скачать книгу бесплатно
Урамда ир бәндәсе үкерде:
– Мина-а-ап! Эттән туган!
– Әнә ватый абзаң дулый. Хуш, сеңел!
Менә тышта тавышлар тынды. Бая гына ыгы-зыгыдан кайнаган йорт үзе дә тирән йокыга талган кебек тоелды. Кайда карчык? Кайда Миңсылу? Нишләп алар югалды икән? Хатын шомланып ишеккә караган иде, идән астыннан калыктымыни, ятагы кырыена хуҗабикә килеп тә басты. Төймә хәтле генә коңгырт күзләрдән нур сирпелә иде. Шул көлтә нурның берсе ыргак төсле бөгелеп үзенә тарттымыни, хатын җиңел генә урыныннан купты.
– Элгәреге атым-чатымны ничек белдең, Гөлҗиһан? – Карчыкның күзендә сагаю да бар иде.
– Ун яшемдә мин шомырт агачыннан егылган идем. Хәтерлисеңме, әни күтәреп сезгә кертте. Баланы калдыр, дидең аңа. Мине озын кабык тагаракка яткырдың. – Гөлҗиһан китаптан укыган кебек тиз-тиз сөйләде. – Өч мәртәбә беләгемнән сыпырганда: «Тәңрем, Үлмәс атлы колың шушы оланны имләгәндә учыма кояш җылысы сал», – дидең. Мин үз аңымда идем, Гамбәр әби!
– Саташма, минем андыен исмем юк!
– Соң, Гамбәр әби…
– Шайтан телегезгә лач-лоч әллә нәмәләр төкерә. Ризык дип, б… чәйнәтә! Ниткән Тәңре димсең! Им-том – догада, кодрәт – бер Аллаһта! – Карчыкның тавышы дәһшәтле иде. Йөрәге каккан хатын:
– Ярар соң, чәйнәмәм, – диде. – Үләм бит инде мин…
– Адәм чирдән үлми, гомере беткәнгә үлә! Әй син, кем кыз!
– Әү, җиңги!
Ишек артында гына сакта торган, ахрысы, Миңсылу пәйда булды.
– Кем кыз, моңа җан асрарлык кына ашат!
Көнозын ач йөреп хәлсезләнгән хатын, әлбәттә, ризыктан баш тартмас иде. Әнә эч быгырдый. Өстәлгә ни генә куйсалар да, ачкүздәй кабып йотарга әзер. Әмма калай тәлинкәдә аппетитыңны аздырырлык тәгам юк, нибарысы ике кабыклы бәрәңге дә ярты стакан су гына иде шул. Хатын, балалар кебек үпкәләп, авызын турсайтты.
– Ай, бигрәк аз!
– Җиңги җан асрарлык кына дип әйтте лә. Миңа дисә, ун бәрәңге аша, гөлкәем.
– Минем җаным бәрәңге белән генә канәгатьләнмәс, апакай. Хәер, нишләп сез мине туендырырга тиеш ди әле. – Хатын сумкасын ачты. – Менә биш мең сум. Кибетегез еракмы? Иренмәгез инде, ипи, кызыл уылдык, балык алып кайтыгыз! Өчәү бергә сыйланырбыз.
– Ниткән кибет ул?!
– Абау, бүген адым саен супермаркетлар эшли. Авыллар да шәһәрдән калышмый, апакай.
– Атакай, анакай, апакай! – дип үртәлде Миңсылу. – Чиркәүдә диярсең! Гап-гади генә иттереп сөйләш. Апа дисәң матуррак ла.
– Хуш, апа. Йә инде, киреләнмә, кибеткә чап!
– Юу-ук бездә кибет, гөлкәем, юу-ук! Кызыл кәгазеңне яшер! Әгәр әмерен үтәмәсәң, җиңги кызган табада биетә мине. Сине дә ызбадан очыра. Үтүт аннары таш калагызга! Чемчен әйдә! Җан кош йомыркасы кадәр генә, ди җиңги, ә бәрәңге аңардан зуррак. Җаның туяр…
Нәрсә сатулашып утыра икән ул? Карчык йортына тамак түгел, чир китерде ләбаса! Хатын бәрәңге кабыгын әрчеде.
– Тәмле микән? – диде. – Без балачакта, кырда учак ягып, көленә бәрәңге күмә идек. И исе иде, исе! Чакрымнарга таралыр иде.
– «Без» дә «без» дисең. Син кайсы як кавеменнән соң, калын катын? Танып та танымыйм үзеңне. Шәһәрнеке анысы, авылныкылар болай иләмсез симерми.
– Ә син кем, апа?
– Койрыклы җен! Әбиеңнең каенсеңлесе мин, гөлкәем.
– Син дә миңа таныш түгел, апа.
– Икәү иренгә бал сылап чәй эчмәдек шул, калын катын. Элекке заманнарда синдәй чирләшкәләр бу йортта хәтсез сихәтләнгән. Дөнья читеннән, килгәннәр, җиңгине юллап. И-и, ул хикмәтләрне сөйләсәңме? Капка төбендә чирәм үстермәгәннәр, көтү-көтү халык чиратка тезелгән. Хәзер сирәк кеше җил капкага орына, сирәк кеше. Инде кирәкләре дә юк, җиңги картайды. Сине мунчада пакьлибез, әйдә, аяклан, гөлкәем.
– Мин шушы килеш кенә үләм! – дип ыңгырашты хатын.
Бәрәңге аңа чеметем генә дә көч өстәмәде, киресенчә, котыртты гына. Әнә ризык дип алданган ашказанын «усал эт» үтереп-үтереп талый. Кырлы стакандагы су да аңкауны гына чылатты. Коттедждагы утыз кеше сыярлык түгәрәк өстәлдәге сый-нигъмәтләрдән соң коры авыз чапылдату көлке хәл иде. Әкияттәге тылсымлы ашъяулыкны җәегез, җәй! Туйганчы ашап үлсен, ичмасам!
Акыл дәрьясыннан саркыган бер аваз кисәк кенә айнытып җибәрде: «Яшә-ә!»
Ул, арты белән идәнгә шуышып төшеп, ишеккә табан үрмәләде. Үзеңне күпме кызганырга була! «Адәм чирдән үлми… Чирдән үлми…» Карчык та үзгәргән: бетәшкән… Аны кабыкка салып буыннарын уган куллар йомшак иде, ә хәзер каты, бик каты… «Адәм гомере беткәч үлә…»
Ишегалдын гүя томан сарган иде. Кара мунча якканнар… Бүрәнә ярыгыннан ургылган төтен күзне әчеттерә…
4
«Һы, юл буе икеләнде. Янәмәсе, ләгънәт яудыра-яудыра куып җибәрәм! Явасылар яуды инде, балакай. Нәселегез корыды. Вәләкин минем каргыш түгел, Аллаһ җәзасы. Мин кодрәтемә ялваручы гына. Без – дөнҗа хуҗасы, ат итеп аның сыртына атландык дип кәпрәймәгез, Хисап көне һәркаюсыгызга тәгаенләнгән. Ни чәчсәгез, шуны урырсыз! Күңелегез басуындагы агулы орлыктан шыткан явызлыктан үзегез үк авыз итәрсез».
Мунча өлгереп килә иде. Карчык, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, былтыргы имән себеркесен тозлы суда җебетте. Бөрешеп кипкән яфраклар яңа гына бөредән ачылган төсле җете яшел төскә «буялды». Аны кызган таш өстендә җилләткәч, агач ләгәнгә батырып куйды. Мич алдына тарттырылган күмер өемендә калай чәйнек быгыр-быгыр кайный иде, тоткасыннан эләктереп ләүкәгә күчергәч, киндер капчыктан бер уч үлән салды, төнәтмәне чырагач белән бутады. Бармакларының ибе юк шул. Былтыр гына җилдән җитез иде лә. Келәт диварындагы куакларга күч-күч аскан җитмеш җиде төрле дару үләнен ул берүзе җыеп киптерде. Каенсеңел ерак алан-болыннарга кадәр йөри алмады, шушы тирәләрдә генә кайнашты. Аның үлән тануы да чамалы гына иде. Чамалы, билгеле!
Гамбәр бу авылга килен булып төшкәндә, унбиш яшьлек кыз калага – киҗе-мамык фабрикасына эшкә җыенган иде. Тулай торакта ирсез картаеп, өстәвенә аяк бармагын черетеп кайтуына да биш ел чамасы кана.
Барысын да хасиятләп әзерләгәч, карчык сарайдан кочагы белән салам алып килеп идәнгә ташлады. Аннары, аркылы тактага элгән шадра сөлге белән тирләгән бит-муенын корыткач, һавага чыкты. Аңа корымлы татлы ис тә иярде. Баскычка ауган хатынга ул:
– Тор, Гөлҗиһан бала, – диде. – Тор! Тәнеңдә гүр салкыны. Сөягеңдә җелегең туңса – харап. Сине җылыту кирәк.
– Нишләтәсез мине, Үлмәс… әй, Гамбәр әби?
– Шулай дөрес, шулай, мин – Гамбәр атлы. Такмагыз миңа ят исем! Такмагыз! Кемне ачуланам димсеңме? Дөнҗасын ачуланам. Син шуның шаһиты гына. Кузгал! Нишләтсәм дә карышма. Җелек катса, җан бимазалана, гәүдәңне тарсына.
Мәрхүм ире Заретдин белән ызба төзегәндә урманнан аркан бәйләп икәү агач тарттыралар иде. Җиңел иде ул, күрәсең, кулларның егәре булган. Яшь чаклар, куәтле чаклар! Бүген исә бу хатынны беләгеннән тотып мунчага илтерлек тә рәте юк.
– Миңсылу, ярдәм ит!
Каенсеңел, шелтәләп:
– Никләр моның ише имгәкләр белән җәфаланасың соң, җиңги?! Бүлнистә брачлар дәваласын, – диде һәм сукранып кына хатынны култыклады. – Һай, авырлыгы!
– Шым бул, мөрәүәтсез! – Карчык Миңсылуга акайды. – Аллаһ мохтаҗ бәндәсен безгә турылаган икән, шуңа чиксез шөкрана кыл! Шифасын бирер өчен, Ул без фәкыйрьнең кулын сайлаган кана. Ничекләр Бөек Затыма карышмак кирәк! Тәүбә-тәүбә!
– Әстәгым, сине жәллим мин, җиңги! Яшәрү ягындамыни син? Үз көеңне үзең көйләсәң дә рәхмәт кенә.
– Лыгырдап көемне бозасың, кем кыз. Җәтрәк атлат! Мунча суына.
– Суынмый ни! Һәйбәтләп тимер мичле сабриминный мунча төзеттер оныгыңнан, дигәч, карасы сихәтлерәк, дидең. Корым оясы, шул гына инде.
– Йа Аллаһым, озын да телең, Миңсылу! Эчкә кермә, кал!
– Мәйлең, җиңги. Калын катынны юындырганда хәлдән тайсаң, миңа кычкыр. Моның бит аркасы да куна тактасы тиклем, хи-хи!
Карчык, авыруны чишендереп саламга утырткач, чүмеченә тутырып алып, ташка су бөркеде. Түшәмгә ургылган көл катыш пар мизгел эчендә аска төште.
– Ник мине газаплыйсыз? Мин чип-чиста, мин керләнмәдем, – диде парга тончыккан хатын. – Хезмәтчеләрем көн саен саунада юындырды, Үл… Әй, Гамбәр әби!..
Үч иткәндәй, карчык тагын чуерташларны чыжлатты. Яңгыр коендырдымыни, Гөлҗиһанның тәненнән шыбыр-шыбыр тир акты.
– Ясалма мунчаларыгыз белән мактанмагыз! Чир оясы алар, чир оясы. Шакшы кортлар мыжлый анда. – Ул пыяла савыттагы суган төнәтмәсен учлап-учлап мичкә сипте. – Авызыңны ачып, борын тишегеңне киереп, тирән сула. Суган суы эчтәге былчыракларны чистарта дияр иде Сабирҗан мулла. Адәмнең тәне берлә рухы да хасталанган була. – Карчык сүз белән бар дөньясын уңлы-суллы «яңакларга» тотынды. – Пычранасыз да духтырларга зарланасыз, чиремә дару килешмәде, дисез. Җан сырхавына тарган адәм баласы икеләтә бәхетсез. Мин андыйларны иллә күп күрдем үз гомеремдә. Үзе «бисмилла» дия, үзе хәмер лыкына, үзе дога кыла, үзе шайтан гамәле – гөнаһ эшли. Мондайлар ике битле, мондайлар аерата куркыныч. Алар да какты ишегемне, вәләкин бусагадан узалмады. Рәхим-шәфкать булмады безләрдән.
Тел сөйләде, ә имән себерке, яфраклары тетелгәнче, шап та шоп хатынның аркасын «кыйнады». Каян иңде аңа көч-гайрәт? Бетерештем дигәндә генә, йә? Актыккы чырагы кабындымы? Шуның яктысында ул соңгы шифа-дәвасын башкарамы?
Кортка чәйнектән үлән суы агызды:
– Мә, йотымлап кына эч. Шешең кимер, иншалла…
– Гамбәр әби, – дип пышылдады хатын. – Үлмәс кол кем иде соң ул? Син аңардан куркасың шикелле.
Камыт энәсе белән тез астына чәнечтеләрмени, карчык әздән генә идәнгә чүгәләмәде. Нинди бетмәс шом бу, йа Аллам?! Ул аны тамчысына кадәр кан тамырларыннан сыкты кана. Шомнан яралган курку гүя каракош, очып китә дә, канаты белән бәрә-суга, кабат йөрәккә оялый иде. Югыйсә дала күкрәгендә чыбыркы шартлата-шартлата артыннан кумыйлар, югыйсә еллар кан дошманы белән ике арага җил дә үтмәслек вакыт кыясы бастырды. Сабирҗан мулла: «Исмең онытылу берлә курку куыгы да шиңәр», – дигән иде. «Җир астына яшеренсә дә, табып муенын чабабыз» дигән янаулардан соң әллә ниләр уйлата шул. Үзен кайгыртамыни, Аллам?! Баласының баласына үч камчысы белән сыдырмасыннар…
Карчык идәндәге буш чиләкне тибеп аударды: аның эсседән комач төсле кызарган хатынга җавабы шул иде. Миңсылу кунакны җитәкләп өйгә илткәннән соң, ул юеш саламны кулы белән тырмалап чокырга түкте.
Өйлә вакыты җиткән иде. Сарай артыннан урманга сузылган тар гына сукмак җәйге айларда җомга саен аны иске мәчеткә илтте. Әллә гадәтләнде, әллә күңел шулай теләде, карчыкка үзе кебек үк бөрешеп картайган «иман йорты» кырыенда намаз укуы рәхәт иде. Нигез туфрагы догалы иде шул. Аяк үзеннән-үзе шунда тартылды. Килгән саен әүвәл мәчет тирәсен чүп үләннән әрчи иде, бу юлы ашыкты, намазлыгын яшь кычытканнар өстенә үк җәйде. Ашыгуының сәбәбе, Аллаһка сыенып, куркудан качу иде. Намазын тәмамлагач та карчык агач-куак арасыннан кулъяулык хәтле генә күренгән күк йөзенә төбәлде:
– И Раббымыз, – диде. – Үзең ярлыкагыл! Үзең җаныма тынычлык иңдер! Артыгын сорамыйм. Гөнаһым зур: курку күлмәге киеп җәфаланам. Шуны бер киям дә салам, салам да киям. Синең әмереңнән башка яфрак та селкенми анысы. Ерак бит инде ул хәлләр, ерак, никләр онытылмый икән, Раббымыз? Бүген дә, исмен әйтеп, йөрәкне кузгаттылар…
5
…Иртән үк ата йортында тыз-быз чабыштылар.
– Бүген безгә яучылар килмәктә, Котлыбәк агай угланын үләндермәк кели, – диде анасы. – Сине капкасы алтын тоткалы җортка урнаштырсак, атаң көтүлектән ун бияне бирнәгә аерыр, Үлмәс кызыкаем.
Яшь үлән сыман әле генә җирдән калыккан унҗиде яшьлек кыз урталай «сынды». Бу иң яман хәбәр иде. Кем-кем, Котлыбәк углы Мукай аңа тиңмени, Олуг Тәңрем?! Акылга таман егеттән көтүче халкы тәмам гарык, ул йә аларның чатырын яндыра, йә, ат белән таптатып, сарыкларын имгәтә иде…
Үлмәс бик тиз сынын төзәтте.
– Мәйлең, анам, үләндерсеннәр, – диде. – Чү-чү, иртә шатланма! Мин риза димәдем, анам. Котлыбәк малаена эчем-тышым карыша. Җан җолымсыз ул!
– Вай-вай, авызың ни сүли, Үлмәс?! Җил хуҗасы ишетеп далага чәчмәсен, Ходаем. Синең бәхетең – безнең бәхет, кызыкаем. Син – сыңар олан – Тәңребез бүләге. Тәүге балаларыбыз туды да үлде, туды да үлде. Ызба иясенең шаукымы тиде. Имче Сайрәби «саттык» йоласын үтәмәсә, сине дә бишегеңдә буар иде Ызба иясе. Ушлы Сайрәби, ушлы. «Оланыгызны биләүсәгә төрегез дә тәрәзәдән генә миңа сатыгыз» дип үрәтте. Аңарда өч көн, өч төн кундың, кызыкаем. «Үлмәс» атын да әбкәч үзе кушты.
– Ызба иясен алдадыгыз, әләйсә? – дип көлде кыз. – Чур, мине алдый алмассыз, Анам. Котлыбәк йорты – тирес, улы – корт. Без алар белән туганлашмыйбыз!
– Вай-вай, безнеңчә сүләшмисең, кызыкаем. Мөгаллим генә бозды телеңне, каһәр суккыры!
– Бозмады, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтте, анам. Ул миңа: «Син – татар кызы, – ди, – татарча дөрес сөйләш», – ди.
«Ни пычагыма сиңа дөрес тел?!» – дип чәпчегән анасына ул серле генә елмайды.
– Кыз бала, буй тартса, киләчәген уйлар, Үлмәс!
– Уйламаган кая! Мин урман күрәм. Тоташ урман, анам.
Хыялыннан әсәренгән Үлмәс кисәк кенә ишеккә ташланды. Тояк тавышыннан дала яңгырый кебек иде. Киләләр! Олуг Тәңрем, ияләрең җыйнаулашып миңа ярдәм итсен! Җил, каршы ис, давыл, кылганнарны төбе-тамыры белән куптарып, Мукайның йөзенә сыла! Сукырайт аны, сукырайт!
Кунаклар озаклады, көтә-көтә көтек булган Хөсәен йорты кич белән кеше аркылы белеште: пар атлар, кисәк кенә дулап, Котлыбәк угланны тарантастан мәтәлдергән, имеш. Кыз ярәшү иртәгә кадәр кичектерелә, имеш. Үлмәс шат иде. Иртәгәсен өйдәгеләр әүвәлгесеннән дә мулрак ризык хәстәрләде, әмма сәкедә аяк бөкләп утырып майлы куй ите кимерәсе агай-эне тагын бәлагә тарыган: углан, ат өстеннән егылып, кул-аягын каймыктырган, имеш. Үлмәснең ничек сөенгәннәре бер Тәңрегә генә мәгълүм иде.
Гәрчә «исем анасы» дәрәҗәсе аны күтәрсә дә, имче тора-бара кызны күралмый башлады. Йә, Күкләр хуҗасы, Сайрәбинең тирә-юньдә оста белекче дигән даны таралгач кына, ник ул баланың сизем-тоемын да, кул шифасын да артыграк итәсең?! Яшь көндәштән котылу юлын ап-ачык «сызды» имче: Котлыбәк оланына ярәшергә! Ул ерткыч нәселдә кыз-катынга сан юк! Анда эт тормышы! Камчы белән сыдырган саен, Үлмәснең дәвалау сәләте югалыр!
Сайрәби имче, киң ыштан балакларын җилфердәтеп, Котлыбәкләргә чапты. Камзул кесәсендәге чүпрәген Мукайның учына сонып:
– Шушы нәстә белән авыз-борынын томала, тыны буылгач, ат сыртына салып апкайт! Урла! – диде.
Шадра йөзле, әрекмән колаклы килбәтсез егет төенчекне чишеп иснәде.
– Фу, сасы!
– Уылган тилебәрән үләне, җегет! Сиңа ярдәмем тисен. Узгынчы юлчыдан апкалганыем, им-томга дип, – диде ялагай карчык, кеткелдәп.
– Синең ярдәмеңә кем мохтаҗ ди, кәкре сыйрак! Мин, дала күкрәген изгән баһадир Мукай, бер чәчбине генә үзем дә буйсындырам! Шыл моннан! – дип, егет үлән онын карчыкның битенә сипте. Имченең авызы чалшайды; ул кулы белән йөзен җилләтеп мыгырданды:
– Һы, буйсындыра ди! Ике тапкыр юлыгыздан борды. Өстегезгә болыт иштерде, чаптарларыгызга каршы җил истерде. Өченче мәртәбә муеныгызны сындыртыр!
Көнләшүеннән кара көйгән карчык аларга да сугылды. Аңа ничек тә уй-ниятен тормышка ашырырга кирәк иде, югыйсә җаны тынычланмаячак.
– Син, тамырларыңда татар каны аккан Хөсәен, безнең аймакта төпләндең, безнең гореф-гадәтләргә күндең, абзар, дала, җил ияләрен санладың, су бабасын, су анасын хөрмәтләдең, дөнҗалыктан арынып күк-җир падишаһы Тәңребез катына ашасыңны белдең, хәзер мине тыңлап бак, – диде ул, куактагы тәтелдек кош сыман тиз-тиз сөйләп. – Йә гайрәтле нәсел белән туганлашып дәүләтеңне арттырасың, йә алардан зыян-зәүрәт күрәсең. Соңгысы яхшыга илтмәс, Хөсәен. Кызыңны төнгелеккә келәткә яп, иртән таң зәрәсендә Котлыбәк углан апкитәр үзен. Башбирмәс Үлмәсеңне шулай гына җиңәрсең, Хөсәен.
Имченең өздереп-өздереп сайраганын кыз ишетте, ләкин ачуын тыйды: монда бары тик хәйлә белән генә котылырга мөмкин иде. Келәткә бикләгәндә, ул карышмады, ә караңгылаткач, түбә тактасын куптарып, иреккә чыкты. Күк гөмбәзен бизәгән йолдызлар үрелеп алырлык буйда гына якын иде, Үлмәс Илаһи зат камил итеп төзегән җиһанның матурлыгыннан хушланып берара онытылып торды. Аннары җитез генә аска сикерде. Җил тынган, төнге һава тыгызланган чак иде, качкын кыз дала иңләп очты. Мөгаллимнең атлары әзер иде, егет килә-килешкә үк аны күтәреп ияргә утыртты.
– Ашыгуың хәерле, – диде егет. – Куып тотсалар, икебезне дә ат койрыгына тагып сөйрәп йөртәчәкләр. Сездә халык кыргый гадәтләрдән арынмаган. Артта калма!
Таң атканда, алар шактый чакрым үткән, әмма атлар арыган, әгәр малкайларны ял иттерсәң, Котлыбәк углан куштаннары белән эзгә төшәчәк иде. Шуңа күрә мөгаллим, акча биреп, чаптарларны яңалары белән алыштырды. Тагын кичкә хәтле җил белән куыштылар. Төн күзендә качкыннар җәяү генә тимер юл кырыеннан атлый иде инде. Агач төягән товар поездының койрыгына ябышып менеп, бүрәнә арасына поскач кына иркенләп сүз алышты алар.
– Үлмәс, бу гамәлеңә ахырдан үкенмәссең микән?
– Үкенмәм, Заретдин.
– Мин сине үз илемә дәшәм. Мәңгегә. Сиңа далага юл ябыла, Үлмәс.
– Мәңгелек тормыш Тәңре катында гына, Заретдин. Син дә, мин дә җирдә кунак кына.
– Бездә үзгәрәк дөнья, Үлмәс. Йолалар да бүтән. Үзеңнекеләрне юксынсаң нишләрсең?
– Түзәрмен, Заретдин.
Мөгаллим егеткә үлеп бетеп гашыйк иде кыз, мәхәббәт аның бөтен барлыгын биләгән иде.