скачать книгу бесплатно
– Егетләр арттарак калды, – дип кояшлы елмайды.
Аның йөзендә йөгерештә-узышта иш-иптәшләрен җиткермәүдә малайларча сөенү балкый иде.
Озакламадылар – Әмирхан абый белән Нәкый абый да күренде.
– Синең арттан куалый торган түгел, – диде, гадәттә, аскарак карап йөрүче, ә бу юлы, башын югары күтәреп, күзләрен Сәйфи абыйга текәгән Әмирхан абый.
– Егет ич әле ул! – дип, бәясен бирде Нәкый абый.
Өч аксакал шушы гөнаһсыз уенны алдан уйлашмыйча-килешмичә оештырдылар кебек. Аларның бу уены күмәк иҗат иде. Шулай, алар иҗат итүдән бер мәлгә дә тукталып калмадылар. Егетлекләре ирек куймады моңа!
Ә бит бу уенны уйнаганда, алар өчесе дә җитмештән узганнар иде инде. Сәйфи абый хөрмәтле дусларыннан шактый һәм шактый өлкәнрәк иде.
Алар әдәбиятыбызны саллы һәм күркәм хезмәтләре белән егетләрчә баета белделәр, кадерле хәзинәбезне хуҗаларча олайттылар. Сәйфи абый Кудашның «Хәтердә калган минутлар» исемле хезмәтен хәтерлик. Яисә «Язны каршылаганда» сы. Бу әсәре илленче еллар уртасында ук русча да китап булып чыкты. Әдәбият һәм сәнгать хакында, аның тарихына караган биниһая мәгълүмат бу китапта! Ялгышмасам, Сәйфи абый Кудаш Ватан сугышыннан соңгы чорда татар һәм башкорт әдәбиятларында мемуар жанрын торгызучылардан булды. Моның өчен исә егетләрчә кыюлык та кирәк иде.
Өч олпат әдипнең иҗатларын һәм тормыш сәхифәләрен күз алдыма китерәм дә, туксанны узып яшәү һәм иҗаттан аерылмау – егетлек дип сөенәм.
2000
Тиз язу
Бер үк айда дип хәтерлим, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Социалистик Татарстан» газетасында һәм Ринат Мөхәммәдиевнең «Казан утлары» журналында Җамал Вәлиди турында мәкаләләре басылды. Миңа ошады бу хезмәтләр, авторлар Җ. Вәлидинең әдәбиятыбызда, мәдәниятебездә тоткан урынын дәлилле билгеләгәннәр, әдәбият тарихы белән кызыксынучылар алдына саллы мәгълүматлар китереп салганнар. Күләмнәре кечкенә булуга карамастан, чын мәгънәсендә фәнни мәкаләләр, минемчә. Әйе, шулай булырга да тиеш: ике автор да фән кандидатлары бит, ягъни фән кешеләре. Һәм мин фикеремне ике авторга да әйттем.
Мөхәммәт белән Язучылар берлеге бинасы янында очраштык. Яшьтәшем мактавыма елмаеп ук (һәм бераз масаебрак та) шатланды һәм:
– Мин аны бик тиз яздым, – диде. Әмма сүзе моның белән бетмәве аермачык сизелә иде. – Бер атнада, – дип өстәде ул бераздан. Тагын уйланып торды – әйтәсе килгәне мәкаләсенең кәгазьгә төшү вакытын үлчәүдә генә түгел иде кебек, шуңа күрә мин фикерен тәмамлавын сүз катмыйча көттем. – Әлбәттә, әдәбият тарихын өйрәнә башлаганнан бирле.
Ә Мөхәммәт яшьтәшнең әдәбият тарихын, аеруча егерменче йөз татар әдәбияты тарихын җентекләп өйрәнә башлавына бу чакта дистә еллар узган иде инде. Күрәсез, машинкада алты бит чамасы мәкалә язу өчен чирек гасыр чамасы вакыт кирәк булган!
Ринат Мөхәммәдиев ул чакта «Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары иде, сәясәт юлына кереп китмәгән иде әле. Аңа да мәкаләсен ни өчен ошатуымны дәлилләргә тырышып әйттем. Сөйләшү аның эш бүлмәсендә булды.
– Синнән мактау сүзе дә ишетер көн бар икән, – дип, урыныннан торып, ярым шаяртып кулны кысты ул.
Сөенүе ихлас иде.
Һәм без әдәбият тарихына кагылышлы мәсьәләләр буенча озак кына әңгәмә кылдык. Мин аңа, Габдулла Тукай белән Галимҗан Ибраһимов арасындагы киеренке мөнәсәбәтнең сәбәпләрен ачып мәкалә язсаң иде, дигән теләгемне әйттем, минем бу хакта үз гөманым-версиям булуын искәрттем. Моның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген Ринат сорамады, хәер, кызыксынса да, мин әйтмәс идем.
Язган икән Ринат мондый мәкаләне. Әмма мин аны укымадым. Чөнки минем Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов мөнәсәбәте белән кызыксынуымны белүче таныш галим укымыйча торырга киңәш итте, бу хакта башта үзеңчә яз, диде.
Тик минем хәзергәчә әлеге мәсьәлә турында мәкалә яза алганым юк. Күрәсең, көчемнән килмәстер. Сүз бит ике шәхеснең бер-берсен үз итмәүләре турында гына түгел, аларның иҗат алымнарының, тулаем иҗатларының бер-берсеннән ерак торулары турында барырга тиештер. Аларның иҗатлары якынлыгы турында җентекле фәнни хезмәтләр юк та кебек.
Сорау исә кала бирә: Тукай һәм Ибраһимов арасында нигә киртә корылган?
Мөгаен, яза да алмам мин бу хакта. Әлеге мөнәсәбәт турында уйланам-уйланам да тәгаен фикергә килә барам:
– Син инде, Хуҗин абзый, фән кешеләре өлешенә үрелмә. Бу мәсьәләне чишеп салырга әзерлекле әдәбият галимнәре бар. Бу мәсьәләгә чумсаң калкып чыга алырсыңмы? Аннары бит, Хуҗин иптәшкәй, ике әдипнең иҗатларын һәм тормыш сәхифәләрен гап-гади укучы буларак кына кабул итмисеңме, гөманыңны-версияңне исбатларлык дәлилләрең буа буарлыкмы, әдәбият тарихын ни дәрәҗәдә беләсең (белсәң әгәр!) – шушылар турында мең дә бер кат уйлан әле. Син, Хуҗин агайне, утыр әнә, кыска хикәяләреңне киртләп-сырлап. Шул бик тә җитеп ашкан сиңа…
Шулай хак лабаса – һәркемнең үз эше. Үзе булдыра алган эше.
2000
Идел – аның иле
Нури абый Арсланов «Чаян» журналы редакциясенә атнага кимендә бер тапкыр килмичә калмый иде. Баштарак ул гел Фаил Шәфигуллин янына турылый иде. Тора-бара минем янда да туктала торган булды, әмма шунда ук Фаилне чакырырга куша иде. Хөрмәте зур иде аның Фаилгә. Яшь дустының җор теллелеген, кешеләрне яратып шаяртуын, димәк, аның фикерләвен аеруча ошата иде Нури абый. Үзен шаяртудан тәм таба кебек иде ул, мондый «чәнчеп алулар» га безгә кушылып, газета-журнал нәшриятының тугызынчы катын тутырып көлә иде.
Бәхәссез – безнең «өчлек» не (хәмергә бәйләп әйтүем түгел, хәер, арыш маеннан да авыз иткәләдек, тик чамасын белеп кенә) Фаил оештырды булып чыга. Югыйсә мин Нури абыйны илленче еллар башыннан, ул «Кызыл Татарстан» газетасының рәссамы булып эшләгән чагыннан белә идем, ләкин бу олпат гәүдәле, гыйлеме ташып торучы, йөзе мәрхәмәткә тулы кеше белән аралашуым хәл белешүдән узмаган иде.
Күңелле дә, файдалы да иде бай китапханә иясе Нури абый белән әңгәмә корулары. Ул татар тарихын, дөнья шигъриятен, бигрәк тә шәрык шигъриятен әйбәт белә иде, бу өлкәдә безгә күп сабак бирде ул. Нури абыйның үз шигърияте дә гүзәл. Һәм бу лаеклы бәяләнде – сиксән бишенче елда Нури абый Арслановка «Иделем – илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге бүләге бирелде. Кызганыч, «өчлек» не оештыручы Фаил бу шатлыкны уртаклаша алмады, көтелмәгән шаяртулары белән Нури абыйның сөенеченә сөенеч өстәгән булыр иде канә.
Шушы китабын безгә бүләк иткән иде ул. Анда болай дип язган:
Мәгъсум дус! Мәгъферүз!
Син минем шигырьләремне яратасың бугай – укы! Ә яратмасаң – укый торгач яратырсың әле. Шулай булмый мөмкин түгел!
Ихтирам белән, Нури Арслан.
Казан, 1983, март
Монда миңа һәм хәләлемә мөрәҗәгать ителеп тә теләкнең берлек санда гына язылуы гаҗәпләндермәсен – Нури абый китапны миннән кире алды да:
– Туктале, – дип елмайды һәм: – Мәгъферүзне оныта язган икәнмен ич, – дип, аның исемен өстәде.
Нури абый безнең редакциягә баштарак дүшәмбедә иртәнге якта ук килә иде. Бәлки, аны ял көннәрендәге ялгызлыгы яки шул көннәрдә күп эшләвеннән талчыгуы шуңа мәҗбүр иткәндер. Без аңа дүшәмбедә, гадәттә, эшебез тыгыз булуын әйттек. Һәм ул безнең үтенечне искә алды, очрашуларны башка көннәргә күчерде.
Бу юлы да Нури абый бүлмәмә дүшәмбедә түгел, ә чәршәмбедә (шулай хәтерлим) килеп керде. Тик иртәдән түгел, төш алды иде инде. (Фаил юк иде инде, ул сиксән икенче елның көзендә вафат булды.) Йөзендә гадәттәге елмаю юк, карашында кырыслык аермачык сизелә, еш кына тирән итеп сулый, авыру кешегә тартым иде аның үзен тотышы.
– Ярагыз интектерә башлады мәллә, Нури абый? – дип сорадым мин.
Аның аягындагы ярасы (сугышның онытылмас истәлеге, дия иде ул моны) ел саен ук булмаса да ачылгалый иде.
– Юк! – дип кырт кисте Нури абый. Һәм кинәт көлемсерәп: – Әлегә анысы кимерми, – диде. Аның авырлыкны елмаеп үткәрергә тырышу гадәте һәм дә уздыра алу көче бар иде. – Ал әле чиста кәгазь. Яз, – дип, бөтенләй бүтәнгә күчте Нури абый һәм ике куплетлы шигырен әйтеп яздырды.
Әллә
Ярык идәнле абзарга
Фил япканнар кешеләр.
Ярыклардан фил табанын
Кимергән ач күселәр.
Дәү ауган, ди, түзалмыйча
Коточкыч мондый хәлгә.
Мин Дәү микән сиңа әллә,
Син күсе микән әллә?!
– Укы. «Дәү» сүзен җөмлә уртасында да баш хәрефтән яз, тыныш билгеләрен әйтеп бар.
Нури абый, күрәсең, бу шигырен килешли генә, күңеленнән генә язгандыр, аның кәефе кырылуына сәбәп берәрсенең этлек эшләвенә бәйле булгандыр. Шигырьне ул үзенә алмады, күңеленнән ачынуы-ярсуы бу сигез юлны онытырлык итмәгән, димәк.
– Сакла…
Бу хәл сиксән өченче елның егерме дүртенче августында булган – кемдер аның теңкәсенә тигән, иҗат каләмен кулыннан төшергән көн…
Озын-озак сөйләштек без бу көнне. Нури абый эш сәгате бетүен түземле көтте. Һәм Казансу буйларында эңгергәчә йөрдек. Әңгәмәбез үзәгендә төрле мәсьәләләр калкый торды. Менә кушма сүзләрне, аларның да парлы төрен тикшерүгә кереп киткәнбез. «Вак-төяк», мәсәлән. Шунда Нури абый мондый сүзләрнең килеп чыгышы турында миңа бер сабак-дәрес бирде.
– Элек-электә кайбер әйберләр, хәлләр төрлечә аталган булыр. Заманнар узу, төрле төбәк кешеләренең якыннанрак аралашуы төрле атамаларның берсен гомуми кулланышка алдырган. Аерым сүзләр исә «бирешергә» теләмәгәннәр. Халык аларны тиң күргән дә икесен бергә кушкан. Мин шулай гына уйлыйм, – диде аксакал.
Болай гади итеп аңлатуны беренче ишетүем иде. Тел дәресләрендә укытучыларым сүзләрен колак яныннан уздырган булганмындыр, бәлки.
Сүзебез хәтта дача йортлары салуга барып җитте. Нури абый, тимер юлның җиде йөз җитмеш дүртенче чакрымындагы дача йортын оешмадан салдыртса да, сарай-остаханәсен карт имән янына үзенчә итеп төзегән иде. Бу төзелеш – иҗатының үзгә җимеше иде аның.
Саубуллашу алдыннан, Нури абый:
– Иҗади конкурс игълан итәм: йортны нинди төскә буярга? Җиңсәң сыйлармын. Йорт әлегә зәңгәргә буялган… – Һәм Нури абый бу көнне беренче тапкыр көлеп җибәрде: – Әмма аракыга буямыйбыз!
2000
Белә белмәдек
Салих абыйның йөзе-бите чамасына кечкенәрәк күзләре, сиңа туры текәлмәсәләр дә, синең тышыңны гына түгел, күңелеңне дә күрәләр иде. Һәрхәлдә, шулай итеп тоя идем мин аның (нинди?) яшерен (!) карашын. Таныш-белешләре белән исәнләшкәндә, йөзендә елмаюның чаткылары гына сызылыр иде. Якын кешеләре белән күрешкәндә генә яки шатлыгыннан бер мәлгә онытылып алганда гына елмаю дигәнең аның авызын тавышсыз ердырды.
Салих абыйның үзен тотышында һәрчак сизгерлек саклавына сынаучы-очучы булуы өйрәткәндер кебек. Бәлки, сәбәбе бүтәндер – үзен кимсетергә яки иҗатын санга сукмаска тырышучыларны, тупасрак булса да, турыдан атыйк, орып та бирмәвеннән гыйбарәттер. Соңгысын кистереп әйтүем түгел, шулай да болай гөманларга нигез дә бар. Такташ заманыннан бирле «кыйналган» Салих Баттал күпләргә шик-шөбһә белән карарга хаклы иде. Моны ул, үзеннән сорасаң да, тәгаенләмәгән, горурлыгын җуймаган булыр иде. Ә бит мондый хәлләрдә түземе чыдамсызланмаучылар сирәк. Салих абый шундый сирәк шәхесләрдән иде, аларның да алгы рәтеннән иде.
Үзе белмәгән кешеләр сәлам бирсә, ул исәнләшер-исәнләшмәс узар – вакланмас иде. Әлеге сыйфатын, калку булганга, күзгә бәрелеп торганга күрә, аны беренче күрүемнән үк күзәткәнмен икән.
…Матбугат йортының тигез түшәмле аркасы аралыгы астына бишекле кара мотоцикл еш кына килеп туктый иде. Хуҗасы урыныннан ашыкмыйча гына төшә дә, терсәкләренә хәтле диярлек җиткән перчаткаларын һәм очучы башлыгын салып, аларны бишекнең башы астына куя. Озын гәүдәсен турайтып, киемнәрен рәтли, тирә-юненә күз дә салмыйча, Матбугат йортының төп керү ишегенә юнәлә ул. Салих абый Баттал бу. Татарның илленче еллар башында үз транспорты (бишекле мотоциклы!) булган бердәнбер язучысы! Пинжәгенең түш кесәләре кабарынкы мәһабәт гәүдәле агайның. Димәк, редакцияләргә тапшырасы кулъязма шигырьләре мулдан аның. Тик бастырып чыгарырлармы әсәрләрен? Хәер, кире борсалар да бөгелеп төшмәс автор. Бүгенгеләре янына элек китергәннәрен өстәр дә мотоциклы бишегенә салыр – анда исә урын киң. Кем әйтмешли, кайткан малда өмет бар, кайчан да булса барыбер басылырлар!
Берчакны (җитмешенче ел иде кебек) Салих абый «Чаян» журналы редакциясенә күләме белән поэма хәтле озын шигырь китерде. Әдәби бүлек мөдире шагыйрь Зөлфәт һәм мин, җаваплы секретарь ягъни, укыдык. Әсәр журнал таләбенә тулысынча туры килә, бәйләнерлек урыны гүпчи дә юк. Ул вакыттагы баш редактор, хикәяче Альберт Яхин да ошатты шигырьне. Тик күзләрен гадәтенчә челт-челт йомгалап:
– Яхин әйткән иде, диярсез, – дип елмайды ул, – барыбер бер-бер әкәмәт бар монда. Салих абыйдан этлексез була алмый. Күрерсез менә! – дип, гадәтенчә кызуланып сөйләде баш редактор һәм катгый нәтиҗәсен ясады: – Әлбәттә, бастырабыз! Әйбәт ич әсәр!
Шигырьне бастырып чыгардык, хәтерем ялгышмаса, журналның бер сәхифәсен (ул чакта журналның форматы зур иде) ала язды кебек әсәр. Язучылар даирәсендә дә уңай бәяләнде шигырь, кайсыдыр:
– Үсә Баттал! – дип шаяртты. – Һәм һаман үсәчәк!
Тагын яңа әсәрен китерде Салих абый. Монысы да күләмле, әмма тегесеннән кыскарак, шулай да үзе барында ук укып чыга алмадык, «урак өсте» иде – чираттагы сан материалларын сәгать өчкә чаклы (график дигән хикмәт!) җыярга тапшырырга тиешбез.
Тик бу шигырь «Чаян» ча «бөтерелмәгән», күп урында турыдан бәреп атаудан гыйбарәт, ягъни әдәби эшләнеше чатанлый иде. Димәк, журнал битендә урын алмаячак шигырь. Шушы уртак фикерне Салих абыйга әйтергә тиешбез. Сөйләшү җиңелдән булмас, чөнки авторыбыз, синең фикереңне тыңларга түземе җитсә дә, үзенчә сукалаячак. Ләкин Салих абый, ни сәбәпледер, озак вакыт килеп күренмәде. Телефоннан шылтыратсаң… хәер, телефон телефон инде ул. Хат язарга миңа куштылар.
Атна да узмады, Салих абыйдан җавап хаты килеп төште. (Кызганыч, мин аның күчермәсен алмаганмын, хәер, хат сакланадыр, язучыларның кулъязмалары архивка таләп ителгәнчә тапшырылды ул чакта.) Хат кыска иде. Хәтерләвемчә, эчтәлеге болай иде аның: «Кем ул Хуҗин? Мин аны белмим! Салих Баттал».
Редакцияләрдә озак еллар эшләп, авторлар белән еш аралашып, бу заманга мин дә каешланган булганмындыр, күрәсең, Салих абыйның бокстагыча кундыруы мине өнсез итә алмады. Бәлки, хөкем карарын җиңел кабул итүем аның инде минем белән елмаеп (димәк, якыны санап) исәнләшүенә һәм исемем яки фамилиям белән үз итеп эндәшүенә нигезләнгәндер. Хат алышуыбыз турында соңыннан искә төшермәдек без, моны икебез дә белмәдек без.
Салих абыйның әйбәт гадәте бар иде, электәге алама хәлләрне әллә хәтерләми, әллә онытып тора белә иде ул. Ә, әйе, теге озын шигыре язмышында да кечкенәрәк «эские» булган – баш редактор Альберт Яхин хаклы чыкты. Шагыйрьнең бу әсәрен журналның элеккерәк редакторы борган икән. Ак төсе уңа башлаган бу кулъязмасын кабат тәкъдим иткәндә, Салих абый Баттал редакторлар алышынуын да истә тоткандыр, әлбәттә. Шунысын да искәрик: бу хәлне соңыннан редакция хезмәткәрләре дә, Салих абый да искә төшермәде, монысын да белмәделәр алар.
Ишекне һәрчак каерып ачып керде ул. Аскы иренен калынайтып, елмаеп исәнләшкәч, аның сүзләре гел диярлек бер үк булыр иде:
– Әле ярый сез бастырасыз минем әсәрләрне!
Һәм түш кесәсеннән кулъязмасын тартып чыгарыр иде, шактый ук таушалганнары да булгалый иде.
«Чаян» журналында Салих абый Батталның шигырьләре баш редактор булып Рәшит Зәкиев эшли башлагач та еш басылды. Әлбәттә, кире борылганнары да, шигъри төзелеш нисбәтеннән төзәтелгәннәре булды, үзгәртү кирәклегенә ышандырырлык итеп әйтсәң, Салих абый һич тә карышмыйча киңәшне тота иде.
Телефон шылтырады. Салих абый икән. Бу юлы миңа исемем белән эндәште дә (кайбер чакта фамилиям белән дә атый иде; күбәүләрнең миңа шулай ике төрле эндәшүләре аның да колагына кереп калгандыр, күрәсең) туп-турыдан:
– …бер шешә коньяк җырларга җыена монда! – дип ярып салды. – Кил.
Аптырашка төштем тәмам, Салих абыйдан моны ук һич тә көтмәгән идем. Авызны юешләтүдән теш кысып, ирен тешләп тыелучылардан түгел ләбаса мин, ләкин хәзер грамм да капмыйча җебедем, әй. Ахрысы, Салих абый шигырьләре басылуын билгеләмәкче була, дип шикләндем бугай мин – кешегә игътибарсыз җан, ә җиңелрәк әйткәндә, беркем турында да алдан ук начар уйларга ярамавы кагыйдәмне онытып җибәрдем.
– Бара алмыйм, – дидем, бераз йомшартырга теләп: – Теләк юк, – дип өстәдем.
Салих абый да кырт кисте:
– Ярар, алайса. Үзең беләсең.
Бу хәл турында да искә төшермәдек без, ягъни моны белмәдек. Әмма Нури абый Арсланов, Салих абыйның кунакка чакыруын кабул итмәвемне әйткәч, мине каты ук әрләде.
– Тиле син! – диде ул туп-турыдан. – Беренчедән, олы башын кече итеп чакырган ул сине, моны онытмаска иде. Икенчедән, күп нәрсәдән-мәгълүматтан мәхрүм калгансың. Салих теләсә кайчан һәм теләсә кем белән эчми. Әңгәмә кешесе ул, тыныч-иркен мәҗлес кешесе. Әдәбиятка кагылышлы күпме нәрсә белеп кайта идең бит син!
– Бер шешәне үзем дә кыстырып бара ала идем инде мин…
– Соң шул инде!
– Хата миндә, Нури абый.
– Төзәтелми торган хата! Сине бүтән чакырмаячак ул. Хикмәт шешәдә түгел, энекәш, бәлки, Салих күңелен бушатырга теләгәндер дә синең белән гәпләшүне хуп күргәндер. Менә без, синең белән мин, дим, еш очрашабыз. Әңгәмәбез гел диярлек әдәбият турында бит. Салихка да аралашу, иҗат турында фикерләшү кирәк булгандыр. Коньяк шешәсе ачылмас та иде, бәлки…
Хәзер, электәге вакыйгалардан-хәлләрдән еракка китеп карагач, күп нәрсәне бөтенләй бүтәнчә бәялисең. Салих абыйның әсәрләрен, үзен тотышын башкача бәяләү дә ихтыяҗ саналырга тиеш. Кайбер мисаллар.
Татарстан язучылары съезды партия өлкә комитетының конференц-залында узды. Ямьсез корылтай иде ул, бер-береңә пычрак мулдан ташланды анда, Мәскәүдән килгән вәкил, «Дружба народов» журналының баш редакторы Сергей Баруздин съезд ахырындагы чыгышында татар язучыларын бердәмлеккә чакырырга мәҗбүр булды хәтта.
Ямьсезлекнең берсе Салих абый Батталны гаепләү иде. Һәм ул съездны ташлап чыгып китте. Монда инде дәрәҗәле һәм хөрмәтле агайлар да тир түгеп тырышты. Шулай булмыйча, Батталны тәпәләргә җай чыкты бит! Аны корылтай башлануга ук, кем әйтмешли, каты тәнкыйть уты астына алдылар. Ул съезд алдыннанрак булган сайлауларга бармаган. Ә бармау сәбәбе менә нәрсәдә икән:
– Сайлау түгел бу! Бюллетеньдә бер генә кандидат. Димәк, мин, сайламыйча, аңа тавышымны бирергә тиешмен. Һәм менә мин сайламадым, сайламаска кушканны тыңладым…
Салих абый горур кыяфәттә, утыргычлар аралыгын тутырып дигәндәй чыгып китте. Хәзер генә ул сайлауга бармау егетлек саналмый…
Олуг язучыбыз милләтебез язмышы өчен иң нык борчылучылардан иде. Милли мәсьәләләрдә бәхәстә ул В. И. Ленин әсәрләренә таянды, өзекләрне күңеленнән китерә иде. Каршы якта торучыларны, Ленин болай кушкан, ә сез шуның киресен эшлисез, дип сүзеннән туктатыр иде. Хәер, милли мәсьәләләрдә Ленинның дөрес фикерләре генә тормышка ашырылса, дәүләт төзелеше, ил халыклары язмышы үзгә булыр иде канә.
Милли мәсьәләдә мине дә бер тапкыр төп башына утыртты Салих абый.
Матбугат йортының Тукай клубында язучылар җыелышы. «Чаян» журналындагы әдәби әсәрләр турында кыскача чыгыш ясарга миңа вәкаләт бирелде. Булдыра алганча сөйләдем, шөкер, шигырь-хикәяләр шактый басыла иде, бу хәлнең журналның татарча тиражы арта баруына (йөз мең данәгә якынлаша иде) файдасы тия иде. Әмма Салих абый соравын мин көтмәгәнчә каерып куйды:
– Нигә журналның русча тиражы миллионга җитә яза да татарчасы йөз меңгә дә тулмый?
Татарстаннан читтәге милләттәшләребез телебезне онытып баралар, аларның күбесе журналның русчасын алдыра дип кенә һәм башка сәбәпләр эзләп кенә акланып булмый иде. Шуңа күрә мин җавапсыз калдым. Ул чакта журналның гомуми тиражы миллионнан узса да, татарчасы моның уннан бер өлеше генә иде шул. Салих абый моның сәбәбен миннән яхшырак белә иде, әлбәттә, әмма ул милли мәсьәлә буенча сүз кузгатуның уңайлы җаен сизгер тотып алды. Шулай да аның бу җыелыштагы соравына – мине төп башына утыртуына без әйләнеп кайтмадык, без моны белмәдек.
Ә Салих абый милләтне саклауда, аны башка халыкларга олы итеп танытуда хөрмәтле бәяләнергә тиешле хезмәт башкарды. Аның иҗаты шуны раслый. Мисал китерик. Таләпчән А. Т. Твардовский баш редактор чакта Салих абый Батталның «Олы юл буйлап» («Газзә») шигъри повесте «Новый мир» журналында 1953 елда басылды. Бер генә татар шагыйренең дә шундый күләмле әсәре әлеге мәртәбәле журналда чыкканы юк бугай. Хәтерем ялгышса, гафу.