скачать книгу бесплатно
Кичергәнне сөйләү түгел, искә төшерү дә кыен. Вакыты җитәр, Фәйрүзә үз ярына болар хакында да, аннан соң күрелгән михнәтләр турында да сөйләр. Ачылыр. Хәер, михнәтләре онытыла төште. Фәйрүзә һич уйламаганда мәхәббәтен очратты. Дөресрәге, мәхәббәте аның өенә үзе килеп керде. Башта икенче сыйфатта, башка сурәттә… Хәзер анысы мөһим түгел, ләкин Шәйморатны беренче күргәндә үк, Фәйрүзәнең йөрәген ниндидер хис-тойгы сызып үткән иде. Ул яз китергән бәләкәй генә бер бөре иде, тора-бара гөлҗимешнең хуш исле чәчкәсе булып атты.
Тышта сандугач сайрады. Җил искән уңайга агач яфраклары пыш-пыш нәрсә турындадыр серләште.
– Мин алдамадым… Никахлы идем бит. Сөйләрмен… Бөтенесен дә…
– Бөтенесен дә. Безнең алда тулы бер гомер. Җаным, син минеке. Бары тик минеке. Без мәңге бергә!.. Син һәм мин. Ишетәсеңме, син һәм мин.
«Йа Раббым, син шушыны ишетәсеңме! Мондый бәхет гомергә бер генә була лабаса!..»
– Әллә елыйсың…
Кәләш күз яшен йотып елмая. Шым гына җавап кайтара.
– Мин бәхетле. Бердәнберем… Бергенәм…
Аларны тыңлаган төн тынычлана. Төн үз чамасын белә. Үз вакытын белә. Ул хәзер башка тарафларга юл тота. «Сез мәңге аерылышмагыз! Мин сезгә тагы кайтырмын, бөтен серлелегем, сихрилегем, аһәңлегем белән…»
Офыкта матур таң сызыла.
Әдһәм җомга көнне дә кайтмады. Дустын көткән Шәйморат мәҗлес ясамаска булды. Шулай да бер-ике иптәше килеп котлап китте.
– Иртәгә кантон үзәгенә юлга чыгарга туры килер, – диде Шәйморат, кунакларны озаткач. – Әдһәмне икенче өязгә җибәрмәделәр микән? Бик кабаланып чыгып киткән иде. Эшкә әрсез, нәрсәгә тотынса да китереп чыгара. Өстә дә күреп торалар бит. Аннан үземнең дә эшләр бар…
Фәйрүзә иренең янына килеп басты, күкрәгенә башын салды.
– Дөньялар тизрәк тынычлансын иде, ичмасам, нәрсәгәдер күңелем борчылып тора. Әдһәм исән-имин йөрсә ярар иде, диюем.
– Ул – ут егет. Бирешмәс!
– Безнең никахка өстәге иптәшләрең ничек карар икән?
– Җаным, мин революциягә гомеремне, канымны биргән большевик! Яңа тормыш өчен көрәшне без башладык! Шулай булгач, үзең уйла, кем миннән шикләнсен? Берәр сүз әйтеп кенә карасыннар!..
– Бигрәк тә шушы чорны үткәреп җибәрсәк… Үткәреп җибәрергә язсын инде…
– Ни булды әле сиңа, бәхетем?
Шәйморат көлә-елмая хатынының күзенә бакты. Фәйрүзә дә җавап итеп елмайды. Шуннан карашын аска төбәде дә:
– Яратам бит сине… – диде.
Шәйморат хатынын җиңел генә күтәреп алды да әйләндерә башлады.
– Җаным, бергенәм!
Куанычыннан нишләргә белмәгән ир дөньясын онытып әйләндерде дә әйләндерде.
– Шәйморат, чү… Безгә карап торалар бит!
– Кем ул? Әйдә, карасыннар!..
Сәгыйть улы Расих бүлмәдән чыккан да, авызын зур ачып, аларга карап катып калган.
– Ә Расих энем күреп-аңлап үссен – дөньяда мәхәббәт бар! Дөньяда чын бәхет бар! Шулай да сиңа… Тыныч йокы, энем!
Шәйморат кәләшен күтәргән килеш икенче бүлмәгә кереп китте.
Ишек дөбердәүгә иң беренче Фәйрүзә сикереп торып утырды. Шәйморат, аны тынычландырыр өчен, сак кына кочаклады да, наганын алып, тышкы ишеккә юнәлде. Шыпырт кына кем беләндер сөйләште. Берничә минуттан ишек ябылды. Кире килүенә хатыны торып киенеп өлгергән иде инде.
– Нәрсә булды?
– Тынычлан… Мин хәзер эш белән китәргә тиеш. Аңлыйсыңмы? Таң атуга өйдә булам.
– Юк. – Фәйрүзә Шәйморатка чат ябышты. – Беркая да бармыйсың. Бүген бүтәннәр китсен! Шулай дип әйт, Шәйморат!
– Фәйрүзәкәй, минсез ярамый бит… Мин монда баш кеше.
– Нигә бүген?! – дип өзгәләнеп сорады хатыны.
– Алайса, мин әйтәм. Андреевканың берничә кулак калдыгы Сәетколга һөҗүм итәргә җыена. Без аларны соңламыйча кулга алырга тиеш.
– Мин дә синең белән. – Шәйморат Фәйрүзәне күтәреп сәке читенә утыртты. – Син аннан кайтмаячаксың.
– Көт мине. Таш яуса да кайтам.
– Кайт! Үзеңне сакла! Кайт, Шәйморат!
Шәйморат янә хатынын кысып кочаклады.
– Көт. Фәйрүзә, кайтып җиткәнче, минем сиңа бер үтенеч бар.
– Нәрсә?
– Елмай әле. Шулай!.. Мин сине үземнең өйгә алып кайтасым килә. Ә аны салырга туры киләчәк. Кайсы тирәдә салырбыз икән? Шуны уйлап тор. Өмә ясатырбыз.
– Менә бит өебез!
– Ул туган-тумачаңныкымы… Бирәсеңме, бүләк итәсеңме… Тик хөкүмәтнеке генә булып калуы ихтимал. Мин сине үз өемә төшерергә тиеш.
– Авылда бушаган өйләр дә бар…
– Без бу йорттан китәргә тиешбез. Көт мине… – Шәйморат елмайды да чыгып китте.
Фәйрүзә кулы белән битен каплады да идәнгә тезләнде.
«Ул бит кайтмаячак… Кайтмаячак… Бер фаҗига ике мәртәбә кабатланмый лабаса! Йа Хода, нәрсә сөйлим мин! Исән кайт! Исән генә кайт…