скачать книгу бесплатно
– Соң, бар да карап кил, углым.
– Вакытым юк, әни. Син дә зират кырыеннан үтәсеңдер. Күренмиме?
– Аннан үтмим мин, углым.
– Әти үлгәч тә дошман инде сиңа, әни.
– Атаң бәхетле, алдындагы кәндие буш түгел, углым.
– Уф, үтерәсең, әни! Нинди «кәнди»? Саташасың мәллә? Мәетләр ашамый-эчми.
– Чәршәмбедән җомга шае мәрхүмнәр дога савытын барлар, ди. Кәнди буш икән – кайгырыр, тулы икән – шатланыр, ди. Мин әтиең рухына багышлап намаз артыннан дога укыйм, углым. Камунисларның комачына төренгән Заретдин «мәңгелек йорт» ка ак кәфенгә уранып күченде.
– Авылга – нигеземә үләргә кайтам дигәч, мин аны шаярта дигән идем.
– Шаяртмады, углым. Атаңа мин риза-бәхил. Аллаһ аның бер гөнаһысын кичерерме икән? Ул сине манара биеклегеннән тузанлы җиргә сөйрәп төшерде.
– Әти миннән кеше ясады, әни! Калада укытты, һөнәргә өйрәтте. Бу утардагы байлык безнеке, әни, безнеке!
– Мал дия-дия йөрәгең мүкләнмәсен, углым. Авылга бишбылтыр эз басмыйсың. Сагынмыйсыңмыни, углым?
– Айтуган мине тартмый, әни. Ул минем өчен ябылган капка.
– Анда мин – анаң бар.
– Синең йортың ә-әнә! – Рәшит урманга терәп үк салынган ызбага күрсәтте. – Күпме чакырам бит, кил, рәхәтләнеп яшә.
– Кыстама, минем үз нигеземдә рәхәт. Атаң биздерде сине авылдан, атаң. Катыныңнан аерылсаң да, баладан каерылма.
– Оныгың үсә, әни. Ул – шәһәр малае. Кем өчен завод дип чабам соң мин?! Аңа дип дәүләт төзим! Без ярдырган такталар акчага әйләнәчәк, әни. Йә, боекма, өч-дүрт атнадан оныгың белән танышырсың. Малай үзе дә: «Минем зур әни кайда?» – дип аптырата.
Улы кисәк кенә сүз агымын бүтән якка борды һәм, шелтәләп:
– Әни, син дә гаепле, син әтине коммунист дип санламадың, – диде.
Әни кеше бәхәсләшмәде. Аның кайчандыр азан кычкырып таң аттырган Рәшитен еллар урлаган, монысы Заретдин куагыннан тәгәрәгән алма иде… Ләкин ул барыбер Гамбәрнең бәгырь җимеше иде. Рәшит «Йомышың юкмы?» димәде, чөнки анасы көнаралаш диярлек утарга килеп чыга һәм беркайчан да әйбер-фәлән сорамый иде. Күрше-күләннән зарланып ни файда? «Авылда сине кысалар икән, ә-әнә, синең ызбаң, рәхәтләнеп яшә!» – диячәк.
…Уйларына чумган карчыкны Миңсылу җиңеннән тарткалады:
– Җиңги, әй, җиңги! Оедың мәллә, җиңги? Самавыр мәңге кайнамас. Теге симезбикәне эзләп чыкканыем, нарат төбендә сыңар күркә дә кузгалмаган. Качкан калын катын! Кисәттем мин сине, җиңги, шыпиун ул, дидем.
– Чәчрәмә, кем кыз. Энәсе әллә ни җүләмәс, җебе кыска…
10
…Кая бара ул, кая? Күркәләр коелган сукмак бу якта түгел лә! Кемдер хатынны үзенә суыра кебек… Аның камыр аякларымы соң болар? Нишләп алар тәгәрмәч төсле тиз-тиз «тәгәри»?! Йөрәк җилкенүе табаннарга ут якты мәллә? Муенсаны табасы иде. Табасы… Гөлҗиһан өчен шундый да тәҗел әйбер микәнни ул? Ни-нәрсә теләгәнен хатын-кыз үзе дә белми, диләр. Ул белә! Энҗе-мәрҗәннәрдән артык күреп, алтын тартмада саклаган икән, димәк, бүләкнең кадере бар. Әллә аның иясенеңме? Чү, бу хакта уйларга да ярамый хәтта! Гөлҗиһан – карчык өчен кан дошманының кызы. Атасы явыз иде шул, күршеләренә бәйләнүдән туктамады: җир өчен көрәш кызган саен кызды. Башбаштак Сәмигулланың кулына сугучы юк, авыл хуҗасы Мирхәйдәр абзый, аның бөтен әшәкелеген хуплагандай, һәр кич көрәшнең нәтиҗәсен белешеп тора иде.
Ирләр очрашканда, әнисе, йөрәк өянәгем кузгалмасын дип, келәткә бикләнә, ә олыларның сүзен тыңлар өчен Гөлҗиһанны иске фуфайкалар белән каплап, мич аралыгына яшерә иде. Кыз исә барысын да киптергеч кәгазе кебек хәтеренә сеңдерде.
– Нихәлләрдә, Сәмигулла энем? Ярты бакча синекеме?
– Минеке, минеке! Ул гына аз түлке.
– Аягыңа карап юрганыңны суз дияр идем дә, энем… – Авыл хуҗасы кеткелдәп куйды. – …аягың хәтәр озынайды әле. Нәстә ди Гамбәр?
– Тулаем бир, дим, карыша, сихерче калдыгы! Ишегалдына ниләр генә бәрмәдем, каһәр. Бүген төнлә мин аның йортын нәҗескә буйыйм! Исеннән кырык чакрымга качсын, каһәр.
– Алай ук быкырдатма әле син, Сәмигулла энем. Ирләр эшемени инде ул.
– Соң, син чарасын күр! Син бит блач. Авылны дин белән агулый дисең бит, тип артына, анаңны…
– Сүгенмә, өшәнгән бүре! Заретдин белән без дус идек. Ул да җиңалмады бичәсен. Киресенчә, үзе җиңелде. «Мин – камунис» дип күкрәк төйгән баһадир, җаны чыкканда, «Алла, Алла» дип ыңгырашкан, ди. Катын, кибеттә сөйләделәр, ди.
Атасы йодрыгы белән өстәлгә сукты.
– Син монда катының җырын җырлама, блач! Мөслимә апай Гамбәрләргә ешлады.
– Кыз-катын бер-беренә кунакка йөрешер инде. Син дә тагы!
– Кунакка дисеңме? Өшкертергә диген, Мирхәйдәр абзый. Катының сөннәтче Фәхретдин кызы икәнен дүрәк тә белә. Мөәззин бабасы Чистай төрмәсендә черегән Мөслимәңнең.
– Туктале, Сәмигулла, аның бабасы бүлнистә үлгән.
– Кая үлсә дә, миңа один чурт! Дин белән агуланган алар. Төп-тамырыгызны казытсам, урыныңнан момент очыртырлар, блач!
– Чур, энем, ыштан бөрмәң бушамасын, ату арт чүмечең ялтырар! – Мирхәйдәр абзый да үз чиратында дөрләп кабынды: – Радий Арсинычка вак корт икәнеңне хәбәр итсәк – төкерә сиңа! Бик узынсаң, без аңа авылда менә дигән примир туган әтмәлләрбез. Ялган кыягаз эшләтергә мачтыр без!
Беркавым ирләр тынды. Менә атасы, авыр мышнап:
– Ысбулыч, янап утыра бит, ә! – диде. – Блач икәнсең, булыш лутчы. Әзрәк боргычла кире беткән нәмәстәне.
– Өйрәтмә, энем. Гамбәр белән бер сөйләшкән идем мин. Шуннан соң бөтен миргә рисвай итте. Үзең майла-җайла, вчүтки сез – күршеләр. Хуш, Сәмигулла!
Идән сайгагы шыгырдады. Мирхәйдәр абзый артыннан атасы мыгырданып калды:
– Блач тәресе! Җебегән су күсесе!
…Төнлә әнисе Гөлҗиһанны уятты:
– Кызым, тор, янабыз!
Тәрәзә пыяласы кып-кызыл, әйтерсең кызыл буяу сөрткәннәр иде.
– Сәмигулла, Сәмигулла, – диде әнисе. Хуҗа, гадәттә, сөякләрем туңа, дип, бик эссе көннәрдә дә мич башында йоклый, тик бүген ул өн-төн чыгармады, аның урыны буш иде.
– Әйдә, әйдә, атаң төнге ауда! – Аналы-кызлы ишеккә ташландылар. – Без янмыйбыз бугай, кызым.
Әйе, күршенең йортын ут ялмаган иде. Йокы белән исергән халык:
– Пожар, пожар! – дип акырышты. Кемдер чиләк, кемдер көрәк күтәреп чапты. Әлеге күренеш еллар узгач төсен җуйды, билгеле, тик менә күбәләкне хәтерләткән ак күлмәкле Гамбәр апаның:
– Мәчетне сакла-а-а-гы-ыз! – дип сөрән салуы әле дә булса адашкан кайтаваз кебек колакта чыңлый. Җан җепселләрен өзеп кычкырган тавыштан җиһан калтыранып, күктәге ай да кителеп төшкән кебек иде.
Әтисе «аудан» иртән генә кайтты. Тустаганнан гына салкын су чөмергәч, куе кашларын җыерып:
– Ызбада ниткән үле тынлык? Кая ашарга? – диде.
– Синдә тамак кайгысы икән, Сәмигулла. – Әнисе тастымалга төргән ярты түгәрәк ипине өстәлгә куйды. – Мә, аша. Казан асмадым. Күрмисеңмени, Гамбәр апа янды?
– Күрәм, җен катыны! Сукыр түгел!
– Синең эшеңме, Сәмигулла?
– Авызыңны яп, ана бытбылдык!
– Шырпы сызган кулың корыр, җаһил!
Әтисе киерелеп сугып җибәрәм дигәндә генә Гөлҗиһан әнисен ышыклап басты.
– Тимә!
– Монысы да анасы яклы! Кара син бу чәчбиләрне! Кара син! Ыштубы да сүзләрне берләштерик: мин – урманда идем, кәкре аяклар! Урманда! Ауда! – Явызлыгыннан акылы таралган атасы, тагын да сискәндереп: – Ишеге дә ачык иде, өстенә крәчин сибәсе иде ул сихерче калдыгының. Шуның белән котыла идек, шайтан мөгезе, – диде.
– Ничекләр яшәрбез? Авыл, безгә бармак төртеп, «Әнә кеше яндыручылар!» дигәндә нишләрбез, и Аллам?! – дип үксегән әнисе дә беркатлы иде. Айтуганда әледән-әле янгын булып тора, соңыннан бичара хуҗа өмә ясап бура бурата, аны күмәкләшеп күтәрәләр, ул чакта халыкта хәлгә керү дигән нәрсә бар иде.
Ләкин, ни гаҗәп, күрше нигезендә яңа йорт төзелмәде…
…Тук-тук. Тук-тук… Урманга ишек уйганнармыни, «ачыгыз, ач» дигәндәй, кызыл бүрекле тукран тукылдата. Уз, кошкаем, уз! Гөлҗиһан да рөхсәтсез-нисез генә яшеллек иленә керде. Әмма ул синең кебек монда иркенләп «оча» алмас. Болай да көчкә-көчкә сөйрәлгәндә, балачак хатирәләре тагылып, гәүдәсе тагын да авырая шул. Ичмасам, күңелле хатирәләр булса икән! Ичмасам, искә төшкән саен йөрәк җылынса икән! Еллар җиде төенгә бәйләгән кара төенчекне бүген карчык чишми дисең мәллә? Чишә, бик чишә! Чөнки Гөлҗиһан кайтып аның дөньясын актарды. И язмыш!
Хатын тар юлда машина тәгәрмәче эзен абайлагач, тагын да дәртләнеп алга «йөгерде». Их, тимер таккан аяклар белән узышып башта йөрәк «чаба» иде шул. Минап абзый адашып туктаган урын шушы тирәдә микән әллә? Нигә бу агач-куак игезәкләр сыман бер-берсенә охшаган икән соң?
Тук-тук… Тук-тук… Бәйләнмәсәнә, тукран! Эшеңне эшлә!
Юл икегә тармакланды. Әлсерәгән хатын кайсысына борылырга да белмәде. Уң җәптәгесе яктырак иде, димәк, анда агачлар сирәгәя. Яктылык һәрвакыт адәм баласын үзенә тарта: Гөлҗиһан да шунда таба теркелдәде. Барды-барды, ә беләзегендәге алтын сәгате ашыга-ашыга вакыт санады. Карчык самавыр кайнатырга нарат күркәсе көтәдер… Бәлки, көтмидер. Бәлки, аңа артык кашык кунакның югалуы хәерлерәктер.
Хатын арып-талып имәнгә аркасын терәде. Уф, авыз кипте, тел аңкавына ябышты. Алдында тау-тау кырмыска чүмәләсе иде. Ул сусыл имән яфрагы өзеп түмгәк өстенә җәйде. Оясындагы ят әйбергә йөзләгән сакчы бөҗәк «һөҗүм» итте: «дошманы» на әчкелтем кислота сиптерде. Гөлҗиһан кырмыскаларны кагып «яшел дару» ны ялады. Сусау басылды кебек. Кара бөрлегән капсаң, баш әйләнүе дә бетәр иде, шәт. Яисә балтырганның бәбәнәген генә чәйнәсәң… Әй, яшеренеп үлән арасыннан гына аккан чишмә суына берни җитмәс иде!
Нишләп балачакның серле мизгелләре керфекләрне чылата икән? «Ул хәерчелектә үткән елларның ни-нәрсәсен сагынасың, елак?! Бүген син хан сараеның патшабикәсе ләбаса! Кигәнең асыл ефәк, табыныңда ата-бабаң гомердә тәмләмәгән затлы сый-нигъмәт», – дип, хатын үз-үзен юатса да, җанына җиңеллек өстәлмәде. Чөнки байлык бернинди зәхмәттән дә, бернинди чирдән дә коткармый; бу – кырыс хакыйкать иде…
Юл, яктырган саен яктырып, ачыклык белән тоташты. Алан иде ул. Гөлҗиһанның күзе шарланды: шушы урман дәрьясында тереклек утравы бар! Рәт-рәт тезелгән умарта оялары янында бер ир-ат кайнаша иде. Менә ул челтәр битлеген салды, менә… Хатын агач артына посмакчы иде, аңардан юанрагы юк икән, хәтта иң калын дигәне дә Гөлҗиһаннан ябыграк иде. Теге ир дә аңа табан килә башлады. Ул куркудан куырылмаган, аның монда хуҗа икәнлеге тамак кыруыннан ук сизелә иде.
– Кхым-кхым! Сез кем?
– Кеше, – диде Гөлҗиһан. – Ә сез кем?
– Мин – умартачы. Танымадым. Нинди кеше сез? Адаштыгыз мәллә?
– Юк-юк! – Хатын артка чигенмәкче иде, аяклары җиргә береккәндәй тыңламады. Моңарчы ул үзенең кыяфәтеннән оялмый иде, ә хәзер тир бәрде. Кыя төсле катып кал инде, йә? – Адашмадым… Буталдым гына. – Гөлҗиһан, керфеген тибрәтеп, тиз генә аңа якынлашкан умартачыга карап алды. Кинәт табаны кызышып, аяклары үзеннән-үзе җирдән купты… – Хуш…ыгыз!
– Сез икенче тапкыр буталасыз, кеше исемле кеше!
«Умартачы» хатыннан көлә иде бугай. «Без буталганда син нишләп чикләвек куагы төбенә качтың? Нишләп юл сабышмадың?!» – дип, син дә үпкәңне белдер идең дә… Фәрит ләбаса бу! Аңа муенса ясаган Фәрит! Димәк, теге көнне әбисенә ул тартма белән әйберләр китергән. Сөен, Гөлҗиһан, сөен! Ул сине танымады! Тал чыбыгыдай нәфис кыз бала белән кибән хәтле хатын арасында нинди уртаклык булсын ди!
Аксак-туксак хатынны карчык орышмады. Миңсылу гына тыртайган иде.
– Өч сәгать кайда гүләйт иттең, ваемсыз?! Вәт синең белән чәй эч!
– Мин төрмәдәмени? – диде Гөлҗиһан. – Ирегемне кысмагыз, яме?
Аның күзеннән яшь бөртеге сытылды. Әллә үзен кызгана микән? Юк, бу эчтән бәргән утлы һава, әнә ул тамагын көйдереп-көйдереп ала. Фәрит кул сузымында гына йөри! Фәрит… Урман егете… Нигә карчык пыр туздырып тиргәми икән? Үзе күз угы белән кадый тагы…
– Миңа нишләргә соң, Гамбәр әби? – Әлеге киеренке хәлгә Гөлҗиһан гына гаепле иде, димәк, ул хуҗабикәләргә ялагайланырга тиеш. – Күңелсез миңа, Гамбәр әби. Каядыр чыгасы килә бит инде…
– Нишләргә димсең? Яшәргә кирәк, яшәргә, канәтем. – Карчык әзрәк йомшарды. – Адәм зур ызбасын тарсына, кош уч төбе хәтлем оясын киң итеп тоя!
– Урман артык куерган. – Әлеге минутта ялган бердәнбер саклану чарасы иде. – Агачлар, игезәкләр диярсең, охшашкан, шуңа адаштырды.
– Кем син, кыз! – Кортка Миңсылуга боерды: – Кәҗәне алып кайт!
Каенсеңел чыгып киткәч, карчык, чикләвек ваткандай тешен шыкылдатып:
– Алдак бәндә – хурлык иясе, – диде. – Син яңа дөнҗада яшисең, аның ишеге дә яңа. Элгәрегеләрне ыргыт, ерак ыргыт!
– Аңламадым, Гамбәр әби?
– Аңладың, бә-әк яхшы аңладың. Үткәнеңнән бернәмәстә дә эзләмә!
Кар иләгәндәй, хатынның аркасы өшеде. Ни-нәрсә уйлаганнары маңгаена языла микән әллә? Юк инде, юк! Карчык кыек атып туры тидерә, нибарысы шул гына.
– Таныдымы?
– Ә?!
– Онык сине таныдымы?
Хәзер инде Гөлҗиһанның аркасын утлы кисәү белән көйдерделәр. Ялганы тотылды… Ул, чынлап та, хурлык иясе иде.
– Таны… таны… мады, – диде хатын, сүзен өзек-өзек бүлеп.
Бая гына карчыкның йөзеннән шуышкан кара болыт агарды.
– Әлхәмдүлилләһ! Шулай кирәк, шулай. Онык җанымның минем катыма килер юлын бикләрлек кодрәтем җук, мин Аллаһның колы гына, вәләкин син азгынны тыяр пычак телем бар. Минем ызбамда Сәмигулла кызы Гөлҗиһан яшәми, ишетәмсең?
– Әйе, Гамбәр әби.
Күз агы зурайган белекче үзалдына пышылдап утырды-утырды да:
– Синең атың бүтән, – диде. – Абага син, Абага.