banner banner banner
Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)
Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


– Чәбәләнмә, – диде кортка. – Начар каныңны суыргач, үзләре кубар. Миңсылу, син нәмә эш кырасың әле? Солы белән кәҗә сөте кайнаттыңмы? Иншалла, җылы төнәтмә эчсәң, тыныч йокларсың, канәтем. Сөлектән соң йокы кирәк, тирән йокы.

– Мин сезгә хезмәтегез өчен түләрмен, Гамбәр әби. – Олы башын кече итеп, икәүләшеп аны тәрбияләгән җиңги белән каенсеңелне ул уны-йөзе белән бәхилләтәчәк иде.

Белекче сагайды:

– Нәстә белән түләрсең икән?

Хатын гадәти нәрсә әйткән кебек:

– Акча белән, билгеле, – диде. – Мин саран түгел, Гамбәр әби.

– Ярабби, кыягаз кисәге белән түләргә исәбе! Баедыгыз инде, хәрәм килешмәде генә!

Шунда гына нинди ялгыш сүз ычкындырганын аңлады Гөлҗиһан. Тик соң иде инде, соң иде. Нишләп ул үзенең кемнәрнең йорт капкасына кунган кош икәнен исеннән чыгарды икән?

Карчыкның ачу белән ялтыраган төймә күзендә рәхим-шәфкать юк кебек иде. Сөлекләр туенып берәм-берәм коелды, Миңсылу һәр ярага канлы үлән суы сөртте. Төнәтмә дә эчелде, әмма кортка «вәгъдә иткән» тирән йокы гына «сай» иде. Гәрчә башы уйдан авырайса да, хатын, иртән торгач ниндидер бер җиңеллек тоеп, ятагыннан җәһәт кенә калкынып утырды, хәтта ки бүрәнә аякларын да идәнгә тидерде. Сузып-сузып кычкырган әтәчнең тавышын ишетүе дә күңелле иде. Ятсынган авыл тормышына күнегә микән әллә?

Чәче тузган, тарыйсы иде… Сумкада юеш салфетка бар, шуның белән бит-кулларын «юасы»… «Аһ, кичә ялгыштым!» дип ут йотудан ни мәгънә? Кәкре барыбер тураймый. Нихәтле генә кузгатмаска тырышсаң да, үткәннәр, бүгенге белән тоташып, хәтер капкасын шакый. Унбер яшьлек Гөлҗиһан (әле бала гына!) барысын да бүгенгедәй исендә тота икән, кортка, инде кортка ул чактагы мәхшәрне күңел дәфтәренә үк теркәп баргандыр.

Юл сумкасы карават кырыенда гына иде, Җиһан актарынып салфетка эзләгәндә, кулына медицина кенәгәсе эләкте. Анализларымны юлда укып «ләззәтләнермен» дигән иде ул. Исеме дә «күңелсез дәфтәр». Анда озы-ын чир чираты. Ертып кына ташлыйсы! Нинди генә ысуллар белән дәваласалар да, хатын ябыкмады, киресенчә, авырлыгы арткан саен артты. Менә монысы – баш табибның соңгы тикшерү нәтиҗәсе. Ни бу, йә? «Бавыр зурайган… Талакта шеш…» Әйтерсең карчык белән икәү башта ук сүз берләштергәннәр!

7

«Акча, акча… Нәселләре белән пот итеп шуңа табыналар. Шушы кыягаз дөнҗаларын болгата, шушы кыягаз акылларыннан яздыра…»

Карчык умырып-умырып чирәм йолкыды. Эчендә тәгәрәгән ачу ташын тыярлык түгел иде. Аны да үзләренең былчырагына буямакчылар. Бары тик бер Кодрәтле Аллаһ ризалыгы өчен дәва өләшә Гамбәр. Болар кебек малга хирысланса, күптән инде капка-ишек тоткасын алтын йөгертеп ясатыр иде, вәләкин ул вакытта түргә шайтан менеп кунаклар иде…

– Бәй, җиңги! Ишегалдын шәп-шәрә калдырасың ла! – Каенсеңлесе аның кулыннан тотып туктатты. – Әллә нишләдең әле син, кариябез. Теге калын катын килгәннән бирле пакуйсыз әле син. Элгәре алай пыжламый идең. Йөри иде лә моңарчы да халык. Берсен дә болай озак имләми идең. Шул катынга җенләнәсең лә, җиңги. Шуңа күрә көнеңнең көе бозылды. Кем ул, ә? Ник ул башта сине ят исем белән атады?

Карчык, чирәм чүбен учыннан кагып:

– Безнең туфрак баласы, – диде.

– Бәй, Айтуганнанмыни?! Кем кызы ул, җиңги?

– Син кемне беләсең соң, кыякламыш? Ничә былтыр авылдан эз суыткан идең, җә?

– Суыттым шул, суыттым. Сез Заретдин абзый белән әчелешле идегез. Ул – урманда, син Айтуганда яшәдегез. Мин сине барыбер туганым саныйм, син рәтләмәсәң, аяк черегән иде инде. Оныгың да минем төсле ярата үзеңне. «Зур әни» генә ди. Карале, җиңги, – Миңсылу аның колагына пышылдады. – Карале син. Куып җибәр бу калын катынны, ә! Артык мәшәкать ул сиңа.

Оныгың дигәч, кортканың ирен читенә татлы елмаю җәелгән иде, каенсеңел аны тиз сөрттерде. Кария:

– Өйрәтмә! – дип, мүкәләп торып, сарай почмагындагы себеркегә ябышты. Җир себергәндәй, шуның белән уңлы-суллы селтәнгәч, кире урынына сөяде. Аннары, төбе ярылган чиләкне беләгенә асып, бакчага юнәлде. Койма кырыен сарган яшь кычытканнарны, яланкул черт-черт өзеп, чиләккә җыйды. Гаебен танып, артында Миңсылу мышный иде, ачуы сүрелгән карчык:

– Табигать анабызда ак белән карадан гайре хәттин төс бар, кем кыз, кычыткан әнәгенәк яшел, тузганак чәчәге әнәгенәк сары, – диде.

– Һи, җүләрмени! Анысын гына аерам ла!

– Аермыйсыңдыр, кем кыз. Адәм күңеле табигать кебек – төрле төсләр белән бизәлгән. Сиңа нибары карасы гына күренә.

– Үлеп яклыйсың бай катынны! Әллә инде акчасына кызыгасың, җиңги? – дип телләшкән каенсеңлесенең ул борылып итәгеннән тартты:

– Көфер сүз сөйләмә, кем кыз! Чиләкне ал!

– Нәмәстәгә бу кычыткан, ә? Тавыкларга тапаргамы?

– Кайнар су белән пешекләп, вак-вак тура да киндер мае куш. Кунакка иртәнге ризык шул.

– Хуп, үлән тамагыннан үтәр микән әле? Алар бит тамаксау халык, тәмледән-тәмле ашап бозылган.

– Һәркаюсына бозылыр өчен бер сәбәп җиткерелә, кем кыз. Беребез дә фәрештә түгел. Әүвәле гөнаһ кыла-кыла кыек юлдан барабыз да соңра, Аллаһка кайтыр алдыннан, турысын эзлибез…

Каенсеңел бакчадан чыккач та, кортка үз-үзе белән «гәпләште»:

– Син соң, Мифтахетдин карт Гамбәр диеп колагыңа кычкырган кария, аклык-пакьлек өлгесеме? Сиңа чәнти бармакка сыланырлык та гөнаһ тузаны кунмаганмы? Һә-һә, мин гаепсез, алар нәселе миңа былчырак чәчрәтте, димсеңме? Бүген «Шакшы кыягазга буямакчылар» дип, тузынуларың давылга йодрык селкүдер, кария! Холыксыз син, холыксыз! Шушы башбирмәс холкың аркасында Заретдин җәфаланды, улың ана назы күрмәде. «Моннан ары тыныч кына яшәүләр юк» дигән ирең никах көнендә үк синнән бизгән иде… Даланыкылар, мөгаен, сез качкыннар артыннан ат чаптырмагандыр. Син, «без – энә», дидең, «табалмаслар», дидең, ә үзең йөрәгеңә курку уты үрләттең. Озак яндырды ул, озак… Гөнаһ кәсәсенә беренче тамчы әнә шулай тамды. Югыйсә Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан башка адәмне черки дә тешләми! Иренең туган авылы Айтуганда ул, ниһаять, бөтен шик-шөбһәләреннән арынып, җан тынычлыгы белән гомер күперен азагына кадәр кичәргә тиеш иде. Күпердә әллә ничә кат абынды шул. Заретдин белән татулык бетеп, гаилә ике сыйнфый дошманга таркалды. Мәктәптә укытуын ташлаган мөгаллимне клуб мөдире итеп куйдылар. Беркөнне ул, кызыл кенәгәсен хатынының борын төбендә болгап:

– Мин – коммунист! – диде. – Димәк ки, кем белән түшәк бүлешкәнеңне бел. Кисәтәм: әгәр авылны дин сөреме белән агуласаң, үкчәңә ут ягып, далаңа куам, – диде.

Гамбәргә кабарынган әтәч ирнең кикриген хәйлә белән генә шиңдерергә иде. Хатын-кызда тимер эретерлек наз-җылы бар, ә Гамбәр – дуамал бичә, киресенчә эшләде:

– Син – мөртәт, син – иблис! – дип, Заретдинне боз итеп катырды. Холык күлмәк түгел, салып кына ыргыта алмыйсың шул.

Сугыш елларында сукага җигелеп җир сөргән Шәмсекамәр каенана авыр эштән өзлеккән иде, килен аны бала кебек тәрбияләде. Өйдә иртә-кич дога тавышы тынмады. Ир ашарга утырганда ул отыры көчәя, һәм Заретдин кашыгын бәреп торып китә, йорт тирәсендә кайнаша, инде хатын көйләп арыгандыр дип керсә… авыру әнкәсе дәвам итә. Каенана Гамбәрне яратты: «кызым, мин бәхил, – диде. – Зинһар, ничек тә улымны иманга күндер, шайтан төркемендә буталып, дененнән язмасын», – диде. Һай, бичара ана! Заретдиннең ниләр кыланганын белсә икән! Беркөнне ир, манарасын кисеп клубка әйләндерелгән мәчет кыегына кызыл әләм кадаклаган һәм, Айтуган урамын яңгыратып:

– Без искелек калдыкларына каршы көрәш башлыйбыз, яшәсен яңа тормыш! – дип кычкырган. Черек баскыч тактасы сынып җиргә мәтәлгәч, ул халык алдында катлап-катлап сүгенгән. Йә, шуннан соң аны иман белән әдәпкә өндәп кара! Күрәселәр алда икән әле. Шәмсекамәр каенананың соңгы көннәре якынлашкач, Гамбәр сандыктагы кәфенлекне барламакчы иде, Заретдин үз законын «төзеде»:

– Әни белән клубтагы кызыл почмакта хушлашабыз. Чүпрәк-чапракка чорнамыйбыз, күлмәктән генә җирлибез! Мин – партиягә тугры коммунист, миңа фәлән йола, төгән йола димәгез! Мулла-мунтагай капкама якын килмәсен!

Монда да, телеңдә былбыллар сайратып, ирен көйләргә-чөйләргә тиеш идең. Ахыр чиктә Заретдин хатасын аңлар, ул да татарның гореф-гадәтләрен санлап, Аллаһның берлеген һәм барлыгын танып яшәгән нәсел кыйпылчыгы ласа. Әйт идең аңа, Гамбәр, сезнең бүгенге ясалма дөньягызның нигезе бисмилласыз корылган. Көннәрдән бер көнне ул уптым ишелер, дип әйт идең! Галәмдә чиксез «блач» хуҗасы Җәнәбел Аллаһ кына, ә сез «кызыл авызлар» оештырган «тәхет» вакыт узу белән җимереләчәк, дип кисәт идең! Тик син иреңне ипләп-җайлап кына вәгазь белән сугармадың кана, ә бәлки эчеңнән генә: «Мин синнән көчлерәк, мин сине җиңәм!» – дидең.

Юл аягы дип, ун йомырка тоттырып, көтүче Сафиулланы Мифтахетдин абзыйларга җибәрде хатын. Карт җилле иде, «кызыл эне» сен тиз агартты, таягы белән кизәнеп:

– Миңа шайтан указы чыгарма! Әбиләребез ничек җирләнсә, сеңел дә гүргә шул рәвештә иңдерелер, – диде.

Заретдин, билгеле, абзасына кенәгәсе белән мактанмады, әллә оялды, әллә әнисенең үлеме бәхәстән тыйды: мәрхүмәне, бөтен шартын китереп, җеназа догасы укып, «мәңгелек йорт» ка озаттылар.

Карт яшьләрнең тормышына тыкшынмаса да, саубуллашканда:

– Сез, балалар, ике кылый күз сымак икегез ике якка карыйсыз икән. Хәерлегә түгел бу, балалар, – диде.

Шуннан соң ир әтәчләнеп йөрүеннән туктады. Күмәк хуҗалык умартачысы Нәкыйп бабай үзенә ярдәмче итеп чакыргач, бишкуллап ризалашты. Гамбәрдән читләшүе, Гамбәрдән ераклашуы иде аның. Әле чатнаган гаилә пыяласын җилем белән булса да ябыштырып куярга мөмкин, барысы да хатынның тәмле теленнән тора. Әгәр ул «Җаным, кичер, мин дә киреләнеп ялгыштым» дисә, Заретдин кичермәс идемени?! Әмма яшь хатынның «кирелеге» төзәтелмәслек иде инде: ул хак дин юлына баскан иде. Сайла: йә иман, йә ир…

Сайлады… Заретдин артыннан моңсу гына карап калды. Сирәк-мирәк кенә өйдә күренгән хуҗа, малай тугач, канатланып яңа йорт та тергезде. Ул, мөгаен, бала баккан Гамбәр элеккеге гадәтен ташлар, догалар белән өшкеренмәс дип өметләнгәндер… Хатын исә иремә яраклашам дип кенә күңел дөньясын яктырткан нурны кара пәрдә белән капларга теләмәде. Авылда йорт борынча «Аятел Көрси» ләр яндырган мөртәтләр, куштанланып, район үзәгенә жалу сырлагач, күзе – боз, йөзе – калай ике кеше өйгә бәреп кергәндә, Гамбәр намаз укый иде. Алар аны намазлыктан суырып алмакчы иде, куллары «тыңламады», өстенә җикеренмәкчеләр иде, авызлары бөреште. Күрше Ярулла: «Сез аның белән ник булышасыз, тиленең тилесе бит ул катын, шуңа аңардан иренең дә гайрәте чикте», – дигән. «Тиле» кушаматына төренеп, җил-яңгыр тидертмичә генә яшәве җиңел икән, «дин тарата» дип, хатынны бүтән ачыктан-ачык эзәрлекләмәделәр. Шөкер, Айтуганда халык ул кадәр үк шайтан көтүенә иярмәгән, аның гомер бакый Аллаһны теленнән төшермәгән карт-корысы исән, нәкъ менә алар өчен «блач» бер дә абруй түгел иде. Тик кайчакта изгелек, чиксез гаскәр тупласа да, явызлык белән көрәшкәндә җиңелә. Азан тавышына тилмергән бабайлар җәйге айларда зираттагы тавык кетәклеге хәтле генә такта куышка җомга намазына җыела иде, мөртәтләр шуны да ут төртеп яндырды. Иске нигез «эшкә» яраклы иде әле, Гамбәр аны, эчтән сылап, диварын акшар белән аклады, идәненә корамадан теккән келәмнәр җәйде. Йорт җыйнак кына мәчеткә әверелде. Ире белән генә киңәшмәде менә. Заретдин урман каравылчысы дәрәҗәсенә кадәр үскән иде, бер кайтуында, биш яшьлек улы Рәшитне тезендә биетә-биетә:

– Улым, әзрәк исәйгәч, атаң янына күчәсең. Урманда өй салу безгә малмыни! – диде. – Әнкәңә ышанма, бу йортны да мәчет итмәгәе, – диде.

Җомга иртәсе иде, таң белән мунча яккан хатын иренә чиста күлмәк-ыштан сузды:

– Юын, Заретдин. Бабайлар өйлә намазына килә, син дә аларга кушыл.

Урман хуҗасы, авызын күккә төбәп, бүре төсле улады:

– У-у-у!

Суксын иде ул шунда, тәгәрәтеп җибәрсен, ләкин болай улый-улый зәһәрен тышка түкмәсен иде. Ир кичкә кадәр Яруллаларда югалып торды. Күршенең Рәшит белән яшьтәш малае Сәмигулла гына балалыгы белән тәтелдәде:

– Әтиләр утлы су эчәләр дә, шәп кыздыра дип, күкрәкләрен кыйныйлар, – диде.

Ауган-егылган коймасын да төзәтмәгән ялкау Ярулла, димәк, җиңел генә акча көрәмәкче. Моны йә шайтан кәсебеннән тыярга, йә «көрәге» н сындырырга! Имеш, «утлы су» белән гаиләсен туендыра. Гамбәр беркөнне күршеләренә ярты капчык бәрәңге белән өч түгәрәк мич ипие кертте. Ярулла, япмасыз озынча такта өстәлгә терсәге белән таянып, көнбагыш чиртә иде.

– Әйдүк, Заретдин катыны, әйдүк!

– Гыйльменисаң өйдәме?

– Әнкәсендә. Идән-сәке юам дигәние.

– Мин сезне хәләл ризык белән тукландырам, Ярулла. Биш әпәй пешерсәм, өчесе сезгә булыр. Хәрәмнән бизгәнчегә тиклем.

– И, рәхмәт яугыры, – дип, ипи сындырырга үрелгән күршесенә ул:

– Башта бисмиллаңны әйт! – диде.

– Бисмилла инде, бисмилла! Бигрәк син, Гамбәр! Оныгыз күп шул, ник безне дә сыйламаска ди!

– Мин сезне сыйламыйм, Ярулла! Күзегезне ачам. Хәләл белән хәрәмне аерыгыз, дим. Шартым бер генә: көмешкә кайнатып сатуыңны ташла! Ир-атны исертеп, авылдан бәрәкәт качырсаң, тәмугта янарсың!

– Инде дә син, Гамбәр катын! Мин аны чувашларга гына аткарам. Син кушканча бисмилла дип агызам да бирәм феләгедән. Хи-хи!

– Аллаһтан курык, күрше. Янәшәңдә мәчет.

– Мәсҗед? – Ярулла тыгыла-тыгыла ипи кисәген чәйнәп йотты. – Нинди мәсҗед? Әллә җеннәрең күзеңә күрсәтәме?

– Иске йортыбызда картлар намаз укый.

– Манарасы кайда соң? Шунсыз ул мәсҗед булалмый берничек тә!

«Булалмый, булалмый…» Гамбәрнең җанын шик корты кимерде. Әйе, Ярулла дөрес сукалый, дөрес. Манара кирәк! Хатын чыкканда өйалдындагы тимер әйбергә бәрелде. Сасы ис аңкыган тоткалы фляга иде ул, Гамбәр аңа җирәнеп бер генә карады, бер генә…

Икенче көнне күрше хатыны ишек дөбердәтте.

– Гамбәр, Гамбәр! Ярулла үлә!

Ишегалдында яртылаш бөгелеп укшыган (әйтерсең тамагына очлы сөяк кадалган эт!) ирне ул җилкәсенә баскалап турайтты. Күзеннән яшь атылган Ярулла:

– Кара, җиңеләйтте, – диде. – Атакайгынам, үзалдына ютәлләтә. Уф, коткардың, Заретдин катыны. Чуваш Әндриенә ашыгам әле. – Ир баскычтагы көмешкә савытын күтәргән генә иде, тагын буылды. – Фу, әкәмәт сасы!

– Бу ис тончыктырмасын дисәң, хәрәм кәсебеңнән баш тарт! – Гамбәр сүзен кыска тотты. Ә җәнҗалның буе озын иде, аның ни-нәрсә турында «кисәтүе» иртән генә күршеләрен «уятты». Башта тавык-чебешләргә җим сипкән Гамбәрне нәҗескә «коендырдылар»: сыер тизәген көрәк белән койма аша гына алдылар-очырдылар, алдылар-очырдылар. Ярулла хатыны ярсый иде. Ул моның белән генә канәгатьләнмәде, теле белән дә «чыбыклады»:

– Иремне әфсенләде, килмешәк! Яхшы гына акча эшләгәндә, җеннәреннән будыртты. Бездән көнләшә, килмешәк!

Гамбәр тавыш-гауганы йөрәгенә кагылдырмыйча, тыныч кына уздырды, аның бөтен уе манара иде. Ул киңәш-табышка дип Мифтахетдин бабайларга китте. Карт әле көч-куәтендә, ат җигеп, еш кына Айтугандагы яшьтиләренә кунакка килә, кайчакта Гамбәрләргә дә кагыла иде. Ә бу юлысы аның чырае бик төксе иде. Ул:

– Тәки ирең белән татулашмагансың икән, килен, – дигән иде, хатын коры гына:

– Минем йомышым бүтән, Мифтахетдин абзый, – диде. – Авыл мәчетсез бүгенгесе көндә. Бездә халык җебегән! Әнәгенәк Чәтрәннәр көрәк-сәнәк белән иман йортын саклаган.

– Без белмәгәнме бу хәлләрне, килен? Белгән, бик тә белгән! Шушымы йомышың?

– И, үз йомышың белән вакланыр чакмыни, Мифтахетдин абзый. – Хатын сыкранды. – Әллә дим, иске йортыбызның түбәсенә манара бастырыйкмы? Адәм буе тикле генә. Блачлардан яшереп, ә? Бакчада бит ул, тирә-ягы агач-куак дигәндәй.

Карт та ачылды.

– Бәрәкалла! Заретдин урманчы дүрт агач егып тактага ярдыртса, ник бастырмаска ди?!

– Заретдин дисең дә син… Энең ярты ел кайтмый әле.

– Ту-ту, килен! Көлдергән дә катын, елаткан да катын. Ирең бизгән икән, гаеп – синдә!

– Миндә, миндә, Мифтахетдин абзый.

– Ту-ту, килен! Чәчегез озын, акылыгыз кыска. Заретдин булышмаса, аксакалларга эндәш. Ил төкерсә, күл була.

Гамбәр монысын да яшермәде:

– Бабайлар безнең капкадан йөрми. Иске йортка бакча артыннан сукмак салдылар. Алар мине үги итә, кушаматым да Килмешәк кана.

– Тр-р, килен! Ата-баба ничәмә-ничә чакрымнардан кыз димләгән, вәләкин берсен дә рәнҗетмәгән. Синдә икенче мәсьәлә. Мәрхүм Сабирҗан кари тәртипкә өйрәтмәдемени? Кыз-катынның төп бурычы өй эчендәге җәмәгатен тәрбия кылу димәдемени? Син бит, килен, урамга ташыдың. Сораштырам мин синең хакта, әмма дә ярты кәлимә яхшы хәбәр ишеткәнем юк. Ник Чокыр Талипның битенә туфрак сиптең? Ник Камәрне себерке белән кыйнадың? Күрше хакы – Тәңре хакы, дигән борынгылар. Ник син Ярулла белән әрепләштең? Знамы авыл мондый тәртипсез катынны яратмый, знамы картлар, җиле тимәсен дип, аулактан сукмак сала. Бөтен гаеп синдә, килен! Кешеләрне үзеңә каршы куеп бә-әк ялгышасың.

Мифтахетдин абзый санаган гаепләр «ике күзем чәчрәсен, минем малкай» дип урлаган сарык бәрәнен сатарга маташкан Талип, чишмәгә мәче үләксәсе ыргыткан Камәр, ир-атны көмешкә белән тилерткән Яруллалар белән генә чикләнсә икән! Картның нахакка тиргәве йөрәген әрнетсә дә, Гамбәр акланмады. Аны барысы да үзгәртергә тырыша, ә ничек үзгәрсен соң ул, ничек?! Караны ак дип тәкрарласынмы? Имансыз адәмнәрне хуплап кул чапсынмы? Әллә битарафлык кабыгына төренергәме? Син – сукыр, син – чукрак, әйеме? Бәлки, бәлки! Яратмыйлар, тиргиләр, яманатын җилгә чәчәләр, ә үзләре, әз генә бәлагә тарсалар, ярдәм ит, дип, аның бусагасына егылалар. Хак, яман уй-ният белән капкасына орылсалар, кулына ни эләксә, шуның белән аркаларын да кашый Гамбәр.

Бәдерниса карчык метердәгән картына баядан бирле сүз катмакчы булып өтәләнә иде. Ул:

– Атасы, самавыр кайнады, синең дә, кунакның да тамагы кипкәндер, теге бөртекле әчмуха чәйне табалмыйм гына, – дигәч, мыжыкның әр-битәреннән туйган Гамбәр:

– Ат арбасындагы печән астында әчмуха, Бәдернисәттәй, – диде.

Киленен «фаш» итеп гайрәт чәчкән карт кинәт кенә үзгәрде.

– Син нәрсә дисең, кызым? Манара дисеңме? Азансыз авыл – нурсыз авыл. Минем дә шуңа эчем поша. Эшләрбез, боерса. Син моны безгә – ир-атларга тапшыр, эһе.

– Кайсы җүнсезе әрбир яшереп шаяра икән, – дия-дия, Бәдерниса карчык чәй эзләргә чыгып киткәч, хуҗа яңадан «зурайды»:

– Ай-һай усал син, килен!

– Аръяктагы ялгызак Зәйтүнә әби тәмле кытай чәе эчеп кенә яшәрмәс инде, Мифтахетдин абзый.

– Болгатма инде, килен. Яшь чакта ярлы идем, шул иркә җанга бүләк биралмадым. Чәйне Бәдернисага белгертмә, талап үтерер.

Гамбәр әле усал гына түгел, явыз да иде. Нигә бичара картның бәгырен чеметергә ди инде, йә? Битәрләр-битәрләр дә теле арып туктар иде. Андый бөртекле чәй үзендә дә бар, ул аны тансыкка дип саклады, тик эчмәде, чөнки киптергән үләннәргә берни җитми иде. Кызулатып өенә кайтты, кызулатып Зәйтүнә карчыкларга барды. Халат кесәсендәге төргәкне әбинең учына салып: