скачать книгу бесплатно
Арадан бер якташы:
– Кая әле, нинди акчага саттың икән? – дип сораган.
Карасалар, акчалар барысы да ялган, ди.
– Бу нәрсәгә ишарә инде, бикә? – дип, күзләрен чекерәйтте баш карачы.
– Синең сүзләреңә ишарә, Кәлимәт. Аңламадыңмыни? – дип көлемсерәде Гәүһәршад. – Әйе, мин төрекләрнең дә, кырымлыларның да Казан йортында баш булуларын теләмим. Шул ук вакытта мин урысларны да кире кагам. Татар илендә татар үзе хуҗа булырга тиеш!
Нигәдер шушы вакыйга хәтеренә төште бикәнең. Бу анасының Мөхәммәдәмингә йогынты ясавын үтенүеннән иде, билгеле.
Ул сарай катына килгәндә, хан юк иде әле. Алай да бикәләр вакытны бушка уздырмадылар, бер-берсенең өс киемнәрен макташтылар. Үрбәт каенсеңлесенә бизәнү әйберләрен күрсәтте. Бу яктан Гәүһәршадны уздыра иде ул. Кершәннәрне, сөрмәләрне, кызылларны башлыча Кытайдан кайтарта иде. Шушы көннәрдә генә яңаларын китерделәр. Кайберләрен Гәүһәршад өчен бүләккә дип аерып куйган иде. Бик сөенде яшь бикә.
– Минем дә сиңа бүләгем бар, җиңгәчәй-бикә, – дип, озатучы туташтан букчасын сорап алды. Аннан бик матур нәфис тартмачык чыгарып, Үрбәткә сузды.
– О-о, нинди зәвыклы бүләк, – диде ханбикә, – минекеләр синеке янында бигрәк кечкенә инде…
– Куйсана, җиңгәчәй-бикә, бүләк – бүләк инде ул, дөясе дә бүләк, энәсе дә бүләк, – дип тынычландырды Үрбәтне каенсеңлесе.
Хан да озак көттермәде.
– Бездә кунак бар икән, әссәламегаләйкем, туганым, – дип сәламләде Мөхәммәдәмин сеңлесен. – Кулларың бик кайнар икән, әйтәм Булат кияү авызын ерып кына йөри.
– Ә син, агаем, җиңгәчәй-бикәне саргайтып, бик озак йөрмә, кара, коры сөяккә калган бит инде.
Үрбәт шатлыклы елмаю белән елмайды. Бәхетле хатын елмаюы иде бу. Яратышулары күзгә бәрелеп тора. Күгәрченнәрне көнләштерерлек.
– Агаеңа алай каты бәрелмә, сеңлем-бикә, болай да мәшәкатьле чагы, күрмисеңмени, сакал-мыегына көмеш төс кунып килә, – диде Үрбәт үзенә бер наз белән.
– Көмеш төс агаем кебек каһарманга килешеп кенә тора ул. Бөтен кала синең батырлыгың турында сөйли, агаем, урысларны бик каты дөмбәсләгәнсез икән. Мин бик сөенәмен, – диде Гәүһәршад.
– Андый хәл булды, – диде Мөхәммәдәмин тыйнак кына, – тик орышның кәттәсе алда әле. Бүген-иртәгә Мәскәүнең атлы гаскәре килеп җитәчәк. Араларында Җангали дә бар икән, олуг кенәз аңа зур өмет баглый, имеш.
– Касыймлылар гомер-гомергә Казанга теш кайрадылар инде алар, – диде Гәүһәршад, ачуына төенеп, – Мәскәүгә ничек ярарга белмиләр.
– Мәскәү аларны Казан тәхетенә ымсындыра, шуңа алданып, йөзләре белән җир ерталар, – диде Мөхәммәдәмин.
– Нәфесләренең башы ябылмаган икән, – дип, Үрбәт тә фикерен җиткерде.
– Керер ишекләрен киң итеп ачсак та, чыгар ишекләрен ябып куярбыз без аларның, борчылмагыз.
– Иншаллаһ, агаем.
– Син йомышсыз йөрмисең инде, туганым, бүген нинди җилләр ташлады? – дип кызыксынды Мөхәммәдәмин.
– Миңа бүләк китергән сеңлем-бикә, – диде Үрбәт, – шундый матур, шундый нәфис.
Мөхәммәдәмин асылташлар белән бизәлгән тартмачыкны кулында әйләндергәләп торды да:
– Бүләге булгач, йомышы да, сүзе дә бар инде, – диде.
– Йомышым юк, сүзем бар, – диде бикә. – Анакайдан мәктүп китерделәр, сиңа да үтенеч юллаган.
– Багай дигәнме?
– Багай дип анакай улына мөрәҗәгать итә, ә аның ханга әйтәсе сүзе бар.
– Йә-йә…
– Ханга әйт, урыслар белән бозылышмасын, ярминкә хәлләрен ишетеп бик кайгырдым, дигән.
Мөхәммәдәмин, кәнәфиенә кырын ятып, җайлабрак утырды.
– Анабыз Габделлатыйф туганыбыз өчен шулай тәшвишләнә инде, – диде Мөхәммәдәмин уйчан гына, – олуг кенәзгә ләббәйкә итеп торсак, аны тоткынлыктан азат итәр дип өметләнә инде ул, кәбәм. Мин урысларны яхшы беләм, аларны көч кенә туктата ала. Безнең җиңүләребез китерәчәк Габделлатыйф ханга ирекне. Менә шуларны бәйнә-бәйнә язып җибәр үзенә.
* * *
Яликәй карт балыкны Тарлаш кичүеннән түбәндәрәк тота. Монда җәтмә салырга бик уңай. Идел бу урында агымын тизләтә төшә. Шуңа күрә, ахры, төбе чиста, төп-тамырлар да, агач-ташлар да бимазаламый. Коралга зыян тими. Балык, Аллага шөкер, күп, тота гына бел. Яликәйне бу яктан өйрәтәсе юк, нәсел-ырулары белән балыкчы алар. Хан табынына да балыкны ул җибәрә. Яликәй балыгы үзенә бер тәмле була, дип әйтә икән хан, рәхмәт төшкере.
Хан җәенгә мөкиббән, һаман шуны сората. Тик зурысы булсын. Ә олы җәенне кармакка каптырырга кирәк, җәтмәгә эләкми ул, эләксә дә ертып чыга. Чос балык. Теләсә нинди җимгә ыргылмый, сайланып кына сыйлана, каһәр. Аңа кош ите бир. Аның да ис керә башлаганы булсын.
Карт балыкка оныгы Хәмәтшәехне дә алып йөри, өйрәнә торсын, ди. Малай ушлы. Әйткәнне бик тиз эләктереп ала. Кайсы балыкның өстә йөргәнен, кайсысының төптә ятканын, кай яктан җил искәндә балык киткәнен, уылдык чәчү чорларын – барысын да яттан белә. Җиде генә яшь бит әле аңа. Хәер, заманасы шулай, яшьләр белән ярыша алмыйсың. Әнә кичә ханның ашчысы сөйләп торды, кайсыдыр мәмләкәттә утлы корал уйлап тапканнар, имеш. Үзе иләмсез шартлый, ди. Тавышыннан йөрәкләре ярылып үлүчеләр бихисап икән. Тимерне ярмага әйләндерә, ди. Тисә, кара канга батыра икән. Шул коралны урыслар да эләктергән, ди. Угланнар бик куркып торалар, имеш. Урыслар белән бик зур орыш буласы икән.
– Бабакай, кармагың өч мәртәбә этләде бит инде, әллә күрмисеңме? – дип, Хәмәтшәех аны уйларыннан арындырды. Җәт-җәт кармак җебен саварга тотынды Яликәй. Ләкин җәеннең дә алданасы килеп тормый шул, күгәрченне эләктереп шылган әнә.
– Җимне әрәм иттең, – дип уфтанды малай.
– Чәпчемәсәнә, юеш борын, кош буа буарлык, тагын ауларсың, – диде карт, тешсез авызын шапылдатып.
– Һы, тапты ялчы, – диде малай эре генә, – әллә кулы кычытып тора дисеңме?
Алар берара сүзсез генә утырдылар. Тынлыкны янә Хәмәтшәех бозды.
– Бабакай, карале, кара, су өстендә әллә нинди кара нәмәстәләр, – дип, Иделгә төртеп күрсәтте.
Чыннан да, су өстен тутырып агач төпләренә охшаш нәрсәләр ага иде. Карт, кулын маңгаена куеп, шул тарафка чекерәйде. Күзләре чагылу сәбәпле, ул нәрсә акканын анык кына күрә алмады. Яшьләре дә комачаулый.
– Бүрәнәдер, – диде карт.
– Бабакай, бүрәнә түгел алар, – диде Хәмәтшәех. Малайның күзләре үткенрәк иде, билгеле.
– Тарлаш тамагындагы урманга төштеләр микәнни? – дип гөманлады карт.
– Кеше гәүдәләре бугай, бабакай…
– Юкны сөйләмә, юеш борын, шулкадәр кеше гәүдәсе каян килсен?
Карт, ниһаять, күзләренең җаен тапты. Казан тирәсендә орыш кузгалган икән, дип уйлап алды, җәт-җәт кенә кармакларын урый башлады.
– Улым, әйдә, җыен, өйгә кайтыйк, Аллам сакласын!
Бу вакытта Казан каласы итәгендә өченче көн дәһшәтле сугыш бара иде. Ул кенәз Александр Ростовский, Касыйм ханзадәсе Җангали җитәкчелегендәге атлы гаскәр килеп җитүгә кабынып китте.
– Холмскийны көтсәк, ышанычлырак булмасмы? – дигән теләк белдерде Ростовский. – олуг кенәзнең гаскәрендә утлы корал да бар.
– Холмский иң хәлиткеч этапта, Кремльне алу этабында гына кирәк булачак. Ул килеп җиткәнче бетерәсе эшләр дә күп әле, – диде гаскәрбашы.
– Минем бөркетләрнең түземлекләре төкәнде анда, тыяр хәл калмады, – дип сүзгә кушылды Җангали. – Ул Казан калай әтәчләренең кикрикләрен шиңдерергә бик вакыт.
– Күрдеңме, – дип эләктереп алды шаһзадәнең сүзен Димитрий, – татарлар үзләре казанлыларны күралмый. Кан кайтару өчен, менә дигән форсат.
Мөхәммәдәмин сыргавылыннан урыс гаскәрләренең хәрәкәт-гамәлләрен җентекләп күзәтеп торды. Яшерен ирәвелгә[14 - Ирәвел – разведка.] җибәрелгән унлыкбаштан да чапкыннар эз суытмый.
– Урыслар нишләптер песи булдылар, бу һич тә аларга охшамаган, – диде чираттагы чапкын, – астан уеп, өстән җуеп куймагайлары.
Мөхәммәдәминнең киң маңгаена сырлар ятты: димәк, һөҗүмгә әзерләнәләр. Ул үзе дә шуңа исәп тота иде. Чөнки кенәз Димитрий яшь кеше, аның озын-озак көтәргә түземлеге җитмәс, тизрәк орышка ыргыласы килер.
Бу юлы Уйгын яугирләрен үзәккә куйды хан. Ябырылып килүче урыс атлыларының арасына чөй кебек ярып кереп, аларны төркем-төркем таркату бурычы куелды баш угланга. Ә ян-яктагылар ул төркемнәрне камап алырга тиеш иде. Мондый күпсанлы гаскәр катнашындагы орышта фәкать хәйлә һәм җитезлек белән генә җиңүгә ирешергә мөмкин.
Димитрий исә өметен ишлелеккә баглый иде. Яу булып өерелеп килергә дә, тын алырга да ирек бирмичә, дошманны изеп-таптап китәргә. Монголлар шул рәвешле әнә ничәмә-ничә мәмләкәтне, ничәмә-ничә халыкларны тәпәләп узганнар, үзләренә буйсындырганнар. Рим шул ысул белән бөек Карфагенны тезләндергән, Мисырны, Урта диңгез буе биләмәләрен кулына төшергән. Аттила җиһангир Уралдан Ауропага кадәр кылычын ялтыратып узган.
Мөгаллиме, мәшһүр Византия императоры ыруы вәкиленнән булган синьор Константин колагына тукыганнарны, бөртекләп, хәтер иләге аша уздыргач килде әлеге нәтиҗәгә Жилка. Китапча фикер йөрткәндә, бу чыннан да бик төпле, бик шома тәгълимат иде. Ул, һичшиксез, яшь воеводага дан, җиңү китерәчәк.
Ростовский әлеге тираданы тыныч кына йотты. Сүз көрәштерүдән ни файда, ул барыбер үзенчә эш итәчәк. Җангали шаһзадә исә эре тешләрен ыржайтып елмайды. Воеводаның дуамаллыгы ошый иде аңа. Чөнки ул үзе дә – яшь кеше, ул да бөеклеккә дәгъва итүче.
Орыш иртә белән башланды. Җилсез, дымык иртә иде бу. Идел өсте тип-тигез. Ара-тирә вак балык артыннан куучы чуртаннар гына чупыр-чупыр килеп, суны болгатып алалар. Мул булып чык төшкән, ярдагы үләннәр ямь-яшел булып яшәреп утыралар.
Ослан тавы түбәсеннән кояш елмаеп балкыганда да тыныч иде әле. Ул бүген үзгәрәк күренә. Ни өчендер шәфәкъ кызыллыгы бик тиз бетте, аның урынына кояшның як-ягында ак колакчыннары бар иде. Моны коры, кызу көнгә юрадылар.
Кинәт кенә офык караңгыланып китте. Җиһан берьюлы дөпелдәгән меңнәрчә тояк тавышы эчендә калды. Бу шулкадәр көчле иде ки, хәтта җир гүли башлады. Шом өстенә шом өстәп, кешеләр кычкырыша, атлар кешни. Һавада әле чыкмаган кан исе асылынып тора. Ахырзаман диярсең.
Урыс явы менә шулай котырынып килде.
Уйгын бер талпынуда иярендә иде инде. Яңа сауган сөт шикелле ап-ак толпары өстендә ул әүлия затны хәтерләтә иде.
– Атларга менегез! – дигән әмер яңгырады.
Иң алда – Олуг Мөхәммәдтән калган кыл байракны тоткан яугир. Аннан аз гына калышып хан байракларын йөртүчеләр урын алды.
– Тезгеннәрне бушатыгыз!
Атлар бер тын белән дәррәү килеп кузгалдылар. Тояк астыннан кыелган үләннәр оча, кибеп бетмәгән чык тамчылары чәчри. Бер якта – татарлар, икенче якта – урыслар. Татарлар үз йортларының иминлеген саклау өчен күтәрелсә, урыслар Казан иленә коллык тышавы салырга, антихристларны буйсындырырга килгән. Бу – изге гамәл. Шуңа күрә берәве дә башын аямый, һәркайсы үзен хаклы дип саный. Орыш мәрхәмәтсез, рәхимсез булачак.
Инде кояш та күренмәс булды. Ә ара якынлашканнан-якынлаша. Әнә атларның мышнавы да ишетелә башлады, тир исе борынга килеп бәрелде.
– Көферләргә – үлем!
– Бей поганых!
Гарасат кузгаткан дулкынны тыеп булмаган кебек, бу өерне дә туктатыр көч юк иде инде. Бәгырьләр катты, хисләр качты. Башта бер генә уй – ялмавызыңнан өстен чыгу.
Гаскәр маңгайга-маңгай чәкеште. Кылычларга, сөңгеләргә тәүге кан ябышты. Буталышып беттеләр, кемнең кайда икәнлеген дә белеп булмый. Дошман атчабарлары эченә чөй булып керү, аны төркемнәргә бүлү планы да орышның башында ук челпәрәмә килде. Урыслар сукыр чебеннәр кебек ишле иде.
Уйгынның ак аты, Чыңгыз ханның Сәтәре шикелле, әле бер җирдә, әле икенче җирдә калкып чыга, үзе күз иярмәс җитезлек белән сөңгесен уйната.
Мөхәммәдәмин сыргавылына ябышып катты, керфекләрен дә какмыйча орыш кырын күзәтә.
– Кенәзне сөңге очына ал, кенәзне! – дип кычкырып җибәрде ул берзаман, әйтерсең лә аның сүзләре шунда кадәр барып җитә иде.
Ни сәер, баш углан, әлеге күрсәтмәне ишеткәндәй, Ростовскийга якынлашу хәстәренә кереште. Воеводаны сафтан чыгару бик ярап куяр иде, әлбәттә. Башсыз калган гаскәр койрыгы өзелгән кәлтә белән бер ул, качу ягын карый.
Җансакчылары кенәзне нык саклыйлар, якын килергә ирек бирмиләр, чынлыкта ул җанлы боҗра эчендә. Шунлыктан иң элек сакны какшату зарур. Уйгын, бу эшне якыннарына тапшырып, үзе кенәзне сагалый башлады. Һәм, җаен туры китереп, Ростовскийга сөңгесен очырды. Кенәз шул ук мизгелдә аяк астына мәтәлеп тә төште.
– Егет икәнсең, булдырдың, – дип, Мөхәммәдәмин баскан урынында сикергәләп куйды.
Уйгын, ниһаять, урысларның зур гына төркемен Идел буена кысрыклады. Һәммәсен кылыч астыннан үткәрделәр, берәү дә котылып кала алмады. Менә шуннан соң китте инде мәхшәр. Урыслар тәртипсез рәвештә чигенә башладылар. Ә чигенер урын юк. Чөнки арка ягыннан хан гаскәрләре килеп керде. Чолганышта калдылар. Ары сугылалар, бире сугылалар, тик кайсы якка гына сугылма, угланнарның сөңгесенә килеп төртеләсең.
Үтереш, суеш туктаусыз өч тәүлек дәвам итте. Холмский бу ызгыш табынының соңына гына килеп җитте. Аны килә-килешкә утлы коралы-ние белән капкынга эләктерделәр, әсир төшкәнен дә абайламыйча калды кенәз.
Чутсыз-чамасыз күп булулары урысларның башына җитте. Әллә ни зур булмаган орыш кыры аларны сыйдыра алмады, фәкать бер-берсенә комачау гына тудырдылар, үз косыкларына үзләре тончыкты.
Ростовскийның бәхете җиңде. Баш угланның сөңгесе кулбашын гына җәрәхәтләп узган иде. Атының тоягы астында үлгән атлы булып ятты да, орыш елга буена авышкач, Жилкага барып баш орды.
– Татар барда, хәтәр бар, ди, яхшы чакта үкчәләрне күтәрик, – диде кенәз Ростовский. Ул суга төшкән тавыкка охшап калган иде, элекке мин-минлегенең эзе дә күренми.
– Борынгы гадәт буенча, ике батыр яугирнең көч сынашуын оештырырга кирәк дип саныйм, – диде Димитрий, үз уйларына бирелеп, – бик һәйбәт тамаша булачак. Ул әле һаман римлылар тәгълиматы канаты астына сыенып фикер йөртә иде.
Ростовскийның иреннәре бүлтәеп чыкты.
– Бала-чага булма, кенәз, кеше көлдермик, – диде.
– Мин инде ханга чапкын җибәреп кайтардым, ул да риза, – диде воевода.
– Алышка кемне куясың? – дип сорады кенәз.
Димитрийның юка иреннәре бөтен битенә җәелде. Ул шушы авыр хәлдә дә үч кайтару турында хыяллана иде булса кирәк.
– Җангалины инде, кемне булсын, татар барда, хәтәр бар, дисең ич, – диде.
Бу хакта ишеткәч, Җангалинең күзләре акайды.
– Юк, кенәз, мин мондый уеннарда катнашмыйм, – диде.
– Әле кайчан гына казанлыларның арт сабагын укытмакчы идең, менә күрсәт, – диде воевода әмер рәвешендә.
– Ә хан кемне куя?
– Баш углан Уйгын бәкне.