скачать книгу бесплатно
– Ни өчен авылдан киттеләр?
– Мин җибәрдем. Үзем! Туганнарымның киләчәген уйладым. Фамилияләрен, аталарының исемен үзгәртергә туры килде, нихәл итәсең… Аның каравы киләчәктә хәвеф янамас. Балаларга бит яшәргә кирәк!
– Ни өчен мондый кайгыртучанлык? – Шәйморат әле ишеткәннәреннән шаккаткан иде.
– Тансыкбаевлар токымыннан исән калган иң өлкәне хәзер мин. Бәләкәч туганнар өчен җаваплылыкны берәү дә өстемнән алып ташламаган. Күрмисеңмени, хәтта бу гөлләр дә яклавыма мохтаҗ. Мин киткәч, алар да корыячак. Ә әлегә яшәтәсе килә!
Аның бер гөл тирәсендә озаграк булышканын күреп, Шәйморат сорамыйча түзмәде:
– Монысы нинди гөл соң?
– Гөлҗимеш.
– Ничек инде гөлҗимеш? Урман тулы гөлҗимеш! Өйдә үсә торганнары да бармыни?
– Бәлки, гөлҗимеш тә түгелдер. Алып кайтканда, әтием шулай дигән иде инде… Ул кап-кара чәчәк ата.
– Кап-кара?
– Кояшта кызыл булып чагыла. Ә болай, чынлап та, кап-кара. Әтием аны өй артына утырткан иде. Бер ел үсте дә корды. Әтием вафатыннан соң шул урында бер төп үсеп чыкты. Казып алдым да өйгә утырттым. Ә ул үсте дә китте. Элеккечә эре кара чәчәк ата.
– Мондый гөлҗимеш турында ишеткәнем юк иде.
– Минем дә ишеткәнем юк иде.
– Әтиегезнең ни өчен нәкъ аңа исе китте икән?
Шәйморат гөлҗимешкә кулы белән кагылды. Шулчак янында торган Фәйрүзәнең хуш исен тойды. Хәтта башы әйләнеп китте.
– Мин беләм нәрсә өчен икәнен, – дип, Шәйморат сокланулы карашын кызга төбәде. – Бу гөлҗимештә бал тәме бар.
Карашлар очрашты. Бераз басып торганнан соң, Шәйморат кинәт борылды да башын иеп чыгып китте.
Сәгыйть абый малаен алып килгәндә, Фәйрүзә каядыр китәргә йөри иде. Арбада яткан Расихны күтәреп өйгә алып кергәч, «лазаретка» дип почмактагы бүлмәгә күрсәтте. Өске киемен салып, малай янына килеп басты. Тәне кызу, ут шикелле яна.
– Үлә инде, аңына килә алмый, – дип сыктады ата. – Ничәмә мәртәбә үтте бу кыргыны[3 - Кыргын – үләт, эпидемия.], афәте… Юк, безне бөтенләйгә калдырып китми? Әйләнә дә килә…
Фәйрүзә үзендә булган даруларга ябышты. Монда бернәрсә дә калмаган диярлек. Тимофеев хуторына барырга кирәк. Әтисенең белеше Степан фельдшерда һәрчак дару була. Кемне җибәрергә? Янда берәү дә юк лабаса! Таня өйдә! Аңа кушарга!
– Таня! – дип кычкырды Фәйрүзә.
Шатыр-шотыр килеп төшкән Таняга хәлне аңлатты. Тагын Сәгыйть абый чәбәләнергә кереште.
– Ул тиклем җиргә барып әллә исән кайта марҗа кызы, әллә юк. Шуннан власть әһелен юк иткәннәр дип… Үлсә үлсен… Гомере бетсә, дару белән дә коткарып булмый инде…
– Бар, агай, чыгып тор! – дип кычкырды Фәйрүзә. – Тукта, сабыр ит! Агай, син бит туры юлны беләсең! Юлны күрсәтеп барырсың! Барыгыз! – Үзе җәһәт кенә кәгазь язып Таняга тоттырды.
Берничә сәгатьтән Сәгыйть абый дарулар кочаклап килеп керде. Укол алганнан соң, бала тынычлангандай булды. Шунда гына Фәйрүзә Таняның юклыгын исенә төшерде. Кайдалыгын белгәч, сәерсенеп тә, аптырап та иңбашын җыерды. Таня соңгы вакытта Андреевкага еш йөри башлады. Әле дә шул якка борылган икән. Ярар, монысында Фәйрүзәнең эше юк. Кич белән кыз бик шат кыяфәт белән кайтып керде. Фәйрүзә дә аны йончыган, әмма канәгать йөз белән каршы алды.
– Шәйморат агай Андреевкага барганыңны беләме соң?
– Какой чёрт! Кем ул миңа! Үзе белән беркайчан да алмый, янәсе, мин янда булганда, башкортлар аңа ышанмыйлар! Хәзер мин аңа отчёт биримме?
– Ул бит синең ирең!
– Ирем? – Таня күзен тасрайтып карап торды да шаркылдап көлеп җибәрде. – Син ничек беркатлы ул! Ир белән хатын арасында ирекле мөнәсәбәт булмый димени? Без нибары любовниклар!
Фәйрүзәнең кулындагы савыты төшеп китте.
– Ул ничек була? Шулай ярый димени?
– Ирекле мөнәсәбәт! Беркем берәүгә дәгъва белдерми! Әнә табигатькә кара, хәтта бөҗәкләр дә ирекле! Берәү дә азатлыкны бумый!
– Шулмы сез китергән бөек идея?!
– Йә инде, барышня, алай көйдереп карама! – Таня тагы да хахылдап көлде. – Син дөнья күргән укымышлы кеше. Авыл наданнарына караганда, ныграк аңлыйсың, Ырымбурның үзендә укыгансың, шулай бит?
– Безне гимназиядә андый нәрсәгә өйрәтмәделәр, иптәш!
– Ташла әле шул иронияңне! Баштарак шушы тәкәббер кыланышың ошамый торган иде, ә чынлыкта син – ничего. Маска кимә, кадерлем. Юк, мин хәтта Шаймуратка кияүгә дә чыгарга риза, тик менә ул нәрсәдәндер шикләнә! Ачыктан-ачык әйтәм. Ошамый ул миңа. Тыштан кызу, ләкин тиз кайта. Беркайчан да кинә сакламый. Дөресрәге, беркатлы ул.
– Беләм.
– Ничек беләсең? Каян беләсең?
Фәйрүзә җавап бирергә өлгермәде, капка шыгырдап ачылды. Кызлар икесе дә бердәй урам якка борылды.
– О-о-о! Семёнов иптәш арттан килеп тә җиткән! Аның соратниклары белән без бик мөһим заданиегә китәбез. Хуш булып тор, барышня! Сөйләшүне соңыннан дәвам итәрбез…
* * *
Каян килә бу моң? Ни галәмәт, ни гаҗәп? Өйгә керү белән, Шәйморат моң яңгыраган якка китте. Дәрес бүлмәсеннән ишетелә. Егет сак кына ишекне ачты. Әйе-әйе торба сыман нәрсәдән ургыла, янында – мөкиббән киткән Фәйрүзә.
– Бу нәрсә була?
Фәйрүзә башта сискәнде, килүченең кем икәнен күргәч, дусларча елмайды.
– Патефон.
– Менә нинди икән ул! – Шәйморатның патефонны якыннан беренче мәртәбә күрүе иде. Тәлинкәләрне тотып-тотып карады. – Шушыны балалар тыңлыймы?
– Уй! Исләре китә! Әйтерсең дөньяда шуннан да зур шатлык юк. Ачлыгы да, вабасы да, тифы да – бөтенесе дә онытыла. Шушында килеп, чынлап та, сәламәтләнеп китәләр төсле…
– Аларны тартып торган бер кеше бар бит монда. Белем эстим дип килгәннәре күбрәк булсын.
– Дәү әтием салдырган мәдрәсә дә бар иде. Юк, шуны да яндырдылар бит!
– Тиздән өр-яңа тормыш башланачак! Совет хөкүмәте хезмәтчән халык өчен киң мөмкинлекләр булдырырга тырыша. Мәскәү дә Башкортстан, башкорт халкы белән кызыксына. Безгә үзәктән яңадан-яңа кадрлар җибәреп тора. Коммунизм идеяләренә тугры, ышанычлы кешеләрен.
– Таня шул кадрларның берсеме?
– Нигә? Шулай дип әйтергә дә була. Ул хәтта алдарак йөри, бөтен җирдә доброволец! Холкы шундый.
– Яңа мәктәп алар кулына күчсә, нинди аң-белем таратырлар икән? Иман, намус, әхлакка алар ни рәвешле чакырачак? Мөгаллим бар булмышы белән шәкертләргә үрнәк булырга тиеш түгелме? Әллә нинди идеягә тугрылык кына таләп ителәчәкме?
– Тел төбеңне аңламыйм, сеңелкәш.
– Кызыл командирның любовницасы безнең кызларыбызга гаилә, мәхәббәт турында нәрсә сөйләр икән соң?
Тик торганда, Шәйморатның яңагына чаптылармыни! Шулай да үзен кулга алырга тырышты.
– Ә нишләп «любовница» дигәнгә ул тиклем басым ясап әйтергә кирәк?
Фәйрүзә иренен тешләде, сынаулы карап алды.
– Чөнки безнең якта әле ул сүзнең башкортчасы юк. Килер заман, сүзе дә табылыр. Килер заман, кызларыбыз ниндидер түрәләрнең любовницалары булулары турында мактанып сөйләшерләр. Килер заман, башкорт үз телендә укуны бәхетсезлек санар. Шул уйларны ерып чыга алмам сымак…
– Нишләп бөтенләй бушны сөйлисең?! Моны бүтән берәү булса, «коткы тарату» дип әйтәчәк! Без гегемон урыс халкының иң әйбәт сыйфатларын, мәдәни үрнәкләрен генә алачакбыз.
– Ләкин нинди сыйфат, нәрсә файдалы – моны сез хәл итмәячәксез. Әле дә чапкыннар килеп тора. Алар нәрсә куша, шул сезнең өчен хакыйкать булачак. Сезгә баш ватарга ирек куелмаячак, идеягә тугры иптәшләр!
Шәйморатның күзендә ачу уты кабынды. Кинәт кенә нәрсә дип җавап бирергә белмәгәч, йодрыклап тәрәзә төбенә сукты.
– Сүндер патефоныңны! – дип җикерде. Бүлмә эче тып-тын булгач, тешен кысып әйтеп куйды:
– Усал син.
Фәйрүзә җавап кайтармады.
– Юк, усал түгел, акыллы син. Бу телең аркасында һаман исән-сау йөрүең гаҗәп.
– Айбалта минем баш очында йөри, тик үңәчкә туры китерә генә алмый.
Шәйморат, кесәсенә кулын тыккан килеш, ишекле-түрле йөрергә кереште. Бераздан тәрәзә каршына килеп басты.
– Мин иртә ятим калдым. Кул арасына керерлек булгач, Калягинның күн заводына урнаштым. Шунда буын ныгыды, армиягә алындым. Фронтта революцион хәрәкәткә кушылдым. Бу юлга аңлы рәвештә килдем. – Шәйморат Фәйрүзәгә йөзе белән борылды. – Мине үз идеяләремнән кире дүндерер көч юк.
– Мин беләм.
– Сине дә.
– Мине дә.
Шәйморат чыгып китте.
Ул кире кайтканда, эңгер төшкән иде инде. Ихатада тагы патефон көе яңгырый. «Мин кайтуга әллә юри куйды инде!» Эчкә үтте. Юк, көй Әдһәмнең бүлмәсеннән ишетелә. Әллә тәлинкә куеп, икәүләшеп тыңлап утыралармы? Шәйморатның кинәт эче янып китте. Җан көченә ишекне этте дә атылып Әдһәм янына барып керде. Аның шулай ажгырып бәреп керүенә Әдһәм дә аптырап китте. Юк, бүлмәдә бүтән берәү дә күренми! Шәйморатның эченә җылы йөгерде. Шулай да каты гына эндәште:
– Нишләп утыруың?!
– Әй агай, менә тыңлыйм да уйланам…
– Күп уйлана башладың. Әлегә тиклем бер инициатива күрсәткәнең юк! Кушканны гына үтәргә син йомышчы малаймыни? Иртәгә Аргынбай, Галиәкбәр авылларына китәсең! Яшьләр синең кулда! Эшнең нәтиҗәсе кирәк! Җитте сиңа!..
Чыккач, күңелне үкенү тойгысы биләде. «Чамасызрак бәрелдем шикелле, шайтан алгыры. Фәйрүзәгә дә каты гына әйтелде…» Хәзер Шәйморат, кызны эзләп, бүлмәләр буйлап китте. Аны «лазарет»та барып тапты. Сәкедә авыру баланы кочаклап ятканын күргәч, гаҗәпләнүдән күзләре зур ачылып китте. Фәйрүзә егеткә борылып карады да пышылдап кына эндәште:
– Өши, нык өши… Әзрәк аруланып килә.
Шәйморат, үзенең кызу холкына үзе аптырагандай, баш чайкады да чыгып китте.
* * *
Ул үзенең эчендә ике тойгы көрәшкәнен белә. Бер тойгы революцион уяулык, сыйнфый дошманга аяусыз булуны таләп итә. Икенче тойгы беренчесен кире кага, сокланырга, яратырга чакыра. «Ул нинди изүче сыйныф вәкиле булсын? Әйт, кем аннан явызлык күргән? Бөтен авыл диярлек рәхмәтле ләбаса!» «Ярамый, синең тойгыларың бөек максатыңны вакламасын, югыйсә нәрсә өчен яшәгәнсең, нәрсә өчен көрәшкәнсең – барысы да пыран-заран килүе ихтимал. Алай гына түгел, син бит үзең дә башкаларны алга, яңа корылышка әйдәүче! Большевиклар партиясенең ышанычлы коралы!»
Яңа гына кантон комитетында булып кайтты. Нәкъ ул эш алып барган төбәктә крәстиәннәр оеша, яңа властька ышана бара. Моны басым ясап күрсәтте югарыдагы иптәшләр. Аларның җылы сүзе күңелдәге ышанычны ныгытты. Үзәктән кайтып барышлый Шәйморат үзенең Фәйрүзәгә бөтенләй битараф икәненә ышана иде. Хәтта күңеле нечкәргән чакларын исенә төшереп, аптырап баш чайкап куйды. Үкенгәндәй булды. Шулай итеп яңадан – көрәшкә! Ул ниткән күңел нечкәрүе? Себер ягында әнә нинди аяусыз көрәш бара. Ә ул? Ул, тфү… Бүген ул үзе яшәгән төбәктә Совет властен ныгытып кына дошманны җиңүгә лаеклы өлешен кертәчәк! Бүтән юл юк!
Авыл Советы бинасына, ягъни мәрхүм старшинаның өенә, ул шундый уй-кичерешләр белән кайтып керде. Йортта Фәйрүзә генә күренә. Егет тавыш-тынсыз гына эчкә үтте. Хуҗабикә аның кергәнен сизми калды. Фәйрүзә билен буып торган юка гына күлмәктә башын кырын салып ихлас итеп чәчен тарый. Сокланулы карашын кыздан аера алмаган элекке краском туктады да калды. Күңелен тагы ниндидер якты, куанычлы тойгы били башлады. Тукта! Командир йомшарма, буынсызланма! Тизрәк үтеп кит бу тирәдән! Нәкъ шул мәлдә Фәйрүзә ялт итеп артына борылды. Күзләре тагы нурланып киткәндәй, йөзе шундый алсу, күрәсең, мунчадан чыгып кына килүе. Ул егеткә карап оялчан елмайды да җәһәт кенә йөзен яшерде. Шәйморат, абына-сөртенә, өскә менеп китте. «Вәт шайтан, вәт шайтан…»
– О кадерлем! Кайттыңдамыни? Мин сине бүген кайтыр дип уйламаган идем!
Монысы инде Татьянаның тавышы. Бәй, нишләп әле үзгәреп киткән? Күлмәк киеп алган бит! Шәйморат аны беренче мәртәбә күлмәктә күрүе. «Дөнья революциясе җиңми торып, өстемнән гимнастёрканы салмаячакмын» дигәнен бик яхшы хәтерли. Күлмәк кенә түгел, хәтта иңенә юка шәл япкан. Фәйрүзәнең шәле! Кешенеке булса да килешә үзенә!
Шәйморатның күтәренке кәефтә икәнен аңлап. Таня, кочагын җәеп, егеткә таба атлады, муеныннан кысып кочаклап алды. Шәйморат аны үзенә ныграк кысты. Шулчак Танядан егеткә генә таныш бал исе килеп бәрелде. Төхвәтов кызны читкә этеп җибәргәнен сизми дә калды. Таня шаккатып аңа төбәлде.
– Нишләп син кеше әйберен ябындың? А ну-ка салып ыргыт!
– Шушы шәлгә томырылып карап алганыңны күргәнем бар, кадерлекәем. Ә миндә ничек? Шәп бит! Килешә! Тик син генә килештерерлек итеп ярат! Мине!..
– Таня, шайтан алгыры! Синнән башка тагы кемне күргәнем бар!
– Тс-с… Шаяртам гына…
Тегенең шәлен салганын да көтеп тормыйча, Шәйморат үзе сыдырып тартып алды, атып бәрде. Шәл, йомшак кына тирбәлеп, утыргычка сарылды.
Шәйморат, Таняның изү төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, караватка алып барып салды. Менә шулай! Танядан да якын, аны ныграк аңлаган кем бар дөньяда? Нигә ул һич юк белән баш катыра? Янындагы затның йөзе, сыны аңа иң якыны лабаса! Бил каешы хәтта күкрәк читлеген дә буа башлагандай тоелды. Шәйморат каешны салып ыргытырга калкынды, күзе ирексездән утыргычта яткан шәлгә төште. Шәл аннан көләме, әллә шелтәлиме? Бар дөнья тоныкланганда нигә шултикле балкып китте соң? Бөтен бүлмәдә берүзе, бер шәл! Шәйморат сикереп торып утырды.
– Таня, мин сиңа әйттем бит! Орынасы булма кеше әйберенә! Син нишләп гел миңа карышасың?!
– Тынычлан, дурак! Хәзер тышка атып бәрәм!
– Юк инде! Кешедән тартып ал да, хәзер атып бәрәмме?! Кагыласы булма! Кешенекенә тотынма!
Шәйморат шәлне алды да дөбер-шатыр аска төшеп китте.
Ике кулы белән башына ябышкан Таня караватта утырып калды.
– Моннан да ахмаграк адәмне күргәнем булмады! Инде ничә ай түшәккә якын да килми. Шуны үзе беләме, әллә бөтенләй иссезме? Ну кабахәт! Шәл, имеш!.. Кабахәт! Ай, кабахәт!
Шәйморат йөгереп төшкәндә, Фәйрүзә чәчен үреп тора иде. Егет якын килү белән, кинәт кенә туктады. Бер-берсенә карашып тордылар. Кызның ачык, ихлас йөзендә аптырау галәмәте хасил булды. Шәйморат ипләп кенә Фәйрүзәгә шәлен сузды. Аннан исенә килгәндәй, тиз генә ике куллап тотты да иңенә салды.