скачать книгу бесплатно
Синең вөҗдан,
минем вөҗдан эше
сынау үтә кешелек алдында.
1962
Диңгез ярында
Таң нурлары төшә,
вак дулкыннар
җемелдәшә…
Диңгез, синсез
ничек яшәгәнмен
бүгенгәчә.
Рәхәт
дулкыннарда чалкан ятып
күк гизүе.
Йөрәкнең дә була
ялга талган
бер мизгеле.
Нинди матур дөнья,
нинди тыныч
җир-күгендә!
Кояш бата.
Ай нурлары –
кызлар керфегендә.
Күкне җирдән аерып,
кинәт
кара
болыт ятты.
Дулкын ярдан купты,
болытларга
ташлар атты.
Төне буе
диңгез шавы изде
төш аралаш.
Мин уяндым,
тәрәз ачып
тәүге нур карагач.
Юеш комнан,
авыр атлап,
ике солдат бара.
Арган дулкын
солдат итегенә
башын сала.
1962
«Бер исә җил, бер тына…»
Бер исә җил, бер тына,
күк йөзе болыт кына.
Болытлар кичәр идем
искән җил булып кына.
Җил исә дә гел исә,
агыла болытлары,
тагыла болытлары…
Үтәргә иде ары.
Болытлар алып килсәм
күгеңә синең, иркәм,
япма тәрәзәң иртән,
болытлар белән килсәм.
Яшенле яңгыр кирәк –
таралсын кара болыт.
Кавышсын ике йөрәк,
яшенле чаткы булып.
Карасаң тәрәз ачып,
җил-яшен тынгач кына, –
табарсың яшен ташын
суынгач, сулгач кына.
1962
Поезд бара
Поезд бара,
поезд бара.
Кара диңгез
кала, кала…
Омтылгандай
хушлашырга,
дулкыннары
ярга кага.
Поезд бара,
таулар яра.
Кыя ташлар
кыелып кала.
Алда дала,
янда дала.
Көнбагышлар
көнгә бага.
Күмер таулар
кинәт калка.
Тау-тау байлык
илдә арта.
Поезд илтә
кемне кая –
кемдер бара,
кемдер кайта.
Көн дә, төн дә
тормыш бара,
әй, юлаучы,
йоклап калма!
Юллар чаба,
сулар ага,
якыная
ерак ара.
Ике якта –
миләш, балан.
Хушыгыз, хуш,
пальма, банан!
Башка диңгез
дулкынлана:
бодайлар
баш иеп кала.
Манаралар
ераклардан
үрелеп карап
каршы ала.
Тәгәрмәчләр
җырлап бара:
бәхетне кем
кайдан таба.
1962
Кыш үтмәгән әле
Кыш үтмәгән әле,
йомшак җилләр
яз хисләрен инде уята.
Алтын көзге белән ирештерә,
кояш көлеп карап куя да.
Тау түбәсе нейлон тунын салган,
бер елмаеп кояш назлауга.
Кырлар исә
яшел уҗымнарын
ябып саклый –
әле яз алда.
1963
Елга ага
Ярларына тулып, елга ага,
яулыгымны салдым юарга.
Яшь киленнәр төшә кер чайкарга,
таң атканда, кызлар су ала.
Саф гәрәбә кебек су ага.
Каплар булса юлын карлы бозлар,
ярсына да елга, болгана.
Кар сулары белән җыен чүп-чар
агып төшә язын елгага.
Җир яшәрә – елга болгана.
Тормыш!
Син дә Идел-елга кебек,
ярлар тулса, ярып яңасын,
бозлар туңса, ватып,
кайнап, ярсып
агасың да һаман агасың,
агым көчен кайдан аласың?
Бу дөньяның әле азмы кере?
Җыйсаң, булыр иде сазлавык.
Саф гәрәбә кебек чишмәләре
ургып чыга, тау-таш актарып.
Елга ага һаман сафланып.
Суга төшсәм, чылтырап аккан чишмә
сорый иде: «Сеңлем, ни йомыш?»
Шул чишмәнең саф тамчысы булып,
агымыңа чыгыйм, әй, тормыш!
1963
Күзләреңдә
Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,
яшердеңме,
йә син түземме? –
Тутырып карау белән,
күзләреңнең
иң түрендә күрдем… үземне.
Күзләреңдә синең диңгез төсе,
диңгез холкы –
ярсый, карая,
Ә кайчакта, ярларыннан ташып,
дулкын бәреп керә арага.