banner banner banner
Тургай. Сайрар чак
Тургай. Сайрар чак
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Тургай. Сайрар чак

скачать книгу бесплатно

Шулчак Илдар Каюмович килеп чыкты.

– Нәрсә, тагын тәртип бозганмыни? – дип сорады Диләрә Ахуновнадан.

– Әнә алтынчы сыйныфтагы Зиләне аяк чалып еккан, – диде Диләрә Ахуновна.

– Аяк чалмадым мин, – диде Ислам, тавышын күтәреп.

– Әйдәле, Нуруллин, минем бүлмәгә керик, – диде Илдар Каюмович.

Аның бүлмәсенә кергәч, Ислам, хәлне аңлаткач, сүзен:

– Мин аны уятмакчы булдым, – дип төгәлләде.

– Ул йөгереп барганда йоклый идемени?

– Аның йокыдан уянганы да юк, – диде Ислам. – Ул бит компьютерын башына киеп йөри, урамда да, мәктәптә дә. Мин аны шул фил төсле болытны күрсәтеп шаккатырмакчы идем.

– Беркемнең дә беркемне дә мәҗбүр итәргә хакы юк, – диде Илдар Каюмович.

Ислам борынын тартып куйды да курка-курка гына:

– Сез мәҗбүри укытасыз бит әле, – диде.

Илдар Каюмович елмаеп җибәрде:

– Мин түгел, дәүләт укыта сезне, Нуруллин! Әгәр укытмаса, һөнәр ияләре әзерләмәсә, ил үсә алмас иде. Син бит моны яхшы беләсең.

– Минем ул филне шулкадәр күрсәтәсем килгән иде! Аны берәр рәссам ясаса, бөтен халык шаккатыр иде. Ул бит шундый кызык… Агач башында… – Ислам тыелып кына көлеп куйды.

– Син, Нуруллин, үзең дә бик яхшы ясыйсың бит. Яса әле шул филне.

– Минме?! – дип, Ислам гаҗәпләнүен белдерде. – Минем кулдан килми ул.

– Мин аны сиңа өйгә эш итеп бирәм. Бер ай дигәндә әзер булсын. Килештекме?

– Ярар, – диде Ислам, булдыра алуына икеле-микеле генә ышанып.

– Зиләдән гафу үтен, яме.

– Үтенермен, – диде Ислам.

Дәресләр беткәч, ул кайтып китмәде. Зиләнең чыкканын көтеп торды да аңа ияреп китте.

– Зилә, туктале, сиңа сүзем бар, – диде, янәшә атлап.

Зилә адымнарын акрынайтып туктады.

– Сине елаткан өчен гафу ит инде мине, – диде, ике битенең кызышуын тоеп. – Яңадан алай эшләмәм. Гафу итәсеңме?

Зилә дә кып-кызыл булды.

– Ярар инде, юкка борчылма. Гафу итәм, – диде ул, елмаеп.

Зиләнең күзләреннән сирпелгән җылылык аның күңеленә ниндидер ышаныч өстәде. Бүгенге кичне Ислам зур күтәренкелек белән каршылады. Ул зиратка мәчесез генә барырга ниятләде. Бу хакта бабасына әйтте:

– Мин гел мәче күтәреп йөри алмыйм бит инде, бабай. Үзем генә барып карыйм әле.

– Дөрес, улым, – диде бабасы. – Хәзер болай эшлисең: анда баруың ул синең генә эшең түгел, ул халык өчен кирәк.

– Ничек алай?! – диде Ислам, көлемсери башлап.

– Син бит зур кеше булачаксың. Ә куркак кешедән беркем дә чыкмый. Син анда әниең, әтиең, әбиең белән минем өчен дә барасың. Үзең турында уйлама, безнең хакта уйла.

Кич дөм караңгы иде. Зират капкасын атлап кергәндә үк, үзе ишетерлек кенә итеп сөйли башлады: «Әйе, мин әтиләр, бабайлар өчен килдем. Мин әйләнеп чыгам. – Күңелендә ниндидер шик булса да, ул, һаман үзен җиңеп, акрын гына зиратның түренә атлады. – Мин бернидән дә курыкмыйм. Моның шулай икәнлеген раслармын. Мин барыгызның да өметен аклаячакмын».

Ислам, сөйли-сөйли, зиратның түреннән әйләнеп кайтты да Мәтәлчек тавына йөгерде, «ә» дигәнче аның башына менеп тә җитте. Дөнья һаман караңгы, авылда гына утлар җемелди иде. Ислам, кемнеңдер кушканын үтәгәндәй, кулларын як-якка җәеп, аларны җилпеп торды да өскә күтәрде. Шул минутта бөтен калебе ниндидер татлы дәрт-ашкыну белән тулды, тау гөмбәзе үтәли күренмәле көмеш нурлар белән чолганды… Шул гөмбәз тирәнлегеннән һәм үзенең күкрәгеннән уртак сүзләр яңгырады:

Мин көч җыйдым,
Җыйдым тамчылап.
Шомлы караңгыны җиңеп үттем,
Үз-үземне камчылап.
Хәйран калдым:
Мин бит батыр икән!
Сүзем – яшен, җырым – күкрәү,
Мин ялкынның үзе икән!
Мин шатлыкның үзе икән!
Киләчәкнең сүзе икән!

Аның күкрәгендә еллар буе җыелган борчу-шөбһәләре, үзен үзе кимсетүләре берьюлы шатлыкка әйләнеп таралды да бетте… Ул әллә атлап, әллә очып кайтты, анысын сизмәде.

Икенче көнне Мәтәлчек тавында, имеш, бер яктылык булып алган, әллә НЛО төштеме икән, дип сөйләгәннәр кайберәүләр. Ислам моңа ышана алмады, әмма җаны моңа карышырга ирек бирми иде…

Аңлашу

Энҗенең Исламга эндәшмәве тора-бара аның сыйныфташлары арасында ничектер берүзе бертөсле булып аерылуына китерде. Ул иптәш кызларына да төртмә сүзләр әйтте, сорасалар, юньләп җавап бирмәде. Укытучыга биргән җаваплары да тулы булмады. Энҗенең йөзе аксыл төскә керде, күзләре гел йөгерешеп тордылар, сөйләшкәндә, иреннәре калтырый иде. Ул Исламның уеннан гел китмәде. Ни булды, нишләп ул үзгәрде, моның сәбәпләре нәрсәдә дигән сораулар аны гел борчып торды. Бүген Ислам агач бакчасында Илдар Каюмович кушкан рәсемне ясап бетерде. Агач башындагы ак фил, чыннан да, бик матур чыккан иде. Шуны карап торганда, капкадан Энҗе килеп керде. Аны күрүгә, Исламның бөтен тәненә җылылык йөгерде. Энҗе алсу курткасын кигән, башында да алсу башлык иде. Ислам, рәсемен беседкага куеп, аның каршына йөгерде. Аларның күзләре очрашты. Энҗе кыенсынып кына елмая, иреннәре җиңелчә генә калтырый, дулкынланганы бөтен йөзенә чыккан. Алар бер-берсенә дәшә алмыйча шактый вакыт карап тордылар.

– Энҗе, – дип пышылдады Ислам.

– Нәрсә?

– Үлә яздым бит инде мин.

Ислам шуннан соң сүзен дәвам итә алмады. Энҗенең битенә кызыллык йөгерде, иреннәре бер ачылды, бер ябылды, ахырда бер генә сүз әйтте:

– Нишләп?

– Синең миңа Ислам дип эндәшүеңне көтеп үлә яздым.

Энҗенең күзләре яшьләнде.

– Ислам!..

– Рәхмәт, – диде Ислам. – Мин сине шундый сагындым, Энҗе.

– Көн саен мәктәптә күрдең бит.

– Мин күрдем, син күрергә теләмәдең.

– Юк, Ислам, – диде Энҗе уйчан тавыш белән. – Мин сине элеккедән дә ныграк күрдем. Мин үзем өчен нуль идем.

Энҗенең карашы җылынганнан-җылына барды, ләкин әле элеккечә туктаусыз шатланып сикергәләүче күз алмалары ничектер бик акрын кыймылдады. Бу аның күңеленә ниндидер авыр нәрсә кереп оялаганлыгы турында сөйли иде.

– Әйдә, өйгә керәбез, – диде Ислам, аның кулыннан җитәкләп.

Энҗенең боз кебек салкын кулы калтыранып куйды.

– Әйдә, кереп, чәй эчәбез, җылынырсың.

– Юк, Ислам, мин чәй эчәргә килмәдем, – диде Энҗе бик җитди кыяфәт белән. – Безгә хәзер бер җиргә барырга кирәк.

– Әллә район үзәгенәме? – дип сорады Ислам.

– Район үзәгенә бару җиңелрәк ул, – дип куйды Энҗе. – Бу бик авыр…

– Аңлатып сөйлә әле.

– Диләрә Ахуновнага барырга кирәк.

Ислам сискәнеп китте. Бу бөтенләй уйланмаган, көтелмәгән нәрсә иде. Шуңа күрә ул аптырап сорап куйды:

– Аңа нәрсәгә?

– Нәрсәгә икәнен син бик яхшы беләсең. – Энҗе, башын читкә борып, каядыр тау ягына таба карап торды. – Безгә икәү барып, барысын да сөйләп бирергә кирәк.

Ислам ни әйтергә белмичә аптырап калды. Әллә кайчан булган бу әйберне нигә кузгатырга, дип уйлады.

– Кирәкме соң ул? – дип куйды Ислам.

Энҗе кинәт аның ике иңбашыннан куллары белән тотып алды, кайнар сулышын тоярлык дәрәҗәдә йөзен Исламның йөзенә якын китерде:

– Син мине хайван дип уйлагансыңдыр. Мин бит шул вакыттан бирле авырыйм, өзгәләнәм, тыштан гына тыныч булып күренергә тырышам. Шушыны барып сөйләмәсәм, миңа нидер булачак. Ул әйбер чир булып минем эчемә урнашты. Укыган дәресем башыма керми, әйтәсе уйларым башымнан очып чыга, аяк-кулларым мине тыңламый. Син аңлыйсыңмы мине, Ислам?!

Аның бу сүзләреннән Исламның йөзе генә түгел, кыз тоткан ике иңбашы да уттай кызышты. Бу элекке Энҗе түгел иде. Димәк, ул, кар астындагы кайнар чишмә кебек, берүзе кайнаган да кайнаган. Ислам аның янәшәсендә булып та берни сизмәгән.

– Авыр булгандыр сиңа, Энҗе. – Ул аны тынычландырырдай сүзләр эзләде. – Нишләп, ичмасам, миңа әйтмәдең?

– Әйтә алмадым, – диде Энҗе, авыр сулап. – Мең мәртәбә әйтергә тырыштым, ә әйтә алмадым!..

– Инде шулай уйлагансың икән, бар син аның янына.

– Ә син? – дип кычкырып җибәрде Энҗе.

– Минем дә бару кирәкмени?

– Икебез пешергән ботка бит, – диде Энҗе, ничектер бераз тынычланып. – Берүзем барырга куркам.

– Барыйк, алайса, – диде Ислам.

Бер-бер артлы капкадан чыктылар да Диләрә Ахуновналар ягына атладылар. Аларга якынайган саен, икесенең дә күңел тынычлыгы югала барды.

Алар кибет янына килеп җиттеләр.

– Бәлкем, безгә берәр күчтәнәч алыргадыр? – диде Энҗе, адымнарын акрынайтып.

– Аны кимсетү булыр ул.

– Әйе шул.

Алар Диләрә Ахуновналарның капкасын курка-курка гына ачып кергәч, ишегалдындагы чисталыкка, тәртипкә хәйран калдылар. Бер генә артык әйбер дә юк, барысы да урынында. Ап-ак итеп юып алынган болдыр баскычына килеп җиткәч, патша сарае алдында туктап калган чит ил илчеләре кебек, кыюсыз басып калдылар. Аяк киемнәрен салып, өйалдына үттеләр һәм ишек шакыдылар. Ачучы булмагач, кыюсыз гына ишекне тартып, өй эченә атладылар. Диләрә Ахуновна зал ягында телефоннан сөйләшеп утыра икән. Ул, Ислам белән Энҗене күргәч, үтегез дигән мәгънәдә кулы белән ишарәләде. Өйдәге пөхтәлеккә дә сокланмый мөмкин түгел иде. Алар, тупсаны атлап, залга үттеләр дә ишек турында туктап калдылар. Буялмаган бу сап-сары нарат идәнгә басуы да кыен иде. Ниһаять, алар Диләрә Ахуновнаның сөйләшүенә дә игътибар итәрлек хәлгә килделәр.

– Син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы соң? – диде Диләрә Ахуновна трубкага кырыс тавыш белән. – Әллә кичәгесенә тагын өстәдеңме? Бүген эшләмичә булмый. Сәгать икедән дә калмыйча кайтып җит.

Ул, трубкасын куйгач, куллары белән ике чигәсен ышкып алды да торып басты.

– Әллә берәр нәрсә булдымы? – дип сорады ул борчулы тавыш белән.

– Булмады, – диде Ислам, башын аска иеп.

– Без килгән идек, – дип өстәде Энҗе, шулай ук директор урынбасарының йөзенә карарга базмыйча.

– Йә, ни булды, тыңлыйм, – диде урынбасар, аларга якын ук килеп.

Ислам белән Энҗе бер-берсенә карашып алдылар. Кемдер, ничектер сүз башларга тиеш иде. Әмма аларның башларында каушаудан барысы да буталган, хәлне ничегрәк итеп аңлатырга икәнлеге уйланылмаган иде.

– Без рәсем буенча килдек, – диде Ислам акрын гына.

Алар һаман Диләрә Ахуновнага күзләрен күтәреп карый алмадылар.

– Әйе, рәсем буенча, – дип өстәде Энҗе дә.

– Нинди рәсем?

Ниһаять, икесе дә Диләрә Ахуновнаның аптырау билгеләре чыккан йөзенә күтәрелеп карадылар һәм шундук карашларын түбән төшерделәр.

– Стенага ясаган рәсем, – дип, Ислам башын читкә борды. – Теге мин ясаган рәсем.

– Юк, мин ясаган рәсем, – дип, аны төзәтте Энҗе.

Урынбасарның кашлары югары күтәрелде, маңгаенда тирән җыерчыклар барлыкка килде, күзләренә ачу билгесе чыкты.