banner banner banner
Үзем генә беләм…
Үзем генә беләм…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Үзем генә беләм…

скачать книгу бесплатно


«Кадерле булсам бәйләнмәс идең, җүнсез кыз. Матур сүзләреңнең төбендә мәкер ята! Син чагарга җай эзлисең. Син – җиз елан. Тик ашыкма, мин дә елан аулаучы бит…»

– Нишләтим бу бәйләнчекне? – Җаббаров шулай да эшне кайдан башларга белми өзгәләнә иде. – Нишләтим? – диде ул, ирексездән Сәлимовны якасыннан селеккәләп. Әйтерсең, аны тотып селкегәч, соравына җавап табыла иде.

– Җиб-бәр! – диде Ирек, буылып. – Дусмы син, дошманмы?

Соңгысы да табышмак. Үсенә-үсенә Җаббаров җан дустыннан ераклаша, ике арада әкрен генә упкын хасил була, җае туры килгәндә, һәр икесе, бер-берсенең йөрәгенә төбәп, ук атудан да оялмый иде.

– Яза да яза, кәгазь генә түзсен! – диде Әнәс, хатны кисәкләргә ерткалап. – Син ачуланма, шөрепләреңне коймадым бит. Киңәш бир. Әлфияңнең эзәрлекләвеннән ничек котылыйм? Чебен дулап тәрәзә ватмаса да, безелдәве эчне пошыра.

– Очрашып аңлашыгыз.

– Хәзер үк адресын алам да өенә барам! Ала канатларны вакытында имгәтүең хәерле!

Таксида барганда, Әнәснең гайрәте сүрелә төште. Әлбәттә, көрәштә ул көчле иде. Иҗатына комачау ясап йөргән артык җаннарны җиңел генә читкә дә алып ташлый белә. Әгәр: «Бөҗәк, синең аягыңны тешләп, эшеңне бүлә», – дисәләр, шул бәләкәчне дә үлән арасыннан эзләп табып сытар иде. Тик хыялый җүләр кыз бөҗәк түгел. Эшне бозып куймасын тагын. Әнә Ирек сыман ахмаклар шуны көтеп кенә тора. Иң куркынычы – төркем. Төркем оешса, күсәге белән уңлы-суллы селтәнә башлый, шуннан исән-имин котылырмын димә. Кешеләр гомер бакый сафтан алга чыгучыларны, итәк-чабуыннан тотып, артка сөйрәгән. Ләкин бит аң һәр кешедә дә бер үк дәрәҗә үсмәгән! Кемдәдер ул бөек эшләргә, дөнья белән идарә итүгә яраксыз. Талант та төрле-төрле. Туганда ук җанга салынганы тик синеке, һәм киресе, Ходай Тәгаләдән теләнеп, ялварып алынганы, җиде кат тиреңне агызып табылганы була. Җаббаров соңгы төр талантлардан курка. Алар бик әрсез, бик ялагай халык, ишектән этеп чыгарсаң, тәрәзәдән керәләр. Әлфия дә шулар ише бугай…

Ишекне көттереп кенә чәчләре тузгыган, кыяфәтсез бер ханым ачты.

– Йөриләр шунда, – дип мыгырданды ул, Әнәсне эчкә уздырып. – Синең хәсрәтең бар димиләр шу-ул! Рамил, әшнәң килгән, чык! Хәсрәтең бар димиләр. Барысы да безнең килен төсле ваемсыз бәндәләр!

– Әнкәй, сабыр ит, зинһар, табылыр бәләкәчең, – дип сөйләнә-сөйләнә, алгы бүлмәдән бер ир чыкты. – Кайгылы чагыбыз, туган, үпкәләмә. Әнкәемнең Сорыколагы өйдән чыгып качты әле. Урам ярата иде, бахыр.

– Сез, сез килмешәкләр гаебе! Һаман баламны каккалап-суккалап тордыгыз! Сезгә аның исе ошамый иде. Ә бит мин аңа француз духие гына сөртеп йоклата идем! – дип мыгырданды кыяфәтсез ханым.

Ирекнең ялгыш адрес бирүенә тамчы да шиге калмаган Җаббаров кире борылмакчы иде, чибәр хуҗа аны җиңеннән эләктереп алды:

– Сиңа ишегеңне дерматин белән тышлатырга кирәктер, әйеме? Тышлату бәясе – биш мең тәңкә. Материал бездән. Мәчебез табылуга барырмын. Адресыңны калдыр.

– Юк, юк, – диде Әнәс, ашыгып. – Минем ишегем болай да шәп тышланган. Адресны бутаганмын, ахры, гафу. Әлфия биредә яши дигәннәр иде.

– Әйе, әйе, ул да монда яши. Әнкәй, безнең Әлфия кайда икән?

– Хатыныңның кая йөргәнен дә белмәгәч, нинди ир соң син?!

– Алайса хушыгыз, – диде Җаббаров капыл гына. – Мин барыбер ялгыш кергәнмен.

– Ишегегездән суык үтәр, тышлатыгыз! – дип кычкырып калды аның артыннан Әлфиянең ире.

– Акча бирәне, – дип мыгырданды Әнәс.

«Теге кызый да шәп, кемнәр белән бәйләнгән! Ире акча каерып байый, каенанасы мәче белән җенләнә. Чит-ятларны тәнкыйтьләргә бик остарган, үзенекеләрне күрми».

Җаббаров, кайту белән, Әлфиягә кыска гына җавап хаты әмәлләп ташлады. «Кыя башындагы бөркеткә тау астыннан кизәнмиләр, сеңлем. Мылтык төзиләр. Син ата беләсеңме? Төз атасыңмы? Юкса бездә ядрәсе ташка бәрелеп уалган тәнкыйтьчеләр күп булды. Яшьләр иде алар, әтәчләр сыман иде. Канатларын юкка-барга шапылдатып, иртә йон койдылар. Син шулардан гыйбрәт ал, сеңлем. Башта сиңа хәтле сөйләнгән сүзләргә колак сал, сиңа хәтле йөрелгән сукмаклардан йөре, файдасы тияр, шәт, иншалла. Заманасы бит, каһәр, сак кыланырга куша. Син яшь әле, тәҗрибәсез дигәндәй…»

Җаббаров, күзләрен йомып, хатның соңгы юлларын кабатлады: «Заманасы бит, каһәр, сак кыланырга куша. Син яшь әле, тәҗрибәсез дигәндәй…»

Хәер, бу кисәтүләре үзенә дә кагыла бугай. Аңа да сакланырга кирәк. Әлфия белән мөнәсәбәтләрне рәтләмәсә, аны да бит Камил фаҗигасе көтә. Камилнең аерылган хатыны әнә нинди этлек эшләп ташлады. Тырнак белән дә чиертмәгән ире өстеннән: «Ул мине кыйный иде», – дип, комиссиягә барып әйтүгә, егет премиясез калды. Хәзер әлеге хатын: «Ирем сабыр, акыллы иде, юри генә әләкләштем», – дисә дә, Камил лауреатлар исемлегенә бүтән эләкмәячәк.

Җаббаров – өйләнеп аерылган буйдак, иртә-кич ялгыз, суыткычында баллы шәраб, тәмле конфет тота. Чакырасың да күңелле генә гәп куертып җибәрәсең. Хатын-кызның күңелен эретергә күпме кирәк соң инде!

Җаббаров, бүлмәсендә әрле-бирле йөренеп, план корды. План никадәр мавыктыргыч булса да, Әнәснең Әлфия белән аулакта икәүдән-икәү генә каласы килми иде. Өченче мәртәбә аның аша, туңдырып, өшетеп, боз дөньясы шаулап узды. Аннан котылу юк иде. Ул гасабиланды, әрнеде, ләкин шушы мөшкел хәлен үзе үк күрмәмешкә-белмәмешкә салынды.

Беренче тапкыр аны, рәсеме пионер журналында басылып чыккач, классташлары кыерсыткан иде. Китапханәдәге бөтен журналларны актарып, Әнәснекенә охшаган табигать күренешен эзләделәр. Малай дер калтырап моның азагын көтте. Югыйсә ул һич гаепсез иде. Ләкин күчермәдем дияргә нишләптер теле әйләнмәде. Ярый әле әдәбият укытучысы, журналны дәрескә алып кереп: «Балалар, таныйсызмы, Җаббаров безнең Рухия чишмәсен ничек оста итеп сурәткә төшергән», – дип әйтте. Ләкин классташлары аның сәләтенә барыбер ышанмады, «күчергән» тамгасы алар күңелендә мәңгегә ягылып калды. Моңарчы малай белән яшерен мәхәббәт хатлары язышкан Наилә дә яшь рәссамны аңламыйча интектерде. Әнәс, үз дигәненә ышандыра алмагач, караңгыда сагалап торып, кызны бер тукмады. Икенче вакыйга да күңелсез…

Беркөнне аны местком председателе, чакырып алып:

– Син остаханә сорап гариза биргән идең, рәхим итеп, бүген үк әйберләреңне ташып куй, Хәбиб аганыкы бушый, – диде.

– Ул кая китә? – диде Җаббаров, нидер сизенеп.

– Китми. Аңа яңа йорттан бирәбез.

– Ничек инде яңадан? Аңа яңасы, ә миңа кеше сәләмәсеме? Бу нинди башбаштаклык, ә?

Местком председателе өнсез калды.

– Яшь талантларны юри мыскыл итүегездер! – дип, аның саен катырак бәрелде Әнәс. – Мин югарыга жалоба язачакмын! Бирегез яңасын, кирәкми миңа иске-москы!

– Оял, Җаббаров! Хәбиб ага сиңа җил-яңгыр тидертмәде. Остазың лабаса! – дип, председатель юкка гына Әнәсне оялтып маташты.

Җаббаров отыры үртәлеп китте:

– Остаз, имеш! Остазлар беренче чиратта шәкертен кайгыртырга тиеш!

Җаббаров койрык чәнчеп ары-бире чапкалаганчы, остаханәнең яңасын Хәбиб агага бирделәр. Тешне кысып, иске урынга күчүдән башка әмәл юк иде. Шунда ул остазның хатыны Рәүфә ханымны очратты. Рәүфә ханым зур-зур кәгазь төргәкләрне бер өемгә җыйнап йөри иде, Әнәсне газиз баласыдай күреп, сөенеп каршылады:

– Саумы, бәгырь җимешем, саумы?! Хәбиб абзагызның балалары кебек бит сез, кадерлеләрем.

– Саумысыз! – дип, салкын гына күреште Җаббаров. – Әле сез һаман әйберләрегезне ташымагансыз икән. Миңа тынычлап эшләргә кирәк иде.

– Шулай дисеңме, балам? Хәбиб абзагыз авырыбрак тора бит әле, салкын тидергән. Ачуланмасаң, бер-ике көнгә бу төргәкләр синдә калсын әле, балам. Тотып кайтырга кулларымның егәре юк.

– Әйдә, калсын, – дип мыгырданды Җаббаров.

Рәүфә ханым ике көн үтеп тә күренмәгәч, аларны типкәли-типкәли коридорга чыгарып атты. Шуның белән җан ачуларын басарга иде исәбе. Төргәкләр, аякланган сыман, коридордан сәгать эчендә югалып та өлгерде. Серле югалу иде бу, чөнки Рәүфә ханымда рәсем кайгысы түгел иде – көне-төне шифаханәдә ирен саклады. Җыештыручы хатын да, тирә-күршеләр дә коридорда нәрсә аунап ятканын белмичә калганнар иде. Әнәс, мөгаен, берәрсе үзләштергәндер әле дип шикләнде. Бу уй еллар узган саен үсә барды. Хәбиб абзый үлгәч, Нур дүрт картина төгәлләп ташлады, һәрберсендә остазларының кулы сизелә иде. Картиналарны үтереп мактадылар, моңарчы ватык арба сыман шыңгырдап йөргән автор турында «егет җигелеп эшләгән» диештеләр. Җаббаров кына мактарга ашыкмады, ул түземсезлек белән капчыктагы безнең тишеп чыгуын көтте. Ә вакытында тотылмаган карак каракмыни? Күршедә генә хәйләкәр төлке яшәп ятуын кем белгән! Әйтәм аны, остазларын күмгәч тә, өерелеп рәссамнар йортына барган егетләргә кушылмады Нур, остаханәсенә йөгерде. Аклануы да беркатлы иде: янәсе, укытучының үлеменә ялгызы гына кайгырмакчы була. Кайгыра пычагым! Урланган төргәкләрне тизрәк сүтә башлагандыр. Ә син, тиле, рәнҗеш ташын үз башыңа бәргәнеңне аңлап, үрле-кырлы сикеренәсең дә туктыйсың, чөнки Нур – тотылмаган шома карак! Бар, берәрсенә сөйләп кара. Мин коридорга чыгарып ташлаган картиналар ул, дип әйт. Нурны түгел, үзеңне җавапка тартырлар. Алай да, кыбырсып йөри торгач, Әнәс Нурның кылларын чиертеп караган иде.

– Теге картиналарны син озак эшләдеңме? – диде Җаббаров бервакыт, дустының күзләренә карап.

– Бер селтәнүдә, – диде Нур, шаяртып.

Җаббаров бик текәлеп караса да, аның күзләрендә оят әсәре сизелмәде.

– Чынлап сорыйм, озак чиләндеңме?

– Мин вакытны тоймадым, дус. Бөек әсәрләр тудырганда, без аның белән исәпләшмибез икән. Сәгатьләрнең телен кирегә борабыз да дөньяда санаулы гомер барын онытабыз. Иллә рәхәт була.

– Чибәр хатыннардан илһам алгансыңдыр әле.

– Үз хатынымны яратам шул мин, Әнәс. Хатын шәп минем.

Җаббаров тәки егетнең телен ачтыра алмады. Нурның килделе-киттеле җаваплары аның шиген аздырып кына җибәрде. Ике дус ачуланышып аерылыштылар.

– Нәрсә сәер сорауларың белән каныктың? Аптыратма әле! – дип кычкырды Нур.

– Эреләнмә, егет, җиде бабаңны хәтерләвең бар! – дип янады Әнәс.

Кая ул җиде бабаларны хәтерләтү! Әнә алар, урлашып дан алырга җыенган адәм актыклары, Җаббаровның үзенә каршы чыкты, җыеп-җыеп, урам әнчекләренә хәтле өстерәләр.

Әнәс Җаббаров, алардан котылырга азапланган сыман, башын мендәр белән каплады. Нәфрәт һәм ачу аны тәмам миңгерәткән иде. Ул өзлексез шылтыраган телефон тавышын да ишетмәде. Ишеткәч, хәлсез бармаклары теләр-теләмәс кенә трубкага үрелде.

– Алло, әти?!

– Кызым! – Җаббаровның күз аллары яктырды. – Кызым! – диде ул, сөенеп. Тизрәк эндәшеп калмаса, соңарыр төсле иде.

– Әти! Шултиклем кычкырма инде. Яңа уяндыңмы әллә?

Чыбык очындагы тавыш Әнәснең елыйсын китерә иде. Дөньяда аның фәрештәләргә тиңләшерлек гөнаһсыз баласы бар бит әле!

– Рәхмәт, кызым, рәхмәт яусын сиңа.

– Нишләп миңа рәхмәт укыйсың, әти?

– Шылтыратуыңа, кызым.

– Миңа акча кирәк, әти.

Җаббаровның гөлт итеп кабынган шатлыгын «акча» сүзе дә сүндерә алмады. Бу минутларда аңа көнләшүләрдән азат, эчкерсез җан белән сөйләшүе кыйммәт иде. Чөнки аның тизрәк мәкерле уйлардан котыласы һәм кызы төсле саф күңелле бала булып каласы килә иде.

– Нәрсәгә ул, кызым? – диде әти кеше йомшак кына.

– Иртәгә әнинең туган көне, бүләк хәстәрлим.

– Ә-ә. Аның сәламәтлеге ничек соң?

– Шәп. Диссертация яза. Юкка киттең син бездән, әти.

– Ике тәкә башы… бер казанга сыймый шул.

– Нинди тәкә ул, әти?

– Әнкәңне әйтәм. «Мин хатын-кыз гына түгел, шәхес тә» дияргә ярата иде.

– Минем ни катнашым бар соң монда?

– Синеңме? Син, кызым, ике шәхеснең баласы була алмый идең. Әнкәңне гаеплә.

– Ярар, өйрәтмә, әти.

– Әнкәңә әйт, өч елдан алимент срогы тула, диссертациясен кимерер. Яныңда аждаһа кебек жуылдап, минем белән телләшергә өйрәтәме? Сине ул тапса да, мин багам, Ләйлә!

– Вакланма, әти.

– Их, кызым, кызым. Дөнья сиңа өреп тутырган шар төсле кызык, гади, аңлаешлы. Йә, кил, акча кирәк, дисең бит.

Төнне Әнәс йокысыз уздырды. Әлегә хәтле ул дала атыдай ирекле һәм бәйсез иде. Кинәт аңа тышау салдылар. Кинәт аны кол итүче мәрхәмәтсез хуҗа табылды! «Аңлашырга! Ачыкларга!» – дип үрсәләнә-үрсәләнә көчкә таң аттырды Җаббаров. Рәссамнар йортына ул билгеле бер вакытта гына барып йөри иде, тик бу юлы режим саклап торуны һәлакәт санады, хәтта әле гадәткә кергән кофе эчүне дә артык күрде. Ул ашыга, бер төенгә төйнәлгән уй-кичерешләрем чишелеп җилгә таралмасын дип кыбырсый иде. Югыйсә:

– Кая чабасың? – дип, буш коридорда тәмәке пыскытучы Иректән башка аны берәү дә көтмәгән икән.

– Әлфия мондамы? – диде Әнәс, архив ишегенә ымлап.

– Озакламый килер. Син стена газетасын кара. Бездән дә көләләр, дус. Укы, укы!

Кичәге шикәр карикатурасыннан җилләр искән иде. Аны кисеп алганнар да урынына тузга язмаган хәбәрләр чәпәп куйганнар. Имеш, «Казанның Бауман һәм Идел буе районнарына Ирек Сәлимовның ике томлык китабына подписка бирелде. Шушы подписканы алмас өчен алар арасында ярыш бара. Ярышта җиңүчегә Сәлимов китаплары биреләчәк. Районнар беренчелекне алырга ашыкмыйлар».

– Син үзеңнән үзең көлгәнсең, Ирек. Шаяртасыңмы? Ташла, миңа ишләр кирәкми!

– Синең күңелне күрәм дип, мин тагын…

Алар яныннан тавышсыз-тынсыз гына Әлфия узып бара иде, Җаббаров дәшәргәме, әллә Ирек ышыгында мыштым гына басып калыргамы икәнен белмичә икеләнеп торды. Бу юлы Әлфия тузанлы чоландагы карачкыга бөтенләй охшамаган иде.

– Асылова! – Әнәс, батырлыгын җыеп, кызга эндәште. Эндәшүе дә гади генә түгел, боеру төсендәрәк яңгырады.

Әлфия, мөгаен, бу очрашуны көтмәгәндер, тигез урында сөрлегә язды. Ирекнең үз юлына китеп баруын күреп, ул, гаҗәпләнеп, Әнәскә:

– Минме? – диде.

– Сез, әйе, сез, – диде Җаббаров, «сез»гә басым ясап. Яшь ханымның юаш кыяфәте аңа көч өсти иде. «Бу бичараны юкка гына туктатмадым микән? Ул минем аяк астында туфрак булырга әзер ич», – дип масайды Җаббаров.

– Йомышыгыз бармы? – диде Әлфия кыю гына. Ул инде үзен кулга алып өлгергән иде.

– Мин – Әнәс Җаббаров, – диде рәссам эре генә. Әйтерсең исеменең кодрәте бар иде. Һәрхәлдә, ул исемен тәмләп, аерым бер тантана белән әйтергә ярата иде.

– Беләм, – диде Асылова. – Ни йомыш?..

– Сизәсезме, безнең мөнәсәбәтләр катлауланды бит әле. Сез инәдән дөя ясыйсыз түгелме?

– Әйе, минем хатам… хатам төзәтә алмаслык, иптәш Җаббаров. Мин ялгышканмын.

– Ничек ялгышкансың? – диде Әнәс, «син»гә күчүен дә сизмәстән.

– Сезне эзләп ялгышканмын. Теге көнне архив ишегендә күргәч үк аңладым. Хатларымның көчсезлеген дә, сүзләремнең ташка сибелүен дә аңладым.

– Ун ел күңелеңдә йөрткән кешеңнән шулай тиз бизәләрмени? – дип мыскыллап көлде Җаббаров. Кызның җиңелүен күрү аңа рәхәтлек бирә иде.

– Ләкин минем фикерем әле дә үзгәрми, – диде Әлфия.

– Кем котырта сине, Асылова?! – Җаббаров ачуыннан буылыр дәрәҗәгә җитте. – Әтрәк-әләм Нурлар, Ирекләрме?

– Нишләп дусларыгызга яла ягасыз, Җаббаров? – дип рәнҗеде Әлфия. – Алар сезнең хакта чат саен гайбәт сатып йөрми ләбаса! Шулай да сез ялгыз. Бәлкем, тирәгездә йөзләгән кеше чуаладыр, йөзләгән кеше хатлар язадыр, тик сез барыбер ялгыз. Җаныгыз белән тәнегезне ниндидер саклагыч кабыкка төргәнсез дә үз-үзегездән канәгать булып яшисез. Сезне уятырга куркыныч!