banner banner banner
Идегәй. Татар халык дастаны
Идегәй. Татар халык дастаны
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Идегәй. Татар халык дастаны

скачать книгу бесплатно

Идегәй. Татар халык дастаны
Epic, legends and tales

Әлеге китапта фольклор мирасыбызның йөзек кашы саналган «Идегәй» дастаны урын алды.

Дастан Алтын Урда дәүләте таркалуга йөз тоткан бер чорда (ХIV йөз ахыры – ХV йөз башлары) ике тарихи шәхес – Туктамыш хан һәм аның әмире Идегәй арасында барган көрәшне бәян итә.

Ул – халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын шагыйранә илһам белән сугара торган бөек әсәр.

Идегәй

Татар халык дастаны

© Татарстан китап нәшрияты, 2019

Китапта Байназар Әлминев (1909–1976) рәсемнәре файдаланылды

* * *

I. Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне

Борын үткән заманда

Болгар белән Сарайда,

Җаек белән Иделдә,

Алтын Урда, Ак Урда —

Данлы кыпчак җирендә,

Татардан туган Нугай илендә

Туктамыш[1 - Туктамыш (?–1406) – 1380 елдан башлап хакимлек иткән Алтын Урда ханы, Җучи хан нәселе дәвамчысы. Аксак Тимер явында (1389–1395) җиңелә, Тимер Котлыг хан тарафын-нан тар-мар ителә (1398–1399).] дигән хан булды;

Ил булганга ил булды,

Яу булганга яу булды.

Биләгәне кол булды,

Әйдәгәне мал булды.

Сарай дигән каласы,

Сиксән күчә[2 - Күчә – урам.] арасы,

Сары мәрмәр Алтын Таш[3 - Алтын Таш – Сарай шәһәрендәге хан бистәсе.]

Сигез йортка дан булды,

Аларда дан булмады.

Суна[4 - Суна – кыр үрдәгенең сирәк очрый торган бер төре.] тибеп каз алган

Кара лачын Төкле Аяк —

Ау лачыны бар иде,

Тугыз йортка дан булды.

Азамат ир Туктамыш —

Акбүз аты астында,

Лачыны ияр кашында,

Чирүле күлдә кош чөеп,[5 - Кош чөю – өйрәтелгән ау кошлары белән җәнлек аулау, кошны кулдан чөеп җибәрү.]

Дәүран сөргән хан булды.

Ул дәрья да бу дәрья[6 - Ул дәрья дигәне – Җаек, бу дәрья дигәне – Идел, ягъни Иделдән ары – Җаек, Җаектан ары – Сырдәрья дигән сүз.],

Ул дәрьядан Сырдәрья,

Сырдәрьядан Сәмәрканд,

Сәмәркандта утырган

Әмир Бырлас Шаһ Тимер[7 - Әмир Бырлас Шаһ Тимер – Аксак Тимер (Тимерләнк, Тимерлан, Тимур, 1336–1405), Ур-та Азия дәүләт эшлеклесе, полководец, 1370 елдан – әмир, чыгышы белән Бырлас ыруын-нан. Башкаласы Сәмәрканд булган дәүләт төзегән, Алтын Урданы тар-мар иткән, Иранга, Кавказ артына, Һиндстанга, Кече Азиягә һ.б. талау походлары ясаган.]

Туктамышка хат бирде.

Ул хатында бу диде:

«Җаектан ашу Ак Түбә[8 - Ак Түбә – елга һәм түбә исеме. Алтын Урда чорында Иделдән алып Сырдәрьягача булган җирләр Ак Түбә һәм Ак Урда дип йөртелгән.],

Иделдән ашу Күк Түбә,

Күк Түбәдә ак сарай;

Анда утырган Туктамыш —

Ул Туктамыш син булсаң,

Курымны[9 - Кур – кымыз ачыткысы, кымыз төбе.] эчкән син булсаң,

Сине баккан мин булсам,

Тугрына[10 - Тугры – кош кундыра торган агач. Бу сүзнең «тур, тургач» рәвешендә әйтелеше дә очрый.] кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Аны миңа тапшыргыл».

Туктамыштай олы хан,

Укыган соң бу хатны,

Уңына торып бер бакты,

Сулына торып бер бакты,

Эченә суык боз төште —

Туң тимердәй күк булды,

Эченә кызу ут төште —

Сум[11 - Сум яки сом – саф, катнаштырылмаган. Сум акча, сум ит кебек сүзләрдә дә очрый.] тимердәй кызарды.

Кызарган соң ут булды,

Аннан да үтеп ак булды.

Азамат ир Туктамыш

Анда җавап хат бирде,

Ул хатында бу диде:

«Ул дәрья да бу дәрья,

Ул дәрьядан Сырдәрья.

Сырдәрьядан Сәмәрканд;

Сәмәркандта утырган

Аягы чонтык[12 - Чонтык – кыска, җитешмәгән. Аксаклыгыннан көлү. Аллегорик мәгънәсе – «хан булырга синең нәселең затсыз, артымнан җитәргә аягың кыска».] Шаһ Тимер

Әмир Бырлас син булсаң;

Аргы атасы Чыңгыз хан,

Бирге атасы Туйгуҗа,

Аннан туган Туктамыш —

Ул Туктамыш мин булсам;

Күк Түбәдә ак сарай,

Анда утырган хан булсам,

Ил булганга ил булсам,

Яу булганга яу булсам;

Кара лачын Төкле Аяк

Сиңа булмас, Шаһ Тимер!

Тугыз йортка дан булган,

Кара лачын ау кошым

Сиңа булмас, Шаһ Тимер!

Аннан кала Бүз тойгын[13 - Бүз тойгын – ак карчыганың бер төре, Туктамыш ханның икенче дәрәҗәдәге ау кошы.] —

Ул да булмас, Шаһ Тимер!

И Шаһ Тимер, Шаһ Тимер,

Тешең җитсә, таш кимер!

Сигез йортка сыймадың,

Тугыз йортны куймадың,

Сычкан типкән бидаяк[14 - Бидаяк – карчыганың бер төре.]

Сиңа булсын, Шаһ Тимер!»

Хат бөтелде[15 - Бөтелү – язылу.], сүз бетте.

Ай бетте дә көн бетте.

Ел артыннан яз килде,

Чирүле күлгә кош килде,

Күгәл[16 - Күгәл – кыр үрдәгенең бер төре.] белән каз килде.

Оя баскан Төкле Аяк —

Ул да бала чыгарды.

Кош чөюгә мәл килде.