скачать книгу бесплатно
Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)
Набира Гиматдинова
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына соңгы елларда иҗат ителгән повестьлары, бәяннары, хикәяләре туплап бирелде. Дөнья гаме белән яшәүче геройларның, бер нигезгә җыела алмыйча иза чиккән гаиләләрнең драматик вакыйгаларга бай тормышы, өмет-хыяллар белән өртелеп, гыйбрәтле язмышлар тудыра.
Нәбирә Гыйматдинова
Үлмәс. Повестьлар, бәяннар, хикәяләр
Гиматдинова Набира
(Бикчурова Набира Минахметовна)
© Татарстан китап нәшрияты, 2019
© Гыйматдинова Н. М., 2019
Повестьлар, бәяннар
Үлмәс
1
…Ул тәгаен генә үзе дә белми: бусагасыннан уздырырмы, әллә ләгънәт яудыра-яудыра куып җибәрерме? Белми, берни дә белми… Ә барыбер кайта. Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, каргыш ишетергә кайта. Баш аска иелгән саен иелә, мәгәр күтәрелеп караса, ир бәндәсенең ачудан чатнаган пыяла күзе бәгыренә кадала. Йә, монысына ничек тә түзәр, чөнки кире борылырга ярамый! Өмет алга әйди. Алга, алга!
Юл буе уфылдаган ир, ниһаять, теленнән зәһәр агуын тамызып шартлады:
– Син тәки безне адаштырдың, май чүлмәге! – дип акырды. – Кайда монда авыл?! Кругом урман! Кругом саз! Батсак – хана! Үләксәңне дә тапмаслар!
Гәрчә дәшмәскә дип тешен кысса да, хатын әйтеп калырга ашыкты:
– Батмабыз, җир таш төсле каты…
– Синең авырлыктан тимер дә сыгыла, ништу таш! Вәнә, карале, тәгәрмәчләр чүт сытылмый!
Шофёр хуҗасыннан акыллырак иде:
– Сазлыкта черки мыжлар иде, Сәйфи Бариевич, монда аяк асты шыгырдап кипкән, – диде.
– Мужыт әле сез бу урман да тегел, кыр диярсез, акыш-макышлар!
– Куактан азган урман анысы, Сәйфи Бариевич.
– Тормозга бас!
– Ник, Сәйфи Бариевич?
– Тирә-якны караштырыйк, миңгерәү! Без точно адаштык! Караңгыга тиклем моннан үкчә ялтыратырга кирәк. Черки юк тек, бүре до чёрта!
Кара джип корыган агач ботакларын изә-сыта туктагач, ирләр җиргә сикерде. Аңа да азрак кымшанасы иде. Утыра-утыра аяклар шар кебек өрелеп шеште. Әмма хатын сынын кузгата алмады. Аннары ул машина ишегенә яны белән генә сыя, тыштан берәрсе булышмаса, кысылып калачак иде. Борынга урман һавасы белән бергә әллә нинди таныш ис бәрелде… Көлдә бәрәңге күмеп пешергәндә генә, шундый татлы көйгән ис тарала лабаса! Димәк, ул беркемне дә адаштырмады: әнә теге куерып тыгызланган агач-куак артында тереклек булырга тиеш! Бәлки, анда аның туган авылыдыр, ә? Ике араны шушы яшеллек дәрьясы гына бүләдер?
Ир бәндәсе киресенә катып сәфәрне өзгән тәкъдирдә, шул якка үрмәләргә әзер булып, хатын ишеккә табан янтайды. Тик фәрман белән дәрман икесе ике нәрсә иде: ул, таш белән бастырган төсле, ярты сүәмгә дә урыныннан купмады. Ирләр әйтерсең аяк белән таптап юл – сала – озаклады. Авылдан чакрым ераклыктагы урман элек мондый ук караңгы чытырман түгел иде, каены, имәне, усагы тәртип белән генә үсә иде. Әзме качышлы уйнады бала-чага шунда, әзме бөрлегән чемләде. Ә тирә-юнь яп-якты: гүя кояшның алтынсу нурлары җәлпәк яфраклардан гына коела иде.
Хатын чәчелгән уйларын бер төенгә төйнәп «уф!» дигәндә генә, машина «мөгезе» белән «сөзгән» чикләвек куагы селкенеп, ботакларын сарган колмак үләненең алкалары биешә башлады. Кемдер куак артына поскан иде. Әнә аның гыж-гыж сулаганына кадәр ишетелә! Җиңел-җилпе Минап шаяра! Куркыта, янәсе.
Ләкин шофёр белән Сәйфи бөтенләй башка җирдән – уң яктан килеп чыккач, хатын өнсез калды. Ә анда кем соң, алайса, кем?
– Әнә тегендә… Чикләвек куагы артында ниндидер кеше! – дип, ул тавышын калтыратып кычкырган иде, Минап гәүдәсен урталай сындырып көлде:
– Һи-һи, сеңел, саташма! Мондый чытыр-мытырда нинди җүләр йөрсен!
– Без җөрибез, ватый! Безнең иркә бикәбез маҗара тансыклаган! – Ир, йөзендәге канәгать елмаю битлеген салып, сырт йонын кабарткан иде, Минап аны тиз генә уңайга сыпырды:
– Алай бик ватылмадык инде үзе, Сәйфи Бариевич. Сезнеке кебек шәп машинага җиде йөз чакрым пүчтәк ул! Рульне ничек боргалаганымны тоймадым да мин!
– Юмалама, карт хөрәсән! Артка чиген давай. Анау теге уң якта бер морҗадан төтен ургый. Аучылар йортыдыр. Тавык тәпиле ызбада яшәгән убырлы карчык турында нидер әйтерләр мужыт. Янган үкчә, сызлаган буыннар өчен түләү итеп поши да атарбыз, ха-ха!
– Әй, юк белән мәшәкатьләнмик, Сәйфи Бариевич! Ризык хайванымыни ул поши. Пешерсәң, шулпасы әче, ди. Ите дә чәер кебек, ди.
– Ыспурлашма, надан! Поши ите кыздырырга якшы. Серкә, тоз, төрле тәмләткечләр белән җебетеп өч-дүрт сәгәт тотсаң – авызда эри дә китә!
Кайнар мичкә тыктылармыни, хатынның тәне бөршәйде. Ишегалдындагы канлы эзләрне әле дә яңгыр юмагандыр, әле дә… Әй балачак, балачак! Күпме гомер хәтер дәфтәрендәге тапларны сөрттермисең бит син. Инде тагын берәүсе хайван рәнҗетмәкче… Ул, «тимә!» дип, алгы утыргычка ишелгән иренең чәчен умырмакчы иде, машина кисәк кенә артка чигенде дә, терсәге ишек тоткасына бәрелде. Күзен яшь элпәсе каплады. Сөяге чатнап авыртканнан түгел, чарасызлык елата иде. Аның хәзер бу дөньяда бернәрсәне дә үзгәртерлек көче юк микәнни?! Ул бары тик кол кебек буйсынырга гына тиешме?! Кайда ул гайрәтле чаклар?! Әгәр дә мәгәр пыскып кына янган соңгы чырагы да сүнсә, яшәүнең ни кызыгы!
Чынлап та, тереклек бар дип искәрткәндәй, уң якта ат юлы сызылган, тик ул яшь үлән белән капланып беткән иде. Хатын инде кай тарафтан сыек кына төтен бөркелгәнен дә күреп алды. Шәт, юл туп-туры шунда табан илтәдер. Агач-куакка «төренгән» туган авылы да шушы тирәдәдер…
Баядан бирле кыбырсыган ир бәндәсе шофёрның кулына сукты:
– Ачтан үләм, туктале, Минап. Син берәр нәстә тыктыңмы?
– Казылык, әпәй һәрчак тартмада минем, Сәйфи Бариевич.
– Арытты, черки сытарлык та хәл җук, ниушто поши гөпелдәтергә…
– Соң, капкалыйк, әйдәме, Сәйфи Бариевич. Ач кешенең ачуы яман, дигән борынгылар.
– Синең карының ачтымы суң, майбикә? – Ир бәндәсе борылып хатынын үчекләде.
Әй, тамактан валчык та үтмәс иде. Хатынның йөрәге дөп-дөп типте, сулышы эчтә кайнарланып, иренен көйдерде. Авыл якын! Бөтен вөҗүде белән тоя, якы-ы-ын!
Ә Сәйфи, мәрхәмәте уянып:
– Ашамасаң ашама, чеметем генә һава сула, атусә җан тәслим кылырсың, – дигәч, хатын киреләнмәде. Ирләр аны утыргычтан суырып алып җиргә бастырганда, тез буыны йомшарып, ул аска сыгылды.
– Әйдәме, сеңелне каенга терәтәбез, Сәйфи Бариевич, – диде Минап.
– Каенны аудара бит ул!
Айгыр төсле кешнәгән ирнең үртәвеннән гарьләнмәде хатын. Эш үртәлүләрдән узган иде шул… Икәү капот өстендә табын корганда, ул дүртаякланып торып басты, чайкала-чайкала, нәзек каенга килеп сөялде. Кайчандыр ул да шушы агач кебек зифа иде, сылу иде. Бишбылтыр гынамы, унбылтыр элек. Ул хәзер һәр яшәлгән елын өчкә тапкырлый, чөнки аның һәрберсе газап белән тамгалана. Һай, бу көн белән төннең озынлыгы! Тәүлек күн төсле тартылган саен тартыла. Ахырзаманда вакыт су кебек ага, имеш. Күрәсең, мәхшәр кубасы көннәр ерак, бик ерак әле.
– Сеңел, әз-мәз чәйнәштер. – Минап абзый аңа ипи кисәге сузды.
– Рәхмәт, мин тук, – диде хатын, аңарда ашау хәсрәте юк иде.
Йөрәк һаман дөп-дөп бәреп колагын шаулатты. Кул сузымында гына аның авылы… Кайчандыр үзе үк каһәрләгән аймагына дәва эзләп кайтырмын дип ул уена да китермәгән иде. Авылдашлары аларның нигезен көл иткәч, әтисе дә шунда…
– Нәстә мәлҗерәдең? – Аяк өсте генә казылык белән ипи умырган ир бәндәсе аның йөзенә шешәдән су бөркеде. – Үлмә тагы, җәфа!
Бу каен сихәтләндерә микән әллә, хатын үзендә нәни генә үзгәреш сизгәндәй булды. Сәйфи белән ярты кәлимә дә алышмаска дип юлга кузгалганда ук теленә йозак салган иде ул, ә хәзер үзалдына шуның биге ачылды:
– Мин сиңа Минап абзый белән генә барам дидем, Сәйфи! Чакрым саен битәрләгәч, нишләп безгә тагылдың?!
– Һо-һо! Сиңа кем ышанган ди, кадерле катынкаем! Мужыт син, мине җәтим ясап, чит илгә кыякларсың. Махсус очкыч яллап. Упшый самолётка утыртмаслар сине, күктән мәтәлербез дип шикләнерләр. Биш филдән дә авыррак син, катынкаем. Валлаһи, дим! – Ир бәндәсе, кул арты белән авызын сөрткәч, гыр-гыр кикерде дә үпкәләгән тавыш белән: – Ит якшылык, көт яманлык, – диде. – Кайгыртуың өчен рәхмәт, Сәйфи, димисең, ватый. Машинада бөкләнеп бара-бара бил катты, муен кәкрәйде, ә син, ватый, нервыны кытыклыйсың. Минап, давай, май чүлмәген урынына шудырыйк! Кил, катынкаем!
– Сабыр, Сәйфи Бариевич, безнең арт көпчәк тишелгән бит!
– Мин куян куган арада тиз генә рәтлә, едрит-кудрит, – дип, ир бәндәсе сүгенә-сүгенә куаклыкка таба атлады.
Минап, ах-вах килеп тәгәрмәч алыштырганда:
– Әшәке җан син, Сәйфи ватый, – диде. – Утырган җиреңдә артыңны елан чаксын! Пинсәгә тагы ике ел, шуннан соң төкерәм мин сиңа, Сәйфи ватый. Без аның белән авылдашлар, сеңел. Аның атасы Сергач якларыннан өйләнеп кайткан. Анасы Айшәттәйнең сөйләме үзгә иде. Мин дә мишәр дип мактана Сәйфи, ике сүз ятлаган да. Өчне ятлар иде, башында чүбек. Ямаулы ыштан кигән хәерче малае сиңа өйләнеп баеды, сеңел, иеме? Ялкау ятар, бәхете артыр, диләр картлар.
Куаклыктан ялтырап ир бәндәсе чыккач, шофёрның «җыры» үзгәрде:
– Син, әйдәле, сеңел, мондый кайгыртучың барына сөен! Хатын-кыз өчен Сәйфи Бариевич төсле борчылган ирләр сирәк ул, сеңел. Зифа апагызны шулай иркәләсәмме? Аягымны юып, суын эчә, билләһи! Маладис кеше безнең Сәйфи Бариевич!
– Көн кичкә авышты, давай җәтрәк эшлә, Минап! – дип әмер бирде ир бәндәсе. – Мине ни мактагыз, ни яманлагыз – мыек очым да селкенми.
…Әйе, әле үзе дә юньләп тамыр ныгытмаган каен баласы ниндидер тылсымга ия кебек иде. «Көч-дәртеңне миңа да күчер» дигәндәй, хатын тагын да җайлабрак аңа сыенмакчы иде, Сәйфи җиңеннән йолкыды:
– Син дә кымшан! Иту ыргытырмын да китәрмен бүреләргә азык итеп. Нужартып җәһәннәм читенә йөртәсең! Минап, давай, тауарны күтәреш!
Эткәли-төрткәли, хатынны машинага керттеләр. Ул бәләкәй сумкасын итәгенә куймакчы иде, ир бәндәсе бавыннан эләктерде:
– Юл буе букчаңны кочакладың, ватый! Нәстә яшердең? Шик уянды миндә, ватый. Нукы, бир! – Йонлач кул сумканы бутый башлады. – Мин сиңа алтын-көмеш әрбирләреңне алма, югалтырсың, хәсрәт, дидем. Ызначит, тыңламадың, катынкаем. Нәстә бу, нәстә? – Ир бармагына ураган муенсаны әйләндерә-тулгандыра тикшерде. – Карале, Минап, сихыр-михыр кулланмасы түгелме?
– Аллам, ник шаккаттың? Муенса инде, Сәйфи Бариевич. Яшь чакта безнең әниләр ат каштаны чикләвеген энә белән тишеп җепкә тезәләр иде.
– Синең анаң – авыл катыны, кәҗә бугын киптереп асса да шаккатмам! Ә минем бичәгә моның ни хаҗәте? Үдә тартма-тартма бриллиант, муеныңа катлап-катлап так!
– Бир, бир! – диде хатын, өзгәләнеп!
ләкин ир тыңламады, җирәнгән кыяфәт ясап, муенсаны куаклар арасына болгап атты.
2
– Чоланны җыештыр, кем кыз. Ару мендәр-юрган хәстәрлә!
– Бәй, без ике бөртек җан, кайсыбыз ызбага сыймый, җиңги?
– Аңа аерым урын-җир кирәк!
– Бәй, кунак-мазар мәллә? Ызба иркен, өч ятак, җиңги. Бер кичкә кер мичкә, ди.
– Кушканны үтә, Миңсылу!
Карчык тәрәзә пәрдәсен кырыйга этәрде. Ничек кенә чекерәйсәң дә, күзең белән дөньяны иңләрлек түгел, офыкка кадәр агач-куак томалаган иде. Бу – Аллаһ кодрәте. Бары тик аныкы… Бөек зат түшәгән язмыш сукмагыннан берәү дә читкә тайпыла алмый. Ат ярышларында дала җиле белән узышкан кыз бала ят туфракка орлык булып күмелермен дип бер уйласа икән! Гыйшкы тилертте, гыйшкы… Мөгаллим егеткә шул ияртте.
Беренче мәлләрдә иренең аймагы шыксыз тоелды. Мондагы тарлыктан җан кысылды. Югыйсә ике чакрымдагы урман белән Айтуган авылын ул чакта әле кыр-басулар аерып тора, әмма яшь киленгә барыбер кысан иде. Ул иркен даласын сагынып көн-төн сыктады. Һай, вакыт барысын да көйли икән: яши-яши туып үскән илләр хәтердән сөртелде, җан әкрен генә шушы җиргә беректе. Еллар гына рәхимсез иде, хәләленең болай да бәләкәй авылын картайтып, зиратын зурайтты. Балта-пычкы кайрардай ир заты азайгач, чакрымдагы әрсез урман, тамыр җәя-җәя киңәеп, агач-куак явы йортларга табан шуышты, һәм тирә-якны яшел дәрья күмде.
– Без кемнәрне көтәбез соң? Кеше түгел, безгә каргалар да сәлам бирми ләса. Пләмәштән гайре. Оныттылар сине, җиңги.
– Күп тәтелдәмә, телеңә тилчә чыгар!
– Чыкмагае ни! Нәрсә тәтелдәдем әле шулхәтле? Сорадым нибарысы. Өч көн инде сәер генә йөренәсең. Уеңнан уелган сымак син, җиңги? Кем инде ул кунак дигәнең?
– Япма, ызба караңгылана, – дип, карчык тәрәзә пәрдәсен бөтәрләп бау белән бәйләде.
– Моңарчы гел дә ябык иде ләса, Ходаем! И, хәбәремне әйтми торам икән. Бистәдә йорт саталар. Нарат бүрәнәдән. Җүн генә бәягә. Хикмәт инде: гүпчим дә заманча, ди. Газ белән ягыла, ди. Суына тиклем ызбада, ди. Җәннәт почмагы, ди, җиңги.
Түрдә сиртмәле караватка барып утыргач, беренче тапкыр күргәндәй, каенсеңлесенә текәлде ул. Эшсез аптырый… Шуңа күңеле уйный… Дару үләннәре җыярга иртәрәк. Әлегә сүрән май кояшы кайнар нуры белән кыр тычканнарының бәвелен киптергәч кенә табигать дәвасын өзәргә була… Быел арырак китәрләр. Бу тирәләрдә алан-болыннар сирәгәйде. Ачкүз урман ачык урыннарга, гаскәр итеп, әрсез усак малайларын бастыра…
Карчык үзалдына елмайды да:
– Алай яңа ызба дип дәртләнсәң, күчсәнә, кем кыз, – диде.
– Икәү күченәбез, сине ялгызыңны гына калдырмыйм, җиңги.
– Мин ялгыз түгел, мин Кодрәтле Зат карамагында!
– Анысы шулайдыр да. Карилегең турында уйла. Туксан казык кактың ласа, җиңги. Әзмени, Ходаем!
Каенсеңелнең эчендә терекөмеш «йөгерә», ул юк эшен бар итеп өстәл сөртә, артсыз урындыкларның җәймәсен төзәтә иде.
– Сора! – диде карчык. – И азапланасың да инде, бахыр.
– Җиңги, минем исәнлек тә чамалы бит инде. Үлсәм, үкенечкә калыр. – Миңсылу бармагын угалады. Йөзе кызарып, күзе яшьләнде. – Рәхмәт, әгәр син шифасын тапмасаң, аягым чери иде инде. Чатан-потан инде мин. Хуҗалыкта нәрсәдер майтарырга ярыйм инде алай да. Менә син Алланың һәр бирмеш атнасы диярлек утарга барасың. Мәрхүм малаең Рәшит исән чакта да, хәзер оныгың Фәрит янына да. Анда бер-бер якының бар мәллә, җиңги, ә? Япь-яшь ир синең төенчеккә төйнәгән ризыгыңа мохтаҗмыни инде! Үзе безгә әйбер ташый әнә. Эчемне күптермә, зинһар, әйт, кем ул, җиңги?
Каенсеңелнең баш түбәсенә баса-баса төпченүе ачуын китерсә дә, карчык күтәрелеп бәрелмәде. Һе, кара син моны, кара! Җитмеш җиде кадак суккан сандык капкачын җиңел генә каерып ачтырмакчы! Ни белсәң, шуңа разый бул!
– Син, кем кыз, биләмәдәге Сәмүшне хәтерлисеңдер, шәт? – Ул караватында тирбәлеп алды. Тимер сиртмә «җырлый-җырлый» шыгырдады.
– Теге чырае ямьшек кап-кара абзыйнымы? Үз гомеремдә бер күрдем, анда да шәүләсен генә. Син, карендәшем, ул безнең яклардан, аны Рәшит җәйлеккә яллады, дигән идең. Моңа байтак ел ласа. Бәй, нишләп ул үзенә кайтып китмәде соң, җиңги?
– Минем сымак, шушы илкәйләрне яратты. Аңа минем дәвам килеште, күзе хәйран яхшырды, Аллаһының рәхмәте. Күрәкарау иде Сәмүш.
– Һи, илкәйләрне яраткан, имеш. Знамы, ярата! Ашау – байдан, үлем – Ходайдан! Нишләп син аны картаймыш көнеңдә дә тәрбиялисең? – диде Миңсылу, тавышына битәр өстәп. – Аңа ашарга илтәсең син! Вәт тәмле тамак! Җитәр, җиңги, утар юлыннан өзел!
Монысы инде артык, монысы инде чамасыз узыну иде. Карчыкның чырае җимерелде.
– Мине өйрәтмә, кем кыз! – дип, ул катырак «тирбәлгән» иде, караватның сиртмәсе идәнгә кадәр чумды.