banner banner banner
Үзем генә беләм…
Үзем генә беләм…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Үзем генә беләм…

скачать книгу бесплатно

– Зинһар, сорама, ни булды, дип тә… Китте инде…

– Каты хушлашкан икән.

– Үзем гаепле, иптәш Сафин. Жалу бирмим.

Хатын кулын тартып алды, иелеп, яр өстен чуарлаган бака яфрагын өзгәләргә кереште. Өзде дә, вак-вак тураклап, суга ыргытты.

– Йә, тынычлан, – диде Җәббар, аны бу шөгыленнән туктатып. – Суга кара. Су синең ярсуыңны басар. Теләсәң, учак ягабыз. Төнге учак бик серле ул. Күктәге йолдыз саен бер чаткы чәчри. Җирнең матурлыгын күк шулай үзенә суыра икән. Син, Җәмилә, сак бул: күз нурыңны йолдызлар урламасын.

– Яшь кызларга сөйлисе сүзләреңне миңа әрәм итмә, иптәш Сафин.

– Җәмилә дим, акыллым, без конторда җыелышта утырмыйбыз бит. Иптәш диюеңне ташла әле.

– Ә син алай китап сүзе сөйләмә. Милисә башың белән.

– Китапта моннан да шәбрәк язалар, Җәмилә.

– Әкият сырлыйлар, булмаганны язалар, – дип кайнарланып бәхәсләште хатын.

– Синең соң яратканың бармы? – Җәббар сак кына аның иңбашларына кагылды.

Җәмилә, өркеп, читкә тайпылды.

– Нәмәрсәгә ул миңа сөю-яратышу?! Нәмәрсәгә?! Май кебек ипигә сыламыйлар аны, – диде ул, баягыдан да битәр кызып.

Ник бу егет Җәмиләне котырта әле? Чыкты инде, чыкты, яратам дип Идрискә чыкты. Яратам дип, маңгай тиштерә-тиштерә яшәргә тырышты, яратам дип, түбәнлеккә төшә-төшә, Әсмабикәдән ир теләнергә чапты. Яратам, имеш! Ниндидер җүләр уйлап тапкан аны. Баксаң, мәхәббәт юк һәм булмаячак та.

– Син җавап бирмәдең, Җәмилә? – дип ашыктырды Җәббар.

– Авыл хатыннары авыз тутырып мәхәббәт турында сөйләшми, иптәш Сафин. Беткәнмени сүз. Сыерың, бозавың ничә, каз-тавык йомырка саламы, дип, тормыш хәлләрен сораш. Мин шуларны гына беләм. – Һәм ул каш астыннан гына егеткә карады. Җәббарның күзләре күл кебек тирән иде. Хатын, сихерләнгәндәй, тагын карады, тагын… Гаҗәп, анда аның моңсу сурәте чайкала иде. «Мәхәббәт дигәннәре, чынлап та, була микән?» – дип уйлады Җәмилә. Кинәт аның да, Җәббарга кушылып, матур-матур сүзләр сөйлисе, онытылып көләсе-шаярасы килде. Эчтә дәрт тә кузгалды. Их! Яр тутырып учак ягасы да шул учакларга төшеп үзең дә янасы иде!

– Җан җылымлы син, кызкай, – диде ир, хыялга чумып рәхәткә тарыган хатынның кулын сыйпап.

Җәмилә дерелдәп куйды. Йөзенә тагын баягы кырыслыгы кайтып, бәгыренә таш укмашты. Ул янә элеккеге куркак, мескен, агач Җәмиләгә әверелде.

– Кармак салма, барыбер балык чиертми, иптәш Сафин.

– Менә күңелең ачыла. Шаярта башладың.

– Мин шаяртмыйм, үземне балык түгел дим.

– Беләм, син бер кыргый чибәр.

– Көл, көл, иптәш Сафин. Ул кыргыйга ни әйтсәң дә ярый. Аннан дусларыңа, Идрис хатыны белән су буенда чуерташ атышып уйнадык, дип мактанырсың. Сез, ирләр, барыгыз бер чыбыктан сөрелгән.

Җәббар авыр сулады, читкәрәк китеп басты.

– Нык ялгышасың, Җәмлү-Җәмилә, – диде. – Мине аерым чыбыктан сөргәннәр. Туңасың, ахрысы. Әйдә, учак кабызыйк. Мин хәзер, әнә теге әрәмәлектән коры-сары гына җыеп киләм.

Сафин әрәмәлеккә юнәлде, ә Җәмилә авылга шылды.

Бичара каенсеңел һаман шыңшый иде. Аңа юату сүзе әйтергә дә онытып, хатын көзгегә атылды. «Кыргый чибәр», – диде Җәббар. Хакмы бу? Кайда аның ул чибәрлеге? Кайда?! Булганын да Идрис аяк астына салып таптады ич. Бу күзләрдә нинди нур калсын ди! Тум-тулы хәсрәттән битәр анда чуртым да юк. Ак йөзе дә, йодрык ашый-ашый, күгелҗем таплар белән бизәлгән.

Ул өстеннән күлмәген йолкып атты. Елаудан туктап янына килеп баскан каенсеңел анадан тума калган киленгә шаккатып карап торгач, үзе дә ашыгып чишенә башлады. Ни акыллы, ни тиле икәүләшеп көзгедә чагылган шәрә сыннарын күзәтте.

– Мин матурмы, Зәмзәмия? Әллә Әсмабикәме?

– Син матуррак, килен апа.

– Матур булсам, абыең ташламас иде әле, – дип, балалар кебек үпкәләп, авыз турсайтты Җәмилә.

– Бүрттергән борчак аша, килен апа, эчең зураер. Әсмабикәнеке төсле. Абый симезләрне ярата, – диде бөкре, шатыр-шотыр корсагын кашып.

– И Ходаем, бәндәңне җәзалыйм дисәң, акылын ал, – диде хатын. – Киен, Зәмзәмия.

…Иртәгесен ул төенчеген кыстырып кәнсәләргә – Мөхәммәтшин янына китте.

– Укырга барырмын, ахры, Мөхәммәтшин абый.

– Бүген үк түгел әле, сеңлем. Көзгә генә. Ник сорамый җыендың? – диде рәис, төенчеккә ымлап.

– Аерылып кайтыш, – диде хатын, еламас өчен дерелдәгән иреннәрен тешләп.

– Куып чыгардымы?

– Үзе Әсмабикәгә күчте.

– Әсмага?! – Мөхәммәтшин, өстәлне чөеп атардай булып ярсып, урындыгыннан купты. – Кайчан?! Кичә?! Ну, маңка малай. Башын, өзеп, ыштан кесәсенә тыкмасаммы!

– Әсмабикә барыгызны да тилертә икән, Мөхәммәтшин абзый. Кайсы төше генә кызыктыра соң шул хатынның?

– Чү, сеңлем, шаулама. Кем әйтә барыбызны да дип?

– Идрис белән аның өчен генә чәкәләшәсез инде, Мөхәммәтшин абзый.

Котырган үгез кебек борын тишекләрен киңәйтеп пошкыра-пошкыра ишекле-түрле йөренгән рәис:

– Син дә бер ир тота белмәдең, җебегән, – диде. – Нәстә, ирләрнең көйләү-җайлау төймәсенә басалмыйсыңмы? Оешмаган шул сез, татар хатыннары. Көнозын лап-лоп чабып арыйсыз да хәлдән таеп ирегез янына түңкәясез. Сезгә идән дә өч тапкыр юылсын, аш та өч пешерелсен. Марҗа алай итми. Атнага бер кәбестә шулпасы кайната да, бизәнеп-ясанып, черт-черт сагыз чәйнәп, эскәмиядә утыра. Төнлә сезнең төсле иренә арт бәлешен куеп йокламый, юха елан рәвешендә шуышып, ир кочагына керә. «Милый» ди, «любимый» ди. Шундый ул хәйләкәр марҗа. Ә сез көндез иргә: «Идән юган, аягыңны сал», төнлә: «Кит әле, хайван, арыдым, йокларга ирек бир», – дип кенә акырасыз.

– Ярар, Мөхәммәтшин абзый, марҗа булып булмады, бигайбә. Колхоз өй тергезергә булышмас микән? Үзем укырга киткәләгәнче, урманнан агачын кисеп ташыйсы иде.

– Сиңа әллә ни зур ызба кирәкмәс, булышырбыз.

– Миңа зур кирәк, Мөхәммәтшин абзый. Клуб хәтле.

– Менә-менә, – дип, бармак белән төртте рәис. – Татар хатыннары искиткеч нәфесле. Үлә-үлә бирнә җыя, мал җыя. Хәзер йорт та сала башлады. Сал, сал. Ирең әзергә кайтыр. Барыбер Әсма белән яшәтмим, дуңгыз колагын!

5

Төнлә җитмеш уянды Җәмилә. Сагаеп тыңланды. Идрис ишек шакый кебек иде. Ул, үрелеп, балтасын капшады һәм балтаны сабыннан тоткан килеш таң аттырды. Иртән абзарга чыгып сыер саварга чүмәшкән генә иде, печәнлектә сагалап торган ир аның өстенә сикерде.

– Ну, сытам, хайван! Ник төнлә бикләндең?

Идрис аны җиргә егарга маташты, сөт чиләге бер кырыйга тәгәрәп китте.

– Хайван! Үзеңә генә бит хәзер, Әсмабикә белән уртак түгел, әйдә, рәхәтен күр…

Хатын бирешмәде, кибеттә капчык күтәреп ташый-ташый беләкләре ныгыган иде, карачкыны селтәп атып, сыер артына посты.

– Сыерыңның эченә пычак тыгып, эчәкләрен агызам, кил! – дип, тамак төбе белән үкерде Идрис. Чынлап та, аның кулында пычак ялтырады.

Ходай җиткергәндер, шул чакта капкага даң-доң бәрә башладылар. Чырае көл төсенә кергән Идрис тиз генә печәнлеккә шылды.

«Килделәр, – диде Җәмилә, җиңел сулап. – Милисәдән килделәр. Йортның астын өскә әйләндерсеннәр, тапсыннар шушы ерткычны!»

Ләкин дөбердәтүче Рокыя иде.

– Ниткән капка бикләү ул?! – дип тиргәнде туганы. – Әллә баюың җиттеме? Кибетеңнән яшник-яшник мал ташыйсыңдыр, мужыт. Аракың да күптер. Җыйма, синең кәнфит суырырга – балаларың, аракы эчәргә ирең юк. Фәхретдин сәләмәсе нәүмизләтте үзеңне. Юньле хатын, әнә минем Вәсиләм кебек, итәк тутырып бала үстерә. Әле һәммәсе көтүләре белән кунакка кайттылар. Ире, ичмасам, күгәрчендәй гөлдери, Вәсиләм, дип кенә тора. Бир әле кунакларыма пешереп ашатырга берәр чиләк бәрәңге, бурычны яңа уңыштан түләрмен.

– Бирәм, апа җаным, капчыгы белән тутырып җибәрәм, – диде хатын, эченнән генә коткаручысына рәхмәт укый-укый. – Бәрәңгем күп, бетсә, тагы кил.

– И рәхмәт яугыры, эреләрен генә сайлыйм әле, – дип кинәнеп баз ягына юнәлгән Рокыяның юлын бүлде Җәмилә:

– Сыер сөзәр, туганым апа, ишегалдында гына көт. Хәзер, үзем апчыгам.

Рокыяны озаткач, ул, сәнәк тотып, ишек янына килде. Үзалдына сөйләнгәндәй:

– Син мине бергә йокларга кыстама, – диде. – Өемә бәреп керүең генә җитмәгән, җаныма да шакшы аягың белән узарга маташасың. Ирем түгел син, дидем ич.

– Кем соң, ахмак?

– Анысы миңа караңгы. Ирем түгел тек түгел.

– Фу, мисез! Һаман Әсмадан көнләшәсеңме? Мен яныма, мен, дим.

– Һай, аңламасаң да аңламассың икән! Йөзләреңне күрәсем килми-и, – дип ыңгырашты Җәмилә. – Килми-и! Бизүләрем бизмәннәргә салгысыз.

– Карчык, әй, карчык, – диде Идрис, усаллык белән җиңә алмагач, тәмле телләнеп, юмалап. – Хет бер генә тапкыр күр инде иреңнең күңелен, ә? Яратып кына кочакла, ә?

– Әсмабикәң иркәләсен, – дип, хатын шапылдатып ишекне япты, келәсен шудырды.

Халык Сабантуйга җыена иде. Җәмилә дә сату белән чыгарга әзерләнә башлады, кибетнең тышкы ягына «ябык» дип язып элде. Әмма, язган язуны күрми-нитми айкала-чайкала, бусагадан Әсмабикә тәгәрәп керде. Ул исерек иде, яртылаш прилавкага авып:

– Нит әле син, язгы гөлем, ярты кила кәнфит үлчә, – диде.

Аны куып җибәрү бик мәшәкатьле булачак иде, Җәмилә сүзсез генә кәнфит үлчәде. Тик салмыш хатын китәргә ашыкмады.

– Төнә каты гүләйт ителгән, баш чатный, мужытсы, йөз грамм әче су да йоттырырсың, Җәмлә. Матур син, Җәмлә. Түлке якмаган мич күек салкын. Синнән таш суыгы бөркелә. Шуңар ирең яратмады да. Тәмсездер дә син әрем төсле. Капсаң чырай сытарлык. Тәмеңне белмәсә, ир йокламый ул, Идрисең шуңар ташлады. Ирләр алар, җаным, сайлап ала тауарны.

– Син нинди, син? – диде Җәмилә, көчкә төкереген йотып. Үзе турында аның мондый ук бәяне ишеткәне юк иде.

– Мин тәмле, кәнфит кебек суырмалы. – Әсмабикә зур күкрәкләрен биетеп алды. – Хи-хи-хи, миңа ирләр сөлек төсле чытырдап ябышалар, Җәмлә малай. – Ул, дусты белән серләшкәндәй: – Син безнең милисә Җәббарны беләсең бит, – диде. – Вот ир, әме, малай?

– Әме, әме, – дип үртәде Җәмилә.

– Ул буй-сын, ул кап-кара бөдрә чәч, ул тавыш, ул мыек, әме, Җәмлә? Ялгыз, ди, үзе, үләнмәгән, яше дә самый, ди, утыз ике, ди.

– Бердәнбер ир, – диде Җәмилә.

– Миравуй, – дип кеткелдәде Әсмабикә. – Дөнья бәһасе ир, малай.

– Сине чутка тыкмаган бердәнбер ир, дим, Әсма.

– Һи, минем байлык беләнме? – Исерек, масаеп, шап-шоп күкрәгенә, арт чүмеченә бәргәләде. – Бу байлык беләнме? Ничек кенә үземә аударам! Мин кәнфитне суырырга кызыкмаган ир юк, Җәмлә малай. Җәббарны син әллә бүтән камырдан әвәләнгән дисеңме?

Җәмилә, сынап:

– Бик очынма, Идрисең кайтыр, – диде.

– Идри-ис?! – Исерек хатын күзләрен шарландырды. – Хи-хи-хи! Ул төрмә чыпчыгы сиңа булсын, әме. Эчәге-ние белән кире бирәм. Туйган ул кандаладан! Миндә ирек, хөррият! Сафин Җәббарга ау корам.

Әсмабикә акырып җырлый-җырлый чыгып китте:

Ыстаканның кырыена
Килеп кунды бер чыпчык.
Бүген төнлә кочаклатсаң,
Салып бирәм, чукынчык.

Әсманың лыгырдавы бәгырьне көйдерде. Хатын-кыз бит ул, ялганламас, дөрес әйтер. Ирләр чиркандырырлык салкындыр шул Җәмилә. Ягылмаган мичкә кем арка терәсен ди? Менә нинди икән Җәмлү. Хәер, мич гаеплемени? Аңа тутырып якмагач. Алай дисәң, үзе теләми. Тикмәгә генә Җәббар аңа «кыргый» кушаматы такмагандыр. Кыргыйлар чытырманлы карурманда яшәгәндә, Әсмалар ир аулый. Ә бәлки, кайдадыр Җәббарның да сөйгән кызы бардыр? «Нигә ялгыз син, Җәббар Сафин? Әллә Җәмиләне сагыштан өтәр өчен генә дөньяга тудыңмы? Кемнәрне кочагыңа кысып иркәлисең икән, әй, егет?! Нигә ялгыз син… Җәмилә сыман. Хәтерлисеңме, яр буенда учак ягарга дип син әрәмәлеккә ашыктың, ә мин… качтым. Бер ярама икенчесе өстәлүдән курыктым. Әле генә ире йөз чөергән бәхетсез хатынны, юатам дип алдап-йолдап, чишендерергә күп кирәкми. Син бит әллә нинди серле йолдызлар турында сөйләдең… Бу кыргый затны бүтән эзләмәссең дип уйлаган идем. Чөнки Идрис юк, мин, төп йортыма кайтып, үземчә көн күрәм, сиңа, тәртип сакчысына, биләмәңдәге кешеләрне рәнҗетсәләр, явызны унбиш тәүлеккә илтеп ябасы дип борчыласы түгел иде. Ләкин син, эзләп, егерме биш чакрымдагы урманга килдең. Мин, бригадада бердәнбер хатын-кыз, тирләп-пешеп ирләр белән урман кисәм, яңа йортым өчен бүрәнә әзерли идем. Ул синдәге аптырау, ул синдәге гаҗизлек, и Раббым! «Кайт, синең өчен үзем эшлим», – дип, бөтен кеше алдында куалый башладың. Ярый әле авыл ирләренең асылы җыелган иде, ахырдан сүз-гайбәт ишетелмәде, урмандагы урманда калды. Ахыр, күндерә алмагач, машинаңны каравылчы утарына илтеп куйдың да безнең белән эшкә тотындың. Ирләр синең бу юләрлегеңне өнәмәделәр, син тәртип сакчысы, тәртип сакла, без Җәмиләне рәнҗетмәбез, авыр күтәреп-төшермәс, ботак-сатак кына тураклап йөрер, диделәр.