banner banner banner
Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь
Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь

скачать книгу бесплатно

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь
Фәрзанә Акбулатова

Каләмнәр туганлыгы
Башкортстан Республикасы яшьләренең Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты язучы Фәрзанә Акбулатованың әлеге китабында урын алган повестьлар һәм хикәяләрдә төрле чор вакыйгалары сурәтләнә. Һәр дәвер кешеләр, халыклар язмышына үзенең сынауларын төшерә. Катлаулы, четерекле хәлләр эчендә адәм баласының рух ныклыгы, иманы, тәүфыйгы сынала. Сез бу китапта милли хасият, милли үзаң төшенчәләренә якын килерсез. Башкорт халкының матур традицияләрен саклап калган гүзәл хатын-кызлар белән очрашырсыз.

Фәрзанә Акбулатова

Мәхәббәт

Повестьлар

Дилбәр

Сабантуй гөрли. Колгаларга эленгән төрле төстәге чүпрәкләр җилфердәп әллә кайдан ук бәйрәмгә чакыра. Мәйдан шау-гөр килә. Кемнәрдер үз машинасында, кемнәрдер матаенда… Җәяү атлаучыларның исәбе-саны юк.

Дилбәр күптән инде монда. Иртән атасы белән килеп төшкәндә, халык болай ук түгел иде әле. Кай арада җыелып өлгергәннәрдер… Талип абый «Жигули»ен куйган арада, Дилбәр җәһәт кенә үзләре өчен урын әзерләде. Тармак ботаклы юан агач астына ашъяулыгын җәйде, ризыкларны чыгарып тезде. Капкалап алганнан соң, әтисе дусларын эзләп китте. Дилбәр исә корыла башлаган тирмәләр ягына юл тотты. Кайсы авыл, нинди хуҗалык икәнен күрсәтеп язулар элеп куйганнар. Болары тирмә ярышына әзерләнә. Икенче урында дәртле гармун моңы яңгырый. Җыр-биюләр… Ду кубалар. Ярыш алдыннан репетиция уздыралардыр. Кыз аларга бераз карап торды да ары атлады. Аңа нәрсәгәдер әзерләнергә дә, каядыр ашыгырга да түгел. Дилбәр монда нибары тамашачы гына. Бара торгач, күзенә Күктау кызлары чалынды. Ялгыз йөрүе күңелсез, шуларга кушылырга кирәк. Дилбәрнең әллә ни танышлары да юк шул. Педучилищены тәмамлагач, былтыр Күктау башлангыч мәктәбенә укытырга җибәрделәр. Анысы үзе яшәгән Мирас авылыннан ни- бары өч чакрым ераклыкта. Бәләкәй генә бер авыл, халкы әйбәт болай. Укытучы дип, үзен яратып, хөрмәт итеп торалар. Балалар саны да әллә ни күп түгел. Барысы да ачык, илгәзәк. Мирас мәктәбендә урын булмады шул. Күрше авылда эшләгәч, әтисен мәшәкатьләргә туры килә. Талип агай кызын иртән эшкә алып барып куя, кич белән килеп ала. Кышкы бураннарда гына Дилбәр Ләйлә инәйләрдә[1 - Инәй – ата-анадан олырак хатын-кыз һәм аларга эндәшү сүзе.] яшәп торды. Нәкъ шул чакларда авыл кызлары белән ныклап дуслашып китте шикелле. Аларга ияреп, кичке уеннарга да чыккалады. Хәтта берничә мәртәбә якын авылларга концерт та алып бардылар. Ата йортында яшәү рәхәтрәк тә бит… Бер уйласаң, Мирас та Дилбәрнең туган авылы түгел. Талип абый йортын шунда салуны хуп күрде. Ата йорты Мираста дисә дә, Дилбәрнең анда әллә ни катнашкан кешеләре булмады. Бәлки, шуңа анда якын дуслар таба алмагандыр. Икенче яктан, кыз илгәзәк түгел, кеше белән аралашуны өнәми. Үзеңә генә йомылып яшәмә, дип әтисе дөрес тә әйтә. Тик холыкны син дигәнчә генә үзгәртеп булса икән…

Күктау кызлары белән сөйләшә-сөйләшә йөри торгач, көннең төшкә авышканы да сизелми калды. Бермәлне янәшәсендә торган Гайшә аның кулыннан эләктереп алды.

– Дилбәр, әнә сине әтиең чакыра.

Әтисе кул болгап тора шул. Кыз, ашыгып, аның каршысына чыкты.

– Нәрсә, әти?

– Кызым, бар әле син… – Әтисенең тавышын микрофон гүләве басты. Дилбәр урык-сурык кына «Курай?.. Самат… алып бар…» дигән сүзләрне ишетеп калды. Әтисе күрсәткән якка карады. Ике абый басып тора. Берсенең кулында курай. Икенчесенең кулы буш. Самат дигәне шулдыр. Дилбәр әтисе сузган курайны тотты да аңа таба юнәлде.

– Саулармысыз! – Исәнләшкәннән соң, көр тавыш белән сорады: – Кемегез Самат агай була?

Абыйлар бер-берсенә карашты.

– Самат? Кайсы авылдан?

Кыз да аптырап калды.

– Әтием Талип исемле. Менә… Самат агаеңа бир, дигән иде. – Кыз кулындагы кураен болгап ук куйды.

Шулчак янда гына торган бер егет ялт итеп аның каршысына килеп басты. Шаян елмайды.

– Мин Самат! Саматларга курай бүләк итәсеңме? Самат көен уйнап ишеттеримме?

Аптырап киткән Дилбәр арткарак чигенде.

– Курыкма, сылу! Мин бит шаярттым гына! Әхтәм абый, бу кыз сиңа килгән ләбаса. Тик нишләптер, Самат белән бутап куйды. Бушка түгелдер бит…

– Йә-йә, оялтма кызымны. – Әхтәм абый да сүзгә кушылды. – Мин, ни, аңламый торам шул… Син, балам, Талип кордашның кызы буласыңмыни? Әле генә. Азаматны уйнап төшкән идем сәхнәдән. Бу кураем чатнаган. Рәхмәт, кызым, рәхмәт…

Хәзер Саматның янында торган егет сүзгә кушылды:

– Агай, рәхмәтне син әйтергә тиеш түгел. Бу курайга Самат кына рәхмәтле, чөнки… Чөнки, дип… бу сылуны минем дус янына нәкъ шушы курай алып килде.

– Куй, син дә шаяртма, Кәбир. – Әхтәм абый аны тиз генә бүлдерде. – Талип кордаш бик усал ул. Ишетә күрмәсен. Әнә үзе дә бу якка килә. Сез торганга…

Дилбәр, ашыгып, Күктау кызларына таба атлады. Шул арада теге ике шаян егет аны куып та җитте.

– Сине биергә чакырырга мөмкинме? – диде һаман шук елмайган Самат дигәне.

– Биергә? – Дилбәр егеткә күтәрелеп карады. – Мин әртисләрне яратам, әмма әртисләнгән исәрләрне җенем сөйми. Үзең генә бие.

– Мин бит сине матай биюен күрсәтергә чакырам.

– Матай? – Бу юлы Кәбир дусты да аптырады шикелле.

Самат күз кысты да Дилбәр белән янәшә баруын дәвам итте.

– Төш, сылуым,
Курай тартам,
Тыпырдатып бас…

Минем биюче матайны күрәсең килми инде, алайса?..

– Күрдем инде сез биючеләрне. Тау үрендәге әнә ул текә җирдән берничә егет мотоциклдан сикереп төшә иде. Мәгънәсез уен.

– Юк, тәвәккәлләр уены!

– Тәвәккәл? О-о… Тагы кем?

– Минме? Мин Чарли Чаплин. Тик чәчем сары да гәүдәм зуррак, – дип көлеп җавап кайтарды Самат.

– Эре сөякле Чарли, – дип кысылды Кәбир.

– Ә мин Дездемона. Тик фамилиям башкортча да чәчем карарак. – Шулай диде дә кыз, артына борылып та карамыйча, шәп-шәп атлап китеп барды. Дус кызлары белән икенче тарафка юнәлделәр. Шактый вакыт үтте. Тамаша артыннан тамаша, күңелле… Бермәлне сәхнә торган якта көчле хуплау тавышлары яңгырады. Дилбәр дә шул якка борылды. Анда, сәхнә уртасында, орчыктай бөтерелеп, Самат бии иде. Кызның бу якка борылганын күргәч, тагы да дәртләнеп биергә кереште. Дилбәр елмаймыйча булдыра алмады.

Кич белән, кайтыр алдыннан, кызлар белән савыт-саба юарга чишмә буена төште. Әйберләрен төйнәгән вакытта, дусты Гайшә аның янбашына төртте:

– Кара әле, кара! Әнә егет сиңа «Дездемона» дип торачы.

Дилбәр ялт итеп күрсәткән якка карады. Авызы колагына җиткән Самат басып тора… Дилбәр үзе дә аңламады, әллә ачуланырга җыеныпмы, әллә көләсе килүен чак тыепмы, кашын нык итеп җыерды. Аңа күз салган Гайшә җитди төс алды.

– Дездемона түгел! Дилбәр! Укытучы! Безнең Күктау укытучысы!

– Ничәнче сыйныфны укыта соң мөгаллимәгез?

– Беренче!

– Оһо! Беренче! Менә мин беренче сыйныфта нәрсә үткәнемне бөтенләй онытканмын. Бәлки, миңа мәктәпкә өр-яңадан барырга кирәктер?

– Кирәктер. Укырга теләгәннәрдән бер җирдә дә баш тартмыйлар, – диде Дилбәр.

– Бер җирдә дә?.. Оһо! Ә дәресләр ничәдә башлана?

– Вәт сантый… Тугызда! – диде Гайшә.

– Нәкъ шушы мәсьәләне хәл итә алмый йөри идем. Менә рәхмәт, кызлар! – Егет күзләреннән очкын чәчеп елмайды да юк булды.

– Беләсеңме, бу бит – Таштүбә авылы егете. Исеме Самат. Иллә дә кызларның һушын ала!.. – Гайшә Дилбәргә иелебрәк карап алды, аннан шаян елмайды.

– Кызларның һушын алырга яраткан егет миңа ошамас шул. Борчылма минем өчен.

– Абау, борчылма, диде!.. Мин, киресенчә, шат булыр идем. Һөнәрле егет. Ничек диләр әле… Оста куллы. Нәкъ шулай. Сиңа күзе төшкән аның. Шундый итеп карап торды.

– Белмим. Ярар, җитәр сиңа, тел бистәсе, – диде Дилбәр, тавышына катылык чыгарырга тырышып. Шулай да шат елмайган ачык карашлы бу егет озак вакыт күз алдыннан китмәде.

Иртән, балалар белән түтәлләр янында мәш килеп йөргәндә, янга мотоцикл килеп туктады. Дилбәр башын күтәрергә дә өлгермәде, шат елмайган Самат каршысында басып тора иде инде. Кыз, хәтта үз күзләренә үзе ышанмагандай, арткарак тайпылды.

– Дәрескә соңламадыммы?

– Аз гына соңладың, – диде үзен кулга алырга өлгергән Дилбәр. – Без дәресләрне, ягъни укуны, май азагында ук тәмамлап куйган идек.

– Бүген шуны бәйрәм иттегезме?

– Чәчкәләр үстерәбез.

– Менә сиңа мә! Укыр өчен ничәмә чакрым юл үтеп килергә туры килде мин бичарага. Йә бәләкәчләр, нәрсә эшлик соң алай булгач? Ыргу-сикерү дигән дәресне әйбәт үзләштердегезме соң?

Дилбәр бер сүз дә әйтергә өлгермәде, Самат бәләкәчләрне төрле уенга җәлеп итеп алып китте. Балалар да чат ябышты тегеңә. Карасана, бәләкәчләр белән уртак тел таба белә бит. «Менә кемнең педагогик сәләте әрәм була…» – дип уйлап куйды ул ирексездән. Самат бала-чаганы уйнатты, көлдерде. Дилбәргә күз кырые белән генә карап алды.

– Йә… Ничек минем дәресләр?!

– Искиткеч, – дип ихлас җавап бирде Дилбәр. – Тик балаларны уйнатып арытам димә. Кайтыр вакыт җитте. Балалар, сезне өйдә югалтканнардыр инде. Барыгыз, кайтыгыз инде, яме! Иртәгә тиклем хуш булыгыз!

– Бакчагыз матур икән, – диде Самат, рәшәткәләрне тоткалап карады. – Кая, бир әле, монда нинди инструментларыгыз бар?

Егет рәшәткәләрне рәтләргә кереште. «Оста куллы икән шул. Гайшәнең белмәгән кешесе юк… Кем булып эшләгәнен сорамаганмын…» Күңелдә җылылык уянды. Рәхмәтен белдереп елмайды. Егет нәкъ шул мәлдә күтәргән чүкечен кадакка түгел, бармагына китереп сукты. Сер бирмәде.

– Минем бармак эзе монда, мәңгелеккә истәлеккә торып калсын әле. – Баягыча шат, көр тавыш. Ул колакны иркәләп үтте.

Иртәгәсе көнне Дилбәр түземсезлек белән көтеп ал- ды. Саматны күрү белән йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Шулай да каушавын сиздермәскә тырышты. Бүген егет тә үзен элекке сыман тотмады. Мәзәк табып, шаяртып маташмады. Басынкы тавыш белән хәл-әхвәл сорашты.

– Мәктәпкә яңа укытучы килгәнме, дип сораштылар әле, – диде Дилбәр.

– Дөрес әйткәннәр. Мин бәләкәйрәк чакта укытучы булырга хыяллана торган идем.

– Ә мин, ремонт ясарга кеше ялладым, дидем.

– Рәшәткәне ныгытканнан соң нинди сылтау табармын икән? Минем хәзер вакыт күп. Көне буе ялланып эшли алам.

Дилбәр Гайшә аша Саматның техникум тәмамлаганын, аннан армиядә булып кайтканын белә иде инде. Быел аграр университетка барырга җыена икән.

– Синдә хәзер Күктау кайгысы булмас. Вуз көтә дип ишеттек.

– Вуз? Ә мин читтән торып укыячакмын. Хәлләрем нәрсә дияр әле…

– Нинди хәлләрең?

Самат капылт Дилбәргә нык итеп карап алды. Җавап кайтармады. Кинәт Дилбәрнең йөрәге күкрәк читлегенә сыймый ярсып тибәргә кереште. Битенә ут каптымыни, янып китте.

– Бөтен хәлләрең дә үзеңнән тора инде, – диде, ахыр, әкрен генә.

– Менә булды. – Самат кулындагы чүкечен читкә куйды. – Бусага төзәтелде. Балаларга әйтергә онытма. Уң аяк белән керсеннәр. Миңа әнием гел шулай куша.

– Әниең? Ә әниеңнең исеме кем?

– Таибә. Иң шәп, иң матур исем.

– Минем әнием мәрхүмә, – диде Дилбәр уйчан гына. – Әтиемнең бертуган апасы Раилә инәем карады мине. Тумыштан телсез ул. Безнең белән яши.

Самат кызның кулын сак кына тотты.

– Мин белми идем… Мираста булганым да юк.

– Белмәгәнгә сөйлим дә инде. Мирас минем туган авыл түгел. Бу якка кайтуыбызга биш ел. Себердән күчеп кайттык. Мин тугызны тәмамлагач. Әтием йортны алдан ук салдырган иде инде. Тугызны тәмамлагач, педучилищега укырга кердем. Аннан инде Күктауга…

– Әгәр дә «Азамат»ны курайда уйнаучы агай булмаса, мин сине кайчан күрер идем, ә?

– Күрмәс идең.

– Юк, күрер идем! Бүтәнчә мөмкин түгел.

Самат кайтып киткәч, Дилбәр рәшәткәгә кулын куйган килеш озак басып торды. Бу очрашу кызның күңеленә әйтеп бетергесез куаныч бүләк итте. Ул элек кичергән шатлыкларның берсенә дә охшамаган иде. Тере һәм шаян, шул ук вакытта уйчан һәм ипле Самат күз алдыннан китмәде. Бүген кызны чолгаган бөтен дөньяда Саматның карашы, аның елмаюы торып калгандай булды.

Дилбәрнең кичке уеннарга чыга башлавына Раилә инәсе аптырады. Кызы бит бигрәк кырыс табигатьле. Башкортстанга кайтуларына күпме вакыт үтте, үзен барыбер чит якта яшәгән сыман тота иде. Якын дус табып, аралашып китә алмады. Йөргән юлы – мәктәп тә өй. Ә менә быел җәй үзгәрде бераз. Кичләрен чыгып әйләнә. Ошаткан кешесе бармы икән әллә? Бирсен Ходай, кыз баланың вакытында урнашып калуы хәерле. Раилә әби сораулы карашын кызына төби. Тик тегесе тизрәк башын читкә бора. Юк, болай уйларга иртәрәктер. Дилбәр – бигрәк җитди бала. Хәзер дус кызлары бар. Җыр-биюгә осталар, ахрысы. Дилбәр шуларга тартыладыр.

Дилбәр, инәсе уйлаганча, кичке уеннарда булмый. Самат белән икәүдән-икәү генә сөйләшеп йөриләр. Яныңда сине аңлаган, һәрчак ярдәм итәргә торган кеше булгач рәхәт шул. Дөрес, әтисе дә, Раилә инәсе дә аның өчен өзелеп тора. Ләкин Самат белән аралашу бөтенләй башка. Аны сүз белән дә аңлатып булмый. Кичерергә кирәк. Әллә Раилә инәсе сизенәме икән? Кайчак аңа карый да баш чайкап куя. Ул телсез булгач, гомере буе ялгыз. Шуңа да Дилбәрне үз баласыдай ярата, саклап кына тора.

«Инәй, син борчылма. Мин үземә яхшы дуслар таптым». Инәсе сынаулы карап тора да баш кага.

Самат Уфага имтиханнар бирергә киткәч, Дилбәр янә өйдән чыкмас булды. Раилә инәсе берчак аның янына килеп басты. «Нәрсә булды кызыкайга? Дуслары оныттымы?»

Дилбәр баш чайкый: «Син бигрәк күпне белергә тырышасың».

Тагын берничә көннән Раилә инәсе елмаеп килеп керде. «Дусларың килгән! Монда керергә тартыналар. Үзең генә чык». Дилбәр берәүне дә көтми иде. Шуңа аптырабрак калды. Үзләре керергә теләмәгәч чыгарга кирәк булыр. Нинди көтелмәгән кунаклардыр… Чынлап та, ике ят кыз басып тора. Дилбәрнең аларны беренче мәртәбә күрүе. Кыз аларга таба атлады. Тегеләрнең карашлары бик җитди.

– Сезгә кем кирәк?

– Дилбәр, әйдә читкәрәк. Сөйләшәсе сүз бар.

Корылыкмы, куркумы чагыла тавышта. Дилбәр сагайды. Шулай да тегеләр артыннан иярде. Бераз бара торгач туктадылар.