banner banner banner
Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)
Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


– Үзең алдансаң да, балаңны алдама, углым. Дөнҗаның көе бозылды. Сез адәмнәргә ни дә мәгълүм түгел, яхшы заманнарга өметләнмик тә. Фиркагез бер ялган, ул җимерелеп яңа җәмгыять төзелгән тәкъдирдә анысы да чеп-чи ялган. Җир өсте карак-угрылар, миһербансыз түрәләр, саран байлар, мәхлук хәерчеләр, адәм каны агызган җәлладлар белән мыжлар. Син, углым, бер заманага да яраклашма, яраклашу – мескеннәр, куркаклар сыйфаты. Үзең булып яшә, углым!

– Ярар инде, телең белән чүп түкмә, әни. Җыенасыңмы?

– Җөдәтмә, углым. Ничек авылдан китим? Тамырымны куптарыпмы? Әгәр мине тапкан-баккан анам дисәң, әүвәлге-актыккы гозеремне үтә, мәчетнең өске ягына бүрәнә өстәтеп, түбәсен яптыр. Синдә анлык кына иман әсәре калгандыр, шаять, углым?

– Авыл Советы рәисе Мирхәйдәр Гаделбәков та синнән зарлана, әни. Мәчет дип аның җанын кыйнама инде. Бабайлар, анда йөрмибез, диләр икән.

– Йөрмәсеннәр! – Гамбәрнең йөрәк авазы җиһанны тетрәндерерлек иде. – Ул аягүрә килеш мәчет исемен күтәреп үлсен!!! Аягүрә килеш!

Рәшитнең тамырларында аның да каны ага, димәк, егет ясалма фиркаләрне хуплап күпме генә бәхәсләшсә дә, иманын сатмаган иде. Улы мәчетне төзекләндереп, ишек-тәрәзәсенә аркылы-торкылы такталар кадаклаган иде. Гамбәр фаҗигадән соң беренче тапкыр шул тирәләрне урады. «Иман йорты» ятим иде инде, ятим иде… Хатын аның диварына яңагын тидереп тыенкы гына елады да:

– Мин сине соңгы сулышыма кадәр ташламам, – диде.

Сәмигулла аларның биләмәсендә канат җәйгән, бульдозер белән йорт нигезенең кисәү калдыкларын төрттерә иде, борынын мышкылдатып Гамбәр янына килеп басты һәм, пычрак кулын сузып:

– Күрешикме соң? – диде. – Тучны күрешмисең. Безнең ишеләрдән шакшы дип җирәнәсең, тучны. Гамбәр апа, сезнең урынга ызба салам. Мирхәйдәр, синнән рөхсәт, ди. Без ике күрше тату гына яши идек, менәтерә пожар нишләтте, ә, Гамбәр апа? Тучны чыраңнан ут капты бит, Гамбәр апа! Әле бит халык тәтелди, сиңа үч итеп төрткәннәр, имештер.

– Кемнәр ди?

– Знамы Рәшитнең дошманнары! Урман өчен сугышалар икән.

Нәфрәт хатынның йөрәген сикертте. Әгәр бу бәндә бөҗәк булса, үкчәсе белән сытар иде. Ике аяклы хәшәрәт шул. Аннары, җиңеләм дисәң, хәзер үк һөҗүмгә күч. Җиңәм дисәң – сабыр гына җаен көт…

Ул өченче тапкыр урынга ауды… Билгесез чире тагын куәтләнде. Кул-аяк, баш-муен, күз-колак аныкы түгел, чит-ят кешенеке иде. Бервакыт ул өн белән төш арасында үзенә ике тамчы су кебек охшаган кыз баланы күрде. Кыз далада кылганнар белән куыша иде.

– Үлмә-ә-әс! Кайда син, Үлмәс?!

– Мин монда, анам!

Хатын үзенең тавышыннан үзе куркып уянды. Җан сырхавы аның тәненә дә күчте: ирене чабырды, күз кабагы шеште.

– Адәм заты, синең шифаңа өметләнеп, көн саен капка төбенә өелә, – диде хуҗабикә. – Бер ноктага текәлеп катма, килен, тор!

– Барысын да себерке белән ку, Зәйтүнә әби! Мин аларны күралмыйм! Яшеннән-картыннан җаным бизде.

– Ай Аллам, Коръән белән гамәл кылган абыстай ла син. Акылыңа кил! Турымда иртәдән бирле бер олан елый. Көн дисәң – көн, төн дисәң – төн йокламый, ди анасы. Аллаһ ризалыгы өчен шушы гөнаһсыз сабыйга ярдәм итче, килен.

– Мин духтыр түгел, бүлнискә барсыннар.

– Барганнар инде, барганнар. Елавы басылмый гына, ди.

– Авылда мине тиле диләр. Тилеләр догасының файдасы шултиклем генә, – дип киреләнде Гамбәр.

– Әй килен, әби гыйбрәтле риваять сөйли иде. Тыңлап бак. Үлән-чәчәк суга тилмереп көйгәч, Сөләйман пәйгамбәр халыкны кырга, яңгыр теләргә алып чыга. И хикмәтнең хикмәте, бер кечтек кырмысканың гына догасы кабул була, килен.

Зәйтүнә карчык аны йомшартты.

– Керсен, – диде Гамбәр.

Сабый гөнаһ тузанына буялмаган фәрештә иде. Баласыннан уздырып, анасы яшь койды.

– Апай, оланыгыз сау-сәламәт, тамагы ач, шуңа көйсез, диләр. Сөтем күп минем. Ник акыртасың, дип ирем котыра, кайнана, оныкны җен алмаштырган, мич аралыгына яткызып талчыбык белән суктырыйк, ди.

– Авылыгыз белән тинтәкләр сез! – Белекче нарасыйны сәкегә салды. Сак кына биләүсәсен чиште. Чебеш хәтле генә малай аягын корсагына бөкли-бөкли илерде. Аның кендек ярасы да чиләнгән иде.

– Кич кояш баеганчы килерсең, – диде Гамбәр.

Зәйтүнә карчык исә өзгәләнде:

– И килен, нишләп бордың? Нишләп оланны имләмәдең? Әнкәсен жәлләр идең. Утлар сулый бит, наныем. Мәрхүмә ахирәтем Гөлҗамалның оныгы Сәрбиназ ие ул, үземнекен кайгыртканны яратмассыз дип кенә әйтмәгән ием, килен.

– Әбекәем-бәгърем, әллә син мине бүген генә айдан төшкән дип белдеңме? Ахирәтең әле ике туганың да кана! Әйдә, булыш! Миңа әчеткән колмак чүпрәсе кирәк.

– Хәзер, килен, хәзер.

– Син, камыр изеп, кабартырга кояшка куй. Мин мунча булдырам.

Карчык аңа шикләнеп карап алды.

– Нишләмәктә уең, килен?

– Һәрхәлдә, әпәй пешермибез, Зәйтүнә әби.

– Кабартмамы, килен?

Хатын йорты янганнан бирле тәүге тапкыр елмайды. Димәк, әкрен генә нәфрәт-ачу йотыла… Бары тик рәнҗү генә кимеми.

– Ашау турында уйламыйк әле без, әбекәем.

Пырдымсыз хуҗабикә әледән-әле:

– Ничекләр сабыйны терелтерсең икән, килен? – дигәч, Гамбәр, аның шиген тагын да арттырып:

– Малай чирләми, ул таза-сау, – диде. – Тәне шакшы.

– Әстәгъфирулла! Сәрбиназым зерә уңган минем, көн саен су җылытып коендыра. Белдекле булып кыланасың гына икән, килен! Алдауда икән эшең.

Туктаусыз «без-без» безелдәгән карчык аны алҗыта иде. Гамбәр үз җае белән яшәгән көннәрен сагынды. Йорт-җирсез калулар аңа көтелмәгән кыенлык китерде: ул чит кешенең көенә басарга мәҗбүр иде. Ирек тәмен тоеп, җил белән ярышып үскән дала кызы кемгәдер яраклаша аламы соң?!

Баласын елата-елата яшь хатын килеп кергәндә, камыр чыпырдап әчегән иде. Гамбәр сабыйны, чүпрәгеннән арындырып, аркасына әйләндерде:

– Сеңлем, әүвәле, тәненә күкрәк сөтеңне тамызып, бармак очы белән ышкып кара.

– Әннекәем! – Сәрбиназ чырыйлап кычкырды. – Нәстә бу, белекче апай?!

– Балаңның тиресе астында каты төк. Дуңгыз төге, салсаң-куйсаң – кадый. Шуңа балаң елак, – диде Гамбәр һәм, авызын ачып, шаккатып торган Зәйтүнә карчыкка төбәп. – Миңа дәшмәгез! – диде. Аннары тыныч кына өстәде: – Хәзер мин аны дога укып камыр белән сылыйм. Чүпрәккә чорнагач, син, сеңлем, бер-ике сәгать кулыңда йөртерсең. Иншалла, төкләр кубар. Соңынтын мунчада юындырырбыз, кендеген канлы үлән суы белән киптерербез, – диде.

Икенче көнне туганының хәлен белергә ашыккан карчык сөенче алды:

– Олан төне буе изрәп йоклаган. И килен, үзеңә рәхмәтләр яусын. Кайнанасы да шатланган. Сине ничек бәхилләтик диләр. Абзар тулы мал-туарлары, яшь бәрән чалып бирербез, ди кияү.

Гамбәр:

– Хакым – ярты телем әпәй, шуннан артыгы миңа хәрам. Мин Аллаһ ризалыгы өчен дәваладым, – диде.

– Кодагый, рәхмәтемне үз авызым белән әйтер идем, ди.

– Әйтмәсен! Ул рәхмәттә ихласлык җук! Бәндәгә нинди генә изгелек кылсам да, мине сөймәстер. Чөнки мин үзгә оя кошы…

– Шулайрак шул, килен, – дип уфтанды хуҗабикә. – Өч хатын очрашса, телләрендә – син. Шуңа мәллә күңелең гел күңелсезләр күлмәге кигән, килен?

– Мин бәндәнең яратуына мохтаҗ түгел. Табынган затым – Кодрәт иясенең ачуына юлыктырмасын язмыш!

«Мәчетне саклагы-ы-ыз!» Еллар катламыннан саркыган кайтаваз тынган иде. «Үткәнемдә ник һаман чокынам икән? – диде ул. – Туксан казыгымның берсе дә селкенми, мин аны нык итеп кактым ласа!» Карчык, мытыр-мытыр сөйләнеп, юлын дәвам итте. Соңгы вакытта утарга килүләр сирәгәйде. Яшь чагында тиен кебек өч кенә сикергән ара озыная, ахрысы. Ә гомер чакрымнары кыскарган саен кыскара…

Утар капкасы бикләнмәгән иде. Кортка, йокымсыраган сакчы егетне уятмас өчен, галушын шудырып атламаска тырышты. Аңа атап Рәшит салдырган агач өйдә аны көтәләр, кисәү кебек кап-кара ир-ат, тәрәзәдән күргәндер, ишек төбендә тора иде.

– Нихәл, Сәмүш? Мә, берсәк күчтәнәч. – Гамбәр карчык «кисәү»нең учына конфет сонды. – Суыр, авызың тәмләнер.

– Рәхмәт, Гамбәр апа. Ашау-эчүгә аптыратмый Фәрит. Миңа ризык ташыма.

– Үзем белермен, җәме? Мин сиңа чик сыздым, кат-кат кисәтәм, шуннан узма, Сәмүш!

– Җу-ук, Гамбәр апа, ничә ел биктә бит мин. Төнлә генә чыккалыйм, эшчеләр таралгач кына һава сулыйм. Монда Фәрит төзетә дә төзетә. Җегет уңган, Гамбәр апа. Көн озын, Гамбәр апа. Күңелсез кайчакта. Син минем мәрхүм кызым… – «Кисәү» шыңшымакчы иде, карчык таягы белән селтәнде:

– Шым бул!

– …кызым рухына дога кыласыңмы инде, Гамбәр апа-а?..

Кортка җавап бирмәде. Ызба адәм исеннән пырныган, тынга авыр иде. Ул, иелеп галушын кигәч:

– Онык белән күрешәм, аңа сүзем бар, хуш иттек, Сәмүш, – диде.

12

…Гөлҗиһан төчкерә-төчкерә чуен казандагы тузанлы солыны кәндигә тутырды. Бу аллергиясе бетмәде тагы!

– Өч тапкыр су белән чайкатып түк, – дип баш очында кагынган Миңсылуга йөзен чытты:

– Фу, мондый катнашма укшытмас микән соң? Бәлки, әбигә «эчте» диярсең, апа бәгърем?

– Җитезрәк кыймылда, ташбака! Эчәрсең, нибуч! Газ балуны кечкенә, расхутланмыйк, сад-бакчада кайнат төнәтмәне.

Кирпечтән өеп, учак ягар өчен уентык ясалган һәм өстенә казан утыртылган җәйге мичләрне авыл халкы ызбасын корым-көлдән саклар өчен куллана иде. Гөлҗиһаннарда да бар иде ул. Әтисе шунда поши аягы өтә, аның исе күрше урамнарга хәтле тарала иде. Хайван каргышы аны тиз тотты: үзе дә утта янган әнә…

Миңсылу уентыкка чыбык-чабык тутыргач, шырпы сызды.

– Боламыгыңны куертма, гел бута да бута. Кайнагач бик суытма, җылымса килеш эч. Бу сыеклык бөер хастасыннан ди җиңги. Коссаң, үзеңә үпкәлә. Мин мәлгунь кәҗәне тышаулыйм әле.

Әтисе, утта янган әтисе… Балага җаһил ата да якын. Әгәр ул исән булса, Гөлҗиһан аңардан йөз чөерер иде микән? Бәлки, олыгая-олыгая Сәмигулла ата тәүбә итәр һәм егерме-утыз адымдагы мәчеткә йөрер, намазга басар, бәлки, малга хирыслыгы да бетәр иде. Башкаладагы бай туганнары акча белән бергә аларга хәсрәт тә китереп аударды…

…Күршеләрнең нигезендә көле дә тузгып өлгермәде, әтисе, чүп-чарларны эттереп, яңа йортка урын әзерләргә кереште. Аның мәчеткә эче поша иде. Әлеге мәсьәләдә алар авыл Советы рәисе белән эләгешеп тә алдылар.

– Матри, аңа тимә, – диде Мирхәйдәр абзый.

– Нәстә дисең, блач?

– Бәбәгеңне акайтма, тоз күз! Ни ишетсәң – шул. Мәчет сиңа мишәйтләми, ул агачлар артында ук.

– Вәт сатлык сәвит хуҗасы! Әллә тиле катын өстеңә әфсен укып өрдеме? Кара ничек бытылдый! Ә-ә, син бит әле мәзин нәселе белән туганлашкан адәм! Урындыгыңнан очыртам, ала карга!

– Очсам да, ерак очмам! Баш түбәңә кунып, тавык миеңне чукырмын, кабан дуңгызы! Заретдин катыны – сыйнфый дошман, мин – камунис, нишләп аңардан әфсенләтим ди. Аны биш чакрым урап үтүең хәерле. Кабат кисәтәм, Сәмигулла энем, мәчеткә кагылма! Үз хуты белән чересен шунда. Без, сезнең нәсел сымак, иманын көмешкәгә кушып чөмермәгән, бездә вөҗдан дигән нәстә исән әле. Мона мин төбенә төшеп казынсам, сине «төрмә чыпчыгы» итеп очыртам да! Гамбәр ызбасына син «кызыл әтәч» җибәрмәдең микән?

Атасының мыек очы да селкенмәде. Ул, ишегалдында агач тукмак белән тавыкларга бәрәңге изгән Гөлҗиһанны җилтерәтеп торгызып:

– Мона кызым, блач! Аның белән ант итәм, ул төндә мин урманда идем, – диде.

Икәү якалашсалар да, әтисе белән Мирхәйдәр абзый бер табактан ашады: бай туганның акчасы төлке белән бүрене дә дуслаштырырлык иде. Туган дигәннән, ул үзе авылда гомумән күренмәде. Кара костюмлы, галстуклы әзмәверләр дә төзелеш тирәсендә буталмады, ә менә кабак йоткандай түгәрәк корсаклы абзый еш килә, һәм аны һәрвакыт Мирхәйдәр абзый озатып йөри иде. Әтисе мактанды:

– Сикритар үзе миңа ызба төзешә, – диде. Кайчакта мактану сүгенү белән «бизәлде»: – Арчинычның памушниклары капчык тутырук биргән акча белән капкорсак сикритар командовать итә икән. Бугазлыйм ул этне! Акчага мин хуҗа!

Андый чакта авыл Советы рәисе Сәмигулланы бик тиз «суыта» иде:

– Райунның камунислар башлыгына янасаң, авылдан сөрерләр. Ул – намуслы иптәш. Башта ук синең белән килешмәдекмени, миңгерәү?! Сиңа энәдән-җептән ызбасын, каралты-курасын салабыз. Ат, сыер һәм үзең ише аңгыра сарыклар белән шыплап абзарыңны тутырабыз. Берочтан елга аша күпер җәябез, калхуз фермасының түбәсен ябабыз. Так шту, халыкка да туганыңның игелеге тисен, энем.

Нарат бүрәнәләрне Алташ урманыннан ташыдылар. Ялланган унбиш чуваш ире кара төнгә кадәр эшләде. Атасы барыбер риза түгел иде.

– Пәтичтинный гына төзеттерәләр, хайваннар! Урлыйлар, хайваннар. Акай күз сикритар акчамны җонлады. Арчинычка серне тишсәм, ыштанына кәкәй иттерә, кайтсын гына энекәш.

Осталар йорт-җирне, әкияттәге кебек, күз ачып йомган арада «аякка бастырды». Авыл гөжләде. Иртән берәүнең тешсез авызыннан сызгырган сүзе, гайбәткә чорнала-чорнала, йомгак кадәр зурая иде. «Сәмигулла элгәреге байларның урманда күмелгән алтын-көмешенә юлыккан», имеш. «Сәмигулла бандитлар белән банк талаган да, азактан, барысын да атып үтереп, акчасын урлаган», имеш. И беркатлы халыкның беркатлы әкиятләре! «Ил авызына иләк каплап булмый», – диде әнисе; ул су сипмичә шиңгән гөл сыман көннән-көн сула иде.

Берсендә кызның үтереп теше сызлады. Салкын һавада басылыр дип, алар әнисе белән ишегалдына чыктылар. Күктәге йолдызлардан нур чәчелгән айлы төн иде… Баскычка чүгәләгән аналы-кызлы шымайды: якында гына кемдер үксеп-үксеп елый, әмма нур белән тишкәләнгән кара пәрдә эчендә ул ачык кына күренми иде.

– Ярабби, фәрештә җылый, ахры. Атаң бер гөнаһсыз кешенең нигезен тузгытты бит, – дип сыкранды әнисе.

– Ә-әнә! – Куркуыннан тешенең сызлавын да оныткан кыз анасына елышты. – Ә-әнә, селкенә! Карак, әни, карак! Әтине уятыйк!

Гәүдәсен яртылаш бөгеп, бакча артыннан гына китеп барган шәүләне әнисе таныды:

– Шаулама, Гамбәр апаң бу, кызым. Ярабби, аның сызлануларын миңа күчер! Атаң бигрәк каты бәгырьле, урам яктан юлны япты, арттан гына качып килә, бахырым.

– Ник безнең әти шултиклем комсыз икән, әни?

– Эчендә оялаган шайтаны туймый, кызым.

Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, кунак төшерү хәстәре башланды. Район хуҗасы артык вакчыл идеме, әллә, чынлап та, капчыктагы акча күзен кыздырдымы, табак-савыт, урын-җир тикшерелде. Борыны кителгән ямаулы чәйнек, ямьшәйгән калай тәлинкә, каралган алюмин кашык, кыршылган иске кәстрүл, әнисе корама тышлык белән сырган юрган, каз мамыгы тутырып күперткән мендәр, юа-юа искергән шадра сөлге, диварга кадакланган чигүле тукымалар Сәмигулла йортына яраксыз дип табылды. Үзәк кибетеннән алмашка яңаларын китерделәр. Тик нигезгә бәрәкәт кенә кайтмады. Кунак көткән көнне, иртән, морҗа ярылды. Атасы мич остасы Фарукны кыйнап имгәтә иде, Мирхәйдәр абзый үзе менеп «ямады». Барысы да рәтләнгән, барысы да тәртиптә кебек иде. Хуҗага тегәрҗепләре дә төйнәлмәгән (күрше авылның чуваш Микулае текте) күлмәк-чалбар, әнисенә кара итәк белән чуар кофта (муены капланган озын күлмәк совет модасы түгел, янәсе) кигезеп, икесен янәшә капка төбендәге эскәмиягә утырттылар. Кырыйга чәченә ак бант таккан «күбәләк» Гөлҗиһанны бастырдылар. «Примир симия члиннары» тамашага әзер иде. Аю биетәләрмени, урамда Сабан туе хәтле халык җыелды. Район башлыгы аның атасына һаман акыл өйрәтте:

– Үзеңне әдәпле тот, Насыйров! Хөкүмәт кешесе белән «иптәш Радий Арсеньевич» дип сөйләш! Энекәш дип шундук аңа ябышма! Табында авызыңны чапылдатып ашама. Ризыкны кызлар тәлинкәңә салгач кына чәнечкеңне ал!