banner banner banner
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Миңа ярый,
мин куркыныч бүген,
мин яшь һәм куркыныч бүгенгедән».

Ә ул, тәрәзәдә чак күренеп:
«Хәзер түгел, әйдә иртән», – диде.
Шәһәр тыныч кына
көнгә керде,
иртән син айныган идең инде.

«Быелгы көз мине якын итә…»

Быелгы көз мине якын итә —
капыл килеп күзләремне каплый —
таныйсыңмы, имеш – калтыранган
купшы карчык кебек – беркатлы.
Таныйсыңмы, имеш – төче тыны
чәчләремдә давыл тузгыта,
сулып барган соңгы азгынлыгы
кызганыч та кебек, кызык та.

Мин көзләрнең үзгәлеген беләм,
тезләндереп, кулын үптергәнен —
тын ялвару тулы бу күзләргә
«танымадым» диеп үтәргәме?

Гамьсез сурәтемә үртәлгәндәй,
көрсенә дә каргый Алласын,
әйтерсең лә көяз тәхетенә
варис булып миңа каласың.

«Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып…»

Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып,
Үтәли җил йөри җан аша.
Әйттеләрме сиңа, мин кыргый ярлардан
Чиялек таптырып саташам?
Әйттеләрме, мин гел йортыгыз турыннан
Үтәрдәй юлларны сайлыймын.
Йә, ничек соң анда —
Тәртипле дөньяда —
Кичләрен айлымы?
Яшәве җайлымы?

Сәҗдәгә киткәндә,
Йә зикер иткәндә
Тапталган сүз белән Раббыны,
Диварлар аркылы каршыңа ашкынган
Күләгәм (ни дисең?) – тик шайтан табымы?
Ни дисең, мин белгән хакыйкать дөньяңны
Кубарыр төслеме?
Көчлеме?
Теләсәң, мин сине шыр тиле итәлам, —
Син шуңа да миңа үчлеме?

Син шуңа да миңа чытырман юллардан
Читләтеп узасың – кадере беткәндә,
Тиресе тереләй туралган җәнлекне
Җилләргә калдырып киткәндәй.

«Такташ яза: ул яшь һәм самими…»

Такташ яза: ул яшь һәм самими,
аңа минем шашынулар бик ят нәрсә,
шагыйрь диеп башын ими, җаным дими,
тик көнләшә берәр чибәр хат җибәрсә.
Мин төннәрен кәгазь буяп чыгам
йә йөренәм әрле-бирле, йокы бирмим, —
әллә артык юаш, әллә артык чыдам —
ул кич саен көйләп куя урын-җирне.

Такташ яза: ул барыбер китәр,
безнең уен, шиксез, зур уенның башы, —
аңа бәхет өчен үзе булу җитә,
үзе булу мөһим, бәхетемә каршы.

Миндә гасыр үче, мин күпләрдән көчле,
мин бер сүзем белән меңнәр җанын теләм,
ә ул минсез хәтта яши алыр төсле,
тик нигәдер һаман минем белән.

Такташ яза: әгәр китә калса,
татарынмы? куармындыр сыман.
Мин хисләрне инде милек итеп сатам,
мин бу илдә хәлле бер сәүдәгәр,
еллар мине ярлы димәс, шагыйрь диеп атар,
тик ни шатлык аннан, китә калса әгәр.

«Без бергә яшәргә килешкән шәһәрнең…»

И-гә

Без бергә яшәргә килешкән шәһәрнең
келәсен җимереп, кич керде.
Бер куыш эчендә ике ут кабынды —
шул кичтә син мине кичердең.

Күчәре авышкан ялгызлык дөньяма
син бүтән кайтмаска киткәннән
кадерең арттымы? – кирәкми артыгы —
маңгаем алалмыйм җилкәңнән.

Син сөйлисең, күптән яратып оныткан
башбирмәс ярларың барлыйсың,
кайсысын – биюе, кайсысын – көлүе,
уены яр иткән кайсысын.

Мин сине кичәге көнеңнән көнлимен:
үз калган ярларың санына
өстәлерменме дим, син башка берәүне
шушылай кичергән чагында.
Янәшә яшәргә килешле шәһәрдә
бермә-бер кадерең арттымы —
җилкәңә җай яткан кулымны алалмыйм, —
шул гына, кирәкми артыгы.

«Икебез дә шундый эреләр без…»

Күрешәсем килә, сагындым…

    Син

Икебез дә шундый эреләр без,
Усаллар без, каһәр суккыры:
Күрешергә юкса бу шәһәрдә
Күпме форсат, ничә тыкырык.
Миннән торса, соңгы кулъязмамны
(Кемгә хаҗәт соң ул!) тот та яндыр —
Туфан бу шәһәргә, Такташ диеп,
Уралларны урап кайткандыр.
Үзалдына нидер көйли-көйли,
Адым саен эчтән кызгандыр.
Якаларын учлап тоткандыр да,
Җил-җил атлап, кыштан узгандыр.
Ишекләрен бәреп кергән чакта
Оныткандыр әзерләгән сүзен.
Һәр киткәндә, иң мөһиме, ахры,
Әйтмәдем, дип пошынгандыр үзе.
Шул ук шәһәр, шул урамнар юкса,
Шәүләләре генә шомлы бигрәк.
Һәр икебез мәйдан уртасында
Шыр ялангач калган кебегрәк.
Әрсез карашлардан куырылып,
Хәбәр көтәм ятим бусагаңда —
Кулъязмамны яндыр. Яктылыгы
Тычкан уты кадәр булса да.

Быелгы көз

Целому морю нужно всё небо,
Целому сердцу – нужен весь бог.

    М.Ц.

1.

Эзлә мине! Бу җанбасар төндә
Һәркем үз өнендә
бикләнергә хаклы:
кем – саргайган кәфенлеген манды,
кем – тарайган аен алып такты,
кем – үз элмәгенең таш төерен йотты,
без отылган икән, димәк,
кемдер отты,
чигә буйлап агып төшкән чыктан,
көпшәсенә тынды үлем коты.
Эзлә мине! Төнге көзгеләрдә
Һәркем үз мөгезе чалынудан курка,
кем – агачка таккан кулъяулыгын чишә,
кем – ваз кичә табынудан утка,
ялгыз фонарь гына төннәр буе тагын
тәрәзәгә тери
кайнар яңагын.
Кем дә белми шәһәр читендәге
бер чиркәүдә
шәмнәр янганын.

2.

Кем дә белми нинди зилзиләнең
кагылганын елгыр итәгеңә.
Син бу җирне күктән яклаганда,
тынсыз күзәттеләр – читтән генә —
бар изгеләр, Газазилнең үзе
сөрелгәннән тәү кат көндәшенә түзде.

Син бу җиргә аклык теләгәндә,
беренче кар ятты күләгәңә,
газап дарларыннан калды агач тәре —
тынды Кояш. Тынды Кояш сәгатьләре —
«син көзләрдән озын, кузгалмый тор,
мизгел…» —
Җирнең бер күчәре, бәлки… бәлки, сүздер…

Язмышына күндәм – күгәрченнәр генә,
янган шәмдә – өмет – бермәл сүнәренә,
карашында янган яшеллектән битәр,
бар да яфрак көле – үтәр әле, үтәр…
Җир күчергән сүзнең күптән йомык эзе —
кем дә белми – бәлки… бәлки, бездер?..