скачать книгу бесплатно
– Кумаячаксың.
– Ни өчен?
– Моны мин үзем дә белмим. Бәлки, син беләсеңдер?
Фәйрүзә, күзен тутырып, бер карады да түргә таба атлады. Тораташтай катып калган Шәйморат бераздан исенә килеп, Әдһәм янына барып керде.
– Шәйморат агай, син нишләп аңа акырасың?
– Эш буенча инде! Нигә, нык ишетеләме?
– Һо, ничек ишетелмәсен ди! Синең тавыш булсын да! Ә бит шушында килеп төшкәннән бирле, тик шул кыздан гына мәрхәмәт күрәбез…
– Үзең кайчан ныклап аякка басасың?
– Бүген баскан идем бит инде.
– Мунчага барганны әйтәсеңме?
– Ю-у-ук! Аңа тиклем үк болдырга чыккан идем мин. Һе-һе-һе… – Әдһәм буылганчы көлде. – Теге, кем әле?.. Җирәнкәй, Танякай чыккан да баскан! Һе-һе-һе… Өйгә ничек кире борылып кергәнемне хәтерләмим дә хәтта!.. Син котырынырсың дип, әйтмәм дигән идем дә, тик эчемне төртеп тик тора шул! Ай, хәтәр яшисең, Шәйморат агай!.. Бичәләр менә нинди була икән!..
– Тфү, шайтан алгыры!
– Мине юындырырга тиеш Сәгыйть агасы… «Мунча пәрие» дип укына-укына җан-фәрманга, өе ягына сыпыртты!..
Шәйморат дөбер-шатыр өскә менеп китте. Ярар, булганы булган, эш үткән, хәзер кайсына ачуланасың? Тизрәк онытырга кирәк бу хәлне.
Иң элек Алпарскийга җавап язарга. Ләкин тиешле сүзләр табылмый. Аны көтеп яткан Таня да йокыга китте. Шәйморат һаман утыра бирде.
Су эчәргә төшкәч, түрдә ни беләндер булышып йөргән Фәйрүзәне күрде. Нигә, ул да шулай соң ята микән? Якынлаша башлагач, тамагын кырды да аклангандай әйтеп куйды:
– Син баягы өчен нитмә инде. Миңа нык ачу тотма. – Аннан сулы чиләк янына килде. – Тамак кибеп китте әле. Мунча килеште шикелле. Безгә дип ягылмаган бул- са да.
– Дөресен әйткәндә, сине бүген кайтырсың дип уйлаган идем, агай.
Су сосып алган Шәйморат туктап калды. Чүмечне авызына якын китергәч, янә дә тукталды. Шуннан бер генә уртлады да кире куйды. Янә күтәреп алды. Бу юлы кинәнеп, рәхәтләнеп эчте.
– Рәхмәт
Бүлмәдән елмайган килеш чыгып китте. Өскә менгәч, җавап хатын бик тиз тәмамлап куйды.
* * *
Кантком рәисе урынбасары Алпарский килеп кергәндә, Шәйморат үзенең активистлары белән җыелыш үткәрә иде. Керүче «дәвам итегез» дип ишарәләгәч, сүзен бүлеп тормады, чыгышын дәвам итте. Алпарский нотык тотучыларны дикъкать белән тыңлап утырды, куен дәфтәренә кайчак нәрсәдер сызгалады. Соңыннан үзе илдә барган сәяси хәлләр турында сөйләде. Ревком рәисе урынбасарының килеп чыгуы активистларны дәртләндереп җибәрде. Тагы да утырырга ниятләре юк түгел иде, ләкин Алпарский үзе үк аларны чыгарып җибәрде. Бүлмәдә Шәйморат, Таня, Әдһәм генә торып калды.
– Шуннан, революциянең яшь лачыны! Ныгып буламы?
– Бик әйбәт, Илнур агай. Фәйрүзәгә рәхмәт, үлемнән шул алып калды бит. Даруын да тапты, үләнен дә, дигәндәй.
Илнур Алпарский Шәйморат ягына борылды.
– Син шул ханымны бик мактап яздыңмы? Мин хәтта берәр җаваплы эшкә тәкъдим итәргә җыенасыңмы дип аптырап киткән идем.
– Ул хакта башка да килүе мөмкин түгел. Мин бары Фәйрүзәнең эшләгән эшен генә санадым. Бүген балалар турында хәстәрлек күрү – изге эш!
– Әйткәнемчә, мөгаллимлек турында. – Алпарский бераз уйга калгандай итте. – Дөнья пролетарийлары берләшә. Бу – котылгысыз факт. Милләтләр бетәчәк, һәм дөньяда ике-өч кенә тел калачак. Ул – бөтен дөнья революциясенең иң зур казанышы. Революцияне кабызган бөек рус теленең роле, әлбәттә, артачак. Безнең бүгенге бурыч – шушы процессны тизләтү, анда беренчеләр рәтендә булу…
«Һич тел төбен аңлый алмыйм. Нәрсә әйтергә тели соң ул?» Бер аптырап, бер борчылып уйланды Шәйморат.
– Эшче-крәстиән берлеге! Шәп бит! Искелек аяк астында җимерелеп ятачак, шунда без өр-яңа тормыш – интернациональ гаилә корачакбыз! Аның бәләкәй генә үрнәген мин сездә күрергә телим! – Алпарский Шәйморат белән Таняга алмаш-тилмәш карап алды. – Яңача туй ясарбыз. Кызыл туй! Шәйморатка бу турыда элек тә аңлатылган иде. Хәзер җитди уйланырга вакыт. Сугыш вакытында бөтенесе дә булуы ихтимал, ләкин сез монда тыныч совет тормышы төзергә җибәрелдегез! Моны партия кушуы дип аңларга кирәк…
Менә ничек икән! Шәйморат ашыкмый гына җавап бирергә тырышты:
– Советларның соңгы дошманын дөмектергәч, партия кушмас борын ук өйләнәм.
– Эшче сыйныф вәкиле, партия солдаты Татьяна Дубинаның карашы ничек булыр әле!
– Мин, әлбәттә, никах мәсьәләсендә азатлык идеясен күтәрүчеләрнең берсе. Питерда бер төркем яшьләр, хәтта митинг та уздырган идек. Ләкин тормыш үзгәрә. Партия кушса, мин әзер!
– Менә нинди булачак яңа тормышны төзүче яшьләр! Революцион аңны уяткан бөек рус халкы вәкиленнән үрнәк алырга кирәк. Аның бөек телен өйрәнү – һәркемнең изге бурычы! Бар халыклар шул телгә күчәчәк. Менә шуңа да патриархаль тормышны сагынып елаганнардан ваз кичәбез. Безгә яңа мәктәп, Совет мәктәбе кирәк. Менә сиңа беренче Совет мөгаллимәсе! Башкорт ярлылары балаларын ул укытачак! – Алпарский, бармагы белән Татьянага төртеп күрсәткәннән соң, Шәйморатка төбәлде. – Хатыңда тагы да шәфкать туташы турында язгансың. Әйтерсең мәрхүм старшинаның кызыннан башка кеше юк! Бу эшне дә Татьянага тапшырабыз. Сугышларда катнашкан, кан-яраны гына күргән! Булдыра! Ә хәзер калганнарга чыгарга мөмкин. Шәйморат дус, синең белән икәүдән-икәү сөйләшәсе сүз бар.
Алпарскийның язылган хат буенча килгәнен аңлаган Шәйморат артык сүз әйтеп тормады. Иң мөһиме, рәис урынбасары эчендәгесен чыгарып бетерсен. Нәрсәләр эшлисен соңыннан Шәйморат үзе хәл итәр.
– Яудаш, көрәштәш дус, – диде Алпарский, аңа якынрак килеп. – Һәр мәсьәлә буенча вакытында аңлашыйк, ярыймы? Мәрхүм старшинага властьның нәфрәте юк, чөнки ул да, бичәсе дә революция кайнап чыкканчы ук авырып үлеп калганнар. Исән булса, кем белә… Сүз уңаенда, аның икенче бичәсе кая?
Бу сорау Шәйморатны аптырауга салды.
– Икенчесе дә булганмыни?
– Менә бит барысын да белеп бетермисең шул. Ә син ситуациягә хуҗа булырга тиешсең! Үзең авыз суын корытып мактаган теге ханым – өлкән бичәсенеке. Кече байбичәсе бөтен бала-чагасы белән былтырлары кинәт кенә юкка чыга. Чит ил буржуалары белән бәйләнешләре бар, имеш, дигән хәбәрләр дә йөри. Син мактаган… Йә, ярар, бетте… Монда яшәп яткан ханымның әтисе дә, дәү әтисе дә, хәтта каенатасы да – хаҗилар. Ә ике агасы!
– Алары турында бөтенесе дә мәгълүм. Галимҗанны Смоленск полкы атып үтерә. Икенчесе исән калып, кызыллар ягына күчә. Сугышларда катнаша…
– Әйе, кызыллар ягында һәлак булды Хәкимҗаны. Болар бөтенесе дә әлеге ханым файдасына. Ләкин безнең өчен иң мөһиме шунда – ул контрреволюционер Касыймның бичәсе! Ә ул бандит аклар белән дә, кызыллар белән дә кайнашып тик йөрде! Кушылмады берәүгә дә. «Без ак та түгел, кызыл да түгел. Без башкортлар», имеш. Син акларга маташкан ханымны да миңа күрергә туры киләчәк! Ярар, ияреп йөрмә! Үзем сөйләшә алмыйммыни мин?
Илнур Алпарский Фәйрүзәне балалар укыткан бүлмәдә очратты. Әдһәм кызга кем килеп төшкәнен аңлаткан иде инде. Үзенә тишәрдәй итеп караган зур хуҗа алдында әллә ни каушавын белдермәде хуҗабикә. Ахыр, рәис урынбасары тирә-ягын сөзеп карап чыкты. Сәкедә икмәк ашап утырган ике кыз баланы күргәч сорамыйча булдыра алмады.
– Болары кем була?
– Ятимнәр, – диде хуҗабикә. – Алар хәзер авылда байтак. Кемнең әтисе, кемнең әнисе… Ә болары үксез. Бу йортта аларны куып чыгармыйлар.
«Һм-м», – дип куйды Алпарский. Шуннан балаларга чыгып торырга кушты.
– Кайчак синең турында да канткомга җылы сүзләр килеп ишетелә, – дип башлады ул. – Бүтән төрлеләрен дә ишетәбез. Син Касыйм Йомаголовның хатыны бит әле. Шулай шул. Мин аның туган авылы Чуаркүлдә булганым бар. Тик шунысы гаҗәп: анда Касыймның хатынын хәтерләүче юк! Кайчан яшәп киткән, ни өчен белмиләр? Бик тә серле тарих. Бәлки, син аның хатыны да түгелдер? Дөнья, ни, имеш-мимеш белән дә тулы кайчак… Гайбәтчеләр һәрчак булачак!
Фәйрүзә күзен зур ачкан килеш ревком рәисе урынбасарына карап тора бирде.
– Әгәр дә аның хатыны түгел икәнсең, бу синең үзең өчен әйбәт! Партия агайларыңның каһарманлыгын хәтерли. Партия ул бөтенесен дә хәтерли! Бөтенесен дә белә. – Алпарский тавышын әкренәйтә төште. – Синең турыда «буржуа элементы яшь буынның аңын томалый» дигән шикаять килгәне булды. Без аңа игътибар итмәскә тырыштык. Ни өченме, чөнки син агайларыңның сеңлесе. Дөрес, без аларга тоттырган шикелле, сиңа да корал тоттыра алмыйбыз, ләкин мылтыктан да көчлерәк корал бар. Ревком үз гәзитен чыгара, халык арасында листовкалар тарата. Нәкъ әнә шуларның берсендә үзеңнең сыйныф вәкилләренең йөзен фаш иткән әйбәт бер чыгышың басылуы ихтимал. Бөтен йөрәгең белән яңа тормыш төзүчеләрнең идеясен яклавыңны белдерә аласың. Мәктәбең дә, йортың да үзеңә калыр. Йә, ничек? Эндәшмисеңме? Без үгетләгән кайберәүләр, каршы икәннәрен белгертмәс өчен, «уйлармын» дип җавап бирәләр. Ә нәкъ шушы сүз аларның чын йөзен фаш иткәнен башларына да китермиләр… Шуннан без аларны уйлатабыз, һе-һе-һе!.. «Уйлармын» диләр, ә күзләрендә нур сүнгән. Күз бөтенесен дә әйтә, бөтенесен дә аңлата. Сүнгәч сүнсен инде, дибез без дә, һе-һе-һе!.. – Алпарский көлгән җиреннән кинәт җитдиләнде. – Ә сиңа, сылукай, чынлап та уйларга кушам, чөнки… чөнки бүтән юл юк.
Фәйрүзәнең бернәрсә дип җавап бирмәве аңа ошады гына. Алпарский елмайды.
– Без гуманлы җәмгыять төзибез. Анда белемле кешеләр күп кирәк булачак. Сезнең дә тырышлык исәпкә алыныр. Озак уйлама, дәрт белән безнең изге эшкә кушыл!
– Ләкин уйлау да начар түгел бит. Безгә җибәрелгән егетләрегез дә уйлап, акыл белән эш итәргә тырышалар, – дигән булды Фәйрүзә.
– Һо, алар бит иң аяусыз сугышларда катнашып җиңеп чыккан егетләр! Ак этләрнең умыртка сөяген сындыручылар! Аларны бөек рус пролетариатына ияртеп чыгарып кына җибәр, теләгән илгә барып, түнтәрелеш ясаячаклар! Изелгән мескен башкорт баласы дип кем әйтсен! Бөек рус халкы аларга ышана!
– Бөек башкорт халкы да.
– Нәрсә дидең? – Алпарскийның муен тамыры бүртеп чыкты.
– Бөек башкорт халкы да андыйларга ышана.
Никадәр сак булырга тырышса да, бу юлы Фәйрүзә телен тешләп кала алмады.
– Бөек, димәк?
Алпарскийның тавышында янау чагылгандай булды.
– Әйе, бөек, чөнки ул – сәламәт халык.
– Тәк-тәк… Башлагач әйтеп бетер инде… «Сәламәт» дигәнне ничек аңларга тиеш без? – Комиссар мәкерле елмайды.
– Угрылык юк, чөнки ул сәламәт. Фахишәлек юк – сәламәт. Коллык юк, чөнки ул – сәламәт милләт. Гаилә иминлеге…
– Җитте! Ә син ашаткан ятимнәр кем?!
– Тере ятимнәр юк. Ә боларның әти-әнисе – сугыш корбаны. Йә авырып үлгәннәр. Ятимнәрне халкыбыз чыгарып ыргытмый, туганнары үзләренә ала, хәленнән килгәнче карый.
– Сәламәт милләт булгач ни, шулай килеп чыга инде. – Алпарский мыскыллы көлемсерәде.
– Халыкның рухы сәламәт булганда, аны берәү дә юкка чыгара алмый.
Алпарскийның йөзе җимерелде. Кулы кобура тирәсендә йөри башлады.
– Ә хәзер наганыгызны миңа төби аласыз, – диде Фәйрүзә тыныч тавыш белән.
Алпарский ашыкмый гына кулын төшерде. Үзе сынаулы карашын һаман кыздан алмады.
– Ачыктан-ачык үз карашын белдергәннәр куркыныч булмый ул! Үзең әйткән сәламәт рухны ныгытырга омтылгач, мин каршылык күрсәтә алмыйм, сеңелкәш. Иркенләп эшләр өчен нинди юллар барлыгын әйттем. Буржуаз искелекне ташларга тиешсең, югыйсә азагы аның бик үкенечле бетәчәк. Юк-юк, аңламаганга салышма, кирәкми. Туры җавап бирергә туры килер, йә…
Шулчак ишек ачылып китте.
– Иптәш Алпарский! Монда авыл ярлылары җыелып килде, сезне күреп калырга телиләр. Менә үзләрен чак тотып торам! – Шәйморатның көчле тавышы бөтен бүлмәне тутырды. Ул арада теге ике ятим кыз да Фәйрүзәгә килеп ябышты.
– Җыелалар дисең инде! Совет власте белән кызыксыналармы? Менә шулай ул! – Алпарскийның кәефе күтәрелеп китте. – Халык белән һичшиксез очрашырга кирәк! Әйдә, алайса, бәләкәй генә митинг оештырып алыйк. – Ул Фәйрүзә ягына карап алды. – Мин әйткәннәрне онытма!
Алпарскийны озатып чыкканда, Шәйморат Фәйрүзәдән борчулы, хәсрәтле карашын яшерә алмады. «Ничек кайгыртучан карап алды, – дип уйлады Фәйрүзә. – Мин үземне якларга өйрәнгәнмен инде». Шулай да күңелне биләп алган хәвеф тойгысы бу юлы һич кимемәде.
Кантонга кире кайтышлый Алпарский шушылай дип уйлады: «Фәйрүзә соң ничек усал карый. Һушны алырлык матур күзле. Ә ул басып торулары… Урманда йөргән Касыйм бандит өйләнәм дип юкка гына үз үлеменә ашыкмаган икән! Тотып булмас башкисәр иде бит! Шайтан алгыры… Шайтан алгыры, тутырып-тутырып карап алулары!»
Алпарский киткәннән соң, Шәйморат белән Әдһәм озак кына тышта басып тордылар. Берзаман Әдһәм, иңбашларын селкетеп, тавыш-тынсыз гына көләргә керешмәсенме!
– Нинди кызык таптың? – Шәйморат тәмам аптырады. – Көләрлек итмәде ләбаса!
– Үзең уйлап кара, Шәйморат агай, тиздән сине өйләндереп куячаклар. Менә нинди җаваплы бурыч! Ярар. Улларың сиңа охшап үсәр, ә кызлар булса? Әниләренә охшарлармы? – Әдһәм хәйләкәр елмайды. – Әниләре сыман мунча ишегеннән күкрәк киереп басып чакыра башласалармы: «Кадерлем, җәһәтрәк!»
Шәйморатның ачуы кабарды.
– Хәзер кирәгеңне аласың!
– Соң, нык кызык булды бит. Син мунчага кереп, ике-өч минут вакыт үттеме-юкмы, тузына-тузына Таня кайтып керде. Безгә күз дә салмады! «Дурак есть дурак», – дип кабатлый-кабатлый дөбер-шатыр өскә менеп китте.
– Шуны тешең төшкәнче сөйләрсең инде!
– Тагы бер кызыгы калды!.. Фәйрүзәнең җавабы. Аны мин генә ишеттем: «Минемчә, ул камил акыллы», – диде.
– Шулаймы?
Инде Шәйморатның балкып киткән йөзен күргән Әдһәм эндәшми генә баш чайкап куйды.
– Чынык, Әдһәм, озакламый сиңа бүрәнә күтәрергә туры киләчәк.
– Мылтыкны шулай дисеңме?
– Бү-рә-нә. Безгә тиз арада сәвит йорты төзеп куярга туры киләчәк.
– Тукта әле, агай?! Ул ничәнче сәвит йорты булачак?
– Беренче! Чын власть кешесе бүтәннәр салган өйгә басып керергә тиеш түгел. Аңладыңмы? Бездә көч-куәт, дәрман җитәрлек. Үзебезнең бина булачак. Өмә ясап күтәрербез йә берәр ташландык йортны ныгытырбыз.
– Ә бу? – Әдһәм Рәсүл старшинаның өенә ымлады.
– Аның үз хуҗасы бар. Үзе карар.
– Ә тегеләр? – Әдһәм Алпарский киткән якка борылды.
– Мин монда властьта торганда, Фәйрүзәне берәү дә рәнҗетмәячәк. Берәү дә.
Өйгә кергәч, Шәйморат өске катка менәргә ашыкмады. Астагы бүлмәләрне карап йөрде. Шуларның берсендә Фәйрүзәне күреп калды. Ул тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибә иде. Егет бүлмәгә керде. Фәйрүзә бер генә күтәрелеп карады да эшен дәвам итте.
– Синең өлкән әниең турында беләм. Ә бәләкәй әниең кая? Нишләп ул монда яшәми. Урта Азия, Төркия ягына чыгып киткән диючеләр бар…
– Кем алай ди? – Фәйрүзә ышанмаган шикелле сорап куйды.
– Алпарский үзе үк…
– Менә ничек! Аның шулай уйлавы начар түгел! Ярар, сиңа дөресен әйтәм, Шәйморат агай. Бәләкәй әнием үзенең дүрт баласы белән монда – Башкортстанда! Тик ерактарак. Нишләп алар ата-баба җирен ташлап китәргә тиеш? Ансат!