скачать книгу бесплатно
Орды-сукты, җырды китте ул арадан.
Үз куркуын басар өчен кага-кага,
Ул да хәзер атлап килә алга таба.
Менә, малай, чыга башлый командалар,
Очы да юк, кырые да… ага алар.
Әйтерсең лә җир ярылган, ишерелгән,
Чишмәмени ургый идән тишегеннән.
Купкан бүген Бәрәзәнең бар тычканы,
«Озатабыз хаҗга, – диләр, – Мырау ханны!»
Әй күп икән тычкан дигән бу мәлгуньнәр,
Бардыр болар – йөзләр түгел, ничә меңнәр!
Кая меңнәр… ялган булмас йөз мең дисәм,
Килми калса калгандыр тик Көсәм-Мөсәм…
Килә болар бар да татлы елмаешып,
Бар да яхшы туннар кигән куанышып,
Куштаннары боргалана биеп-биеп,
«Шөкер әле, бу көнне дә күрдек!» – диеп.
Музыкантлар өрә ярык быргыларын,
Урты шартлап чыга дирсең угрыларның!
Әй чыелдый сыбызгысы, быргылары,
Кайберсенең тик сызгыра борыннары.
Әмма дә бик шәп чыңлата калайлары,
Янда тыр-тыр йөгерә тычкан малайлары.
Хәтта чебен тыз-быз килә тәрәзәдә,
Бу нинди хәл купкан дирсең Бәрәзәдә!
Бара торгач, тычкан белән амбар эче
Тулып калды, карар җир юк идән өсте.
Бер баш тычкан чүмеч төбе кагу белән,
Бөтен мәйдан тынып китте менә бердән.
Күрә бар да – теге башта, әнә алда
Утырып тора мескен генә Мырау анда.
Мыраумы шул? Кара, нинди булып калган!
Өстә – яшел бохар чапан, зур чалмадан.
Ул чалмадан авыр башы бөгелеп төшкән,
Әйтерсең бу – песи түгел, гөмбә үскән.
Бу дөньядан киткәч аның күңеле бизеп,
Кара, ничек йөзенә чыккан бер изгелек!
Мәҗүс[15 - Мәҗүс – әлләничәаллага, табигатькә ияләргәтабынучы.] түгел, булган хәзер хак мөселман,
Күр, тәсбихе[16 - Тәсбих – дисбе – 33 яки 99 төймәле бау.] чыгып тора җиң очыннан.
Мыеклары сәлперәгән алкы-салкы,
Булып калган бөкре генә мәчет карты.
Ул әле, ди, кырык бер көн ураза, ди,
Булыр-булыр, көне-төне догада, ди.
Үзе теләп ташлаган, ди, түрәлеген,
Йә, кем шуны эшли ала? Күр әле бер!
Бу кем хәзер? Булган бу бер изге ишан,
Ышанмасаң, әнә үзең күр дә ышан.
Тычканнарга карамый да күзен ачып,
Бик иелгән. Күреп булмый йөзен ачык.
Тик кыбырдый ирене генә медер-медер…
Чү, дәшмәгез… Дисбе тарта, укый нидер.
Моны күреп, күзен алмый Мыраубайдан,
Сокланышып тып-тын калган бөтен мәйдан.
Менә шунда башларына табак тоткан —
Тезелешеп алга килде сигез куштан.
Табакларда – тау-тау иске эремчекләр,
Каткан-коткан прәннекләр, йөземчекләр.
Әнә ничек сибелеп калган ярмалардан
Кәндитерләр пешергәннәр алар аннан.
Бердән алып табакларын командага,
Мыраубайга тәкъдим итте алар анда.
Мырау бары бер карады күзен кысып,
Иренен генә кыбырдатты рәхмәт укып.
Аңамы соң – шушы кадәр зур суфига –
Нәфсен сузу шушы хәтле тәмле сыйга!
Изи бары кулы белән: «Бәхилме?» – ди.
Кая булмау, без аңардан бәхил инде.
«Бәхилме?» – ди – икенче кат тагын ымлый,
Тычкан халкы күңеле йомшак, бар да елый.
Тагын ымлый – «Якын кил», – ди бер тычканга,
Чараң бармы якын килми ул кушканга?
Сөя аны аркасыннан сыйпап суфи,
Тырнагы юк… шундый йомшак-йомшак сыйпый.
Курку катыш җем-җем килә нәни тычкан,
Үзе шүрли, үзе көлә, менә куштан!
Нинди бәхет, нинди рәхәт, ни зур бүләк –
Зур түрәдән күрү шундый хәтәр хөрмәт!
Мәҗлес шулай һәйбәт, матур бара иде,
Бу эш шулай тарих булып кала иде,
Менә шунда кинәт нидер тынып китте…
Мырау торды, аңа бөркү булып китте.
Якын килеп теге идән тишегенә,
Арты белән басты амбар ишегенә.
Салып куйды өстендәге киң чапанын,
Астан күзе никтер чагылып китте аның…
Зур чалмасын баштан кагып төшерде дә
Тыгып куйды аны идән тишегенә.
Тыгып куйды… Тукта, нигә? Бу эш ничек?
Анда бит ни… төшәргә юк бүтән тишек!
Менә шунда песи бүтән булып китте,
Кинәт аның мыеклары торып китте.
Булып китте нәкъ элекке Мырау төсле,
Койрыкларын җиргә сукты елан төсле!
Ай, бу нәрсә? Әллә шунда атты яшен?
Бөтен дөнья булды китте зәңгәр-яшел!
Уф, йөрәгем! Ут каптымы Бәрәзәгә?
Кара, ничек җәелә уты, зәңгәрләнә!
Юк, бернинди ут капмаган Бәрәзәгә,
Капкан Мырау күзендәге фирәзәгә.
«Мырр-рау!..» – дип, ул җибәрүгә бер кычкырып,