скачать книгу бесплатно
Яле кузгал, әнә хәзер атлыйсың бит,
Шәбрәк йөрсәң, суыртырмын сиңа кәнфит».
Әй урыйдыр, әй сарадыр Мәрьям духтыр,
Булмас, булмас, Мәрьям кебек духтыр юктыр.
Чарачада шулай авырып бер ай яткач,
Терелде бит безнең Мырау, духтыр баккач…
Өйгә керде, мич башына менде мысык,
Әл дә шөкер, сау калдым, ди, тынын кысып.
Бетте хәзер нәүрәп басу моннан болай!
Кая инде ул урлашу! Язма Ходай!
*
Ярый, Мырау бүген шул килеш ятсын.
Әкиятем – песидә,
Песи үзе – мич башында,
Койрыгы – минем кесәдә.
Духтырга алып барам,
Тектереп кайткач сөйләрмен.
ӨЧЕНЧЕ МАҖАРА
Хәйләгә каршы хәйлә: тычканнарның ничек итеп
Мыраубайны аптырашка калдырганы
Менә беркөн безнең песи колак салса –
Чи-чи итә ике тычкан идән аста:
«Әнә күр, – ди, – чирләгән бит Мырау түрә,
Мич башыннан төшалмый, – ди, – шуңа күрә».
«Ятсын, ятсын; рәхмәт укып бичарага,
Без иркенләп чабып йөрик мич арада!» —
Һәм, чынлап та, озак үтми менә шуннан,
Ризван байның өй-йортына тычкан тулган.
Менә беркөн аш өеннән теге карчык
Кереп әйткән Ризван байга, каты ярсып:
«Карале, дим, күпме ятар бездә Мырау?
Бөтен җирдә тычкан йөри урау-сурау.
Ә ул ята иркәләнеп Мәрьямкәйгә,
Бушка ятып картаерга тапкан хәйлә.
Әллә инде бер аягы аксак аның,
Болай булса – асравыңнан асрамавың!»
Ризван әйтә: «Ул әле, – ди, – көндез мырлап,
Ятамыни төннәр буе йоклап гырлап?
Тора икән – әнә бездә тычкан тотсын,
Тотмый икән – адаштырыйк, өйдән чыксын!»
Менә бәла! Йә, нишләсен безнең Мырау?
Җиңел эшме чирле килеш тычкан аулау?
Тормый икән – ул бу өйдән кемгә чыксын?
Тора икән – бу хәл ничек тычкан тотсын?
Уйлый Мырау: «Ни чаралар күрим икән?
Патшалар күк, йә монафис[9 - Монафис – манифест.] бирим микән?
Туктале, – ди, – көч җитмәсә, хәйлә бар ич,
Әй, табалсам, куяр идем бер магарич[10 - Магарич – алыш-биреш сые. Гарәпчәмәхариҗ・ хәреҗләнү чыгым тотудан алынган.]!»
Уйлый торгач, кем тапмый, ди, хәйлә-мәйлә?
Тапкан, ди бит, Мырау да бер шундый хәйлә.
Аны әйтсәм?.. Менә кайда ул әкият! Кыхым-кыхым!..
Бирим микән сезгә сөйләп?
Тотып алган төнлә ул бер тараканны:
«Их, болгаттың син минем, – ди, – кара канны,
Алай да, – ди, – тимим сиңа, бер эш кушам:
Бар, төшеп әйт, монда чыксын барлык тычкан.
Тиз килсеннәр, Мырау түрә үлә, дип әйт,
Үлгәнче, ул бер монафис бирә, дип әйт».
Төшеп әйтсә ул таракан идән аска,
Күр – тишектән бер тычканның башы калка.
Аның арттан – икенчесе, өченчесе;
Чыга торгач, килеп җитте бөтен күче.
Утыра Мырау мескен булып шымып кына,
Аннан сөйли күзен челт-челт йомып кына:
«Нәниләрем, чакыртуым сезне монда
Шуның өчен: үләм, ахры, калмам соңга,
Бик рәнҗеттем сезне, кылган эшләремнән
Кайттым, тәүбә, яздым хәзер тешләремнән.
Зур монафис миннән сезгә: әйдә, биеп
Бер йөрегез бу дөньяда, миннән ирек!
Миннән ирек! Тычкан белән күсе халкын
Азат иттем мәңгелеккә! Тик шул шартым:
Һәр көн саен таңда-кичтә ике кабат
Узарсыз сез минем алдан миңа карап,
Сәлам биреп тезелешеп берәм-берәм,
Шул чагында күңелем булыр минем сездән».
Моны ишетеп, тычканнарым, тәтиләрем,
Күтәрәләр берәм-берәм тәпиләрен:
«Ник узмаска? Бу бик җиңел безнең өчен,
Без узарбыз каршыгыздан иртән-кичен».
Китә болар, койрык сузып, тезелешеп,
«Рәхмәт сиңа, яхшы түрә син! – диешеп. –
Нишлисең бит, ул вакытсыз булган имгәк,
Аңа бездән һәр көн шулай сәлам кирәк».
Менә төнлә эре генә Мырау түрә
Утырып тора. Каршысыннан тезелә-тезелә
Тычкан уза – баш ияләр берәм-берәм.
Мырау безнең сәлам ала: башын игән,
Күзен йомган, утыра үзе шып-шым гына,
Астан күзли арттагысын мыштым гына.
Менә килә соңгы тычкан, баш ия – һап!
Мырау түрә малаеңны тырнакка – лап!
Алдагылар дамбыр-домбыр үтеп бара,
Артта булган эшне сизми китеп бара.
Мырау гына көлеп кала мыек астан,
Иртәле-кич сыя бит ул ике тычкан!
Шул тычканны капкан килеш, Мыраубай да
Күренеп үтә һәр көн саен Ризван байга.
Бай да көлә: бер песигә – ике пилмән,
Мырау абзаң тычкан тота яткан җирдән!