скачать книгу бесплатно
Бер тарафта да офык күренми, әмма офыкның яктысы әнә шул якта булырга тиеш.
Кар томалаган юлга башлап үзең эз сал, Хәсән!
Тирә-юнь яктыра, юл такырая. Шома юлдан, чана тартып, шәкерт Хәсән бара. Табигать гарасатын җиңәргә аңа дәфтәре уртасына язылган шигыре җылысы, шул шигырьне өшетмәс өчен җылы өмете булышты.
…Юл турая, юл киңәя. Аннан, табигатьнең үзен шатландырып, кодрәткә ия егет бара. Юлда җәйләр бизәнә, көзләр чирый, кышлар кырыслана, язлар уйный.
Көтмәгәндә юл упкынга терәлә. Упкын түгел икән лә, караңгы бүлмә икән. Хәсән Туфан шунда ялгызы. Ашау җитмәвенә тирең сөягеңә ябышканчы түзеп булыр, мәсхәрәләүләре тәкатьне туный. Адәм заты өчен иң кадерле нәрсәдән – азатлыктан мәхрүм иттеләр. Атачаклар икән. Бәлки, үлем газабы коллыктан җиңелрәктер. Юк! Якты дөньядан китәргә иртә. Бик иртә! Күңел җыр хәзинәсенә тулы, байлыкны алып китәргә ярамый, теге дөньядан бу дөньяга беркайчан да кайта алмыйсың, тегеннән җырлар җибәрү әмәле дә юк. Әгәр атсалар? Җырлары үзе белән китәчәк, димәк. Их-х, җырлыйсы иде! Аның шигырьләрен яраталар иде ич. Иректә чакта күбрәк язасы калган икән шигырьләрне. Ә монда шигырь чыгарып булмый. Монда шигырь тыңларга кеше юк. Шагыйрьнең үзеннән башка җан иясе юк бу кысан бүлмәдә.
Чебен оча түгелме? Безелди ич!
Хәсән камераның уртасына басты. Киеме сәләмә, сорау алганда аунатуларга-тукмауларга кием түзмәгән.
Шагыйрь кулын сузды.
– Чебенкәй, кайда син? Кил, кун учыма. Миңа бирелгән ризык икебезгә дә җитәр. Мин сине сыйлармын. Тик без аерылышмыйк. Учымда сайра. Синең безелдәвеңдә моң бар. Тик нигә җырың кайгылы? Шулай шул, без бер үк хәлдә. Иреккә очырасы иде сине, тоткын чебен!
Хәсәннең учына кунмады чебен, аның битенә җилен бәреп очып узды да югалды. Иреккә чыккан булса, бик хәер. Ай-һай ла, камераның чебен сыярлык та тишеге юк. Чебен җиле Хәсәнгә гарасатлы көннең аяктан еккыч давылын хәтерләтте. Җил, миһербанга килеп, шәкерт малайны аркасыннан этеп барган иде. Шул җил хәзер Хәсән янына камерага исеп керсен дә дуамаллансын иде.
…Җилләр исте. Ләкин боларына изгелек кылу ят иде, болары кечкенә хәерхаһлыктан да мәхрүм иде. Хәтәр җилләр яхшылык телиме соң, алар, кылыч йөзе булып, Себер ягы зәмһәрирендә битне тирән эз калдырып телгәлиләр. Алардан сине карурман да ышыклый алмый, монда җилләргә куышып уйнарга җай. Алар чытырманлыкларны аралап узалар, аларны туктатырга ешлыклар да көчсез. Хәсәннең өстендә җылысы күптән беткән бишмәт. Кышкы гарасатта чабулары белән тезләренә суккан бишмәте җылы иде аның. Бүрегенең колакчыннары төшереп бәйләгән. Каймалы түгәрәк бүрегенең җылысы колакларына да җитә иде. Өшкәләк түгел Хәсән – җилләрдән йөзен яшерми. Битне җыерчыклар белән тутырырлар тутыруын аяусыз җилләр, әмма алар шагыйрь күңеленә беркайчан да пычрак ташлый алмаслар. Күңел саф, начарлыкка бикле ул. Шагыйрьнең күңелен пычрата алмавына тагын да котырып, зәһәр җилләр аның өстенә газап-михнәт таулары өя. Иректә булса, бу тауларны күтәрүдән ачынмас иде Хәсән, иректән мәхрүм шул ул. Шушы мәхрүмлектән дә авыр нәрсә юк дөньяда. Шушы йөк җилкәсенә рәхимсез басканда, шагыйрь күңеленә шигырь юлы килгәндер:
Бирде дөнья кирәкне…
Хәсән Туфан, төрмә-сөргеннәр узып, туган якка кайткач, татар әдәбиятының мәһабәтлеге үсте. Мондый олыгаюга шагыйрьнең берничә шигыре басылу ирештерде дип раслау дөрес булмас иде. Туфан кайткач, аның элек басылган әсәрләрен ябырылып укый башлады халык. Аның кулга алынганчы чыккан, ләкин катгый тыелган китаплары кемнәрнеңдер яшерен хәзинәсеннән табылды, өлкәнрәк яшьтәге әдипләр аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Туфан мирасы югалмаган, шигърияте онытылмаган ич! Сөенечкә!
Шагыйрьнең илгә әйләнеп кайтуына чаклы минем аның китапларын укыганым булмады. Юкмыш бабай турында белә идем, ләкин аны нинди басмадан укуымны хәтерләмим, күрәсең, кемнәндер ишеткәнмен. Хәсән Туфанның шигырьләрен миңа (монысы соңрак) Зыя Мансур яттан сөйли иде. Зыя Мансур хәзинәсендә барын да, күңел байлыгын да һичкайчан кызганмады. Хәсән Туфан шигырьләрен сөйләве, бәлки, күңеле байлыгын уртаклашудан килгәндер, ә бәлки, Туфанны белмәвең – гөнаһ дип уйлагандыр. Ләкин шагыйрь үзе исән-имин әйләнеп кайтканчы, ул аның шигырьләрен чышын-пышын гына сөйли иде. Нахакка гаепләнгән язучыларның әсәрләре халыкка кайтарылачагын аңа Сибгат абый Хәким әйткән булган:
– Сибгат абый, киштәләребезне күп китаплар бизәр, диде.
Бу сүзләрне Зыя Мансурның, сөенеп, берничә тапкыр кабатлавын хәтерлим.
Беркөнне Зыя Мансур:
– Безгә кил әле, – диде. Вакытын әйтте. – Кеше күп булмый. – Алар мәҗлес җыймыйча тора алмыйлар, һәм башын аз гына читкә борып елмайды. Кешеләр аның сөенеченә игътибар итсеннәр өчен, шундый хәрәкәт ясагандыр кебек ул. – Хәсән абыйны чакырдык. Киләм, диде. Уйланып кил, – дип сүзен бетерде дә вак адымнары белән теркелдәп китеп барды, мәҗлес хәстәрен күрергә ашыгуыдыр.
Табын янына утырыштык кына, Хәсән абыйның гөрелдәвек тавышы аңа соклануны көчәйтте. Хәсән абый бер сүзне бик тә үзенчә әйтә икән, бу әйтелешне төгәл аңлатып язарга хәзерге әлифбабызның көче җитми.
– Sigor укымыйбызмыни?!
Укылды, шигырьләр күп укылды, чын мәгънәсендә шигырь мәҗлесе булды бу кичтә, моңа хуҗалар да сөенде, табынның тулы калуына үпкәләмәделәр алар.
Хәсән абый аксыл-күксел костюмнан иде. Шигырьләр сөйләү башлануга, пинжәген салып куйды, ак күлмәгенең җиңнәрен терсәккәчә сызганды. Аның күңелендә көрәш дәрте уйный иде – шигъри мәйданны киңрәк җәйик, әйдәгез, шигырьдә бил алышабыз! Мәйдан уртасына баһадир баскан иде.
Шушы кичәдә бер өстәл артында утырган Хәсән Туфан безне, гүзәллек шигъриятенә алып китеп, олы туры юлларда, кыска чирәмле бормалы сукмакларда җитәкләп йөртте. Нигәдер инде, бер өстәл артында утырсак та, мин аның котып диңгезендәге боз тавы очында чәчәк үстерүен күрдем. Хәтта көрендене дә чәчәккә төргән иде бу егет.
Хәсән абый иректән мәхрүмлектә сызлануларын кичә буена ялгышып та сиздермәде. Зарлану егет кешегә хас түгел ич! Шушы кичәдә ул шигыренең бер строфасындагы икенче юлын күңеленнән кабатлагандыр:
Еламаска өйрәтте…
1959 елның җәендә Пермь вокзалында Хәсән абыйны күргәч, ул түгелдер, күзем алмашадыр кебек тоелды. Барып исәнләшкәч, хәрәкәтсез калып, бераз уйланып торды. Һәм аның беренче сүзен тагын элекке әлифбабызда языйк:
– Qorale, сез мине беләсез икән ич! – дип гаҗәпләнде Хәсән абый. Тагын уйланып торды. Аннары: – Онытмагансыз, – диде.
«Карале» не берлек санда әйтүе аның үзенә мөрәҗәгате иде. Аптырап-гаҗәпләнеп калганда яки шаяртканда, аның шушы сүз белән иң элгәре үзенә эндәшүен соңыннан да ишеткәләдем.
Хәсән абыйның Лысьвага барышы икән.
– Сагындырды, – диде ул. – Лысьва якларында язылган шигырьләрем бар минем. Шуларны алып кайтырга барам, – дип елмайды.
Аның өстендә аксыл-күксел төстәге костюм иде. Гомумән, аның башка төстәге костюм кигәне хәтердә калмаган. Юл йөргәндә дә кер күтәрмәүчән кием киюе – Хәсән абыйның кер-пычрактан ерак торуына бер дәлилдер. Ак күлмәктән. Чәчләренә килешеп торган, дип чагыштырасы килде. Алай түгел икән. Карашына килешеп торган ак күлмәктән. Ә карашы аның ак та, пакь тә иде. Сәгатенә карап алды.
– Сыйланырга безнең вакыт бар икән бит, – диде ул. – Очрашу хөрмәтенә.
Һәм без вокзалдан ерак түгел бакчага барып утырдык. Хәсән абый сыйлады. Әлбәттә, шигырьләре белән.
– Казаннан Пермьгәчә ара узып, шигырь тыңларга теләгән юлдаш очратмадым. Гаҗәп бит!
Хәсән абый очраган һәр кешегә теләсә кайда шигырьләрен сөйли иде, дип һич тә әйтергә теләмим. Күрәсең, Казан – Пермь арасын узганда, купесында шигырь аңлаучы булмавыннан газап кичергәндер ул.
Шагыйрь Лысьвасындагы шигырьләрен алып кайтырга китеп барды. Минем юл Югарыгы Губаха ягына иде. Әгәр без юлдашлар булсак, ул хәтта бер үземә юл буена шигырьләр укыган булыр иде. Минем шигырь аңларга тырышуыма Зыя Мансур өендәге кичә-мәҗлестә үк игътибар иткәндер Хәсән абый. Тик ул миңа мондый бәясен, телдән әйтеп, шактый соңрак бирде.
…Байлар Сабасына көзен килделәр алар – Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нәби Дәүли. Көндез мәктәптә укучылар белән очраштылар. Юкмыш бабай малае турында Хәсән абыйның үзе сөйләвен ишеттек. Район газетасы редакциясендә әдәби түгәрәккә йөрүчеләрнең кулъязмаларын тикшерделәр, әдәбият сөючеләр белән фотога төштеләр. Кичен Культура йортында очрашу булды. Аннары без, редакция хезмәткәрләре, аларны кечкенә мәҗлескә чакырдык. Анда гомере буена Сабага тугры балалар язучысы Газиз Нәбиуллин, район газетасы редакторы урынбасары Габделбәр Мәннанов, Сабаның фотографы Хәбибрахман Кәримов бар иде. (Кызганыч, ул кичен төшергән фотолар чыкмады, лампа яктысының көче җитмәгән. Тагын да кызганычы – бу кечкенә мәҗлестә утырган җиде кешенең алтысы инде юк.) Өстәлгә мәгърур шешә дә куелган иде. Хәсән абый, аңа кырын карап, акрын гына:
– Бу хәзинә sigor аһәңен алыр бит, – диде.
Ялгыз шешә ачылмыйча ук югалды. Һәм дүрт шагыйрь, берсен берсе алыштырып, шигырьләр укыдылар. Мәҗлесебез шигъри бәйрәмгә әйләнде. Мәйданда шигъри бәйгеләрдә танылган Сибгат абый, Нәби абый, Газиз абый булса да, бу бил алышуда җиңүче-җиңелүче булмады.
Соңыннан Саба урамнарында таң сызылганчы йөрдек. Төн айлы. Көзнең инде ахыры җиткән. Салкын. Ә Хәсән абый яланбаш иде.
– Салкын тидермәгәегез, – дигәч, ул:
– Мин туңмыйм бит, – диде. Безнең борчылуны ошатып җиткермәде, сүзләрен кызуланып әйтеп ташлады: – Юка гәүдә туңмый. Ә йөрәкне туңудан сакларга кирәк.
Шушы вакытта шигыре строфасының өченче юлы аның хәтеренә килгәндер:
Кайсыгызның кулы җылы…
Җитмешенче еллар башында Хәсән абый «Чаян» журналында шигырьләрен еш бастырды. Шигырьләрен калдырып кына китми, үзе укый һәм шунда ук төзәткәли иде. Мин аның иҗат лабораториясен, шигырен ничек язуын белмим. Ләкин редакциягә китергән шигырен шагыйрь Зөлфәткә һәм миңа – без икәү бер бүлмәдә утырып эшләдек – үзе укып күрсәтүе иҗат итүенең барышы иде. Әгәр мин аның шигырендәге берәр җитешсезлекне әйтсәм, ул:
– Qоrale, син sigor аңлыйсың икән бит! – дип шаяртыр иде.
Аның бу сүзләре төгәл, һәм шагыйрьнең шушы сүзләрен аны искә алган саен Зөлфәт белән кабатлыйбыз. Сөенә иде мондый чакта Хәсән абый. «Карале» се үзенә гаҗәпләнүе булса, мактап җибәрүе, нигездә, Зөлфәткә карый иде. Белә, яхшы белә иде Хәсән абый Зөлфәтнең шигырь аңлавын, аның шигырьләрен ярата иде. Бәлки, аның бу мактавы Хәсән абыйга хас саклык белән, олыдан уйлап, яшь шагыйрьне кисәтүе дә булгандыр: син, энекәш, шигъриятне аңлавыңны гел заман ныгыт (ул шулай да әйткәли иде), яме, көрәштә ныклык кирәк…
Көрәш дигәннән. Идел буенда язучылар Сабантуйлары уздырылган еллар булды. Әлбәттә, ат чабышлары юк, әмма төрле уеннар, татарча көрәш мәйданны гөр китерә иде. Яшьлегемдә бил тотышканым булганга күрә, күңел кыбырсып китте дә көрәшкә мин дә чыктым. Көч ташламаган икән, хәзергә әйбәт бара. Көрәшергә теләүче калмады кебек.
Кинәт мәйдан уртасына Хәсән абый Туфан йөгереп керде. Мәйданда көрәшче көтеп яткан сөлгене алды. Тамаша халкы тирән сулап куйды бугай. Кайсыдыр миңа көрәшмәскә кушып кычкырды, җитмешенә җиткән карт белән алышырга оят кирәк ягъни. Әмма каршыңда синең билеңә сөлгесен салырга әзерләнеп көрәшче торганда, мәйдан ташлау хурлыгына төшәргә – гафу итсеннәр! – теләмәдем. Көрәш бу, агайнеләр!
Җитди иде Хәсән абый. Шул ук вакытта көрәш мәйданына керер кыюлыгы һәм дәрте булуына сөенә дә иде ул. Аның йөзендә миһербансыз җилләр сызган тирән җыерчыклар көрәшү мөмкинлеге шатлыгыннан уйный, карашы моңга, кешеләргә мәрхәмәткә тулы иде.
Хәсән абый белән минем көрәшүгә соңыннан Зөлфәт аңлатма бирде. Андыйга оста ул.
– Кырык бишендәге Хуҗинны нишләтте Хәсән абый?! Аякларын болгый-болгый, космоска менеп бара дип торам мин Хуҗинны! Хәсән абыйга рәхмәт укы, Мәгъсум абый. – Мине тынычландырырга тырышты Зөлфәт: – Җиргә сыртың белән салып, күккә яраплансыз очудан коткарды бит ул сине!
Бәлки, Зөлфәт нәнүк кенә күперткәндер. Ул, шигырь остасы булган кебек, моңа да бик маһир. Ләкин минем моңарчы болай шәп егылганым юк иде! Шул кадәресендә Зөлфәт хаклы.
Шушы егылудан соң мин Сабантуйларында көрәшкә чыкмас булдым. Дәрт бетүдән яки егылудан куркып түгел. Көрәш дәрте хәзер дә бар. Егуын анысы барыбер егарлар. Шуны белеп торгач, егылудан хафа юк. Вәләкин Хәсән абый кебек шәп егучы көрәшчесе миңа очрамавы ихтимал. Ә Хәсән абыйның егуы сагындыра…
Сиксән яше тулган уңайдан университет студентлары Хәсән Туфанны очрашуга чакырганнар. Әйтүләренчә, анда әдәби җәмәгатьчелектән чакырусыз килүче булмаган, чөнки егетләр һәм кызлар бу очракта Хәсән Туфан белән генә сөйләшергә, аны гына тыңларга теләгәннәр. Хәсән абый сөенгән моңа. Яшьләрнең чакыруын сиксән яшьлек юбилеен иң олылап уздыру итеп санаган – яшьләр чакырды бит аны! Яшьләргә исә ул өмет белән карады, аларның киләчәктә кылачак изгелекләренә, аларның үзләренә шигъриятне юлдаш итәселәренә ышана иде.
Газап-михнәт чигүләреннән, гаепсезгә рәнҗетелүләреннән бу юлы да зарланмаган Хәсән абый. Яшьләр каршында ул үзен шигърият баһадиры булып тоткан. Халык күңелен шигърияте белән яулау өчен көрәштә җиңүче булуын белгән ул. Шушы очрашуда шигыре строфасының дүртенче юлы шулай да күңеленә кабат килгәндер:
Бәйлисе бар йөрәкне…
Беренче карашка тилерәк тоелган сорау башыма еш килә:
– Кешеләргә шагыйрь нигә кирәк?
Күпме генә уйлансам да, гел бер үк җавапка барып чыгам:
– Адәм баласына Шагыйрь көрәштә туктап калуны белмәс өчен кирәк. Адәм баласына Хәсән Туфан Шагыйрьлеге кирәк!
…Олы юлдан, Шигъриятен күтәреп, Баһадир Шагыйрь бара. Йөзе көләч, карашы миһербанлы, сөенече иҗатыдай ташып тора. Йөзендәге яралар савыккан инде. Халык шагыйрь йөрәген, аның горур шигъриятен үзенә кабул итеп, җылы кулы белән бәйләп сихәтләндерергә өлгерде.
Шулай да…
Шулай да күңел туктаусыз сулкылдый:
Бәйлисе бар йөрәкне…
Бәйлисе бар……………
Бәйлисе…………………
……………бар йөрәкне…
Әллә…
Әллә…
Әллә соң…
Ә олы юлдан, Җиһанга сәламен биреп, Шагыйрь бара:
– Әссәлам, Дөнья! Мәрхәмәтемне кабул ит, Җиһаным!
1989
Солтанатлы каһарман
I
Шахмат – кеше акылының сынау ташы.
Иоганн Вольфганг Гёте
Илгә-җиргә чыккач, көтелмәгәндә-уйламаганда яңа танышлар табасың. Бу танышуым да шулай булды.
…Иркә дулкыннарның шаярышу серенә төшенмәкче булып, диңгез ярында басып торам. Озак һәм җентекләп күзәтсәм дә, биюче дулкыннарның уйнап рәхәтләнүләре серен аңышмадым. Җемелдәшеп йөгерешүләр нигә кирәк икән дулкынкайларга? Моның сере бер генә түгелдер лә, моның серләре чиксездер. Матурлык серләре кебек.
Китәргә борылган гына идем, янәшәмдәрәк торган бер ир:
– Сез диңгезгә мөкиббән булдыгыз, мин сезнең хозурлануыгызга сокландым, – диде һәм күрешергә кулын сузды.
Сәерсенеп калдым: бу кешене белмим ич мин. Аңа кырык яше тулмаган булыр, уртача төз буйлы, каратут түгәрәк йөзле, кара чәчләре дулкынсу. Мөлаем карашы – дустанә җанының чагылышы. Әрмән кардәш икән. Ваник Закарян. Ереваннан. Кайдан булуына басым ясап әйтте. Халкының таралып яшәргә мәҗбүрлегенә ишарәләведер. Мин дә кайдан икәнлегемне әйттем, татар да үз мәмләкәтендә генә түгел, ә бөтен дөньяга сибелеп-чәчелеп урнашкан бит.
– Казаннан мин ике кешене беләм, – диде Ваник. – Лобачевскийны һәм Нәҗметдиновны. Николай Лобачевскийны һәм Рәшит Нәҗметдиновны, – дип аныклауны кирәк тапты.
– Мин дә беләм аларны! – дип кычкырыбрак, сөенеп үк әйттем мин. – Николай Лобачевский турында укып беләм. Аны Мәскәү университетын тәмамлаган мәшһүр татар Нигъмәт Ибраһимов гимназиядә укыткан. Ә Рәшит Нәҗметдиновны күреп, төгәле, бераз аралашып беләм.
– Рәшит Нәҗметдинов – матурлык каһарманы, – диде Ваник. – Бер карасаң – рәссам, икенче юлы – композитор ул. Күп чакта – әдип. Аның чын сәнгать әсәрләренә тиң партияләренә сокланмыйча мөмкин түгел!
Матурлык каһарманлыгы турында Ваник дөрес искәртте. Рәсми булмаган бу титул Рәшит Нәҗметдиновка катнашкан һәр турнирында диярлек матур уены өчен бирелгән иде инде. Ваник, шуны кабатласа да, останың партияләрен тирәнтен аңлап бәяли иде. Әмма ул Рәшит абыйның яшеннәр яшьнәткән тагын ике партиясен белми иде әле.
Илленче елның мартында дип хәтерлим, Татарстанга Түбән Новгородтан шатлыклы хәбәр килде: Рәшит Нәҗметдинов РСФСР чемпионатында җиңде! Бу хәл җөмһүриятебез җәмәгатьчелегенең шахматка мөнәсәбәтен уңайга (бераз) үзгәртте.
Язучылар берлеге, газета редакцияләре һәм Татарстан китап нәшрияты яңа чемпионны кунак итеп чакырдылар. Очрашу язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында булды. Рәшит Нәҗметдинов карасу төстәге яңа костюмнан, чәчләре күпергән, йөзендә шатлык балкый һәм каушау да сизелә. Аңа сүз бирелде.
Рәшит абый, җәһәт атлап, трибуна артына барып басты. Һәм кинәт… баскан урынында иелде дә төште. Зал ни-нәрсә булуын аңышырга өлгергәнче, Рәшит абый трибуна янәшәсендә горур басып тора иде инде. Болар шахматчылар цейтнотка эләккәч ясаган йөрешләр кебек бик тиз булды.
Трибуна артына куелган дәфнә таҗын иелеп кигән икән Рәшит абый. Җилкәсендәге дәү таҗ аңа килешә, олпат итеп бизи. Йөзендә балкулы елмаю чемпионның. Мондый затлы елмаю җиңү тантанасын җилкәләре чыдата ала торган кешеләрдә генә була торгандыр. Бөек кешеләрдә.
Башта ул чемпионатның ничек үтүе белән таныштырды. Сөйләү куәсе көчле икән Рәшит абыйның, фикерен түгәрәкли белә, тыңлаучыларны елмайта, шахмат тактасындагы көрәшнең кискенлеген тасвирлап уйга да сала. Сорауларга үткен җавап биргәндә, җәһәт уйлавына сокланасың аның.
Соңыннан Рәшит Нәҗметдинов, кагыйдәләрне аңлаткач, сеанс үткәрде. Берьюлы ничә кешегә каршы уйнавы истә түгел, шулай да егермедән артык иде. Шахмат күтәреп килгән һәркемгә катнашырга рөхсәт итте Рәшит абый.
– Күпме кеше уйнасагыз да мин риза. Хәтта бер-берегезгә йөрешләрне әйтергә рөхсәт итәм, – дип елмайды ул.
Мин дә шахмат тактамны култык астыннан чыгардым.
Күршеләргә күз төшерәм, партияләрне төрлечә башлый чемпион – сеанс бирүче барлык партияләрдә дә аклар белән уйный бит. Минем турыда озак тукталып тормады, пешкасын е4 кырына күчерде. Күршем янында – ул «Комсомолец Татарии» (хәзерге «Молодёжь Татарстана») газетасы хезмәткәре Анатолий Авдеев иде – йөрешен ясаганчы ук уйланды. Анатолийның әйбәт уйнавын ниндидер билгеләрдән белгәндерме, әллә танышлар идеме алар – Рәшит абый Анатолий белән бик сак уйнады. Миңа игътибарсыз булуы горурлыкка сукты бит, әй!
Туктале, чемпион абый, дим күңелдән генә, моның каруын кайтармыйча калмам мин сезгә, оттым куйдым булыр үзегезне, иң киме – катлаулы йөрешләр ясап, буташтырып, башыгызны барыбер катырырмын! Һәм, җиңелә калсам да, партияне озаккарак сузарга исәпләп, беренче йөрешем е6 булды – француз саклануын сайладым.
Уен тыныч кына бара. Шахмат тактасында җил-давыл кубарга һич тә охшамаган. Шулай, чемпион абый, дип куанып уйлыйм, без дә төпсез арбадан тәгәрмәч астына төшеп калганнардан түгел, шөкер, позициябез нык, ничьяга алып чыгарга мөмкин. Әмма, чемпион әфәнде, болай булгач, минем отарга ук ният-өмет чаткыланды, сак булыгыз! Ләкин чемпион Рәшит Нәҗметдинов саклану турында күңелдән кисәтүемне, әлбәттә, сизмәде. Әллә санга сукмады тагын – ферзен уенга иртә чыгарды. Француз саклануында мондый вариант та бар-барын, шулай да ферзьне уен башыннан ук куалап йөгертсәң, тиз арый ул. Аның тозакка эләгү ихтималы зур булуын гына без беләбез, сеансёр шуны онытып җибәргән, әй. Мондый игътибарсызлык (иң киме шулай) чемпионга гафу ителми, моның өчен ул җәзасын алырга тиеш! Һәм мин акларның ферзенә һөҗүм иттем. Рәшит абыйның моңа исе китмәде. Ялгыш йөрдем мәллә, дип, ул әйләнеп килгәнче, колакларымны учларыма кысып, уй кисмәгенә чумдым. Әй-й, ни булса да булыр – сугам ферзен! Хәйлә корган икән, бер йөрештә генә түгел, ун йөрештә дә мат куя алмый, инде оттыра калсам да, чемпионның ферзен суктым, дип мактанырмын ахыр чиктә.
Рәшит абый хәйлә кормаган икән. Ферзен сугып алгач, ул бер мәлгә югалып калды, агарынды да кызарынды. Ияген, уң учына кысып, озак ышкыды. Чынлап торып ялгышкан икән чемпионыбыз, димәк… Димәк, отарга юллар ачык хәзер миңа!
Шактый уйлангач, үзәктәге пешкасын алга күчерде ул. Кабат әйләнеп килгәч, әлеге пешкага ярдәмгә янәшәдәгесен этте. Йөрешен ясагач, Анатолий Авдеев тактасы турына күчмәде, инде ияген, ышкымыйча, учына кысып кына, тагын озак уйланып торды.
Шулай, агайнеләр, позиция җимерелмәслек минем. Аны әллә ничә чемпионың да хәтта аз гына да какшата алмас!