скачать книгу бесплатно
– Башта тыңлап карыйк, – диде Хуҗаш.
Кәлимәт Мәскәүнең олуг кенәзе Иван Васильевич белән ике арадагы яшерен элемтәләре, гамәлләре, ханнар артыннан күзәтү алып баруы, аларны тәхеттән төшерү максатында яла ягулар оештыруы турында тәфсилләп сөйләде.
– Менә шуларны җыенда да бөртекләп бәян итәрсең, – диде Хуҗаш, – тәүбә итәрсең.
– Исән-сау калырмынмы, ышандырасыңмы?
– Хөкемне җәмәгать чыгарачак. Тик шуны кисәтәм: соңарган акыл хак хөкемнән азат итми.
Мондый хөкем җыенын Казан-йортның белгәне дә, күргәне дә юк иде әле. Барлык даругаларның башлыклары чакырылды, ханлыкның сәед-ахуннары, имамнары килде. Хөкүмәт, диван, угланнар тулы килеш катнашты. Хан өчен аерым урын әзерләделәр. Мәйдан тулы халык, энә төшәр урын юк.
Хөкем өйлә намазыннан, кояш төш вакыты турысыннан авыша башлап, икенде намазына чаклы, ягъни һәрнәрсәнең күләгәсе төш вакытындагы күләгәсеннән башка үзе озынлыгы кадәр ике өлеш озынайганнан алып, кояш тәмам баеп беткәнчегә кадәр барды.
Кәлимәт, иярченнәре Хөсәен, Ягъкуб, Йосыф бәкләр җавап тоттылар. Барысын да яшермичә сөйләделәр, гаепләрен таныдылар. Ләкин бу аларны хөкем җәзасыннан азат итмәде. Иң элек шунда ук иярченнәренең башларын чабып өзделәр. Аннан Кәлимәтне казыкка утырттылар да, җан бирер-бирмәс ат койрыгына тагып, кала буйлап йөрттеләр. Мәетләрне ач этләргә ташладылар.
Халык җәзаны тамаша кылып карап торды.
* * *
1505 елның көзе шыксыз булды. Көне-төне яуган тоташ яңгырлар җирне, тәмам изеп, боламык хәленә китерде. Мәскәү урамнары баткаклыкка әверелде, җәяү йөрүләре авырлашты, бот төбеннән сазга батасың. Юеш. Сарай булып сарайда кыргаяклар пәйда булсын әле!
Иван бүлмәсендә мичкә ягалар. Җылына да кебек. Тик Иванны бу җылылык җылытмый, тәне сап-салкын, әйтерсең лә кырлач суыклыгы сеңгән. Ул янындагы караучыларына тын алырга да ирек бирми. Әле өстенә юрган яптыра, әле тунын сорап ала. Бүреген дә киеп карый, бияләйләрен дә янында гына тота. Җәфалана мескенем. Еш кына хәле китә, сулышы кысыла.
Үктәбернең егерме җидесе көнне варисын – өлкән улы Василийны – үз янына чакыртты. Улы, христианнарча, атасының бит очларыннан, маңгаеннан үбеп алды.
– Хуш киләсең, олуг кенәз, әйдә, уз, – дип каршы алды аны Иван.
– Олуг кенәз син ул, атакай, – дип төзәтте Василий.
– Күп калмады инде, бик тиздән тәхеткә утырырсың, – дип, патша елмайгандай итте. Ләкин сызлануга күнгән йөзе буйсынмады, елмаю йөз чытуга охшап калды. – Атаңның сулар һавасы бетеп бара, кенәз, – диде Иван моңсу гына, – сиңа соңгы киңәшләремне бирәсем килә…
Василий атасының кулларына кагылды. Алар боз кебек салкын иде. Чыннан да, вакыты җиткән икән, дип уйлап куйды.
– Йомшак агачны корт баса, катгый тор. Православие – дәүләтнең нигезе, аны минем шикелле санла, еретикларга көн күрсәтмә, эзәрлеклә.
Олуг кенәзнең яһүди ересь вакыйгасын хәтерендә яңартуы иде бу. Еретикларның икенче тапкыр баш күтәрүләре вакытында, ул епископларны җыеп алды. Митрополит белән алар икәүләп дин әһелләренең шикаятьләрен тыңладылар.
– Православиегә куркыныч яный, – диделәр алар бертавыштан, – еретиклар ачыктан-ачык дин постулатларына ревизия ясыйлар, халыкны хак юлдан яздыралар, тиз арада кискен чаралар күрмәсәк, хәл тагын да мөшкелләнәчәк.
– Башлап йөрүчеләрен кичекмәстән кулга алырга, тиешле җәзасын бирергә, – дип, хөкемен чыгарды олуг кенәз.
– Дини гамәлләрдә дога, гыйбадәт өстен тора, җәза кануннарны бозу булмасмы? – дип, шик белдерде арадан берәү.
– Җәзадан хәтта тәүбәгә килү дә коткармый, – дип сүзгә кушылды Мәскәү рухание Иосиф Волоцкий. – Православие гөнаһны кан белән юуны мәгъкуль күрә.
– Дөреслек тә, көч тә безнең якта, – диде Иван, аны куәтләп, – үч гамәлләребез дә шуңа бәрабәр булыр.
Шул ук көнне дьяк Иван Куницын, архимандрит Кассиан, руханилар Дмитрий Коноплёв, Иван Максимов, Некрас Рукавов һәм аларның иярченнәре кулга алынды. Тиздән суд каршысына да бастырдылар. Судья Волоцкий иде.
Аларның барысына да үлем җәзасы бирделәр. Җәза Кызыл мәйданда, халык алдында үтәлде.
– Безнең фикерләрне император Максимилиан яклый, – дип кычкырды Иван Куницын. – Безне хөкем итәргә хакыгыз юк.
– Телең озын икән, антихрист, хәзер без аны кыскартырбыз, – дип, судья җәлладларга ым какты.
Тегеләр Куницынны читлектән суырып алдылар да иң элек бакырта-бакырта телен кисеп ташладылар, аннан соң дар агачына элеп куйдылар. Куницынның гадел, әмма бунтарь җаны җәсәден ташлап китәргә ашыкмады, гәүдәсе үлем белән шактый озак тартышты.
Моны күреп торган теләктәшләре читлекләрен ватардай булып кычкырыша башладылар. Җыелышучылар арасында да шау-шу купты. Сакчыларның камчысы саллы иде, тиз басылдылар.
Куницынның иптәшләрен тагын да вәхширәк җәза көткән икән. Аларны читлекләрендә тереләй килеш яндырдылар. Зинданнар, монастырьлар да еретиклар белән тулды. Иван сүзендә торды, ересь, бүтән баш күтәрелмәслек итеп, төбе-тамыры белән куптарылып ташланды.
– Рәсәйне фәкать православие ярдәмендә генә берләштерергә мөмкин, шуны һәрвакыт исеңдә тот, – дип, васыятен тәкрарлады Иван, – «Бөтен Рәсәй җире» тәгъбирен хәзер берәү дә шик астына алмый. Әмма эшләр күп кала әле. Мин Ярославльне, Новгородны, Тверьне, Вятка, Пермьне Мәскәү кенәзлегенә куштым. Сиңа Псков, Смоленск, Рязань кала. Һәм дә…
Иван, сулышы кысылып, беразга тынып калды. Аннан соң авырлык белән әйтте:
– Аңа кадәр Мөхәммәдәмин ханнан минем үчемне кайтар. Монысы – иң кичектергесез бурычың. Тора-бара исә Мәскәү элекке Алтын Урда җирләренең төп хуҗасы булып калырга тиеш. Балаларыңа да шуны васыять итеп калдыр. Рәсәй Византияне уздырачак. Ә хәзер бар, эшеңдә бул, мин арыдым…
Василий, атасы яныннан чыккач, шактый уйланып утырды. Баксаң, аның һич тә олуг кенәз буласы килми икән ләбаса. Атасы канаты астында күпкә тынычрак, рәхәтрәк, уңайлырак булган икән. Ил тезгенен үз кулыңа алу – ифрат та җаваплы бурыч. Иван III шикелле ул да каты куллы, булдыклы, максатчан була алырмы? Мәскәүне бөтен килеш саклый алырмы, дан-куәте артырмы, тоныкланып, сүнеп калмасмы? Тик шунысына иманы камил: ул, атасының васыятен үтәү өчен теше-тырнагы белән тотыначак. Үзең тырышып тапмасаң, ата малы бер айлык ул.
Кичке якта Иван телдән калды, бераздан аңын югалтты. Төн уртасында исә күзләрен йомды. Уллары, кызлары, туганнары, дин әһелләре аның янында иде.
Шул рәвешле, Иван III дәвере төгәлләнде. Ул нәкъ кырык өч ел да җиде ай дәвам итте. Аннан мирас булып бердәм, төзек һәм хөр Рәсәй калды.
* * *
Кыш тәхет мәшәкатьләре белән үтеп китте. Яшь патша әле һаман үзенең хакимлегенә күнегеп җитә алмый иде. Кыенсынган чаклары да булгалый, билгеле. Аннан соң, миннән юньле патша чыкмас, ахры, дип, үзен үзе битәрләргә тотына. Атасы аны, кулың каты булсын, җебеп төшмә, дип юкка гына кисәтмәгән, күрәсең. Котылырмы ул кайчан да булса бу тискәре сыйфатларыннан, Хак Тәгалә үзе генә белә. Иң мөһиме, вәгъдәдә торырга кирәк. Абруе хәзер Казан белән бәйләнгән. Җиңүгә ул шикләнми. Казанлылар баштанаяк коралланган йөз меңлек Рәсәй гаскәренә каршы тора алмаячак. Чөнки Мөхәммәдәминнең гаскәре ике мәртәбә ким. Нижнийга һөҗүм моны бик ачык күрсәтте. Ока елгасы буендагы урыс җирләрендә баскынлык итсәләр дә, каланы кулларына төшерә алмадылар.
Әле бер бик мөһим мәсьәләне хәл итеп бетермәде Василий – үзенә гаскәр башы вазифасын алыргамы, әллә икенче берәүне куяргамы?
Шактый вакыт утыра инде ул өстәл янында. Эчә, ә хәмер алмый. Чөнки башы уй белән тулы. Әгәр Казанга гаскәр белән үзе бармаса, куркаклыкта гаепләмәсләрме? Дөресен әйткәндә, һич тә аягы тартмый. Тик мәсьәләне шулай хәл итәргә кирәк ки, сарык та исән калсын, бүре дә тук булсын.
– Кәрлә, хет син бер-бер акыллы киңәш бирер идең? – дип, бер читтәрәк буянып утыручы кызыл күлмәкле шамакайга дәште.
Шамакай, иреннәрен кыйшайтып, хуҗасына мыскыллы бер караш белән карап торды да:
– Син, Казан сылтавы белән, Иван Василыч артыннан хур кызлары янына ашкынасың булыр. Бар, бар, алдыңнан артың матур. Анда хәмерне чиләк белән, тәмәкене иләк белән, җиткәнгә чүмеч белән, җитмәгәнгә кисмәк белән бирәләр икән, – дип сайрарга тотынды.
– Дивана, тиле-миле, синнән киңәш сораган мин җүләр.
– Нәкъ өстенә бастың, син дөрестән дә җүләр. Шулай булмаса, көпә-көндез кешеләрдән качып, Иблис төкереген йотып утырыр идеңмени? Мин аны эчкә эчәм, ә ул минем башыма үрмәли, дип әйтеп әйтте, ди синең ише бер хөрәсән. Бел, хәмер акыл өстәми, киресенчә, ала гына…
– Җитәр, диләр сиңа, кәрлә, телеңә бик ирек бирсәң…
Шамакай куллары белән биленә таянып биеп китте дә ишек яныннан хуҗасына телен күрсәтте:
– Ой-ой, астым юешләнде, Иван Василычтан курыкмаганны, синнән курыкты, ди…
Табынчы тагын Василийга эчемлек салды. Кенәз эчмәкче булып авызына китерде дә шамакайга күз төшерде. Аннан соң кәсәне идәнгә бәрде.
– Әйттем бит, башка үрмәли, дип, и һәм үрмәләде…
– Ярар, ярар, гаебемне таныйм, – диде олуг кенәз, – атаем синең киңәшләрне тоткан, диләр, мине үз итмисең, димәк ки.
Кәрлә, йөгереп килеп, Василийны кочып алды, сөеп торды.
– Мачы янына барырга кирәк сиңа. Бүләкләр кыстыр да шунда сыпырт. Бик белекле күрәзәче. Иван Василыч еш була иде аның янында, – диде.
– Һы, архимандритка ни дип акланырбыз соң?
– Аңа әйт, димәдем ич, Мачы янына гына бар, дидем.
– Атаем еш мөрәҗәгать итә иде, дисең инде, алайса…
– Аңгыра да түгел кебек инде үзең, бер сүзне ике кабатларга мин сиңа хатының түгел лә.
Аграпина шәһәр читендәге урман эчендә зур бүрәнә өйдә яши иде. Юлы такыр. Килүчеләр өзелми, күрәсең. Динчеләр дә бәйләнми, ахры, үзенә. Башкаларны сихерче дип эзәрлекләгән бервакытта, Мачы ачыктан-ачык кешеләр кабул итә. Дәрәҗәле кешеләр мөрәҗәгать иткәнгәдер инде. Әнә олуг кенәз Иван Васильевич та килеп йөргән ич.
Аграпина олуг кенәзнең төркем белән килүен ошатып бетермәде.
– Атаң Иван Васильевич шыпырт кына килеп, шыпырт кына китәр иде, син шау-шу яратасың икән, – диде.
– Алар – минем җансакчыларым гына…
– Сиңа монда берәү дә тими, әйт, китеп торсыннар, миңа күз бүкәннәре кирәкми, – диде багучы, хуҗаларча.
Василийның кашлары җыерылып төште. Күр, олуг кенәз белән ничек сөйләшә, дип уйлап алды. Шулай да кабынып китмәде, түзде. Үзе килде ич, үз теләге белән.
Күрәзәчегә бер карыйсың, чип-чибәр туташ, икенче карыйсың, карт әби. Үзе күркәм генә. Озынча аксыл йөзе, килешле төз борыны, йомры ияге аны шулай матур күрсәтә иде. Тик бу ыспайлыкны күзләре боза. Нәкъ мәченеке шикелле, күз каралары әле җептәй кысыла, әле шардай түгәрәкләнеп китә. Шуңа бәйләнешле төстә үзе дә үзгәрә, Мачы кушаматы шуннан килә иде булса кирәк.
– Йә, нинди йомыш китерде минем янга, гозереңне сөйлә, – диде Аграпина. – Тик алдан кисәтеп куям, бу өйдә патша да, кенәз дә юк.
Василий сөйләп бирде. Күрәзәче, иреннәрен тешләп, үз дөньясына күчте. Хәтсез вакыт шул халәттә оеп утырганнан соң, алдындагы сулы табакка иелде.
– Синең гаскәреңне зур бәхетсезлек көтә,—диде ул, ниһаять, башын күтәреп, – хурлыклы җиңелү белән җиңеләчәксең. Тәңре миңа шул орышның сурәтләрен җибәрде. Коточкыч суеш бара әнә. Йөрмә син Казан-йортка, татарларның түл җыйган чагы. Анда патшабикә сүзе сүз. Бик булдыклы усал хатын. Патша үзе дә – егет солтаны. Кабаланма, үз сәгатең сукканны көт.
– Мин синең сүзләреңә ышанмыйм, убырлы, – дип, Василий күрәзәченең ишеген каты итеп ябып чыгып китте.
– Бүләкләреңне калдыр, – дип кычкырып калды аның артыннан Аграпина.
– Синең ул Мачыңа усал эт җибәрергә кирәк, – диде Василий шамакайга, – тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстәкәй…
– Патшалар бит алар кәкрене төз дип әйтүчене яратарак төшәләр, хак сүз ачы шул ул, – дип, бармагын чигәсе янында уйнатты кәрлә.
– Күземнән югал, тинтәк! – дип акырды олуг кенәз.
Ачуы чынга охшаган иде хуҗаның, кәрлә читкәрәк барып утырды да уенчыклары белән уйнарга тотынды.
Шулвакыт туганы Димитрий Углицкийның килүен хәбәр иттеләр. Уналты яшендә генә булса да, үткенлеге, булдыклылыгы белән Жилка кушаматы алырга өлгергән иде инде кенәз, хәрби эшләргә дә бик маһир, Римда да мәгълүмат җыйды.
– Государь, мине Казан кампаниясенә җибәрүеңне үтенәм, – диде ул, исәнлек-саулык сорашуга. – Күңел ашкына, чыдар әмәлем юк.
– Тәҗрибәң җитенкерәми, – диде Василий басынкы гына.
– Тәҗрибә түгел, тәвәккәллек зарур монда, – диде яшь кенәз, – бер атнада Казан синең аяк астыңда булыр. Татарларны гына түгел, чирмеш-арларны да пыран-заран китерәчәкмен.
Олуг кенәзнең кәефе күтәрелеп китте. Чыннан да, Димитрий менә дигән гаскәр башлыгы була ала ич! Гаскәр башында йә ул үзе, йә аның берәр туганы торырга тиеш. Бу чын табыш лабаса. Ул бит җитәкчелек кенә итәчәк, орышны тәҗрибәле воеводалар оештырачак.
– Ярдәмчеләрең итеп кемнәрне алыр идең? – дип сорады Василий.
– Кенәз Фёдор Бельскийны, кенәз Александр Ростовскийны, кенәз Фёдор Кисилёвны, кенәз Фёдор Палицкийны, кенәз Дмитрий Шеинны, – дип тезде Жилка. Күрәсең, ул, патша янына килгәндә, барысын да уйлап куйган иде.
– Син бу кампанияне ничек итеп күз алдына китерәсең соң?
– Рәхим ит, – диде Димитрий үзенә бер канәгатьлек белән, – боз китеп, елгалар ачылуга, җәяүле гаскәрне, көймәләргә төяп, Зөя тамагына илтеп түгәбез. Алар анда ныгытма корылмалары коралар, орыш буласы урынны җентекләп өйрәнәләр. Ул арада атлылар килеп җитә. Һәм һөҗүм… Татарларга каюк. Мөхәммәдәмин ханның үзенә әсир күлмәге кидерәчәкбез. Бетте-китте, вәссәлам!
Бераздан әңгәмәгә Фёдор Бельский килеп кушылды. Аның төпле кеше буларак даны чыккан.
– Ким дигәндә, утыз-кырык мең гаскәрине көймәләргә утыртырга туры киләчәк, – диде тыныч кына, – бәхәсләшмим, кулай ысул, сигез йөз чакрым араны җәяүләп үтү өчен, күп вакыт сарыф ителер иде. Вакыттан бигрәк гаскәр йончый. Ләкин бу кадәр көймә бармы? Аңа исәп-хисап ясалганмы? Иван Васильевичның вафатыннан соң боярлар бик үшәнләнде, боерыкларны үтәргә һич тә ашкынып тормыйлар.
Бельскийның сүзләре олуг кенәзнең мин-минлегенә тиде.
– Кемнәр ул, ник мин белмим аларны? – дип кызып китте.
Бельский аның тынычланганын сабыр гына көтеп торды. Шуннан соң тәкъдимен җиткерде:
– Усал ният белән хәрби йолымын үтәүдән баш тарткан берәр боярга халык алдында җәза бирүнең файдасы зур булыр кебек. Һәрхәлдә, күпләрне уйланырга мәҗбүр итәр иде ул.
– Кенәз, минем һич тә хакимлек итүемне җәзадан башлыйсым килми, – диде Василий, озак кына уйланып торганнан соң. – Мине бутамый гына хәл итегез мәсьәләне. Бу эшкә син үзең җаваплы булырсың.
* * *
Мөхәммәдәмин урысларның ишле гаскәр белән Казанга яу чыгулары хакында хәбәрдар иде инде. Мәскәүдә ышанычлы шымчылары бар аның. Бу максатта зур-зур акчалар да тота. Мәгълүмат бик тиз килеп иреште.
Ул гаскәри даирәсен орыш буласы урынга алып чыкты. Шунда киңәш-табыш итештеләр.
Табигатьнең йөзе ачылган чак иде. Алмагачлар шау чәчәктә. Канәферләр дә алардан калышмый, күркә шикелле кабарынганнар. Быел үләннәр куе, тыгыз. Урыны-урыны белән ат бәкәлен капларлык булып киләләр. Тиздән тирә-як аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер.
– Болынның карар җире дә калмас инде, – дип, авыр сулыш алып куйды Мөхәммәдәмин, – карагыз сана, нинди матур гүзәллек! Кызганыч, орыш белән матурлык тәңгәл килми шул. Ә без җиңәргә тиешбез! – Ул бераз уйланып торды да баш угланга мөрәҗәгать итте: – Уйгын бәк, ничек уйлыйсың, булдыра алырбызмы?
– Моның башкача булуы мөмкин түгел, галиҗәнап, – диде Уйгын, – чөнки без, үз Ватаныбызны саклау өчен, орышка чыгабыз.
– Бахшы ничек уйлый? – дип сорады Мөхәммәдәмин.
Тимбайның фикере күптәннән әзер иде булса кирәк.
– Күршеләр ярдәменнән башка очлап чыга алмабыз кебек тоела, – диде, – көчләр нисбәте һич тә безнең файдага түгел бит…
– Булмаганны сөйләмә, – диде Мөхәммәдәмин, яратмыйча. Чөнки бу аның иң авырткан җире иде.