скачать книгу бесплатно
Бу шартлар берлә эчсәләр,
Ула мәсрур, ула хушхаль[73 - Ула мәсрур, ула хушхаль – шат була, хуш күңелле була.],
Къәму гъәмләр[74 - Къәму гъәмләр – барлык гамьнәр, кайгылар.] китәр андин
Ки шадан әйләйүбән филхаль[75 - Ки шадан әйләйүбән филхаль – шатландырып шунда ук.].
Моны идән кеше имля[76 - Моны идән кеше имля – моны имля иткән (язган, төзегән) кеше.]
Ирер үз урныйда мелла,
Гөнаһларыны гафитеп[77 - Гафитеп – гафу итеп.],
Вирә мәкъсудыни Алла[78 - Вирә мәкъсудыни Алла – Алла теләгәннәрне бирә.].
«Иляһи, барча галәмне…»
Иляһи, барча галәмне
Яратдың кодрәтең берлән;
Нәҗат кыйл[79 - Нәҗат кыйл – коткар.] рәхмәтең берлән
Бәңа дөшкән җәфалардин.
Сәбах эчрә ки йилләрдин
Киләдер илгә илләрдин.
– Хәбәр көтәм туганлардин, –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа йил, сән беләрмүсән?
Тугайларым күрәрмүсән?
Хәбәрләр килтерәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа йил, сән кая исдең?
Нәчә сахра үтә кичдең?
Туганымны кайда күрдең? –
Дәйүб сорам[80 - Сорам – сорыйк.] ки анлардин.
– Әйа йил, сән китәр булсаң,
Фәлян йиргә йитәр булсаң,
Туганымны күрәр булсаң,
Дога дигел ки безләрдин.
– Әйа йил, исмәгел бик тиз,
Бәнем халем итеп йиткез,
Вәләкин һич карар кыйлма[81 - Карар кыйлма – тукталма.], –
Әманәтдер ки безләрдин.
– Әйа кош, сән күрәрмүсән?
Фәлян җирдән кәләрмүсән?
Туганымны күрәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа кош, сән бармы балаң?
Атаң берлән дәхи анаң?
Вәсъил итеп йөрәрмүсән[82 - Вәсъил итеп йөрәрмүсән – очрашу эзләп йөрерсеңме.],
Фиракъмүсән[83 - Фиракъмүсән – аерым торасыңмы, аерылгансыңмы.] ки анлардин?
Туганың сагына, дигел,
Сагынып, саргая, дигел;
«Туганым, сән кайда?» – дигел, –
Дога булсын ки безләрдин.
Нәгяһ[84 - Нәгяһ – бердән, кинәт; монда: кайчак.] бән сахрага чыксам,
Нәчә төрле йыгач[85 - Йыгач – агач.] күрсәм,
Ул ук катларына барсам,
Хәбәр сорам ки анлардин:
– Әйа йыгач, йәшең күпме?
Түгелгән йимешең күкме?
Бәнемдик сагышың күпме? –
Дәйүб сорам ки анлардин. –
Нәчә йимешләрең үсде?
Нәчә яфракларың дөшде?
Ботакларың кемләр кисде?! –
Дәйүб сорам ки анлардин.
Яфраклар йәш гомер икән,
Ботаклары бала икән;
Фиракълык бер бәля икән, –
Бәгырь өзгән туганлардин.
Йыгачлардин нә чыкмаган?
Сачакләрдин нә булмагай?..
Бу дәрдемә[86 - Дәрдемә – хәсрәтемә, авыруыма.] дәуа тапмай, –
Дәйүб кайтдым ки анлардин.
Языйм микән, йитәр микән?
Ушал кайгу бетәр микән?
Ушал[87 - Ушал – шушы.] кайгу, ушал хәсрәт
Күңелләрдин китәр микән?!
«Ки әүвәл ибтида итдем…»
Ки әүвәл ибтида итдем[88 - Ибтида итдем – башладым.] –
Хода исмене йад итдем,
Ки һәркем исми йад итсә,
Вирә максудыни Алла.
Сагынмакдин бәет яздым,
Газиз балам, әйа, сезгә;
Мөлякъәт көненә[89 - Мөлякъәт көне – кавышу, күрешү көне.] тиз дә
Ирештерсен үзе Алла.
Сары сугып, кызыл йөзем
Ки саргайды, ике күзем;
Ходай бирсен бәңа түзем, –
Ирештерсен үзе Алла.
Фиракълык[90 - Фиракълык – аерылышу, аерым тору.] яндыра бәгърем,
Кәбаб кыйлды[91 - Кәбаб кыйлды – куырды.] тәмам садрем[92 - Садрем (садрым) – йөрәгем.],
Карарым калмады, сабрем, –
Күрештерсен үзе Алла!
Йөрәгем садпарә улды[93 - Садпарә улды – йөз кисәк булды, йөзгә телгәләнде.],
Ки фиркъәтдин[94 - Фиркъәт – аерылу, аерылышу.] яра улды,
Газиз балам ерак улды, –
Янамын наре хәсрәтдин[95 - Наре хәсрәтдин – хәсрәт утыннан.].
Сези бу әткәгез сагънып,
Елайдыр юллара багып,
Балакай дип, йәше агып,
Елап көтә сәбилләрдин[96 - Сәбил – юл.].
Иляһи, хәсрәтем агыр,
Ничек итим икән сабыр?
Газиз балам фиракъендин
Янып бетде йөрәк-бәгырь!
Каләм алсам, язып булмый,
Мөкъәддәрдин[97 - Мөкъәддәр – язмыш, тәкъдир.] узып булмый,
Фиракъеңне хисаб итсәм,
Еламый һич түзеп булмый.
Чыгамын дәхи сахрага,
Йөрәгем утдай янганга,
Тәзәрригъ кыйлам[98 - Тәзәрригъ кыйлам – ялварам.] Аллага,
Сорап сези, әйа балам!
Бу кадәр моңлы зар берлән,
Бу кадәр игътизар[99 - Игътизар – үтенү, ялвару.] берлән,
Бу кадәр интизар берлән
Сорыйм сези, әйа балам!
Агар су тирәсе таллы,
Гъәҗаиб яфрагы баллы…
Ходаем кодрәте илә
Бу гъәмне къәлбемә[100 - Къәлбемә – йөрәгемә, күңелемә.] салды.
Озак бергә торалмадым,
Йөзең күреп туялмадым,
Ерак йиргә китеп баргач,
Гомергә хәсрәтең калды!
«Бу бала хәсрәте түкде…»
Бу бала хәсрәте түкде
Кара сачларем башымдин,
Инешләр ташды йәшемдин, –
Җитешмәсме әҗәлләргә?!
Бу тәкъдир дигәнең нидер? –
Изеп, йәнчеп, орыр йиргә;
Бары тыкмасын ук гүргә, –
Китермәсен әҗәлләргә.
Кеше дигән дә мәзълумдыр[101 - Мәзълум – золымланган, изелгән, җәбер ителгән.]:
Йөгерер, егылыр, торыр,
Башыны ташлара орыр,
Сөренмим дип әҗәлләргә.
Фиракълык хале мөшкел халь,
Яна бәгърем, уты сүнмәс;
Бу хәсрәтдин кеше үлмәс,
Ирешмәсә әҗәлләргә.
«Ерак йирдә газиз башың…»
Ерак йирдә газиз башың,
Яныңда һич юк юлдашың,
Мөшкелдер сәнең тормышың,
Сабырлык булсын юлдашың.
Параходлар төшкән чакда,
Газиз балам, сәне көтдем;
Әткәң-әнкәңне калдырып,
Туган илдән ерак китдең.
«Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме…»
Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме,
Бу хәсрәтләр йөрәкемдән китәрме?
Балакаем, сәңа һич юк бүләгем,
Кауышмакда хәер-дога теләгем…
«Кызыл гөл булмаса иде…»
Кызыл гөл булмаса иде,
Кызарып тулмаса иде;
Шул айрылу белән үлем –
Икесе булмаса иде.
«Көләрмен мин, елый дошман…»