banner banner banner
Үзем генә беләм…
Үзем генә беләм…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Үзем генә беләм…

скачать книгу бесплатно

– Чыдам хатын җир кочаклап еламас, Җәмилә.

– Егылып та елаттыра, иптәш Сафин.

– Җәяү генә кайтасыңмы, әллә миңа утырасыңмы?

– Авыл терәлеп тора бит. Рәхмәт яусын үзеңә, яхшы сүзеңә, иптәш Сафин.

– Елап, матур күзләреңне бозма. Хуш, Җәмлү-Җәмилә.

Ни гаҗәп, шушы кеше юлда очрамаса, Җәмилә шартлап урталай сынар иде. Ул аның җаныннан саркыган ярасына бәйләвеч каплады һәм әз генә булса да күтәрелеп, торып китәргә көч бирде. Дөрес, чәчтән сыйпап юатмады, хәсрәтен сөйләттереп, кайгысын да бушаттырмады, ә шулай да салмак тавышы, ягымлы күз карашы белән имгәнгән канатларны турайтты. Мөхәммәтшинның Идрис хакында әйткән ачы сүзләре алай ук чәнчеп авырттырмый башлады, яңгыр төсле әкрен генә туфракка сеңде. Капканы да сабыр гына ачып керде хатын. Идрис ишегалдында җенләнә-җенләнә ат җигә иде. Аны эт сыман ырылдап каршылады:

– Райүзәктә көн үткәрәсең, томана, чүпрәк-чапрак җитми сезгә! Мин печән урларга барам, ятып йокы симертмә, бушатышырсың.

– Әйе, – диде хатын, – төнлә печән урлыйсың, көндез…

– Нәстә «көндез» нәстә?! – Ир акаеп аңа текәлде.

Җәмилә эчендә кайнаган ачуын Идрискә бөркемәкче иде дә, тыелды. «Көндез Әсмабикәң белән кеткелдәшәсең», – дисә, котырган эт умырып тешләячәк иде.

– Атлар карыйсың дим…

– Шулай дип котыл, черегән ми. Ату тетмәңне тетәрмен. Мүкәли-мүкәли, коелган тешләреңне чирәмнән чүпләрсең. Исегездә тотыгыз, катын килмешәкләре, телегезне дилбегә буе озайтмагыз, бөкрегезнең бөкресен турайтырмын, турыгызның төз гәүдәсеннән көянтә бөгәрмен.

Шул чакта акылга сай каенсеңел яртылаш бөгелеп өйдән чыкты.

– Абый, – диде ул, еламсырап. – Син бая чыбыркы түтәсе белән аркама төйдең-төйдең, ә бөкрем никтер тураймады.

– Кансыз, – диде Җәмилә, каенсеңлесен кызганып. – Ичмасам, бу гөнаһсыз балага кул күтәрмә. Нинди ачуларыңны аласыңдыр?!

– Сез кыз-катын сәләмәсен чүплеккә себереп түгәсе.

– Әсмабикәне генә калдырып. – Хатын телләшә башлавын сизмәде.

– Җанашны күрмәгәнгә утыз көн, – диде Идрис, күз дә йоммыйча.

– Утыз минут диген. Абзарда кемне кысканыңны оныттыңмы? – Җәмилә, ире йодрыгын төйнәп өстенә ташланганчы, тезеп калырга ашыкты: – Сөйлиләр, көлеп сөйлиләр сезне. Көннән күзегез дә оялмый икән. Төнлә нәфесегезне очлагыз хет, кешедән яшеренеп.

Шаккатарлык хәл, Идрис сукмады. Ачудан кашлары маңгаена сикереп менсә дә, ат җигүен белде.

– Ирләр эшли торган эшнең оятын тапкан берәүсе. Тфү, анаңны! – диде ул, сүгенеп. – Әсма белән булышма да, ярышма да син. Үзеңнең кем икәнеңне чамала да тик тор.

– Кем соң мин? Әйтеп бетер.

– Чүп, – диде ир, төкеренеп. – Сиңамы Әсмага тиңләшергә! Аны ярсаң, өч хатын чыга.

– Шуңа гына өйләнәсең калган, абый. – Бөкре каенсеңел аркасының авыртуын онытып көләргә тотынды. – Өч хатын эшләр иде йортта, ату килен апа белән икәү генә өлгермибез. Өч хатын белән чиратлашып йоклар да идең.

– Прәс, бөкре мәче, олы кеше сүзенә катышма.

– Синең сүзең олы кеше сүзе түгел, – диде кимсетелүдән җаны әрнегән Җәмилә. – Адәм актыгы гына хатын-кыз хурлый.

4

Күзе-башы җимерелгән ир аны ишектән кергәндә үк чәйнәп атты:

– Төн ката кайда себерелдең, эт сыңары? Мин төрмәдә чакта гүпчим тугарылдыңмы әллә? Буып күлгә батырасы әнчек!

– Печәнлектә йокладым, – диде Идриснең кесәсеннән пычак тартып чыгаруын күреп өне алынган хатын. И Раббым, Фирдәвесне ире Сәгыйт баскыч төбендә суеп ташлаган иде бит… Классташ Фирдәвесне… Туганыннан көнләшеп… Бу да… имансыз… Кычкырырга да өлгермәссең… Күрше-күлән дә ишетмәс… – Берүзем йокладым, – диде аркасына тир бәргән Җәмилә. – Берүзем, ялгызым…

– Берүзең түгел, черегән ми! Сыер белән, – диде Идрис, пычагын кире кесәсенә шудырып. – Сиңа кем карасын?! Катыкка буяп ыргытсаң, ни ач эт тә яламас. Мин ир исе иснәтмәсәм, бөрешеп картаер идең. Хәер, тукта, тукта, кичәгенәк күземә матур сымак күрендең. Ну-ка, бырат! – Карачкы күзләре белән аңа кадалды. Авызы колагына хәтле ерылды. – Минсез яшәү килешкән димме. Тәнеңә ит кунган димме. Гәүдәңнең сылулыклары дим, ә, карчык? Йә, кил әле.

Җәмилә аны кулы белән этәрде:

– Капкада кеше бар!

Качкын, йомран кебек, җитез генә «оясы»на чумды.

Капка белән җил генә шаяртып уйный иде. Хатын иркен сулады һәм, идәнгә иелә төшеп:

– Синең капчыгыңда нәмәстә ул? – дип сорады.

– Тимер-томыр, – диде астагы тавыш.

– Алтын-мазар түгелмени?

– Күп белсәң, тиз картаерсың.

– Анда район складын басканнар. Милисә җир бетереп каракларны эзли.

Күзләре акайган Идрис атылып өскә чыкты:

– Милисә авыллардан эзлиме?

– Китәр идең төрмәңә, – диде хатын. – Срогыңның яртысын уздырдың. Аннан чыккач та Карасуга кайтмас идең. Монда сине өнәмиләр, һаман нәфрәтләнәләр. Хатын кыйнап та авылдашлардан яраттырып яшәп буладыр, әмма дә уртак малына тиюне кичерми шул халык. Син бит артык зур җинаять кылдың: колхозны коры казыкка калдырдың.

– Авызыңны җәлпәйтеп ир тиргәмәсәнә, хайван тизәге! Милисә өй борынча иснәнәме?

– Безнең авылга җитмәделәр әле.

Ир астан юеш капчыгын сөйрәп чыгарды.

– Базыңда бәрәңге шыгрыммы?

– Җәй уртасында нинди бәрәңге ди. Егерме чиләк чамасыдыр. – Җәмилә серле капчыктан күзен алмады. Күңел нәрсәдер сизенгән кебек иде. – Син бит төнлә, алтын, дидең.

– Тимер дим, аңгыра. Базың сарайдамы? Милисә тикшергәнче, шунда ятармын. Әйдә, пока мин урнашканчы, капкаңны биклә. Ну, живо! Бүген печәнлектә сыер белән йокламассың. Мин дә менәрмен җылытырга. Аркага арка терәшербез, корсакка – корсак. Ха-ха, Җәмлә. Катын-кыз тансыклатты, шайтан! Ха-ха!

«Үлсәм дә бирелмим», – диде хатын күңеленнән генә. Уен шул килеш йомып эчтә генә сакларга да бит! Их бу сөяксез телне!

– Сагынсаң, Әсмабикәңне чакыр, – диде ул, ишек яңагына терәлеп. Йөрәкнең ачудан шашынып тибүе тәмам хәлне алган иде.

Идрис, якын ук килеп, бүлтәйгән корсагын терәп басты. Мыскыллап:

– Тәнең ир теләмимени? Әсмага бирмәс өчен утка баскан көннәрең хәтер иләгеңнән иләнгән, ахры, түтикәй, – диде. – Бик назланып маташсаң, ектым салдым идәнгә дә… Нишләтсәм дә, үз катыным!

– Син Әсмабикәдән чыгып киткән кеше, – дип ыңгырашты хатын. – Әсмабикәдән…

– Ну, тирес, тәки сүз көрәштерәсең! Ябасыңмы-юкмы капкаңны?! Урнаштырасыңмы иреңне аулак җиргә?!

Үз йортында кабат күндәм колга әверелгән Җәмилә базга юрган-ястык ташыды. Ир соңыннан кисәтте:

– Мин кушканнарны үтә, карышма, ул вакытта без килешеп яшәрбез, – диде, теш ыржайтты. Ул хатыннан канәгать иде. Үз кубызында биетә ич, ник ыржаймасын!

Баз капкачын салам белән каплагач, Җәмилә Садыйкларга ашыкты. Нәрсә булса да белеп, ачыклап кайтырга кирәк иде.

Зөлфия уңайсызланып кына түргә әйдәде:

– Уз, Җәмилә. Өем азган-тузган, гаеп итмә. Кайгылы көннәребез әле. Олы апа кызының киявен үтергәннәр, район складын саклый иде. Үтереп, хөкүмәт алтынын талаганнар! Шуны күмешеп, җыештырышып кайтып кына кердем. Оланнар да урамда, күңелләрендә уен гына, идән дә себермәгәннәр.

– Сөйләгәннәр ие шул, складны басканнар, дип. Мескенем, киявегез булып чыккан икән.

– Ватып-җимереп тә мәшәкатьләнмәгәннәр, ди, кыз. Сафа мәрхүм үзе ачкан, ди. И әрәм дә соң! Яшьли китте. Елап үлә инде хатыны. Үземнең дә елый-елый башым түнде.

– Кемнәр икән, хәбәр юкмы?

– Бер Аллада күз, Җәмлә! Үзең ни бетереп йөрисең?

– Бетереп дип… Мәйтәм, барыйм әле, Садыйк язамы икән? Идрис нәстә икән?

– Хатлары сирәгәйде, икесе дә бергә инде, бергә. Күңелеңә авыр алма, Садыйгымның башын Идрис кенә ашады. Идрис өркетеп яндыртты атларны, безнең юаш мәхлук ни чарадан бичара иярде аңа.

– Ник авырга алыйм, Зөлфия?!

– Аен елга чутлыйм, кыз. Ялгыз башка тормыш арбасын тәгәрәтүе кыен. Каралты-кура искерде, этсәң – аварга тора, өй нигезләре дә черегән. Кайтса дим, сипләр, төзәтер иде.

«Димәк, Садыйк юк, – дип нәтиҗә ясады Җәмилә. – Әгәр ул өйдә качып ятса, Зөлфия җәелеп сөйләшмәс, курку-шом йөзенә бәреп чыгар иде. Бала-чагалы йортта сер саклыйм димә инде. Шуңа күрә Садыйк урманда сураядыр әле. Бигрәк башсыз бу ир-ат халкы. Күпкә түзгәнне, азга түзсәләр, диң. Менә тотсалар, тагын срок өстәп, төрмәгә тыгарлар. Урман озак асрамас, аның да күзе-теле бар».

– Үпкәләмә, кыз, Идрис ай-һай холыксыз иде. Тәнеңнән кара бетмәде, гел йодрык ашатты. Әсмабикәгә йортка кереп тә йөрәгеңә тиде. Шундый кешене дә ир саныйсың тәки, ә? Төкер бәбәгенә! Имештер, милисә Җәббар сиңа күз атып йөри. Шәрбәннән бит ул, Сафин Рәис абзый малае. Зерә тәртипле аның балалары.

– Гайбәт, – диде Җәмилә, чәч төпләренә хәтле кызарып. – Иптәш Сафин кибет хәлләрен белешүдән ары узмый. Ир хатыны янында ни калган ди аңа. Минем бит ирем үлмәгән, исән-сау, Зөлфия. Кеше ышандырма сөйләп.

– И кыз, кеше төрткәнне төртәм, бер дә башымнан чыгарган түгел. Үз җаеңны үзең кара тагы.

Үз җаен үзе карап яши торган хатын булса, базга төшереп хәсрәт япмас иде Җәмилә. Яңгырлы төндә үк аңардан арына ала иде ул. Җебегән!

Җан-тән арып-талып кичкә керде. Идриснең печәнлеккә чакыра-чакыра янавы әле дә йөрәкне чемердәтә иде, ләкин Җәмилә чыкмады. Утын сүндерде, тәрәз-ишекләрен бикләп, карават кырыена балта куеп йокларга ятты. Аның йорты олы юлдан ярты чакрым иде. Узган-барган машина тавышларына колак салды. Җәббар авылга соң кайта. Аның мотоциклы тонык кына гөрелди иде. Мең тавыш арасыннан аера иде аны хатын.

«Сагынам, – диде Җәмилә, бөртек-бөртек яшьләре, яңагын чылатып, изүенә тамды. – Үлеп-үлеп сагынам. Ничек сагынганымны әле генә аңладым. Әллә йөрәк аерылулар сизә микән? Бигрәк сулкылдап тибә».

Җәббар – өйләнмәгән егет, Җәмилә – кияүдәге хатын… Коесында суы да кипкән. Тәне дә үлгән. Бар наз-сөюе, хатын-кызга гына хас йомшаклыгы-нәфислеге Идриснең тупас йодрыгына эләгеп җуелган. Бәгырь каткан, тупасланган. Ул инде дөньяда ярату дигән нәрсәнең барлыгына да ышанмый. Ир затының яратып тәненә кагылуы, назлап-иркәләп эндәшүе, яндырып иреннәрдән үбүе хәзер аңа бер кыргыйлык кына булып тоела. Җәббарга тиңмени мондый хатын?! Янган, көйгән, сүнгән, хиссез хатын! Бу сагыш каян бәреп чыкты соң әле? Сүнгән җаннар да берзаман дөрләп кабынырга сәләтлеме? Күрәсең, күрәсең… Нигә мин үз-үземнән яшерәм, нигә үземне алдарга тырышам: яратам бит Җәббарны, яратам! Ник һаман Идрисне ирем дип тәкрарлыйм: юк, ул ирем түгел, ул – үткәннәрнең кара шәүләсе генә. Башыма төшкән утлы таш, бәгыремә кадалган шырпы һәм гомерлек бәхетсезлегем дә ул – имансыз Фәхретдин оныгы.

…Иң моңсу җәй киче иде бугай. Хәтердә шулай калган. Фермадан кайтса, караватта бөкре каенсеңел шыңшып утыра.

– Абый катыргы чумаданына күлмәк-ыштаннарын салды да китте, Әсмабикәгә кияүгә чыкты, ахры, килен апа.

– Кайчан китте?!

Бөкре тәрәзгә барып капланды.

– Әнә-ә тыкрыктан юырттыра, артыннан куган төсле. Кулында чумадан.

Җәмилә яланаяк урамга чыгып йөгерде. Әле соң түгел, куып тотып Идрисне кире борам, диде. Җилкенеп-ашкынып чапты. И тиле хатын! Сине ташлап качкан ир борыламы инде, нәкъ борын төбендә генә шап итеп көндәшенең капкасы ябылды, әмма ул, үҗәтләнеп, аны этеп ачты. Әсмабикә эчке күлмәктән генә ишегалдында йөри иде, алар башта чәчләре тузган, шашынган Җәмиләне күрмәделәр. Ир, чемоданын куеп, чыркылдаган мәгъшукасын кулына күтәрде, күтәргәндә ябык гәүдәсе сыгылып, чүгеп куйды: Әсмабикә авыр иде. Идрис мышный-мышный баскычтан менгәндә генә, Җәмилә җан ачысы белән кычкырып җибәрде:

– Идри-ис!

Ир, каушап, Әсмабикәсен аягына бастырды. Шунда гына шашкан хатынын абайлады.

– Син икән, тәре бугаз. Яхшы чакта ычкын! Мин Әсмага йортка кердем. Кире кайт!

– Җүнле ир хатын эзләп йортка керми. Әйдә, кайт, хур итмә башларымны. – Җәмилә чемоданга барып ябышты. Әйтерсең чемоданга ире һичшиксез иярәчәк иде.

– Ычкын, диләр, Җәмлә!

– Колагыңа мамык тыктыңмы әллә, аңгыра, – дип, үрдәк кебек чайкалып, баскычтан сөяркә дә төште. – Идрискәем белән без яшьли сөештек. Кыз кешегә өйләнәм дип, әзрәк кәпрәясе килеп кенә сине алганые, чүт кенә кыз кеше белән яшәсен дип биргәнием аны. Җитәр, яшәдең, инде минем чират.

Боларны куркыныч төш кенә дип уйлап, яшь хатын ботын чеметте, чеметкән җир авырта иде.

– Идрис, акылдан язма! – Җәмилә иренең аягына егылып, тезләреннән кочып ялына-ялвара башлады. – Кайт, җаным, зинһарлап сорыйм, кайт. Колың булырмын, төнге шәүләң булырмын. Бер алларыңа, бер артларыңа төшеп кадерләрмен. Син минем хәләл ирем ләбаса!

– Тай моннан! – Идрис аны тибеп очырды да чемодан белән бар көченә китереп сукты. Катыргы тартманың биге ычкынып, җиргә күлмәк-ыштан, акча һәм… Җәмиләнең кыз чактагы алка-беләзекләре, муенсалары сибелде. Җебе шартлап өзелгән кызыл муенсаның вак-вак төймәләре тузанлы чирәм арасына тәгәрәште.

Катты да калды яшь хатын, маңгае тишелеп, кан агуын да сизмәде. Болай тетрәнгәне юк иде әле аның.

– Миңа, миңа! Идрис бүләге, кияү бүләге, – дип, Әсмабикә, мүкәли-үрмәли, төймә-беләзекләрне җыярга кереште.

Җәмилә, аңына килгәндә, бакча коймаларына тотына-тотына тыкрыктан кайтып бара иде. Ул өйгә кермәде, аңгы-миңге хәлдә, томан эчендә йөзеп, кыр ягына таба атлады. Кайнар йөзенә кичке тымызык җил бәрелде, әз генә айныта башлады. Тик күз алдында һаман җиргә сибелгән төймәләр тәгәрәшә, һәр төймә әйтерсең әрнүле күз яшенә манчылган.

Олы юл кырыена чүмәшкән хатын битен каплап калтырый-калтырый елады. Маңгаеннан агып төшеп, ике каш арасында укмашкан кан, яшь белән чыланып, бөтен йөзен буяды. «И изге Аллам! – диде ул. – И изге Аллам!» Бүтән сүз әйтә алмады. Аннан, торып, юл буйлап китте. Нәкъ шушы сәгатьләрдә райүзәктән Җәббар Сафин кайтырга тиеш. Нигә аңа табан каршы бара соң ул? Әйе, киңәш сорарга уйлый. «Ирем бүтән хатын белән яши, безгә законлы аерылырга кирәк, гаризаны кемгә илтим?» – дияр. Хәер, кемгә илтәсен үзе дә белә инде… Ярар, башка сәбәп табар. Мәсәлән, йорт-җир турында. Җәмиләнең нигезе тузган, ызбасы ишелгән, бер келәт кенә таза-сау. «Идриснең йортыннан кусалар, кая барыйм?» – дияр. Юк, алай да димәс! Берничек тә димәс. Аңа хәзер сорау да, киңәш тә кирәкми, аңа хәзер Җәббарның, көлеп-елмаеп: «Исәнме, Җәмлү-Җәмилә?!» – дип эндәшүе генә кирәк. Кил, диде ич, ярдәм кирәксә тартынма, диде. Менә килә, үзе каршы килә…

Узган-барган шофёрлар кычкыртып үтте. Туктарга йөрәкләре җитмәде бугай, яланаяклы хатынның йөз-кыяфәте имәнгеч иде.

Ул ерактан ук нокта хәтле генә күренгән мотоциклны шәйләде. Нокта, зурайган саен зураеп, аңа якынлаша иде.

Җәббар нигәдер гаҗәпләнмәде. Әйтерсең аны башта ук кисәткәннәр: юлыңда сине шашкан тиле хатын көтә, дигәннәр. Сорашмады-төпченмәде ир, Җәмиләне, җайлап кына биленнән күтәреп, мотоцикл бишегенә утыртты һәм чакрым ераклыктагы Сөлчә елгасына борылды. Анда да сүз катмады, култыклап, су кырыена илтте, башын идереп, канлы йөзен юды, кулъяулык белән йомшак кына сөртте. Җәмилә, җансыз курчак кебек, кая бөксәләр, шунда бөгелде, кая борсалар, шунда карады. Ул фани дөнья кешесе түгел иде.

Юып-җыеп тәртипкә китергәч, Җәббар аның бәләкәй кулын учына кысты:

– Йә, исәнме, Җәмлү-Җәмилә?! Яраң сызламыймы?