скачать книгу бесплатно
Хан тамагын кырып куйды. Бу «игътибар, хәзер мине тыңлагыз!» дигәнне аңлата иде. Ләкин авызыннан сүз чыкмады, йомышчы морза гына нидер ишарә итте. Бүлмәгә төз гәүдәле, ыспай киемле бер чибәр углан килеп керде. Тын калдылар. Һәммәсе карашы белән угланны капшый, янәсе, нинди тутый кош бу?
– Таныш булыгыз, баш углан Уйгын бәк, – дип, тантаналы төстә тәкъдим итте аны хан.
Уйгын хан каршысына килеп тезләнде.
– Күз карашларыннан күреп торам, монда җыелган мөхтәрәм җәмәгать синең белән бик кызыксына, углан, кыскача гына тәрҗемәи хәлеңне сөйләп уз, – диде Мөхәммәдәмин.
– Мин Арча бәге Хуҗаш морзаның төпчек углы, – диде Уйгын, – атам хан галиҗәнапларына гаскәри хезмәткә җибәрде. Үзем белән бер чирү сугышчы алып килдем. Ханга турылыклы булырга ант эчәм. Аның өчен башымны салырга да әзер.
– Бәрәкалла, бәрәкалла, – дип хуплады Әхмәт бәк баш угланның сүзләрен.
Кәлимәт аңа күзенең агы белән карап куйды. Чөнки, беренчедән, хан баш угланны алыштыру хакында ләм-мим әйтмәде. Бу аны баш карачы буларак танымау лабаса. Ә баш углан турыдан-туры баш карачыга буйсына. Икенчедән, ул Хуҗаш бәк углын баш углан итеп куюга теше-тырнагы белән каршы.
Мөхәммәдәмин баш карачының эчендә нинди ялкын дөрләгәнен белми һәм белергә дә теләми иде.
– Салым түләү, аны дәүләт мәнфәгатьләрендә файдалану мәсьәләсе мине бик тә борчый, – дип, ул җыен табынына яңа җим сипте. – Күп кенә дәүләтләрдә, әйтик, Литвада, салымны җан башыннан түлиләр. Бездә төп берәмлек итеп хуҗалык алынган. Эре җир биләүчеләр исемлектән бөтенләй төшеп калган.
– Эре җир биләүче бәкләр гаскәр тота, – диде Сәрдар морза.
– Бу хакта да сүз булыр, – диде Мөхәммәдәмин. – Гаскәрнең хәле бик мөшкел, мин салымның яртысын хәрби мәнфәгатьләргә тотарга кирәк дип саныйм. Баш углан да бу фикерне хуп күрә. Сез дә уңай карарсыз дип ышанам.
– Белүемчә, Казан-йорт бер дәүләт белән дә орыш ачарга җыенмый. Хәзерге вазгыять шартларында андый хаҗәт гомумән юк, – дип, ниһаять, Кәлимәт тә сүзгә кушыласы итте.
– Сүз яу чабу, орыш ачу турында бармый, – диде Мөхәммәдәмин сабыр гына, – сүз Барча Казан җиренең иминлеге, шул иминлекне тәэмин итү турында бара.
– Салым тәртибен үзгәртү ханлыкның эчке хәленә тискәре йогынты ясаячак, – диде Кәлимәт. Ул, теләктәшләр эзләп, күзләре белән бүлмәне сөзеп алды. Ләкин аны хупларга атлыгып торучылар юк иде. Һәрхәлдә, хан белән бәхәскә керергә ашыкмадылар.
– Үзен үзе саклый алмаган дәүләтнең эчке халәте дә була алмый, – диде хан, өздереп, – Казан элекке бөеклеген кайтарырга бурычлы. Шулчакта гына эчке халәтебез дә мантып китәр.
Сәрдар бәк ялгышын төзәтергә ашыкты.
– Мин, – диде ул, иреннәрен чуп-чуп китереп, – хәрби мәнфәгатьләргә акча арттыруны ифрат та мәслихәт эш дип саныйм. Гаскәр бит бәкләрдә. Шулай булгач, әлеге үсеш үзебезгә файда лабаса. Хан галиҗәнапларын моның өчен күккә чөяргә кирәк, җәмәгать.
– Инде үземнең дәрәҗәле карарымны җиткерәм, тыңлагыз, – диде Мөхәммәдәмин, сүзен төгәлләп, – Арча, Мамадыш, тагын берничә даругада сынап карау нияте белән салымны җан башыннан түләүгә күчәбез. Җыелган салымның яртысын хәрби максатларда файдаланачакбыз.
– Афәрин! – диде Әхмәт бәк.
– Гаскәр тулысы белән хан карамагына күчә, – дип дәвам итте Мөхәммәдәмин, – бәкләр угланнар сыйфатында баш угланга буйсына. Шул ук вакытта алар үз карамакларындагы гаскәрләрен тулысы белән үзләре асрый. Хан эчкеләре генә казна акчасы исәбенә тотыла. Амин. Инде аш-судан рәхим итегез.
* * *
Бөек княгиня Софья Палеологны Мөхәммәдәмин якыннан белә иде. Сөйләшеп утырганнары да булды. Укымышлы, акыллы, горур патшабикә иде ул. Аны бик чибәр дип тә булмый, әмма буй-сыны искиткеч күркәм иде. Кием-салымга бик таләпчән. Җәмәгать алдына бер күлмәктән ике мәртәбә чыкмады. Аз сүзле. Шуңа күрә ниндидер тылсым иясе булып күренә иде. Ул урыс княгиняларыннан аерылып торды. Нурсолтан ханбикә белән уртак тел табып, дустанә рәвештә бүләкләр алышып яшәделәр. Үз кадерен белеп кенә көн итте. Аңа бервакытта да үлем тимәс кебек иде. Тигән бит әнә. Кайгысыннан Иван Васильевич та бик бирешкән, имеш.
Үрбәт Мөхәммәдәминнең урыс патшабикәсен күккә чөюен килештереп бетермәде. Хәер, хатын-кыз үз затын мактап сөйләгәнне өнәп бетерми бит ул. Һәрберсе үзен генә бердәнбер дип саный. Гашыйк хатын-кыз аеруча көнчел була.
– Ай-һай, бер дә харап икән, чит тәтәләр турында авыз суын корытканчы, якындагысының күңелен күрер идең, – диде Үрбәт.
– Ахирәт күлмәге кигән княгиняга мөнәсәбәтле бу үпкәләүләрең һич тә урынлы түгел, бикәм, – диде Мөхәммәдәмин җитди генә.
– Мин шундый көнчел инде, нигә шулайдыр, үзем дә аңламыйм…
– Мин сине генә яратам, бикәм…
– Юк, Мөхәммәдәмин, ханны беренче нәүбәттә мәмләкәтенең хәле борчырга тиеш, – дип бармак янады Үрбәт. – Казан-йорт – барыбызның да гомер бишеге.
– Бу сүзләрнең төбендә ниндидер яшерен мәгънә ята кебек, бикә, – диде Мөхәммәдәмин, уйчанланып, – бер башлагач, йомгагыңны сүтеп бетер инде, яшермә.
– Софьяның бакый дөньяга күчүе олуг кенәзне чарасыз иткәндер, мөгаен, – диде Үрбәт киная белән, – сизенәсеңме, ташларны санар вакыт килеп җитте бит, Мөхәммәдәмин.
Мөхәммәдәмин хатынының изүеннән умырып тотты да күзләренә чәнчеп бакты. Озак кына керфекләрен дә какмыйча карап торды. Усал, башбирмәс, дуамал караш иде бу.
– Син, чыннан да, Аллаһының бу көне килеп җитте дип саныйсыңмы? – диде ул, ниһаять.
– Җитте, Мөхәммәдәмин!
Ирен озаткач, ханбикә, җиңел киемнәрен генә элеп, бакчага чыкты. Бакча искиткеч матур иде. Алмагачлар ап-ак чәчәктә. Тирә-якка хуш ис сибеп утыралар. Иснәп туймалы түгел. Ара-тирә, яфракларны селкеткәләп, шаян җил исеп куя. Шушы хозурлыкны сәламләгәндәй, эреле-ваклы кошлар сайраша. Бу аңа кабал сугу булып ишетелә.
Кабал сугу дигәннән, кичә генә Нугайдан мәктүп китерделәр. Алгай морзадан.
Алгай – Үрбәтнең төпчек энесе. Аталары бер, аналары башка. Мөселманнарда кан пакьлеге атадан санала. Шуңа күрә туганлык та атадан килә. Ул Илһамга кияүгә чыкканда, энесе тумаган да иде әле. Инде үсеп, буй җиткергән, дәрәҗәле морза, булдыклы углан булып җитешкән. Кызык, аларның әле бер мәртәбә дә күрешеп сөйләшкәннәре юк. Атаена охшаса, киң бәдәнле, нык аяклы, базык гәүдәле булырга тиеш. Нугайлар туганда ук атка ябышып туалар. Гомерләре ат өстендә үтә. Елгырлар, өлгерләр. Казан татарлары башка. Гәүдәгә дә, төскә-биткә дә чибәррәк. Бер карауда гашыйк итәләр. Ә күзләре нигәдер борынгы мангыт ыруы кызларына төшә. Бәкләр, морзалар гына түгел, ханнар да нугай тәтәләрен ярәшә. Бер-бер хикмәте бар, күрәсең.
Алгайның мәктүбе аны бик сөендерде. Анда түбәндәге юллар бар иде: «Мөхтәрәм вә гыйззәтле тәтәм! Мин, Казан-йортның олуг ханы, җизнәм Мөхәммәдәмингә сугышчыларым белән ярдәмгә барырга һәрвакыт әзермен. Хәбәр булуга, егерме меңлек гаскәри атларга атланачак. Көтегез!»
Бу хакта Үрбәт ханның үзенә әйтмәде әле, бераз сабыр итәргә булды, җаен көтте. Һәм бик дөрес эшләде. Бүгенге аңлашу – моның дәлиле.
* * *
Үрбәт катыннан чыгуга, Мөхәммәдәмин йөгертеп кенә Шаһи солтанны чакыртып китерде. Шаһиның халык арасында Алып сыңары дигән аты чыккан. Чөнки муенына камыт җитәрлек түгел. Көрәштә дә аңа тиңнәр юк. Шуңа күрәме үзен солтан дип атый.
– Ни боерасың, и олуг хан, – дип, керә-керешкә Шаһи солтан маңгаен идәнгә орды.
– Сине, Шаһи солтан, озын да, җаваплы да сәфәр көтә,– диде Мөхәммәдәмин, – ышанычлы кешем булганлыгың аркасында әлеге мөһим эшне сиңа тапшырырга ниятләдем.
– Ышанычың өчен рәхмәт, хан, беләсең, мин һәрвакыт әзер.
Шаһи солтанга йомышчы морза бер төргәк китереп тоттырды.
– Бу – ярлык, – диде хан, – синең аны ачарга да, укырга да хокукың юк, ярлыкка минем мөһер сугылган. Ул Мәскәүнең олуг кенәзе Иван Васильевичка юлланган. Синең бурыч – ярлыкны исән-имин аның үз кулларына тапшыру. Олуг кенәзнең үзенә! Син Мәскәүдә июньнең нәкъ егерме дүртенче көнендә булырга тиешсең. Әле вакытың җитәрлек, ашыкмыйча, ял итә-итә генә бар. Ләкин егерме дүртенче июньне бер генә мизгелгә дә исеңнән чыгарма. Телеңне тозакка сал. Төшендеңме?
– Төшендем.
– Сакчыларның ышанычлыларын сайла. Чикне узгач һөҗүм итүләре дә ихтимал, һәр очракка әзер бул, – дип, хан янә бер тапкыр ярлыкның мөһимлегенә ишарә итте.
– Эчкеләр…
– Юк, өметләнмә, эчкеләрдән бер гаскәри дә бирмим. Алар монда зарур. Хәерле юл!
Моңа кадәр дә ханның биремнәре ашыгыч һәм көтмәгәндә була иде. Көн-төн ат сыртыннан төшмиләр, ияр өстендә үтә иде юлга бирелгән вакыт. Ә монысы сәер бирем: үзе ашыгыч, үзе сузымлы. Читнең читәне корысын, ди, хан Иванга бер-бер этлек эшләргә җыенмыйдыр бит? Юк, монысы булмастыр, мөгаен, урыслар – күптән инде кадерле кунак. Казанны басып бетерделәр, әнәтрәк. Сәүдә алар кулына күчте, алтын-көмеш түбәләреннән ашкан.
Шаһи солтан 1505 елда, Мөхәммәдәмин кушканча, июнь аеның егерме дүртенче көнендә Мәскәүгә аяк басты. Аллаһының бик хозур бер көне иде ул. Кояш нурлы йөзен күрсәтүгә, дөньяны пакьләндереп, шифалы яңгыр явып үтте. Агач яфраклары чем-яшел төскә керде. Һава саф, кешеләр көр күңел белән мал-туарын көтүгә куа. Мәскәүдә көтү иртә кузгала икән. Гаскәриләр дә аякларында. Казанлыларны туктатырга кыҗрап-кыҗрап алгалыйлар алуын, тик куллары кыска. Чөнки вәкиллекне, каладан чыгып, махсус калгай каршы алды. Кораллы сагы да бар. Алдан чапкын җибәреп, киләсен хәбәр итеп куйган иде Шаһи солтан.
Бүләкләрне барлап, ашап-эчеп, киемнәрне алыштыргалаганчы өйлә җитте. Иван Васильевич шул өйлә вакытында кабул итте дә инде аны. Шаһи солтан башта патшаны танымыйча торды, булышчысы, ахры, дип уйлап куйды. Чөнки бу таушалган өрәктәй арык адәмнең олуг кенәз булуы мөмкин түгел иде. Җансакчының:
– Башыңны ор, әй, башыңны ор, – дигән ачулы кисәтүеннән соң гына айнып китте. Дикъкать беләнрәк карап бакса, чыннан да, бу адәм олуг кенәз үзе икән.
– Йә, сөйлә, туганым Мөхәммәдәмин хан ниләр майтарып ята анда? – диде Иван солтанның соңга калган сәламләүләреннән соң. Тавышы үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә, дөбердәп чыга.
– Мөхтәрәм галиҗәнап, Рәсәй җиренең олуг кенәзе Иван Васильевич, ханның юлламасы – сер юллама. Мин аннан хәбәрдар түгелмен, барысы да кәгазьгә төшерелгән, – дип, Шаһи солтан төргәген сузды.
Аны йомышчы дьяк саклык белән генә сүтте. Аннан ары:
– Кычкырып укыргамы? – дип сорады.
– Юк, – диде патша, – сер, ди бит, ә серне ачарга ярамый.
Ул, озаклап һәм җентекләп, Мөхәммәдәминнең ярлыгын укырга тотынды. Бераздан туктап калды. Ишегалдында хәрбиләрне маршка йөртәләр иде, күрәсең, «айть-два»лары сарай эченә үк үтеп керә. Иванның кәгазьдәй ак йөзенә сырлар кунды. Моны күреп алган баш сакчы, атылып, урамга чыкты да ачу белән:
– Отставить, болваны, великому князю мешаете, – дип кычкырды.
Иван, ниһаять, ярлыкны укып чыкты. Аннан соң ризасызлык белән:
– Нәрсә, сез анда, мәкинә башлар, юлдан адашмаслык та акылыгыз калмадымы әллә? – дип, илчегә чекерәйде.
Тик ул бу сорауны җавап алу өчен бирмәде. Уйлануы иде. Чөнки берничә көн элек кенә Кляпиктан чапкын хәбәр китергән иде. Хан гаскәр белән мәшгуль, катлауланулар килеп чыкмагае, дигән. Илче әлеге шиген беренче тапкыр гына белдерми иде инде. Бодай күрсәтеп, арпа алган мокыт хәленә төшүең бар. Әйтик, Мөхәммәдәмин, илче гөманынча, Мәскәүгә яу да чапсын, ди. Бу аның өчен үз теләге белән башын элмәккә тыгу лабаса. Мәскәү карамагында төрле орышларда кайнашып, зур осталыкка ирешкән, заманча коралланган йөз меңлек гаскәр бар. Якын-тирәдә аңа каршы торырлык көч юк. Бу Мөхәммәдәмин ханга бик яхшы мәгълүм. Гаскәрне оештыруда үзе дә турыдан-туры катнашып, Литва орышында баш җиһангир да булып торды. Тар-мар ителәчәген алдан белә торып, бу дуамал җәнҗалга барырга аның башына тай типмәгән лә. Гаскәре мәскәүлеләрдән өстен булган очракта да андый адымга бармас иде Мөхәммәдәмин.
Уйлана торгач, Иванның чигәсе кыса башлады. Бу араларда өянәге көчәя генә бара. Керфек тә какмый үткәргән төннәре ешайды. Ләкин һич тә бирешәсе килми. Фани дөнья белән алыш-биреше бетмәде әле аның.
Мондый чакта ул, табиблар киңәшен тотып, йодрыгын бер төйни, бер йомшарта. Шуннан соң маңгаена тир бәреп чыга, авыртуы басыла төшә. Хәзер дә, шушы сыналган хәрәкәтләрен ясап, бераз җиңеллек алды.
Шаһи солтан алып килгән ярлык та Кляпик фаразларының дөреслеккә туры килмәвен дәлилли. Киресенчә, хан «Мәскәү үзе һөҗүмгә әзерләнә икән» дип борчыла бит әле. «Мине тәхеттән алып ташларга җыенасың икән, туганым олуг кенәз Иван Васильевич» дип үпкә белдерә.
Кляпик бер-бер саксыз сүз ычкындырган, ахры. Тинтәк. Казанга тиз арада яңа илче билгеләргә кирәк, димәк ки.
Шулай да, Мөхәммәдәмингә әлеге мәгълүматны кем җиткерде икән? Әллә, чынлап та, казанлылар яшертен эш йөртәләрме? Бәлкем, бу ярлык күз буяу гынадыр? Юк, булмас. Ләкин тикшерү зыян итмәс.
* * *
1505 елның 24 июнендә Казан каласында да, ялтырап, кояш чыкты. Мәскәүдәге шикелле үк матур көн туды. Табигатьне яшәртеп, шундый ук шифалы җәйге яңгыр явып үтте.
Мәскәүдән аермалы буларак, Казанда зур тамаша иде. Казан ярминкәсе дип даны таралган сәүдә тамашасы. Елга бер мәртәбә үтә торган бу олы ярминкәгә әзерлек чираттагысы төгәлләнгән көннән үк башлана. Быел да бик зурдан кубып әзерләнделәр. Катнашырга теләүче сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр дә бихисап. Кытайдан, Персиядән, Румнан, Литвадан кадәр киләләр. Соңгы елларда урыслар бик көчәеп китте, бүтәннәрне кысрыклый башладылар. Төпләнеп көн күргәннәре дә шактый.
Хан иртән иртүк киңәшмә җыйды. Анда баш углан Уйгын һәм тагын берничә кеше генә катнашты. Яшерен киңәшмә иде бу.
– Мин, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин, Аллаһының ризалыгы белән, Казан йортының элекке данын кайтару максатларында, яңа сәяси һәм икътисади боерык эшләдем, – диде хан, җыелышучыларны берәм-берәм күздән кичереп, – бүген әлеге боерыгымның тәүге чараларын гамәлгә ашыруны башлап җибәрәбез. Бу эшне мин сезгә тапшырам, җитәкче баш углан Уйгын бәк. Хәерле сәгатьтә! Амин.
– Баш өсте, бөек хан!
– Калага баш углан Уйгын бәк хуҗа булып калачак, чөнки мин гаиләм белән вакытлыча Идел буендагы утарыма күченеп китәм.
– Сез юкта калага баш карачы хуҗа булып кала иде, – диде арадан берсе. – Кануннарны бозу булмасмы?
– Булмас, углан. Ник дисәң, иң беренче булып Кәлимәтнең үзен кулга аласыз. Аннан соң урыс илчеләре Кляпикны, Телешевны зинданга озатасыз!
Ханның бу катгый сүзләре яшь угланнарның канын кайната иде. Аларның тизрәк мавыктыргыч бурычны үтәргә тотынасылары килә башлады, түземлекләре төкәнде.
– Шуннан соң ярминкәгә һөҗүм итәсез, – дип, күрсәтмәләрен бирде Мөхәммәдәмин, – урыс сәүдәгәрләренең мал-мөлкәтен тартып аласыз, бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә казнага тапшырасыз. Һөҗүм үтергеч булсын. Гарәпләргә, кытайларга, литвалыларга, румлыларга зыян китермисез.
* * *
Кәлимәтне өендә эләктерделәр. Дөрес, әүвәл җансакчылары белән чәкәләшеп алдылар алуын. Ихтимал, карышмаган да булырлар иде. Ләкин хәлне аңлатып вакыт үткәрмәделәр, бәйләп ташладылар да авызларына чүпрәк тутырдылар.
Түшәкчеләрнең, йомышчыларның, пешекчеләрнең кан качкан йөзләренә игътибар итмичә, Уйгын бер төркем яшь эчке белән баш карачы катына узды. Кәлимәт, өйлә намазына басар өчен, тәһарәт алырга әзерләнеп йөри иде, ахры. Угланнарны күргәч, комганын идәнгә төшереп җибәрде. Үзен алырга килүләрен шундук аңлап алган иде ул. Куркынып, як-ягына каранды, ләкин бернинди ярдәмгә дә өмет итә алыр чамасы юк иде. Баш углан, ханның уң кулы, тиктомалдан өйгә бәреп кермәс. Димәк, бу – бунт!
– Чыгып китегез, хәсисләр, өемнән, хакыгыз юк, мин Мәскәү патшасы Иван Васильевичның ышанычлысы, – дип, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып кычкырды Кәлимәт, – Казан йортының мәртәбәле баш карачысы…
– Син инде баш карачы түгел, – дип, күзләреннән ут чәчрәтте Уйгын, – Мәскәүгә сатылып, дәүләтебезгә зур зыян салганың өчен, ханнарның башын ашаганың өчен Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин боерыгы белән мин сине кулга алам.
– Хакың юк, хәсис, мин Иван Васильевичның ышанычлысы, башың белән җавап бирерсең. Якын килмәгез, кара-у-ул! – дип тузына башлаган иде Кәлимәт, бик тиз бөтереп алдылар.
Кляпик үзен илчеләрчә тыныч тотты.
– Мөхтәрәм әфәнделәр, миңа ханның язмача әмерен күрсәтегез, шуннан соң берсүзсез буйсыначакмын, – диде.– Бу вакытлы аңлашылмаучылык кына булырга тиеш. Мин вәкаләтле илче! Кагылгысыз шәхес!
Ләкин ул тыныч булып күренергә генә тырыша иде. Телешев белеп каркылдаган икән, дип сызланып куйды. Мөхәммәдәминне тәхеткә утыртырга килгәндәге буранлы төндә кенәз бик зур икеләнү белдергән иде. Хәер, икеләнү генәме, татарларга ышаныч юк, дип турыдан-туры әйткән иде. Ул үзе дә олуг кенәзгә ханның гаскәре белән чамадан тыш мавыгуы хакында мәгълүмат җибәреп торды. Тик шулай да бервакытта да Мөхәммәдәмин баш күтәрү юлына басар, Мәскәү илчесенә кул сузарга җөрьәт итәр дигән уйны күңеленә дә кертеп карамады. Икейөзле булган икән кара йөрәк, басурман, барыбызны да төп башына утыртты әнә. Ярый ла, исән-имин котылып булса. Ышан бу башкисәрләргә, дөмектерергә дә күп сорамаслар.
Мөхәммәдәмин мондый эшләрнең рәтен белә иде, әлбәттә, шуңа күрә кәгазьләрен дә алдан әзерләде. Тик угланнар аңа карап тормадылар, урыс илчесенә барыбер татар йодрыгының тәмен татырга туры килде.
– Господа, без рук, господа… я сам, – дип, йөгертә-йөгертә, үзе киенеп тә куйды Кляпик.
Ярминкәнең дә иң кызган чагы иде. Искәрмәстән генә камап алдылар. Уйгын үзенең Арча егетләре белән эчкә ыргылды.
– Кулларыгызны аркага куеп, йөз белән җиргә авыгыз! – дип кычкырды ул сәүдәгәрләргә.
Кешеләр аптырап калды. Ник шаша бу угланнар, нигә бәйдән ычкынган эт шикелле котырыналар?
– Кемгә әйтәләр, кулларыгызны аркага куеп, йөз белән җиргә авыгыз! – дип түземсезләнде баш углан.
Халык әле һаман ышанмый. Хан мактамас угланнарны моның өчен. Мактамас. Ярминкәнең ямен җибәреп, теге…
– Тиз! Җиргә авыгыз!
Уйгын бар көче белән кылычын бакыр чәчле бер юан урысның муенына селтәде. Өзелгән баш юл тузанына буялып тәгәрәп китте. Аһ иттеләр. Бу инде яшь угланнарның чираттагы күңел ачуы гына түгел. Бу – һөҗүм!
Ярминкәлеләр, өсләренә су сипкәндәй, төрлесе төрле якка ыргылды. Кылычлар чыңлый, сөңгеләр ялтырый. Кемнең кем икәнен дә аеру бетте. Гарәпме, кытаймы, урысмы, татармы – кыралар гына. Тоташ суеш. Кычкырыш, бакырыш.
Угланнарны җанвари вәсвәсә биләп алды. Кан исе борынгы бабаларыбыздан килгән ерткычлык хисләрен бар көченә уятып җибәрде. Бу аларга һични белән чагыштыргысыз хайвани ләззәт китерә иде.
Казан ярминкәсенең үз кешесенә әверелгән кытай сәүдәгәре Мао, Уйгынның кылычыннан качу өчен, ниләр генә кыланмады, бәгырь. Дүрт аяклап мүкәйләп тә карады, түше белән җиргә ятып та шуышты, аяк-кулларын да чәбәләндерде. Үзе дә ушу остасы иде. Тик ярдәме генә тимәде. Ахыры: