скачать книгу бесплатно
– Йа, пыр тузмасана, җиңги! Йөри күр соң! – Каенсеңел аның мизгел эчендә бишкә төрләнгәнен белә иде, шуңа күрә тиз генә чыгып тайды. Карчык берара күзен йомып оеп утырды. Ул тары бөртеге сыман чәчелгән, аңа җыелырга кирәк иде. Кортка күңеленнән генә оныгына эндәште:
– Бәбкәчем, син хәзергесендә урман буйлыйсың. Биләмәңне барлавыңдыр. Читләтеп үт, бәбкәчем, Зур әнкәңә сугылма хәзергесендә.
Аннан соң уй утарга «очты»:
– Син дә, Сәмүш, тыпырчынма. Үткәнеңдә казынасың да казынасың. Аяк-кулыңны бәйләмәсәм дә, ирегеңне чикләдем. Үзең шуңа канәгать идең, Сәмүш. Монаусы өчен Аллаһ кичерер мине, ялганым хәтәр ялган, бусы кичерелмәс, сөякләремә тиклем тетелеп, тәмуг утында янар. Вәләкин хаклыкны ирештермәм барыбер! Җәза иде ул сиңа! Шул-лай, Сәмүш, җанымның бер нүешендәге ак савытта – изгелегем, икенче нүешендәге кара савытта – явызлыгым тум-тулы. Кем кайсына лаек, аңа шунысын сиптем. Мин генә сөйлим, син дәшмә, Сәмүш атына ия Аллаһ колы! Миңа мырлама, ата мәче! Сез адәмнәр кылган золым җир-күкләрне иңрәтә. Шул җөмләдән синеке дә, Сәмүш. Минме? Мин дә гөнаһлы. Шул ки, ахырзаманда сиңа да, миңа да Ләүхелмәхфуз китабын сул җилкәдән бирерләр.
Карчык, урыныннан төшеп, озынча өстәлгә иелде. Тышы саргайган китап битләрен актарып, авыз эченнән мыдыр-мыдыр укыгач:
– Сигез ишек булыр, шуның җидесе ачылыр да ябылыр, соңгысы Кыямәт көненә тиклем ябылмас, ачык торыр, анысы тәүбә ишеге, аң булыгыз, – диде. – Миңсылу!
Чалыш аягын чыш-чыш идәнгә ышкып, каенсеңел керде.
– Чоланны әрчедем, җиңги. Шуны әйтмәкче идем дә, кычкырып-кычкырып кемнедер тиргәдең, анык кына ишетелми калын имән ишек аша, эһем… – дип елмайган хатын алдында карчык, өс-башын каккалап:
– Ак киндер күлмәгемне киям, монысын юмакка куй, – диде.
– Иртән генә алмаштырдың, чип-чиста бит, җиңги! Әнәгенәк сары җирлеккә сибелгән чәпәк-чәпәк кызыл чәчәкләре ут яна! Әй, акаймасана миңа, җиңги. Киндере бәләкләнгән килеш сандыкта ята. Сорысы да шунда. Анысын байтактан кимисең тагы…
– Җәтрәк йөр, Миңсылу. Көттермә! Пичтә тәгәрәткән бәрәңгеләрең күмерләнмәсен! Онытма!
Ак төстәгесен кисен әле, агын… Күңел шулай тели. Тик аң төпкеленә яшеренгән бер сөаль генә сискәндереп-сискәндереп җибәрә.
«Йа, савытыңдагы кара буяуны кайчан тамчысына кадәр түгәсең дә, шуңа изгелек кенә салып, «мәңгелек йорт» ыңа китәсең, кортка? Гомернең туксан казыгы әзер… Туксан беренчесен кагып та җитешмәссең, бәлки».
Юу-ук, савытны бушатмыйм! Әз дә түгел, күп тә түгел, адәмнең әшәкелеге кадәр генә аның карасы…
Карчык, киндер күлмәгенә яраклаштырып, ак яулык бөркәнде. Ул капка төбенә чыкканда, зур гына борынлы машина, юлга авышкан агач ботакларын үгез кебек «сөзә-сөзә», аларга табан якынлаша иде.
Хуҗабикә, киртә коргандай, кулын алга сузып, бармакларын тырпайтты.
– Ары китеш юк!
Ике ир-ат, машинадан төшеп, аның янына килде.
– Сәлам, әбекәй, – диде тәбәнәк буйлысы. – Адаштык без, әйеме, Сәйфи Бариевич? Урман да урман. Шушы якларда, имештер, бер өшкерүче-төчкерүче карчык бар, ди. Кулы белән сыпырса, чирең бетә, ди. Аны эзлибез. Авылы моннан ерак микән, әбекәй?
– Якын. Синнән ике адым гына. Ни йомыш, адәм балалары?
«Ни йомыш? Моңа җавап кирәк идемени? Зарыгып көтмәсә дә, кайтты… Ул нәсел утта янмый, суда батмый…»
– Син үзең мәллә, әбекәй? – дип гаҗәпләнгән «тәбәнәк буй» га тәкәббер кыяфәтле ир-ат:
– Багажниктан әйберләрне ал, Минап! – диде.
– Туктале, Сәйфи Бариевич, кая соң монда авыл?
– Чуртымамы ул сиңа? Ватый, ни йомыш дир, әби. Тучны үзе, тучны. Вәнә, май чүлмәге баш селки, таныды, ызначыт. Давай, башта аны ызбага кертеп ыргытыйк!
Карчык тагын уң кулының бармагын тырпайтты:
– Аяксыз – шуышыр, аяклы – атлар!
Аның бу «тапкырлыгы» ннан ирләр шаркылдап көлгән иде, карчык карашы белән икесен дә өтеп алды. Тәбәнәк буйлысы, авызы пешкәндәй өф-өф өргәләп:
– И әбекәй, сеңел бик симерде шул. Аягына гүпчим дә басалмый, – дисә дә, хуҗабикә катгый иде:
– Әйткәнне тыңлагыз!
– Әй, син! – Тәкәббер кыяфәтлесе йодрыгы белән машинаның борынына сукты. – Ишеттеңме, катын? Хәзер без түшкәңне тышка сөйрибез, шуннан соң син үзең тәпилисең дир, вәнә, бөкре җен!
Борын астыннан гына мыгырданган ирнең сүзләрен урман җиле һәр хәрефенә кадәр колагына ирештерсә дә, «бөкре җен» кушаматына илтифат итмәде. Һәр җирдә борынын тыккан Миңсылу, күзе кояш нурында чагыламыни, кулын каш өстенә «кадаклап», саескан төсле чыркылдый иде:
– Бәй, җиңги, йортка көтүе белән ышпана кертәсеңмени?! Ку, җиңги, ку бу нәмәстәләрне! Атышып, бер-берсен яралаганнар икән, бүлнистә дәвалансыннар!
Җиңги кеше каенсеңлесенең беләгеннән йомшак кына чеметте:
– Шыпырт, кем кыз!
Ирләр ахылдый-ухылдый машинадан чит-ят хатынны сөйрәгәндә, карчыкның гәүдәсе кечерәеп җиргә сеңә язды. «Ничәмә-ничә көннәр аңа ялварган зифа буйлы, нечкә билле, озын толымлы кыз бала түгел лә бу. Чәчен кыркыган ниндидер марҗа! Йа күкләр, җир-сулар падишаһы! Син, ахры, күңелемдәге тою-тоемлауларымны киметтең. Адәмне сихәтләндерү сәләте синең бүләгең иде, җитәр, азынма, дисеңдер. Туксан тугыз исемең белән җанымны нурландырган газиз Аллаһым, сиңа гына буйсынган мин колың, кул-аягымны богаулап газап зинданына яптыртсаң да карышмам. И Әхәдем, и Сәмәдем!»
– Күземнән югалыгыз, югал! Мин сезне көтмәдем! Сез миңа ялгыш юл саптыгыз! – дип, ул, тавык сыман пырхылдап, капкага чигенгәндә генә, зәгыйфь тавыш:
– Үлмәс әби-и, – диде. – Үлмәс әби…
Карчык егылмас өчен каенсеңлесенә таянды. Йа Аллаһым, кем аның атын ятларга ирештергән?! Үлмәс ул, хак, Үлмәс… Тик бу исем хәләле белән ияреп кайтмады, бу исем, кылганнарга сарылып, мәңгегә далада калды…
– Кем ди теге калын хатын сиңа, җиңги? Кем ди? – Миңсылуның күзе шарланган иде.
– Сорама, кем кыз! – диде карчык, дерелдәгән ияген сыпырып. – Төшләнә, бахыр.
– Бәй, тиле-миле микәнни? Фу, нинди генә зәхмәтләр ташымыйлар үзеңә, җиңги!
Җебеп торса, гайрәт сүнә иде, шуңа күрә ул тиз-тиз генә:
– Гөлҗиһан, кунагым бул, ызбага кер, – диде. – Ә сез икәвегез китегез, кит!
Тәкәббер кыяфәтле ир, хатынны ычкындырып, карчыкка ташланды:
– Ник безне куасың, бөкре җен?! Приказ бирмә монда! Давай, әфсенлә-төфсенлә и живо терелт минем катынны! Сиңа өч сәгәт вакыт, иту… – Ул түш кесәсен капшады. – Корал, ватый, үзебездә!
3
Үкчәсен меңәрләгән энә чәнчеде, һәм авырту, кан тамырларын куырып, йөрәккә сикерде. Басып булмый! Карчык аны юри үрти, югыйсә гарип икәнен күрә. Бая гына: «Корал, ватый үзебездә», – дип әтәчләнгән ир бәндәсе, буш капчык төсле, карчыкның алдына «ишелде». Атларга кирәк! Бер сүәм, ике сүәм, өч сүәм… Әнә күк йөзе дә аның белән бергә чайкала… Әнә урман зыр-зыр әйләнә… Агачлар, тамырыннан кубып, аңа табан егыла… Нәрсә дип мескенләнә инде Сәйфи?!
– Әбиҗан, катынкаемны терелтмәсәң, хана миңа! Хана, әбиҗан. Аңардан башка яшәвемнең кызыгы юк, ватый. Катыныма мәхәббәтем көчле минем, әбиҗан. Акчасын түлим, күпме сорасаң да, итәгеңә салам. Тучны, әбиҗан!
Авыртудан сыкранган хатынны йомшак каз каурые белән сыйпадылармыни, ул сөенеп куйды. Ир дигәнең аның турында чынлап кайгырта икән лә! Тупаслыгы тышкы кабык кына, күңелендә исә ярату белән мөлдерәмә тулы сөю кәсәсе икән! Кайчакта чайпалып әзрәк түгелә дә икән ул… Бәлки, Сәйфинең каты бәгырьле кешегә әйләнүендә Гөлҗиһан үзе дә гаепледер? Бәлки, көннәрдән бер көнне мәхәббәт йөрәк капкасын шакыр да иде, – зур күзле хәтер ирек бирмәде. Чая-шук үсмер кыз белән яшәмәс борын яшәп арыган күңелсез хатын арасында тамчы да уртаклык юк иде. Ләкин хәтер күзе бәгырьләрне телде, – ул еллар аша үрелеп караган саен үзәк өзелә иде.
Карчык, «Әбиҗан, ишегалдыңа тау итеп алтын үәм, түлке катынымны терелт» дип сайраган ирнең баш түбәсенә аркылы-торкылы сызыклар сызгандай хәрәкәт ясап:
– Миңа юмаланма, бәндәм! Вакыты да, шифасы да Ходайдан, әүвәлендә маңгаеңны орып син аңарга инәл, – диде. – Урман саргаер, үлән-яфрак саргаер, шунда катыныңны алмакка кил! Хәзергә хушың, хуш!
– Әттәгенәсе! Ярты елдан соң гына апкитәбезме сеңелне, Сәйфи Бариевич? – дип, Минап та сүз кыстырды.
– Шулай дир… Да, тучны! Ватый бөкре җен!
Хатынның исә үз мәшәкате: белекче гүя ике арага үтә күренмәле җеп сузган да, ул шуңа тотына-тотына җил капкага табан теркелди иде. Яна үкчәсе, яна! Аның ялкыны май кояшында изрәгән чирәмне көйдерә төсле. Егылмаска иде, ничек тә егылмаска!
Бернинди ярдәмчесез генә селкенгән хатынны күзәткән ирләрнең күзе маңгаена тәгәрәде.
– Сыйраклары хутланды, ватый! – Ир бәндәсе әллә шатлана, әллә мыскыллап көлә иде, хатын аңламады, үрдәк сыман уңга-сулга чайкала-чайкала ишегалдына керде. Бу иске генә йорт аңа бик тә бик таныш иде. Авыл кырыендагы иң соңгы хуҗалык… Ул ниндидер бер моңсулык белән буявының төсе уңган тәрәзә йөзлегенә, ярымай сурәте уелган өй кыегына карады. Киң такталы баскыч кына шүрләтә иде. Менә иң хәтәр киртә кайда икән! Ничек шуннан камыр төсле йомшарган гәүдәңне күтәреп менмәк кирәк! Хатын, булышыгыз дигәндәй, артына борылмакчы иде, карчыкның тавышы, әйтерсең үткен пычак, аркасын «кисте»:
– Кешегә салынма, үзең хәрәкәтлән! Кем кыз, кунакка урынын күрсәт!
Тыз-быз йөгергән Миңсылу ишекне ачты да:
– Әйдә, әйдә, тутый кош! – дип куәтләде. – Моның тиклем симермәсәң! Зур коштабактан ашагансыңдыр, зур кашык белән кабып! И шушы шәһәр хатыннары! Бүксәләрендә катлам-катлам май гына!
Баскычның һәр бүлемтеге текә тауга тиң иде. Гөбедәй өрелеп шешкән тезләр бөгелмәгәч, аяклар әз генә кыек бассаң да аска мәтәлдерә иде. Менә хатын соңгы үрне «яулады».
– Ну төлке! Ну хәйләкәр бичә! Җүри-марый бездән ташытты! Вәнә, җилдертте, вәнә! – дип, тышта ир бәндәсе пырылдаганда, ул инде чоландагы сәкегә ауган иде. Бермәлгә кояш сүндемени, күз аллары караңгыланды, тын алуы авырлашты, сулышы кысылды. Үлә, ахрысы, үлә… Гомере чикләнгәндә адәм баласын кендек каны тамган туфрагы тартыр, ди. Тартты… Авылы монда, аны урман гына чолмаган…
Ишегалдындагы мәхшәр иске мәетне дә терелтер иде: чылбырга бәйләнгән этмени, ир бәндәсе һау-һау «өрә» дә «өрә» иде. Хатын такта диварны шакылдатмакчы иде, оеган кулы язылмады.
– Давай, срокны кыскарт, бөкре җен! Ничә көндә катынкаемның маен эретәсең? «Япрак саргайгач» дир, кара син! Биш ай бичәсез яшәргә дурак тегел без!
– Сәйфи Бариевич, чү, син алай ярсыма, – дип, Минап хуҗасын җайларга кереште. – Моның ише әби-чәби белән ипләп кенә сөйләшергә инде, Сәйфи Бариевич! Корал дисең, атам дисең, ни пычагыма батыраясыңдыр. Әфсенләп тараканга әйләндерсә – бетте баш, Сәйфи Бариевич! Ярыкка чумабыз бит!
– Син дә канымны кыздырма, бүкән!
– Кызма, Сәйфи Бариевич. Азагын уйла. Безнең бит әле киредән карурманнар ерасы була. Әгәр әбиең дүрт тәгәрмәчне дә тиштертсә, ә? Куак саен берәр җен бастырса, ә? Адаш та үл, Сәйфи Бариевич!
– Җә-җә, җылак! Бөкре карчыктан шөлләп, ыштан төбеңне юешләт, вәнә! – дисә дә, ир бәндәсе басыла төште. Аның кеше белән аралашу алымы ике төрле: ул үзеннән көчсезләргә яный, ә җиңәрлек көче бетсә, ялагайлана иде.
– Әбиҗан, ачуланма миңа, җәме? Дуслашыйк без синең белән, әбиҗан. Улың төслүк күр син мине. Тәмле чәйләр китерермен үзеңә, тартмасына фил рәсеме чәпәгәнен, – дип юмаласа да, карчык эремәде.
Ул каткан таш кебек иде. Йә инде, йә, әз генә йомшар, кортка! Сәйфи «хатыным» дип өзгәләнә ләбаса! Аны тынычландырып, көйләп-чөйләп озат! Сабыр ит, бичәң терелер, дип өметләндер!
– Син катыныңа йөрәк белән якынаймаган! – Карчык гүя ачу куыгы, сүз саен шартлый иде. – Җиде ят син аңа!
– Ха-ха! – Ир бәндәсе башын артка чөеп шаркылдады. – Ха-ха! Ватый, Хуҗа Насретдин мәзәге! Көл, Минап, торма монда чинап!
– Берни дә төшенмим әле, Сәйфи Бариевич.
– Төшенмә, син печкән үгезгә ни салам, ни печән! Күшәргә генә булсын! Әбиең, вәнә, вәнә, Джиганга мин җиде ят, дир.
– Китик без, Сәйфи Бариевич. Күктә болытлар куера. Яңгыр яуса, урман юлы лычма балчык дип сана.
– Метелдәмә, Минабетдин-бетдин! Түшең белән саз ерырсың, яңгыр яуса! – Сәйфи, бугазын гырылдатып, каһ-каһ йөткерде, усаллык керсә, шулай кисәк кенә буыла иде ул. – Җиде ят, дир, вәнә! Катынның тучны шөрепләре бушаган. Җәһәннәм тишегендәге авылдан имче эзләттерде. Кемне диген, Минап! Бер бөкре җенне! Син нәстә кыбырсыйсың, кишер борын? Хуҗаңны хурлыйлар, вәнә! Яклап сүз әйт!
– Китик, әйдәме, Сәйфи Бариевич.
Такта дивар аша барысын да ишетеп яткан хатын уңайсызланып янды-пеште. Бу ирдән яманның да яманын көтәргә мөмкин, чөнки кемдер аны җиңсә, ул салмак кына искән җилне дә давылга әйләндерә ала. Әллә карчыкның дәшмәве сагайтты, әллә Минап абзыйның әйдәкләп торуы ярады. Сәйфи:
– Май чүлмәген тапшырдык, бурыч үтәлде, – диде. – Моторны кабыз, шылыйк моннан!
– Сеңел белән саубуллашыйк, алайса, Сәйфи Бариевич.
– Нәмәстәгә мин аның белән саубуллашыйм, тукмак борын?! Убыр оясына чумды, вәнә.
– Хатының чүтеки, Сәйфи Бариевич.
– Акылдан сапкан бичә диген! Аның ише чәчбиләр миңа чиратка тезелә! Акча гына күрсәт! Давай, әйберләрен кертеп бәр дә, кайтыйк! Живо, тукмак борын!
Хатын, терсәгенә таянып, баш кына сыярлык тәрәзәчектән урамга карады. Ир бәндәсе, ярышка ыргылган чабышкы аты сыман, ике аягында сикеренә иде. Әй, йодрыгы белән сугып күк йөзен чатнатыр иде! Каты бәгырьле Сәйфинең кыланмышы хатынның җанын тетрәтте. Янәсе, хушлашмый. Янәсе, аңа кызлар чиратка тезелә!
Менә мышный-мышный баскычтан Минап абзый менде:
– Сеңел, син кайда әле?
– Уң якта, чоланда, – диде хатын.
Озын баулы сумканы иңенә аскан шофёр, сукыр кебек, бусагага төртелде:
– Куышың сәпсим бәләкәй икән, сеңел. Авыл ызбасы шул.
– Миңа җитә, Минап абзый. Коттедж зур иде, ләкин анда миңа кысан иде.
– Атна-ун көн тиз узар, сеңел.
– Мин озакка, Минап абзый. Яфраклар биш-алты айдан гына саргая.
– Үзең үрсәләндең бит, сеңел. Юкса сездәге байлык белән чит илләрдә нечкә билле курчак әвәләрләр иде. Надан авыл карчыгыннан могҗиза көтмәскә иде дә…
– Чит илләрдә акча гына суыралар, Минап абзый. Монда мин бушка дәваланам, – дип елмайды ул.
– Ай-яй, әбиең елгыр! Тәккә генә синең белән вакыт үткәрмәс, может доллар белән түләттерер, сеңел. Яшелләрне алдыңмы соң?
– Алдым, алдым, Минап абзый. – Хатын, якынрак кил дигәндәй, кулы белән ишарәләде һәм пышылдап кына: – Сәйфи ыргыткан муенсаны табып бир, зинһар, – диде.
Минапның йөзе үзгәрде.
– Ничек «табып»?
– Урынын хәтерлисеңдер, абзый. Минем өчен мең алтыннан да кыйммәтрәк ядкяр ул!
– Ай сеңел, вай сеңел! Миңа мондый хәтәр йомыш кушма син. Әнә Сәйфиең котырган эттән дә хужы. Итең-сөягең белән чәйни, каһәр. Мин аңа нәрсә диим? Көт, Бари малае, муенса эзлим диимме? Атып үтерер, дәҗҗал. Карурманда агачка терәп! Ата да, имансыз. Чөнки миңа аның күп кенә кыңгыр эшләре мәгълүм. Сиңа карата да нидер маташтыра, ахры. Беркөнне телефоннан әшнәсе белән чүкердәште. Безнең әрекмән колак кайчак Әмирикәдәге радио дулкыннарын тота, сеңел. Ниндидер кыягазлар әзер түгел, ди. Шуңа кадәр симезбикә аягын гына сузмасын, кул куйдыртып җитешәсе иде, ди. Әлегә син Сәйфигә исән килеш кирәк, сеңел.