйләмичә булдыра алмый, чөнки авылның һәм тирә-якның тарихын күңел китабында саклый. Хәтере нык аның. Вакыйганың кайчан булуын көне-сәгате белән әйтеп бирә ала.
Бераздан, аш-су тирәсендә җыештырынып бетергәч, Сәхәрия әби дә безнең әңгәмәгә кушыла. Карчыгы ишектән күренүгә, Газизҗан бабай кытыршы учы белән Сәхәрия әби утырасы урынны йомшарта, карчыгы тукталып яулыгын төзәтеп бәйләгән арада диван өстендәге япманы тигезли. Бу һәр кичтә шулай кабатлана, һәм Сәхәрия әби картының хөрмәтен тиешле кабул итә. Өйләнешкәнче Газизҗан атлы егетең Сәхәрия чибәренә, өрмәгән җиргә утыртмам, дип вәгъдә биргәндер, шәт. Шул вәгъдәсенә тугрылык гомер буена сыналгандыр кебек. Хәер, ачуланышырга сәбәпчел авыр чаклар да булгандыр… Әмма Газизҗан бабай белән Сәхәрия әби озын гомер юлында идәнгә төшеп ватылган чокыр тәтәйләре өстенә аш тәлинкәсен тотып томырмыйча яши белгәннәр.
– Көне буе ялгызың хыялланып утырасың, – диде Газизҗан бабай бүген миңа. – Армыйсыңмы соң? Анысы хыял итү кирәк. Хыял, – беләсең килсә, кешенең бәрәкәтле байлыгы ул. Хыял эшкә өйрәтә, тормыш җаен таптыра».
Күрәсез, бу өзекләрдә иҗат итү барышы сизелә. Газизҗан бабайның – җир кешесенең – хыял турындагы фикерләре иҗат итүне аңларга булышты миңа. Гомумән, әсәрдә аның ничек язылуына ишарәләр шактый, рәсми чыганаклардан мәгълүматлар да шулар исәбеннән саналырга тиеш. Газизҗан бабайның «көне буена ялгызың хыялланып утырасың» дип бәяләве иҗат итү барышын күрүе-аңлавы, шул иҗатта, татар бабаена хас рәвештә, уйларымнан-уйлануларымнан әйбер-уймак чыгарырга булышуы ич.
«Айның уты сүнгән…» Хикәя Белоруссиядәге Ислоч иҗат йортында 1989 елның 29–31 октябрендә язылды. Хикәяләремнең өч көндә кәгазьгә төшкәннәре сирәк, әмма монысын тиз яздым, фәкать, әйе, өч көндә! Хәер, иҗатта җәһәт кешеләргә иҗат өчен генә бирелгән өч көн күбрәк, ләкин миңа яшьтән үк салмаклык-акрынлык хас шул инде.
Ә шушы исемдә хикәя язу уе бу вакыттан дүрт еллар артык элек туган иде. Болай булды.
Көзен җәмәгатем авылына кайткач, кичен капка төбенә чыгып утырдык. Утырдашлар булып әңгәмә кору авылның күркәм бер гадәте, минемчә. Мондый гәпләрдә күп нәрсәләр белдем мин, болар миңа үзгә дәресләр булды.
Шушы кичтә җәмәгатем апасының оныкчасы Динара беребезнең исендә-косында югында: