banner banner banner
Үзем генә беләм…
Үзем генә беләм…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Үзем генә беләм…

скачать книгу бесплатно

– Юк, Әнәс, кайбер нәрсәләр берәр генә данә саклана. Әгәр… берәр хәл килеп чыкса, мин аны сиңа атап калдырырмын.

– Тиздән без ыгы-зыгы тулы шәһәргә кайтырбыз. Онытмассыңмы?

Җаббаров соравының чын мәгънәсен үзе дә аңламый иде. Нәрсә таләп итә ул Әлфиядән? Җылы мөнәсәбәт? Уртаклык? Юк, бернәрсә дә кирәкми: тик Әлфия генә югалмасын, аның дөньяда барлыгын белеп яшәү – Әнәс өчен иң зур бәхет. Күңелең бозланып туңган мәлдә кайдадыр бер уч җылы саклануы сине кабат терелтәчәк.

– Әлфия! – Җаббаров кайнарланып сөйли башлады. Аның күзләрендә хыял очкыннары кабынып яна иде. – Кышлар узгач, мин урман эченә, алан уртасына өй салырмын. Акчам бар, акчага кушып «балта остасы» дигән даным да бар. Баллы җәй айларында сез, кызым белән икәү, шунда яшәрсез. Кызым бераз гына кыбырсык, тиктормас җан инде. Аның гел яшьләрчә. Характеры да керделе-чыктылы, тик балалыгы белән генә шундый ул, үсә-үсә тәртәгә керер әле. Бергәләшеп чәчәкләр җыярсыз, күбәләкләр куарсыз, җиләк ашарсыз. Урманның бөтен яме дә августта була! Өлгергән җәй! Тансык ай! Баланнарга тәм төшеп, баллана башлый. Күке гомер саный. Бер, ике, өч, дүрт. Әзме? Тагын дүрт дистә гомерең кала дисә, ярыйсы икән. Әлфия, ризамы син?

Әлфия, аны тыңлый-тыңлый, хыял дөньясында адашкан иде бугай. Алан уртасындагы ялгыз йортның бусагасы төбенә хәтле үк килеп җиткән дә керергәме-кермәскәме дип икеләнеп тора булыр.

– Куркам, куркам шул, Әнәс.

– Бүреләрдәнме? Һи, куркак кызый!

– Юк, бүреләрдән түгел, Әнәс. Ул йортыңа ияләшкәч кенә, син аны җиде ятларга сатарсың!

– Менә бусы кысыр хәсрәт инде. Син хуҗасы булырсың. Ризалаш кына, яме?

Шушы минутларда карлыгач хәтле генә баланың ризалык бирүе Әнәсне җилкендереп, яңа дәрт өсти иде. Нигә аңа йорт салмаска ди? Ир кеше ләбаса ул! Һич ялгансыз аның бу уй-теләге. Монда тамчы да күпертү юк.

– Ярар, Әнәс. Төзе йортыңны. Тәрәзә капкачларын челтәрләп эшлә. Диварларга келәмнәр асма, яме. Идәннәрен дә буяма. Сулышка иркен булсын.

Әлфия шулай диде дә куллары белән йөзен томалады. Аннары:

– Куркам, алай да кызыңнан куркам! – диде.

– Ләйләдәнме? Тапкан куркыр кеше. Сабый ич ул!

– Хәзерге заман яшьләре мәрхәмәтсез, – диде Әлфия, һаман да ачынып. – Аларга синең җаның пүчтәк кенә. Нишләп шундый каты бәгырьле токым яралган икән? Тормыш рәхәтенә чыдашалмау галәмәтеме? Май бастымы йөрәкләрне?

– Син йөз ел яшәгән аксакал сыман, Әлфия. Йә, юкка борчылма. Яшьләр белән дә аңлашып була. Үзең дә яшь кеше ләбаса! Син миңа өздереп кенә җавап бирмәдең ич әле.

Әлфия һич көтмәгәндә күңел серен ачып салды:

– Шәрифҗан агайдан мин Рамилгә хәлемне хәбәр итүен үтендем. Адресны бирдем, стансадан телеграмма суксын дип! Ирем вокзалга төшәр, каршы алыр. Бәлки, без бөтенләй җылы якларга күчеп китәрбез.

– Ирең? – Әнәс исәпләп өлгермәгән томанлы яклар да бар икән! Салыначак йортта Рамилгә дигән аерым бүлмә юк ич! Рамил шәүлә генә, юк бит ул, юк!

Мунчасын өлгертеп, каравылчы да керде.

– Ну эссе дә эссе, минем мунча да эссе! Җыен, балам, миллек ләүкәдә. Яртысы каен, яртысы яшь кычыткан. Каен катыш кычыткан миллегенең дәвасын белмисез әле сез, шайтан балалары! Зур ләгәндә ылыс суы, анысы үзе бер сихәт.

Әлфия, карусыз гына карт кушканнарны тыңлап, мунчага китте. Ә Җаббаровны һаман да баягы уйлар камчылый иде. Нигә Рамил? Нигә кирәк ул?

Каравылчы карт, Әлфияне мунчага җибәргәч, Әнәскә:

– Нәстә авыз-борының җимердең? – дип эндәште. – Баш чатныймы?

– Йөрәк, агай.

– Ә-ә, эчкәнеңне йөрәк суырган алайса.

– Ул эчкәннәр парланып очты инде, монда бүтәне әле.

– Хәзер мәтрүшкәләр салып чәй кайнатам. Урмандагы кичләрнең самавырдан башка яме юк!

– Агай, син шулай япа-ялгыз яшисеңме инде?

– Кем әйтә?

– Карчыгың кайда соң?

– Милүн агачым бар минем, олан, карчыгым гына юк. Карчыкларны чәчеп үстерсәләр, әллә кайчан парлы булыр идем.

– Авылда да юкмыни?

– Юк шул. Миңа ошаганнары юк.

– Сиңа да мәхәббәт кирәк, ә?

– Кирәк, олан…

– Вакытында сине күрмичә, соңыннан гына эзләп тапса, бик кызганыч икән ул, агай, йөрәкне парә-парә телә икән.

Мунчадан Әлфия бөтенләй үзгәреп кайткан сыман тоелды Әнәскә. Күзләре көлә, йөзе сөенеч белән балкый.

Урманчы карт:

– Мине көтмәгез, оланнар, чәй эчегез, кич утырыгыз. Юынырмын да, ләүкәгә тунымны җәеп, ятып йоклармын. Белмисез шул, яшьләр, җылы мунчада төн кунуның рәхәтен! – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып киткәч, ханым, куанычын яшермичә:

– Менә без икәү генә калдык, Әнәс, икәү генә! – диде. – Мин бая гына уйлаган идем, мунчада юынганда… Сине уйлаган идем. Шуны сизенде бугай безнең мәрхәмәтле картыбыз, икебезгә уртак төн бүләк итте. Син әллә сөенмисеңме? Син әллә бернәрсә дә аңламыйсыңмы, Әнәс? Без аулак өйдә!

Җаббаровның аны бүлдерәсе килми иде. Сөйләсен ул, туктамасын, сөйләсен дә сөйләсен! Әнә бит ничек сөенә ул бәхетенә. Әнәскә дә рәхәт. Аның да сүзләре күп. Тик ул кычкырып әйтә алмый, бу могҗизадан югалып-таралып калган. Сүзсез генә аңласын иде Әлфия. Берүк сорамасын иде. Хәер, бүген сүзләр артык бугай…

Әлфия, Җаббаровның уйларын белгән төсле, аңа килеп сыенды.

– Әллә ниләр әйтеп бетердем. Йөрәгем яна, тәнем яна, ачуланма, яме, бәгърем?!

– Ачуланам, бик тә ачуланам, Әлфия! – Әнәс иркә хатынны биленнән кочып алды, шашынып үбә башлады. – Син ләбаса инде бу… Син ләбаса, җаным! Теге ситсы күлмәкле кыз бит инде. Бик озак югалтып тордым үзеңне, бик озак… Моннан соң югалтмам инде, җаным, югалтмам!

…Тәрәзәдән төшкән ай гына икесен дә нурга коендырды. Әлфиянең чәчләре Әнәснең йөзенә сибелгән, ул хәрәкәтсез ята, көлми-шаярмый. Җаббаров та эндәшергә базмый: эндәшсә – аңа бәхетле мизгелләр бүләк иткән, назлаган-иркәләгән, киләчәккә якты өметләр уяткан, илһамландырган, очындырган шушы илаһи зат эреп югалыр сыман иде…

Менә Әлфия сибелгән чәчләрен җыеп алды, аннан соң, башын ирнең күкрәгенә салып:

– Бу безнең беренче һәм соңгы төнебез, Әнәс, – дип пышылдады…

7

Хушлашырга да өлгермәде Әнәс, җанында мөлдерәп чайпалган сүзләрен әйтә дә алмады – поезд ажгырып Казанга килеп керде. Перрондагы халык, күгәрченнәр сыман, вагоннарга сибелде. Колга буйлы адәмне вагон тәрәзәсеннән үк күреп алды Җаббаров. Рамил, кеше диңгезен ера-ера, алар утырган вагонга табан йөгерә иде.

«Туктама, поезд, туктама, – дип, тизлекне арттырмакчы булды Әнәс. – Минем бәхетем стансасы арырак әле! Бу минем ачы язмышым тукталышы гына! Син аны йөгереп узарга тиеш идең, аерылышулар поезды!»

Әлфия дә ирен таныды. Таныды да, сискәнеп, Әнәскә борылды. Шул мәлне халык өере аны, тамбурга табан кысрыклап, урамга әйдәде. Күз йомган арада яшь хатын иренең кочагында иде инде. Рамил хатынын үбеп алганда, Әнәс, ялт кына читкә тайпылып, кешеләр арасына кереп буталды, ләкин ул бар омтылышы белән Әлфия тирәсендә иде. Әнә алар култыклашып перроннан төштеләр дә ашыкмый гына кара «Волга» янына килделәр. Колга буй, җайсыз бөгелеп, машина ишеген ачты һәм куллары белән ишарәләп ашыктыра башлады. Әлфия, кисәк айныган төсле, каерылып артына карый-карый, Әнәсне эзләде. Аның күзенә төенчек-сумкалар күтәргән уннарча кеше чалынып уза, тик ул барлаган кеше генә күренми, чупылдап суга төшкән балдак сыман югалган иде. Юк, юк, Җаббаров югалмаган, ул баскан җирендә кадакланган, аякларын кузгата алмый басып тора. Югыйсә як-якка аерылган юллар кабат тоташыр иде дә, язмышлар сүзсез генә хәл ителер иде. Мондый икеле-микеле чакларда адәм баласына коры теләк кенә җитәме соң?! Теләктән тыш кодрәт тә булырга тиеш түгелме?

Әнәсне калдырып, «Волга» алга ыргылды. Тәгәрмәч астыннан пырылдаган кар тузаны, соңгы сәлам булып, Әлфиянең эзләренә ятты…

Йөрәкнең бер читендә чеметем генә өмет уты пыскыды. «Очрашырлар әле. Юллары кисешер. Болай гына, вакытлыча гына аерылышу бит бу. Хисләр сынавы өчен бирелгән вакыт кына».

8

Җаббаров, фатирына күтәрелгәндә, аркан ава язды: баскычта, башын тезләренә куеп, кызы утыра!

– Кызым! Салкын ташка утырма, тор! – диде ул, Ләйләсен кузгатып. – Әллә акчаң беттеме?

– Әти! Миңа акча кирәкми! Син кирәк! – Кызы әтисенең муенына асылынды. – Мин сине бүтән бер җиргә дә җибәрмим. Өч көн буе кайтуыңны көттем. Нур абый сөйләгәч, теге хатыныңнан үлеп көнләштем! Хыянәтче син, әти!

Җаббаров, әллә суыктан, әллә артык дулкынланудан дерелдәгән кызын жәлләп, аның яшьле күзләрен үпте.

– Туңгансың бит, җүләркәем.

– Туңмадым мин, гарьләндем. Өйләндеңме әллә син?

– Охшаганмыни?

– Нур абый, аларның эшләре өйләнешүгә табан бара, ди ич.

– Тинтәк сорауларың белән эчне пошырма, кызым! Нишләп әле син мәктәптә түгел?

– Мәктәп тагын! Өч көн, дим ич инде, сезне сагалыйм. Ну, теге хатының эләксә, битен тырный идем.

– Герой икәнсең! – диде әти кеше, үртәлеп.

Шатлыгыннан үрле-кырлы сикергән кызы аңлаешсыз һәм сәер зат иде.

– Нигә шатланасың әле?

– Син өйләнмәгән, молодец, әти! Әйдә керәбез. Чәй куй, урман күчтәнәчләре белән сыйла!

– Кар беләнме? Минем кардан башка күчтәнәчем юк шул. Әйдә, уз.

Яшьлекнең кырыкмаса кырык төрле тыкрыгы бардыр, аңлап кара син аны! Ачуланып кара! Әтисенең хисләренә кизәнеп балта чапканда, җанында ни барын каян беләсең? Кызын тәрбияләүне ул хатынының бурычы дип санаган иде. Ялгышның башы, мөгаен, шундадыр. Бәлки, гомер агышында Әнәс үзе дә хаталар җибәргәндер?

– Ләйлә, син классташ малаең белән хәзер дә дусмы? Теге сиңа хатлар язган малай. Онытмадыңмы әле?

– Онытмадым, гел исемдә!

– Нигә, кызым, шулай усал итеп җавап бирәсең? – дигән булды Әнәс.

– Син аны көндәлек эченнән таптың да: «Күрегез әле, бер юеш борын минем кызыма мәхәббәт сүрәсе сырлаган», – дип көлә-көлә, дусларыңа укыдың. Икенче көнне мин мәктәпкә бармадым, Азатка «юеш борын» дидем.

– Ул нәрсә диде?

– Үпкәләде. Гафу үтен, диде. Үтенмәдем. Син бит баш биргәнне яратмыйсың. Әни дә яратмый. Хәзер Азат Нурияне озата, алар гел бергә йөриләр.

– Ала-а-ай, – диде әти кеше, сузып кына. – Менә кайда икән хатаның башы… Син мине моның өчен гафу иткәнсеңдер бит инде, кызым?

– Мин ялгыз, әти… Класс малайлары мине футбол уйнаганда гына чакыралар. Ә шоколадны башка кызларга бирәләр. Кинога да, свиданиегә дә – алар белән, мин юк…

– Вәт хикмәт! – дип гаҗәпләнде Җаббаров. – Кигәнең дә импорт кына инде югыйсә… Нишләп берсен дә каптыра алмыйсың икән?

Кызы гасабиланып иренен чәйни, күзләрендә яшен сыман нәфрәт чаткысы ялтырый: ул әллә классташына, әллә әтисенә ачулы. Мөгаен, әтисенәдер, әнә ничек сөзеп карый. Шул карашы белән бәгыреңә кадап ала.

– Әти! Мин Азатны яратам… мин Азатны… уйлыйм, ә син безне…

Әнәсне каргыш белән нәфрәт дулкынына күмеп, кызы шыңшый башлады. Бала күңеле дә бербөтен дөнья. Аның үз җиле, үз һавасы, үз холкы, үз моңы бар… Син инде анда, дәүләт башлыгы булып, әмерләр чыгара алмыйсың.

– Кичер мине, кызым, яме. Сөю араннары тарайды димә. Безнең икебезнең дә тоякта ут хәзер. Бәйгене өзеп чабарбыз әле. Елама, кызым. Син һичшиксез яратырсың, яратылырсың. Парсыз калган адәм юк бит ул. Һәркемнең насыйп яры була. Аның белән йә бик иртә, йә бик соң очрашуың ихтимал. Ләкин кече яшьтәме, олы яшьтәме, ул сине барыбер таба икән. Хет Җир шарының икенче ягында бул, хет айда, хет йолдызда яшә.

– Алдашма, әти. Беркөнне әнигә язган хатларыңны табып укыдым әле. Син кайчандыр аңа: «Югалсаң, океан төпләренә чумып эзләрлек мәхәббәтем бар, җаным-бәгърем», – дигәнсең. Ялганчы син. Кая хәзер ул мәхәббәтең? Әнине дә, мине дә ташладың үзең… Җитмәсә, кызык сүзләр сөйләп утырасың. Йә, дөресен әйт, әнине яраттыңмы, әнине?

– Яшьлек хатасы, кызым. Яшьлек хатасы һәм яшьлек юләрлеге. Әниең фатирлы бай кәләш иде. Ә минем тулай торакларда яшәп туйган чак. Өйләндем дә куйдым, бәхетем тулып ашты. Ярты ел үткәч үкендем үкенүен, тик терсәкне тешләп булмый шул, соң иде. Син тугач, синең хакка яшисе килде. Ашыктым шул, кызым, ашыктым. Әгәр берәүнең минем аркада Алтынай елгасына төшеп, бәкеләргә чумып, салкын тидереп ятуын белгән булсам, әгәр күрәзәче: «Сиңа мәхәббәт килә, сабыр ит», – дигән булса, мин сабыр итәчәк идем. – Җаббаров ачынып кычкырганын сизми дә иде. – Көтәчәк идем! Йә каршы чабар идем. Терелер иде әле ул кыз бала! Мәхәббәтнең илаһи көченә бер генә дару да җитми бит. Каһәр язмыш, миңа әрнүле сөю генә китерде шул. Бәлки, аның гомере чикләнеп барадыр, бәлки, аның санаулы көннәр генә яшисе калгандыр. Мин очраткан кешенең дим, кызым.

Эре-эре күз яшьләре Әнәснең яңагын чылатты.

– Әти?! Әллә елыйсың инде? – Ләйләгә шәм сыман төз, мәһабәт ир-атның елавы гаҗәп иде. – Нәрсә җитми сиңа?

Кызы бернәрсә дә, бернәрсә дә аңламый иде!

– Миңа гомер буе нәрсәдер җитмәде, кызым. Җаным теләгәннең күбесе тормышка ашмады, буш хыял булып һавада асылынып калды. Могҗиза көттем, ул читләтеп узып китте, рәшә генә алдаган икән. Хәзер тиле хыял-өметләремне жәллим инде. Хаталарым мине һаман эзәрлекләп йөрде. Ә бер мәртәбә хаталансаң, аннан котылу юк, ул меңгә төрләнә икән. Ә бит бүген ни кылсаң, киләчәгеңә шулар барачак. Чабуыңа тагылып, ияреп барачак. Чөнки алар тузган сәләмә күлмәк кенә түгел, салып атам да яңасын киям димә. Без яшәгән көннәр бары тик безнеке генә. Безгә җавап бирәсе, безгә сират күперен кичәсе.

– Әти, калган бөтен кеше дә хатасыз гына яшиме? Мисалга, әни?

– Әниеңме?

Җаббаровның гелән-гелән хатынын да хурлыйсы килми иде. Юлсыз-нисез җирдән үз сукмагын табарга тырышып кына ялгышлар җибәргән һәм яшьли ирсез калып бәгыре каткан хатынны, бәлки, гаепләргә дә кирәкмидер? Баласы өчен ул, нәрсә генә әйтсәң дә, изге зат, ана кеше!

– Әниеңне мин дә тиң күрмәдем бугай, кызым. Җәмгыятькә файдасыз эш башкара кебек иде ул. Эше күренми, тау-тау кәгазе генә җыела иде. Фән өчен тырышлык кына аз, сәләт тә кирәк. Әниеңне икенчесеннән мәхрүм дип уйладым. Халык җырларын туплый, анализлый инде ул үзенә күрә… Ә бит әниең коры кеше, табигатьтән дә, халыктан да ерак зат. Шәһәрдә торып җыр өйрәнүен кара син! Авыл җире кызыктырмады аны. Югыйсә йөр инде халык арасында, ятма таш калада, әгәр син галим икән, әгәр син гомереңне шушы өлкәгә багышлыйсың икән. Әбиең мәрхүмә янына да бер мәртәбә генә кайтты әниең. Анда да бөтен күрше-күләнне көлдерде. Авыл ызбасының түшәме тәбәнәк була, йокларга яткач, бу: «Өстемә түбә такталары ишелә», – дип, ишегалдына йөгереп чыккан иде. Чак тынычландырдык үзен. Арбада кунды, тәки өйгә кермәде. Әнә шундый сәер гадәтләре бар иде аның…

– Ул да сине, сәер, ди. Кешеләр машина сатып алганда, трамвайларда чапты, келәмнәргә чират торасы урынга, ватман ташыды, ди. Аңламассың: кайсыгыз сәеррәк икән?

– Менә, кызым, без синең белән аңлашуга таба барабыз хәзер. Инде тыңла: мин өйләнергә уйлыйм…

– Кемгә? – дип бүлдерде кызы.

– Әйбәт кешегә, кызым. Әлфия исемле ул.

– Саташкан син, әти! Ә без? Әни?

– Әниеңне кузгатма, яме. Өзелгәнне ялгасаң да, төене кала. Ә син барыбер кызым булып калырсың. Җәйгә мин урман эченә йорт төзермен. Алан уртасына… Җылы җилләр исеп, җир җиләге исе таралыр… Баскыч төбендә кып-кызыл бөрлегәннәр үсәр. Әлфия тәрәзәләргә ак пәрдәләр эләр… Идәннәр сап-сары итеп юылган булыр. Менә мин шундый могҗиза көтәм, кызым.