скачать книгу бесплатно
Әллә җәй бу, әллә кыш.
Берәү аңлый, берәү каргый,
аяк тала, йөрәк армый.
Һәр борылыш – сөенеч,
әллә бәйрәм, әллә эш.
Бер югала, бер табыла,
бер еракта, бер янымда, –
кояш кына бата кич.
…Әллә өн бу, әллә төш.
«Бозлы диңгез ятса арабызда…»
Бозлы диңгез ятса арабызда,
эретер иде кайнар хисләрем.
Карлы таулар булса, мәхәббәтнең
канатлары белән кичәрмен.
Юллар, еллар безне аерсалар,
йөрәкләргә алар киртәме?
…Бер сукмактан йөреп очрашканда,
туктап кул да бирми китәмен.
Күзләреңнең сихри нуры сүнәр,
караларын түгеп карама.
Очып, йөзеп, атлап чыгалмаслык
кеше язмышы бар арада.
«Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем…»
Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем,
Йокысыз таңнарым, кичләрем…
Кайларда кышлады, кайларда җәйләде
хыялда сакланган төсләрең?
Ә хыял канатлы, ябуны яратмый.
Кошларга киңлек бир, югалмый.
Кундың да, очтың да, тотарга кыялмыйм,
бәхетме, әллә син хыялмы?
Ә бәхет түгәрәк,
килә ди тәгәрәп,
туп итеп уйнарга, чөяргә…
Очасың, төшәсең, туктама, тәгәрә.
Кояшы артыннан җир калмый иярә.
Кайсыннан алыйм да,
бирим соң кайсына, –
берәүнең бәхете – берәүнең кайгысы.
Кайгыны бүлешәм, шатлыкны өләшәм.
Ә бәхет бүленми, ник аның яртысы?
Торналар очалар,
торырга кушалар.
Җыр белсәң, кошка бир, таратыр.
Кешедән качырган,
эченә яшергән
сукыр ут саргайтыр.
Чаткылар уйнасын,
йоклаган уянсын, –
мин күккә йолдызлар чөям.
Сүнсә дә, нур калсын.
Көл түгел, җыр калсын, –
янам мин, сөям.
«Болытларны ярып, нидер үтте…»
Болытларны ярып, нидер үтте,
әллә яшен, әллә аҗаган.
Табылмаган, танылмаган уктай,
йөрәгемә нидер кадалган.
Кузгата да, сызлата да сыман,
җәрәхәт тә кебек, түгел дә.
Көе табылмаган, язылмаган,
җырланмаган җырдай күңелдә.
Сызлаган да булды, эзләгән дә.
Ул чакларны инде оныттым.
Эзләгәндә түгел, сизмәгәндә,
юлларыма нигә юлыктың?
Сизелмәгән, әле бизелмәгән,
өзелмәгән гөлләр кирәкме?
Күз күрмәгән гөлнең энәседәй,
нидер чәнчеп тора йөрәкне.
«Синең куллар белән минем куллар…»
Синең куллар белән минем куллар,
синең юллар белән минем юллар,
очрашса да, бергә үрелмәс.
Саумы, диеп, кемнәр кул бирмәс.
Ә мин кулым бирәм, син сузганда.
Ә мин өнсез булам, син узганда,
йөрешләрең әллә тылсымлы.
Очрашулар безнең бик соңмы?
Үзем кулым алам кулларыңнан,
үзем күзем алмыйм юлларыңнан,
булыр төсле берәр могҗиза.
Көн артыннан шулай көн уза.
Ә мин сыныйм акыл белән хисне.
Баскан җирдә карлар эрер төсле…
Йөрәк каты тибә, тиз эремәс.
Күзләреңә туры карасам да,
эчләремдә утлар кайнаса да,
кулым салкын булыр, сиздермәс.
«Чәчләреңне тарар идем…»
Чәчләреңне тарар идем,
күзләреңә карап.
Алар көзге көндәй соры,
болыт сыман кара.
Беләм бит мин ул күзләрнең
иң бәхетле чагын.
Тирбәндереп, сискәндереп
карарлармы тагын?
Кояш кебек кирәк миңа
яздай якты йөзең.
…Атналары бик тиз уза,
бәйрәмнәре – озын.
Отыламы, онытыламы
язылмаган җырлар?
…Иңнәремә салынмаган,
кагылмаган куллар.
Серләреңне белер идем,
күзләреңдә – томан.
Алар бүген ерактагы
кара урман сыман.
«Кашларың кыйгач» дигәннәр…»
«Кашларың кыйгач» дигәннәр
чәчеңне үрмәсеннәр.
«Башларың ялгыз» дигәннәр
яшеңне күрмәсеннәр.
Гөлләргә тиңләсеннәр,
алларга тиңләсеннәр.
Арага кергәннәре дә
яраңны күрмәсеннәр.
Сагышлар йөздә чагылса,
әйдә, бер сөйләсеннәр!
«Сагына» дисә дисеннәр,
«ялына» димәсеннәр.
1964
Йөрәк җыры[3 - М. Имашев музыкасы.]
Тиңләр өчен серле күзләреңә,
күк йөзеннән йолдыз эзләдем.
Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә,
ятка калганыңны сизмәдем.
Ян син, йөрәк, ян син, ян көчлерәк,
ялкыннарың бер чак сүрелер.
Янган мәхәббәтем очкыннары
йолдыз булып күккә сибелер.
Караңгыда юллар эзләрсең дә
йолдызларга карап табарсың.
Сызылып кына йолдыз атылганда,
өзелеп сөюемне аңларсың.
1965
Яңгыр килә
Яңгыр килә, яңгыр килә
кара урман буеннан.
Явар түгел, кояр яңгыр –
күк болытлар куерган.
Яңгыр килә, яңгыр килә,
юл өстендә – ком-тузан.
Әйдә, бер яу, җәйге яңгыр,
ком-тузаннан тын кысан.
Яңгыр килә, яңгыр килә,
күк күкрәтеп, яшенләп.
Узма, яңгыр, җил уйнатып,
явар булсаң, яу чынлап.
1965
«Ымсындыңмы, күңел?..»
Ымсындыңмы, күңел?
Актыккысы.
Ахыргысы булсын. Соңгысы.
Очып барган идең каршысына,
Сынып килде Амур сөңгесе.
Сөюемне яклап яуга чыксам –
каршы сөңгеләр юк,