скачать книгу бесплатно
– Сикритар иптәш, камунислар патшасымы әле син, брат? – Атасы юешләнгән борынын лышкылдатып күлмәк җиңенә сөртте. – Чәнечке телгә кадала минем, анагызны… Агач кашык куегыз миңа. Төкерәм мин сезнең култур-мултурыгызга, анагызны…
Мирхәйдәр абзый аның маңгаена чиртте:
– Иптәш сикритар белән ыспурлашма, дуңгыз!
– Ух, сүгенмәгәч эчкә кату чыкты. – Сәмигулла муенын кыйшайтты да таш сын кебек утырган хатынына тезе белән төртте: – Әй син, куфтылы марҗа! Боларга иреңне яклап нидер әйтер иең хет! Яки, кызым, син? Мәптектә бишкә генә укыйсың, синдә Лилин акылы бар. Ызба, сарай, келәт, мунча, әбрәкәй күпмегә төште икән, чутларсың, кызым. Туганымның акчасын блач күселәре кимерсә, энекәштән, әй, иптәш Арчинычтан арт саннарын каезлатам, тучны!
Ата кеше аек вакытында түрә-мазар янында койрыгын кыса иде. Кыз сизенде: көмешкә лыкынган… Әнә ике бит алмасы кып-кызыл… Исерсә, борыны да сулана…
Көтә-көтә күзләр күгәргәч кенә тал чыбыгыннан үрелгән басу капкасы өстендә тузан болыты күтәрелде. Дүрт машина выжылдап алар урамына керде.
– Киләләр, киләләр!
«Беренче» салынган җилкәсен турайтты, Мирхәйдәр абзый исә өчәр-өчәр оешып тәмәке көйрәткән агай-энене читкә куды:
– Чигенегез, чиген! Мәскәүлеләр крутуй халык, таптатмасын.
Чабыш атлары сыман елкылдаган күгелҗем машиналардан кайсы фотоаппарат, кайсы камера тоткан кунаклар коелды. Мәлҗерәгән атасын култыклап торгыздылар. Ул:
– Иптәш, иптәш энекәш! Чукынмыш, Арчиныч иптәш, – дип, тәтелдәп төркемгә каршы атлаганда сөрлекте. Мирхәйдәр абзыйның беләгенә ябышмаса, маңгае белән җирне «сөзә» иде.
Ак күлмәкле, кара галстуклы озын ир-егет:
– Здрасте? – дип исәнләшкәч: – Кто у нас тут хозяин? – диде.
– Вот он сам! – Авыл хуҗасы әтисен беләгеннән «бушатты» да, уфтанып кына: – Извиняйте, Радий Арсиныч, у хужаена жар путнялся была, уж бульно бальнуй, прастудилися, – диде. Озын буй:
– Я не Радий Арсиньевич, к сожалению. Я его помощник. Шеф не смог приехать в родные места предков, а эти ребята – журналисты, из центральных газет, – дигәч, «беренче» күрешергә дип сузган кулын кире кесәсенә тыкты. Хәер, аңа игътибар итүче дә булмады. Журналистлар: «О, экзотика!» диешеп фотоаппарат чертләтте, камерасын «өч аяк» ка бастырган сакаллы ир җил селкеткән яфрак сыман калтыранган Сәмигуллага сорау биреп маташкан иде, Мирхәйдәр абзый:
– Уж бульно бальнуй хужаин, жар, вот дучкасы гаварит была, – дип, исерекне култыклап күздән үк югалды. Гөлҗиһан урысча әйбәт кенә сукалый иде, каушамады, бер күзле «өч аяк» ка чатнатып үзләренең гаиләсе турында сөйләде. Әтисе – «оста сунарчы», әнисе – «оста тегүче», янәсе. «Радий Арсеньевич нәсел-ыруы белән горурлана ала, без аңа лаек туганнар, без беркайчан да аның йөзен кызартмабыз», янәсе.
Кунаклар әрсез халык икән, хуҗалыкны айкагач, табындагы сый-нигъмәтләрне «урдылар» да, машиналарына төялешеп, Мәскәүләренә сыптырдылар. Бөтенесе дә төштә кебек кенә иде. Әнисе тиз-тиз «марҗа киемнәре» н салып, юа-юа бизәге уңган күлмәген киде, биленә алъяпкыч буды һәм, иркен сулап:
– Раббым, тагын нинди сынаулар белән сынарсың икән? – диде.
Әлеге «уен» да тагын икәү – район хуҗасы белән рәис Мирхәйдәр сыналды. Көрәк белән тау хәтле акча көрәрбез дип хыялланган абзыйлар ярык тагарак янында калган иде. Аларның сарай кырыенда ничек уфырганнарын кыз үз колагы белән ишетте:
– Өметләр акланмады, Гатиятов. Безгә Мәскәү баеннан шымытыр! Адәм көлкесе, бездән дә наив кеше юк! Разве андый очындыклар бер мескен авылга кайта ди?..
– Нишләп кире уйлады икән, Гата Садыйкович?
– Үзеннән белеш, Гатиятов! Ярдәмчесе, көнен-сәгатен күрсәтеп, ике тапкыр телеграмма сукты. Без монда зурдан кубып җыендык. Хуш, өстим дигән акчасын җибәрсен иде.
– Бәрәч, Гата Садыйкович, күпер белән фирмыга сәмән калмадымыни?!
– Тиененә кадәр шушы кара мужикның хуҗалыгы суырды. Үтүт акча, Гатиятов!
– Мин тагы… Авылга файдасы булыр дип тагы…
– Зарары күбрәк булды, Гатиятов. Казанга – обком тирәсенә урнаштырмасмы дигән хыял да пыштик хәзер. Шушы хәерче районда мүкләнербез, ахрысы.
Менә сарайдан, дүртаякланып, ярым айнык әтисе чыкты.
– Акча капчыгы кайда, анагызны, – дип сүгенгән иде, секретарь Мирхәйдәр абзыйга:
– Син бу имгәктән адәм әвәләп чиләнмә, Гатиятов, эттән – эт, беттән бет туа, тфү, – диде һәм, дык иттереп, әтисенең арт чүмеченә типте.
Айтуганны гөрләткән шау-шу тынды. Әкияттәге төсле, өч мәртәбә бармак шартлатып баеган Сәмигулла «примир симия» хуҗасы исемлегеннән тиз сызылды, ул, элеккеге гадәтен куып, киек-җанвар аулады, аты-юлы белән өйдәгеләрне сүкте. Бай туганына да тел чыбыркысы белән «кизәнде»:
– Ысбулыч син, иптәш Радий Арчиныч! Сикритар мине акыртып талады. Син, ысбулыч малай, ник капчыкны минем үземә тоттырмадың? Ике көпшәле мылтык кирәк ие миңа, заразы иптәш Арчиныч. Синең туганлыгыңнан ни файда?!
Кызның тормышында мондый кичерешләр бүтән кабатланмаска тиеш кебек иде. Кабатланды, тик ул әүвәлгесеннән көчлерәк, чөнки олылар уйнап туйгач онытылган уенга охшамаган; монысы йөрәк белән бәйле иде.
Беркөнне урманда хаста әнкәсенә кара бөрлегән чүпләгәндә аның башына имән күркәсе «яуды». Авырттырмады, алар әле йомшак иде.