скачать книгу бесплатно
Татарлар да, урыслар да тамаша кылырга әзерләнде. Гадәт буенча, бу вакытта сугыш хәрәкәтләре туктатыла. Алыш бер катнашучы һәлак булганчы яки, бирелеп, җиңелүен таныганга кадәр дәвам итә.
Көн инде кичкә авышкан иде. Кояшның да бәллүенә тәгәрәр чагы җитеп килә. Эсселек басылган, ләкин тынчу. Чөнки орыш кырында бихисап мәет аунап ята. Җыештырасы иде дә, тамаша буласы бит әнә.
Уйгын атын алыштырды. Аккошы аягын авырттырган иде. Монысы алыш өчен уңайрак та әле. Җитезлек ягыннан Аккоштан калышса да, күпкә көчлерәк. Күкрәге киң, ботлары тимердәй нык. Куркуны да белми, чын сугыш аты.
– Мин синең чутка бөртек тә шикләнмим, углан, – дип, фатихасын бирде Мөхәммәдәмин, – тик уяулыгыңны югалтма, шаһзадә – үҗәт бәндә.
Җангали карар күзгә агасы Шаһгали шикелле үк килешсез иде. Гәүдә-сыны гүя аяк-кулдан гына тора. Иләмсез озын үзләре. Ә менә атка атлангач, Җангали танымаслык булып үзгәрә дә куя. Муены тырпая, гәүдәсе турая, йөзенә алсулык йөгерә, күзләрендә очкын кабына. Чын егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятар, дип, шундыйларга әйтәләр дә инде. Мондый җайдакка ат бервакытта да хыянәт итми. Ә ышаныч орышта җиңүгә бәрабәр.
Алышчылар ындыр табагыдай такырланып калган яланның берсе – бер башына, икенчесе икенче башына чыгып басты. Уйгын догага оеды: «Раббәнә атина мин ләдункә рахмәтән вә хәййи ләна мин әмрина рашәда».
Җангалинең дә иреннәре кыймылдый. Мөгаен, ул да шушы ук доганы укыйдыр. Чөнки бу – Аллаһыга гамәлләренең уңышлы тәмамлануына булышуын үтенеп мөрәҗәгать итү догасы.
Алышны үткәрүче баш казый кулындагы әләмен болгап алды. Җайдаклар, чаптырып, бер-берсенә якынлаштылар. Ләкин сөңгеләр күтәрелмәде, чөнки бу әле сәламләү йоласы гына иде. Күзләр генә очрашты. Алар нәфрәт белән тулы иде. Ат өстендә кем калыр? Моны бер Алла үзе генә белә.
Инде чынлап очраштылар.
– Җаныңны тәмугка озатам мин синең бүген, Иблис, – дип кычкырды Уйгын.
Җангали бу янауны ишеттеме-юкмы, үзе дә:
– Бүксәңне тишеп, казыкка элеп куям бит, үләт, – дип мыгырданды.
Тәүге ыргымны Җангали ясады. Әйтерсең лә яшен яшьнәде, Уйгын керфек кагарга да өлгерми калды. Әмма аның гәүдәсе дә шундый ук яшен тизлеге белән үзеннән-үзе читкә янтайды, сөңге аны читләтеп узды.
Уйгынның маңгаена тир бәреп чыкты. Куркыныч адәм икән бу, дип уйлап куйды, хан бик дөрес кисәткән.
Икенче тапкырында да өстенлек шаһзадә ягында булды. Монысында кылычын селтәде, Уйгын ияр башының җиргә очканын сизми дә калды.
– Менә шулай, анаеңның кабер тактасын…
Уйгынга беренче чиратта тынычланырга кирәк иде. Шуңа күрә тезгенен читкәрәк каерды. Аннан капылт кына борылып, елгырын Җангали өстенә җибәрде. Тик шаһзадәнеке дә куркаклардан түгел иде. Маңгайга-маңгай бәрелештеләр дигәндә генә, атлар ал аякларын күтәреп кешнәп җибәрделәр. Канатлары булса, дөлдел шикелле очып та китәрләр иде, мөгаен.
Уйгын сөңгесен дошманы тарафына тондырды. Җангалинең йөзе чалшайды. Чөнки калканы кулыннан төшеп китте.
– Әһә, ошамыймы, Иблис?..
Җайдакларны да, толпарларны да алыш тәмам үз кочагына тартып кертте. Читтән күзәткәндә, бу ниндидер күңел ачу, кызыклы тамаша кебек күренә иде. Кешни-кешни атлар бер-берсенә ташлана, кылычлар чыңлый, сөңгеләр уйнаклый. Ара-тирә алышчыларның өзек-өзек усал тавышлары яңгырап китә.
Воевода алышның тәмамлануын көтмәде, кенәз Фёдор Киселёвны чакырып китерде дә әйтте:
– Мин китәм, алыш тәмамлануын көтмәгез, үзегез дә кузгалыгыз, Муромда сезне көтәләр, – диде.
Кенәз Димитрий Иванович, Углицкий көймәсенә утырып, Түбән Новгородка юл алды. Казан аның башланырга да өлгермәгән карьерасына киртә салды.
Мөхәммәдәмин көч бирә-бирә кара тиргә батты. Үзе туктаусыз йөренә, сөйләнә:
– Углан, артыңны май басмагандыр ич, җитезрәк кылан, җитезрәк… Их, тагын булмады… Ни карап торасың инде, бәреп төшер… Шайтан…
Җангали кылыч белән дә, сөңге белән дә бер дәрәҗәдә оста сугыша иде. Ул аларны еш алыштыра. Ләкин бер мәртәбә ялгышты шаһзадә, сөңге урынына кылычын тартып чыгарды. Ара шактый иде, һәрхәлдә, кылыч җитәрлек түгел. Уйгын бу форсатны кулдан ычкындырамы соң? Ачу белән сөңгесен очырды. Сөңге көндәшенең корсагына килеп орынды, ләкин ул көбә күлмәкне тишмәде, ертты гына. Алай да Җангали тәненә кан саркып чыкканын тойды. Шунда ук атын борды да орыш кырын ташлап качты. Аның артыннан уптым илаһи урыслар купты.
Уйгын шаһзадәне куа чыкты. Сура елгасына кырык чакрымнар кала ул аны куып та җитте. Алар кенәз Фёдор Киселёв белән бергә иде. Ләкин орыш углан өчен көтелмәгәндә уңышсыз төгәлләнде, воеводаларның кулына богау кигезә алмады. Чөнки урысларга ярдәм килеп җиткән иде.
* * *
«И разгневася господь русских вои, отня у них храбрость и мужество, и дал бог поганому царю храбость и мужество… И от тои 100000 оставшася 7000 русских вои, ови же мечом посечены, ови же в водах сами напрасно истопоша, бегающе от страха варварского. Волга утопшими людьми загрязе, и озеро Кабан, и обе реки, Казань и Булак наполнишася побитыми телесы християнскими и течаста по 3 дня кровию, и своих людей, оки по месту, ездити и ходити казанцом».
Әсир урыс елъязмачысы, йөрәгеннән кан сауган хәлдә, шушы кайгылы юлларны теркәп куярга мәҗбүр була. Хәер, күп нәрсәләр терки тарихка «Казан елъязмачысы» исеме белән кереп калган исемсез монах. Язмыш аңа Казан ханлыгының бердәнбер елъязмачысы вазифасын йөкли. Менә дүрт йөз елдан артык инде тарихчылар өчен ул язып калдырганнар төп чыганак ролен үти. Чөнки башкалары сакланмаган.
Монах Мөхәммәдәмин чорын аеруча киң һәм җентекле тасвирлый. Яратмыйча, күралмыйча тасвирлый, нахак бәлаләр тага, хәтта ачыктан-ачык мыскыл итә. Тик барыбер җиңүне күрмичә булдыра алмый.
Мөхәммәдәмин ханның 22 июнь (1506) көнендәге җиңүе – дөнья тарихында лаеклы бәһасен алган җиңү. Михаил Худяков үзенең «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» дигән мәгълүм хезмәтендә Олуг Мөхәммәднең Казан ханлыгы тууга китергән әлеге җиңүен Белёв һәм Суздаль орышына тиңли. Хәтта фәнни коммунизмның атасы, алман галиме Карл Маркс та әлеге вакыйганы читләтеп үтми. «Мәскәүлеләрне Казан янында шундый итеп тар-мар китергәннәр ки, бары җиде мең кеше генә котылып калган», – дип яза.
Бу мәгълүматларны фәкать Һади Атласи гына кабул итеп бетерми: «Йөз мең урыс гаскәреннән җиде меңе генә сәламәт калган, туксан өч меңе үлгән булучанлыкка да ышанып булмыйдыр», – дип, шик астына ала.
Икенче бер татар галиме, Равил Фәхретдинов исә, бөтенләй капма-каршы фикердә тора. Русьның Чыңгыз һәм Бату ханнардан соң беркайчан да әле мондый җиңелүгә дучар ителгәне булмаган дип саный.
Янә дә бәгъзе тарихчылар бу бәрелешне Куликово орышы югарылыгына куялар. Татарлар Куликово кырында җиңелүнең үчен кайтарды, диләр.
* * *
Июньнең соңгы көнендә Казансу елгасы буендагы үзәнлектә йөздән артык чатыр пәйда булды. Җиңү хөрмәтенә хан зур бәйрәм игълан иткән иде. Үзе дә гаиләсе, якын даирәсе белән шунда күченде. Сугымлык малны бер атна алданрак кудылар, көрәеп торсыннар, диделәр. Ашчыларга, чәйханә тотучыларга, сугымчыларга, кымызчыларга, сырачыларга эш муеннан – өлгер генә!
Ат чабышын, хәрби уеннарны карау өчен, ханга түбәсе ябулы махсус таскак кордылар. Мөхәммәдәмин бигрәк тә чабышкылар узышына мөкиббән. Беренче килгән ат хуҗасына һәр чабышта хан бүләге тапшырыла. Бу – бик зур дәрәҗә. Чөнки җиңүче – атның иясе – хан табынына чакырыла. Шуңа күрә ярыша-ярыша, көнләшә-көнләшә әзерләнәләр. Соңгы ике елда Шәрәф морзаның Алаяк кушаматлы аргамагы җыен тота. Аны һәммәсе, хәтта дошманнары да ярата. Бик ыспай, матур ат. Гәүдәгә әллә ни зур да түгел, әмма һәрнәрсәсе урынында, һәрнәрсәсе килешле. Әйтерсең лә юнып ясаганнар. Ул дугаланып торган кәттә муен дисеңме, киң күкрәк, килен көянтәседәй сыгылмалы бил – су сөлеге кебек суырып йотарлык. Шулай да Алаякның иң гүзәл бизәге, мөгаен, аякларыдыр. Камыштай зифа, озын торыклы аяклар. Мондый аяклар бик сирәк йөгерек атларда гына була.
Билгеле инде, акбүз атка җиз камчы дигәндәй, морза дирбиягә дә акча жәлләми. Йөгәне генә дә ат бәясе торырлык.
Чабышта Алаяк җиргә сыенып бетә, нечкәрә, озыная, очар кошка охшап кала. Бу мизгелдә аның ашкынуын, ярсуын басармын димә. Андый көч юк. Чөнки ул чабыш өчен яратылган.
Ә бүген? Хәер, һәрвакыттагыча чабыш оешкан төстә башланып китте. Алаяк, гадәттәгечә, шунда ук алга атылып чыкты. Моңа инде барысы да күнгән, шуңа күрә аның урынын дәгъвалаучы да юк. Ат өстендәге җайдак та борчылмый. Алаяк акыл иясе, барысын да үзе белә, аны тарткаларга да, суккаларга да кирәкми. Әнә мәйданга да ерак калмады. Кешеләр кычкырыша, кәләпүшләр күккә оча…
– Соңгы ыргым, Алаяк, кызула, – дип, җайдак җиңелчә генә аяклары белән атка кагылып алды.
Алаяк томырылды гына. Ләкин әллә нәрсә булды аңа, зиһене чуалып китте. Думбра аһәңе күңелен җилкендердеме, мәдхия җырлаулар саташтырдымы, бәлкем, халыкка кызык ясыйсы килгәндер – моны хәзер беркем дә әйтә алмый, – кыскасы, муенына сөлге салыр вакыт җиткәч, кинәт кенә уңга каерылды да шау-гөр килеп торган халык арасына ерып керде. Җайдак тезгенен тартырга да өлгерә алмый калды.
Эх, хан чатырын урап узса, ихтимал, шау-шуы алай ук тавышлы да булмаган булыр иде, үзара көлешеп алырлар иде, шуның белән бетәр иде. Ә хан белән бәйләнешү атаңның сакалы белән уйнаудан да хәтәррәк.
Әһле фарраш дигәннәре ханнан да яман. Бәйдәге эттән дә уздыралар, каһәрләр. Кулларыннан килсә, ханга тузан да кундырмаслар иде. Алаякның хан чатырына үтеп керүе алар өчен көтелмәгән фаҗига булды. Әйтерсең лә күкнең бер чите җимерелеп төште. Яу булып чабышкыга ябырылдылар. Эләктереп алып, киртәгә китереп тә терәделәр. Кайсыдыр йөзе кәгазь шикелле агарынган җайдакны бер сугуда ат өстеннән бәреп төшерде.
Тыны-көне бетеп, ат хуҗасы Шәрәф морза да килеп җитте.
– Алланың рәхмәте яусын, атымны тотып алдыгыз, зыян-зарат булмады, – дип, сөйләнә-сөйләнә, тезгенгә үрелде.
– Кулыңны кыскарак тот, морза, – диде баш сакчы, – бу җүләр атны иректә калдырырга ярамый, аның урыны – ябулы утар.
Шәрәфнең һич тә Алаяктан колак кагасы килми иде. Шунда ул уеннарны тамаша кылып кайтып килүче ханны күреп алды да аягына егылды. Бишмәт чабуларын үбә-үбә ялынырга тотынды:
– И мөхтәрәм галиҗәнап, дөньяда иң шәфкатьле вә бөек хан! Берүк, чапкынымны кире кайтар. Ул бик затлы нәселдән килә, ыруы кыпчак бабаларыбызның көтүләренә барып тоташа. Аның бер гаебе дә юк, барысына да ачык авыз җайдак гаепле. Тиешле җәзасын алачак ул мокыт, бу хакта тыныч бул…
Мөхәммәдәминнең кәефе әйбәт иде, сакал-мыегы эченнән генә көлемсерәп алды да әйтте:
– Синең үзеңә ун камчы тиеш, морза, – диде.
Шул сүз җитә калды, морзаны чишендерергә үк керештеләр.
– Бәйрәм хөрмәтенә гафу итик инде бу адәмне, – диде хан, шул көлемсерәгән хәлендә.
Шәрәф морзаның авызы ерылды, ул моны үзенә күрсәтелгән олы игътибар билгесе дип кабул итте. Шулай булмыйча, хан сүзеннән кайтсын әле! Су кирегә акса агар, әмма хан сүзеннән тайчынмас, дигән ич борынгылар. Ә Мөхәммәдәмин тайчынды, сүзенә ябышып катмады.
Морза, батыраеп, хан белән сатулаша ук башлады:
– И шәрәфле вә мәрхәмәтле хан, утарыңа өч ат өстәп бирәм, Алаякны гына кире кайтар, – диде.
– Ә нигә саранланасың, морза, миңа калса, Алаяк биш атка тора, – дип, хан да шукланып алды.
Шәрәфне бу дустанә мөнәсәбәт тагын да ярсытып җибәрде.
– Юк, хөрмәтле хан, Алаяк җиде толпарга тора ул, – диде.
– Бәрәкалла, морза, егет кеше икәнсең, – диде Мөхәммәдәмин, уенны дәвам итеп: – Тик шуны кисәтәм: иртәгәге ярышта Алаяк беренчелеккә чыкмаса, чабышкың җиде аргамак белән бергә утарга алыначак, үзеңә ун камчы төшәчәк.
Алаякка моннан ары йөгерекләрдә катнашу, йөрәк кагып җыен әйләнү, җирсүләр насыйп булмады. Шәрәф морза җыеннан аксак алаша җитәкләп кайтты. Алаякның аягына су төшкән, диделәр. Шул сырхавыннан ул мантымады да. Иң гаделсезе шул: халык әлеге вакыйганы уенга борды, Алаякны ишәк белән тиңләштереп, әллә нинди мәзәкләр чыгардылар. Шәрәф морза турында сүз кузгалса да, әңгәмәдәшләрнең күзләренә шук очкыннар куна.
– Ә-ә, җиде аргамак биреп, бер ишәк алган Шәрәфне әйтәсеңме? – дип, шаркылдашып көлешәләр.
Бу мыскыллауларга чыдап була димени? Морза, Алаякны суеп, итен мохтаҗларга таратты. Ләкин телгә кергән иде инде. Тора-бара «Ишәк Шәрәфи» дигән кушамат та тагып куйдылар. Яман чир шикелле бу кушамат бөтен нәсел-ыруына иярде. Ә татар фольклорына яңа әйтем – «Ат биреп, ишәк алган» дигән әйтем өстәлде.
* * *
Бәйрәм чорында Мөхәммәдәмин кызыклы шәхесләр белән очрашырга ярата. Кеше арасында исеме чыккан, ниндидер бер ягы белән дан даулаган андый адәмне хан өчен алдан ук әзерләп куялар. Бүгенге кунакны аңа кияве Булат бәк тәкъдим итте.
– Каян чокып чыгардың син аны, бер дә колакка кергән исем түгел, – диде Мөхәммәдәмин, гаҗәпләнүен белдереп, – шигырь язган адәмне мин белергә тиеш идем ләбаса!
– Ун яше дә тулмаган әле аның, – дип, ханны акламакчы итте Булат бәк. – Керсенме соң?
– Үзе генәдер бит?
– Ничек кушсаң, шулай булыр, хан.
Малайның үзе белән генә күзгә-күз сөйләшәсе килә иде Мөхәммәдәминнең: чыннан да сәләтлеме, сөйләгәннәре дөреслеккә туры киләме? Әгәр барысы да рас килсә, ул малайга ярдәм кулын сузачак, гыйлем алырга булышачак.
Чатыр ишеге катында тулырак кына гәүдәле, калын иренле, тавык йомыркасы шикелле озынчарак битле малай күренде. Кыю икән, һич кыенсынмыйча:
– И бөек хан, син безнең яклаучыбыз, киң күңелле, мәрхәмәтле атабыз, Ходай озын гомерләр, сәламәтлек, бәхетле патшалык насыйп итсен, – дип, алдан өйрәтелгән сәламен дә җиткерде.
– Рәхмәт, олан, – диде Мөхәммәдәмин, малайдан күзен алмыйча. – Инде үзең белән таныштыр.
– Атым Мөхәммәдьяр, мулла кушкан исемем – Мәхмүд. Атаем Хаҗи морза.
– Бик хуш, Мәхмүд морза.
Мөхәммәдәмин, малайны сынау ниятеннән, сүзен шигырь белән башлап җибәрде:
Беренчедән, буе зифа, чибәр үзе,
Икенчедән, якты чырай, күркәм йөзе.
Өченчедән, теле төзек, туры сүзе,
Җитмеш ике телне тәмам белә инде.
Мәхмүд әсәрләнүеннән авызын ачкан килеш катып калды. Ул һич тә ханнан моны көтмәгән иде. Нинди күркәм шигырь, нинди күркәм тавыш? Менә кем икән ул чын шагыйрь!
– «Кыйссаи Йосыф»ны мин дә яттан беләм, – диде Мәхмүд бераздан.
Ягъкуб озак сабыр итте – көенде.
Ахыр Йосыфны күрүдән сөенде…
– Үзең дә шигырьләр чыгарасың, диләр, дөресме? – дип сорады Мөхәммәдәмин.
– Минем күңелем тулы шигырь, – диде Мәхмүд. – Тышка бәреп чыкканнары да шактый. Менә шуларның берсе:
Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак,
Кем гыйбадәт алтмыш елдин азрак.
– Бик мәгънәле шигырь, – диде Мөхәммәдәмин. – Мондый шигырьләр чыгарырга иртәрәк түгелме икән соң?
Малай җилкәләрен сикертеп куйды:
– Белмим, нигәдер күңелгә шундыйлар килә. Юмартлык турында, гаделлек турында, саранлык, ихтирам турында. Гаделлек турындагылары күбрәк.
Тыңла: әгәр патша кылса гаделлек,
Гаделлектән халык тапса иреклек.
Һәркемгә дә тияр аннан зур өлеш,
Барча халык рәхәтләнер бу килеш.
– Патшаларга да теш кайрыйсың икән, – дип елмайды Мөхәммәдәмин.
– Җиһан алар кулында бит, алардан күп нәрсә тора, – диде Мәхмүд өлкәннәрчә гакыллылык белән.
– Мин үзем дә каләм тибрәтергә маһир кеше, – диде Мөхәммәдәмин. – Минем күңелгә дә нәкъ синеке кебек җитди шигырьләр килә:
Чыкты һиҗри белән җиде йөз илледә —
Төште галәмгә җир тетрәү кебек хараблык.
Үзе аксак, гакылы ахмак, фетнә иясе
Золымын тартты һәм җиргә.
Әңгәмә озакка сузылды. Уртак тел тапты ике шагыйрь. Булат бәк арага кермәсә, очрашу әле дәвам итәчәк иде. Малайга кайтырга вакыт җиткән икән.
Мөхәммәдәмин аңа Кол Галинең «Йосыф китабы»н бүләк итте. Китап искиткеч затлы иде. Бик сөенде Мәхмүд.