banner banner banner
Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра
Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра

скачать книгу бесплатно

Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра
Нәкый Сираҗетдин улы Исәнбәт

Бәрәзә авылында яшәүче гади генә бер Мыраубай исемле песинең даны ни өчен бөтен дөньяга таралган? Башка песиләрдән ул нәрсәсе белән аерылып тора соң? Зур батырлыклар кылырга дучар ителгән мәчегә ни өчен әлегә кадәр мәдхия җырлана икән?

Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» ы – татар балалар әдәбияты җәүһәрләреннән берсе. Мыраубай маҗаралары беркемне дә битараф калдырмас, чөнки андый батыр песиләр сирәк.

Татарстан Республикасының халык язучысы Нәкый Исәнбәт драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле. Шигъри роман дәрәҗәсендәге әлеге әсәр балаларны битараф калдырмас.

Әсәр 1974 елда дөнья күргән басма буенча (Исәнбәт Н. Мыраубай батыр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 208 б.) яңадан басыла.

Нәкый Исәнбәт

Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра

© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Исәнбәт Н. С., варислар, 2019

© Хаҗиәхмәтов Т. Г., варислар, 2019

* * *

БӘРӘЗӘ ПЕСИЕ МЫРАУБАЙ БАТЫР МАҖАРАЛАРЫ

ӘКИЯТ БАШЫ

Борын заманда,

Аю команда,

Бүре сарык көткәндә,

Төлке тавык өткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Әбиеңнең әбисе

Бәби булып ятканда,

Идел чыккан болактан,

Әкият чыккан колактан,

Мин сөйлием, син тыңла,

Сүзне башлыйм ерактан.

– И-и, карагыз, мич астыннан ни аулап,

Килеп чыкты әнә мәче мыяулап?..

Бу – тик әкиятнең баласы,

Мич башында ята бабасы,

Коймак изә әбисе,

Таба майлый анасы.

Табагачтыр, коймактыр,

Сөйләгәнне тыңлап тор,

Иләктер дә чиләктер,

Колагыннан эләктер.

Мин сөйлим моны Миңлевафа әбидән ишетеп,

Әби откан кыз чагында бер бабайдан ишетеп,

Миннән отып, син сөйлә,

Шаккатсын малайлар ишетеп.

Әкият тыңлаганның зиһене арта,

Сүз сүзне тарта,

Тыңласыннар малайлар да

Борыннарын тарта-тарта.

Йә тыңлагыз, башладым,

Таудан таяк ташладым.

БЕРЕНЧЕ МАҖАРА

Мыраубайның кем булганы, кайда торганы,

ничек аның урынсызга кыйналганы

Сөйлим сезгә, бер дә түгел имеш-мимеш,

Борын-борын замандагы бер кызык эш –

Түгел кырда, түгел тауда, әрәмәдә,

Бу эш булган Казан арты Бәрәзәдә.

Ул авылның әйләнәсе урман булган,

Анда төрле җәнлек-җанвар тулган булган;

Кояш батып ут алдыңмы Бәрәзәдә —

Аю килеп баса икән тәрәзәгә.

Бүре – сутник[1 - Сутник – сотник – йөзбашы. Элекке Рәсәйдәйөз кешегәбаш кешене шулай атап йөрткәннәр.], Төлке – писыр[2 - Писыр – писарь. Элекке Рәсәйдәприказ-указ кебек эш кәгазьләрен кәнсәләрдәкулдан күчереп язучы хезмәткәр. Гел мутланып, ришвәт алып эшләгәнгә фольклорда «төлке писыр» йөри.], Куян анда

Урам йөргән Аю биргән командага.

Күсәк тотып Аю бабаң үткән чакта,

Бәрәзәдә эт тә өрми икән хәтта.

Шунда булган Ризван дигән бер бай кеше,

Асраган, ди, өендә ул бер дәү песи.

Һай, син күрсәң, хәтәр дә бер песи булган,

Койрыклары төтен кебек – үрә торган.

Әгәр аңа син карасаң бинокльдән,

Артка чикми, якын гына – бер метрдан,

Абау, күрсәң, мыеклары – берәр карыш,

Песи түгел, син әйтерсең: бу – юлбарыс!

Инде күзгә бинокльне кире тотсаң,

Син әйтерсең: песи түгел, бу бит тычкан!

Кара нинди бу бичара, кеп-кечкенә,

Кая инде тычкан тоту ул мескенгә!

Әйтмә ләкин моңа карап, бу, дип, кече.

Ул сугышса була икән Бүре төсле!

Кич курыкмый караңгыда, төнлә белән

Базга төшеп, тырнагына тычкан элгән.

Туны да бит юлбарыс күк – юллы-юллы,

Үзе булган бик мәкерле, тирән уйлы.

Утырганда аска карап уйга талып,

Моннан да зур акыллы баш булмас табып.

Өстен-башын тоткан, ди, ул сылап кына,

Мыекны да купшы йөрткән, сыйпап кына,

Үзе көяз, кыяфәте шәпкә күрә,

Исеме булган Мыекбаев Мырау түрә.

Түрәлеге нидә дисәң – шушы булган:

Сөт сөзгәнне карау аның эше булган.

Аш өендә итме соскан, ашмы пешкән —

Асрауларга ул юл башлап йөри икән.

Исемнәре зур булса да ул Мырауның,

Шәп булмаган, әйтсәм, анда хәлләр аның.

Йөрсә дә ул сырпаланып, бәрелә-тибелә,

Аңа берни бирмәгәннәр аш өендә.

Ник дип әйтсәң – хуҗасы бик саран икән,

Үзе тагы укымаган надан икән,

«Бернәрсә дә ашатмагыз, – диеп кушкан. —

Аңа закон: һәр көн тотсын ике тычкан!»

Ике тычкан, ике тычкан… Көн дә тотсаң,

Биш ай тоткач, булып чыга ничә тычкан?..

Тота торгач, беткән куйган ни бар тычкан,

Калганнары, белмим, кайсы-кая поскан.