скачать книгу бесплатно
– Әйтеп бетер, сылу! Ни турында сорыйсың килә, мин җавап бирермен.
Фәйрүзә, күзен зур ачып, аңа төбәлде.
– Нишләп син безнең авылга марҗа белән килеп төштең? Нәрсә ул синең өчен гөнаһ?
Мондый сорауны көтмәгән иде Шәйморат. Аңа бер сүз белән генә җавап биреп булмый лабаса! Төхвәтов тиз генә җавап бирмәгәч, кыз сүзен дәвам итте:
– Минем аңым кабул итмәгән һәм мин аңлый алмаган гамәлләрең бар, әнә шулардан куркам.
– Курыкма, тагы сора. Дөрес, сиңа җавап бирер өчен, бәлки, бөтен тормыш юлын сөйләргә кирәк булыр. Балачактан диярлек күн заводында эшләгәнемне әйткән идем берчак. Читкә җиңел тормыш эзләп чыгып китмәдем шул. Нужа йөртте мине, ятимлек. Менә шулай урыс арасында егет кырына кердем. Аннан – солдат тормышы, революция. Таня да шул заманда килеп керде тормышыма. Ярсу, гарасатлы заманда. Ләкин чынын әйтәм, мин мәхәббәтнең барлыгын белми идем. Һәм белмәс тә идем… Элегрәк, үсмер чакмы, канлы алышлар мәлендәме, сине бер генә мәртәбә күргән булсам, тау-таш актарыр, дөнья җимерер идем, әмма сине килеп тапкан булыр идем! Таняга да, башкасына да хәзер ачуым юк минем.
– Ни өчен?..
– Шушы урау бормалы юл, шушы язмыш мине Ырысбайга алып килгәне өчен. Башка тарафларга китеп адашмаганым өчен. Ырысбай мине дә үзгәртте. Әле генә «Ышанам сиңа, агай» дигән идең дә ул… Юк, барыбер ышанып бетмисең шул. Бермәл… Син мине аңларсың, чынлап та ышанырсың. Мин ул көнне көтәчәкмен. Үткәннәргә – салават. Ләкин сине рәнҗетмәс өчен, әйт, мин нәрсә эшләргә тиеш?
Җавап урынына Фәйрүзә елмайды. Ә бит беренче күргән вакытларында ук Шәйморат аңа ошаган иде. Ырысбайдан күпме гаскәр, күпме яу үтте. Авыл таланды, яндырылды. Шәйморат үлем уты белән килмәде. Ярлыларга, ятимнәргә азмы-күпмедер ярдәм дә ителә башлады. Шәйморат авылда чакта монда бернинди дә басмачылар бәреп кермәс кебек. Шундый ышаныч ныгый… Әгәр дә Шәйморат китсә, власть монда үзенең яңа кешеләрен куячак. Аларның Шәйморат кебек булмасы билгеле. Шәйморат… Аның күңелен сугыш үтермәгән. Фәйрүзәнең шушы уйларын абыйлары белсә, нәрсә диярләр иде икән? Нәрсә дияр иде дәү әтисе? Аны иманлылар исәбенә кертер идеме?
Соңгы вакытта Фәйрүзә Шәйморатның күзенә чалынмаска тырыша. Капма-каршылыклы уйлар чолганышында яши ул. Үткән белән бүгенге, киләчәк белән хәтер көрәшә төсле. Шәйморатның тәкъдимен кабул итсә, нинди киләчәк көтә аны? Бу фикердәшләре юлыннан, үз идеяләреннән баш тарту түгелме? Абыйлары, аның дуслары, иң мөһиме, Касыйм алып барган көрәшкә хыянәт булмасмы? Шәймораттан баш тартса, алда нинди язмыш көтә? Фәйрүзә күзен йома да күңеленә эндәшә: «Кайда яктылык, кайда яна өмет уты?»
Шәйморат. Кыз сискәнеп күзен ача. Ул үзенең күптән бер куласа эчендә яшәгәнен белә. Шәйморат Фәйрүзәгә шуннан чыгу юлын күрсәткән сыман. Әллә бу буш хыял, өмет кенәме? Старшина кызы юл чатында япа-ялгыз басып тора. Әгәр Касыйм исән булса, менә шушындый икеле-микеле уйлар туар идемени? Сөйгәне исән булса, алдына кыялар, тау-таш ишелеп төшсә дә кайтып җитәр иде! Киләчәккә өмет сүнде дигәндә генә, менә тагы бер очкын кабынды…
Ләкин Шәйморатның үз иткән партиясе «сыйнфыйлык»ка шул зур мәгънә бирә. Хәтта иң изге хис-тойгылардан – туганлык, кардәшлек, иманнан баш тартырга өнди түгелме? Шәйморат боларны тулысынча кабул итмәгән хәлдә дә үз партиясе тәртибенә буйсынырга тиеш. Күңелдә балкыган нур тагын сүнде. Юл чаты. Кая җылытыр учак? Чын яктылык өчен сабыр итәргә кирәк. Бүтән юл юк.
Дөньялар һаман тынычланып китми. Йә бер, йә икенче авылда атыш тавышлары яңгырый. Һаман кешеләр үлә. Ятимнәр күбәя. Соңгы вакытта Фәйрүзә дә Шәйморатны сирәк күрә. Егетнең кайтып күренгәне юк диярлек. Ачлык, таркаулык сәбәптер инде, урманда юлбасарлык итүчеләр артты. Көпә-көндез килеп адәм талап китәләр. Менә шуларны аулый да инде Шәйморат үзенең кешеләре белән.
Бу юлы иртәгә иртүк кайтып җитәрмен дип киткән иде. Икенче көнне дә күренмәде. Өч көн үтте. Төгәл бер атна. Ул чыгып киткән уңайга ниндидер җиңеллек кичергән Фәйрүзә җиденче таңда йөрәге сызлап уянды. Бу зур өй шулкадәр бушап калган. Шомлы тынлык. Көлгән, сөйләшкән тавыш яңгырамый. Аяк тавышы ишетелми. Бушлык. Бу бушлыкны сабак алырга килгән бала-чага тавышы да тутыра алмый. Фәйрүзә кемне көтеп уянганын аңлады. Әгәр дә бер-бер хәл булып әйләнеп кайта алмаса… Ул чакта… Күңел яктылыгы сүнде. Фәйрүзә кемне көтеп, кем өчен янып яшәгәнен һичкайчан да булмаганча ныграк аңлады.
Инде ничәмә тапкырлар тәрәзәдән урамга күз салды. Соңгысында Әдһәмнең атын ерактан ук таныды. Нигә берүзе генә кайтып килә? Шәйморат кая булган? Йөрәкне хәвеф ялмады. Кинәт кенә хәле бетте. Егет кергәч, барысын да аңлатыр. Сабырлык кирәк. Ишек ачылды. Фәйрүзә борчылу тулы карашын керүчегә төбәде. Күзендә шатлык нуры балкытып елмаеп та җибәрде.
– Син!.. Бу синме?!
– Мин, – диде Шәйморат. – Бер атна эчендә әллә танымый да башладыңмы?
– Нишләп, алай булгач, Әдһәмнең атында син?
– Шулай килеп чыкты инде, алмаштырырга туры килде. Бөтен җирдә дә тыныч булса… – Шәйморат сөйләп тормады кул гына селтәде. – Ә син матур елмая- сың…
Фәйрүзә шунда гына куанычын яшерә алмый караганын аңлап алды, тиз генә читкә борылды. Каушавын белдермәс өчен, сүзне икенчегә борды:
– Берзаман шулай Касыйм да икенче ат белән килеп төшкән иде. Хәкимҗан агаем чакырган да…
– Касыйм?
Тавышның кинәт кенә үзгәрүен аңлаган Фәйрүзәне сагыш биләде.
– Исемен ишетү белән кыза башлыйсың…
– Юк, Фәйрүзә сылу! – Шәйморат, шулчак күзеннән очкын бөркеп, мөлаем елмайды. – Син бит ул исемне юкка гына кабатламыйсың! Син бит мине яратасың!.. Яратасың!.. Йә, шулай булмаса, кулыңны йөрәгеңә куеп әйт, мин сине күралмыйм, теләсә кая кит, шайтаныма олак, сыйнфый дошман диген. Турысын әйт! Нигә эндәшмисең? – Шәйморат, күзен зур ачып, кызга төбәлде. – Ә мин утлы гарасаттан исән-имин котылып кайтып җиттем. Синең өчен. Сине сагынып… – Соңгы сүзен ярым пышылдап әйтте.
Фәйрүзә аның төк баскан битенә, эчкә баткан, йончыган, әмма бәхетле күзенә карады. Шуннан учы белән битен каплады да үзе дә сизмәстән елап җибәрде.
* * *
Илнур Алпарский, Шәйморатның кемгә өйләнергә җые- нуын ишеткәч, шактый гына ис-акылын җуеп утырды.
– Революциянең ялкынлы солдаты, гайрәтле кызыл командир?! Ничек, буржуа вәкилләренә якынлашмакчы буламы? Бәлки, ул саташа башлагандыр! Без бит краскомны шул төбәккә өлге, кызыл байрак булсын өчен җибәрдек. Питердан пролетариат вәкиле бергә китте. Интернационализмның тәүге үрнәге булырга тиеш иделәр! Менә ничек…
Революция хыянәтчесенең бөтен җинаятен гафу итәргә була, әмма интернациональлекне санга сукмау большевистик партия тарафыннан гафу ителмәячәк! Хәтта шушындый тынгысыз вакытта аңа яңача туй ясарга рөхсәт ителгән иде. Тәк-тәк… Никах укытырга итә инде? Мулла чакырып?! Теге контра тәки үз ягына аударган бит! Бик оста эшләгән. Безгә, ягъни яңа властька, көтмәгән яктан удар ясалды. Ләкин революция идеяләре товар түгел, без аның белән сәүдә итмибез. Ул сатылмый!
Ул арада Әдһәмнең мондалыгын хәбәр иттеләр. Тиз генә килеп җитәргә кушылган иде, молодец, тизлеген исәп тоткан. Әдһәм кабинетка аяк басу белән, Алпарский Ырысбай хәлләрен җентекләп сорашырга кереште. Егет бөтен сорауга да төгәл җавап бирә, тик ни өчен үзенең элекке командиры турында ләм-мим? Башта Алпарскийның авыз ачканын көтәме? Алайса, башлыйбыз! Ләкин кантком рәисе урынбасары уйлаганча килеп чыкмады. Әдһәм Ырысбайда күптән булмавы, күрше авылларда кунып ятып, яшьләрне яңа властька үгетләвен әйтте. Ах, якын, иң якын иптәшенең нәрсәләр кыланып ятуын да белмиме? Җавап Алпарскийны отыры ярсытты гына.
– Сезнең төбәктә бернинди дә эш алып барылмый! Бигрәк тә яшьләр белән! Менә шуңа анда милләтчеләр дә котыра башлады. Без чарасын тиз күрербез. Ә син бүгеннән үк икенче якка китәсең. Бар, хәзер үк Каплинский янына! Нинди задание куша, шуны үтисең!
– Миңа эшне тапшырып китәргәдер бит?
– Ырысбай ягына сиңа юл юк! Бетте! Бар!
Әдһәм аңгы-миңге килеп чыгып китте. Ул Шәйморат абыйсына каршы нәрсәдер эшләгәнен сизенә, тик ни өчен икәнен генә һич аңлый алмый. Ул арада Алпарский кабинетына баштанаяк коралланган ике хәрби кереп китте. Каплинский көтеп торыр, хәлне ачыкларга кирәк!
Бу вакытта, чынлап та, Алпарский кабинетында кызу сөйләшү бара иде.
– Тик шул төбәктә Совет властена каршы заговор корыла. Безнең кадрларны үз якларына аударырга тырышалар. Һәм, басым ясап әйтәм, нәтиҗәле эшлиләр!
– Иптәш Алпарский, бер генә сорау, ни өчен җомганы сайладыгыз? Милләтчеләрне иртәрәк тә кулга алырга мөмкин.
– Юк! Тик җомга төнендә! Шул якларда заманында иң эре эксплуататор булган Рәсүл әфәнденең кызына краскомыбыз җомга көнне өйләнә. Без аңа шәп җомга төне әзерләргә тиешбез, аңладыгызмы, иптәшләр? Ә таң аткач, йокыдан торганчы, Сәетколдан Әүхәдиевне кулга алырга. Берничә иярчене белән бергә! Ишеткәнегез бар бит Әүхәдиев турында?
– Әйе-әйе, сөрсегән милләтче. Хәзер күрше авыл урысларыннан җирләрен тартып алырга котыртып ята. Безне белми дип уйлый… – Моны әйткәне мыскыллы гына көлеп куйды.
– Краскомның үлемен аларга ябабыз да куябыз, шулай аңларга кирәктер, иптәш Алпарский!
– Соң, аларны нәрсә өчен кулга алабыз, дип уйлыйсың? Төхвәтовның үлеме революция идеяләренә тап төшерергә тиеш түгел. Гади халык аны бары сыйнфый дошманнар, милләтче бандитлар үтергән дип аңлаячак! Йөрәкләрендә контраларга карата нәфрәт ташысын! Шунсыз җиңү юк! Җомга операциясен җентекләп уйлагыз. Аның исеме – «Кош аулау». Иң ышанычлы кешеләрне алырга! Сайлап! Китәргә мөмкин.
Тегеләр торырга кузгалгач, янә туктатты.
– Тагы бернәрсәне оныта язганмын! Ә бит хәтерем әйбәт була торган иде! – Алпарский тумбочкадан ертылган «Коръән» китабын сөйрәп чыгарды. – Миңа бернәрсәне дә онытырга ярамый, бернәрсәне дә! Исегездәдер, Хафиз мулланы атарга дигәндә, шушы китабына ябышкан иде. Тартып алып та булмады. Ярый, аның шушылай ертык булуы әйбәт тә! Менә бу биткә Әүхәдиевнең фамилиясен языгыз. Төхвәтовның гәүдәсе янына ташларсыз!
Теге ике кеше кабинеттан килеп чыккач, Әдһәм артларыннан ияреп китте. Башларын иебрәк нәрсә турындадыр пышылдап сөйләшәләр. Бер-берсенә карашып алулары буенча бик җитди фикер алышу бара. Шулай да бер-ике сүз колакка чалынмый калмады… «Шәйморат… краском… заговор…» Бу сүзләр аша да Шәйморат абыйсына хәвеф янаганын аңларга була. Димәк, канткомга аны бушка гына чакырмаганнардыр! Юк, Каплинский көтеп торыр, Әдһәм бүген үк абыйсын искәртергә тиеш! Аннан инде башка задание белән җәһәннәмнең үзенә үк җибәрсәләр дә үкенечле булмас. Егет атын куйган җиргә ашыкты. Тышка чыккач та, һаман теге ике адәмнән күзен алмады. Бу тирәдән тизрәк таярга иде. Кабаланган саен өзәңгене туры китерә алмый!
Шул мәлдә үз уйларына чумган Алпарский тәрәзә каршысына килеп басты. Анда кем… Комиссар үз күзенә үзе ышанмагандай, тәрәзә пыяласына маңгаен терәде. Бу маңка малай нигә әле генә аннан чыккан чекистларга тасраеп калган? Тегеләре Әдһәмгә чак кына да игътибар итми. Башсызлар! Ышан инде шуларга! Әнә краскомның дусты хәтта атына менә алмый азаплана. Аңлашыла-а-а…
Алпарский ялт итеп артына борылды, коридордагы сакчыларга кычкырды:
– Әнә ул сыбайлыны[4 - Сыбайлы – атлы, җайдак.] кулга алырга! Төрмәгә!
Берничә җайдак камауга алганда, Әдһәм әллә ни ерак китеп өлгермәгән иде.
– Ух, бала-чага! – дип, ачулы мыгырдады комиссар. Бу сүзгә ул аерым мәгънә сала, чөнки Алпарский үзенең бала чагын хәтерләргә яратмый. Яшьтәшләре арасында көчсез булды. Әтисенең кешечә тормыш көтәргә, мал-туар асрарга хәле җитмәде. Теләге дә булмады шикелле. Һәрхәлдә, Илнур бүтәннәрдән күпкә начар яшәүләренә гарьләнә торган иде. Кием-салым җитешмәгәч, еш кына кеше искесен дә өстерәргә туры килде. Кая ул вакытта башкалар өстеннән хакимлек итү! Үзенә йомышчы булып күп йөгерергә туры килде. Хәллерәк малайлардан тукмак аз эләкмәде инде. Эчендә күпме ачу-үч йөртсә дә тышка чыгармады, үзе яхшы хәтерле булды, бернәрсәне дә онытмады. Җиңүләре, уңышлары хәтерле булуына гына бәйле. Гыйззәтулла байның улы Хөрмәтулладан тукмалгач, ничегрәк үч алган иде! Кинәнеч биргән тәүге үч кайтару! Агу табып, тегеләрнең Сорлан дигән усал, акыллы этенә ашатты. Аңа кадәр этне үзенә өйрәтте. Шул этне ахырдан күмешергә барды. Хәтта күзеннән яшь чыгарды бит әле. Күңеле эрегән Хөрмәтулла аны иң якын дусты дип атады… Әйе, әйе, бүтәннәрдән хәйләкәррәк, зирәгрәк иде шул Илнур! Дөрес, аны кайсыберәүләр соңрак «Хөрмәтулланың шымчысы» дип тә атады. Әйтә бирсеннәр! Аларның кем икәнен Илнур үзе дә яхшы белә. Атаган кешеләрнең исемнәрен онытмады! Совет власте урнаштырырга кайткач, «сыйнфый дошман» буларак, иң әүвәл шул кешеләр атылды. Гыйззәтулла байның өе дә аның фәрманы буенча яндырылды. Нишләп иң матур өй аныкы булырга тиеш? Бигрәк тә кызыл комиссар моны теләмәсә! Бала чагында аны санга сукмаганнар хәзер үзләре куркып баш иде. Элек кемнәр аны җәберләгән барысы да гадел җәзаларын алды. Дөрес, беренче кайтканында, авылдашларының, туган-тумачаларының кайберләренә артык аяусыз булуы тынычсызландырган иде, йөрәккә борчу салган иде, ләкин урыс пролетариатының «сыйнфый аң»ны абсолютлаштыруы, югары дәрәҗәдә хуплавы тора-бара күңелдәге шикләрне бөтенләй җуйды. Киресенчә, аны тугры, ышанычлы революционер итеп танытты. Туган авылыннан ничә яшьтә киткән иде соң Алпарский? Ундүртенче яше белән бара иде. Әйе, әтисе белән кыр талашып чыгып киткән иде, шуннан бик озак кайтмады. Алтын эзләүчеләр белән йөрде. Урыс эшчеләре белән танышты. Аннары шулардан калмады. Инкыйлабы да, бүтәне дә аны башта кызыктырмады. Ул һаман ат башы зурлыгы үзенең алтынын эзләде. Ахмак…
Алпарскийның бәхет күге нәкъ шул революция чорында ачылды да инде. Урыс пролетарийлары аңа ышаныч белдерде. Башкортларны революциягә җәлеп итәргә кирәк иде. Әйе, беренче башлап аның белән урыслар исәпләшә башлады. Шулай булгач, ничек изгелекне онытырга мөмкин? Алпарский бернәрсәне дә онытмый? Ул урыс иптәшләренә тугрылыгын раслады. Шушы алдынгы халыкның юлыннан китмәгән башкортларга каты аяусызлык күрсәтте. Әнә шулай үсте Алпарский. Хәзер аның заманы. Аның хакимлеге. Әгәр дә революция уты кабынмаган булса, кем булыр иде Алпарский? Ямаулы капчыгын сөйрәп йөрер иде һаман, бер мескен мосафир булып. Ат башы зурлыгы алтын турында хыялланып… Әнә шуңа да авылдашларын – сыйнфый дошманнарны аттырганнан соң, әтисе укыган бәддога да аны куркытмый! «Туган- ыру, зат, авылдаш» дигән төшенчә юк. Сыйнфыйлык иң алда торырга тиеш – менә шушы аның инануы. Иске, кыргый мөнәсәбәтләргә урын калдырмаска!
Башкаларны үз артыннан ияртү, буйсындыру өчен оста оратор булырга кирәк иде. Бу һөнәргә дә өйрәнде Алпарский. Күпме әзер фразаларны кабатларга, тыңларга, эзләргә, ятларга туры килде! Кыскасы, кара тир түгелде, ләкин нәтиҗәсе шәп килеп чыкты. Алпарский хәзер белә: янындагы көрәштәшләре арасында аның кебек оста чыгыш ясаучы юк. Әйе, аның чыгышы лозунглардан тора, ялкынлы, байраклы сүзләрдән! Бу лозунгларга беркем дә каршы дәлил китерә алмый. Китерә дә алмаячак! Алар – лозунг, ләкин алар – инану!
Алпарский кабинетында һаман ишекле-түрле йөри бирде.
«Революция утын кабызган солдатларыбызны югалтырга хакыбыз юк. Шәйморат, син үлгәч тә башкалар өчен байрак булып калачаксың! Большевистик идея тик шулай гына тантана итәчәк. Халык массасына якты образ кирәк! Ләкин син исән калырга тиеш түгелсең! – Алпарский шушы урында шып туктады. – Ә Фәйрүзәне нишләтергә соң? Икенче тапкыр тол кала лабаса!»
Алпарский зур канәгатьлек белән учын учка ышкыды, аннан йодрыкка йомарлады. Старшина кызын монда китерергә туры килер. Алпарскийның буржуа кызын сөеп караганы юк. Ә ул сылукай пешкән җиләкмени, тел очында гына тора! Каршы килеп маташа икән, ой-ой!.. Мескенкәйгә исәпсез-сансыз гаеп тагарга була! Кабахәт Касыймның хәләлен кочакка алганда, үч каныр иде, ә! Теге контра ятар иде каберендә тешен шыгырдата-шыгырдата! Хәзер ул көчсез! Заманында нинди гайрәтле иде! Башкисәр, сөрсегән милләтче! Теге вакытта Алпарскийны эзәрлекләп кулга алгач, борын төбендә йодрыгын уйнаткан иде. «Башкортта сыйныф юк, сыйныф юк! Ыру-зат, туганлык кына бар! Шушыны мәңге хәтереңдә тот, урыска сатылган бәдбәхет! Синең гәүдәңне мәет корты да ашарга җирәнәчәк, хаин!» Болар искә килеп төшкәч, рәис урынбасарының чигәсеннән салкын тир бәреп чыкты. Ул җан ачуы белән кулъяулыгын йомарларга кереште. Менә тагын да иң теләмәгәне искә килеп төште. Тезләндерделәр аны контралар! Алпарский тезләнергә мәҗбүр булды. Ялварырга! Атмауларын сорап инәлде. Төзәләчәген әйтеп үкседе. Ә бит ышандылар! Үтә дә яшь, үтә дә беркатлы иде Касыйм җитәкләгән милләтчеләр отряды. Иртәгесен аны Шәйморат коткарды. Тегеләрнең оясыннан урлап алып качты. Менә нинди иде Шәйморат! Революцион эшчәнлекне башлаганда, аннан күп нәрсәгә өйрәнде. Үрнәк иде Төхвәтов! Ә хәзер…
Алпарский җирәнеп борынын җыерды: баш-аягы белән большевик уйламаган җирдән мещанга әйләнсен әле! Үзенең иң куркыныч дошманы – Касыймнан үч алганда, Алпарский өчен Шәйморат хәзер әллә ни киртә дә түгел. Шушы урында ул бераз тынычлангандай булды. Теге контрага засаданы ничек шәп оештырдылар.
Алпарский, кинәнеп, күзен йомып елмайды. Әйе, нәкъ шул каһарманлыгыннан соң дәрәҗәсе дә, вазифасы да әкияттәге шикелле кинәт үсте. Касыйм явызны – һичкем тота алмаган башкисәрне – Фәйрүзәсе белән никах укыткан һәм кушылган төннәрендә ауга эләктерде бит ул. Башкорт гаскәрләре кызыллар ягына чыкканда, Касыйм бәләкәй генә отряды белән аерылып калган иде. Тиз хәрәкәт итәргә сәләтле елдам отряд чамасыз кыенлыклар тудырды! Касыйм мәрхүм Рәсүл байның кызына өйләнә икән дигән хәбәр килеп ишетелмәсә, бәлки, тагы да әллә күпме этлеге тияр иде. Элекке кадет Касыйм старшинаның улларын яхшы белгән, килеп-китеп йөргәндә, сеңелләренә дә күз салгандыр инде. Һәрхәлдә, бәләкәй әнисенә кызны соратып, кода җибәрә. Никах көнен килешәләр. Шул кич Касыйм берничә аркадашы белән килеп төшә. Никах укыталар. Кияү белән кызны кушалар. Төн уртасында өй ишеген кагып, Касыймның урмандагы отряды камауда калганын хәбәр итәләр. Касыйм һәрчак Касыйм бит инде. Сикереп тора да, мондагы дусларын алып, урманга чаба. Янәсе, отрядны коткарырга кирәк! План шәп килеп чыкты. Урманның иң җайлы төпкелендә Касыймны юлдашлары белән боҗрага алдылар. Беркатлы хәйләсез кеше булса да, һай, каһарман иде шул әфәнде! Шәп сугышты. Моны танымау, бәһаләмәү мөмкин түгел! Соңыннан кырыкка туракладылар үзен. Касыймның гәүдәсе җир өстендә ятып чересен дигән иде дә, юк шул кемдер аны табып, урлап җир куенына салды. Ә Фәйрүзә тол калды. Алпарскийның аны күргәне юк иде. Шәйморатка барганда түзмәде, күз салды. Шунда гына Касыймның кем өчен баш салырга әзер икәнен аңлады. Хәзер килеп, Шәйморатның аек аңы томаланды. Мие сыекланды. Старшина кызы икенче мәртәбә тол калуны ничек күтәрер икән? Аны язмыш әкрен-әкрен генә Алпарскийга таба алып килгәнен башына да китерми бит инде мескенкәй… Тәгәрмәч тик бу якка тәгәри. Алга куелган планның һәр детале уйланылган, әзерләнгән булырга тиеш. Артыгы таләп ителми.
* * *
Мулла җомга никах укытуга каршы килде.
– Изге эшне сузмый башкару саваплы, ди китап. Миңа сый-фәлән кирәкми. Хәзер барып җитәрмен. Чәршәмбе дә – хәерле көн, фатихамны бирәм, чөнки никахны һәрчак ашыктырырга кирәк. Туган, дус-кардәшләрегезне, теләсәгез, җомгада җыеп алырсыз.
Менә шулай итеп берәүгә дә хәбәр итәргә өлгермәделәр. Шәйморат Әдһәмнең һаман кайтып җитмәвенә эче пошса да, җомга мәҗлесенә өлгерер дип үзен юатты. «Лазарет»та яткан Сәгыйть малае савыккан иде инде, никах укытканда, ул янда утырды. Ашъяулыкка тезелгән тәм-том – аның өчен олы бәйрәм. Башкасына ул игътибар итеп тормады.
Бүген дөньяда иң бәхетле ир Шәйморат иде. «Йа Раббым, йөзендә, күзендә кояш балкышы. Бу бит саф күңеле чагылышы!» – дип уйлады киявеннән күзен ала алмаган Фәйрүзә. Туя алмый карады ул Шәйморатына. Әйе, ул хәзер карашын яшерми карый ала, чөнки Шәйморат – аның хәләле!
Мулла озак утырмады, нәсыйхәт укып, теләкләрен әйтү белән кузгалды. Тик Сәгыйтьнең улы гына эчен тотып боргалана башлады. Тыймадылар, күп ашап ташлады шул. Тамак хакы кыйммәтрәктер, һич кенә дә өенә кайтып китәргә ашыкмый.
– Кал әйдә монда! Кая ашыгырга! Өлгерерсең әле, шулай бит? – дип, Шәйморат та аны котырта.
– У-у-у, монда ашарга дөнья! – дип куана Расих. – Ә бездә-ә-ә…
Ул аннан соң эндәшми генә борынын җыера.
– Якты тормыш киләчәк, – диде Шәйморат. – Моның өчен адәм баласында өмет уты кабызырга кирәк. Тик ничек итеп?
– Яктылык йөрәктән чыкканда гына бүтәннәрдә өмет уты кабызырга була. Үлемсез кобаерлар, риваятьләр шикелле. Корал белән өмет уты кабызып булмый?.. – диде Фәйрүзә.
– Җыр белән! Дөрес! – Шәйморатның күзе очкынланды. – Сәнгать аша. Халыкның рухын уятырга кирәк!..
Аларны тыңлап утырган Расих түзмәде, урыныннан сикереп торды.
– У-у, бездә осталар күп ул! – Тотлыга-тотлыга бармагы белән санарга кереште.
– Әнә шуларны җыябыз да бүген үк уен ясыйбыз! Шәп чыкса, соңрак кирәк авылларга да барырбыз.
Төштән соң ишегалдына халык җыелган иде инде. Олылар чирәмдә алдарак, хатын-кыз, яшь-җилкенчәк арттарак урын алган. Совет рәисе кыска гына нотык тотты, аннан җырчыны курайчы, курайчыны җырчы алмаштырды. Менә берчак алга Шәйморат атылып килеп чыкты һәм, карчыга шикелле, укталып-бөтерелеп биергә кереште. Баскан саен табаныннан ут чәчри. Расих та, ис-акылын җуеп, абыйсына төбәлде. Ут-ялкын булып бөтерелгән мондый биючене беренче мәртәбә күрүе… Шәйморатны хуплаган авазлар көчәйде. Расих, үзе дә сизмәстән, аңа таба талпынды. Шәйморат абыйсы аны җәһәт кенә эләктереп алды. «Болай бас, тегеләй бас!» Командирның дәртле тавышы еракларга яңгырады. Расих абыйсы шикелле басарга тырышты. Ул беренче мәртәбә хуплау авазларын ишетә. Аңа ошый. Искиткеч ошый… Уен кызды.
Халык арасында бары ике кеше бер-берсеннән карашларын аера алмый. Алар күзендә чагылган нур гүя тирә-юньне яктырта… Нәкъ шул мәлдә Шәйморат кәләшенә нинди яхшы бүләк әзерләгәнен аңлады. Сөйгән яры өчен халык бәйрәменнән дә олы бүләк юк иде. Шәйморат, Фәйрүзә һәм Расих өйгә кереп киткәндә дә, кешеләр таралышып бетмәгән иде.
– Мин синең кебек тыпырдадым, әйе бит, агай!
– Син биюче булачаксың! Башкорт исемен бөтен дөньяга ишеттерәчәксең! – Абыйсы малайны ике куллап югары күтәрде. – Фәйрүзә апаең шулай дип әйтте! Моны онытма, энем!
– Сез бәхетле, тыныч тормышта яшәячәксез. Сез бездән дә югары уздырырсыз! Партиянең авангарды – яшьләр! Сез гаделлек тантанасын бөтен Җир шарында урнаштырачаксыз!
Фәйрүзә карашын аска төбәгән килеш моңсу гына елмайды. Шәйморат кәләшенә күз салгач, малайны идәнгә бастырды. Шат елмаеп, Фәйрүзәгә карап тора бирде. Кыз күтәрелеп карамыйча булдыра алмады. Икесенең дә йөзе кояштай балкыды. Алар хәтта куенына ризык тутырган малайның үзе яткан бүлмәгә кереп киткәнен дә сизмәде.
Шәйморат кәләшен күтәреп алды да әйләндерә башлады. Ул – бүген дөньяда иң бәхетлесе! Шушы хәзинәсен, казанышын саклар өчен утка да, суга да керәчәк. Яшькелт-зәңгәр нур сипкән хушны алган матур күз аңа гына яратып багачак, аны гына яңа җиңүләргә рухландырачак! Алар – бер гаилә! Гаилә! Алар – бер йөрәк!
Шәйморат кәләшен түшәк җәелгән ятак читенә утыртты да каршысына тезләнде.
Сөйгәненең сибелгән чәченнән сак кына сыйпады. Тегесе, тартынып, йөзен яшерде. Беразга тын калды- лар.
– Сандугач сайрый, – диде кыз оялып кына. – Бу мәлдә…
– Ул безнең өчен, икебез өчен сайрый… Юк, синең өчен, таң йолдызым…
Сандугач өздереп сайрады, аңа икенчесе өзелеп җавап кайтарды. Моң белән моң кавышты. Нур белән нур. Балга тулышкан чәчкәләр төн патшалыгына хуш ис бөркеде. Кайдадыр ерак-еракта кемдер берәү йөрәккә үтеп керерлек җыр сузды. Аңа кушылып, күктә җемелдек йолдызлар чыңлады.
Серлелеккә чорналган төн. Сихрилеккә манчылган төн. Тынычлык, мәһабәтлеккә төренгән төн. Гашыйкларның бәхет төне. Аллаһ фатихасы биргән никах төненең бүтәнчә булуы мөмкин түгел.
Төн үзе ураткан дөньяны барлый, тикшерә. Андагы аһәңлекне тыңлый. Төн назлы сөю тавышын ишетә.
– Җаным… Җаным…
Төн тагы ишетә.
– Син нишләп алдадың?..
Төн сагая.
– Җаным… Җаным, син берәүнеке дә булмагансың. Булмагансың кияүдә… Нишләп алдадың?..
Төн бу тавышта аптырау һәм шатлык авазын ишетә.
Иренен канатканчы тешләгән кәләш эндәшми. Кияү сөйгәненең йөзен сыпыра. Күз яшенә бармаклары юешләнә.
Фәйрүзә эндәшми. Юк, ул сөйгәненә бөтенесен дә сөйләр. Тик әле түгел…
Ул Шәйморатына Касыйм белән кайчан, ни рәвешле никахлашуын сөйләр. Кавыша торган кичне аларны икәү генә калдыргач, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен дә искә төшерергә туры килер. Әйе-әйе, алар ике хыялый! Кулга-кул тотышып, халыкның бәхете, Башкортстанның киләчәге турында хыялландылар. Иң хәтәр бер чор иде бит. Касыйм рухланып кәләшенә азат, бәйсез Башкортстан дигән җөмһүрияттә яшәячәкләре турында сөйләде. Бабич, Акмулла шигырьләрен яттан укыды. Ул шундый яшь, шундый ачык, эчкерсез, сабый күңелле! Шушы икәүнең бәхетенә һичкем комачауламас төсле иде…
Ләкин күп тә үтми тәрәзәне дөбердәттеләр. Касыйм ишекне ачты, кем беләндер сөйләште, аннан яшендәй атылып килеп керде.
– Сөеклем, минем отряд чолганышка эләккән! Таң атуга кайтып җитәм! Коткарырга кирәк! Озакламам! Көт!
Касыйм, үзе белән килгән атлыларын алып, төн караңгылыгына кереп югалды.
Сызылып таң атты. Көн туды. Керфек какмый киявен көтте Фәйрүзә. Тик ике көннән генә яралы бер солдат ишек какты. Үзе белән коточкыч хәбәр дә алып килде. Теге төндә Касыйм иптәшләре белән засадага эләккән. Бөтенесен дә кырып салганнар. Исән калган бу солдат Касыймның гәүдәсен икенче җиргә алып барып җирләгән. Командирларының каберенә алып барыр өчен, тагы киләчәген әйтте. Ләкин Фәйрүзә аны күпме көтсә дә, башкача күрешмәделәр.
Әйе, кавышу төне аерылышу төненә әйләнде. Фәйрүзә, никахлы яры белән кавыша алмыйча, аның белән мәңгегә хушлашты.