banner banner banner
Кочасы иде дөньяны…
Кочасы иде дөньяны…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Кочасы иде дөньяны…

скачать книгу бесплатно

– Ашыгасыңмы, энекәш. Күрче, никадәр халык университетка таба юл тота. Мин үзем дә аның янәшәсеннән узам.

Мөгаен, минем өс-башым да (ул чакта студентларның киеме-киенүе шәптән түгел иде), култык астында кыстырган дәфтәрләрем дә студент икәнлегемне искәрткәннәрдер.

Без тайгак баскычлардан акрынрак төштек.

– Син минем кем икәнлегемне белмисеңме, мине күргәнең юкмы? – диде әлеге абый.

– Юк.

– Писатель мин, писатель, Халик Садри.

Белүен беләм мин аны, әмма күргәнем юк иде. Кырык алтынчы елның гыйнварында, кышкы каникулда, районыбызның (Саба) Төбәк авылына Шәүкәт дусларга (Сафиуллин) кунакка баргач, Халик абый Садриның «Безнең таң» исемле китабы кулга төшкән иде. Кызгылт тышлы, латин әлифбасында басылган иде бу китап. Без аны шул көннәрдә үк укыдык. Үсмер күңелен биләрлек иде әлеге әсәр. Болай тәэсир итүенә «Безнең таң»ның район үзәгендәге һәм урта мәктәп китапханәләрендә юклыгы да сәбәпчедер, бәлки. Китапларны (әле Ләбиб Гыйльминең «Чын мәхәббәт» повесте да бар иде) кемнән алып торуыбызны хәтерләмим, һәрхәлдә, кем биреп торуын сер итәргә кирәклеген искәрттеләр.

Писатель Халик Садриның (1890–1955) аны белүем-белмәвем турында соравында, ни өчендер, минем язучыларны күреп белергә тиешлегемә киная сыман нәрсә дә бар иде.

Халик абыйны мин моннан соң еш кына, инде университетны тәмамлагач очраткаладым. Ул Әдәби фондның Татарстан бүлегендә эшләде, мине инде оныткан да булгандыр, шулай да мин аның белән гел исәнләшеп уздым, ләкин без беркайчан да әңгәмә кормадык, хәл-әхвәл дә белешмәдек.

Аны соңгы күрү дә хәтердә. Аның җәсәден хәзерге Кави Нәҗми урамындагы Театр җәмгыяте йортына куйдылар (әллә соңгы вакытында шунда яшәдеме икән?) «Совет әдәбияты» журналы (хәзерге «Казан утлары») редакциясендә эшләүче яшьрәк хезмәткәрләр аны җирләргә алып китү көне алды төнендә саклап та чыктылар. Әллә соңгы вакытта К. Маркс урамы ягында инде яшәмәдеме икән ул? Ни өчен аны сакларга чит кешеләргә кушканнар? Алар арасында ул вакытта журнал редакциясендә эшләүче авылдаш дустым Рафаэль Фатыйхов та бар иде (Төбәк авылына мин аның белән бергәләп барган идем), әлеге хәл сәбәбен аңардан да сорамаганмын, әллә сорап та онытканмын инде. Күп еллар узгач, бер Мәдәният сараенда Халик абыйның улын очраттым. Аңардан гаилә хәлләрен сорашмадым ахры, әллә әлеге хәл сәбәбен сорап та оныттыммы икән…

Халик абзыйның киң йөзендә, эчкә баткан яңакларында тормыш сикәлтәләрендә сызылган эзләр сизелә иде. Әйе, аның тормыш тәҗрибәсе бай була, ул завод-фабрикаларда, нефть промыселларында эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Ләкин аның әдәби мирасы бай түгел. Күпне кичергән каләм тотучы тормыш вакыйгаларын төрле яклап тасвирлаган әсәрләрне күпләп иҗат итәргә тиеш иде кебек. Тик алай булмады шул. Моңа, минемчә, яшьтән төпле белемең булуы да, һаман саен баетылган белемеңә таянып, нигезле һәм җентекле бәя бирә алуың, тормыш барышын образларга һәм картиналарга салу осталыгың да кирәк. Димәк, иң киме белем, күрә белү һәм бәяләү, һөнәреңне-каләмеңне даими чарлау таләп ителә. Шушы таләпләр үтәлмәү иҗатта пассивлыкка китерә, халкыңа хезмәттә каләмең көчен киметә.

Күптән түгел генә «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналының 1937 елгы алтынчы санында бер хәбәр-мәкалә укыдым. Шуны тулысынча китерәм. Аны, имзасыннан күренүенчә, булачак композитор Аллаһияр Вәлиуллин язган. Авторның исеме кыскартылуга гаҗәпләнмик, безнең Саба ягында исем кыскарту гадәте бар инде һәм моның өчен үпкәләшү-ачуланышу юк. Аллаһияр да Байлар Сабасы кешеләре өчен Аллый иде.

«Тимерче малае»

Халик Садриның «Тимерче малае» дигән әсәре художество, тел чаралары бирелеше ягыннан шактый йомшак тора. Әсәрдә кытыршы җөмләләр тулып яталар. Менә бер мисал: «…авылны дер селкетеп, каравыл-каравыл… үтерәләр, үтерәләр». Моны ничек аңларга? Берәү каравыл кычкырганда ничек итеп авыл дер килсен, селкенсен инде. Күрәсез, сүзләр үз урыннарында кулланылмаганнар.

Әсәрнең герое Тәкиулла кайбер урыннарда кирәгеннән артык күпертелеп бирелә. Ул вагон өстеннән егылып төшә. Ләкин бер җире дә имгәнми, бер җире дә авыртмый. Герой гади кеше бит инде ул, тимер түгел.

Аллый Вәлиуллин

Саба урта мәктәбе

Ватан сугышыннан соңгы унъеллык гомерендә Халик Садри, нигездә, нибарысы егерме бит чамасы «Йөзмә госпитальдә» исемле хикәя-очерк яза. Мемуар әдәбиятка якын «Ил батырлары», «Безнең таң» исемле әсәрләре илленче еллар башында ук кабат эшкәртелүне таләп итә. Шулай да аларда туп-турыдан әйтеп бирүләр барыбер бетмәгән икән.

Укучы ара-тирә хәтта сокланып кабул итәрлек тасвир-картиналар очраган «Безнең таң», – минемчә, авторның арада әйбәт әсәре – менә ничек тәмамлана (һич тә үзгәртелмичә китерелә):

«…бу листокның башына эре хәрефләр белән:

– Бөтен Власть Советларга күчте! – дип язылган иде. Ул листокны укып зур урамга таба борылганда, шәһәр мәйданында уйналган «Интернационал» тавышы тирә-якны яңгыратып җибәрде.

Шулай итеп, без җиңдек. Большевиклар партиясе җитәкчелеге астында үзебезнең таңны сугышып алдык. Ләкин тынычлык тиз генә урнашмады. Буржуазия властьны үз кулыннан ычкындыруга риза булып калырга теләмәде. Алда революцияне саклау бурычы – чиксез катлаулы, чиксез каты көрәшләр тора иде әле.

1937–1954».

«…тавышы яңгыратып җибәрде», «каты көрәшләр» кебек тезмәләрне читкә куеп торсак та, авторның әдәби әсәр язуын истән чыгармаска тиешбез. Хәтта тарих китабында да югарыда китерелгән өзектәге фикерләрнең дәлилләнүе мәҗбүри ләбаса! Ә әдәби әсәрдә фикернең тасвирда-сурәттә чагылуына ирешергә кирәк ич, Писатель агайлар!

* * *

«Яшь сталинчы» газетасы редакциясендә әдәби бүлекне алып барганда, Бари абый Рәхмәт минем янга еш кына керә иде, шигырьләр китерә иде. Ул чакта «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы чыкмый иде әле, шуңа күрә балалар өчен шигырьләрен яшьләр газетасына бирүе аңлашыла, ә «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында аның әсәрләрен генә бастырып бармаслар бит инде. Хәтта редакция хезмәткәрләре шулай эшләргә теләсәләр дә, Бари абый Рәхмәт моңа бармаячак иде, тыйнаклык дигәнебез аның калку сыйфаты иде.

Тәбәнәк буйлы, аз сүзле бу шагыйрь абыйның шигырьләре дә аз сүзле – кыска. Ул синең фикерләреңне тынып калып тыңлый, синең сүзләрең янәшәсенә, иреннәрен селкеткәләп, күңеленнән үзенең шигырен куя, синең хаклыгыңны шулай тикшерә кебек. Шигырьләре кабул ителгәч, рәхмәтен әйтеп китә, шулар басылмыйча, яңаларын китерми, кирәктә-кирәкмәстә сине эшеңнән бүлдерми. Минем уйлавымча, йомышы тәҗел булмаса, Бари абый күрәсе кешесен Матбугат йорты коридорында, бәлки, килеп чыгар, дип көткәндер. Бу кадәресе дә – тыйнаклыгы чагылышы.

Ул беренче шигырен 1914 елда унҗиде яшендә бастыра. Кырык елдан артыкка сузылган иҗаты чорында юмористик-сатирик һәм лирик шигырьләрен күп яза. Шулай да Бари абый Рәхмәт, нигездә, балалар өчен иҗат итүче шагыйрь булып таныла. Татар балалар әдәбиятын баетуда аның өлеше гаҗәеп зур. Ул бу өлкәдә Габдулла Тукай юлын дәвам итә, шигырен бала күңеленә якынайтуда үз сукмагын сала. Басым ясап әйтик, бүгенге балалар шагыйрьләре Бари Рәхмәтнең иҗат мәктәбендә тәрбияләнәләр, балалар шигъриятенә аеруча хас җорлыкка, дөньяны танып белүне һәм моның шатлыгын шигъри тасвирлауда Бари Рәхмәттән өйрәнәләр. Аның традицияләрен дәвам итүчеләрдән, минем күзәтүемчә, Афзал Нигъмәтуллин (Мамадыш ягыннан) тирәннәнрәк һәм үзенчә каера иде. Бик тә кызганыч, үзе дә укытучы-тәрбияче бу егет, балалар шигъриятендә үз сүзен саллы итеп әйтә башлагач, мәңгелеккә китеп барды…

Бари абый Рәхмәтнең соңгы чордагы иҗаты, нигездә, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган шигырьләрдән, күләмлерәк әкиятләрдән, инсценировкалардан тора. Арада Совет чоры бәйрәмнәренә багышланганнары да шактый, боларында «советчалык» та сизелгәли. Узганны тулаем кире кагу ягындагы кайберәүләрнең бу очрактагы тибәрүе исә үз байлыгыңны бәяли белмәүдән, юньле белән юньсезне аерырга сәләтең-көчең җитмәүдән яки теләмәүдән киләдер. Бари абыйның Совет чоры бәйрәмнәре турындагы шигырьләре шактый һәм аларны шагыйрь, әлбәттә, изге нияттән язган. Балаларга, гомумән, кешеләргә бәйрәм кирәк. Һәм Бари Рәхмәт шигырьләрендә балаларны уйната, бәйрәм итәргә чакыра. Бәйрәмнәр, илдә барган үзгәрешләр турында язып, киләчәк буыннарны илебез тарихы белән таныштыра, балаларны илгә игелекле булып үсәргә өнди. Боларны шагыйрь шәрран ярып кушып-боерып түгел, ә сурәтләп-тасвирлап аңлата. Әйтик, бала йортны һәм дә өй эчен бәйрәмчә бизәүне күрә. Начармы бу? Һич тә. Баланың күңеленә кечкенәдән үк матурлык салына икән, ул инде игелекле булып үсәчәк, киләсе буыннарны тәрбияләүне бурычы итеп санаячак.

Әйе, шигырьләрендә дидактика сизелә. Соң, балалар әдәбияты, аеруча кече яшьтәгеләр өчен язылган әсәрләрдә монысы табигый-гадәти ич, чөнки бу чакта, ягъни балалар образлы фикерләүгә күчкәндә, дидактик алым кулланмыйча мөмкин түгел. Бари Рәхмәт, әйе, турыдан бәреп әйтми, ә яхшы белән начарны, баланың игътибарын яхшыга юнәлтеп, тасвирлап күрсәтә.

Бари абый, очрашуларда шигырьләрен укыганда, үзе дә балага әйләнә шикелле иде. Ул сәхнәгә беренче чыккан бала кебек берара каушаган кыяфәттә тора, күзләре әлҗе-мөлҗе килеп ала, иреннәре дерелди. Шуннан соң гына, шигыренең башы исенә төшкән кебек итеп, җәһәт үк, әмма сүзләрне анык әйтеп сөйләргә керешә, башы күтәренке, күзләре уйный, ә куллары хәрәкәтсез. Сөйләп бетергәч, сөенеп елмая, күрдегезме инде – мин сезнең ишегез, дигәнне аңлата аның шул ихластан елмаюы. Балаларча беркатлы, киң күңелле кеше булып истә калды Бари абый Рәхмәт.

Аның белән минем арада булган кечкенә вакыйга, әмма шушы бәләкәй гамәле дә шагыйрьнең кешелеклеген расларга булышадыр.

Ул Матбугат йортының Язучылар берлеге идарәсе бүлмәсе каршындарак басып тора. Кемнедер көтә йә түрәләр янына керергә базмый, димәк. Яныннан исәнләшеп уздым, кирегә ашыгып уздым, тагын кызуланып аргы башка барам.

– Энем, ни булды сиңа? – дип эндәште ул. – Болай кабаланганыңны күргәнем юк иде, ул-бу булмагандыр ич?

– Әй-й Бари абый, көзге-язгы пәлтәгә дип акча җыйган идем дә беразын дус-ишләргә биреп тордым. Хәзер пәлтәгә җитми, пәлтәне калдырткан идем. Студент чак киемнәрен алыштырасы идем…

– Нигә миңа әйтмисең соң?!

– Сезгә?..

– Күпме кирәк? Хәзер табабыз акчаны! Әле, бик беләсең килсә, акча безне үзе эзлидер…

Һәм ул Матбугат йортының беренче катындагы саклык кассасыннан миңа кирәк кадәр акча алып бирде.

Бурычымны түләгәндә:

– Кирәге булса, соңрак кайтарсаң да ярый, – диде.

Рәхмәт аңарга, ярдәмнең вакытында кылынуы бәһале. Ышана иде ул кешеләргә. Үзен кече, башкаларны зур итеп санау гадәте дә бар иде, үзен шулай тотуы аның дәрәҗәсен төшерми, аңа ихтирам-хөрмәт арта гына иде.

1897 елда хәзерге Казахстанның Гурьев өязендә туган Бари Рәхмәт Гражданнар сугышында, Ватан сугышында катнаша, соңгысында яралана. Ул төзелештә гади эшче булып эшли, соңрак бухгалтер була. Балалар өчен күп кенә китаплар чыгара, мондый китаплары вафатыннан соң да шактый басыла. «Курчак батыр» әкиятенең рәсемле икенче басмасы (1984) утыз мең данәдә нәшер ителә. Аның калынрак китабы – «Сөенеч» (1972). Соңгысына бәйле бер хәл. Китап «Сөенче» исемендә планлаштырыла, китапка кереш сүзне танылган шагыйрь Шәүкәт дус Галиев яза, ул мәкаләсен «сөенче» тирәсендә балаларга якын итеп корган, эчтәлекне «сөенче» гә бәйләп уйнаткан. Әмма китап «Сөенеч» исемендә чыкты. Монда Шәүкәт дус гаебе түгел. Кемгәдер онытылыбрак барыла торган «сөенче» ошамаган инде әллә. Югыйсә Бари абый Рәхмәт, язган әсәрләре белән балаларга сөенеч китерүенә өстәп, алардан сөенче дә ала иде ич. Әнә «Сөенче! Сыерчык!» исемле шигырен укыйк – сыерчыклар килүенә укучыларын сөендереп сөенче ала ул!

Бари абый Рәхмәт 1957 елда Мәскәүдә, Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына баргач, алтмыш яше туларга берничә көн генә калгач, кинәттән вафат була…

Аның белән күпмедер аралашуымнан, аның кече яшьтәге балалар өчен самими иҗат җимешләрен күпмедер белүемнән мин менә мондый нәтиҗә ясарга хаклымын һәм тиешмен: Бари абый Рәхмәт кечкенәләр өчен әйбәт әсәрләрен үзе олы сыйфатларга ия булганы өчен язган, яза алган.

* * *

Матбугат йортының өченче катындагы ишегалдына караган бүлмәсендә биш кеше утыра идек, минем урын сулда, түрге уңайда.

Бүтән чакта шыгырдауны белмәгән ишек тавыш биреп төбенәчә ачылды. Аннан тәбәнәгрәк буйлы, кулларына кабарган портфель һәм колакчыннары бәйләнмәгән җыйнак күн бүрек тоткан, пәлтә изүе чишүле агай керде. Туры миңа таба килә, димәк, әдәбият бүлеге мөдиренең кайда утыруын белешкән икән. Гәүдәгә дәү үк булмаса да, килеше-кыяфәте белән иркен үк бүлмәбезне тутырды кебек ул, буш төшләр хәтта бөтенләй калмады сыман. Кергәч тә исәнләшсә дә, миңа кабат сәлам бирде. Каршыдагы урындыкны өстәлгә терәп үк утырды, зур башын өстәлнең яртысынача сузып:

– Мәхмүд Максуд булам мин, – диде.

Һәм башын кинәт ишегалды ягына борды, сәбәбе шунда ук аңлашылды – колакка саграк икән. Безнең әңгәмә вакытында Мәхмүд абый, үзе сөйләгәндә, миңа туп-туры үткен итеп карады, тыңлаганда, тагын башын борды. Гражданнар сугышы вакытыннан яза башлаган Мәхмүд Максуд бу вакытка әдәбиятка утыз биш ел хезмәт иткән була инде.

Мәхмүд абый Зәет Мәҗитовның шигырьләр китабына рецензия китергән иде, төгәл хәтерләмим, «Таңгы җыр» җыентыгына иде кебек. Аны үзе алдында ук укыдым, аның җавап алып китәсе килә, ул Мәскәүдә яши икән. Мәкалә «Яшь сталинчы» газетасында басылды.

Алты яшеннән үк хәреф таный Мәхмүд, егет чагыннан редакцияләрдә эшли, унтугыз яшендә тәрҗемәче була, ундүрт яшендә язучылыкта каләмен сыный башлый, Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. Гражданнар сугышында һәм Ватан сугышында катнаша.

Мәхмүд Максудның (1900–1962) иҗаты чын мәгънәсендә күпкырлы. Ул хикәяләр, нәсерләр, шигырьләр, әдәби очерклар яза, аның публицистик, әдәбият һәм сәясәт турындагы мәкаләләре ишле, М. Гафуриның «Кара йөзләр» әсәре буенча опера либреттосы иҗат итә, ул – тәнкыйтьче һәм, әлбәттә, татарчага иң оста һәм иң күп тәрҗемә итүчеләрнең берсе. М. Максуд татарчалаштырган китапларның исемлеге озын. Ул Г. Гейне, Л. Фейхтвангер, Беранже, Р. Роллан, А. Пушкин, Н. Некрасов, М. Горький, И. Тургенев, Низами, Абай, К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин һәм башка бик күпләрнең әсәрләрен тәрҗемә итә.

«Тәрҗемәгә җиңел кәсеп итеп караганым юк, – ди М. Максуд бер хатирәсендә. —…«Фауст» ны да мин җиңел генә эшләмәдем. Минем немецча белүем бик шәптән түгел бит. Еш кына сүзлеккә мөрәҗәгать итеп булса да, оригиналына тиешенчә төшенеп эшләдем. Шуның өстенә Холодновский һәм Брюсов тәрҗемәләрен өйрәндем, башка тәрҗемәләргә дә күз салдым».

Мәхмүд абый редакциягә китергән мәкаләләре турында синең тәнкыйть фикерең белән әйтүгә үк беркайчан да килешмәде. Башта ул үз фикерен тынычлап исбатлый иде, кайчакта син «киреләнүеңне» дәвам итсәң ачуланып ук куя иде – шуны да белмәскә инде ягъни. Язучыларның Г. Тукай клубындагы җыелышта, тәрҗемә мәсьәләләре турында сүз барганда, аның бик принципиаль чыгышы истә калган. Ул, һәрвакыттагыча, тәрҗемәнең татарча дөрес, димәк, үтемле яңгыравына ирешү, оригиналның үзенчәлеген-рухын саклау, «ирекле» тәрҗемәнең үзенә бөтенләй ят булуы турында ышандырып сөйләде. Бу таләпләргә тугры булуын ул Лев Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» һәм «Анна Каренина» романнарын татарчалаштыруда раслады. Моны мин университетта группадашым Гамил Мостафинның җентекле тикшеренүенә, фәннилек дәрәҗәсендәге диплом эшенә дә таянып әйтәм. Шәриктәшем Гамил «Сугыш һәм тынычлык» ның беренче томын русчасы белән чагыштырып-өйрәнеп чыккан, ул Мәхмүд абый белән дә әңгәмәләр корган, аның киңәшләренә колак салган иде.

Дөрес, Октябрь революциясенә чаклы да безнең оста һәм күп эшләгән тәрҗемәчеләребез булган. Мәсәлән, Солтан Рахманколый. Ә Октябрьдән соң татарчага тәрҗемә принципларын эшләүдә, дөнья һәм рус әдәбиятлары үрнәкләрен укучыларыбызга җиткерүдә, минемчә, Мәхмүд Максуд һәм Кәшфи Басыйров җиң сызганып тырышалар, алар әдәбиятыбызда тәрҗемәчеләрнең әйбәт мәктәбен булдыручылардан саналырга хаклы. К. Басыйров М. Лермонтов, А. Чехов, В. Короленко һәм башка әдипләрнең әсәрләрен әйбәт тәрҗемә итеп таныла. Н. Гогольнең «Үле җаннар» ын Ватан сугышыннан соңгы буын укучылары да аның тәрҗемәсендә (ул 1943 елда сугышта һәлак була) укып үстеләр.

(Шушы урында җәяләр эчендә генә бер хатирә. Кәшфи Басыйровның бертуган сеңлесе Басыйрова апа – исеме онытылган – 1942/43 уку елында Саба урта мәктәбендә безгә рус теле һәм әдәбияты укыткан иде, безнең наданлыкка аптырагандыр төпле белемле, югары культуралы бу мөгаллимә апабыз. Әйтергә теләгәнем шул: димәк, Басыйровлар гаиләсе рус әдәбиятына якын булган, алар татар кешесенә рус әдәбияты байлыгын җиткерү өчен тырышканнар.)

Бүгенге көндә әдәбиятыбызда оста һәм тәҗрибәле тәрҗемәчеләр күплеге белән без беренче чиратта Мәхмүд абый Максуд кебек олпат шәхесләребезгә бурычлыбыз.

* * *

Әйе, онытылалар… Югыйсә бит аларның һәркайсының әдәбиятыбызда үз урыны, әдәбиятыбыз хәзинәсенә үзләре керткән өлешләре бар. Онытмаска иде аларны.

    2001

Аның ирекле дөньясы

Һади уйнарга ярата. Әмма әллә ничәмә гаилә яши торган сузма коридорлы йорттагы бер бүлмәле фатирда ул инде иркенләп уйный алмый, малайга инде киңлек кирәк. Ишегалды да кысрык – тупка тибәсең һәм сытыла-шәлперәя башлаган тубың берәрсенең тәрәзәсенә оча да куна һәм… чылтырт! Моңарчы ватылмаган өлгене сайлап эзләп табадыр, әй, шул шоп-шома пыялага ябышып-сыланып ял итмәкче бугай. Әллә Һади типмәсен өчен юри йомшаганмы туп? Һе, көт, типмәс ди Һади, чатыр чабып килеп тибәчәк тә җәһәннәм түренә очыртачак әле ул сине!..

Сүз, әдип сурәтләвен дә теркәштереп, Аяз Гыйләҗевнең «Тәрәзәләр» (1960) исемле хикәясе һәм аның герое Һади турында бара. Бигрәк тар шул Һадиларның уйнар урыннары. Ишегалды арысланнар япкан читлеккә охшаган. Их-х, ишегалдыннан читкә, еракка китәсе, теләгәнчә уйныйсы, чабасы-йөгерәсе иде. Тибикче әле тупка тагын бер тапкыр, күк түбәсенә бәрелсен дә сихри сәяхәтеннән Һадиның аягына ук кире төшеп кунсын ул! Тик… тагын чылтырт!

Димәк, Һадиның әнисе Маһирә пыялачы Фәхриев абыйны тагын чакырырга мәҗбүр. Үзгә холыклы кеше ул Фәхриев абый. Аның сүзләренең мәгънәсенә кайчакта тиз генә төшенә дә алмыйсың. Кешене тышкы дөнья белән бәйли тәрәзә, диде пыялачы абый соңгы килүендә. Әй-лә, ничек инде кеп-кечтеки тәрәзә кешегә дөньяны – зур лабаса дөнья дигәннәре! – бөтенләе белән күрсәтә алсын?! Алай… Әллә соң тәрәзәләр, чыннан да, фани һәм әкияти дөньяларны ачучы бәхет капкаларымы икән?!

Һәм Һади таяктан тәрәзә рамы ясый башлый…

Әйе, сыймый тарлыкка малай, аның күңеле иркенлеккә-иреккә омтыла. Шулай булмыйча ди, тимер читлеккә ябылган арыслан хәленә калмассың ич инде.

«Җомга көн, кич белән» повестендагы (1979) Бибинурга да даирәсе кысан. Тик аңа түземлек, сабырлык хас, ихтыяры көчле. Ашкын мәхәббәтенә йөрәгеннән бәреп чыгарга юл бирми ул. Моның сәбәбе нәрсәдә икән соң? Аның холкына хас сыйфатларында гынамы? Юктыр. Бибинурның мәхәббәте фани дөньяга сыймастыр, шуңа күрә гап-гади апабыз олы мәхәббәтен үзенең иксез-чиксез күңеле дөньясында саклыйдыр. Бу мәхәббәткә нәкъ аның күңел дөньясында иркенрәк, бу мәхәббәт үзен бары тик шушында иркен тоя.

Әйе, Аяз Гыйләҗевнең әлеге әсәрендә дә җан иясенә хас иркенлек-ирек хаҗәте үзәктә тора.

«И-и төрмәнең сөенечле мизгелләре!» Тетрәндергеч бу җөмлә әдипнең «Йәгез, бер дога!» романында (1993) яңгырый, нәкъ менә тетрәндереп яңгырый. Моны әйтү өчен төрмәдән иркенлеккә омтылышың сулыкмас, хокуксызлыктан иреккә канатларыңны сындырмыйча оча алуыңа ышанычың какшамас булырга тиеш. Тоткын-мәхбүс моңа ничек ирешә алыр, гомумән, ирешә алырмы соң? Әмма бар икән ич хәл ителмәстәй тоелган мәсьәләләрнең чишелеше!

Һәм егет белән кыз яшертен рәвештә хатлар алышалар! Аларның бер-берсен моңарчы, бәлки, күргәннәре дә юктыр, әлегә алар бер-берсенең төсен-йөзен дә белмиләр. Алар – ябылуда, алар – тоткыннар. Алар гаепсезгә җәберләнүдән котылу әмәлен бергәләп таптылар, рухи дөньяны мәхәббәт кочагында ирекле гизәләр.

Без Аяз Гыйләҗевнең хикәясенә, повестена, романына күз йөгертеп алдык, ягъни читлектән-кысанлыктан хөррияткә-иреккә ирешү көрәшен үстерелештә – хикәядән романгача барышта күрдек. Иҗаты буена әдип шушы лейтмотивка – төп темага тугры булды һәм моны үзәктә тота алды. Шушы сыйфаты Аязның тормыш итүендә дә чагыла иде.

Аяз белән мин соңгырак елларда (без илле елдан артык аралашып яшәдек) ешрак очракта телефоннан гына хәл белешә идек. Сирәк кенә (бик сирәк) ул мине шәһәр урамнарында йөреп керергә чакыра иде. Тик без урамнарны буйламый идек, очрашкач ук, Аяз шәһәр читенә – иркенлеккә таба күрсәтә иде. Сүз, әлбәттә, әдәбият турында иде, гаилә хәлләренә «шөкер» һәм «әйбәт» дигәннәре җитә иде. Монысы – табигать кочагындагы хөрлектә хозурлык.

Әмма кайчакта чынлыктагы кысанлыкны киңәйтергә көче-сәләте җитә иде Аязның. Яшьрәк чакта мин аларның фатирында һәм дача йортында еш булгаладым. Ике бүлмәле кечкенә фатирда алтау яшәделәр алар: үзләре, игелекле әби, кечкенәдән эшчән һәм уйлы өч уллары. Дача йорты иркенрәк булса да, Аяз чарлактагы иелеп йөрешле куышына (эш бүлмәсенә) сыйдыра, кунакка сыйны шунда төрләндереп һәм мулдан куярга ярата иде. Моңа, әлбәттә, хәләле Нәкыя ханымның Аязы янына дус-ише килүгә сөенүе дә сәбәпче булгандыр, югыйсә текә баскычтан кайнар балык шулпасы күтәреп менмәс иде бит ул. Әйе, бу очракта да алар әлеге куышны җитәкләшеп киңәйтәләр иде!

Хезмәте дә колачлы иде Аязның. Атап кына узыйк: хикәяләре, повестьлары, романнары, пьесалары, төрле темаларга мәкаләләре күп аның. Биш томлыгы чыкты, вакытлы матбугатта яки китап булып басылып та яки сәхнәдә уйналып та томлыгына кермәгән әсәрләре шулай ук күп, бик күп. Ул укучылары белән еш очрашты, аларга яңалык әйтү өчен алдан әзерләнә иде, укучысы алдына беркайчан да «буш кул» белән басмады. Татар язучылары арасында каләмдәшләренең һәм яшь авторларның кулъязмаларын аның кебек күп укып киңәш бирүчеләр сирәк. Соңгы әңгәмәләренең берсендә Аяз, кулъязма хәлендәге мирасыгыз күпмегә җыела, дигән сорауга:

– Утыз папка, – дигән иде. – Аларны Нәкыя карамагына калдырам…

Менә ул – иркен иҗат мисалы!

Аяз Гыйләҗев күп кешеләр белән хатлар алышты, аның бу мирасы да бай. Хатларында ул холкынча турыдан бәрә иде. Миндә ачуланып язган бер хаты бар аның. Аязның ачулануына (бу очракта да әйтәсен иркенләп әйтеп бетергән) һич тә үпкәләмәдем мин. Ул хаклы иде: акрын «кыймылдыйсың», «шуны да белмәскә» кебек ачы сүзләрдән башлаган да, иркенәеп китеп, әллә кайларга барып җиткән.

Мин дә аның әсәрләрендәге сөртендерүче кытыршы түмгәкләр турында әйткәли идем. Еш кына ул:

– Беләм инде, парин, үзем дә беләм… – дияр иде. – Ашыгылганмы, әллә бүтән сәбәпме шунда. Иркенләп, тыныч кына шомартам әле мин шул кытыршыны…

Кайчакта кызышып ук бәхәсләшә идек, ләкин ачуланышмый идек.

Шулай да берара ике арадагы мөнәсәбәт киеренкеләнде, шайтанысы. Гаеп кемдә булуын икебез дә абайламыйчарак калдык. Анысы, минем холыкның да алама төшләре бар инде, бәлки, аралашуның сүлпәнәюенә минем уйланып җитмәгән бер-бер гамәлем сәбәптер. Без, очрашканда, хәл-әхвәл белешүдән узмый башладык, тик болар ясалма чыга иде.

Һәм бер очрашуда Аяз йөзен балкытып эндәште:

– Парин, сагындым сине!

– Сигез ел рәтле-башлы сөйләшмәгән идек, – дип елмайдым мин, ел исәбе тел очыннан үзе очып чыкты.

– Сигез елмы, парин?

– Сигез ел!

Әлбәттә, мөнәсәбәтләр киеренкеләнүе сигез елга түгел, ә сигез атнага да сузылмагандыр, әмма Аязга болай күпертү ошады. Соң, шулай булмый ни, минем арттыруда ук җиңү иркенлеге бар лабаса – «сигез» ел дәвам иткән аксак-туксаклыкны бер җөмләсе белән бетерде ләбаса Аяз. Монысы да аның күңеле киңлеге ич.

Беркөнне мин аңа радиодан хикәямне укыячаклары турында әйттем. Тапшыру бетүгә шылтыратты Аяз.

– Парин, ә, парин, үзенә әйтеп куйган идеңме? Тыңлады микән? Их-х, парин…

Хикәя үсмер малай белән кызның бер-берсен ошатулары, ягъни беренче мәхәббәт турында иде. Вакыйга беренче заттан сөйләнә, анда, вакытлар узгач-узгач, лирик геройның яраткан кызына – инде әби кешегә – бала чакларын яңартып һәм хәтта ачыргаланып-өзгәләнеп эндәшүе дә бар.

– Тыңлаган булыр. Әйткән идем…

Аяз шушы беркатлы (әдәби иҗат серләрен миннән яхшырак белә ич ул) һәм риясыз (гадәттә, үзен җитди тоту хас иде аңа) соравы белән мине бала чагыма кабат кайтарды, бүгенге кичерешләрем дәрьясын киңәйтеп-иркенәйтеп җибәрде. Һәм мин хикәядәге кызчык – әбекәй Озынчәч В. нең (әсәрдә аның исеме шулай гына бирелә) телефоннан шылтыратуын хәзергәчә көтәм. Көтәм. Их-х, хыял дөньясының иксез-чиксезлеге!..

Безнең язучыларның кайбер әсәрләрен башка халыклар язучылары әсәрләре белән чагыштыргалыйлар. Янәмәсе, без кабатлыйбыз. Әйе, гел дә яңаны уйлап чыгару мөмкин түгел, борынгыдан килгән тема, эчтәлек, жанр кабатлана тора һәм кабатланачак, боларның (тупасрак әйткәндә, калыпларның) ничә төрле булуы әдәбият гыйлемендә хәтта саналган. Бөтен хикмәт – үзеңчә язуда. (Бу хакта мин бүтән мәкаләмдә тәфсиллерәк сөйләдем, монда җәелү кирәксез.)

Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрен Чыңгыз Айтматовның «Ранние журавли» повестена охшатып сүзләр булды. Төпченә төшсәң, үзара охшашлыкны табарга да мөмкиндер. Әмма миңа Аяз әсәре ошыйрак. Һәрьяктан. Аязның иҗатын РСФСР Язучылар берлегендә тикшергәндә, бер язучы, күренекле әдип Майя Ганина булса кирәк (ул Аязның берничә әсәрен русчага тәрҗемә итте), Аяз Гыйләҗев иҗатын бөтен Союзга элегрәк киң рәвештә белдерү кирәк булуын әйтә. Безнең әдипләр, хәзер дә соң түгел ич, диләр. Җавап кыска:

– Соң инде.

Аязның әсәре 1972 елда языла. Чыңгыз Айтматов әлеге повестен өч елдан соң, дөрес, Аяз әсәренең русчага тәрҗемәсе юк чакта иҗат итә. Бу очракта да яңалыкка-иркенлеккә Аяз алданрак барган ич.

Әйе, Аязның иҗатта да, тормыш итүдә дә үзе тудырган иркен-ирекле дөньясы бар.

…Дачасына бардым. Бик уйчан иде, шулай да бик дустанә каршылады.

– Кибеткә барып кайтасым бар, – диде Аяз.