banner banner banner
Тургай. Сайрар чак
Тургай. Сайрар чак
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Тургай. Сайрар чак

скачать книгу бесплатно

– Сары елан кереп-чыгып йөри торган тишек бу, – диде Ислам.

Илшат, кызыксынуы чиктән ашканлыктан, бер-бер артлы сорау яудырды:

– Дулкын тавышы каян килә? Сары елан каян кергән анда? Бу баш ни аңлата? Аны кем куйган?

Китте, китте… Ислам аның сорауларына көлә-көлә җавап бирде:

– Сары елан Сары диңгездән үк килә.

– Кайда соң ул?

– Кытайның көньягында. Менә бу ташны карагыз әле, – дип, Ислам аяк астыннан уч төбе кадәр генә юка таш алды. – Кытай язуына охшаганмы менә бу сызыклар?

– Валлаһи, охшаган! – дип кычкырды малайлар.

Ислам үзенең гел уйламыйча әйткән бу сүзләренең дөреслеккә якын булуына үзе дә хәйран калды. Ә, чыннан да, шулай булса? Узган ел районга дару үләннәре җыярга кытайлар шушы урыннарны сорап килгәннәр, дип сөйләгәннәр иде. Каян белгәннәр алар бу җирне? Аның шушы сүзләреннән соң малайлар көлешә-көлешә аяк астындагы ташларны әйләндереп карарга тотындылар. Шулчак Нухның арткы ягында йөрүче Илшат:

– Кытайларның колагына тага торган алкасын таптым! – дип кычкырып җибәрде.

Аны шундук сырып алдылар. Илшат кулындагы әйберен эре яфраклар белән сөртеп тора иде. Ислам, күз ташлауга, әйберне танып алды.

– Бу бит минем канатлы атым! – дип кычкырды да Илшатның кулыннан тартып та алды. – Мин аны элек менгәндә шушында югалткан идем!

Ул чишмә суына тыгып юып алгач, канатлы атка сокланып карап тордылар.

– Рәхмәт, Илшат! – Ислам Илшатны кочып алды. – Бу бит минем өчен бик кадерле истәлек иде.

Шулчак дөбер-дөбер күк күкрәп җибәрде. Алар менгәндә, күк йөзе чиста иде югыйсә. Хәзер баш очларында галәмәт зур кара болыт пәйда булган. Ислам сызгырып җибәрде:

– Киттек, малайлар! Нух ачуланган безгә, очтык тизрәк!

Иң элек ул үзе аска томырылды, аның артыннан башкалар йөгерде. Инде аска төшеп җиткәндә сулышлары кабып туктагач, Исламга Нух башы уңга таба әз генә кыегайган сыман тоелды. Тик бу хакта ул иптәшләренә әйтергә кыймады.

Их, каникуллар! Очты да китте бит! Ничек алдый-алдый тиз генә үтеп китә вакыт. Гүя җил булып кына исә дә куя. Чаптарга атланып чапкан кебек кенә. Их!.. Ислам тизлекне ярата, котырган буранны ерып каршы барырга ярата, атта чабарга, велосипедта, машинада элдерергә ярата, артка таба йөгергән нәрсәләрне күзәтергә ярата. Тик ул вакытның, каникулларның тиз үтүен яратмый. Аның өчен каникул чорының һәр көне мөмкин кадәр озаграк сузылсын, үзенең бөтен матурлыгын, ямен, тәмен күрсәтеп дәвам итсен, узарга теләмичә тоткарланып торсын. Ул һәр көнне биш көн күләмендә киңәйтер иде. Һәр көн шулай ел озынлыгында күптөрле вакыйгалары белән Исламны дулкынландырсын, ашкындырсын, яңадан-яңа кичерешләр давылына, дулкынына ыргытсын.