banner banner banner
Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)
Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


– Мин Казаннан… Журналист… Корреспондент. Мин Сезнең турында очерк язарга тиеш.

– Корреспондент булгач, вакытым юклыгын күрәсездер ич. Бухгалтерга барыгыз, бөтенесен сөйләп бирер, – дип, зур күзләре белән минем төс-кыяфәтемне бәяләп, буемны үлчәп чыкты да капылт борылып китеп тә барды председателем…

Мин, әлбәттә, идарәгә бармадым, бухгалтер белән сөйләшмәдем. Кәтәнә буйлы, камыт аяклы, акай күзле, тәкә маңгайлы бу кешегә күңелем рәнҗеде ул вакытта. Нәфрәт уянды. Мин аның турында очерк язарга килдем. Канатланып килдем, ә   ул…

Бәрәңге басуының межасы буйлап олы юлга таба атлаганда, җен ачуларым чыкты. Эттән алып эткә салып сүктем председательне. «Герой булган, имеш. Данга ирешкән. Түшкә йолдыз таккач, танавын чөйгән. Герой… Әйтерсең дөньяда бер ул гына герой. Икешәр-өчәр тапкыр геройлар бар, бер дә кыланмыйлар. Журналистлар белән кул биреп күрешәләр, аларны хөрмәт итәләр. Ә бу?… көрәк булгандыр әле. Беләбез андыйларны, түрә булалар да чабаталарын түргә эләләр. Кемнең кем икәнен белгән юк бит әле. Мин председатель булып эшли алам, менә ул журналист булып карасын, мин язган мәкаләләрне, шигырьләрне язып карасын. Һәм, гомумән, герой исемен биргәндә, кешенең ни эшләгәненә, күпме эшләгәненә генә карамаска кирәктер, аның холкына да карарга кирәктер: күтәрә аламы ул бу исемне, юкмы. Күтәрә алмыйсың икән, масаясың, кыланасың икән, сабыр ит, җанкисәгем, башта килделе-киттеле холкыңны төзәт, аннан герой итәрбез…

Хәер, болай кабарынса, ерак китә алмас, Локман Хәким сыман күккә аша алмас, мәтәлеп төшәр. Күрербез ул чакта. Без әле очрашырбыз. Күрсәтермен әле мин аңа кемлегемне. Герой булмасак та, чүпкә чыкмаган, Казан каласының үзәгендә макталган журналист, альманахта шигырьләр бастырган яшь шагыйрь. Саклансын, яшьләрдән саклансын. Күрсәтермен әле…»

Председательгә кемлегемне күрсәтергә теләптер, ахрысы, әллә йөрәк әрнегәнгә, күңел сызлаганга чыдый алмыйча, межада яткан кантарны тибеп очырдым. Тик ул кантар булып чыкмады, балчыкка буялган таш булып чыкты, очканда командировкага бару хөрмәтенә шигырьләремнең гонорарына сатып алган өр-яңа ботинкамның авызын ачтырып, табанын куптарып очты. Кем белә, бәлки, ул таш очмагандыр да, күңелгә кереп утыргандыр. Һәм әлегә хәтле шунда йөридер.

Билгеле, хәзерге яшемдә булсам, тәҗрибәм дә бүгенге булса, мин әллә ни газапланмаган булыр идем. Хәзер кем белән, кайчан, ничек сөйләшергә беләм мин. Миннән хәзер «йөрмәгез әле эч пошырып» дип җиңел генә котыла алмыйлар. Өйрәтте дөнья, шомартты. Хәзер инде мин межада яткан ташка тибүләремә бераз көлебрәк карыйм. Яшьлек кызулыгы. Онытырга да күптән вакыт. Ләкин… Ләкин… Оныта алмыйм, истә. «Истә, һаман да истә».

Олы юлга чыгып, юл кырыена бастым. Үч иткәндәй, район үзәге ягына станциягә баручы машиналар күренми. Тизрәк китәсе, качасы иде бу ямьсез, котсыз, иләмсез, мине адәм көлкесенә калдырган яктан.

Бераздан яныма бер агай килеп басты. Шактый ук мул корсаклы. Төймәләнмәгән плащ, пинжәк астындагы ак күлмәге, зәңгәрсу майкасы корсагы белән бергә чалбарга сыеп бетмәгән   – йонлач тәне күренеп тора. Пеләш булырга җыенып та пеләш була алмый азапланган сип-сирәк чәчле дәү баш, җилпуч авыз. Аягында тузан каплаган хром итек, кулында сытылып, ямьшәеп беткән тишекле-тишекле капрон эшләпә. Карап торырга бер кыяфәтсез адәм. Бәлки, ул чаклы кыяфәтсез дә булмагандыр, кәефем кырылган булганга, берәүне дә күрәсем килмәгәнгә күземә шулай күренгәндер. Сөйләшәсем, авыз ачып сүз дә әйтәсем килми, ә ул тел бистәсе булып чыкты. Сөйләштерә, сораштыра.

Машина көткән арада минем кем икәнлегемне, нишләп йөргәнемне белеп өлгерде (үзәгеңә үтеп сораштыра, телсез булсаң да җавап бирәсең), үзе турында сөйләде. Пенсионер икән, мин аны тыңламадым да, үз хәлем хәл иде. Әмма сүз «Бердәмлек» колхозы председателе Нурислам Бариев турында башлангач кызыксынып киттем. Озак сөйләде агай Бариев хакында, бер машина туктатып, әрҗәсенә менеп утыргач та дәвам итте.

II

– Сталбыйт, безнең председатель турында китап та чыга икән. Кино да төшерергә кирәк инде, булгач булсын, пнимаеш. Карасыннар, күрсеннәр Нурислам Бариевны. Безнең заманда гына ул безне күрүче дә, күрсәтүче дә булмады. Нәрсәсен күрсәтәсең: колхозчылар болында чалгы белән, авыл хезмәт ияләре кырда сәнәк, көрәк белән. Хәзер нәрсә, әнә техника, пнимаеш, басу тулы. Председательдә «Волга», партогта «Москвич», бригадирда люлькалы мотоцикл. Төшер дә төшер кинога. Тик шунысы: вапервых, начальство йөргән машиналар незаконный. Беләбез без ул шухыр-мухырларны. Колхозчылар исеменә оформить итәләр дә үзләре йөриләр. Безнең заманда эшләп кара идең алай. Без арбага ат җигеп йөрдек. Без принципиально ат белән йөрдек. Юкса безнең заманда да машинага утырып йөрүче председательләр булды. Алар да шулай оформить итәләр иде. Без итмәдек, принципиально итмәдек. Безгә эш кирәк иде, машина кайгысы түгел иде бездә.

Менә сез Бариев турында язарга килгәнсез, сталбыйт. Сез генә түгел, көн саен безнең колхозга корреспондентлар килә. Языгыз әйдә, языгыз. Сезгә язарга кирәк, пнимаеш. Безне язмыйлар иде. Без язылыр өчен эшләмәдек. Юкса теге яки бу тармакта герой булмасак та, язылырлык хезмәтләребез бар иде. Без ул хакта уйламадык. Бариев без җәеп куйган кызыл эскәтер артында кияү булып утыра икән, без эшләгәнгә герой ала икән, без күпсенмибез. Алсын, рәхәтен күрсен, пнимаеш.

Беләбез без Бариевның да кем икәнен. Безнең күз алдыбызда үсте, без үстердек, без тәрбияләдек. Хөкүмәтебез бүләген биргәндә анкета тутырталар, бөтенесен дә язды микән Бариев? Язган булса, ашыкмаган булырлар иде. Язмаган, сталбыйт. Үзе язмаса, аны белгән кешеләрдән, менә бездән сорарга иде, пнимаеш. Хәзер генә ул күз өстендә каш, теге вакытта… Без тырышмаган булсак…

Укырга китәм, диде, пнимаеш, тотмадык. Справка бирмәскә булдыра ала идек. Колхоз справкасыннан башка ике адым да атлый алмый иде ул. Җитмәсә, койрыгы бозга каткан чагы, пнимаеш, көчкә саклап калдык кулга алынудан.

Армиядән кайткан көнне үк авылда сугыш кубарды. Йөргән кызы кияүгә чыккан, имеш. Туй барганда тәрәзәдән бәреп кереп, өстәл өстендә биергә тотынды. Бәләкәй генә, пнимаеш, кулга да эләктереп булмый, култык астыннан, аяк арасыннан шуып чыга. Бутылка белән сугып, кияүнең башын ярды, миңа да эләкте – дуамал, белештерми.

Кызгандык, эшне судка җиткермәдек. Кияүне көчкә үгетләдек. Кияү бик принципиаль кеше иде юкса, законның ни икәнен аңлап белүче кеше иде…

Шуннан соң ун көн дә үтмәде, килде бу правлениегә, сөзәргә җыенган үгез сыман басып тора ишек янында: «Ник килдең, – мин әйтәм, – яшь әтәч? Кыз беткән идемени сиңа? Утыртып куялар иде бит үзеңне. Эшче көч болай да җитешми, пнимаеш, ә син… Йә, сөйлә йомышыңны, вакытым юк». «Шәйхи абый, миңа справка кирәк иде», – ди бу. «Нинди справка, – мин әйтәм, – нәрсәгә ул?» «Колхоздан китәргә рөхсәт язуы. Авыл хуҗалыгы институтына укырга кермәкче идем», – ди.

Справка бирмәскә була иде. Колхозга кул көче кирәк, справка бирмәсәк, безгә беркем бер сүз әйтми иде. Башкасына правабыз әллә ни булмаса да, анысына бар иде, пнимаеш. Моңарга бигрәк тә. Мин бирдем, бухгалтерны чакырып алдым да: «Язып бир егеткә справка, теге яки бу өлкәдә безгә кадрлар кирәк», – дидем.

И нишләде дип уйлыйсыз Бариев? Укырга керәсе урынга шабашниклыкка чыгып качты. Хәзер ул герой. Колхозга эшче көчләр җитми, пнимаеш, ул чыгып качты.

Ишеттем, Казан артында бура бурап йөри. Кайткалап киткәли. Авыл буйлап бер-ике көн болганып бутала да тагын китеп югала. Авылда бүтәннәр дә сизеп алганнар моның нишләп йөргәнен. Килә башладылар берәмләп правлениегә, справка сорыйлар. Өстәмәгә әнисе – пешмәгән, оешмаган бер баламут хатын – сүзне тыңламаска кереште. Малае акчаны көрәп алып кайта, янәсе. Кибеткә килә дә, теге яки бу нәрсәне алып, авыл хатыннарының күзен кыздыра. Хатын-кызга, пнимаеш, шул гына кирәк. «Нигә минем малайны җибәрмисең, нигә минем кызга справка бирмисең?» Менә андый халык белән эшләп кара шуннан соң, дәүләт алдында торган изге бурычларны үтәп кара.

И бер кайтканында теге бузотёрны кысарга туры килде, җитте, дидек, кайтасың колхозга и всё. Яхшылык белән әйткәнне аңламасаң, бүтән методлар кулланырбыз. «Куркытма, Шәйхи абый, курка торган күлмәкләр тузган, – дип авызын ерып тора. – Китеп югалсам, эзләп таба алмассыз, тик югаласым килми, – ди, – туган авылымны күрмичә түзә алмыйм. Армиядә вакытта да сагынып үлә яздым», – ди.

Туган авыл, пнимаеш. Ә шунда эшләргә теләми. Телгә оста үзе: «Мин егет кеше, кызлар алдында яланаяк йөреп булса да, ыштансыз йөрү килешми», – дип тешен ыржайта.

Янәсе, без чалбар, кирза итек алырлык та түләмибез. Мин штули гаепле. Техника юк, эшче көчләр җитешми, икмәк уңышы начар, колхоз артта, сталбыйт. Дәүләт алдында торган бурычларны да үтисе бар.

Ну барыбер кайтарттык без аны колхозга. Кайтмый кая китсен.

Әмма ләкин кайткач та бу эшләп куандырмады, теге яки бу нәрсәгә бәйләнеп тик йөрде. Үз тирәсенә үзе шикелле бузотёрларны җыеп, җыелыш саен тәртип бозып утырырга кереште. Колхоз ирешкән уңышлар турында сөйләгәндә, тиктомалдан кычкырып көлеп җибәрәләр, пнимаеш, инде трибунага менеп, телләренә ни килсә, шуны сөйлиләр. Халыкка ни кирәк, бутаучы булса, буталырга гына тора. Халык та, сталбыйт, болар сүзен куәтләп кул чапкан була.

Правлениегә чакыртып үгетләп тә, куркытып та сөйләшеп карадык: «Әгәр җыелышларда хулиганланып утырсаң, милиция чакырабыз», – дидек. «Председательне тәнкыйтьләү хулиганлык буламыни?» – дип аңламаганга салышып, күзләрен акайтып тик карап тора.

Бер отчёт-сайлау җыелышында ул трибунада теләсә ни сөйли башлагач түзмәдем: «Менә нәрсә, малай актыгы, җыелыштан или син чыгып китәсең, или мин китәм», – дип ычкындырдым. Бу нишләде дисең, райкомнан килгән преставительгә   – райкомның икенче секретаренә карап: «Әйтегез әле, мин дөрес сөйләмимме әллә?» – диде. Икенче секретарь йомшак кеше иде ул вакытта, тегене туктатасы, чик куясы урынга: «Дәвам итегез», – дип рөхсәт бирде. И йомшаклыгының казасын үзе күрде секретарь. Сүзен сезнең Нурислам Бариевыгыз болай бетерде, сталбыйт: «Менә Шәйхи абый монда или син, или мин дип әйтте. Әгәр инде алай «или» гә калса, әгәр дә җыелыш иләсә, мин иләнергә риза», – дип, сәхнәдән төште дә иң арткы рәткә барып утырды. Китте тавыш, шау-шу. Халыкка шаулашырга гына булсын, алдын-артын уйлап тормый ул. Председательне председательлектән алуның ни белән бетәсен чамаламый, пнимаеш, аңа председательне урыннан төшерү кызык.

Председатель сайлау моменты җиткәч, райком преставителе, райкомда сөйләшенгән буенча, мине тәкъдим итте, сталбыйт. Ә аны тыңлаучы да юк. Бузотёрлар үкерәләр генә: «Нурислам Бариев!!! Нурислам Бариев!» Менә йомшак булу нәрсәгә җиткерә. «Иптәшләр, болай бит ул…» – дип аңлатып та карый преставитель, халык бер акылдан шашса аңлыймыни   – җыелышны ябып таралашырга туры килде. Ә   бу түшен киереп йөри. Хет киерерлек түше, буй-сыны булса бер хәер. Үзе сыман бузотёрлар арасында күренми дә.

Икенче көнне беренче секретарь үзе килде, сталбыйт. Иртәдән алып кичкә чаклы барды җыелыш.

Җыелыш шуның белән бетте: мине дә сайламадылар, аны да сайламадылар. Правление сайладылар, анда мин дә бар, ул да бар, председатель юк. Авыл гөжли. Мактанышалар. Сүзләре өстен чыккан, янәсе. Бузотёрлар шатлыкларыннан ике көн эчеп йөрделәр. Бигрәк Харис исемле тагын бер шабашник кыланды. Минем каршыма килеп: «Бәйләнмә миңа дип әйттем мин сиңа, йә, күрдеңме инде нишләгәнеңне? Дөнья куласа ул, агай-эне, ак мыек», – дип җикеренде, пнимаеш. Ну соңыннан эләкте үзенә дә Бариевтан. Ник кычкырганына үкенерлек итте Бариев. «Син алтын булгансың икән, Шәйхетдин абый», – дип, исерек килеш өемә килеп җылады.

Хәйләкәр ул Бариев, кеше аңарга үзенә кирәктә генә кирәк, кирәге беткәч, тәмәке төпчеге итеп җиргә салып таптый. Харисны да шулай итте, теңкәсенә тиде, авылдан чыгып качарлык итте.

Бер атнадан соң колхозда тагын җыелыш булды. Шунда инде Бариевны сайладылар. Ни булганы ишетелде соңыннан, икенче секретарь яклаган моны. Ә беренче секретарьның икенче секретарьга сүзе үтми икән. Тегенең, пнимаеш, туганы Мәскәүдә эшли икән.

Менә ничек ул дөнья, иптәш корреспондент. Сез уйламагыз, без Бариевны яманларга җыенмыйбыз. Бик әйбәт, эшләсен. Языгыз аның турында, мактагыз. Ләкин белеп мактарга кирәк, пнимаеш.

Колхоз алга киткән икән, как бутты бу Бариевның гына заслугасы. Ул председатель булып эшли башлаганнан соң, Синтральный комитет ничаклы пастанавлиние чыгарды. И   плинумнарда пастаянно авыл хуҗалыгы мәсьәләсе каралып тора. Хәзер председатель булып эшләү чепуха ул, пнимаеш. Бариев та Бариев… Герой… Без культ личносны бетердек, сталбыйт. И Бариены бала уйнаткан шикелле үтүт-үтүт итеп уч төбендә сикертү, вапервых, дөрес түгел. Вавторых, нигә кешенең бер ягын күпертеп мактап, икенче ягын бөтенләйгә күрмиләр. Симиясендә ничек ул? Нигә тикшермиләр? Бариев, пнимаеш, хатын аерды, аны өеннән куып чыгарды, и шул вакытта аңа герой бирделәр. Ярамый бит болай. Без болай кемне тәрбиялибез. Ни дип әйтәбез инде без халыкка болай булгач, син хатын аер, без сиңа герой бирәбез, мактап газитка язабыз дибезме?

III

Бик күп һәм бик озак сөйләде агай. Тыңлый-тыңлый ялыктым. Станциядә көчкә саубуллашып котылдым. Әлбәттә, аның сөйләгәннәре минем рәнҗетелгән, мыскылланган күңелемә хуш килергә тиеш иде. Баштарак, бәлки, шулай булгандыр да, шуңа күрә агайны тыңлаганмындыр. Ләкин юлда, поезд вагонында уйлана торгач, бер сорау туды: агай сөйләвен сөйләде дә, объективмы соң аның сөйләгәннәре. Ул – күңеле кителгән кеше, Бариев аркасында аны алып ташлаганнар. Бариев булмаса, бәлки, ул тагын берничә ел председатель булып эшләп, эшеннән колхозчылар каршында мәсхәрәләнмичә, райком тәкъдиме белән киткән булыр иде. Сәбәбен дә табарлар иде: сәламәтлеге начарланды. Берәр курортка путёвка да биргән булырлар иде.

Әлбәттә, агайның Бариевта шәхси үче, йомшаграк әйткәндә, үпкәсе бар. Шуңа күрә…

Әмма икенче яктан килеп караганда, чыннан да «Бердәмлек» колхозында эшләрнең яхшыруы Бариевның заслугасымы? Дөрестән дә, Бариев колхозны 1957 елда кабул итеп ала. Бу вакыт – авыл хуҗалыгында сизелерлек үзгәрешләр башланган чор. Бөтен ил буйлап колхозларның ныгый башлаган чоры. Социалистик Хезмәт Герое исемен Бариевка 1968   елда бирделәр. Агай әйтмешли, шушы унбер ел эчендә авыл хуҗалыгын үстерү буенча бик күп эшләнде. Ул эшләрнең зурлыгын авылда яшәгән: иген иккән, мал үрчеткән кешеләр аеруча яхшы белә. Димәк, Бариев алай ук мактанмасын, күкрәк какмасын, бераз тыйнак була белсен, эч пошырып йөрмәгез, дип әйтергә ашыкмасын. Форсат туры килгән – биргәннәр герой исемен, күк капусы аңа ачылган, бәхет кошы аның агачына кунган. Һәм, бәлки, ялгыш кунгандыр, бәлки, кунарга теләмәгәндер, кем өчендер бәхет кошының Бариев агачына кунуы кирәк булгандыр. Ни өчен? Кем соң ул шулхәтле? Кемнең кашка тәкәсе?

Буталып беттем. «Туктале, син, теге агайга охшап, Бариевтан булмаган керне эзләп маташасыңмы», – дип, үземә бәйләнеп карадым. Әгәр колхоз үскән икән, сводкаларда бөтен тармак буенча беренчелекне тота икән һәм моңа Бариевның катнашы юк икән, бөтенесе дә үзеннән-үзе эшләнгән икән, нигә әле бөтен колхозлар да беренче урында түгел, нигә барлык колхозларның да преседательләре герой түгел?

Эх, дөньясы, дөньясы… Очерк язарга барып, чираттагы мактау сүзе ишетәсе урынга мең төрле сорауларга җавап эзләп азапланам, кыйналам. Һәм нәрсә аркасында? Юк нәрсә аркасында бит, юк нәрсә өчен. Эх, Бариев, Бариев!.. Шик уяттың син миндә, шикләнәм мин синең геройлыгыңа. Син кәкәй дип өзеп әйтмим, буш куык дип тамга сукмыйм, әмма шигем бар. Мин ул шигемнең хаклыгын, раслыгын, бәлки, хәзер исбатлый алмам, син җиде кат күктә, мин – яшь журналист, миңа кирәкмәгән җирдә казынырга рөхсәт итмәсләр. Ләкин килер вакыт: эч пошырып йөрмәгез әле дип мин әйтермен.

Бик тиз генә борылып кайтуымның сәбәбен редакциядә аңлаттым – ялганладым: Бариев каядыр киткән, тиз генә кайтмый, дидем. Күпмедер вакыт үтеп, бүлек мөдире очерк турында исемә төшергәч, төрле сылтаулар табып командировкага бармадым. Ахырда, кемдер барып, Социалистик Хезмәт Герое Нурислам Бариев турында «Яңа үрләргә» дигән мәкалә язып бастырды. Анда Бариевның фамилиясе, исеме һәм саннардан башка нәрсә юк иде. Күрәсең, бухгалтердан гына сорашып язган, председатель үзе сөйләшергә теләмәгән.

Ләкин Бариев турында язудан мин ваз кичмәдем. Киресенчә, ныклап торып язарга әзерләндем. Ул Бариевның күтәрелүе һәм төшүе турында булырга тиеш иде. (Төшәчәгенә ни өчендер иманым камил иде.) Гыйбрәтле очерк булырга тиеш. Күрегез, янәсе, иптәшләр, шулай булмагыз.

Һәм мин Нурислам Бариевка багышлап үзем өчен аерым бер папка ачтым. Аңа кагылышы булган һәр материалны шунда сала бардым. Аның турында ишеткән сүзләремнең яхшысын да, яманын да, язып, шул папкага яшердем. Бар бит дөньяда марка җыючылар, шырпы кабына ябыштырылган этикеткаларны җыючылар. Андый кешеләр бу чирләрен хобби дип атыйлар. Мин дә, димәк, үземә хобби таптым, чир таптым. Минем хоббиемның мәгънәсе зуррак иде, әлбәттә. Председатель язмышы!!!