скачать книгу бесплатно
– Бу шәл сиңа килешә. Бүтән берәүгә дә бармый. – Борылып китә башлагач, янә тукталды. – Син… Син бит дөньяда берәү генә. Дөньяда берәү генә…
Ул тышка чыгып китте.
Шәйморат янында яткан көрәкне алды да кызу-кызу җир казырга кереште. Әдһәм утырган түмәреннән калкынмакчы иде, ләкин, тыны кысылып, кире утырды.
– Шәйморат агай, нишләвең бу?
– Соң менә бит багана авып ята! Кире утыртып, капкасын рәтләргә кирәк. Ни пычагыма буш чакта тик утырырга?
– Мин бит… Минем хәл белән, агай…
– Утыр, хәбәреңне сөйлә! Тик агаеңнан көлүеңне ташла!
– Ну, үзеңдә көч бар да соң, агай!
Ул арада өйдән Фәйрүзә килеп чыкты.
– Нәрсә эшлисез ул? – дип, ни өчендер, Әдһәмнән сорады.
– Ныгытырга кирәк, ди. Әнә төшкән киртәләрен кагып куймакчы.
Фәйрүзә, артына борылып карый-карый, кире өйгә кереп китте. Эшләп йөргән Шәйморатка һаман чолан тәрәзәсеннән күз салгалады. Киртәләрне кага башлаганын күргәч, эченә җылы керде. «Мәрхүм агайларым шикелле, уңган. Алар да әтиемә ияреп, эшкә ажгырып, кинәнеп ябыша торган иде… – Күзенә яшь җыелды. – Әй Ходаем, шушыңа тиклем старшина өенә кемнәр генә килеп китмәде, кемнәр генә аны җимерергә, ватарга тырышмады. Казыгын булса да, суырып-йолкып алып китә торганнар иде. Ярый әле, туган-тумача, изгелекле күршеләр ярдәмләшеп торды. Ә мондый ярдәм – беренче мәртәбә!» Фәйрүзә елмайды. «Ул агаемнарга охшаган…»
Ләкин нишләптер күз алдына утлы карашлы Касыйм килде дә басты. «Ул Касыймны хәтерләтә ләбаса…» Фәйрүзә сискәнде. Тагы чолан тәрәзәсенә якын килде. Юк, алар икесе ике төрле, төс-башлары да охшамаган. Шулай да ни өчен Касыймны искә төшергәндә, кинәт Шәйморат күз алдына килеп баса. Ә Шәйморат дигәндә, Касыйм турындагы хатирә йөрәкне сызып үтә? Фәйрүзә тамагына төелгән төерне йотты. Ә бит ике ир-егет арасында охшашлык бар. Шәйморат та Касыйм шикелле кызу. Үзләренә булган ышаныч, алдашмау… Болар – көчле шәхескә хас сыйфатлар, шул ук вакытта нәкъ шушы сыйфатлары андыйларны һәлакәткә ашыктыра. Аларны тыныч тормыш очраштырган булса, мөгаен, бер-берсенә ышанычлы дус, терәк булырлар иде. Ә бүгенге заманда… Фәйрүзә авыр итеп көрсенде.
Тегендә үз уена батып эшкә күмелгән Төхвәтов башын калкытты. Әдһәмгә карады.
– Мин хәзер нәрсә өчен яшәгәнемне беләм.
– Нәрсә өчен көрәшкәнемне диген, агай!
– Көрәшү?.. Юк, кем өчен яшәгәнемне беләм!..
– Әйдә, агай, менә бу багананы тотышыйм, югыйсә… Шулай да хикмәтле сүз әйттең! Тик артыгын ычкындырмый тор.
Бераздан лычма тирләгән Шәйморат өйгә килеп керде.
– Сылу, – диде ул карлыкканрак тавыш белән. – Абзар-кураңны да буш вакытта ныгытып куярбыз.
Үзе голт-голт су эчә башлады. Фәйрүзә баскан урыныннан кузгалмады.
– Юк-юк, ныгытырга кирәк, – диде моны үзенчә аңлаган Шәйморат . – Бу якларга солых мәңгегә килде. Инде җимермәбез. Инде дөньяны өр-яңадан төзербез.
Фәйрүзә җавап кайтармады.
– Син миңа ышанмыйсың шул, сылу. Ә мин ничек ышандырырга белмим.
– Мин сиңа ышанам ул, Шәйморат агай, – диде шулчак Фәйрүзә. – Башта алай түгел иде. Син бүтәннәргә охшамагансың. Икенчерәк… Үзеңә бер башкасың.
– Бу сүзең өчен рәхмәт, Фәйрүзә. Менә бит бөтен авыруларым кинәт кенә юкка чыкты да куйды! Шушы сүзеңнән кире кайтмавың өчен, әйт, нәрсә эшлим икән? – Шәйморат елмайды. – Юк, әйтмә, мин үзем беләм.
Өй янына берничә җайдак килеп туктагач, Фәйрүзәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Ул гадәтенчә иске шәленә үрелде. Шул вакытта өстән тәрәзә аша Таня- ның:
– Семёнов! Кадерле дускаем минем! – дип кычкырган ачы тавышы ишетелде. Ныклабрак карагач, Фәйрүзә иң алда торган кешенең бу тирәдә урык-сурык сугылып китүче Семёнов икәнен таныды. Эчкә җылылык үтсә дә, барыбер ниндидер шик калды. Дистә чамасы коралланган кеше ияртеп, нишләп килеп чыкты икән бу якка? Шәйморат та, аның иптәшләре дә юк чак бит әле…
Ул да булмый, авызы колагына җиткән Татьяна өстән дөбер-шатыр килеп төште. Бер кулында – биштәр, икенчесендә – винтовка. Монысы ничек була икән?
– Хушлашабыз, кадерлем! – Таня бер кулын югары күтәрде. – Барышня, Питер большевикларының кайнар сәламен онытма! Мине иптәшләрем көтә! Озын юл көтә!
– Юл?!
– Без, бер төркем доброволецлар, Себерне ак гвардия интервентларыннан азат итәргә китәбез! Моннан соң да тукталмаячакбыз! Бәлки, Америкага барып җитәрбез. Ләкин бөтен дөнья пролетарийлары тантанасын күрмичә тукталмаячакбыз. Перманент революция – менә шул безнең максат!
Таня винтовкасын үпте дә чыгарга юнәлде.
– Тукта! – Фәйрүзә Таняның артыннан иярде. – Шәйморатны?..
– Үзе сайласын – йә сөрсегән авыл, йә безнең арттан – Себергә. Тик шуны бел: бөтен дөнья пролетарийлары революциясе җиңәчәк!
– Шәйморат белән хушлашмый да китеп барсаң үкенерсең бит!
– Беләсеңме мин нәрсә өчен үкенәм, барышня? Шушы төпкелдә череп ятканым өчен! Ничего, бу ерунда! Ул хатаны төзәтеп була! Тагы да менә нәрсәгә үкенәм: иртәрәк туып, француз революциясендә катнаша алмаганым өчен! Немец пролетариаты белән маёвкаларда катнаша алмаганым өчен! Аның каравы бөтен революцион гомерем алда! Мин, Африкага барып җитеп, надан негр крәстиәнен бөек идея белән рухландырачагыма, аларда революцион аң уята алачагыма ышанам! Менә минем киләчәгем. Минем стихиям! Ә тыныч тормыш төзим дигән акыллы сылтау табып, мещанлыкка батканнардан җирәнәм! Шуны да онытма: синнән дә шәп революционер чыгар иде. Уйла, барышня. Әле соң түгел…
Семёнов атыннан төште. Татьяна Дубинина белән кочаклашып үбештеләр. Татьяна да атына атланды. Кызылармеецларның бәләкәй генә отряды «Интернационал»ны җырлап авылдан чыгып китте.
Шәйморат гадәтенчә кич соң гына кайтты. Фәйрүзә яңалыкны әйтер өчен каршы чыкты.
– Таня китте.
– Китте? Кая китте?
Фәйрүзә аңлаткач, егетнең күзе маңгаена менде. Тыңлап бетергәннән соң, бернәрсә дә эндәшмәде. Уйланып басып торды, әкрен генә икенче катка күтәрелде. Ике-өч минут үттеме-юкмы, өстә нәрсәгәдер җенләнеп, дөбер-шатыр килергә кереште. Бу кыланышына шаккатып ни уйларга белми торганда, үзе дөбердәп килеп тә төште.
– Шайтан алгыры!.. Ах, шайтан алгыры! Алып киткән бит, каһәрең! Күпме әйттем мин аңа, кеше әйберенә тимә дип!.. Күпме әйттем!
– Нәрсәне алган?
– Браунинг! Фронттагы каһарманлык өчен бирелде бит ул! Алай-болай гына түгел! Сорап карады, бирмәгән идем! Тәки алып киткән, шайтан алгыры! Шайтан гына алгыры!
Шәйморат, сөйләнә-сөйләнә кызып, ишекле-түрле йөрергә тотынды. Аңа карап, Фәйрүзә тавыш-тынсыз гына көлде. Хәтта күзеннән яшь чыкты.
Таня киткәнгә дә шактый вакыт узды. Шәйморат белән Әдһәм үз эшләренә чумды. Питер кызын искә төшерүче дә булмады шикелле. Чамасыз акырып сөйләшеп, шатыр-шотыр йөргән кыз киткәч, өйдә тыныч булып калды. Әдһәм генә берничә мәртәбә телгә алды: «Ай, бәхетледер ул хәзер! Бер көтү ир өстеннән командовать итеп, аларны революция эшенә рухландырып йөридер. Себердә җир тагы да иркенрәк бит!»
Төш вакытында Шәйморат бер үзе генә кайтып керде. Күрәсең, Әдһәм бүтән берәр эш белән чыгып киткәндер. Власть әһеле чоланда нәрсәнедер дөбердәтеп аударып җибәргәч, Фәйрүзә чыкмыйча булдыра алмады.
– Нәрсә булды?
– Ах, шайтан алгыры… Су дип нәрсәнедер түктем…
– Ярма бит! Хәзер көтеп тор. – Ул егеткә әйрән алып чыгып бирде. Шәйморат аякларын аерып басты да рәхәтләнеп, уртлап әйрән эчәргә кереште. Кинәт Касыйм искә килеп төште. Кәләшенең кулыннан кинәнеп кымыз эчкәннәре бар иде бит… Нинди бәхетле чаклар! Кыз үзе дә сизми елмайды.
– Син әллә миңа карап елмаясың…
Фәйрүзә үзен гаепле тойды, ашыгып җавап бирде:
– Касыймны искә төшердем дә… Нәкъ шушы урында торып тулы чүмечне эчеп бетергән иде.
– Әйрәнме?
– Кымыз.
– Кымыз… Касыйм… Мин бит Касыйм түгел! – Шәйморат борылып та карамый чүмечне кире сузды.
– Шундый яратмый әйттең, Шәйморат агай. Гүя күреп белгән дошманың…
– Юк, минем аны күргәнем булмады. Дөрес, ишеткәнем бар. Яугир буларак, аңа каршы бернәрсә дә әйтмим. Хәтта очрашкан булсак, гәпләшер сүз дә табылыр иде. Ләкин мин үземне икенчеләр белән чагыштырганны яратмыйм!
Фәйрүзә башын түбән иеп эчкә юнәлде.
– Сылу!
Кыз борылып карады.
– Сусыным канмаган икән шул! – Егет чүмечне алды да әйрәнне бетергәнче эчеп куйды. – Мин үземнең өлешне берәүгә дә бирмим! Менә дөнья яктырып киткәндәй булды. Таня әйтмешли, революционермы без, контрреволюционермы, һәрберебез үзебезне хаклы дип исәплибез. Үпкәләмә миңа.
– Таняның ни катнашы? – дип сорамый булдыра алмады Фәйрүзә.
– Ничек ни катнашы? Ул бит кызык фикерләр әйтеп куя торган иде.
– Ә көрәштәшләре белән хушлашмый да чыгып китте. Кызык фикерләрен тыңлар өчен, бер дә артыннан ияреп китмәдең бит әле.
– Тукта, Фәйрүзә сылу, нишләп сөмсерең коелды? Әллә аны искә алу бер дә ошамады…
Фәйрүзә тотлыкты.
– Мин болай гына.
– Мин дә Касыйм турында болай гына. Гафу ит!
Шәйморат чүмечне тоттырды да хәйләкәр елмайды. Фәйрүзә күз кырые белән бер генә карап алды да тизрәк өйгә кереп китте.
Шәйморатның аты урман эчендәге беленер-беленмәс кенә яткан сукмак буйлап бара. Урман һавасы шундый саф, күкрәк тутырып сулыйсың, шул вакытта үзеңә көч-куәт өстәлгәнне тоясың. Ә кошлар сайравы? Бөтенесе бергә күңелгә искиткеч ләззәт бирә. Хәтта шушы тирәдә өзлексез яулар үткәненә, ачлык-кырылыш булганына ышанмыйсың… Бәлки, чынлап та, илдә тынычлык урнашкандыр? Ни өчен бүген Шәйморат табигать матурлыгына игътибар итте соң? Дөрес, элек тә күргәне бар иде, ләкин болай сокланырга теләге дә, вакыты да булмады. Ә бүген күңел үзеннән-үзе куана! Шәйморат атын урман эченәрәк тартты. Һо, бу тирәне гөлҗимеш бакчасы дип атарга була! Авыл тирәсендә гөлҗимешләр чәчәген күптән койган, монда исә балкышып утыралар! Чәчәкләре нинди эре! Ал-кызыл чәчәкләр революция төсе. Бөтен илне ялмаячак чын төс! Шәйморатның кәефе тагы да күтәрелде. Ул шау чәчәк белән капланган куак янына килеп басты. Куе бер ботагын ипләп кенә сындырды. Шуннан атын авыл ягына борды.
Өйгә кергәч, туп-туры Фәйрүзә янына юнәлде.
– Әссәламегаләйкем, бөтенесе дә иминдер бит? – диде, ботак тоткан кулын аркасына яшерде.
Фәйрүзә кулындагы китабын куйды да егеткә карап оялчан елмайды. Шәйморат нурлы күзләрдән рәхәтлек, куаныч кичерде. Бернәрсә дә аңламыймы Фәйрүзә? Аңламаганга гына салышамы? Касыймның урынын биләр берәү дә юк, диме икән? Нәрсәләр кичерә, нинди уйлар дәрьясында яши? Аның һич тә начар кеше түгеллегенә ышанмыймы? Ни өчен гел читкәрәк тайпылырга тырыша? Яшь бит ул. Шундый яшь! Бөтен халыкны ялмаган хәвефтән кем саклар да кем яклар? Шәйморат аның мәхәббәтенә лаек түгелмени?..
– Бу матур чәчәк – җәй бүләге! – Шәйморат күзен Фәйрүзәдән аера алмаган килеш, кадерле гөлҗимеш ботагын аңа таба сузды. Аптырап китте сылукай. Көтмәгән бүләк бит… Ләкин сокланулы караш түгел. Шәйморат кулына карады. Бәй, балкып торган чәчәкләре кая булган, шайтан алгыры! Яфраклы ботак торып тора, имеш… Фәйрүзә ул арада «бүләк»не алды.
– Рәхмәт! Син әйткәнчә булсын, Шәйморат агай.
Егет аптырап аяк астына күз салды. Эре таҗлар идәнгә сибелгән! Тиктормас шаян малай шикелле шулай нык болгап торды микәнни? Аркасына суккалаган иде шул дулкынланудан…
– Шайтан! Минем берәүгә чәчәк бүләк иткән юк иде!..
– Ә минем берәүдән дә чәчәк алганым юк иде…
Икесе дә елмайды.
– Менә бу гөлҗимештә, чынлап та, бал тәме бар, – диде Фәйрүзә.
– Ә нигә монысында?
– Чөнки ул урманда, иректә, үз асылында үсә. Матур бүләк…
Бу сүзләр күңелгә бал булып тамды.
– Менә шушы өйдә кемгәдер бүләк бирермен дигән уй башка да килмәгән иде.
– Ә мин алырмын дип…
Фәйрүзә башын иде дә чыгу ягына ашыкты.
– Фәйрүзә!
Кыз сискәнде. Шулчак егет аны ике терсәгеннән җиңел генә күтәреп алды да таҗлар өстенә бастырды.
– Мин сине кәләшлеккә сорыйм! Хәләлең булырга рөхсәт ит!
Фәйрүзә коелып төште.
– Юк-юк… Ул бит… Ничек инде?.. – Тагы нәрсәдер диде. Аннан соң, иңендәге яулыгын башына япты да тизрәк ишеккә таба атлады.
– Мин сине ашыктырмыйм, Фәйрүзә. Тик шуны бел: күпме кирәк, шулкадәре көтәчәкмен… Ут-суны кичкән, дөнья күргән кеше мин, буш вәгъдәләр бирмим. Бары бер нәрсәне генә хәтереңдә тот: исән чагымда сиңа тырнак очы белән дә кагылган кеше булмаячак.
Фәйрүзә кинәт тукталды. Бераздан аның җай гына әйткән сүзләре ишетелде.
– Мин аның шулай икәнен беләм.
Шәйморат тамагындагы төерне йотты. Фәйрүзә әкрен генә егеткә таба борылды.
– Теге вакытта Алпарский әфәндене син бит ашыктырып алып чыгып киттең, «ярлы-ябагай күрергә килгән», дип. Шундый куанып тышка атылды… Чынында, син аларны үзең җыеп алып килгәнсең.
– Кем әйтте моны?
– Әдһәм. Шуның өчен рәхмәт сиңа, Шәйморат агай. Тик… – Фәйрүзә идәнгә төбәлеп нәрсә турындадыр бик нык уйланды. Әйтергәме-юкмы, дип тә икеләнде бугай. Аннан соң, анык кына карарга килмичә, чыгар якка юнәлде.