banner banner banner
Он… / Ул…
Он… / Ул…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Он… / Ул…

скачать книгу бесплатно


Хафиз. Кайчан, дип, хет бүген. (Коча.) Син тик беркемгә дә сиздермә, яме?

Чәчкә. Гарантия 200 процент.

Хафиз. Безнең барудан файда булырмы икән? Бушка гына йөрисе килми бит. Аннан мин синнән өлкәнрәк.

Чәчкә. Нинди карт?! Сыйлый белсәң, всё о’кей будет. Потом, үзеңнән старше кеше белән очень даже заманчиво. Ә калганын я обеспечу. Без бит бик «яхшы» видиклар карыйбыз.

Хафиз. Ярар, матурым! (Yбеп ала.) Килештек! Кайчан икәнен мин үзем хәбәр итәрмен!

Чәчкә. Ферштейн! Тик менә что, җизни: всё это будет, если син баш тартсаң от своей доли, и кул куйсаң, а? Что сиңа стоит, әйеме?

Хафиз (этеп җибәрә). Чего?! Кара син аны, акыллы баш, үзең белдеңме, әллә анаң өйрәттеме? Кара син аны, мин а то хатын тапмыйм. Извини, сине бер үбү өчен байлыктан баш тартырга минем башка тай типмәгән. Кая, бер үбим дә…

Чәчкә. Пошёл ты… (Тәмәкечеләрнең кергәне ишетелә. Чәчкә кухняга кереп китә.)

Хафиз. Ярар, соңрак сөйләшербез әле…

Валера, Ногман керәләр. Ирек чыга, ул кызып алган.

Ирек. «Яшисе килә, яшисе килә, яшисе килә, дуслар…» О-о-о, барысы да җыелган, җыелышны ачык дип белдерик. Саумы, иптәш, товарищ мент? Привет, Валера, нихәл, кооперация күсесе?

Ногман. Яхшы. Фу, сасыган! (Борынын каплый.)

Ирек. Но, но, ирләр исен яратмыйсың. Син нәрсә генә яратасың соң, ә? Ирләр исен юк, хатын-кызны тем более, кхм, сәер… Ә акча исен яратасың. Гафу ит, мин сине кайвакыт кешегә санап атам, син күсе бит әле.

Хафиз. Өлгердең дә, ә?

Ирек. Иснәмә дә, тикшеренмә дә. Хет монда кеше бул. Кара әле, мине тыңласаң, адәм ясыйм мин синнән. Ә юк, сине үзгәртеп булмас. Синең йөрәгең кызыл лента белән кысып бәйләнгән инде. Октябрёнок, пионер, комсомол, коммунист, пенсионер – хенде хох, ха-ха-ха… Вот Валеру ещё можно, а?

Валера. О чём поёшь?

Ирек. Пить будешь?

Валера. Всегда готов! Что у вас за традиции, по-человечески человека не помянешь.

Ногман (чәрелдәп). Диваналанма, Ирек! Әти хакында уйла. Шундый көндә!

Хафиз. Артыгын кыланма!

Ирек. Кыланам? Минме кыланам?! Әйе, кыланам, ни өченме? Чөнки әти минем өчен мәңге үлмәс, ә сез аның үлемен көтеп йөрдегез.

Ногман. Син ни сөйлисең? Ничек оялмыйсың, оятсыз!

Ирек. Оялырга, хы-хы… Мин бит оятсыз. Ә, юк, менә оялдым, кызардым да хәтта, мерси!

Хафиз. Җитте, маймылланма!

Ирек. Алайса, менә нәрсә: алай бик ирләрчә сөйләшәсегез килсә, әйдә, кухняга чыгып керик!

Ногман. Җибәр, мин чыкмыйм.

Ирек. Курыкма, бүген беркемне дә кыйнамыйм. Только, только тыңласагыз гына.

Валера. Нугман, слушайся старших!

Ирек. Валера, айда.

Ирләр, җыйнаулашып, кухняга чыгып китәләр.

Ирек (Чәчкәне, шаярып, кухнядан төртеп чыгара). Бар тизрәк, табынны әзерләп бетерегез дә башлыйк.

Чәчкә. Абыйка, пожалуйста, исермә инде?..

Ирек. Курыкма, матурым. Бүген миңа исерергә ярамый. Нәрсә мине бик кайгыртасың әле син?

Чәчкә. Мин бит сине яратам, абый.

Ирек. Чәчкә, дим!

Чәчкә. Мин гомерем буе Чәчкә инде.

Ирек. Сезгә анатомия укыттылармы?

Чәчкә. Укытсалар соң.

Ирек. Киреләнмә әле, карале, син моны. Яле менә миңа кара әле. Шулай. Анда нәрсә диелгән? Бертуганнар яратыша алмый.

Чәчкә. Без бертуганнар түгел.

Ирек. Без – бер ата балалары.

Чәчкә. Миңа физиология мөһим түгел, о душе предмет интересней.

Ирек. Йә, йә, бик укымышлы икән син. Йә инде, булды инде… Мин дә бит… сине… яратам.

Чәчкә. Яратмыйсың.

Ирек. Йә, шундый елак булмыйлар, булды. Син миңа бик кадерле. Сүз бирәм, бар да яхшы булыр.

Чәчкә. Мин дә бит ул турыда түгел.

Ирек. Ярый, ярый, бар да яхшы булыр.

Кереп китә.

Чәчкә. Апа, апа!

Гайшә (чыгып). Нәрсә чиныйсың, койрыгы кысылган чучка кебек.

Чәчкә. Җыелырга иде. Өстәл әзерләргә.

Гайшә. Хәзер, җаным. (Бүлмәгә кереп китә.) Сәкинә, әйдә, Рәшидә, син дә калма!

Сәкинә чыга.

Сәкинә (Чәчкәгә). Исәнме, сеңлем? Нәрсәләр кирәк?

Чәчкә. Чашкалар да ложечки. А, нет, кухняга үзем кереп чыгам, таба алмассың. Менә, апа, пирогны кисә тор.

Кухняга кереп китә.

Гайшә (бүлмәдән чыгып). Йоклап тормагыз, өйдә чабып йөрергә кирәк.

Сәкинә. Гайшә, алай ук гөрләмә инде, килешмәс.

Гайшә. У-у-уф, нишлисез сез, ә? Yзем белмим мәллә? Әтинең иң уңган, иң яраткан килене идем мин, беләсегез килсә!

Сәкинә. Ачуланма. Тормышларыгыз ничек соң? Күргән дә юк – дөнья куып.

Гайшә. Сөйләмә инде, кооперативка күчкән булып акчасын да күргән юк. Эчә башлады.

Сәкинә. Ничек, Ногман эчми иде бит?

Гайшә. Һай (елап), җаным, хәзер сала. Тавыш та күтәрә башлады, кулы да тик тормый. Акча җиткереп булмый.

Сәкинә. Кит әле, кул саламы? Мин үзем сөйләшеп карармын әле. Акчаны да әйбәт кенә эшлим дигән иде бит.

Гайшә (айнып китеп). Кирәкми. Гаилә эшенә катышма. Гаилә бозарга. Хе, кеше тормышын болгату ансат ул. Совет булдым дигәч тә. Акча эшлим дип алдый икән әле тагын, Ходаем.

Чәчкә, чыгып, кашыклар тезә башлый.

Шул тиеннәрен, оятсыз.

Сәкинә. Кысылмыйм, кысылмыйм, шаулама гына. Бар, әнә чәй алып чык.

Гайшә китә. Эчтән Валераның «Гайшә, айда стопку» дигәне, Гайшәнең «Ә кәкже» дигәне ишетелә.

Чәчкә, син укырга керергә уйламадыңмы?

Чәчкә. Зачем? Миңа и так әйбәт!

Сәкинә. Эшләмисең дә, гомер буе әни җилкәсендә ятарсыңмы?

Чәчкә. И не думаю. Кызыгы юк. Ай, әтидән калган байлык бар. Менә син совет власте буларак (юри мескенләнеп), бәләкәй, төпчек кыз туганыгызга ул акчаларны калдырсагыз, всё о’кей будет. Немножко типтереп яшәрмен дә берәр банкирга кияүгә чыгармын. Чибәрлегем бар, ә! Хи-хи-хи!..

Сәкинә. Кыланма, акыллы гына сөйләш.

Чәчкә. Мин кыланмыйм, менә сез кыланасыз, мин уйлаганымны әйтәм! Ә что толку, в самом-то деле син…

Сәкинә. Ә нишләп банкирга, профессорга түгел?

Чәчкә. Как не понимаешь? Профессорның престижы юк хәзер. Карт булалар тем более. Ә «яңа татарлар» бешеный акча алалар.

Сәкинә. Озак шулай акча сугар дип уйлыйсыңмы?

Чәчкә. Минем гомергә җитәр. Озак яшәргә җыенмыйм.

Сәкинә. Ни сөйлисең, ә?

Чәчкә. А что? Дөньяның бөтен рәхәтен күреп бетерәм дә – а потом что? Искать смысла жизни? Не хо-чу! Сезнең кебек яртышар ел в Верховном Совете бер акыллы фикергә килә алмыйча чокчыныргамы? И вообще, калдырыгыз мине, я не ребёнок! (Кухняга кереп китә.)

Кухнядан Гайшәнең шаркылдаганы ишетелә. Бераздан Гайшә чәйнекләр күтәреп чыга, кәефе күтәрелгән.

Гайшә. Чәй әзер, иптәш депутат. Адәмнәр, җыелыгыз!

Рәшидә чыга.

Сәкинә. Йә, ничек?

Рәшидә. Әйбәтләнә, укол кададым.

Гайшә. Әй, берни дә булмагандыр әле, без хатын-кыз халкы хәйләкәр инде ул.

Сәкинә. Гайшә, җитте инде сиңа. (Рәшидәгә.) Сезнең малай ничәнчедә инде хәзер?

Гайшә китә.

Рәшидә. Унда. Кая гына юл алыр инде. Физикасыннан аерыла алмый.

Сәкинә. Акыллы малай ул. Галим булып китәр әле.

Рәшидә. Сөйләмә булмаганны. Кая инде ул?!

Сәкинә. Алай димә, әллә кемнәр булмый инде аны.

Рәшидә. Бирсен Ходай, шулай булсын. Бөтен юанычым шул. Син кайчан Мәскәүгә китәсең?

Сәкинә. Тагын ике атнадан сессия башланырга тиеш. Yзем дә туйдым инде. Эх, Рәшидә, синең, ичмасам, юанычың бар, малаең.

Рәшидә. Соң, сез дә алып кайтыгыз, тупылдатып.

Сәкинә. Булмый бит. Хафиз башта үзе төшертте, безгә әле бала кирәк түгел дип, ә хәзер үзе китәм дип тә янап ала. Мин аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.

Рәшидә. Ярар, булды, булды, җебемә.

Сәкинә. Соңгы вакытта акчага хирысланып китте. Эшен ташлап, шабашкага китмәкче иде, көчкә үгетләп калдым. Монда килгәндә дә… (Туктап кала.)

Рәшидә. Нәрсә дисең, аңламадым.