banner banner banner
Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)
Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


– Мифтахетдин абзыйның күчтәнәче, – диде.

Бит очы алсуланган Зәйтүнәттәй дә, карт кебек сызланып:

– Кавышалмадык без, – диде. – Мине әтиләр әтрәк-әләмгә димләде. Мифтахетдин шуннан соң күрше авылда йорт җиткереп өйләнде. Онытмый үзе, әл дә ат белән турдан үткәли, – диде.

Кортканың яшьлек хатирәләрен тыңларга вакыт тар, вәгъдә – иман, «без ир-атларга тапшыр» дигәч, Заретдиннең туганы озакка сузмас, манара хәстәренә керешер, шуңа күрә иске өйнең череп каралган салам түбәсен куптарырга кирәк иде.

Биеклектән дөнья тәрәзәсе ачыла икән. Гамбәр тирә-юньгә күз ташлады. Әнә тыкрык буендагы Газизҗан утын яра. Төнлә урлап ике каен кискән… Урман каравылчысы белеп кулына сукмаса, тагын аударыр. Шәкүрләр ишегалдында бала-чага әүмәкләшә. Тугыз тере «керпе»… Ә Гамбәрнең сыңар бала… Анысы да, бүре кебек, башын гел урман тарафларына каера: өч көн авылда, ун көн атасы утарында. Чү, борын төбендә генә күршеләр ни майтара?! Йа Аллам, Ярулла поши тиресе туный! Яңа кәсебенә керешкән: киек-җанвар ата, кабахәт!

– Кансы-ыз!

Бу дәһшәтле тавыштан пыжымлап, Ярулла сарай почмагына посты.

– Нәстә бу? Сиңа әйтәм, аңгыра! Болыт акыра!

– Син үзең аңгыра! – Гыйльмениса кулындагы табагы белән иренә кизәнде. – Кара, турыга кара! – Ярулла хатынының күзе очлы, ул Гамбәрне бая ук шәйләгән иде. – Салам түбәгә сары сандугач кунган, аты Гамбәр имди…

Ярулла, пычагы белән һаваны кискәләп:

– Әй, син, куркытма! – диде. – Заретдин күрше миңа үзе куша, быел пошилар ишәйде, атып итлек яса, ди. Син, бусы ярый, бусы ярамый дип, закун язма! Мин симиямны туйдырырлык кына ит табам.

Ләкин күршеләр йортында хайван каны елга кебек акты. Атты да сатты Ярулла, атты да сатты. Бәндә түзсә дә, Аллаһы Тәгалә түзми икән: тамагына поши итенең сөяге кадалып, хәсрәт аучы гомер төенен төйнәде, тик ул чәчкән комсызлык орлыгыннан, шытып, яңа җәллад баш калкытты: атасының дәвамчысы булып, улы Сәмигулла мылтык күтәрде… Җәза бары Аллаһтан, бары Аллаһтан, ә Ярулла хатыны иренең үлемен Гамбәрдән күрде:

– Син каргадың, килмешәк! – диде.

Билгеле, уллары Сәмигулла боларны ишетеп үсте, эченә үч-нәфрәт җыйды. Бәләкәй генә манара торгызылып, авыл азан белән яктыргач, хатын адәм баласы үзгәрер, хөсетлек, яманлык, көнчелек кебек начар гадәтләреннән арыныр, саваплы гамәлләр генә кылыр дип уйлаган иде. Сизде югыйсә, киләчәктә ни-нәрсә сагалаганын да сизде… Һәр иртә офыкта кояш керфеген тибрәткәндә, улы Рәшит азан әйтә һәм Гамбәр бу мизгелдә учына коелган алтынсу-зәңгәр нурларны Илаһ сөеп яраткан барча-барча җан иясенә өләшергә әзер иде. Әмма бәхетнең гомере бик тиз кыскарды. Беркөнне Заретдин кайтты. Ир күптән инде өйдә үзен кунак сыман гына тота, хуҗалыкта салам да селкетми иде. Хәл-әхвәл сорашмады, кызган табадагы май кебек чыжлады:

– Урманда яши дигәч тә, без саңгырау мәллә? Гайбәтеңне минуты-секунды белән ирештерәләр! Мифтахетдин абзыйдан иске йортка манара куйдырткансың икән. Ярар, ул әлиф белән таяктан гайре хәреф танымаган надан карт безелдәп чапсын да ди! Син соң, син, дала чәчбие, әзрәк башыңны эшләтер идең! Партбилетымнан колак кактырасың бит! Ничек аңламыйсың икән, бүген коммунистлар заманы!

– Әкрен, Заретдин, әкрен. Заманның әүвәлгесе дә, алдагысы сезнеке түгел.

– Әнә-әнә, тиленең гел тилеләрчә! Ярар, минем тормышымны ватсаң ват, ну малайны дин сазлыгына батырма. Баладан азан кычкырта, имеш, адәм хуры!

– Аңа унике яшь, Заретдин.

– Вәт, вәт! Рәшитнең киләчәге турында да кайгыртырга вакыт, дала чәчбие. Авыл мәктәбендә белем сай. Мин аны үзәктә укытам, аннан урман техникумына илтәм. Икегез дә җыеныгыз!

– Кая?

– Кая, кая! Утарга. Анда сиңа да акчалы эш бар. Хатын-кызлар белән имән чикләвеге җыеп тапшырырсың.

– Мин авылда да эшкә тилмермим, Заретдин. Абзар тулы тояклы мал. Сыер бозаулады, сарыклар бәрәнләде.

– Терлек-туарыңны Яруллаларга куып кертербез. Кәтүк хәтле генә малай әнкәсе белән ит сата. Кеше баласы уңган, тырмашып көн итә, безнеке сыман манарага үрмәләми!

Хатынның йөрәге сикерде:

– Шул кәтүк урманда поши аулый! Син бит каравылчы, нишләп аның колагын бормыйсың?

– Ауласын! Поши әрсез, тиз үрчи.

Гамбәр, иренең битараф кыяфәтенә рәнҗеп:

– Без беркая да китмибез, – диде.

– Хуш, китмә, син кал! Кирәгең шулкадәр генә. Рәшит белән икәү дә рәхәт миңа.

– Ул әле бала гына, аны миннән аерма, – дип инәлсә дә, Заретдин боз иде, эремәде. Әй ул чакта иренең диварлар ишеп акыруы!

– Син кем, ә? Кем?! Анасы?! Кит аннан! Менә яңалык! Әни кеше баласына җеп кебек тагыла. Артыннан бер тотам калмый. Нишләп син шушы авылга беректең, дала чәчбие?! Туган илкәйләреңмени!

«Ник мин урманга качыйм ди. Мин монда кешеләргә кирәк. Бәндәнең яхшысын догам белән сыйпармын, яманын каты кулым белән суктырырмын, вәләкин анысын да яратырмын», – дисә, Заретдин аю кебек үкерә-үкерә җир тырмар иде. Хатынның авыру-сырхауларны өшкерүенә катгый рәвештә каршы бит ул.

Кешеләр, кешеләр… Кемнәр өчен ире белән улыннан ваз кичте икән ул, йә?

…Гамбәр таң атканда гына аңына килде. Эт чиный-чиный аның битен ялый иде. Нишләп җирдә ята икән ул? Бу төндә яшәүдән киселеп торды микәнни? Әллә соң Бөек Кодрәт иясе, һушыннан яздырып, йөрәге ярылудан сакладымы? Чирәмдә капкага табан ярылган тәгәрмәч эзләре… Улын урлаган чыклы эз… Бигрәк мәрхәмәтсез икән син, Заретдин! Икеләтә хәсрәткә батырдың, тәкәббер ир! Мәчет тә ятим. И Аллаһым минем, авыл шулай азансыз гына уяныр микән инде?

Хатын, вакыт белән узышкандай, сад-бакчага йөгерде. Сиртмәле коеның капкачын каерып атып, чиләген аска чумырды. Салкын су аны тәмам айнытты. Иртәгәсен картлар белән киңәшер, бүген үзе азан әйтә, үзе! Их, Заретдин, Заретдин! Кызыл кенәгәң белән Илаһ каршысына барасы чагың алда әле!

Ни хикмәт, ашкынган хатын баскычтан менә алмады! Кисәк кенә тезләре сыгылды. Ниндидер билгесез көч аның хәлен суыра кебек иде. Идәнгә йөзе белән егылган Гамбәр сытылып-сытылып елады. Ул хатын-кыз иде, манара аны кабул итми иде…

8

– Ай, берәвесе үлем йокысы белән исергән! Уян, патша кызы! Бәхетеңне йоклама тагы.

Миңсылу аның өстендәге юрганын тартып төшерде.

Гөлҗиһан аңгы-миңге сыман иде. Аны нишләттеләр икән? Шәһәрдә төннәр буе керфек тә какмый иде, ә монда гүя мәңгелек йокы бишегендә тирбәтәләр.

– Бит-кулларыңны чылатмыйсыңмы? Хәзер ләгән белән комган апкерәм. Чистый хезмәтчең ясадың инде, гөлкәем, – дип сукранган каенсеңелне ул, бу «авыр хезмәт» еннән азат итеп:

– Рәхмәт, мәшәкатьләнмә, мин тышта юынам, – диде.

– Синең түшкәңне сөйрәргә бездә Алып батыр юк, гөлкәем.

– Үзем чыгам, апа бәгърем.

– Шулай шул, әзрәк кыймылдасаң, корсагың шиңәр иде. Алай да тамагыңа кап син, гөлкәем. Ату ач ятып җаның күкләргә ашмасын!

Хатын, муенына сөлгесен урап, ишеккә табан китте. Әлеге дә баягы табанын йөзләгән энә чәнчи иде. Әмма бу авыртуның ләззәте дә бар. Ул бит җирдән шуышмый, ул атлый! Ходаем, берүк, адымнарын чикләмә! Сәгать саен арттыр! Офыкка кадәр йөгерсен Гөлҗиһан!

Ишегалдындагы чирәмгә тавыклар сибелгән иде, алар дәррәү хатынга иярде. Мәхлук тавык, ишектә кем генә күренсә дә, җим теләнә. Әтәч исә алдатмады: читтән генә «бичәләре» н күзәтте, тегеләр хатынның кызылга буялган аяк тырнакларын шык-шык чукый башлагач, тамак төбен гыжлатып кычкырды: «Кикрикүк! Ахмаклар! Җиләк түгел, буяу бит! Кикрикүк!»

Җиһан көлде:

– Орышма, әй, әтәч. Тавыкларың, йөр, йөр, дип, мине үсендерә, ахры, – диде.

Озынча такта өстендә чиләкләр тезелгән иде, изүенә су агыза-агыза юынды «чакырылмаган кунак». Аңа рәхәт иде, гәрчә бу халәт нибарысы мизгел белән генә исәпләнсә дә, рәхәт иде…

Баскычтан Миңсылу боерды:

– Озак маташма, тәгамең суына!

Карчык белән исәнләшим дип, хатын як-ягына каранды, әмма хуҗабикә күренмәде. Йоклый, ахрысы. Иртәнең дә иртәсе шул. Әнә иркә кояш та ялкау гына нурын чәчә. Аңа да йокы татлы.

Тәгам дигәнең вакланган кычыткан бәбәнәге белән калай кәндинең төбенә генә сыланган карабодай боткасы иде. Бер генә кап, бүтән үрелмә!

Ишектән башын тыккан Миңсылуның авызы ерылган иде.

– Бәй, моның хәтле ашасам күбенәм дисең мәллә? Миңа турсайма, мин җиңги кушканны гына эшлим. Аның каравы менә бу савытта – дәрья суы. Эч тә эч, гөлкәем.

– Нишләп ул яшькелт?

– Яшь әрем төнәтмәсе чөнки. Кеше эчендәге шакшыларны чистарта, ди әбиең. Әле син бәхетле авыз, җиңги алдыңа кашык очына эләктерерлек ризык куйдырта. Сөйләсәм ышанмассың, гөлкәем. Өч ел элек олы абзасы аңа бирән энесен китерде. Сыер төсле көн-төн күши, ди. Өйдә ни бар – кырып-себереп ашый, ди. Брачларның даруы отыры аппетитын кузгата, ди. Хатыны аш-суын яшерә башлагач, бирәнкәем күлдән бака сөзеп кыздыра, ди. Ун көн коры үлән суында тотты аны җиңги. Абзасы аяк-кулын чылбырга бәйләп саклады, ату, ачтан үтерәсез дип, дөньяны ишә иде.

– Ай-яй, мәрхәмәтсезләр! Кеше бит ул, эт түгел!

– Алла, – диде Миңсылу, – алайса, бер тамагыгызга хуҗа булыгыз. Сезне кем монда ялынып-ялварып чакырган ди!

– Мин алай күп ашамадым.

– И алдама сана! Сез, байбикәләр, майлы кабып, озак йоклап симерәсез. Йә, кайсы ярлысы мендәр хәтле корсак күпертә?

– Без эшлибез, безгә акча күктән яумый.

– Ява, ява! Халыктан талаган алтын тәңкәләрне банк дигәннәренә генә аударасыз.

Авызында әвәләгән тозсыз ботканы кире төкерердәй булды Гөлҗиһан. Бу авылга ялгыш кайтты, ялгыш… Ярты кашык ризык өчен аның җанын суыралар. Чит ил клиникасында гына тапаласы-туналасы иде. Ә ул шушы тишеккә ашкынды. Кеше туганына да болай өмет багламас, хатын исә: «Коткарса, карчык кына коткара», – дип саташты.

– Җәтрәк селкен, гөлкәем! Сиңа җиңги казык какты.

– Нинди казык?

– Әйдә башта капка төбенә чык!

– Гамбәр әби уянсын әле.

– Һи, көт! Таң зәрәсе белән каядыр олакты инде ул, гөлкәем! Бик иркенәймә, яме? Әбиең сине миңа беркетте. Миңсылу, ди, теге нәмәстәне кымтырат, бүксәсендә җиде май катламы үстермәсен, ди.

Бер ишәккә ике хуҗа! Мондый дорфа сүзләргә үпкәләсә дә, Гөлҗиһан үз хокукын дауламаска тиеш иде. Аңа бары тик буйсынырга гына кала, чөнки ул хуҗаларның тансык кунагы түгел иде.

Казык дигәнең егерме-утыз адымдагы озын таяк иде. Үгез котырткан кебек аның очына кызыл чүпрәк бәйләгәннәр, җитмәсә.

– Агачка тотынма түлке, кулыңны селтәп атла. – Миңсылуның йөзендә тантана иде. – Яле, йә, ташбака көнләшсен! Кем ул анда мине уздыра, дисен. Яле, йә!

Хатын бу юлы аяк табанын яндырган энәләрне санамады, иртән алар бихисап иде югыйсә. Ә хәзер әллә кимегәннәр, әллә тәне авыртуларга ияләнә башлады инде? Юлны башлаган гына иде шул. Әле ни уртасы, ни азагы! Казык гүя җанлы, – һаман артка «чигенә» иде.

– Яле, йә, тизрәк! – дип кул чәбәкләде Миңсылу. Хәер, аның үзенә дә таякның юан башы эләкте. Җиһан тирләп-пешеп чоланга кереп утырганда карчык та кайтты. Ул көянтәсенә кавырсын чиләкләр элгән иде.

– Уф, җиңги, тагын нәстә күтәрдең инде? – дип каршысында тыпырдаган каенсеңлесен:

– Ник мунча якмадың? – дип битәрләде карчык.

– И җиңги былбылым, хәзер генә калын катын белән әвәрә килдем. Казык кактым да берсәк тәпиләттем үзен!

– Сиңа кем андый вәкаләт бирде?! – Карчык аяз көндә яшен яшьнәтте. – Аны ирексезләргә кем боерды? Ник минем эшемә катышасың? Раббымыз миңа турылаган бәндәмә берегез дә хан-солтан түгел! Бистәдә ызба саталар, дисеңме? Акча сандыкта, шунда күч, кем кыз!

Миңсылу бирешмәде:

– Әзрәк кул-аягын селкетсә, файдага бит инде, җиңги, – диде.

– Нәстә файда, нәстә зарар – бер Аллаһ кына белә, кем кыз!

– Бистә дия-дия тәки канымны эчәсең, җиңги. Әй, тартар теленнән табар, ди. Никләр ызба турысында сиңа белгерттем икән, җүләр.

Бу ызгыш-талашның сәбәпчесе Гөлҗиһан иде. Аның аркасында ике карчык пыр тузыша. Әйтерсең дөнья җимерелгән! Көенеч артында сөенеч тә бар лабаса: хатын үз аягы белән казыкка хәтле теркелдәде. Димәк, авыртуын җиңде! Ул, Миңсылуны яклап, тәрәзәчектән генә кычкырмакчы иде, кәефе бозылган Гамбәр әби «төзәлеп» өлгерде:

– Син, кем кыз, монау балчыкны такта өстенә җәй. Кояш җылысы сеңсә, дәвасы артыр, иншалла.

– Абау, чи балчык! Авырлыгын күр син! Җилкәң уелгандыр, җиңги?

– Барысы да Раббыбыз кодрәтендә. Кирәксә, ул авырын җиңеләйтер, җиңелен авырайтыр. Мунчада Гөлҗиһанның тәненә тозлы балчык сыларбыз, кем кыз.

– Моңарчы сырхаулар белән болай ук кайнашмый идең, җиңги.

– Һәркайсының үз шифасы, кем кыз.

– И җиңги, кундырыплар ук яткырмый идең инде. Монысы туганыңнан да артык, ахрысы.

– Алар нәселе – бәгыремә укмашкан таш, – диде карчык, ләкин каенсеңел аны ишетмәде, ул балчык белән мәшгуль иде. Гөлҗиһанның исә башы шаулады, әйтерсең кортка үз бәгырендәге шул таш белән аның маңгаена орды. Тәрәзәчек шар ачык иде лә! Кичер, Гамбәр әби генә диясе иде лә! Беренче тапкыр күрешкәндә үк аңа сорыйсы иде лә! Ата-баба гөнаһысы җир белән күк арасында асылынып тормый, ул балаларга һәм оныкларга күчә, диләр. Димәк, Гөлҗиһан – гөнаһлар варисы… Нишләп хатын, кадаклангандай, урыныннан селкенми, нишләп карчыкка үкенеч тулы күңел савытын бушатмый соң әле?

Ул тирән итеп сулыш алды да аягын идәнгә салындырды. Карчык – җитез күбәләк, «ташбака» үрмәләп чыкканда каядыр очкан иде инде. Миңсылу, елан төсле, Гөлҗиһанга ысылдады:

– Жалу капчыгы! Синең аркада җиңги белән чәкәләшеп үләбез бит.

– Без бүген әбиең белән сөйләшмәдек тә әле! Син үзең шаһит, апа! – Мондый яла җанны әрнетә иде. – Мин сезне тәрәзәчектән генә тыңладым, апа!

– Тыңласаң ни! Казыкка тиклем барасың дигәч, миңа рәнҗегәнсең син. Җиңги шуны сизгән, димәк ки! Тавыш чыганагы син, симезбикә, чын мәгәр. Без әлегә кадәр җиңги белән чөкердәшеп кенә яши идек, араны бутадың менә. Карале, кызый, – Миңсылу, балчыклы кулын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, аның янәшәсенә – баскычка чүгәләде. – Әйдә, дуслашабыз! – Аның күзендә хәйләкәр төлке койрык болгый иде. – Әүвәл минем белән таныш. Мин – Гамбәр әбинең ире Заретдин сеңлесе. Абзый җиңгине ягадан апкайтканның икенче көнендә үк калага юл саптым. Башта киҗе-мамык фабригында өйрәнчек идем, аннан тукучы булдым. Айтуганга кайту тәтемәде, чөнки Заретдин туганым белән җиңги килешмәделәр, абзыкаем урманда көн итте. Яшәүләрем тулай торакта иде инде. Бистәдәге танышлар берәүгә димләгән иде, карт, дидем. Җиңгигә сыендым ахырдан. Күңеле киң, сыйдырды, рәхмәт яугыры. Йә, сине кем диик, гөлкәем? Туып үскән җирләрең кайда?

– Табышмакның җавабы гап-гади, апа. Ник яшерим ди, мин – сезнең күршегез Ярулланың оныгы, ягъни Сәмигулланың кызы Гөлҗиһан булам.

Кушаяклап тай типтемени, Миңсылу баскычтан мәтәлде. Йөрәге ярылды! дип, хатын аңа ярдәмгә ташланмакчы иде, бакчадан карчык аваз салды:

– Күп белмәктә зарар бар!

– И Аллам, – каенсеңелнең йөрәге исән иде, ул җирдә аунап елый-елый такмакларга кереште:

– И Аллаһ, читтә каңгырап йөргәч тә, миңа авыл хәлләрен җиткермәделәр дисез мәллә? Ярулла малае Сәмигулла, бәдбәхет, бабам туган, атам туган, әнкәм җан биргән нигезебездән кудырган ласа! Шулай бит, җиңги? Нинди хурлык! Үләм, җаным бугазыма терәлде! Никләр кан дошманыбызның кызын куеныңа сыендырдың, җиңги?!