banner banner banner
Каеннар сары иде
Каеннар сары иде
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Каеннар сары иде

скачать книгу бесплатно

Юылган да инде аларда,
Ояла күк һәрбер амбразура
Ил күзенә туры карарга,
Ояла.

Исеңдәдер бунтарь халыкларың,
Люмпеннарың синең, Әстерхан?..
Шул ташларга ышыкланып, тиран
Азмы аткан, азмы астырган!

«Вак халык юк, – дисең дә бит, кызый, –
Бар да инде тигез», – дисең дә,
Һәрбер вакның – Рәсәй төрмәсендә
Кимсетелгән көне исендә.

    1966

«Кайберәүләр «күчмә халык ул» дип…»

Кайберәүләр «күчмә халык ул» дип
Бутаса да синең тарихны,
Җир эшендә синең, Туган илем,
Меңәр еллык стаж бар инде.

Җир астында күмелеп ята әле
Азмы гасыры синең стажның.
Юк, кыргыйлар түгел,
Йә эллиннар,
Йә хеттлардыр[9 - Хеттлар – Кече Азиядә яшәүче халык.] синең остазың.

    1966

ТИМЕРХАН МОНОЛОГЫ

Сорады Себер нараты:
– Исемкәй ничек синең?
– Гибрид тә, Гыйфрит тә түгел,
Тимерхан минем исем.

Сискәнеп куйды нараткай…
Киңәшә, чамалаша:
– И малай, безнең заманда
Бу исем «янар» ласа!

– Кайгырма, нарат, – мин әйтәм, –
Бу исем – хәйран исем:
Ханымны төшерсәләр дә,
Тимерем кала минем…

Сорады Карел каены:
– Кайларда туган ягың? –
Илкәем кайда икәнне
Беләсе килә аның…

– Кайларда булса да минем
Дөньяга килгән җирем,
Туган тел инде, каенкай,
Туган тел – минем Илем…

Сорамый Ялта чинары,
Сорамый… Димәк, белә.
Эндәшә миңа бары ул,
Үз итеп, ипләп кенә:

– Яшисең җирдә, димәк, син
Нәкъ чегән иптәш сыман…
– Нишлим соң, язмыш шулай, – дип,
Тик кенә тыңлап торам…

Ә миләш, Валдай миләше,
Бер гибрид, метис миләш:
«Минемчә яшә, Тимер!» дип,
Бирмәкче миңа киңәш…

…Кайларда булса да минем
Дөньяга килгән җирем,
И газиз нәфис туган тел,
Син минем Туган илем.

Денем син, бәгърем, туган тел,
Күрәсең, шуңа күрә
Башымны идерсәләр дә,
Йөрәгем аягүрә лә,
Йөрәгем аягүрә.

    1966

ТУГАН ТЕЛ ТУРЫНДА ҖЫРЛАР

1

И телем, сансыз гасырны
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген.

И безнең батыр телебез,
И безнең гәүһәр мирас!
Күпләрне күргән башыңны
Инде син күтәр бераз.

2

Тарихым истәлеге син,
Болгарым истәлеге,
Гасырлар аша үтелгән
Юлларым истәлеге.

Чишмәләр исән чагында,
Иделләр кибәмени?
Гасырлар күммәде сине,
Дәверләр күмәмени?

Иңгә-иң безнең теләкләр,
Кулга-кул уйларыбыз,
Якты язмышларга таба
Барасы юлларыбыз.

Син минем тере тарихым,
Син минем киләчәгем,
Тик синдә, газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.

И телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде,
Дәверләр тиярмени?

«Йөрмә син шушы аланда…»

Йөрмә син шушы аланда,
Усаклар гашыйк сиңа.
Алмагач та… шулай икән,
Ни кала инде миңа?!

Табылдың, таптым дигәндәй
Карама әле шулай:
Керфекләр талганчы карау
Үкенечкә, диләр бугай…

Көннәрем якты булса да,
Төннәрем караңгырак,
Йөзләрең якты ласа ич,
Шул төннәрем яктылат.