banner banner banner
Каеннар сары иде
Каеннар сары иде
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Каеннар сары иде

скачать книгу бесплатно

Каеннар сары иде
Хәсән Туфан

Шагыйрь мөнбәре
Әлеге китапка татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның (1900–1981), вакыт сынавын узып, поэзиябезнең алтын фондына кергән шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.

Хәсән Туфан

Каеннар сары иде. Шигырьләр, балладалар һәм поэмалар

БӘЛКИ, ШАГЫЙРЬ БУЛМАС ТА ИДЕМ…

«Ничек, нигә шагыйрь булдым соң?» дигән сорауга җавап эзли башласам, минем күңел ирексездән кайдадыр еракларда калган балачакларга юнәлә.

Минем туган ягым Борынгы Болгар ханлыгына кергән бер төбәк булган, күрәсең. Кырларында, юллары читендә япа-ялгыз торып калган борынгы кабер ташлары, марлары (янәсе, «Алып бабай чабатасыннан коелган туфрак өемнәре»), «Казна аланы» дип атап йөртелгән һәм сукаланган җирләре астына күмелгән кәлга (крепость) урыннары белән ул ниндидер тарихи трагедияләрне кичергән легендар як булып хәтердә саклана.

Мин балачакта бу як Казан губернасының Аксубай волосте дип атала иде. Гасырның ахыргы көннәрендә, иске стиль белән 1900 елның 27 ноябрендә, мин әнә шул волостьның Иске Кармәт дигән авылында дөньяга килгәнмен. Безнең гаиләнең унынчы, төпчек баласы булгангадыр, әни мине дүрт яшемә кадәр имидән аермаган. Үзем дә бераз хәтерлим әле: ишегалдында ниндидер саргылт нурлы, җылы яз. Үз ишләрем белән ду килеп, шаулашып уйнап йөргәндә, әни коега суга чыга. Мин аның кочагына ташланам. Ул болдырга утыра да мине имезә башлый. Яшьтәшләрем, иреннәрен ялап куйгандай итеп, кызыксынып, бу «хәерсез»нең имеп туйганын көтеп торалар… Әни, мине имезә-имезә, чебиләгән аякларымның каный башлаган төшләрен күкрәк сөте белән «майлап» куя…

Әни минем, гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәттә, тумыштан ук үтә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгангадыр. Тормышның безне чолгап алган ямьсез якларын ул минем күздән яшерергә тырышкан, күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең.

Ул мине ишегалдына яки бәрәңге бакчасына алып чыга да дөньяны күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән киек казлар, торналар белән генә түгел, куаклар, таллар, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый иде. Йолдызларны танырга, табарга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кушып сөйли иде.

Әни миндә «Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән» дигән иман тудырды. Апам да әни шикелле үк нечкә күңелле, уйчан, моңчан кыз булып хәтердә калган.

Мин, ул замандагы һәрбер авыл баласы кебек, һәртөрле мифларга – шүрәлеләр, бичуралар, убырлар, җеннәр барлыгына ышанып үстем. Бу җәһәттән без, Кармәт малайлары, борынгы Эллада һәм Мисыр балаларыннан, шәт, аз гына да калышмаганбыздыр.

Ләкин замана безнең балачакның романтик, поэтик дөньясына үзенең дорфа, натуралистик күренешләре белән барыбер ажгырып килеп керә иде. Җәйге төннәрдә офыклар артында еш кына каралы-кызыллы ялкыннар күтәрелә. Күптән түгел генә баткан кояш гүя, төтеннәргә уралып, бүтән төштән чыгарга тели. Янгын шәүләләре иде бу… Үз авылыбыздагы берничә зур янгынны, хәтта кеше үтергәнне – олыларның (бик ягымлы, әйбәт ирләрнең) бер дә ашыкмыйча гына, ял итә-итә генә ат карагын кыйнап үтергәнен дә күргәнем булды минем.

Әти, бүтән авылларга мич чыгарырга барган чакларында, офыкларның аргы якларындагы киң дөнья белән таныша башласын диптер инде, мине дә үзе белән алып китә торган иде. Шундый читтә йөрүләрдән мин арып түгел, ә баеп, әллә никадәр яңа җыр отып, табышмаклар, мәкальләр, яңа сүзләр отып кайта идем.

Укый-язарга мин сабак укып түгел, бик кечкенәдән үк уйный-уйный өйрәнгәнмен. Китапларның төрле, матур төстәге, аллы-гөлле тышкы кәгазьләренә, алардагы ниндидер серле сүзләргә соклануым ярдәм иткәндер, бәлки.

Мин үскәндә, дүрт абыем, бер апам исән иде әле. Башкалары балачакларында ук үлеп беткән. Авылда чагымда мин абыйларны рәтләп күргәнем дә булмады: алар Уралдагы заводлардан, шахталардан кайткалап кына китә иделәр. Читкә киткән авылдашлар Уралдан һәм Себердән, Лена буендагы Бодайбо алтын шахталарыннан яңа җырлар алып кайта торалар, без, малайлар, һәр җырны бер ишетү белән үк күңелдә калдыра бара идек.

Безнең авылдагы һәм күрше авыллардагы җырларның һәм кайбер кызык яки бик моңлы бәетләрнең бары да диярлек күңелгә кереп утырган иде инде. Бу хәлнең миңа йогынтысы да булды бугай: бер елны, яз көне җирләр ачылгач, туп уйнаганда, бер дә юктан гына кызып китеп сугышырга керештек. Кысрыклый торгач, аргы урам малайлары үз якларына шылдылар. Шулай да алар бирелергә теләмиләр иде әле. Елга аша ташлар һәм усал сүзләр белән бәрешә башладык.

Безнең ызгышны олылар да ишетеп торганга күрә, әдәп белән генә, язык сүзләрне кушмыйча гына үртәшәбез. Шул чакны ничектер, үзем дә сизмәстән, безнең белән ызгышкан малайларның исемнәрен кертеп, тиз генә берничә җыр чыгардым да, әйдәгез, тегеләрне менә шулай үртәп җырлыйк, дидем. (Бу очракта олылардан «гыйбрәт» алганмын, күрәсең, әгәр дә сүгенә торган оятсыз сүзе булмаса, олылар бит усал җырны да, көлке бәетне дә гаепкә санамыйлар.) Безнекеләр җырларны шунда ук отып алдылар, һәм без кычкырып җырлап та җибәрдек. Безнең «дошманнар» аптырап, тынып калдылар. Алар да нәрсәдер әйтергә теләделәр бугай: җыелышып киңәшергә тотындылар. Тик, берни дә чыгара алмыйча, өйләренә таралыштылар. Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәнен төшендем бугай. Бу вакыйга шигырьгә «килә» башлавымның беренче чагылышы булгандыр, бәлки.

Безнең авылда рәсми мәктәп 1905 елдан соң гына барлыкка килгән. Ләкин мәктәпләргә йөрүемнең рәте, мәгънәсе булмады. Шулай да мин ул чаклардагы яңа – җәдиди – мәктәпләрдә үтелә торган җәгърафия, тарих, хисап, гарәп теле кебек дәресләрне үзлегемнән укып белергә омтылдым. Әдәбият дәресе итеп татар телендәге яңа китапларны укый идем. Алар гына җитмәгәч, кайбер иске китапларга да күз салгаладым. Шундыйлардан, мәсәлән, Искәндәр Зөлкарнәйне (Александр Македонскийны) легендаларга төреп, ике мөгезле итеп сурәтләгән «тарих» китабы һәм Каюм ага Насыйриның атаклы «Фәвакиһел җөләса…» дигән әсәре белән таныштым. Соңгысы аңлау өчен шактый катлаулы, авыр китап булып, аның эчендә иркенләп йөри алмасам да, андагы шигырьләр, җырлар, бәетләр, мәкальләр минем өчен үзенә күрә әдәбият дәреслеге хезмәтен үтәделәр.

Соңга таба минем «белем даирәм» тагын да киңәя төште. Безнең авылның мулласы, хөрмәтле Хәсәнҗан Әхмәров абый мине үз өенә китаплар, газеталар укып йөрергә чакырды. Яшьтәшем булган кызы белән без аның бик кызыклы әңгәмәләрен тыңлый идек. Ул, безне газета дигән нәрсәгә ияләштерү өчендер, алардагы хәбәрләр буенча бик кызык сөйләшүләр, аңлатулар алып бара иде. Ул елларда газеталарда койрыклы йолдызның (Галлей кометасының) Җир шарына бәрелү ихтималы турында кызу бәхәсләр бара иде.

Шул уңайдан Хәсәнҗан абый безне Кояш тирәсендә әйләнүче планеталар һәм Галәмнең төзелеше белән дә аз-маз таныштырды. Менә шул рәвештә Галлей кометасы мине диннең Галәм турындагы әкиятләреннән яңа орбитага – фән «орбитасы»на күчәргә ярдәм итте. Әгәр дә мин Галлей кометасының яңадан Кояш тирәсеннән үтеп китәчәк елын – 1986 елны көтәм икән, минем аны күрәсем килүе – бик табигый хәл, мин аның белән бит малай чакларымда ук танышкан идем инде.

Әни, үзе дә белмәгән хәлдә, миндә шигъри хисләрнең үсүенә, романтик уйчанлык тууга сәбәпче булса, әти исә, акылга йогынты ясап, практик кеше итәргә теләде, ахрысы. Авыл малае нәрсәләр белергә һәм эшләргә тиеш булса, мин дә шуларның барысын башкардым: иген урдым (сул кул бармагымда әле дә уракның истәлеккә калган эзе бар); кечкенәрәк чалгы әмәлләп печән чаптым; чабатаның кызлар кия торган «көяз» стильдәгесен үзем тукып кидем; сәгатьләр төзәтеп, тәрәзәләргә пыялалар куеп йөрдем. Бервакытны юкәдән күнгә күчәргә – итекче булырга да өйрәнә башлаган идем. «Бусы кирәкми, улым, гомер буена өйдә генә, хатын итәге янында гына утыра торган эш ул», – диде әти. Ә инде авыл читендәге алачыкка йөреп, тимерче булырга өйрәнә башлагач: «Менә бусы ярый, тимер – агачның патшасы ул», – диде. Ләкин бу эшкә әтидән бигрәк әни күзе белән карый идем бугай: тимерче кап-кара, кап-каты тимерне утка сала; тимер матур алсу-сары-ак төскә керә, әйтерсең кояшның бер кисәгенә әверелә; чүкеч астында йолдызлар сибә-сибә, син теләгән рәвешкә килә. Тимерне дә шулай буйсындыра ала торган кодрәткә ия булу инде гади эш кенә түгел, бу ниндидер бер ямьле, серле һөнәрдер кебек иде.

1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына киттем. Ул вакытларда мин моны авылдан бөтенләйгә китүемдер бу дип һич уйламаган идем. Абыйларымның берсе, яшьрәге, Бельгия байларыныкы диелгән шахтада эшли, калган икесе старатель булып үзләре казый башлаган шахтадан бакыр колчеданы чыгара иделәр.

Мин дә шунда төштем. Баскычка ябыша-ябыша тирән кое төбенә җиткәч, юка гына бакыр «тамыры» буенча, ятып кына керерлек тәбәнәк, терәүле забойда, «колчедан арасында алтын бөртеге дә бар» диелгән эшкә өйрәнә башладым.

Чыгыр белән өскә чыгарылган руданың күз белән генә үлчәнгән йөздән бер өлеше саф бакырның күпме икәнен билгеләү өчен казнага тапшырыла, Петербурга, эретеп карый торган төшкә китә, һәм аннан «Сез чыгарган бакыр өемендә бер мыскал алтын да бар» дигән кебегрәк бер нәтиҗә килә. Шуның буенча эш хакы бирелә. Юк, тернәкләнеп, баеп булмый торган алдакчы эш иде бу!

Абыйлар бу хәлне яхшы белә иделәр. Бервакыт алар бергә җыелдылар да киңәшкә утырдылар. «Үзебездән булмады инде… Энебезне, кечебезне, җыйнаулашып укырга җибәреп карыйкмы әллә? Өфедә бик шәп мәдрәсә бар икән бит… Әгәр шунда җибәрсәк…» – диештеләр.

Иң олы абый (минем шигырьләрдәге «Минап абый»ның прототибы) арып туктаган ат кебек итеп авыр гына сулап куйды. Башкалары олыга хөрмәт йөзеннән, аның нәрсә әйткәнен көтеп, тынып калдылар.

– Юк, – диде ул, – мин каршы. Укыган кеше – ыруы өчен файдасыз кеше ул, халык эченә китә дә югала ул. Үзлегеннән укыганы да җитеп торыр. Ни күрсәк тә, бергә күрербез. Үз яныбызда калсын… – диде. Олылар сүзеннән чыкма дигәндәй, бик җылы гына итеп миңа бер карап куйды.

Абыен абый, олысын олы да бит, ләкин минем бик укыйсым килә иде.

Уртанчы абыйлар олыбызның мине, төпчекне, бик нык яратуын белә иделәр. Алар шуңардан файдаланырга теләделәр.

– Энекәш үзе дә сабый түгел бит инде, үзе ни әйтер соң? – диделәр.

– Барыйм, абый, әгәр укудан мәгънә чыгарлык булмаса, берәр айдан ук сезнең янга кайтырмын да керермен, – дидем мин.

Олыбыз дәшмәде. «Алай үзең бик укырга теләгәч…» дигән шикелле итеп көрсенеп кенә куйды.

Менә шулай мин Уфага, «Галия» мәдрәсәсенә, хыялдагы яңа дөньяга китеп бардым.

«Галия»дә, татар-башкорт халыкларының ирек сөюче, кыю, зирәк уллары арасында, Төркестан кышлакларыннан, казах далаларыннан, Кавказ тауларыннан, Кара диңгез ярларыннан килгән укучылар арасында, күкрәп торган яшьлек дөньясы мәйданында яши башладым.

«Галия»нең мәгънәви һавасында фикер азатлыгына омтылу авазы, үзе үлсә дә, һаман йөрәкләрдә яшәгән Тукайның фикер азатлыгына чакырган авазы яңгырый кебек иде.

Дәресләрне бик җиңел үзләштерә идем, укытучыларны тыңлап утыру гына да җитә, вакытның күбрәге төрле түгәрәкләрдә үтә иде. Кыллы оркестр һәм хор концертларына катнаша башладым. Тавыш әле «балигъ булмаган» иде күрәсең, шәкертләрнең Уфа сәхнәсендә уйналган бер пәрдәлек комедиядә кызлар ролен башкардым. Кичләрнең күбрәген Габделбәр Салиев дигән сабакташым белән «Галия»нең шактый бай китапханәсендә әдәби әсәрләр укып уздыра идек.

Кичке чәйдән соң шәрикләребез дәресханәдә дәрес әзерлиләр, без исә укылган әдәби әсәрләр турында сөйләшеп коридорда йөреп гомер үткәрә идек. Бер кичне безнең янга «Галия»безнең атаклы шагыйре, уйчан да, көләч тә булган Бабич килде. (Без беренче сыйныфта, ә ул дүртенчедә укый иде инде.) Ятарга звонок бирелгәнгә кадәр безнең белән сөйләшеп йөрде. Икенче кичтә дә, аннан соң да шулай очраша башладык. Ул шул рәвештә безнең нинди малайлар икәнне сынаган, күрәсең. Кичләрнең берсендә ул:

«Әгәр дә беркемгә дә белдермәскә сүз бирсәгез, мин сезгә бер сер әйтәм», – диде. Без моңа гаҗәпләнмәдек: безнең белән сөйләшеп йөрүләренең нәрсәдер әйтер өчен икәнен бераз чамалый идек инде. Ике кешелек кенә яшерен түгәрәге барлыгын һәм безне дә шуңа тартырга теләвен әйтте. Әбүгалисинаның тау куышында белем алып ятуы легендасын хәтерләткән бу романтик түгәрәк, без дә кушылгач, дүрт кешелек булды.

Төн урталарында ятак бүлмәләрендә утлар сүнеп, укучыларның барысы да йокыга киткәч, Бабич безне уята. Саклык белән генә өске катка менәбез. Дәресханә ишеген эчтән бикләп куябыз да, түгәрәкнең нәүбәттәге утырышы башлана. Утырышлар төрекчәгә тәрҗемә ителгән француз китаплары буенча (Бабич аларны кемнеңдер хосусый китапханәсеннән алып килә иде) «Галия» программасында булмаган кайбер кызык фәннәрне өйрәнүгә, гипнотизм (һәм шуңа охшаш фәннәр) буенча тәҗрибәләр ясауга багышлана. Соңы Бабичның «Шигърият серләре» дигән бик мавыктыргыч әңгәмәләре белән тәмамлана иде. Бу түгәрәк, барыннан да бигрәк, чын шигырьнең нәрсә икәнен төшенә башларга ярдәм итте миңа.

«Галия»дә укуның икенче елында (1915/16 уку елында) киләчәгемә юнәлеш бирәчәк остазым Галимҗан абый Ибраһимов белән очраштым. Ул безгә әдәбият дәресләре укыта иде. Ләкин аның дәресләре әдәбият белән генә чикләнми иде. Ул Тарас Шевченконың ни өчен сөргенгә җибәрелүе, Һенрих Һейненең нигә Парижда яшәргә мәҗбүр булуы, Байронның ни өчен Грециядә вафат булуы кебек хәлләрнең асыл сәбәпләре турында да сөйләп үтә иде.

Бервакыт ул безгә, дәрестән тыш эш биреп, үзебез теләгән темага инша язып килергә кушты. Мин авылыбызда күргән бер авыр вакыйганы хикәя рәвешендәге бернәрсә итеп язып килдем. Галимҗан абый аңа «бик яхшы» дигән билге куйган һәм «хикәям» астына: «Сездә язучылык сәләте барлыгы чагыла, шул эшкә әзерләнергә кирәк, бәлки, язучы була алырсыз», – рәвешендәрәк киңәшләрен язган иде. Минем сыйныфташларым булган Сәйфи Кудаш һәм Баембәт Майлин иншаларына да югары бәя бирелгән иде. Моннан соң да, җае чыккан саен, ул миңа киңәшләр биргәләп торды. «Матбугатка чыгарга ашыкмаска кирәк. Халыкны сөендерерлек булсаң гына чыгарга ярый», – ди иде ул.

Хәер, Галимҗан абый минем романтикага тартым «хәйран» сыйфатымны юкка чыгармады. Аңа бары халык бәхете өчен яшәргә кирәк дигән яңа йөкләмә өстәде, тынгысызлык хисләре тудырды.

Шигърият дөньясына, поэзия юлына таба юнәлүемә йолдызларның да катнашы булды бугай:

Кара төннәрдә, тирән күкләрдә
Җем-җем елтырап,
Йолдызлар яна.
Тормыш чүлендә гизгән юлчылар
Йолдызга карап юлларын таба.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Алга күз теккән уйчан егетләр
Нурлы йолдыздан Мәгънәләр ала…

Бу шигырь кебек нәрсә 1916 елда, Казык йолдыз тирәсендә әйләнеп йөргән йолдызларга карап торганда, ничектер үзеннән-үзе килеп чыккан иде. Менә шул «йолдызлар» дигән нәрсәне (урта юллары хәтердә калмаган), сынап карар өчен, исемемне күрсәт-мичә генә, мәдрәсәбездәге кулъязма «Парлак» журналы редакциясе тартмасына салган идем. Бераздан «Парлак»ның яңа санында «Дәрдемәнд шигырьләре кебек уйландыра торган нәрсә бу» дигән кыска гына сүз башы белән бу язманың журналга урнаштырылган булуын күрдем. Сабакташларымның һәм олырак укучыларның «Кем шигыре икән соң бу?» дип, шактый нык кызыксынулары мине бераз уйландырды. Күңелнең кайсы төшендәдер яшерен сергә охшаган изге бер дәрт туа башлады. Галимҗан абый Ибраһимовның «Бәлки, язучы булырсың…» дигән сүзләре дә искә төште. Ләкин миндә әле фидакяр мәгърифәтче, укытучы буларак халык арасына китәргә тиешмен дигән теләк бүтән омтылышка – язучы булу хисләренә – юл бирми иде. Шулай да сөю, юксыну кебек эчке тирән кичерешләр, берәр музыка коралында моңаеп уйнап утырган чакларда, көе дә, сүзе дә яңа булып тоелган җырга әвереләләр иде. Кайберләре аларның әле дә хәтердә:

Мин сорыйм һәр көнне җилдән:
– Җил, хәбәрләр бармы? – дип,
Мин сорыйм һәр көнне иртән:
– Җил, сөеклем саумы? – дип.
Килми тик синнән хәбәр,
Синнән сәламнәр килмиләр,
Бирмиләр җилләр хәбәр:
Җилләр хәлеңне белмиләр…

Менә шундыйлар, җырны, шигырьне хәтерләткән нәрсәләр иҗат итим әле дигән ният белән түгел, ә болай гына, балачакларда уйнап кына җыр чыгарган шикелле генә, үзләреннән-үзләре килеп чыга иделәр. Күңелдәге хосусый кичерешләрне шигырьнең ритмик формаларына туры килерлек итеп әйтә алсам да, бу эшне яза башлауга санамый идем әле.

«Галия»дә мин ике ел укыдым. Аны тәмамларга тагын дүрт ел укыйсы бар иде әле. Укуны дәвам иттерә алу өчен, акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә кердем. Уку бүленде.

Заводка мине өйрәнчек слесарь итеп эшкә алдылар. Эшне, тимерне сагынган кулларым хезмәт рәхәтенә тарыган кебек булды. Баш слесарь карт, «Бу татар щеноктан рәт чыгар микән?» дигәндәй, «җиз» мыекларын сыйпаштырып, хәйләкәр генә елмаеп куйды да, сынап карар өчен, миңа шактый катлаулы эш бирде. Бу эш «агачның патшасы» булган тимернең – металлның – мине «имтихан» кылуы иде. Авылда чакта ук тимер белән бераз таныш булуым ярдәм итте, күрәсең, слесарь агай эшемне генә түгел, үземне дә улы кебек итеп яратты. Берәр айдан соң цех башлыгы белән киңәшеп, мине токарьлык эшенә – станокка күчереште.

Яраттым мин заводны. Бигрәк тә аның кичләрен, мартен мичләренең вулканнарны хәтерләтеп күкләрне кызарткан төннәрен, цехларның металлар музыкасы кебек булып гөрләп, күкрәп торуларын яраттым. Чусовой заводлары да күршедә генә диярлек, анда металлның «аталар»ы булган домналарда безнең авылдашлар да бар. Аларга кунакка баргалап, металлургия шигърияте эчендә яшәвемне тулыландыра бара идем.

Бу чордагы тормышым Уралдан Казанга килгәч язылган шигырьләрдә («Урал эскизлары», «Башлана башлады», «Бибиевләр», «Иске Рәсәй үлде» һ. б.) чагылыш таптылар.

Эштән буш сәгатьләрдә үзлегемнән укуны дәвам иттерсәм дә, күңел һаман «Галия»не, андагы соклангыч, шаулы, чая хәятне күреп килүне таләп итә иде. 1916 ел ахырында, «Галия»нең унъеллык юбилее вакытына туры китереп, заводтан ял алып, Уфага килдем. Ике атна буе «Галия» казанында кайнадым. Галимҗан абый белән тагын бер очраштым. Аның «Галия»гә ярдәм җәмгыяте ляихәсен (уставы проектын) тикшергәндәге бер чыгышы әле дә хәтердә. «Русиянең иҗтимагый күгендә болытлар куера бара, якын көннәрдә истикъляльгә юнәлгән күкрәүләр башлануы көтелә. Җәмгыятьнең ляихәсен төзегәндә, шуны да искә алырга кирәк булыр, әфәнделәр», – дигән иде ул. Галимҗан абыйның саклык белән генә әйтелгән бу фикерендә монархия дәверенең соңгы көннәре җитә дигән мәгънә ята кебек иде. Ул алдан күргән булган, күрәсең, тиз көннәрдән, бер ай чамасы вакыт үткәч, Лысьва заводында Февраль революциясен каршыладым мин. Шигырьләремдә әйтелгәнчә, «Күңелдән дә, патша төшерелгән күк, ниндидер бер газап югалды. Дус түгелләр якын булып китте, кай дуслардан никтер бизендем… Цехта очрашасың, кул күрешә, күңел күрешми» иде.

Монархиянең җәберләрен ныграк татыган халыклардан булган татар-башкорт эшчеләренең патшалардан котылу шатлыклары тагын да зуррак кебек иде.

Безнең олы металлургия заводындагы һәм күрше заводлардагы татар-башкорт эшчеләренең барысы да большевиклар яклы иде. Учредительное собраниегә сайлаулар вакытында алар большевиклар исемлегенә тавыш бирделәр. Халыкны (мөселманнарны) шуңа өндәп, җилем басмада «Чүкеч» дигән 3–4 номер кулъязма газета чыгардык.

Бөек Октябрь революциясен мин станокта каршыладым. Бераздан укытучылык эшенә керештем.

Бу елларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү уе миндә торган саен көчәя барды. Галимҗан абый әйткән сүзләрне искә алып, чын поэзиянең һәм халык иҗатының тылсымлы үрнәкләре буенча шигырь төзелеше серләрен өйрәндем. Телебезнең һәм тугандаш телләрнең әйтерсең лә шигырь иҗат итәр өчен генә барлыкка килгән телләр икәнен күрдем. Һәм көтмәгәндә В. Маяковскийның гаҗәеп иҗаты мавыктыра башлады…

Бөек Тукайдан соң поэзиядәге күренекле бер вакыйга буларак, Бабич килеп китте, аңардан соң шундый ук вакыйга булып Такташ килеп чыкты. «Көмеш кыңгырау» дигән төшенчә бар. Такташның шигъри авазы көмеш кыңгырау гына да түгел, алтын кыңгырау булып тоелды. Эшләрне, укытуларны ташлап, Такташлы Казанга килдем.

Шул елның көзендә (1924) матбугатта беренче адымнар ясый башладым.

Бу еллар Бөек Октябрь китергән яңа үзгәрешләрне иҗади үзләштерү, яңа эчтәлекнең үз формасын табарга омтылу, революциянең шигырь өлкәсенә килеп кереп, кычкырып сөйләшә торган чоры, татар шигыренең трибуналарда яши башлаган чоры иде. Бу шау-шулы елларда, нэп йогынтысына да һөҗүм иткән чорда, классик форма ишетелә алмый торган камерный шигырь булып тоела иде. Төп үзенчәлек эчтәлекне сөйләү теле белән әйтергә теләү иде.

Такташ та һәм башкаларыбыз да өр-яңа шигъри формалар табарбыз дип уйлаган идек. Ләкин, нинди генә тәҗрибәләр ясап карасак та, шигырьнең асыл сыйфаты, арка сөяге булган ритм дигән нәрсәне ташлап китә алмадык.

Татар поэзиясенең егерменче елларда язылган үрнәкләрендә, кайбер юлларның кыскартылган яки озынайтылган булуына карамастан, һәркайсының нигезендә билгеле бер ритм бар.

Бездән, шагыйрь һәм әдипләрдән: «Иҗат эше, әдәби әсәрләр язу эше бәхетме, әллә михнәтме ул?» – дип сораучылар бар. Юк, иҗат михнәт тә, азап та, җәфа да түгел. Иҗат – бәхет ул, иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның – күңелнең – йөрәкнең – бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы.

Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкяр итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!

Күңелле, көлке шигырьне дә дулкынланмыйча, давылланмыйча язып булмый. Иҗат беркайчан да салкын кан белән генә туа алмый ул. Менә бу китапта «Сания нигә еламый» дигән (хат рәвешендә язылган) бер шигырь бар. Ул үзе – көлке шигырь. Шулай да ул нәфрәт һәм мәхәббәт белән язылган бугай бит. 1964 елда нәшер ителгән китапка аның ахыргы юллары керми калган иде. Ул шигырь менә ничек тәмамлана:

Хатлар язасыз миңа:
«Хәсән абый, тартмагыз,
Тыныч була күрегез,
Үзегезне саклагыз!»
Мөмкинмени, сеңелләр,
Тыныч кына булырга?
Колак салам төн буе
Санияләр моңына…
Менә монда, Казанда,
Сездән шактый еракта,
Тыныч кына дисезме
Нокта куйдым бу хатка?
Иртәдән кичкә кадәр
Әрни дә әрни йөрәк:
Елмаерга туса да
Елмая алмый торган

Кызларга сабыр теләп… Әйе, иҗат – әйбәт тынгысызлык ул. Шагыйрьләр, әдипләр күңеле киеренке кыллы арфаны хәтерләтә. Тормыш аның тере, җанлы, сизгер кылларына бармак очы белән генә, аз гына кагылса да яңгырый башлый ул. 1926 елга кергәндә, шигырьне камилләштерү юлында кайбер уңышларга ирешкән кебек булсам да, күңел һаман нәрсәдер эзләнә, ялкынлы тынгысызлык һаман дәвам итә иде. Галимҗан абый Ибраһимов бу хәлне күзәтеп барган, эзләнүләремне сизгәндер, күрәсең. Ул мине Гомәр Гали аша Гыйльми үзәккә чакырды.

Матбугатка чыкканда, аның белән киңәшмәгән булуым өчен шелтәләргә чакырадыр дип уйлаган идем. Өстәлендә минем шигырьләр басылган газета-журналлар ята иде. Уң кулын, «ярый болар» дигән шикеллерәк итеп, шулар өстенә куйды да хәлне сорашып, бераз сөйләшеп алды. Аннары: «Уралыңа кайтып, эшчеләр арасында йөреп килергә кирәк сиңа», – диде. Уралга китәргә командировка бирдертте. Ике ел рәттән берәр айга Уралга кайтып, аннан «Урал эскизлары»н һәм башкаларны алып килдем. Бу елларда инде минем иҗат та гамәлгә ярый башлаган булгандыр, күрәсең, Татарстан нәшрияты беренче китабымны чыгарырга теләвен белдерде. Ләкин бирмәдем: шагыйрь буларак, үземне танып җиткермәгән кебек идем әле. Язуын язам, ләкин нәрсәдер җитми, һаман нәрсәдер эзләнәм. Шул эзләнүләр мине 1928 ел язында тормыш эченә сәяхәткә алып китте. Сәяхәтем мине Урта Идел буйларыннан башлап көньякка, бабайлар эзе калган якларга таба алып китте. (Әбинең ир туганнары чукындырылудан качып китеп, шул якта гомер иткәннәр. Бу хәлләр «Узып барышлый» дигән шигыремдә чагыла.) Кояшка да якынрак якларда, Кавказ һәм Урта Азия республикаларында халыкларның яңа тормышлары эчендә ике ел буе («Паровозлар керә алмый торган яклары күп иде илемнең») җәяүләп йөрдем. Яшәрлек акча кирәк булганда, канал казу, таш юллар салу кебек эшләргә тукталгалап уздым.

Сәяхәттә йөргәндә, төрле төрки халыкларның гади вәкилләре белән очрашып, язылмаган фольклорларын өйрәндем. Ашугларны, багшыларны, акыннарны, манасчыларны тыңладым.

1930 елда Ташкентта һич көтмәгәндә «үзем» белән очраштым. Назыйм Хикмәт, Төркиягә киткәндә (1928 елның язында), Азернәшергә шигырьләре мәҗмугасын биреп калдырган, һәм ул Бакуда китап булып чыгарга тиеш иде. Үзбәкстан газеталарының берсе бу мәҗмуганың дөньяга чыкканын хәбәр иткәч, шуны эзләп, көтепханәгә кердем. Н. Хикмәтнең төрек телендәге яңа формасын күрәсем килә иде. Шуны эзләгәндә, «X. Туфан шигырьләре» дигән китапны күреп хәйран калдым. «Кем бу, нинди Туфан икән соң бу?!» дип аптырап киттем. Ачып карасам – минем шигырьләр. Иң якын киңәштәшләрем, ярдәмчеләрем булган Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали Казанда сайланма җыентыгымны чыгарганнар икән ләбаса.

Бу мәҗмугамны йөрәкне учыма салган кебек итеп нәшриятка тапшырганда, укучыларыма кереш сүз рәвешендә ни дә булса әйтергә тиеш идем.

«Сүзне кайдан башларга икән соң?» – дип уйлап утырганда, әлегәчә кайда булса да күргән һәм күреп белмәсәм дә, хатлары, сүзләре аша төсмерләнгән укучыларым күз алдына килеп басты.

Укучылар дигәч тә, Тукайның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дигән үлемсез сүзләре искә төшә. Укучыларга, – димәк, үзе дә шагыйрь булган халыкка, гәрчә шигырь язмаса да, үзенең көндәлек тормышындагы кичерешләрен җыр итеп, бәет һәм мәкаль итеп әйтә ала торган халыкка, җырлый-җырлый яши торган җор халыкка – кулны күкрәккә куеп әйтелгән кыска гына сүз белән дә җитеп була дип, бер-береңне аңлап була дип ышанучымын.

«Ничек икән синең йөрәк? – дисәң. –
Ничек икән гомер көннәрең?» –
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә – минем йөрәгем.

Менә шул берничә сүз дә җитеп торыр иде, бәлки, дип уйлаган идем. Шулай бер сүз башлагач инде, бераз сөйләшәсе, нидер әйтәсе килде һәм менә бу «Бәлки, шагыйрь булмас та идем» диелгән кереш сүзне яздым.

Ләкин минем укучыларыма әйтергә теләгән тагын берничә сүзем бар әле.

Әдәбият кырларында, шигырь төбәкләрендә яшәлгән шактый озын гомерем юлында төп иманым – халыкның Тукай әйткән сыйфатларына инануым торган саен үсә, ныгый барды һәм ныгый бара.

Җырның-шигырьнең асыл нигезен, бу нигезнең алтын ташларын салучы кеше – әдип – халыкның, шагыйрь халыкның үзе ул дигән карашта торам.

Бу төп нигез күп мең еллар элек төзелә башлаган. Халык үзенең үткәннәрен хәтерли: калаларын, салаларын ташлап киткән чаклары, урманнары канаты астына сыенган көннәре, «Кара да гына урман, караңгы төн, яхшы атлар кирәк үтәргә…» дигән төннәре булган аның. Ләкин үзенең әдәби хәзинәсен, җырларының, бәетләренең, мәкальләре һәм табышмакларының «яхшы атлары»нда заманалар аша үткәреп, киләчәккә, безнең чорларга кадәр китереп җиткерә алган.

Әгәр дә шигырьне бер җепкә, алтын бауга тезеп тоткан нәрсә, ритм дигән нәрсә булмаса, халыкның шигъри энҗеләре, бавы өзелгән муенса төймәләре кебек таралып, югалып беткән булыр иде. Телебезнең энҗе, җәүһәр «муенсалар»ы бүгенге көннәрдә дә әниләребез, апаларыбыз, сеңелләребез карамагында: «Сүзе дә Илнең, үзе дә сабыйлар йөрәгенә тик ана сөте аша бит, изге сөт аша керә…»

«Үткәрсәң әгәр гомерне Ил өчен яна-яна, һәр көнең олы романның бер бите булып кала». Әйтми калырга, язмый калырга мөмкин булмаган хисләр-фикерләр кушылмасының нинди әсәргә әвереләчәге билгеле кебек булса да, яза башлагач, бөтенләй көтелмәгәнчә үзгәрә: тирәнәя, байый, әллә никадәр яңа табышлар өстәлә аңа. Каян килә соң бу көтелмәгән табышлар? Һәр кешенең күңелендә истә калулар рәвешендә теркәлә барган хәтер хәзинәсе – миллионнарча истәлекләрдән җыелган бай хәзинә бар. Безнең хәтер «аппаратыбыз» язылачак әсәрнең идея юнәлешен кабул итә дә шуңа кирәк булган шигъри детальләрне эзләп, сайлап, оештырып табып бирә, күрәсең. Хәтер күзәнәкләрендәге хәзинәдә нәрсәләр барын, аларның санын, күләмен мин үзем дә белмим. Анда һәр көннең, һәр кичерешнең эзе калган бит.

Әгәр дә кешенең иң драматик кичерешләрен дә, әйтик, яшәү дигән бөек бәхетнең соңгы ярына баскандагы хәлен дә минуска түгел, ә плюска исәпләргә мөмкин булса, мин шактый бай кешедермен…

1956 елда, кичке Казан урамнарында тормыш белән, үскән, үзгәргән шәһәр белән танышып-күрешеп йөргәндә, яшьлек дусларымның берсе: «Син, буйдак дускай, нигәдер кайберәүләргә бик җентекләп карап узасың», – дигән иде. Мин аңа «Ландыш»ны (хәлем хәтәр көннәрдә миңа ярдәм иткән, ләкин исеме, фамилиясе билгеле булмаганга күрә, шигырьдә «Ландыш» дип әйтелгән врач кызны) эзләвемне әйттем. Чынлап та, үткән-барган халык арасында Ландышның да булуы мөмкин кебек иде, шуны очратасы һәм рәхмәт әйтәсе килә иде. Дустым миңа: «Син әле дә элеккечә үк бала икәнсең ләбаса, чал дускай, болар арасында син аның үзен түгел, кызын гына очратуың мөмкин бит!» – диде. Дустым хаклы иде, чынлап та, Ландышны күргәннән бирле, бер буын үсеп җитәрлек вакыт үткән иде бит инде.