banner banner banner
Үзем генә беләм…
Үзем генә беләм…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Үзем генә беләм…

скачать книгу бесплатно

– Мин дә, әти! Чемоданым белән магнитофонымны гына алам да сиңа күчеп киләм.

Язмышның кинәт кенә шундый борылыш алуы Әнәсне канатландырып җибәрде. Кызы да риза! Әлфия зарыктырмасын, тизрәк шылтыратсын иде инде. Хәзер ансыз бер генә минут та яши алмаячак бит. Моңарчы яшәгән тормыш кояш җылысына тилмергән үлән сабагы төсле… Әлфия җай табып хәбәрләшер дә, кыш язга әйләнеп, тамчылар тама башлар… Мәхәббәт бөреле язларга, беренче умырзая чәчәкләренә пар була. Әгәр, кил, дисә, Җаббаров аны сәгате-минуты белән эзли чыгар.

9

Әлфия онытты… Әнәскә ялгыз уздырган көннәре буш һәм ямьсез тоелды. Татлы хыялларны ачы хакыйкать тар-мар итте. Ул әллә ничә тапкыр иске адрес белән Әлфия яшәгән йортка килде.

– Бездә аның эзе дә юк, – диде мәче кочаклаган ханым беренче килүендә.

Икенче килүендә:

– Улым белән алар аерылышты, – диде.

– Ә улыгыз кайда соң? – диде Җаббаров. – Ул беләдер ич!

– Аерылган хатын аңа ниемә хаҗәт? Белми! Улым Ташкентта, түтәендә кунакта.

Инде ханымның ялганлап маташуы хак иде, димәк, Әлфия киткән! Казаннан еракка, җылы якка! Ичмасам, адресын калдырсын, һич югы: «Китәм, хуш», – дип саубуллашсын иде. Җаббаровны дөрләп янган утка салды лабаса. Билгесезлектән дә яманрак нәрсә бар икән?

Әтисенең чәбәләнүен күреп, кызының да планнары пыяла сыман уалды. Ләйләнең Әлфияне тизрәк күрәсе килә иде. Хәзер ничек күңелсез!

Әнисе янында исә кызык иде. Аларга көн дә дус-иш җыела, бииләр, җырлыйлар, шаян сүзләр сөйлиләр. Бигрәк тә Ходайбирдине әкәмәт инде! Бил тиңентен сакал үстергән. Килгән саен, Ләйләгә зәңгәр кәгазьгә төрелгән шоколад кыстырып килә. Кыйммәтле булса да, Ләйлә аны нигәдер ашамый иде. Мөгаен, Ходайбирдинне яратмаганга күрәдер. Бишкә бөгелеп төчеләнә бит ул. Әнисе шуңа риза: ятып, аяк табанын гына үпсеннәр. Ләйлә, әтисе янына күченгәндә, үзенең Ходайбирдингә булган мөнәсәбәтен сиздереп китте.

Әнисе:

– Озаккамы син? – дип кызыксынды.

– Ходайбирдинеңнән сора!

– Димәк, син аны өнәмисең, балам?

– Минем үз әтием бар!

– Әтиең безне ташлады ич!

– Аерылды! Бу әле мине ятим итте дигән сүз түгел.

– Бар, күңелең кайтканчы атаңда яшә алайса, тискәре!

Әнисе күтәреп бәрелгәнче, Ләйлә тиз генә чыгып сызды.

– Әти, кайда соң инде синең Җомгабикәң? Һаман көтәбез, көтәбез, туйдырды инде.

Җаббаров кухня өстәлендә Әлфиянең сурәтен сызгалап, тирән уйга чумып утыра иде, сискәнеп:

– Нинди Җомгабикәм? – дип сорады.

– Нинди Җомгабикә, имеш! Без утраудагы кебек яшибез. Тып-тыныч! Син – Робинзон. Ә аның Җомга атлы хатыны булган.

– Син, кызым, бәйләнмә, дәресләреңне хәзерлә.

Көн кичкә таба авышкан иде. Аны тагын сагыш басты. Рәхимсез сагыш җанны өтеп-өтеп ала, йөрәкне сулкылдата иде. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитәр. Бәйрәмнәр арасында иң күңеллесе шул. Әнәс чыршы бизәргә ярата. Бала-чага кебек, төрле төстәге кәгазь уенчыклар ясап элә. Быел инде бу эшкә дә кулы бармый. Табылмады Әлфия! Табылмады! Ул баскан эзләрне кар күмгән, ул йөргән урамнар тарайган сыман иде. Сорашмаган кешесе калмады: белгәненнән дә, белмәгәненнән дә сорашты. Нур белән Ирек, Җаббаровка күренергә оялып, остаханәләрендә яталар иде, – ул аларны да кузгатты. Бергәләшеп Казанны айкап чыктылар – табылмады. Күктән иңгән фәрештә дә болай эзсез югалмас, җирдә өрфия яулыгын онытып китәр иде. Телефон шылтыраган саен, Әнәс: «Ул!» – диде. Ләкин телефоннар да саңгырау, көткән кешенең тавышын ишеттермиләр иде.

Яңа ел бәйрәме алдыннан ул Сәнгать йортына килде. Халык бәйрәм каршылый, коридорга тулып бии, күңел ача. Җаббаров зифа буйлы ханымнарның хәрәкәтен ерактан гына күзәтеп йөрде. Аны да күреп алдылар. Күреп алдылар да, биюләреннән туктап, дәррәү аңа ташландылар.

– А-а, Җаббаров!

– Әйдә, биибез.

– Яңа ел күчтәнәчләрең кая, өләш безгә дә! – дип тырылдата башладылар.

Әнәс, йотлыгып, алар арасыннан Әлфияне эзләде, күңеле һаман могҗиза көтә иде.

– Китегез әле, бәйләнмәгез кешегә! – дип, Мәликә ханым аны бер читкә алып китте. – Сине унлап хат көтә.

– Бир тизрәк! – диде Җаббаров, кабаланып. Ун хатның берсен булса да Әлфия язарга тиеш ләбаса!

– Җанашың көненә йөз шылтырата. Интектермә инде, барып кил.

– Кем шылтырата? Әлфияме?

– Тәки котыңны очырган шул ямьсез кызый. Курыкма, Ташкент ягына билетлар җүнәтеп йөргәнен үзем күрдем мин аның. Кассада бергәләп чират торган идек…

Табышмак-сораулар булып башына тулып йөргән билгесезлек томандай эреде. Хәзер тәннең бөтен тамырын иңләп ашкыну йөгерде…

Ашкыну! Иңрәп, ни гамәл кылырга белмичә йөдәгәндә, ташкын сыман җаныңа ашкыну килсә, син бәхетле, Әнәс! Ичмасам, өметең якты була, ичмасам, барыр юлың ярылып алдыңда ята.

– Сиңа икенче шатлыклы хәбәрем дә бар бит, Әнәс, – дип, Мәликә ханым аның кулына кәгазьләр сузды. – Менә премиягә кандидатлар исемлеге. Күрәсеңме фамилияңне? Күрмичә диң, син күз өстендәге кашыбыз лабаса! Укы, укы, бөгәрләмә кәгазьне!

– Бир әле каләмеңне! – Җаббаров үз фамилиясен аркылы-торкылы сызды да Хәбиб остазны язып куйды. – Таҗи Галиевичкә тапшыр, Мәликә. Хәбиб абзыйның күргәзмәсен оештырып, премиягә тәкъдим итсеннәр.

– Син нәрсә, сай савыт?! – Мәликә ханым аның артыннан тагылып бара иде. – Күргәзмәң борын төбендә ич! Яндырасың бит!

– Янса сүндерерләр. Мин ерак сәфәргә китәм, хуш!

– Хатларың, хатларың кала!

– Кайткач укырмын!

Өч сәгатьтән Ташкентка самолёт оча икән, Җаббаров кассага йөгерде һәм, ашыга-кабалана, билет алды. Өйдә аны дүрт күз белән Ләйлә көтә иде.

– Нишләп озакладың, әти?

– Кызым, мин Әлфия апаңны алып кайтыр өчен Ташкентка очам. Тиз-тиз чемоданны тутырыш әле. Чиста киемнәр сал. Йә, утырма инде!

– Син анда барма, әти…

– Әлфия апаң көтәдер, кызым, алай каты бәгырьле булма.

– Көтми ул сине, әти. – Ләйлә сулкылдап елап җибәрде. – Ташкентта да түгел ул…

– Чү, кызым, елама әле син. Күрәсең бит, минем болай да башым катты. Нигә син гел әтиеңә каршы чыгасың?!

– Мин… мин, әти, каршы түгел, түгел…

– Алайса елама. Әлфия апаң Ташкентта диделәр. Син берәр хәбәр ишетмәгәнсеңдер бит? Әллә ул Алтынайдамы?

– Ул инде Алтынайда да юк… Ул бер җирдә дә юк. Мә, ире китерде. Әлфия апаның соңгы истәлеге шул булган, сакласын, диде. Үләр алдыннан… синең белән саташкан, синең белән, әти!

Ләйлә тагын да ныграк үкси-үкси Әнәскә чит-читләре янып челтәрләнгән рәсемне тоттырды. Аннан күзләрен зур итеп ачкан бәләкәй генә бер кыз бала, гаҗәпләнеп, дөньяга карап тора иде. Менә ул җанланыр да: «Еллар аша эзли-эзли, мин сине барыбер таптым, исәнме, Әнәс?!» – дияр кебек…

КЫРГЫЙ

1

Күк гөмбәзе урталай шартлап ярылган сыман, яңгыр яуды да яуды. Җиһан тоташ бер су дөньясына әйләнде. Эре-эре тамчылар, күңелдә кара шом уятып, шак-шок калай түбәгә килеп кадалалар да ябылмыйча калган тәрәзә капкачына шыбыр-шыбыр агып төшәләр. Яңгыр алдыннан купкан җил-давыл баганалардагы ут чыбыкларын өзгәләп бетергән, авыл, упкын төбенә мәтәлгән төсле, караңгылыкка чумган иде.

Ул, торып, сукыр лампага булса да ут эләргә теләде, ләкин аяклары аны тыңламады. Бар гәүдәсе хәлсезләнеп оеп каткан, баш эшләми, эшләү генә түгел, баядан бирле ни-нәрсә булганын аңламый, бөтенләй миңгерәгән иде. «Ник килми, ник керми? Ул бит «юл уңае сугылырмын» дигән иде… – Хатын, өметләнеп, тәрәзәгә бакты. Тик анда караңгы, җанны өшетерлек куркыныч караңгы иде. – Яңгыр өркетте микәнни? Әллә гайбәттән куркамы? Моңарчы капка шакыган кеше түгел иде шул… Белсә иде ул аның хәлләрен, белсә иде! Карурманнар кичеп тә килер иде… И Раббының каргыштан өтелгән төннәре! Җәзалыйм дисәң, бүтән җәзалар беткән идеме?!»

– Ярады…

Хатын карлыккан тавыштан сискәнеп куйды. Үткен күзләре караңгылыкка ияләшеп өлгергән иде инде, ул мич авызына елышып тәмәке пыскыткан карачкы кыяфәтле иргә текәлде.

– Ярады-ы, – дип кабатлады карачкы, – ярады-ы. Изге түгел дип кара син шуннан соң безләрне, эзне шәп юа!

– Нинди эзне?! – диде хатын, аңламыйча. Ул әле һаман аңгы-миңге халәтеннән котылмаган иде.

– Һи, аңгыра! Минем җирдәге тәпи эзләрен яңгыр юа, дим. Һи, сарык! – Төнге кунак, хатынны мыскыллавыннан тәм табып, тыелып кына көлде, ә ул моңа үпкәләмәде, сораштыра башлады:

– Нишләп йөрисең әле болай? Кайтырыңа байтак иде бит.

– Чыгардылар, – диде ир, мич эченә төтенен пуфылдата-пуфылдата. – Бар, туган, кайт, диделәр.

Хатын бераз айный төште:

– Чыгардылар, дисеңме?! Тау хәтле гаебең өстенәме? Кит, сөйләмә!

– Әй син, читән казыгы, артык төпченмә, яме? Чыгардылар, и баста! Рөхсәтен синнән сорамадылар.

– Алайса, ник көн күзендә кайтмадың? Ник кача-поса төнлә йөрисең? Эзне юа, дип тә кинәнеп утырасың әнә…

– Җит-те, – дип теш шыгырдатты ир. – Ирең исән-аман бусагаңнан атлап кергәнгә шатланмыйсыңмы әллә? – Карачкы, тәмәке төпчеген ачу белән мичтәге көлдә изә-сыта сүндергәч, аңа таба борылды. – Керпедәй инәләреңне тырпайтма, барыбер кадалмыйбыз. Төрмә узган безнең башлар. Нәстә, хәзер ирең дип санамыйсыңмы, ә? Сиңа әйтәләр, кабак баш…

Хатын дәшмәде, аны эчтән калтырау биләп алды.

– Өч елда оныткансыңдыр да, шәт. Кая, кая… – Ир, мүкәләп килеп, шырпы сызды, аның йөзен яктыртты һәм, авызыннан сасы ис бөркетеп: – Әһә, син чәпчим картаймагансың икән, гел мин калдырып киткән килеш, – диде. – Күзеңдә пәриләр туй ясый. Алай-болай мыеклы абзыкайларны ияләштермәгәнсеңдер бит, ә? Сез булдырасыз аны, юха еланнар, чалбар салдыручы азгын шайтаннар! – Карачкы сүгенде дә учлап хатынның йөзен тотты. – Җә, иреңнең күзенә кара әле. Кара, дим, иреңә, җә!

Хатын, калтыравын көчкә басып, ярсып пышылдады:

– Әйтмә «ир» дигән сүзеңне! Син минем ирем түгел! Түгел! Ник туры Әсмаңа кайтмадың. Аның түшәгеннән торып чыгып киткән кеше бит син.

– Аңардан киттем өтермәнгә, ә сиңа кайттым, чөнки дә никахым синнән. Әсмабикә булса, бәхетеннән ими башын чәйнәп өзәр иде.

– Бар, өзсен, бар. Яңгыр туктауга чыгып кит. Таң атканны да көтмә. Ирекле башка кайда да ирек.

– Ирек, ирек, – дип үртәлде ир, әйтерсең аның башына чүкеч белән суктылар, ул юашланып калды. Кулын хатынның йөзеннән алды, алды да авыр сулады һәм мескен тавыш белән: – Их, Җәмлә, – диде. – Безнең иреккә туенган юк шул әле. Дөньясы да өтермән белән бер.

– Ниче-ек? Чыгардылар, дидең ич!

– Качтык без Садыйк белән икәү. Дол-лой өтермәннәре, долой!

– Качтыгыз?!

– Җә-җә, егылып, маңгаеңны карават читенә бәрмә. Искитәрлек нәмәстә ишеттең әле?! Дөнья шундый ул, бәгырь кисәгем, синең мич уентыгындагы казаның кебек кайный, таша, түгелә. Төрмә дә шул дөньяга охшаган: берәү анда барып керә, икенчесе чыга, өченчесе суелып үлә, дүртенчесе кача. Менә без табан ялтыраттык, качтык, ягъни мәсәлән. Чөнки дә без ирек һавасы сулап яшәр өчен туган халык. Кая, кил, бер яратыйм үзеңне. Кайтканнан бирле кул тидергән юк…

– Кит! – Хатын, җитез тиен кебек, караватның икенче башына сикерде. – Кычкырам, кагыл гына, – диде ул, мендәрләрне ишеп төшерә-төшерә. – Кешеләр җыям!

– Чү, әкрен, тиле баш! Синнән моны көтәрсең дә. Һаман шул аңгыра сарык икән. Ни кыйнап та, тәки рәткә кермәдең. Бир мендәр, сырма, мин идән астында йоклап алам. Сиңа шундый закун чыгарам: кеше-фәлән килсә, борча кебек өй бетереп чапма, тыныч кына утырып сөйләш. Будто Идрис синдә түгел. Сизенмәсеннәр, дим. Иртә белән алга таба ничек эш йөртергә икәнен киңәшләшербез. Йокла, Җәмлә.

«Ничек инде бу? – диде хатын, Идриснең сүзләрен башына сыйдыралмыйча. – Аның минем йортыма аяк басуы бер бәла булса, куян кебек посып ятарга җыенуы мең бәла түгелме соң? Төрмә хәтле төрмәдән качып! Билләһи, моны исәп-хисап кылырга акыл җитми. Әллә мин, чынлап та, аңгырамы? Аңгырайттымы әллә Алла каргаган шушы төн мине… Күкләр-җирләр могҗизасы и Ходаем, син бу ирне, күзләрем күрмәсен өчен, ерак-еракларга илтеп олактырган идең ләбаса. Аерган идең ләбаса кара көннәремнән, кан сауган бәгыремнең яраларын да төзәткән идең ләбаса! Нигә тагын җәзаларга ниятләдең, нигә?! Шулай ук мин артык гөнаһлымы? Юу-ук, иртәгә үк Җәббар янына барам. Өтермәненә кире яптырсын. Җир бит! Ни йөзе белән авылга кайткан диң син. Булса да булыр икән иманыннан җәяү качкан бәндәләр!»

Җанын актарган шыксыз уйларыннан арынырга теләп, ул йөзе белән мендәренә капланды, тик йөрәктән хәсрәт китмәде, күзгә йокы эленмәде. Ара-тирә тынып торган кебек тоелган яңгыр шавы эченнән гырылдаган тавыш ишетелә иде. Әнә гырлый-гырлый йоклый… Әйтерсең урманда утын кисеп хәле беткән, әйтерсең күңелендә тамчы да кер-тап юк. Аның урынында икенче берәү булса, керфек тә йоммыйча, тәрәзә төбендә утырыр, эзләмиләрме, куа килмиләрме дип, яфрак селкеткәнгә дә колак шомрайтыр иде. Һич югы, хатыныннан шикләнер иде. Ә нигә шикләнмәскә ди! Менә хәзер Җәмилә тота да Җәббарларга йөгерә. Әйе, тота да… Хет җир белән күк бергә тоташып яңгыр койсын, тоз түгел, эремәс. Өеңә шундый аяклы каза керсә, таш яуса да чыгып чабарсың.

Җәмилә, каударланып, идәнгә басты.

– Кая барасың? – диде шул чакта гырлаудан шып туктаган ир һәм, баш түбәсе белән генә күтәреп, идән капкачын өскә чөйде.

Хатын лып итеп караватка утырды.

– Мине җәвит итәргә маташасыңмы? – дип үкерде карачкы. – Минеме? Ахмак! Син үзең дә буялдың бит инде. Ник ишек ачтың, ә? Идрис икәнемне таныдың бит, танып ишек ачтың, ватып кермәдем синең тәрәзәңне. Моның өчен, качкынны куеныңа салган өчен, сиңа срок тиеш икәнен аңлыйсыңмы хет, аңгыра?! Мине яшергән өчен кочаклап үпмәсләр, бел!

«Куркытма», – дияргә уйлады хатын, әз генә гайрәт чәчәргә теләде, ләкин тагын эчтән калтырау бизгәге бәреп чыгып, бөтен әгъзаларын таркатып ташлагандай итте.

– Ят! – дип боерды Идрис. – Ят, диләр! Иту сине дә яныма сөйрәп төшерәм.

Хатын карусыз гына өстенә юрганын ябынгач, ир, тынычланып, идән астына чумды.

«Менә бардым, – диде Җәмилә, үзалдына көлемсерәп. – Гомер шулай үтә инде, уйлаган уем белән эшләнәсе эшем һичбер вакыт тәңгәл килмәде. Килмәде, килмәде… Башларыңны дәрьяларга салып агызасыңмыни, и Ходаем! Бу газаплар үзеннән үк башланды бугай. Үзеннән, әйе, үзенең җебеклегеннән, мескенлегеннән, кистереп әйтә белмәвеннән. Югыйсә Идрис озата килгән беренче кичтә үк күңеленә беркеткән иде: авылда яманаты чыккан бу егетне бүтән якын җибәрмәскә кирәк. Аны Әсмабикә белән чуала диләр. Холкы да ямандыр, Фәхретдин нәселе бит. Алар кызу канлы, каты куллы бәндәләр.

Кумады шул Җәмилә. Хәзер искә төшерүе дә авыр: курыкты. Кыз килеш утырып калудан курыкты. Кыз гомере, йомгак төсле, алга тәгәри, яшь һаман бара да бара, тиздән егерме биш тула иде. Иреннән аерылган хатыннар, ичмасам, гайбәтчеләр теленнән кыйналып-сугылып булса да көн күрә, сөю тәме татый. Җаны теләгән ир аларның тәрәзәсен чиертә. Ә муртайган карт кыз кемгә хаҗәт? Бит аның йортын егет-җилән биш чакрымнан урап уза! Япа-ялгыз яшәп, наз-сөюләрсез картаю Җәмиләнең котын очырды һәм ул, ишеттергән сүзләргә дә, «сабыр ит, үз тиңең табылыр» дип үгетләүләргә дә карамыйча, бәхетсез башын Идрисләр йортына илтеп тыкты.

Туйлар узып атна-ун көн үткәч, фермадан котырынып кайткан яшь ир Җәмиләне бер сәбәпсезгә тукмап ташлады. Акылга сай бөкре каенсеңел аралап алып келәткә өстерәп кергәндә, ул һуштан язган иде. Бөкре, битенә су бөркеп, аның күзен ачтырды.

– Шундый ул, апаем, тилергән. Элек, сиңа хәтле, мине бәргәләп ачуын баса иде. Һә-һә-һә, мин котылдым, әл-лә-ләү, – дип, кулын чәбәкли-чәбәкли кеткелдәде каенсеңел.

«Булмый, – диде ул чакта Җәмилә. – Тормыш болай җәбер-әрнүдән башлангач булмый. Бүген үк аерылып китәм. Кеше дөрес сөйләгән: Фәхретдин нәселе рәхәт күрсәтми икән».

– Шундый ул, – дип, һаман авыз ерды бөкре. – Кулына ни эләксә, шуның белән каезлый. Тишек чиләк белән дә кыйнады мине, дилбегә белән дә, идән чүпрәге белән дә. Нәзек талчыбыгы белән сыздырса, бә-әк авырта. Кара, андай-мондай йортта чыбык-таяк күрсәң, ерак ыргыт. Шундай ул безнең абый Идрис. Син, ачык авыз апа, ник аның күзенә чалындың соң? Икенчеләй бәбәге акайганын күрсәң качып тор. Котырса, бәбәге акая бит аның. Үзенең кем икәнен белми әле ул, миңа «сай савыт» дип акыра. Сиңа да кушамат табар, көт берчак, мачтыр безнең абый кушамат-пошаматка, бә-әк мачтыр.