banner banner banner
Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)
Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)
Collection

Туфан Габдулла улы Миңнуллин

Гөлзадә Бәйрәмова

Илфак Мирзаевич Ибрагимов

Файруза Асгатовна Муслимова

Бу китапка күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г. Тукай исемендәге, РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына галимнәрнең тәфсилле анализлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең истәлек-хатирәләре, шигырьләре туплап бирелде. Җыентыкта шулай ук әдипнең моңарчы басылмаган әсәрләре һәм башка язмалары укучылар игътибарына тәкъдим ителә.

Илфак Ибраһимов, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәйрүзә Мөслимова

Безнең Туфан

Редколлегия:

Р. И. Вәлиев, М. Г. Арсланов, И. М. Ибраһимов, Р. Г. Ханнанов, И. К. Сәгъдәтшин

Төзүчеләр:

Илфак Ибраһимов, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәйрүзә Мөслимова

© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Ибраһимов И. М., Бәйрәмова Г. Ә., Мөслимова Ф. Ә., төзү, 2015

Туфан белән горурлану, иҗатына соклану көчәя бара

Минтимер Шәймиев,

Татарстан Республикасының

беренче Президенты

Туфан – тормышның ямен дә, тәмен дә, мәгънәсен дә, идеалларын да үз туган җирендә, үз милләтенә хезмәттә тапкан затлы, зыялы шәхес, татар баласы. Көн артыннан көн үтә, еллар уза, Туфан хәзергәчә күз алдында, мыек астыннан елмаеп, дәррәү кабынып китә… Аның әсәрләрен, аның турында истәлекләрне телевизордан да, газета-журналларда да, Интернетта да күрәм, хәтеремә аның кайчандыр әйткән сүзләре килә дә, фәлсәфи уйларга биреләм. Дөрестән дә, иҗатында кайчак тарихка мөрәҗәгать итсә дә, гамендә һәрвакыт татарның бүгенге язмышы иде. Ул, Тукай шикелле, табигать матурлыгына мөкиббән, иҗади илһамын авылдан эзләде, очрашканда, авыл турында сөйләми калганы бик сирәк иде. Ул бит әдәби геройларын да, тормыштан, үзебезнең арадан алып, сәхнәгә менгерде, без тамашачыларга күрсәтеп бирде: сез менә шулай яшисез, ә бит башкача яшәргә дә мөмкин, дип, бу дөньяны игелеклерәк, яхшырак итү юлларын тасвирлап бирде. Аның бу омтылышы бигрәк тә үзгәртеп кору елларында ачык чагылды.

Гомумән, минем фикеремчә, Туфан Миңнуллинның иҗаты киләчәк буыннар өчен үлемсез халык иҗатына тиң кадерле мирас булачак. Чөнки аның бөеклеге, фикер тирәнлеге, халкыбыз өчен әһәмияте көннән-көн ныграк ачыла, аның белән горурлану, иҗатына соклану көчәя бара.

Әйе, горурланабыз, Туфан Миңнуллин белән бер чорда яшәвебез, аны шәхсән белүебез белән бәхетлебез. Бу яңгыравык сүзләр түгел, күңел түреннән чыккан хисләр.

Язмыш дигәнең кызык нәрсә бит ул. Мин моңа Туфан белән бер утырып сөйләшкәндә инандым. Язмыш безне, тизрәк очраштырырга теләгәндәй, гел янәшә йөрткән булып чыкты. Икебез дә авыл балалары, икебез дә бер үк чорда Казахстанда чирәм җирләр күтәреп йөргәнбез: ул – Кустанай өлкәсендә хисапчы, мин – Павлодар өлкәсендә комбайнчы студент. 1960   еллар башында ул – Минзәлә театры артисты, мин – Минзәлә районара «Сельхозтехника» берләшмәсе башлыгы. Ниһаять, Казан һәм безне таныштырган, якынайткан Камал театры. Ул – шактый ныгып килүче драматург, мин – мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, театр сөюче. Дөресен әйтергә кирәк, безне гомер буе янәшә тоткан көч ул, һичшиксез, театрга, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт иде.

Дөрес, соңрак без Туфан белән зур сәяси мәйданга да бер чордарак аяк бастык. СССР халык депутатлары булып Мәскәүләрдә йөрдек. Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә ул – депутат, мин – аның шактый четерекле сорауларына җавап бирүче Президент. Шунысын әйтәсем килә: гаять катлаулы чорларда халык мәнфәгатьләрендә дөрес карарлар кабул итә алуыбызда Туфан Миңнуллинның да роле зур булды. Туфан үзен һәрчак лаеклы тота белде. Гомумән, без бер-беребезне тигез күреп, үзара ихтирам итеп аралаштык.

Туфан, заманча дөньяви процессларны, глобальләшү үзенчәлекләрен яхшы аңлаган хәлдә, бу проблемага ераккарак китеп карый белә иде. Җир шарында ни генә булмасын, кеше барыбер үзенең тамырларын эзләячәк, дип санады ул. Мин аның бу фикерен бүген – халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын торгызу һәм саклау эшенә керешкәч – тагын да ныграк аңладым. Иманым камил, Туфан әсәрләрен укып, аның фикерләрен аңлап, васыятьләрен үтәп яшәсәк, тарихта эзебез югалмас.

Беренче бүлек

Рамил Ханнанов

Ничә Туфан бәхәсләшә аларда

Туфан ага Миңнуллин белән мин үз гомеремдә нибары өч тапкыр очрашып, сөйләшеп, фикерләшеп калдым. Аның беренчесе университетта соңгы курста укыганда булды. Без – татар яшьләре – «Шәрык» клубына җыелган идек. Туфан ага белән очрашуга… Бирегә ул Нәҗибә апа һәм оныгы Данияр белән бергә килде. Чәй өстәле янында шактый гына кызыклы әңгәмә булды. Татарның олпат әдибеннән бераз шүрләтсә дә, аңа бер-бер артлы сораулар яудырганыбыз исемдә. Туфан ага, безне сынап, үзе дә сорау арты сорауларын кызганмады. Замана яшьләрен, аеруча да фикерлеләрен ярата, аларны өйрәнә иде ул…

Икенче очрашу, инде мин укуны тәмамлап, университетта эшли башлагач булды. Татар драматургиясе һәм аның төрки әдәбиятлар контекстында формалашу үзенчәлекләрен кандидатлык диссертациясе кысаларына тупларга омтылып йөргән көннәремнең берсе иде. Уку йортыбызның «Мизгел» яшьләр театры Туфан аганың «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрен сәхнәләштерде. Режиссёр Марсель Җаббаров, күренекле драматургыбызны инде ничә тапкырлар чакырып та, аерым сәбәпләр чыгып, гел килә алмыйча калуына үзенә генә хас бер борчылу белән янып йөри, премьера көнне бик үзгәрә, уйга кала, инде ышанып бетмәсә дә, Туфан Миңнуллинның да килүе мөмкин, дип, безгә хәбәр салып куя. Һәм килә Туфан ага… Килү генә бер хәл, спектакльгә зур бәя бирә. Чыннан да, «Мизгел» сәнгатьнең бар таләпләрен күздә тотып иҗат итә, аны тамашачы ярата, төрле районнарга гастрольләр оештырыла, хәтта «Халык театры» исеменә лаек була!

Менә шулай әвәрә килеп йөргән вакытта (журналистлар белән теге яки бу рольне башкаручыны, режиссёрны, хәтта Туфан аганың үзен «кавыштырып» чабулаганда), әйдәман драматургыбыз белән минем арада кем булуым, ни белән шөгыльләнүем һ. б. хакында җәһәт сүз алышу булды. Мин, аның телефон номерын сорап алып, «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсенә (бу вакытта аның җитәкчесе идем) чакырачагыбызны әйттем. Туфан ага сынаулы караш ташлады…

Берничә көннән теге номерны җыям. Туфан Миңнуллинның көр тавышы минем үтенеп чакыруга (яшьләр арасында пьесалар язарга теләк-омтылыш, хәтта беренче тәҗрибәләр дә бар, тик тиешле юнәлеш бирердәй остаз юк!) уңай җавап кайтара. Тиешле вакытка килә, очрашабыз… Аудиториябез шыгрым тулы. Туфан ага шат: иҗат турында ачылып китеп сөйләшердәй егет-кызлар, яшь мөгаллимнәр бар, драматургия буенча диссертация әзерләнә…

Туфан ага белән өченче очрашуым шулай була. Әлбәттә, яшьләр өчен бихисап тәҗел фикерләр яңгырый, даими очрашып торырга килешенәбез, драматург берничә өметле яшь «пьесачыны» шефлыкка алырга вәгъдә бирә. Әмма… бу очрашуыбыз соңгысы булуын ул вакытта кем уйлаган?!

Еллар узган. Соңгы очрашуыбызда Туфан аганың иҗат турында әйткән бер, әмма берәгәйле фикере истә: «Матур әдәбият әсәре тудыру өчен, бер Туфан булып кына язу җитми, әсәрдә ничә персонаж булса, ничә образ катнашса, минем күңелдә дә шулхәтле Туфан була. Үз-үзең белән бәхәсләшеп, гадел хакыйкатькә җитәргә, укучы-тамашачыңа да шуны җиткерергә кирәк!»

Олуг әдиптән зур иҗат кала. Басылганнары һәм басылмаганнары, әйтелеп бетмәгән фикерләр… Туфан ага безне калдырып киткәч тә шулай булды. Тәкъдим ителә торган өч повесть (берсе төгәлләнмәгән) һәм өч пьеса (берсе төгәлләнмәгән) әле моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә таныш түгел иде. Без ул кулъязмаларны редакцияләргә, үзгәреш кертергә, пьесаларның автор билгеләгән исемнәрен алмаштырырга җөрьәт итмәдек. Ул әсәрләр кайчандыр язылып онытылган, читкә куелган кулъязмалар түгел, ә әдипнең тән һәм җан җылысын гомеренең иң соңгы мизгелләрендә үзенә сеңдереп калган язмалар – ничек бар, шулай калсын, дидек. Алар әдипнең иҗат лабораториясен дә хәтерләтәдер әле. Бер нәрсәдә шигебез юк: бу өр-яңа әсәрләр сезгә ошаячак! Нәкъ Туфанча, яшәешебезнең төрледән-төрле актуаль мәсьәләләрен кыл үзәккә куеп, ничәмә-ничә Туфан бәхәсләшә аларда!

«Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!» ике пәрдәле комедиясе, Туфан Миңнуллинның һәр әсәренә хас булганча, иң баналь тоелган проблеманы галәми яссылыкта киң, колачлы һәм җәмгыяви яктан актуаль рәвештә ача: гомерләрен бергә уздырган ир белән хатын (Вәсим белән Вәсимә) бер-берсеннән туйган. Аеруча да хатын. Арадагы сүзалмаш бәхәс вакытында Вәсимә иреннән канәгать булмавын белдерә – конфликт үстерелгәннән-үстерелә бара. Ахыр килеп, хатын дөньядагы барлык ир затларының юкка чыгуын Ходайдан сорауга ук барып җитә. Кискен конфликтны шартлы аллегорик Сихерче карчык хәл итә: Җир шарында бер генә ир-ат та калмый.

Әлеге вакыйга җәмгыятебездәге бик күп проблемаларның   – каршылыкларның калкып чыгуына китерә: «аллар» адарына башлый, акчага ләззәт бүләк итеп көн күргән тәтәйләр газап чигә, Вәсимәне каргый, кеше хокукларын яклаучылар баш калкыта, гомерен ялгызлыкта үткәреп, башкаларның ирләрен бер ярты аракыга яллап, йә булмаса, башкача кодалап нужа куган авыл хатыннары пошаманга төшә һ. б. Коточкыч хәл! Бер селтәнүдә меңәрләгән еллар буе үз җаена аккан җәмгыять җимерелә.

Вакыйга-мизансценаларны Туфан Миңнуллин һәрвакыттагыча оста, шома үрә, хәтта бу очракта алар аерым лозунглар белән «беркетелеп» тә барыла. Вәсимә белән калган персонажлар арасында туган тартышулар шаукымына бирелгән укучы-тамашачы төп героиняның йокыдан куркып уяну эпизодында гына исенә килә. Баксаң, болар һәммәсе начар төш кенә икән бит.

Әйе, бер караганда формада оригинальлек юк – күп әсәрләргә хас клише. Автор бу очракта нәрсәсе белән алдыра соң? Әлбәттә, эчтәлек белән, астарлы гыйбарә-җөмләләре, гадилеге, ләкин тирән фәлсәфи фикере белән.

Татар әдәбиятында фикер драматургиясе буенча үзенең абруйлы исемен булдырган Туфан Миңнуллин, игътибар итегез, татар халкы турында гына язмый. Комедиядә башка милләт вәкилләре дә актив. Бу үз чиратында автор күтәргән проблемаларның Россиядә яшәүче һәммә милләткә, хәтта дөньякүләм даирәдә актуаль булуын раслый. Тикмәгә генә ул пьесаны «Җир шары өстендә урын-җире җәелгән карават» ремаркасыннан башламый.

Кызганыч, әсәрнең драматург тарафыннан эшләнеп бетмәгәнлеге үзен сиздерә. Камилләштерәсе урыннарга әдип күпнокталар куеп калдырган. Аеруча чит милләт вәкилләренең репликалары язылмаган. Шулай да комедиянең, төгәлләнгән сәнгать әсәре буларак, әдәбиятыбызда үз урыны бар.

«Әбрәкәй» комедиясенә тукталсак, алдагысы белән чагыштырганда, әсәрне тулаем эшләнеп беткән дип саный алабыз.

Вак кына кебек тоелган бер мәсьәлә: федераль трасса буенда утырган гади бер татар авылында гомер итүче карт белән карчыкның бакча башын пассажир-шофёрлар бәдрәфкә әйләндереп бетергән. Аптыраган әби белән бабай туктаган машина-автобуслардан төшеп, күнегелгән урыннарына йөгерүче халыкны куып җибәреп тора. Узгынчылар арасында Германиядән килгән эшмәкәр дә бар. Ул картларга бәдрәф салып куярга тәкъдим итә, әби белән бабай шулай эшлиләр дә. Шуннан китә тикшерү, төпченү. Кайсы гына оешмалардан килмиләр…

Туфан Миңнуллин комедиядә гади генә мәсьәлә аша җәмгыятебезгә хас проблемаларны ачып сала. Прокурор-полицейскийларның да, янгын сүндерүче, салым инспекторларының да, кәттә егетләрнең дә реаль портреты күз алдына килеп баса. Автор фикерен җиткерүдә авыл диванасы Хәяли дә үз урынында.

Пьеса тирән фәлсәфәгә корылмаган, эчке конфликтка да урын юк кебек, фәкать бер фокус – кешелек шуннан башка тереклек итә алмый торган ихтыяҗ атрибуты – бәдрәф тирәсендә оешкан.

Фольклорда без әкиятләрне берничә төркемгә бүлеп өйрәнәбез. Шунда тормыш-көнкүреш әкиятләре чынбарлыкны бик тә тәфтишле һәм гади итеп яктырта. Туфан Миңнуллинның «Әбрәкәй» комедиясен дә мин «тормыш-көнкүреш комедиясе» дип атар идем. Тик бер ягы бар: әсәрдә күтәрелгән бәдрәф проблемасы киң җәмәгатьчелеккә бер ягы белән генә таныш – уңайлырак кай урында туктап, ихтыяҗны үтәргә?! Ә юл өстендә утырган авыл халкы мәсьәләнең ике ягыннан да хәбәрдар. Ләкин алар күп түгел, азчылыкны тәшкил итә. «Әбрәкәй» шул ягы белән дә актуаль: кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә!

«Го-о-о-ол!» – кызганыч, тәмамланмаган комедия. Туфан ага аның жанрын да «сатирик комедия» дип билгеләгән булган. Катнашырга тиешле унтугыз персонажның ул язып өлгергән мизансценаларда нибары алтысы гына катнаша. Глобаль, актуаль тема күтәрә автор, аны проблема дәрәҗәсендә кискенләштерә: «уеннардан «дан» дигән төшенчә югалды», «чын спортта акча төп рольне уйнамаска тиеш…» Һәм фикер тирәнлегенә төрелгән проблеманы Артист авызыннан әйттерә. Билгеле, автор позициясе әлеге персонаж аша уздырылырга тиеш була… Ни кызганыч, тулаем әсәр белән таныша алмыйбыз. Көчле сатира буларак, «Го-о-о-ол!» комедиясе күп еллар сәхнә тотар иде!

Әлеге китапка туплап бирелгән өч проза әсәре дә үзләренең Туфанча гади, «тәмле телле», реаль яшәешебезнең фотокүчермәсе булулары белән кыйммәт.

Унбиш бүлектән торган «Хат башы – яз каршы» повесте   – хатлардан оешкан әсәр. Иҗатка омтылган Чулпан исемле кыз белән яшь язучы Ризван Маликов хат алыша. Сүз фәкать иҗат, әдәбият, дөньяны танып белү турында гына бара. Аларның бу иҗади фикер-киңәш алышуына Чулпанның әбисе Сөембикәнең Ризванга язган хаты сәбәпче була. Кызларының киләчәк язмышы өчен борчылган (шагыйрә була күрмәсен тагын!!!) әти-әни дә повестьны «оештыруда» үз хатлары белән «катнаша» – кискен каршылык туа – өч буын арасында аңлашылмаучанлык чоңгылы барлыкка килә, кызыксыну даирәләре дә төрле. Шуңа да Чулпан язганнарын үзен һәрчак аңлаучы әбисенә укырга мәҗбүр. Җәмгыятебездә акны – ак, караны кара дип кенә яшәргә тиешле урта буын тәрбияләнгән. Нәкъ менә шул сәбәпле Ризван Маликов белән Чулпанның әнисе арасында «сандугач сарымы?» бәхәсе киң колач ала.

«Сез бик яхшы беләсез, каен утыны әйбәт яна, күмере дә самовар чыжлату өчен начар түгел шикелле, ә мунчада чабынырга каен себеркесен ни алыштыра?! Әмма каен утынга кисәр өчен, себеркегә тунар өчен генә үсми ләбаса. Без сылу каенга карап сокланабыз да, каен кызы дип җырлар да җырлыйбыз. Дөньяда матурлык бар…» – ди автор. Һәм ул хаклы. Бу әсәрендә генә түгел, кеше, аның күңел дөньясының матурлыгын табарга омтылган яшь корреспондент егет образын тәкәббер колхоз председателенә каршы куйган «Кырларым-тугайларым» бәяны белән дә.

Әсәрнең жанрын повесть дип атау дөрес үк булмас, әлеге жанр таләпләренә җавап биреп бетерми ул. Туфан ага аны эшләп бетерергә уйлаган булгандыр…

Күрүгә үк сагаеп каласың: әсәр шушы ук исемдәге ике пәрдәле драматик хикәянең проза варианты түгелме? Юк, ике әсәр дә мөстәкыйль. Шулай да уртак сызыклар шәйләнә: колхоз, аның председателе һәм әлеге җитәкче белән очрашырга килгән корреспондент (пьесада – Гадельшина фамилияле кыз). Бу формаль як кына. Әмма пәриләр һәм бөкре егетләр турындагы мәгълүм притчаны («Дуслар җыелган җирдә» пьесасындагы) биреп, Туфан Миңнуллин үзен кабатлый да.

Повесть булып язылырга тиешле «Тәгәри китте йомгагым» әсәре үзенең оригиналь формасы белән кызыклы. Капка төбендә утырган егет белән кыз һәм аларга контраст рәвештә бирелгән карт белән карчык. Әсәрдә ачык диалоглар юк. Ул күңел монологлары аша бәян ителә: Габдрахман карт белән Хәдичә карчык чиратлап күңелләрен «сөйләтәләр». Әлеге парны гомерләре дәвамында читтән күзәткән «Алар» да бар әсәрдә. Бу өчлек Һади Такташның «Ак чәчәкләр» ендәге «Мин», «Ул», «Алар» тандемына да охшаш (кем нишли, нишләгән, аңа «Мин» яки «Ул», ә бәлки «Алар» ни рәвешле бәя бирә).

Кызганыч ки, безгә әдипнең әлеге повесте белән тулаем танышу мөмкин түгел. Сигезенче бүлеген яза башлаган әдипнең каләме дүртенче җөмләдә туктап калган: «Хәтер иләгең тишелмәгән булса…» Әсәр ничек төгәлләнергә тиеш булган, гомерен зимагурлыгы аркасында төрмәләрдә уздырган, уллары тәрбиясендә катнашмаган Габдрахман картның да, аны көтеп, авырлыкларга бирешмичә гомер сөргән карчыгы Хәдичә әбинең дә, әсәр башында капка төбендәге бүрәнәләр өстендә утыручы яшь парның да язмышы билгесез көе кала…

Күргәнебезчә, өч бәян да автор тарафыннан геройларны сөйләтүгә корыла. Табигать тасвирын да, портрет тудыруны да, башка сурәтләү үзенчәлекләрен дә әдип, пьесалардагыча, образ-персонажларына йөкли. Диалогларга хас кыска, фикер һәм мәгълүмат ягыннан тыгыз, йомры җөмләләр игътибарны җәлеп итә. Гомумән, Туфан Миңнуллин прозасында да драматург булып кала. Драматургиягә хас таләпләр бәяннарда ачык сизелә, һәм бу алым шактый ук отышлы килеп чыга. Оста драматург прозаны җиңел яза кебек… Шул ук вакытта Туфан аганың шагыйрьлеге дә ачыла. Пьесаларында булсын, бәяннарында булсын, аерым-аерым строфалар, җыр куплетлары рәвешендә тәкъдим ителгән шигъри сүз – әдипнең шагыйрьлегенә ачык мисал.

Китапта Туфан Миңнуллинның «Үзгәрү» («Үзем турында үзем») публицистик бәяны да тәкъдим ителде. 2012 елда «Казан утлары» журналында (1–3 нче саннар) басылып чыккан әлеге әсәр укучыларда шактый зур кызыксыну һәм әдипкә карата гаҗәпләнү хисе уяткан, татарны күпмедер сискәндергән дә иде. Гомере буе тугры калган тормыш фәлсәфәсенә икеләнебрәк, башка күзлектән карый бу бәянда Туфан ага. Ничек алай була ала?! Тәүбәгә килүме бу, үкенүме, әллә васыятьме? Соңгысыдыр! Гәрчә автор: «Язмам әле тәмамланмаган. Бераз бу якты дөньяда яшәп алырга өметләнәм», – дисә дә, редакциягә үз аягы белән китергән соңгы язмасы була бу. Шул рәвешле, «Үзгәрү» – Туфан аганың, узган гомер юлына йомгак ясап, сөйгән халкына яшәеш кануннары, кешенең җир йөзендәге тереклек эволюциясе турында җиткереп калырга ашыккан фәлсәфи трактаты, васыяте, бәхилләшүе ул.

Зур әдипнең иҗат лабораториясе дә кызыклы, «язу кухнясы» да киң биләмәле. Тәкъдим ителгән әлеге әсәрләр мисалында гына да Туфан Миңнуллинның бай әдәби-иҗади маясын күрдек. Мирасында калган яңа кулъязмалары алга таба да дөнья күрер, галимнәребез аларны өйрәнеп, киң әйләнешкә кертер дип өметләник.

Туфан Миңнуллин

Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар !

Ике пәрдәле комедия

Катнашалар:

Вәсимә } ир белән хатын.

Вәсим   } ир белән хатын.

Сәлимә } авыл хатыннары.

Хәтимә  } авыл хатыннары.

Галиябану – авыл карчыгы.

Айсылу – авыл кызы.

Сихерче карчык.

Варвара – балалар бакчасында тәрбияче.

Хөллия } «аллар».

Наташа } «аллар».

Шарлотта  } «аллар».

«Бомба» } тәтәйләр.

«Попка» } тәтәйләр.

«Мисс Пипис» } тәтәйләр.

Ләлия } кеше хокукын яклаучылар.

Маша } кеше хокукын яклаучылар.

Элизабет  } кеше хокукын яклаучылар.

Гузелька } балалар.

Наташенька  } балалар.

Беренче пәрдә

Җир шары өстендә урын-җире җәелгән карават. Күктә ай һәм йолдызлар. Айга эленгән бауда Вәсим белән Вәсимәнең бергә кочаклашып төшкән рәсеме эленеп тора. Сәхнә өстендә тар гына экран. Анда сәхнәдә барган вакыйгаларга комментарий рәвешендә икеюллыклар язылып бара.

Вакыйга башланыр алдыннан экранда:

«Куйдык та сыртны сыртка,

Пешердек тозсыз ботка», —

дип язылган. Караватның ике ягында, сыртны сыртка куеп, ир белән хатын   – Вәсим белән Вәсимә утыра.

Вәсим (авыз эченнән көйләп).

Былтыр җуйган балдагымны

Быел таптым утлыктан.

Җырлыйсым килеп җырламыйм,

Җырлыйм хатын юклыктан.

(Вәсимәгә таба борыла.) Әйт инде берәр сүз.

Вәсимә. Җырла, җырла. Оятсыз. Янында хатыны утыра, хатын юк, ди.

Вәсим. Дәшмисең бит, сөйләшмисең бит. Мин сине юк дип торам.

Вәсимә. Юктыр шул. Сөйрәлчекләр янында йөргәч, хатын юк булып күренәдер.

Вәсим. Сөйрәлчек, дип, бүтән хатыннарны мыскыл итмә, Вәсимә. Алар да бит синең җенестәшләрең. Сөяркәләр, диген.

Вәсимә. Үртәмә. Миңа сөяркә ни, сөйрәлчек ни. Мир үгезе.

Вәсим. Алай түгел ул, Вәсимә. Сөяркә, хатын кебек үк, күңелгә якын була. Үзең кебекләрне мыскыл итмә.

Вәсимә. Минем кайчан сөйрәлгәнем бар?

Вәсим. Алла диген, Вәсимә. Дөнья бу. Ярый ла синең менә дигән ирең бар.

Вәсимә. Синме ир?