
Полная версия:
Сират күпере / Мост над адом
Малай борынын тартып куйды. Башын түбән иеп, кыенсынып торды, карашын кая юнәлтергә белмәде. Ул арада әтисе, олы кунакка рәхмәтләрен әйтеп, хәзрәт исә үз чиратында хәер-дога кылып хушлашырга да керештеләр.
– Бар, улым, хәзрәтне озатып кайт, булмаса, – дип әйтмәсенме шунда әтисе. Бер килсә килә бит ул бәхет.
Дәшми бардылар бертын. Малай дулкынланудан кулларын куяр урын тапмады. Хәзрәт йөткеренгәләп атлады.
– Йә, – диде ул бераздан, үзе ярдәмгә килеп. – Бер-бер соравың юкмы соң, Мирсәет? Барчасы да аңлашылдымы инде?..
– Аңлашылды, хәзрәт, мең рәхмәтләр үзегезгә, – диде малай, югалып калмады. – Тик менә бер сүзегез аңлашылмады, хәзрәт. Шуны аңлатып бирә алмассызмы?
– Йә, әйт: нинди сүз булды икән ул?
– «Сират күпере» дидегез, хәзрәт. Гомер кичү сират күпере аша чыгуга тиң дидегез…
Адымнарын сирәкләндерә төште хәзрәт һәм янәшәсеннән кыюсыз гына атлап барган малайны аркасыннан йомшак кына сөеп куйды.
– Аны сорыйсың икән… Авыр сорау бирәсең бит әле син, – дип, бертын уйланып барды ул һәм ипле генә сөйләргә, аңлатырга кереште: – «Сират» сүзе Коръәндә кырык мәртәбә кабатланган сүздер. Җәһәннәм өстеннән җәннәткә сузылган күпер ул. Кыямәт көнендә аның аша бик сирәк изге затлар гына үтәр. Чөнки сират күпере кылдан нечкә, кылычтан үткен булыр, аңлыйсыңмы?.. Гөнаһлылар, игелексез бәндәләр һәммәсе тәмуг утына егылып төшәр.
– Анысын аңлыйм, хәзрәт. Ишеткәнем бар, – дип ачыклык кертергә ашыкты малай. – Тик менә шуны аңлатыгыз: ни өчен безнең татарга авыр ул яшәү, ни өчен без сират күперен кичә алмый калганбыз?
– Ә-ә, әнә ничек… – дип, сорауның ни дәрәҗә җитдилеген әле генә аңлаган хәзрәт тукталып калды. – Ул кадәресе инде китапта язылмаган.
Бу малайдан җиңел генә котылам димә икән…
– Язылмаса да, җавап табу кирәктер бит, хәзрәт. Нигә минем әти кулын селти дә һәрчак: «Без татарларга кая инде ул!» – дип зарлана?.. Нәрсә булган безнең халыкка? Нигә аңарга гәҗит чыгарырга ярамый? Нигә аңарга Агыйдел буенда яшәргә ярамый? Әти әнә патшага каршы мәктүп язарга да ярамый ди. Башкаларга ярый, ә безгә ярамый – нигә шулай ул, хәзрәт?.. Сират күпере аша чыга алмый калучылар өчен яңадан ул күпергә омтылу хәрәм эш түгелдер бит?..
– Аңладым мин сине, улым, – дип, яшьле күзләрен яшерергә азапланган малайны үзенә таба кысты Нуриәхмәт хәзрәт. – Аңладым мин сине… Ул хакта китапта җәһәннәмнән җәннәткә юл һичкайчан һәм һичкемгә ябык түгел диелгән…
– Аңладым, – диде малай, борынын тарта төшеп, һәм үзенең шул рәвешле йомшап китүеннән уңайсызланды булса кирәк, карашын аяк очыннан алмый гына хушлашырга ашыкты. – Мин кайтыйм инде, ярыймы, хәзрәт.
Үз урамнарына таба дөньясын онытып йөгереп менеп барган малай артыннан күзләрен ала алмый онытылып карап калды Нуриәхмәт хәзрәт. Үзалдына «бәрәкалла! бәрәкалла! бәрәкалла!» дип кабатлады ул.
II
Хәйдәргали агай, шактый ук коры кеше булуына да карамастан, күзәтүчән һәм төптән уйлап эш итәргә күнеккән. Байтактан күзәтә бу малаен: башкаларыннан аерылып тора ул. Уйнарга-шаярырга яратса да, трай тибеп, бер максатсызга җил сугарып йөрми. Китап җене кагылган, ахры, үзенә. Ничә карасаң, аның китаплары тирәсендә. Бер-бер эш кушсаң, ике-өч тапкыр кабатламыйча, тавышыңны күтәрмичә генә кузгатып булмый үзен өстәл артыннан. Әллә нинди шунда, һич кенә дә авыл малайларына охшамаган. Җир сукалап, иген игеп, дөнья көтәргә яралмаган, күрәсең.
Малайга унбиш яшь тулды. Атаның үз-үзен нинди дә булса фикергә килә алмауда гаепләп йөргән көннәре. Күрә, аңлый иде ич ул: малай эзләнә, акылын, зиһенен кая юнәлтергә белми борсалана әнә. Кая да булса китү, белем алу турысында сүз башларга гына кыймыйча йөри. Гаиләдәге җитмәүчелекне аңлый иде булса кирәк.
– Мирсәет, – дип, әтисе көннәрнең берендә улының аркасына кулын салды. Аларның икәүдән-икәү генә, ат арбасына янәшә утырып, болынга печәнгә төшеп барулары иде.
– Нәрсә, әти?
Үз уйларына, хыялга бирелеп барган малай сискәнеп куйды. Әтисенең шул рәвешле кече күңел белән, яратып аркасына кагылганы булса да бик сирәк булгандыр ул елларда. Берөзлексез дөнья көтә, эштән бушаганы юк ич аның.
– Син дә үсеп егет булгансың икән инде, – дип, үзалдына сүз башлады ата. – Менә уйлап бара идем әле, кем булырсың икән син, улым?
Мирсәет өчен көтелмәгән сорау түгел иде бу. Печәнлектә төннәр буе керфек какмый уйланып яткан чаклары бар иде аның бу хакта. Морза туганнары кебек, ерак шәһәрләргә барып, гимназияләрдә, университетларда уку турында хыяллана иде ул. Әмма шул ук вакытта салкын акыл белән моның мөмкин түгеллеген дә аңлый иде. Андый ерак шәһәрләргә бару өчен, акча кирәк диләр. Әтисендә акча юклыкны ул яхшы белә. Чыгышың, нәселең, хәтта фамилияңнең дә затлы булуы кирәк андый тирәләрдә уку өчен. Мирсәеттә исә боларның берсе дә юк һәм һичкайчан булмаячак… Ә укыйсы килә…
– Укыйсым килә минем, әти, – дип әйтеп салмасынмы шунда. Бу сүз теленнән түгел, гүя җаныннан саркылып чыкты аның.
– Укыйсың килә… – дип, аның артыннан кабатлады ата. Ул да уйлана иде булса кирәк. – Укыйсы килә дисең инде, алай булгач…
– Әйе, әти, минем әнә Мәхмүтләр, Әмирхан һәм Фәтхелбаяннар кебек укыйсым килә. Алардан да тырышыбрак, алардан да уздырыбрак укыр идем.
– Алар – морза малайлары. Аларга укымыйча ярамый… – дип, шундук җавап кайтарды ата һәм, үзенең җавабы белән улын канәгатьләндермичә, киресенчә, аның күңелендәге ярага тоз гына өстәвен аңладымы икән, шундук янә басынкылана төште. – Син дә тик ятмыйсың бит, әнә минем китапларны таушалдырып бетергәнсең.
Ул чактагы ерак татар авылы өчен аның әтисендәге китаплар сирәк очрый торган зур байлык иде бит.
– Ике кат, кайберләрен өчәр-дүртәр кат укыдым шул инде мин аларның.
– Бер китапны өч кат укыдыңмы? – дип, киная белән елмайган атлы булды Хәйдәргали агай. – Татарчаларын укып бетерсәң, урысчаларын, төрекчәләрен укырга кирәк.
– Уку гына түгел, кайберләрен күңелдән беләм инде, – дип, канатланып, мактанып куймасынмы малай. – Лермонтовның «Мцыри» ен яттан сөйлимме соң үзеңә?
– Ә-ә-ә, әйтәм эреләндең соңгы арада. Лермонтов белән уртак тел тапкансың икән…
– Әйе, әти, минем дә Мцыри кебек буласым килә. Бәлки, Лермонтов кебек шагыйрь булырмын әле мин, әти.
– Шигырь язасың килү әйбәт анысы. Ләкин шагыйрь булу, улым, кәсеп түгел, шуны онытма. Шигырь ул җан өчен генә языла.
Мавыгып, әтисенең үзенә тиң санап сөйләшүеннән күңеле үсеп китте Мирсәетнең. Мондый чагы сирәк була аның, шуңа мөмкин кадәр күбрәк аңлашасы, эчендә җыелганнарны түкми-чәчми сөйлисе килде әтисенә:
– Лермонтов геройлары сыман көр күңелле, көчле ихтыярлы булу турында хыялланам мин. Үзебезнең татар-башкортларны да шундый хөрлеккә чакырырга иде. Үз ирекләре, үз бәхетләре өчен Лермонтов әсәрләрендәге Кавказ уллары сыман көрәшкә атлыгып торсын иде алар. Бүгенгедәй бертөрлелек һәм битарафлык белән көн күрүгә чик куелырга тиеш. Кешеләр кайгы һәм борчуларның ни икәнлеген онытырга, барысы бер дәрәҗәдә бәхетле һәм тигез яшәргә хаклы… Төннәр буе әнә шул хакта уйланып ятам мин, әти. Хыялланам, үз-үзем белән бәхәсләшәм… Кеше югында кычкырып-кычкырып сөйли башлыйм. Йокыга китсәм, шул уйларымнан саташып уянам… Сез ишетмисез, күрмисез генә, әти, хәтта чарасызлыктан йөзтүбән капланып елаган чакларым да була…
– Монысы инде егет кешегә килешә торган эш түгел, – дип бүлдерде аны әтисе һәм ашыкканга түгел, болай, эч пошканнан гына бияне куалагандай итте. Ә бераздан өстәп куйды: – Җыен юк-бар белән башыңны катырма син, улым. Хыял белән генә бармый дөнья. Тормышка ашмастай матур хыял күпләрне бәхетсез итә. Хыял артыннан ук язмышлар да чәлпәрәмә килә. Шуңа әйтәм: җиргә төш син, улым, җирдә яшәү өчен әзерлә үзеңне…
– Юк, әти, кеше хыялланырга тиешле. Дөньяны – ямьле, тормышны матуррак итү турында хыялланырга.
Хәйдәргали агай үзенә кайтып төште шунда. Бичара атка бер сәбәпсез кулындагы чыбыгы белән каерылып сукты да, сөйләшү тәмам дигәнне аңлатып, борыны астыннан мыгырданып куйды:
– Җитәр сиңа, телеңә күп салынма, малай актыгы.
* * *Ә тагы атна-ун көннән зур гаилә өстәл артында чәйләп утырган җирдә моңарчы дәшми-тынмый гына йөргән Хәйдәргали үзенең карарын әйтеп салды:
– Мирсәетне юлга әзерлә, анасы, укырга китә.
«Ур-ра» кычкырырдай булып, колагы ишеткәннәргә ышанмыйча, урыныннан сикереп торды Мирсәет. Шул мизгелдә әтисен кочаклап алырга әзер иде ул.
– Әти! – дигән аваз ташып чыкты күңеленнән.
– Син нәрсә сөйлисең, атасы? Нинди уку? Кайчан? Кайда?.. – дип, берни аңламый югалып торды әнисе дә.
Гаилә башлыгының талканы коры, артык сүз кара дошманы аның:
– Укырга дигәч укырга, – дип кенә кабатлады.
Чын-чынлап тынгысызлана башлады әни кеше:
– Кайда, әллә Уфаның үзенә үкме?
Табын артында тезелеп утырган энеләре-сеңелләре, ашауларын онытып, һәммәсе өстәл түренә таба текәлде. Мирсәетнең исә тыны кысылды, сулыш алмый көтте ул әтисе авызыннан чыгарга тиешле җавапны. Дөрес ишетәме, әллә чын-чынлап Уфаның үзенә үк илтергә җыенамы аны әтисе.
– Казанга! – диде Хәйдәргали һәм, кулындагы чәй тәлинкәсен өстәлгә куеп, тастымал белән авыз читен сөртте дә табын артыннан торып китте.
«Казанга?.. Казанга!» дип, бер-берсенә карангалап хәйран калулар китте өстәл әйләнәсендә. Ышанырга-ышанмаска белми иде һәммәсе. Кырмыскалы авылында яланаяк йөгереп йөргән малай тотсын да Казан кадәр Казанга чыгып китсен әле. Ул бит Уфа гына түгел, әллә кая, кошлар очып җитә алмаслык ерак җирләрдә булса кирәк…
«Казан!» дигәнне ишеткәч тә, башы әйләнеп киткәндәй булды Мирсәетнең. Ишетеп кенә белә иде ич моңарчы. Хыялында зур мәгърифәт, гыйлем диңгезе итеп күз алдына китерә иде ул Казанны. Төрле-төрле гәҗит һәм журналлар чыга дип ишеткәне бар анда. Китаплар да шунда басыла икән. Хәтта тере язучылар да яши ди бит ул Казанда. Килсә килә икән бәхет дигәнең. Менә бит күк капусы ачылган диярсең!..
– Соң, сәүдәгәр малае түгел ләбаса, Казан кадәр Казанга ничек барып җитсен дә ничек укырга керсен ул бала? – дип сукранырга керешкән әнисе генә эшне чак бутап ташламады. – Туганнарың бармы анда?! Таныш-белешең бармы?! Казанга барып җитәрлек акчаны кайдан җүнәтмәкче буласың?! Ул анда хәер сорашсынмы?! Җибәрмим баланы, беркая да җибәрмим үзен…
«Әни» дип каршы чыгасы, торып бер-бер сүз әйтәсе, тынычландырасы килде үзен. Әмма ни әйтсен Мирсәет, аңлый иде ул барын да, әнисе биргән сорауларның берсе дә урынсыз түгел ич.
Шулай да барасы килә Казанга… Барасы килә… Бер генә тапкыр булса да күрәсе иде шул Казанны… Их, ничек кенә аңлатырга соң боларны әнисенә.
– Синнән сорамыйлар, – булды Хәйдәргалинең җавабы. – Иртәгә үк беренче олауга ияреп юлга чыгабыз. Кирәк-ярагы әзер булсын!
Ишекне каты ябып, болдырга чыгып китте ата кеше. Бигрәк дорфа бәрелде инде. Мирсәетнең андый сүзләр ишеттерәсе килми иде әнисенә. Шундый инде аның әтисе – кызык та, усал да бераз. Ә үзе шул дәрәҗәдә тәвәккәл, әйбәт һәм кешелекле дә бер үк вакытта.
* * *Юлга чыгып дүрт тәүлек тә үтмәде – Казанның үзенә барып керделәр. Бөтен әйләнә-тирәгә данлыклы Татар укытучылар мәктәбенә имтихан тота башлады Мирсәет. Хәзерлеге яхшы булгандырмы, Казанда калу теләге чиксез зурлыктанмы, ул шундый тырышып укыган булып чыктымы, гимназияләрдән килгән бай малайларын да уздырып, йөзләгән кеше арасыннан бушлай уку хокукы бирә торган өч стипендиянең берсенә лаек дип табылды.
Хәйдәргали агай да чиксез шатланды улы өчен. Хәтта шул шатлыгыннан, аерылышканда, кесәсендә калган соңгы көмеш берлекне Мирсәеткә чыгарып бирде. Ә үзе ачлы-туклы, ничек эләкте шулай кайтыр юлга чыкты. Самарадан Уралга кадәр аның хәтта атлар төялгән тимер юл вагонында качып кайтканлыгы мәгълүм булды соңрак…
* * *Шул рәвешле, уйламаган-көтмәгәндә, унбиш яшьлек Мирсәет Солтангалиев, мәшһүр Казан каласына килеп, данлыклы Татар укытучылар мәктәбе укучысы булып куйды. Ипле һәм тыныч кына аквариумда йөзеп йөргән балыкны кинәт беркөн шаулап, актарылып аккан киң дәрьяга җибәргәнне күз алдына китерә аласызмы?.. Бу нәкъ менә шундый очрак иде инде. Анда сугыла Мирсәет, монда бәрелә – берьюлы барын колачлап алырга омтыла. Мәктәптәге һәммә түгәрәкләргә языла ул. Рус әдәбияты һәм тарих, социология һәм психологиядән махсус хезмәтләргә ябышып ята. Рус теле укытучысы Якимовтан урысчалатып матур һәм оста итеп сөйләргә, ораторлык сәнгатенә өйрәнә. Тарих укытучысы Траубенберг белән якынаеп, аңардан дөнья халыклары тарихын яктырткан хикмәтле китаплар алып тору бәхетенә ирешә. Танылган революционер-большевик Брюханов аның игътибарын психология фәненең серләренә юнәлтә. 1905 ел революциясендә катнашып бай тәҗрибә туплаган А. Насыйбуллин һәм Ә. Ишмурзиннар белән аралашу нәтиҗәсендә, ул социализм идеяләренә тартыла. Алар аша яшерен брошюра һәм китаплар белән таныша, башы-аягы белән фәнни социализм идеяләренә кереп чума.
Спорт гимнастикасы белән дә мавыгып ала берара. Хәтта, ниндидер ярышта катнашып, призга лаек була. Мәктәпнең үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп, тамашалар куюда катнаша. Әле малайлык тавышы чыгып бетмәү сәбәпле, еш кына хатын-кыз рольләрен дә башкарырга туры килә Мирсәеткә. Күрәсең, сәхнәдә дә ул шактый уңышларга ирешкән булса кирәк, аны хәтта беренче профессиональ татар театр труппасына эшкә чакыралар.
Беренче сыйныфта укый башлаган көннәрендә үк алар Сәгыйть Сүнчәләй белән якынаеп алалар. Стипендия алып укымагач, Сәгыйтьнең матди хәле бик мөшкел була. Ә Мирсәетнең исә чәй-шикәрдән өзелгәне юк. Бар булганын уртаклашып, ярдәмләшеп көн күрәләр. Дөрес, Сәгыйть Мирсәет кебек китапка ябышып ятучы түгел, дәресләргә дә онытканда бер килеп чыга. Нәкъ әнә шуңа күрә дә аңа бер елдан артык укырга туры килми, ул тиздән Пермь якларындагы Сараш авылына балалар укытырга китеп бара.
Әмма Сәгыйть Сүнчәләй – әдәбият вә шигырь белән әсәрләнгән үсмер. Нәкъ менә әдәбиятка булган тартылу якынайта да инде аларны. Сәгыйтьнең белмәгәне юк: әле ул Гаяз Исхакый белән күрешеп сөйләшкән, әле, «Әлислах» та булып, шигырьләрен Фатих Әмирханның үзенә тапшырып кайткан, һич югында, бертуган Шәрәфләр матбагасына кереп, чәй эчеп чыккан була. Әллә нинди туташлар белән танышып өлгергән. Мирсәет өчен исә боларның һәммәсе – кызык һәм гыйбрәтле яңалык. Әнә нинди шәһәрдә яши, татарның ни дәрәҗәдәге зыялы затлары йөргән урамнар буйлап атлап йөри икән бит ул. Укудан арынганы, китапларын бер читкә куеп торып дөньяга чыкканы гына юк.
Аннары Сәгыйть «Шәрык клубы» нда үтә торган милли кичәләрне дә калдырмый торган була. Шул кичәләрдән кайткачтын, качып кына, ул Мирсәет янына керә. Өчәр-дүртәр чынаяк чәй эчкән арада, үзенең күргәннәрен сөйли. «Татар үлмәгән ул, татар уяна… Татар әдәбиятына ташкын булып яңа исемнәр килә», – ди-ди куаныша торган була алар.
Ни генә булмасын, Сәгыйтьнең сөйләгәннәре ничек кенә рухландырмасын, аңа ияреп шәһәрнең бер очыннан икенче очына чабулап йөрергә җыенмый Мирсәет. Укырга, укырга кирәк әле аңарга…
Шулай да көннәрнең берендә Мирсәетне данлы «Шәрык клубы» на алып килделәр бит тәки. Сәгыйтьтән бигрәк, социализм идеяләре белән мавыгып дөньясын оныткан романтик рухлы хыялый остазы Әүһади Ишмурзин сәбәпче булды моңа. Бармый калырга ярамый, дип аңлаттылар. Чөнки аның – Мирсәет Солтангалиевнең – исеме ул көнге кичәдә чыгыш ясаучылар белән бергә игъланга ук кертелгән булып чыкты. Ышанмады башта. Әмма Әүһади Ишмурзин шаяра торган кеше түгел, шул оештырган бу эшне. Ул кичәдә исеме телдән-телгә күчеп йөргән Тукай үзе дә чыгыш ясарга тиеш булган икән. Әнә ич бер килсә килә бит ул бәхет дигәнең. Сәгыйть Сүнчәләй булып аның да «Шәрык клубы» сәхнәсенә менгәне юк икән әлегәчә…
Сабан туенда иң элек малай-шалайны көрәштергән кебек, Мирсәеткә дә кичәнең башында ук сүз бирделәр.
– Хөрмәтле милләттәшләребез, сезнең каршыда хәзер талантлы яшь әдип, Татар укытучылар мәктәбе укучысы Мирсәет Солтангалиев чыгыш ясый, – диде алып баручы.
Арттырып җибәрде, билгеле, монысы – Әүһади Ишмурзин эше. «Талантлы әдип» дигән сүзләрне ул уйлап тапкан. Мирсәетнең әдәбият өлкәсендә ул кадәр искитәрлек ныклы эше дә юк ич әле. Борадәран Кәримовлар матбагасына Толстойдан өч хикәя тәрҗемә итеп бирде, аннары Вересаев белән Загоскиннан тәрҗемәләре бар, үзе биш-алты хикәя язды. Бар булган иҗаты шулардан гыйбарәт.
Мирсәет «Шәрык клубы» сәхнәсенә чыгып басты. Залда танылган әдипләр, шагыйрьләр. Үзе кебек укучылар, мәдрәсә шәкертләре…
…Ишек төбендә әле хәрәкәт тукталмаган: кемнәрдер керә, кемнәрдер бер урындыктан икенчесенә күчеп утыра, бер-берләре белән чыш-пыш хәл белешәләр, анда-санда йөткергән, тамак кырган авазлар ишетелеп китә… Үз мәктәпләрендә шактый ук танылган сүз остасы саналса да, бер мәлгә югалып калды Мирсәет. Аннан сөйләргә кереште. Башын артка ташлап, түшәмдәге бер ноктага текәлде дә сөйләп китте. Үзе язган һәм тәрҗемә иткән хикәяләрнең һәммәсен сүзгә-сүз күңелдән белә иде бит ул.
Әле күптән түгел генә, «цензура үткәрмәде» дип, «Казан мөхбире» газетасыннан кире борылган «Башкортлар янында» дигән хикәясен укыды. Балачак хатирәләренә нигезләнгән әсәр иде. «Башкортлар, табигать балалары, уяныгыз. Урал тау күкрәгендә җир тетрәсен, күк күкрәсен. Ирек һәм азатлык кошы, канат җилпеп, сезгә үзе килмәс…» кебек чакыру белән тәмамлана иде ул хикәя. Бигрәк тә хикәянең шул соңгы юлларын укыгачтын, зал дәррәү кул чапты. «Афәрин… Афәрин…» дигән авазлар ишетелеп калды.
Сәхнә артында чыгыш ясарга чират җиткәнне көтеп утыручылар байтак иде. Алар арасыннан да берничәсе килеп Мирсәетнең кулын кысты.
Шулчак, җил-җил атлап, ишектән берничә егет-җилән килеп керде, һәркем таный, һәммәсе дә урыннарыннан кузгала төшеп сәлам бирде боларга…
Башкалар белән исәнләшеп узгач, араларыннан берсе, кыюсыз гына килеп, Мирсәеткә дә кулын сузды:
– Тыңладым, – диде ул, – хикәянең үзеннән бигрәк, аһәңе мәмнүн булды күңелемә һәм сөйләү рәвеше… Сәгыйть Рәмиевнең үзен көнләштерерлек итеп сөйләдегез.
Янәшәсендә үк көязләнеп басып торган, әледән-әле муенына таккан күбәләген һәм түш кесәсеннән күренеп торган ак кулъяулыгын төзәтү белән мәшгуль юлдашына карап елмайды. Анысы Сәгыйть Рәмиев булган икән. Әлеге егет, Мирсәеткә иҗат уңышлары теләп, ничек килсә, шул дәрәҗәдә үк итагатьле рәвештә тартынып кына китеп тә барды.
Сәхнә тарафыннан кичәне алып баручының көр тавышы яңгырады:
– Бүгенге кичәнең олы кунагы шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаевны чакырабыз сәхнәгә.
Әле бая гына аның кулын кыскан егет, сискәнгән сыман, җанланып китте шунда. Башын түбән иеп уйланып торган җиреннән залга таба омтылды. Тукай икән, Тукай булган лабаса!.. Шул мизгелдә шагыйрьнең күзләрендә утлы күмер булып чагылып киткән яктылык, ялкын чаткысын тоемлап өлгерде Мирсәет. Зал, аягүрә басып, көчле алкышлар белән каршылады үзен.
Сәхнәдә Тукай… Тукай үзе чыгыш ясый! Ничек сәхнә артында посып утырырга мөмкин шундый чакта, алдына-артына карамыйча ян ишектән чыгып, залга таба йөгерде Мирсәет.
Ул килеп кергәндә, кул чабулар тәмамланмаган иде әле. Умарта корты кебек кайнаган халык берән-сәрән урыннарына утыра башлады. Сәхнә уртасына чыгып баскан шагыйрь, бер урында шулай тик басып тору уңайсыз булгангадыр инде, аякларын алмаштырып-алмаштырып куя, кулларын нишләтергә, кая куярга белми аптырый.
Зал тынычлана төште, ниһаять. Шагыйрьнең дә дулкынлануы кимеде кебек. Карашын бер ноктага текәде дә ипле, моңлы тавыш белән тыңлаучыларга мөрәҗәгать итте.
– Мин сезгә әле соңгы арада гына тәмамланган шигыремне тәкъдим итмәк булам, – диде ул, кемнәндер гафу үтенгәндәй тартынып кына. Карашы белән танышларын барлагандай, бер кат залны айкап чыкты һәм шигырьнең исемен игълан итте: «Китмибез…»
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:– Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр…Тыныч һәм ипле генә сөйли башлаган иде сыман ул башта. Әмма бу – җәйге кичтә офыктан камчыларын ялт-йолт уйнатып килгән яшенле яңгыр якынлашкан мәлдәге тынлык булган икән… Актарылып-убылып аккан кара болыт, җил-давыл кузгатып, менә-менә баш очына килеп җитәр… Күк күкрәү, яшен, гарасат башланыр…
Сулыш алган, чебен очкан аваз да ишетелми залда, һәммәсе йотлыгып шигырь тыңлый. Юк, гадәти тыңлау гына түгел иде бугай бу – туган җир язмышы, халык язмышы өчен борчылу, яну биләп алган кешеләрне. Гүя шушы мизгелдә барысы: ил язмышы да, туган җир язмышы да, халык язмышы да үлчәү тәлинкәсенә салынган һәм менә хәзер хәл ителергә тиешле. Чарасыз калган карашлар сәхнәгә төбәлгән. Ярдәм ит, бер-бер тылсымын күр, әйт сүзеңне, шагыйрь, дия сыман ул карашлар… Җирне-күкне тоташ кара болыт, яшен камчылары урап алган…
Ул да түгел, болыт арасыннан ялтырап килеп чыккан җәйге кояш сыман, ягымлы сүзләр иңә залга, һәм йөрәкләр дәртләнеп тибә башлый, күңелләр җылынып китә.
Гүя залдагы кешеләр генә түгел, бөтен Казан, бөтен дөнья, күкрәк киереп, иркен сулыш ала: «Китмибез без…»
Һәркем күңелендә кабатлана шул ук сүзләр: «Китмибез… Юк, китмибез!»
Шагыйрь белән бу очрашу Мирсәет өчен беренчесе һәм соңгысы булды. Байтак кына вакыт бер шәһәрдә яшәп, бер үк урамнарда йөрсәләр дә, Тукайны бүтән очратырга насыйп булмады аңарга. Югыйсә теге көнне кичәдән соң ук бик тә күрәсе, шигыре өчен мең-мең рәхмәтләр әйтәсе, котлыйсы килгән иде аны. Хәтта шул кыюсызлыгы өчен үзен беркадәр гаепле дә санап йөрде әле. Габдулла Тукай бит әнә сәхнә артына кереп, үзе эзләп табып кысты аның кулын. Югыйсә кем иде әле ул аның өчен? Бер йолкыш шәкерт, укучы гына ич, ныклап уйласаң. Ә ул ваксыну дип санамады үзе өчен, яшүсмернең күңелен күрергә кирәк тапты. Ә Мирсәет исә рәхмәт әйтергә, күңелендәге хис-тойгыларын җиткерергә дә кыймады.
Шул кичәдән соң Тукайның үзен күрмәсә дә, аның турындагы хәбәрләрне аерым бер кызыксыну белән тыңлый, зарыгып көтеп ала торган булды Мирсәет. Кулына яңа гәҗит яисә журнал эләксә, иң элек аның шигырьләрен эзләде. Кәримовлар матбагасында туры китереп, аның юка гына китабын сатып алу бәхетенә дә иреште.
Мәктәпнең алдынгы карашлы укучылары белән, якыннан аралашып, тыгыз элемтәдә яшәде Мирсәет. Илдәге кара реакциягә нәфрәт нигезендә төзелгән яшерен түгәрәк утырышларында да даими катнашып килде. Анда, шәһәрнең югары уку йортлары студентлары, төрле социалистлар белән очрашып, әңгәмә кора иде алар. Яшерен листовкалар белән танышалар. Үзләре дә мәктәп укучыларына мөрәҗәгать белән чыктылар берничә мәртәбә. Уку һәм яшәү шартларын яхшыртуны таләп итеп баш күтәрергә чакырдылар…
Әмма бу башлангычның ахыры гына яхшы тәмамланмады. Төп оештыручы булган Насыйбуллин, Ишмурзин, Душкин һәм башкорт егете Азнабаевларны, ике сөйләшеп тормыйча, мәктәптән сөрделәр. Соңрак яраткан укытучысы Брюхановтан гына белде Мирсәет: мәктәптән куылырга тиешле укучылар исемлегенең элгәреге вариантында аның фамилиясе дә булган. Яшьлекләрен һәм тырышып укуларын искә алып, аларны – яшерен түгәрәкнең тагы җиде-сигез әгъзасын – сынау шарты белән генә мәктәптә калдырганнар.
Приказ игъланнар тактасында эленеп тора иде әле. Ә яшерен түгәрәк үзенең чираттан тыш утырышына җыелды. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә иде: «Түгәрәк җитәкчеләре һәм аларның эше турында администрациягә җиткерүче кешене ачыклау». Кем ул сатлык җан?.. Һәммәсен шул сорау кызыксындырды. «Провокатор» үзләре арасында булырга тиешле. Сөйләшүне, зур кайнарлык белән, инде мәктәптән куылган Әүһади Ишмурзин алып барды. Ул исә югарыдан, биектән очып сөйләшә:
– Бөтенроссия халыкларына азатлык китерү, татарларны гына түгел, рус, чуваш һәм башкорт фәкыйрь-фөкарәләрен дә мул тормышка алып чыгу, бәхетле итү максатын тоткан яшерен түгәрәк бүгенгесе көннән ябыла, – диде ул, кулларын баш очында болгый-болгый. – Милләтләребез тарихында зур трагедия бу. Революцион хәрәкәт булды, ул тукталып торырга мәҗбүр. Без китәбез! Казан өчен, Россия өчен генә түгел, кем белә, бәлки, Бөтендөнья революцион хәрәкәте өчен дә зур югалту буладыр бу. Без китәргә мәҗбүр, балаларын җуйган кошлар сыман китәбез без. Әмма… – дип, тукталып зур пауза ясады, каршында тын да алмый тыңлап утыручыларны бер кат күздән кичерде. Русча сөйли, мәктәп рус теле укытучылары әзерли бит. Русчасы шәп тегенең. Тавыш – гөбедән чыккандай. Куллар – канат. – Әмма сез каласыз. Ятим балалар күк торып каласыз. Тик шуны онытмагыз: арагызда сатлык җан һәм провокатор кала.
– Кем ул? Ул кем? – диешә-диешә, бер-берсенә карадылар.
– Бөтендөнья революциясен ана карынында чакта ук буарга җөрьәт иткән шпион кала арагызда.
– Кем ул, әллә беләсеңме? – дип бүлдерделәр сөйләүчене. Әйт кенә, янәсе, шундук ботарлап атачакбыз үзен.
– Тарих беләчәк! Бөтендөнья революциясе тарихына «шпион» буларак кереп калачак аның исеме. Ә безгә хәзер, бүген үк ачыкларга кирәк ул кешене, – диде Ишмурзин һәм, сүзе тәмам булуны аңлатып, урынына утырды.
Тынлык. Авыр тынлык утырып калды бүлмәдә, һәркемнең башы түбән иелгән, һәммәсе үз уена бирелгән. Бер-береңә ышанмау, шикләнүләр… Озаккарак сузылды кебек ул тынлык.
– Ә мин беләм ул шпиунны, – дип, шунда арадан берәү урыныннан калкынмасынмы.
Күзләр шул тарафка төбәлде, һәрчак ерак бер почмакта дәшми-тынмый гына посып утырырга гадәтләнгән князь Кудашев иде бу – Мирсәетнең якташы. Якташ булса да, күңелгә ятышлы адәм түгел, үзе аксак, үзенең куллары кәкре. Өстәвенә сакау тагы, сөйләшкәндә төкерек чәчеп сөйләшә. Ә иң яманы, көнчел һәм кешегә игелек кылырга гадәтләнмәгән.