Читать книгу Ике роман / Два романа (Ахат Хафизуллович Сафиуллин) онлайн бесплатно на Bookz (2-ая страница книги)
bannerbanner
Ике роман / Два романа
Ике роман / Два романа
Оценить:
Ике роман / Два романа

4

Полная версия:

Ике роман / Два романа

– Кызганыч, атакай үзе мондасын монда, ләкин анда кешеләр бар, эшләре тиз генә бетәргә охшамаган, – диде. – Мин сезгә епископ Афанасий атакай янына керергә тәкъдим итәм.

– Ярар соң… – диде Раевский. – Аның бүлмәсен ничек табасы?

– Мин сезне үзем озатып куям.

Ул аны, ияртеп, икенче катка алып менеп китте. Анда да кырыкмаса-кырык бүлмә яныннан узып киттеләр һәм, ниһаять, писер, аны бер ишек төбендә калдырып, бүлмәгә кереп китте. «Монда ничә кеше эшли икән?! – дип гаҗәпләнде ялгызы гына калган атакай. – Яшәп тә күрсәтәләр икән соң! Кара син мондагы байлык белән чисталыкны: һәр җире кояштай балкый, көзге шикелле ялтырап торган, лакланган паркет идәнендә таеп егылырлык!»

Писер озак тормады, әйләнеп чыкты да аны бүлмәгә алып керде, ә үзе шундук чыгып китте. Ай-һай зур иде атакайның эш бүлмәсе! Аның кыл уртасында бик озын, өстенә кызыл ефәкме, парчамы ябылган өстәл, аның тирәли ике яклап әллә ниткән гаҗәеп фигуралы һәм атлас белән тышланган затлы урындыклар тезелеп киткән. Өстәлнең аргы башында утырган бүлмә хуҗасын күреп тә булмый диярлек. Хәер, Раевский кергәч, ул өстәле яныннан үзе торып басты һәм, як-ягына каранып, югалып калган Алексийга аның гөрелдәп чыккан бас тавышы ишетелде:

– Подойди сюда, сын мой!

Аны Алексий Раевский шушы тавыш килгән якка карагач кына күреп алды һәм, үзенең каушап калуын сиздермәс өчен, кызу адымнар белән басып торган Афанасий атакай янына таба атлады. Күзгә күренмәс кеше түгел икән ләбаса бүлмә хуҗасы: уртачадан калкурак гәүдәле, нык, таза бәдәнле, шактый агара төшкән чәчләре махсус күпертеп куйган сыман кабарып тора, баксаң, аларны дулкын-дулкын бөдрәлеге шулай кабарынкы итеп күрсәтә икән.

Алексий Афанасий атакай янына килде дә башта аның үзенә таба сузылган кулын үпте, аннары гына:

– Исәнлек-саулык сезгә, атакай! – диде.

– Сиңа да шулай ук. Утыр! – дип, Афанасий атакай аңа урын күрсәтте.

Күрәсең, ул, эш кешесе буларак, тизрәк эшкә керешүне кулай күрде, Алексий утырырга да өлгермәде диярлек, шундук: – Сөйләгез, ни китерде монда сине, улым минем? – диде.

Алексий, бераз каушый-каушый булса да, аңа үзенең йомышын, аны тудырган сәбәпләре турында аңлата алды.

– Хәзер үзегез турында сөйләп бирегез!

Алексий кыскача гына үзе турында сөйләп биргәннән соң, Афанасий атакай, аңа текәлеп карап:

– Димәк, сине флоттагы хәзерге хезмәтең канәгатьләндерми? – дип сорады, «сез» дән «син» гә күчеп.

– Нәкъ шулай, атакай, һич тә канәгатьләндерми.

– Ләкин ул да кирәкле һәм бик изге эш бит, улым минем.

– Аңлыйм мин моны, атакай, яхшы аңлыйм. Тик хак динебез юлындагы изге эшләребез моның белән генә чикләнми ич. Шушы юлда без… ягъни мин… күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар бит әле аның…

Олы дәрәҗәдәге дин әһеле, аның соңгы сүзләрен ишетмәгән сыман, сүзен һаман аның хәзерге хезмәте тирәсендә йөртте.

– Хәзерге хезмәтең нишләп канәгатьләндерми соң сине? – дип кызыксынуын дәвам итте ул. – Нинди авырлыгы гайрәтеңне чигерде? Бер җаен алгач, минемчә, һич тә авыр хезмәт түгел шикелле.

Минем беркайчан да авырлыклардан зарлана торган гадәтем юк, атакай. Бу хезмәтемнең дә бернинди авырлыгын сизмим. Тик бертөрлелек туйдырды, атакай, бертөрлелек! Һаман бер үк нәрсә, һаман бер үк нәрсә… Ә мин хәрәкәтле, күбрәк кеше катнашындагы эшләргә күнеккән…

– Алай да флот рухание хезмәтенең дә авыр чаклары буладыр бит?

– Була инде… Булгалый инде, атакай… Төрле чак була… Әйе…

– Менә син миңа, үзең әйтмешли, шундый «төрле чак» ның берәрсе турында сөйлә әле!

«Атакай бер дә ашыкмый, ахрысы», – дип уйлап алды Раевский эченнән һәм әле генә авызыннан ычкынган «төрле чак була» өчен үзен ачуланып та куйды: «Кем тартты инде моны минем телдән?!» Тик сүз чыккан иде инде. Халык тикмәгә генә: «Авыздан чыккан артык сүз үз якаңа ябышыр», – димәгән шул. Монда да нәкъ шулай килеп чыкты. Дөрес, атакай шундый берәр очрак турында сөйләргә кушуга ук, аның башына инде кайчаннан бирле кәефен җибәреп килгән теге татар матросы турында сөйләргә кирәк дигән уй килде килүен, тик бу турыда сөйләү түгел, искә дә аласы килми иде. Алексий, каптым мин дигәндәй, утырган урынында угаланып куйды, тик сүз башларга ашыкмады, бүлмәдә аның үзен дә уңайсыз хәлдә калдырган тынлык урнашты. Афанасий атакай аның нәрсәнедер яшерәсе килүенме, нәрсә турындадыр сөйләргә кыенсынуынмы шундук сизеп алды һәм, табактай түгәрәк, таза йөзен аңа таба ия төшеп, әле яңа гына зәңгәр буяу белән буяган сыман зәп-зәңгәр күзләре белән бик мөлаем итеп карады да йомшак тавыш белән:

– Мин дөресен сөйләгән кешене яратам, ялганны җенем сөйми, – диде. – Сөйлә, ничек бар, шулай сөйлә, улым минем!

Бу юлы каршы килеп яисә нинди дә булса башка нәрсә турында алдап маташырга мөмкин түгел иде, ул тотты да теге Искәндәр-Александр исемле матрос белән булган хәл турында сөйләп бирде.

– Барыбер чукынмадымы? – дип сорады Афанасий атакай, бөтен гәүдәсе белән өстәленә иелә төшеп, бу турыда тыңлап бетергәч.

– Юк, атакай, барыбер чукынмады!

– Очрашканым булды минем алар белән. Горур халык… – Атакай, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай, бер мәлгә тынып калды. Кем белә, бәлки, ул шушы мизгелдә кайчандыр нинди дә булса татар-мөселман кешесе белән очрашуын хәтерләп алгандыр. Тик кайда, кайчан, ничек очрашкан ул татарлар белән, анысын әйтеп тормады. Шулай бераз вакыт дәшми торганнан соң, бары тик өч сүз генә өстәп куярга кирәк тапты: – Артык горур халык…

– Белмим, горурлыкмы бу, әллә ниндидер аңлаешсыз үҗәтлекме?..

– Горурлык, – диде Афанасий атакай, сүзенә мөһер суккандай нык итеп. – Һичшиксез, горурлык. Баш ияргә яратмый торган халык ул татарлар.

– Яраталармы, юкмы, Иван Васильевич барыбер баш идерде бит аларны! – Алексий атакай бу сүзләрен шундый горурлык белән әйтте ки, аларны баш идерүдә үзе дә җиң сызганып катнашкан диярсең. – Һич аңламыйм: җиңелгәннәр икән, нишләп бу чынбарлык белән килешеп, безнең бердәнбер дөрес динебезне кабул итмәскәдер?!

– Әгәр дә сиңа иноверецларның берәрсе, әйтик, үзләрен мөселман дип йөрүче шул ук татарлар: «Алексий атакай, син дә безнең динне кабул ит тә мөселман бул!» – дисә нишләр идең: кабул итәр идеңме син ул динне, әллә юкмы? – Афанасий, җавап көткәндәй, Раевскийга таба иелә төште.

– Сез нәрсә инде, атакай?! – дип, атакай хәтта кулларын селкеп алды. – Мин басурманнар динен ничек кабул итим ди?!

– Менә шул шул! Димәк, кабул итмисең. Чөнки ул синең өчен, минем өчен, гомумән, христиан динендәгеләр өчен – басурман дине, иноверецлар дине. Алар өчен безнең дин дә – басурманнар дине, иноверецлар дине. Аңлашыламы? – Атакай үзенең арпа башагының кылчыкларын хәтерләткән озын һәм куе кашлары астындагы зәңгәр күзләре белән Раевскийга карап алды. Алексий да күзләрен аңа төбәде, тик аларда атакайның әле генә әйткәннәрен аңлау түгел, киресенчә, гаҗәпсенү ярылып ята иде.

– Ничек безнең христиан дине басурманнар, иноверецлар дине булсын инде, атакай?! – диде ул, чын күңеленнән гаҗәпләнеп. – Бик аңлап җиткермим әле мин сезне…

– Мин, динебез басурманнар дине, димәдем, улым минем, ә башка диндәге басурманнар аңа шулай дип карый, дидем. Алар өчен безнең дин дә шулай булып тоела. Моны без, дин әһелләре, һәрвакыт һәм һәр җирдә белеп торырга, башка диндәгеләр белән эш иткәндә һәрчак истә тотарга тиеш. Аңлашылдымы?

– Нигә? – дип сорады Алексий атакай сорауга каршы. – Моны ни өчен истә тотарга тиешбез?

– Каш төзәтәм дип, күз чыгармас өчен. Башка диндәге халыкларны христиан диненә кертү чарасы, беләсең, бүген генә башланган эш түгел. Ул инде Иван Васильевичның, ягъни Иван Грозныйның, Казанны алган вакытыннан бирле бара. Менә хәзер санап-исәпләп кара: бу мөһим нәрсәнең башланганына да күпме вакыт үтте инде! Ә нәтиҗәсе? Кызганыч, тик әлегә ул без күрергә теләгән кадәр үк түгел. Ни өчен? Сәбәбе шул ук: без башка диннәрне ничек басурман дине дип саныйбыз, алар да безнең изге христиан динебезне басурманнар дине дип саный. Аның сәбәбе менә шушында ята. Димәк, бу изге эшебез – дәвамлы гына түгел, ә шул ук вакытта бик зур сабырлык та таләп итә торган эш. Бу да – сугыш кыры, тик монда кылыч айкап-чайкап кына берни дә барып чыкмый. Монда, кабатлап әйтәм, бик зур сабырлык һәм, әйтер идем, бик зур дипломат та булырга кирәк. Аңлашылдымы инде, улым минем?

– Аңлашылды, атакай.

– Ә чукындыруын барыбер чукындырабыз без аларны! Тик ихтыяр һәм түземлек кирәк. Бәлки, моның өчен тагын гасырлар кирәк булыр, тик барыбер максатыбызга ирешербез! Килер шундый вакыт: Русьта бары тик христиан дине генә хөкем сөрер. Менә нинди зур максат тора безнең алда, улым минем! – Афанасий атакай, үзенең артык кызып киткәнен үзе дә аңлап алды бугай, үзен үзе тынычландырырга теләгәндәй, уң кулы белән чәчләрен сыпырып алды һәм инде тәмам тыныч, йомшак тавыш белән дәвам итте: – Бая син: «Шушы юлда без күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар ич әле аның», – дидең. Моның белән нинди юлларны күз алдында тоттың син?

– Мин бу сүзләрне әйткәндә, иноверецларны урыслаштыру эшен оешканрак рәвештә алып бару кулайрак дигән фикерне күз алдында тоткан идем, атакай.

– Ничек инде ул, оешканрак рәвештә?!

– Хәзер башка халыкларны чукындыру чарасы ничек алып барыла? Кем ничек булдыра – шулай алып бара. Ә шушы мөһим һәм дә изге эш белән генә шөгыльләнүче махсус бер чиркәү дә, монастырь да, гомумән, бернинди аерым оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай: бу эш белән генә шөгыльләнүче ниндидер махсус аерым дини оешма сорала шикелле.

– Менә монысы кызык инде, – дип, Афанасий атакай утырган әңгәмәдәшенә таба тартыла төште. – Бик кызык идея бугай бу! Тик син аны ничегрәк күз алдыңа китерәсең?

Патриарх идарәсендә шактый зур урын биләгән Афанасий атакайны үзенең мондый фикере белән кызыксындыра алуына Алексий Раевскийның да күңеле булды, бу минутларда инде ул үзен кыюрак сизә башлады, рухани янына килеп кергәндәге куркып калуы да, кыенсынуы да юкка чыга барды.

– Сез беләсез инде, атакай, Иван Васильевич – урыны җәннәттә булсын! – Казанны алыр алдыннан, шуннан ерак түгел бер урында татарларның Идел кушылдыгы булган Зөя елгасы буендагы Зөя шәһәр-кирмәнен кулга төшерә, – диде Раевский салмак тавыш белән, дәрес бирүче укытучы сыман ашыкмыйча гына. – Казанны алыр алдыннан, анда аның сугышчылары ял итә, көч туплый. Шулай итеп, кайчандыр татарлар Казанны дошманнан саклар өчен төзелгән шушы шәһәр-кирмән Казанны яулап алуда бәяләп бетергесез зур роль уйный! Иван Васильевич анда берничә чиркәү дә салдыра. Әйтергә кирәк, алар бүгенге көнгә хәтле сакланган һәм эшләп киләләр, минем бу шәһәрдә булганым да бар. Нишләп менә шул Зөя шәһәрендәге бер чиркәүне Идел буе һәм Урал арасында яшәгән башка диндәге халыкларны безнең дингә тарту буенча махсус рәвештә билгеләмәскә? Нәкъ менә шушы җирләрдә башка диндәге халыклар бик күп яши бит. Шул ук татарлар, чувашлар, мордвалар, чирмеш-марилар, удмуртлар, башкортлар. Менә никадәр халык яши анда, ә шуларны безнең дингә кертү белән шөгыльләнүче бернинди махсус чиркәү яисә монастырь да, оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай, махсус шөгыльләнүче! Ягъни миссионерлык эше генә алып баручы.

– Кызык идея бу-у-у! – дип сузды Афанасий атакай. – Бик тә кыз-з-ык идея!

– Мондый оешма-фәләннең нәкъ менә шушы шәһәрдә төзелүе үзе үк бик зур символга ия булыр иде бит, атакай! Казанны алу да шушы шәһәрдән башланды, шушы ук шәһәр безнең дөньяви һәм дини әһәмияткә ия булган изге миссиябезнең зур масштабта башланган урыны да булса!..

– Безнең бу зур миссиябез күптән башланды бит инде: Иван Васильевич Казанны алгач та, – дип сүз кыстырып куярга кирәк тапты Афанасий атакай.

– Әйтәм бит: безнең бу изге миссионерлык эшебез беркайчан да махсус билгеләнгән ниндидер оешма җитәкчелегендә алып барылмады, хәзер дә алып барылмый. Ә бит һәр эш аның белән махсус шөгыльләнгәндә генә уңышлы тәмамлана, атакай. Мәсәлән, без әти белән шушы гасыр башында, әтине бу эш белән шөгыльләнү өчен Мәскәү яныннан Царёвококшайск өязендәге Пьяново авылына җибәргәч, дүрт ел эчендә шул тирәдәге авылларда яшәүче 3683 чирмеш-марины үзебезнең дингә тарттык, хөкүмәт акчасына алар өчен җиде чиркәү төзеттек. Без бу эш белән махсус шөгыльләндек. Гәрчә әти чиркәүдә поп булып саналса да, бу эшне үзенең булышчысына тапшырып, нигездә, икебез дә миссионерлык белән генә шөгыльләндек, дияргә була. – Алексий Раевский бөтенләй кыюланып китте. – Минем флоттагы хәзерге хезмәтемнән канәгать булмавымның сәбәбе дә шунда бит, атакай: мин күләмле, масштаблы эшләр башкарырга күнеккән…

– Аңлашылды, аңлашылды, – диде Афанасий атакай, юан бармаклары белән өстәлгә суккалап. – Инде миссионерлык эшендә зур тәҗрибә туплаган кеше буларак, синең теләгең миңа якын һәм аңлаешлы. Алга карап эш итүең дә күңелгә ятышлы, киләчәктә бу изге эшне тагын да камилләштерү һәм киңрәк җәелдерүгә юнәлтелгән идеяләрең дә бик кызыклы. Мин бу турыда Экзарх Стефан атакайның үзенә дә җиткерермен. Тик әле аларны элек бар яклап та өйрәнергә кирәк, ә моның өчен, әлбәттә, вакыт сорала, чөнки бу аннан-моннан гына башкара торган эш түгел… Ә сиңа, флот хезмәтеннән азат итү турындагы үтенечеңне караганнан соң хәбәр итәрбез. Казан епархиясенә җибәрү турында уйлашырбыз, мөгаен.

– Мине дөрес аңлавың өчен зур рәхмәт, атакай!

– Безгә нәкъ менә синең шикелле миссионерлар бик кирәк, – дип озатып калды аны Афанасий атакай.

Чыннан да, шушы сөйләшүдән соң, ай ярым вакыт эчендә үтенече Патриарх идарәсендә каралып, Санкт-Петербург флоты атакае Алексий Раевский андагы хезмәтеннән азат ителде һәм 1719 елның ахырына таба Казан епархиясе карамагына җибәрелде.

Дөнья читендә

Вакыт дигәнең һич туктап тормый. Аның үз агышы. Һәр көн саен таң ата, һәр көн саен кояш бата да, кич була. Шатмы син, кайгылымы, сагышлымы, моңсумы – аңа барыбер. Кешегә генә барыбер түгел: ул кайгыра, моңсулана, сагына, эченнән сыза. Әлбәттә, рәхәтләнеп шатланыр да, сөенер дә иде ул, ләкин болары кешедән гел читтәрәк йөрүчән шул…

Ә кайгы-хәсрәт, моңсулык, сагыну кебек хисләр исә бигрәк тә солдат һәм флот хезмәтенә чакырылган рекрутлар өчен бик тә хас кичерешләр. Шул исәптән флотка Казан өязеннән алынган Искәндәр өчен дә. Ул да – үзенең бик еракта калган туганнарын, кендек каны тамган туган авылын, гомумән, туган ягын сагынучы меңнәрнең берсе. Сагынучы гынамы соң! Кайчак бүре булып улардай чаклары була. Сагындыра, әй, ничек кенә сагындыра әле болар барысы да! Бигрәк тә әти-әнисе, энекәше һәм сеңлесе сагындыра. Кайчак шулар исенә килеп төшәләр дә, йөрәген пычкы сыман тешле, йөз ел кайрак дигән нәрсәне күрмәгән үтмәс пычак белән сызып җибәргәндәй була, валлаһи! Ничек яшиләр икән алар анда: ачлармы, туклармы, салымнарын түли алалармы?..

Кичә генә походтан кайтып кергән матросларның шактый өлешенә бүген шәһәргә чыгарга рөхсәт иттеләр. Ә аны үзләре «кышлак» дип йөрткән яр буе казармасында калдырдылар.

– Ә сиңа, Хәбибуллин, шәһәргә увольнениегә чыгу урынына бәдрәф чистартырга боерам! – диде аңа мичман шәһәргә чыгучыларга рөхсәт кәгазьләре өләшкән строй алдында. – Хәтерлисеңме: мин сиңа ярты ел шәһәрне күрмисең дигән идем?

– Так точно, ваше благородие.

– Күрәсең: мин үз сүземдә торам бит!

– Так точно, ваше благородие.

– Нишләп благородие булыйм ди мин сиңа, юләр?! Офицерларга гына әйтәләр алай дип. Күпме тукырга була сиңа моны? Аңладыңмы?

– Так точно, ваше благородие. Минем өчен син офицер шикелле, ваше благородие!

– Юләр түгел диген син аны! – диде мичман, болай да үзенең сипкелле битен ямьсезләп торган зур авызының кабартмадай иреннәре белән елмаеп. – Әллә миннән көлүеңме бу?

Матрос Хәбибуллин бу юлы дәшмәде. Аның бу соравына да: «Так точно, ваше благородие», – дип, көчле итеп ярып саласы килгән иде дә, тыелып калды, болай да киеренке булган араларын тагын да катлауландырасы килмәде, тешен кысып булса да түзде.

– Нигә дәшмисең, татарин?

– Не имею привычки смеяться над людьми, ваше благородие. Потому что я – человек, ваше благородие!

– Тагын «ваше благородие»?! Әллә ахмакмы син, Хәбибуллин?

– Никак нет, ваше… Никак нет!

– Ярар, үзем дә шәһәргә җыенам, шуңа күрә кәефемне бозасым килми. Синең белән башка вакытта сөйләшермен… Аңлашылдымы?

– Так точно.

– Дневальный! Бирегә!

Мичман тавышына шундук казармада дневальный булып торучы матрос йөгереп килеп җитте.

– Минем тарафтан дисциплинар җәзага тартылган матрос Хәбибуллин бәдрәф чистартырга тиеш. Кара аны, көзге шикелле ялтыраган булсын! Аңладыңмы?

– Так точно.

– Увольнениедән кайткач, шәхсән үзем тикшерәчәкмен! Әгәр дә бәдрәф көзге шикелле ялтырамаса, – белеп тор! – үзеңә чистарттырам. Аңладыңмы?

– Так точно.

– Барыгыз!

Дневальный артыннан ияргән Искәндәр бераздан, киемен алыштырып, чиләген, мунчаласын алып, гадәттә, алар корабльдә булмаганда строй адымы белән йөрүне, штык белән чучелоларга кадау буенча күнегүләр үткәрелә, берәр күренекле вакыйга яки очрак уңаеннан гомуми строй тезелә торган плацның ерак читендә үк урнашкан, тактадан ясап куелган бәдрәфне чистартып, идәнен юып маташа иде инде. Әлбәттә, бу такта корылма кораб гальюны түгел, моны көзге кебек ялт иттерү өчен, шактый тир түгәргә, шул тирне кул аркасы белән сөртә-сөртә, бик каты тырышырга кирәк. Тырышты Искәндәр, тырышты: яхшы итеп чистартты да, махсус зур тимер пычак белән кыра-кыра, идәнен дә юды. Инде карап торышка барысы да тәртиптә, хәтта һәрчак үткен күзле булган өлкән офицерларның берәрсе килеп тикшереп караса да, нинди дә булса гаеп табарлык, бәйләнерлек, сүз әйтерлек түгел шикелле иде.

«Аллага шөкер! – дип куйды ул, башкарган эшеннән канәгать калып. – Аллага шөкер, монысын да эшләдек!»

Матрос чиләк, мунчала һәм идәнне кыра торган махсус зур тимер пычагын кулына алды да, бәдрәфтән бераз читкәрәк китеп, койма буендагы чирәмгә утырды.

«Ә мичман мин каршы килермен, аңа каты бәрелермен дә зур тавышка сәбәп чыгарыр дип көтте бугай, – дип уйлап алды ул, сабын белән кулларын юа-юа. – Гел сизеп торам: һаман ризасызлык күрсәтүемне, тавыш күтәрүемне тели, шуңа күрә туры килгән саен юк-барга бәйләнә, карцерга утыртырлык сәбәп эзли. Булса да булыр икән шуның ише начар бәндә! Ә бит барысы да чиркәүдәге шул вакыйгадан башланды…»

Әйе, Искәндәр дөрес уйлый: әнә шул көннән, беренче мәртәбә аларны чиркәүгә чукынырга алып килгән көннән башланды аның флоттагы кара көннәре. Чукынудан баш тартып, казармага кайткач, мичман Владимир Ярославцев аңа берничә мәртәбә бик каты сукты.

– Син нәрсә, татарин, безне атакай алдында хурлыкка калдырдың, ә? – диде ул, тимер сыман йодрыгы белән аның яңагына сугып. – Әллә үзеңне башкалардан акыллырак дип саныйсыңмы? Күрсәтермен мин сиңа акыллылыгыңны! Шуны бел һәм борыныңа киртләп куй: монда синең ишеләр яши торган авыл түгел, монда – флот! Патша галиҗәнаплары флоты! Син бүген үзеңне патша галиҗәнапларына каршы куйдың. Ә бу гафу ителә торган нәрсә түгел.

Ул шушы сүзләреннән соң тагын ике мәртәбә аның йөзенә шундый каты итеп сукты, Искәндәрнең күзләреннән очкыннар очты. Шундук борыныннан кан китте, тик ул аны иреннәренә агып төшкәч кенә сизде. Алай да сөртеп алмады, горур рәвештә басып тора бирде, ә күзләре тулы нәфрәт, күкрәге тулы сүз белән әйтеп-аңлатып та бирүе мөмкин булмаган чиксез ачу иде. Ул ирексездән йодрыкларын йомарлады, ачуыннанмы, үзенең шушы мизгелдәге көчсезлегеннәнме, тешләрен шундый каты итеп шыгырдатып кысты, ике яңак сөяге дә күзгә күренеп кабарып чыкты. Әгәр дә мәгәр менә хәзер ул хезмәткә алынган матрос булмаса, үзен һичкайчан болай, бөтен строй алдында, яңагына суктыру түгел, каршында карчыгадай очынган җирән сакал-мыеклы, җирән чәчле шушы мичман Ярославцевны үзе тотып ярыр иде. Бәлки, җиңә дә алмас иде ул аны, тик барыбер менә хәзерге мизгелдәге шикелле берсүзсез генә яңагына суктырып басып тормас иде! Ләкин нишлисең, әгәр дә мәгәр хәзер ул бу явыз мичманга нинди дә булса каршылык күрсәтү түгел, аңа ошамаган берәр сүз генә әйтсә дә, үз хәленең тагын та мөшкелләнәчәген бик яхшы аңлый иде. Чөнки ул, – җирән мичман әйтмешли, патша галиҗәнаплары флотына хезмәткә алынган матрос. Алынган гына түгел, гомере буена хезмәт итәргә тиешле матрос. Инде бу язмыштан беркая да китеп булмый. Ул да, башкалар кебек үк, тәмам картаеп беткәнче кораб палубасын таптарга тиеш. Ә анда, әтисе ягыннан Галимҗан бабасы әйтмешли, кемнәр исән дә, кемнәр юк. Вакыт белән бергә кеше гомере дә ага тора бит. Берәр каршылык күрсәтсәң, бу хезмәт аның өчен тәмугка әйләнеп калачак дигән сүз: аннан соң бу җирән мичман гына түгел, башка унтерлары, боцманнары, офицерлары да аңа көн күрсәтмәячәк. Алар барысы да үзләрен хуҗа дип саныйлар, шулай булгач, янәсе, аларга нишләсәләр дә килешә дип уйлыйлар, бер-берсен яклыйлар. Син кырык мәртәбә хаклы бул, алар барыбер үзләренекен итә, үзләренекен аклый-яклый. Монда түбән чиннарга, гади матросларга үз хокукларын яклау һич мөмкин эш түгел. Ассалар да, киссәләр дә, барыбер тегеләр хаклы…

Искәндәрне башыннан яшен тизлеге белән сызып узган уйларыннан мичманның акыруы бүлде:

– Йә, ник дәшмисең, татарин паршивый?

Менә шунда Искәндәр, әле генә кичергән уйларыннан тайпылып, көтмәгәндә, үзе дә белештермәстән, бер ялгышлык җибәрде: мичман тагын бер мәртәбә сукмакчы булып саллы гына селтәнгән иде, ул шунда, стройда басып торган килеш, чак кына да авышмыйча, аның кулын тотып калды. Аннан моны көтмәгән строй җиңелчә генә ах итте һәм хәзер ни булыр дип кызыксынып, сагаеп калды. Ярославцев исә, матрос тимер кыскыч белән кыскан шикелле итеп тоткан кулын алмакчы булып, һаман тарткалады, ә Искәндәр бер сүз дә әйтмичә, аның кулын җибәрмичә тотып тора бирде.

– Ты что, татарин, очумел, што ли? – диде мичман, күзләрен акайтып. – Сломаешь ведь… Больно же! Отпусти, говорят!

Ниһаять, Искәндәр дә телгә килде:

– Неужели больно, ваше благородие? – диде ул, иреннәрендәге канын теле белән ялап, ләкин тегенең кулын җибәрергә бер дә ашыкмады. Әйтерсең соравына җавап көтә иде.

– Больно…

– Мне тоже больно, ваше благородие, – диде Искәндәр һәм, ниһаять, Ярославцевның кулын җибәрде. – Между прочим, ваше благородие, я не татарин паршивый!

– Карцерга! Хәзер үк карцерга! – дип акырды мичман, авырткан кулын селки-селки.

Аны шундук карцерга алып барып яптылар. Кая барасың, нишлисең, бу мичман башбаштаклыгыннан кемгә зарланасың? Беркемгә дә! Әгәр зарлана, ризасызлык белдерә калсаң, киресенчә, тагын да ныграк җәза бирергә генә мөмкиннәр. Өч көн утырды ул шул салкын карцерда, өч көн көрәште үзенә салкын тидермәс өчен: һаман хәрәкәтләнергә тырышты, тик тирләгәнче түгел. Әгәр кул-аякларың белән тәнең тирләгәнче бертуктаусыз хәрәкәтләнсәң, чыннан да, бик каты салкын тидерүең мөмкин иде.

Үкендеме Искәндәр монда эләгүенә? Бер яктан караганда, әйе, үкенде. Әлбәттә, түзәргә, ачуы килгәнне сиздермәскә кирәк иде. Тик түзеп торып булмады шул. Яңагына сукканга гына түзгән дә булыр иде, тик йөзе нәкъ симез дуңгызны хәтерләткән – шундый ук таза, ничектер иягенә таба артык очлы, күз керфекләренең бармы, юкмы икәнлеге дә беленми торган – шушы мичманның «татарин паршивый» дигән сүзләренә ничек итеп түзеп тормак кирәк?! Искәндәр аннан ние белән ким? Киресенчә, ул бу керфексезнең күз төсен дә аерып була торган түгел бит әле аның! – урыстан күпкә матур да әле! Нишләп ул корчаңгы татар булсын? Аны мичманның нәкъ менә шушы сүзләре чыгырыннан чыгарды. Икенчедән, мичман аны чиркәүдәге теге хәл өчен карцерга барыбер яптырган булыр иде. Тик моның өчен аңа тагын бер сәбәп кенә кирәк иде бугай.

Искәндәр утырган җиреннән кулы белән бер үлән өзеп алды да шактый гына вакыт аңа гаҗәпләнеп карап торды. Әйтерсең лә мондый үләнне беренче тапкыр гына күрүе! «Карале, нәкъ безнең як болын-кырларындагы шикелле үк үлән!» Гап-гади үлән. Менә хәзер ул үз авыллары болынында рәхәтләнеп таралып, күккә карап яткан Искәндәр кулында түгел, ә җәһәннәм астындагы Санкт-Петербург дигән шәһәрнең бер хәрби плацы читендә, койма буенда ятучы татар баласы Искәндәр кулында! Бер караганда, кызык та инде бу дөнья дигәнең! Юк, дөнья түгел, ә язмыш дигәнең. Аны язмыш бер дә бер көнне гомерендә ике ятып бер төшенә дә кермәгән, алай гына да түгел, хәтта аның дөньяда барлыгын да белмәгән Санкт-Петербург дигән бу дымлы һавалы шәһәргә китереп ташлар дип кем уйлаган? Шунысы да бәхәссез: гомерлеккә ташлар дип! Моннан туган-үскән якларга, ай-һай, кайтып булырмы икән? Кеше гомере дә санаулы бит. Тиешле елларыңны исән-имин хезмәт итеп бетерә алганнан соң да кайтып күреп булырмы ул туган-үскән авылны, үзенең якыннарын? Ул вакытта бүген бөтен гәүдәсеннән яшьлек көче, яшьлек дәрт-дәрманы ташып торган Искәндәр тәмам сәлперәйгән, йөрерлек рәте дә калмаган хәлсез картка әйләнеп калачак ич инде!

Авызына үлән сабагы кабып уйга талган Искәндәрнең уйларын дневальныйның тавышы бүлде:

– Ну как у тебя дела? – дип сорады ул йомшак тавыш белән.

– Хорошо. Закончил я, принимай работу! – диде Искәндәр, урыныннан торып.

– Карадым инде. Булган бу! Молодец! – диде кинәт дневальный чип-чиста татар телендә. – Күреп торам: теләсә нинди эшкә кулың ятып тора! Хәтта бәдрәф чистартырга да!..

Аның татарча сөйләшүеннән Искәндәр башта сүзсез калды, чөнки моңарчы ул аны, сөйләшкәндәге акценты буенча, чуваш егете бугай, дип йөри иде. Дүрт айдан артык бергә хезмәт итәләр, походта да бергә булдылар, моңарчы ник бер татар сүзе ычкындырсын! Ә хәзер… Дөрес, аның «хәтта бәдрәф чистартырга да!» дигән сүзләре Искәндәрнең бәгыренә килеп кадалды – ул аны мыскыл итеп әйтүе дип аңлады.

bannerbanner