Читать книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 (Мухаммет Сунгатович Магдеев) онлайн бесплатно на Bookz (4-ая страница книги)
bannerbanner
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Оценить:
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2

5

Полная версия:

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2

– Җәмәгать, – диде ул тимер тавыш белән, – җәмә-гать! – Гармуннарны шул минутта ук туктаттылар. – Җәмәгать! Мин сезгә менә нәрсә әйтмәкче булам. – Ул, ап-ак кулъяулыгын чыгарып, авыз кырыйларын сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылып катып калды.

– Бәхил булыгыз, туганнар, дуслар… Без кая барганыбызны беләбез. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, кайтулар – едвали. Сугышның нәрсә икәнен мин беләм. Фин сугышын күрдем. Бусы фин сугышы гына түгел. Герман армиясе – бик кабахәт армия ул, тиомать. Безгә кайтулар – едвали. Бәхил булыгыз. Тату яшәгез, Кара Чыршылар! Миңа үпкәләүчеләр бардыр арагызда. Заманында җир селкетеп йөрдек. Үпкә-сапкагыз булса – онытыгыз. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, едвали…

Хисмәт шактый исерек иде. Арбага баскан килеш, ак кулъяулыгын болгый-болгый, ул җырлап җибәрде:

Агыйдел сулары кебекЗур сулар булмас инде шул,Зур сулар булмас инде,Минем йөрәктәге кадәрЯрсулар булмас инде.

Хисмәт арбадан төште. Басу капкасы төбендәге халык төркеме, бер секунд эчендә бердәм авыр уфылдап, кинәт кенә елый башлады. Моңа балалар чинаганы өстәлде. Шулвакыт кара чыршылар арбасы өстенә Тимерхан менеп басты. Аның тамагы карлыккан иде – халыкны чак тынычландырды. Ул кыскача гына речь сөйләде.

– Иптәшләр, – диде ул, – бу сугыш канлы, корбанлы булыр. Ә сез җебеп төшмәгез. Колхозны үзебез төзедек, шуны саклагыз. Бер-берегезгә ярдәмле булыгыз. Дөрес, безнең барыбыз да кайта алмас. Ләкин кайткан кешеләр алдында кызарырлык булмагыз. Сау булыгыз, әгәр председатель буларак ачуыгызны китергән чакларым булган икән – гафу итегез. Колхозны аяктан екмагыз, иптәшләр, сау булыгыз…

Кешеләр күз яшьләрен сөрттеләр. Атларны бора башларга кирәк иде, ләкин берәү дә үзе башлап басу капкасына атын бормады. Арбаларның күчәр башлары эләгеп матавыкланганда, Шәйхи карт коймасы буеннан сәер генә тавыш ишетелде. Шашкан халык төркеме шунда таба борылды. Монда – картлар икән. Күбесе киез итектән, кайры тун кигәннәре дә бар. Инде сиксәнне узып, соңгы ун елда капка төбеннән узмаган картлар да җыелганнар. Тип-тигез өч рәт булып сафка басканнар, кулларын колак янына күтәргәннәр, күзләрендә – ялварулы аяныч караш. Картлыктан нурлары беткән күзләрен яшьләндереп, тешсез авызларын ачып, Ташлытау юлына карап торалар. Бер карт яшелләнеп муртайган, казыклары авышкан киртәгә сөялгән. Әрекмән арасыннан аның манган иске киез итеге күренә. Өстендә кызгылт-сары иске тун. Башында беләүләнгән түбәтәй. Аның күптән дөньяга чыкканы булмагандыр, ахры, чепи күзләре кояшка чагыла, үзенең авызында сүз чынлыгы өчен бер теше юк. Ул, кипкән иреннәрен шапылдатып, ямьсез авызын киң ачып, корышкан кулларын колакларына күтәреп, азан әйтә:

Әшһәде әнлә илаһә иллялла-а-аһ!Вә әшһәде әнлә Мөхәммәде рәсүлулла-аһ!

Аның тавышы кабердән чыккан кебек тонык иде, ул калтырый-калтырый көйләде. Бу тавыш үлемне искә төшерде. Картларның өметсез аяныч карашлары, азан тавышы халыкка яшен төсле тәэсир итте. Тагын елаш, үкереш башланды. Нәрсә бу? Ни өчен? Моны берәү дә уйламады. Басу юлына төялеп чыгып киткән ирләр шул ук юлдан исән-сау кайтырга тиешләр иде. Боларның берсе дә үләргә тиеш түгел, үләргә хаклары юк иде… Әнә шуңа ирешү өчен эшләнгән барлык чаралар да бүген урынлы тоела иде.

Инде атлар кузгалдылар…

Авыл мәет чыккан йорттай тын калды.

Бары тик карчык-коры гына ул көнне Хәбирә карчыкка йомырка илтте. «Шушы йомырка кебек бөтен көе кайтсыннар», – дип, Хәбирә карчыкның ян сәкесендә ул көнне бик күп дога укылды.

Кичен күк йөзен болыт басты. Күптән яумаган яңгыр Ташлытау юлындагы тузанда тимер ходлы арба эзләрен тигезләде. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды.

– Бәндәләр күз яше бу, – дип, юеш тәрәзә пыялаларына битләрен терәп, киленнәр, аналар, карт-коры яшь койды. Яңгырга кушылып Васфикамал да өч көн рәттән елады. Бары тик Шәяхмәт кенә еламады.

– Көненең дә… ачуым килмәгәе, чисти… фәләне… канады, – дип сукранды ул. Чөнки, идарә әгъзасы буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми җыелыш җыйганчы аңа тапшырганнар иде.

Яңгыр тоташтан койды…

Урамнар йомшарды, кырда арыш башаклары сыгылып төште. Яңгыр Хәкимулланың морҗасы чыгарылмаган өенең түбәсенә койды – аннан яңа такта исе таралды. Басудагы игеннәргә койды – аннан баллы ис, юеш салам исе таралды. Ташлытау военкоматының түбәсенә койды, залының түшәменә үтте дә стенасын чылатты. Сугышка киткән егетләрнең штукатуркага карандаш белән язган соңгы эзләре җебеде. Атна буе яуган яңгыр Шәйхи картның өйалдына үтте, яңгыр үткән урыннарга ул табаклар, ләгәннәр тезде.

Бетмәс-төкәнмәс мәшәкате белән авылда сугыш чоры тормышы башланды…

Ат җиккәндә үзең җик

Сугыш җан өшеткеч бер хәл икән.

Кара чыршылар гомер буе җыр белән көн иттеләр. Кичләрен урамда да, кечкенә генә мәҗлестә дә, клубта да җырлап рәхәтләнәләр иде. Якын-тирәдә кара чыршыларның җырчы халык икәнлеге мәгълүм иде.

Инде җыр тукталды. Кешеләр үз эчләренә яшеренделәр. Тоз, кәрәчин, шырпы, сабын… Гасырлар буенча килгән саклану рефлексы кешеләрне шуңа этәрде. Мөмкин кадәр сак булырга, мөмкин кадәр исәп белән тотарга. Табарга, тупларга кирәк. Тоз, кәрәчин, шырпы… сабын… Әйтерсең герман солдатлары сабын белән тоз ашап, кәрәчин эчеп яшиләр.

Кешеләр үзгәрделәр. Көн саен көтелмәгән бер хәл була башлады. Сугыш башланып ике атна үтүгә, Ташлытаудан гаиләсе белән Заһри күчеп килде. Хуҗасы читтә яшәгән бердәнбер йортны сатып алган икән. Заһриның план йомры иде: илдә чыпчык үлми. Кара Чыршы – ил ул. Егерме биш сутый бәрәңге бакчаң булганда исән калырга мөмкин.

Шул көннәрдә Васфикамал да башка чыкты. Картлар, авыр чорда бергә торыйк, дип ялынып карадылар, файдасы тимәде.

Васфикамал әдәп саклап кына сөйләште.

– Бер-беребезгә ярдәм итәрбез, бәрәңге бакчасы әрәм була, – диде. – Сезнең белән торсам, бакча бирмәсләр. Кайгырмагыз, сез мине ташламасагыз, мин ташламам…

Нургали, райондагы зоотехниклар курсын ташлап, күрше-тирә авылларга кино куеп йөри башлаган иде. Дулкын-дулкын кара чәчле, кылыч борынлы, калын җилкәле бу чибәр егеткә күзләре төшеп төн йокысыз калган кызлар аз булмады. Якын-тирә авыллардан бер Нургалидә генә велосипед бар иде, Кара Чыршы кибетеннән теш порошогы белән вакса, ислемай һәм «Пушки» папиросы кебек әйберләрне Нургали генә ала иде. Ләкин сугыш башлангач, бу рәхәтлек челпәрәмә килде: Нургалине мәҗбүри рәвештә ФЗӨгә алдылар, өстенә кара гимнастёрка, башына кара драп фуражка кидерделәр. Аларны паровозларга утын әзерләү өчен урман эшенә җибәрделәр.

Сугыш барысын да үзгәртте.

Моңарчы басудан келт-мелт каз куып йөргән Шәйхи хәлфә янгын сараена каравылга килде. Элек тегенди- мондый мәзәк хәлләр сөйләнеп йөрергә яраткан карт кинәт кенә бик җитдиләнде. Германия белән таныш булуы халык арасында аның абруен күтәрде. Хәзер аны Шәйхи хәлфә дип түгел, Шәйхи карт, Шәйхи солдат дип йөртә башладылар.

Шәяхмәт берәр атнадан председательлекне кешегә тапшырырмын дип йөргән иде – барып чыкмады. Райкомга чакырдылар да кыска гына сөйләштеләр:

– Ничә яшеңдә?

– Алтынчыны тутырып маташу.

– Грамотаң бармы?

– Гарәпчә, латинча бераз сукалыйм. Теге узган ел керткән хәрефләре белән булып ук бетми әле…

– Менә нәрсә, иптәш Кәлимуллин. Колхозның иң җаваплы постларында эшләгәнең безгә мәгълүм. Билгеле, ялгышларың да булгандыр. Ләкин сезнеке шикелле кечкенә колхозга без әллә каян председатель эзли алмыйбыз. Вакыты шундый – эшли тор. Алдагы бюрода расларбыз. Үзеңне фронтта дип бел. Синең өчен фронт – иген басуы.

«Ялгышлар» дигәннән, Шәяхмәт бер нәрсәне хәтеренә төшерде. Мөгаен, яшь чырайлы бу егет элегрәк булган бер хәлне ишеткәне бардыр. Коммуна төзелгән еллар иде. Коммунаны авылда Шәяхмәт оештырды. Кыр станына чыктылар. Шунда яшәделәр, шунда эшләделәр. Дөрес, һәркем үз гаиләсе белән аерым бер почмакта йоклады. Тоташ юрган булмады. Менә беркөнне Корбан гаете килеп җитте. Нишләргә? Коммуна әгъзалары арасында ураза тотучылар, Хәбирә карчыкка фитыр сәдакасы бирүчеләр байтак иде. Гаеткә бер көн кала болар быжгый башлады. Авылга кайтабызмы? Гает укырга ярыймы? Бәйрәм ризыгын кем пешерә? Боларны авылга кайтару коммунаның абруен төшерү дигән сүз иде. Шәяхмәт төн буе кыр станындагы салам түшәгендә йокысыз ятты да иртәгесен коммуна ашханәсендә гомуми чуттан кабартма пешертте. Гает кабартмасы тәмле булды – Шәяхмәтнең шул көннән соң халык арасында дәрәҗәсе күтәрелеп китте. Ләкин бу хәл волостька ишетелеп, өч көн үткәндә, аны, кыр станыннан алып, авылга кайтардылар. Бераздан коммуна да таралды…

Райком ишегеннән чыкканда, ул шул көннәрне хәтерләде.

Шәяхмәт Ташлытаудан икенче кеше булды да кайтты. Кешенең эчендә ни барын кем белсен?

Ул тегәрҗеп белән эләктергән күзлеген хәзер борыныннан бер дә салмас булды. Сөйләгәндә русча сүзләр кыстыра башлады. Кырысланды. Ләкин эчтән сызды, көйде. Чыннан да, колхоз белән идарә итәрлек сәләт чамалырак иде. Моны ул үзе бик яхшы аңлый иде. Зәйнәб җиңги дә халык арасында сөйләп йөрде:

– Безнең Шәяхмәтнең белеме зур, грамоты гына юк, – диде. Нәрсә дигән сүз бу? Моны, белсә, Зәйнәб җиңги үзе генә белгәндер.

Ләкин иң катлаулысы бюрога әзерләнү булды. Шәяхмәт колхоз турында да, өйдән чыгып киткән малайлары турында да түгел, әнә шул раслану турында уйлап йокысыз калды. Сакал бөртекләре агарды. Йә инде, Шәяхмәткәме соң шундый зур йөкне өстерәү? Аның уйлавынча, колхоз председателе ул яшь кеше булырга тиеш. Председатель кеше бервакытта да башын ватмый. Аның өчен дөньяда аңлашылмаган бер генә мәсьәлә дә юк. Җитәкче кеше ул, Шәяхмәт шикелле, төннәрен йокысыз кичерми. Ул көне буе оештыру эшләрен алып бара да төнлә тәмле итеп йоклый. Ә Шәяхмәт нәрсә? Олы малае ике тапкыр өйләнде. Бертуган абыйсы Шәйхи – герман пленында булган кеше. Җитмәсә, сугышка киткәнче авылда бер ел балалар укытып йөргән. Хәлфә дигән исеме калган…

Шәяхмәт аштан язды. Саргайды, кипте. Юк, яңа кеше тапканчы колхоз белән, бәлки, ул җитәкчелек итә дә алыр.

Саргайган кәгазьле кечкенә форматтагы колхоз уставын Шәяхмәт көн ятлады, төн ятлады. Хатыны белән сөйләшмәс булды. Уракчылар янына кырга барганда да уйлап барды. Эчтән сөйләнде: «Авыл хуҗалыгы артеленең төп нигезе… артельнең төп фондлары…»

Иртәгә бюро дигән көнне Шәяхмәтнең сабыр канаты сынды. Юк, болай булмый бит инде… Адәм баласының да сабыр итүенең бер чиге бар.

– Йа Алла! Ничә еллар буе сине телгә дә алганым юк иде. – Шәяхмәт ирексездән шулай уйлый башлады. – Инде ярдәмеңне салып, иртәгә бюрода мине коткарсаң, актык сулышыма кадәр кешеләргә яхшылык эшләр идем, үзем турында уйламас идем. Йа Хода! Гафур рәхим…

Кич белән ул карчыгыннан яшереп келәт идәненә җәймә җәйде.

Ләкин намаз укымаганга егерме еллар чамасы икән шул. Бөтенесе бергә буталды.

– Әгузы билләһи минәш-шәйтан ирраҗим. Бисмилла-һи рахман ир-рәхим. Илаһи ният кылдым кичке намазга… Үзеңнең төп бурычыңны нидә күрәсең?.. Фронтны икмәк белән тәэмин итүдә!.. Авыл хуҗалыгы артеленең нинди фондлары була?.. Йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына… Колхоз милке дип нәрсәгә әйтәбез?..

Шул кичтә крестьян Шәяхмәт, ак җәймә өстенә утырып, гомере буе халык мәнфәгате өчен көрәшергә, бу юлда актык тамчы канын кызганмаска ант итте. Актык тамчы кан… Кашыклы кан… Бу – кайдадыр ишетелгән сүз. Кайда икән? Әһә, утызынчы елларда Ташлытаудан агитбригада килгәч, кыска чәчле ике кыз сәхнәдә: «Коммунистлар кемнәр алар? Алар безнең быратлар, кашыклы канга калганчы көрәшергә ырадлар», – дип җырлаганнар иде. Алай икән… Юк, әгәр иртәгә аңа шундый зур эш йөкләсәләр, Шәяхмәт кашыклы канга түгел, ә актык тамчы канга калганчы халык өчен эшләр, көрәшер…

Ләкин иң гаҗәпләнерлеге бюро утырышында булды. Шәяхмәт белгән бөтен нәрсәне күңеленнән барлап бетергән иде инде – аны чакырып алдылар. Билен шөпшәдәй кысып буган сары чәчле бер хатын, Шәяхмәт карт килеп керүгә, папкасын тотып, нәрсәдер укый башлады.

– Кәлимуллин Шәяхмәт, чыгышы крестьян, фәлән елгы, фәлән елда коммуна оештырган, партиясез, чит партияләрдә тормаган, чит илдә туганнары юк… – Беткәнче шуның ише. Колхоз турында ләм-мим. Ник кенә бер сорау бирелсен. Ул арада тавышка да куйдылар.

– Расларга дигән тәкъдим бар, – диде кемдер.

– Кем дә кем… Бертавыштан.

Картның гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Ул шулай аңгырайган көе кайтып китәсе иде, ярый әле, райкомның беренче секретаре – Искәндәрев фамилияле шәһәр егете – Шәяхмәтне бюро утырышыннан озата чыкты. Тәмәкесен кабызып, тар коридорда картның җилкәсенә кулын куйды.

– Син, иптәш Кәлимуллин, зур йөкне өстеңә алдың. Менә яшь кешенең киңәшен тыңла. Халык алдында бервакытта да үзеңнең көчсез икәнеңне күрсәтмә. Халык алдында җебеп төшмә. Сөйләгәндә ышаныч белән генә сөйлә. Аерым кешеләрне масса алдында сүкмә. Масса алдында күбрәк мактарга тырыш. Сүгәсе кешең булса – аерым сөйләш. Ат җиккәндә, үзең җик – кешедән җиктермә. Халык кара куллы җитәкчене ярата. Көчең җитмәс лодырь белән бервакытта да кеше алдында бәхәсләшмә. Без ярдәм итәрбез, ләкин үз башың үзеңдә. Ну, бывай… – Карт шунда гына аңына килде.

…Председатель булып расланып кайткан көнне Шәяхмәт колхозның гомуми җыелышын җыйды. Үз гомерендә беренче мәртәбә җыелыш ачты. Мөмкин хәтле русча сүзләр кыстырырга тырышты.

– Давайте, иптәшләр, алгарак узыгыз. Бик серьёзный әйберләр турында сөйләшәсе бар, – диде, клубка җыелган хатын-кыз, карт-корыга дәшеп. – Менә икенче атна сугыш бара. Колхозчылар җанын фида кылып тырышалар, иптәшләр. Әмма ләкин безнең колхоз членнары арасында эшкә салкын караучылар бар. Кайбер эштән турыдан-туры баш тартучылар – откащиклар бар. Эштән отказ бирү – бүгенгесе көндә җинаять эше. Откащикларга рәхим-шәфкать булмаячак. Эшкә чыгып та, адәм рәтле эшләмәгән иптәшләр юк түгел. Алар белән мин аерым сөйләшермен. Кайберәүләр уйлыйлар, шту мин үз кеше, малограмотный дип. Юк, җәмәгать, алты сукканга бер атлаган ала бия кебек йөрүчеләргә миннән пущады булмаячак. Птамушто, фронтка икмәк кирәк…

– Иптәшләр, белеп торыгыз, – дип, сүзен тәмамлады ул, – безнең Кызыл Армия герман армиясен барыбер җиңәчәк, сугыш бетәячәк. Колхоз яңадан элеккечә булаячак…

Бу беренче тапкыр чиркәнчек алу иде.

Шулай да элеккеге Шәяхмәттән арынып председатель Шәяхмәткә әйләнү бик авыр барды. Менә, мәсәлән, телефоннан сөйләшүне генә ал. Тимерхан стенадагы телефонны бора иде дә, бугаз тамырларын бүрттереп, райондагы әллә кемнәр белән кычкырып сөйләшә иде. Шәяхмәттән анысы булмый. Ләкин районга көн саен кич бер чылтыратырга кирәк. Телефон бик начар эшли, шуның өстенә бер линиядә биш авыл. Тегеннән дә, моннан да тыгылалар. Һәр авыл кичке алтыда районга мәгълүмат бирә. Бу – бик авыр эш.

– Ташлытау! Ташлытау, дим! Әлү, әлү, Ташлытау! – Шәяхмәтнең кичләре әнә шулай газаплы уза. – Чү, кайсыгыз өрә анда? Өрмә, өрмә, Алланың әче каһәре суккыры! Ташлытау! Ташлытау! Өрмә, дим, анда, кайсы авылныкы син? Өрмә, чукынчык, барыбер кем икәнеңне беләм мин синең. Хисмәт чукынчыгы бит син. Ташлытау… Әлү. Әлү. Өрмә, дим, башың беткере… Бусы кайсы авыл килмешәге тагын? Барыбер кем икәнеңне белермен. Сводка соңга кала бит. Ташлытау, Ташлытау, өф, өфф…

Председатель булуның әнә кай яклары да бар икән. Болары инде кырдагы эшне оештыруга караганда да авыррак иде…

…Көзге якта караңгы төннәр башланды.

Һәр көн үзе белән бер яңа мәшәкать, һәр төн куркыныч алып килә. Кайдадыр кемнәрдер сугыштан качып дезертирлыкта йөриләр, ди. Кайдандыр кемнәрдер Кара Чыршы басуына чыгалар да, бодай уып ашап, урманга кереп китәләр, ди. Ташлытаудан Нәбиуллин килеп, әллә ничә мәртәбә урам каравылчыларын тикшереп китте. Элеккеге тыныч тормыш бетте: элек, каравылга чыккач, урамны бер-ике әйләнә идең дә каравыл өенә кайтып әкият сата идең… Хәзер төне буе урамда йөрергә кирәк, тәрәзәләрдән ут күренсә, барып шакырга, кисәтергә кирәк. Күпердән узучыларны тикшермичә җибәрмәскә. Кем ул, кая бара, ни эзли? Боларның барысына да председатель җаваплы.

– Син монда, – диде аңа участковый Нәбиуллин, – гарнизон начальнигы. Смотри, бөтенесе өчен башың белән җавап бирәсең…

Нәбиуллин еш кына, төн уртасында килеп, каравылчыларны тикшерә иде – бер төнне үзен дә тоттылар. Каравылда Борһан икән. Борһан сугышка менә китәм, менә китәм дип, гел военкоматтан борылып кайта иде. Колхозда да рәтләп эшләмәде, бүген-иртәгә сугышка китәсе булгач, аңа эш кушучы да булмады. Соңгы тапкыр ул урам каравылына шактый салып чыккан иде, тәмәкесен учына яшерде дә күпер кырыендагы тал төбенә утырды. Авыл тып-тын. Эт тә өрми. Тик Ташлытау юлыннан гына тарантас тавышы ишетелә. Борһан колакларын сагайтты. Тарантас авылга таба килә иде. Менә бервакыт җан-фәрманга чабып күпергә яхшы ат килеп керде. Борһан мәче тизлеге белән тал төбеннән сикереп чыкты да атның башына асылынды. Ат өркеп ал санын күтәрде һәм ачы тавыш белән кешнәп җибәрде. Тарантас эчендәге кеше очып ат артына – тәртә арасына барып төште. Авылда этләр өрә башлады, атның дилбегәсе чорналды, ал арба борылып, тарантас ауды. Тәртә астыннан, ат аяклары арасыннан сузылып килеп чыккан кеше Нәбиуллин икән. Ул караңгыда Борһанны чамалап алды.

– Борһан, син нишлисең?

– Ә мин каграз дезертирларны тотам.

– Җибәр атны, син нәрсә, мине танымыйсыңмы әллә?

– Тануын таныйм, но җибәрә алмыйм. Мин бүген каграз дежур.

– Соң дежур булсаң бул, мин бит – Нәбиуллин. Син бит исерек, җибәр атны!

– Ие, мин исерек, но мин каграз дежурыем.

– Борһан, мать честная! Җибәр, дим, атны, син бит ләх исерек…

– Ие, мин исерек, но мин каграз дежур бүген. Каграз мин дезертирлар тотам. Пчаму син фронтта түгел? Ә? Менә мин дежур бүген…

Нәбиуллин чак-чак кына бу бәладән котылды. Урамда тавыш ишетеп, күпер янына Шәяхмәт төшкән иде, ат башыннан Борһанны шул гына аерып алды.

Берничә көннән Борһан сугышка чыгып китте.

Ашау белән генә түгел

Сугыш башлангач та Заһри башта үзен кайгыртты. Улының әле сугышка яше керми иде. Райондагы таныш-белешләренә берничә түшкә сарык озатып карады, аннан шыпырт кына районга ике йөк каен утыны илтеп кайтты. Ләкин комиссиягә чакырудан туктатмадылар. Тән, теш, күз таза – нәрсә дип сугыштан калырга кирәк? «Тукта, исәп кирәк, хисап кирәк, унике пот арпа онына ничә ат кирәк?» диләрме әле. Берничә сарык һәм ике йөк утын эшли алмаган эшне ике такта чәй әйләндереп чыгарды. Дөресрәге, Хәбирә карчыкның дәвасы коткарды.

– Менә, күрше, синең үзеңә генә өйрәтәм, – диде карчык, – шушы гөмбә череген кич ятканда колагыңа өрдер. Бер көн өрдер, өч көн өрдер, җиде көн өрдер. Колагың саңгырауланыр. Мичкә тәгәрәткән бәрәңгедән башка ризык ашама – йөзең саргаер. Иртән йокыдан торгач, бер чокыр тәмәке суы эч – йөрәгең кагар. Комиссиягә барасы көнне ике чокыр эч. Инде бик тә каласың килә икән – үз тизәгеңне аша. Сугыш беткәч, боерган булса, өемне сипләп бирерсең.

Ул көннәрдә Хәбирә карчык Заһрилар белән ике арада күп чабулады. Кара Чыршының МТСта шофёр булып эшләүче бер егет әйткән, имеш:

– Ну, шушы Хәбирә карчыкның ботына счётчик куяр идем, көненә күпме җыяр иде икән? – дип.

Чыннан да, аның эше авыр иде: өрлек кадәр Заһрины чирлегә чыгарырга кирәк иде.

Атна-ун көн үтүгә, Заһри саргаеп кипте, күрше-күлән белән сөйләшкәндә колагына кулын куеп тыңлый башлады. Халык арасында төрле хәбәр таралды. Имеш, комиссия вакытында военком үзе килеп кергән дә, Заһри чыгып барганда, аның янында гына идәнгә чылтыратып акча төшергән. Заһри ялт итеп борылып караган, ди. Ләкин врачлар, йөрәген тыңлап, әлегә калдырып торганнар, ди. Шулай да кодасы Шәяхмәт аны кызык итте. Бернәрсә ишетмәгәнгә салышып йөргән көннәрдә ул Заһрига хәл белергә керде. Хәл-әхвәл сөйләшеп утырган уңайдан ул Заһриның кече кызы Гөлфияне янына чакырды да әкрен генә сораша башлады. Төнлә белән кемдер эскерттән бер ат йөге салам урлаган иде. Шулай, шулай, диде Шәяхмәт, әтиең төнлә салам алып кайттымы, аны кая куйдыгыз, диде. Заһри күзләрен елтыратып сәке буенда утыра, Гөлфиягә нәрсәдер әйтмәкче була, һәм сабый узган төнне булган хәлне сөйли башлый. Шуннан Заһри түзми:

– Гөлфия, бар, дуңгыз, сабагыңны кара, – дип әйтергә мәҗбүр була…

Ахырдан Гөлфиягә эләгә эләгүен, ләкин бу хәбәр халыкка фаш була. Шул көннән башлап халык белән Заһри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, сәламләшмәскә тырышалар. Ләкин төп мәсьәлә инде хәл ителгән иде, Заһри сугыштан калып торды. Ул арада өлкән улы Әхмәтзарифның да срогы җитте. Монысын инде икенче төрлерәк юллар белән коткарырга кирәк бит, каһәр. Дөрес, Заһри күптән инде авыл советы секретаре Мәрхәбә белән чамадан тыш яктырып сөйләшә башлаган иде.

– Һай, сеңлем, чибәр дә кыз инде үзең, сугыш вакыты булмаса, күземне йомып, үземнең Әхмәтзарифка димләр идем сине, – дип, җае белән бер әйтеп тә салды. Мәрхәбәнең егет сайлаудан яше чыгып бара иде – Заһри кызның иң нечкә кылына чиртте. Ул ара да булмады, Ленинград марҗасыннан бер пот бәрәңгегә алыштырган кара йон күлмәк, Заһриның сандыгыннан чыгып, Мәрхәбә өстенә күчте…

Яшьтәшләре беренче мәртәбә каралырга киткән көнне Әхмәтзариф ат җигеп көлтә кертергә чыкты: авыл советындагы метрикада нибары бер сан үзгәргән иде.

…Беркөнне кич Заһри идарәдән кайтканда Шәяхмәтне сагалап торды да:

– Әйдә, кем, кода, кодагыең бик әйбәт сарык итеннән аш пешереп калды, колхоз-район хәлләрен сөйләрсең, кешесенә күрә генә берәр «төрек малае» да табылыр, – дип кыстый башлады. Шәяхмәт риза булды. Өрмәгән җиргә утыртмадылар председатель коданы. Өстәл артыннан гына чиреге белән аракы да чыгарылды. Бераздан Заһри шунда утырган җиреннән түнде; Шәяхмәт ашын ашап, бик рәхмәт, дип кайтып китте.

Икенче көнне кич, нәрәт биргәндә, Заһри кода икмәк тапшырасы атларны төнгә бүрәнә өмәсенә сорый килде. Ләкин шул минутта Шәяхмәтнең пружинасы ычкынды. Ул ачуланып өстәлгә сукканда, Заһриның бите шәмәхә кара белән тулды.

– Күземә күренәсе булма, син мине кода гына дип белдеңмени? – дип, ул аны бөтенләй куып ук чыгарды.

Гомер буенча авылда дошмансыз яшәгән Шәяхмәт өчен бу хәл бик авыр тоелды. Әмма нишләмәк кирәк? Шуның өчен дә сугыш вакыты бит ул. Ләкин бу Шәяхмәт өенә килгән күңелсезлекләрнең башы гына иде әле…

Хәер, Шәяхмәтнең өенә хәсрәт килгәнгә инде берничә көннәр иде. Моны әле тик бу йортта белмиләр генә иде. Кара хәсрәт борчак басуыннан торып Шәяхмәтнең нигезенә керәм-керәм дип һәр төнне канатын җилпи иде…

…Аяз төннәрнең берсе иде – Шәйхи картка басуны бер әйләнеп кайтырга куштылар. Борчак җиренә килеп җиткәч, карт анда ниндидер бер чүмәләчекнең кыймылдаганын күрде. Шуннан, ни булса – шул, язмыштан узмыш юк дип, таягына таянып карт шунда атлады. Артык курыкмады. Мин изге милекне саклыйм, шаять, Ходай Тәгалә ярдәм бирсә кирәк дип, тегенең башына имән таягы белән берне томырыйм дигәндә генә… теге чүмәләчек әкрен генә аягүрә басты да: сау-сәламәт кенә яшисеңме, дәү абый, дип кулын бирде. Шәйхи картның шунда, егәре китеп, теле тотлыкты. Ни күзе белән күрсен, каршысында энесе Шәяхмәтнең улы Нургали басып тора иде. Өс-башы таланган, билгә кадәр кара сакал, яланбаш. Башта «безнекеләр ни хәлдә, фәлән-төгән» дигән булып сорашты. Дәү абзый, диде, мине күргәнеңне бер кешегә дә әйтмә. Урман эшенә чыдый алмыйча, ФЗӨдән качкан идем, менә хәзер ерткыч хәлендә калдым, барып җәвит итәргә дә куркам, диде. Шәйхи карт телсез калды.

…Сугыш вакытында кемнең генә йортында кайгы-хәсрәт булмый? Кемнеке үлгән, кемнеке хәбәрсез, кемнеке аяксыз-кулсыз госпитальдә ята. Ләкин халык, гадәт буенча, берсе өстенә килгән кайгыны бөтен ил белән күтәрә, берсен берсе юата:

– Ил белән күрәбез, ил белән. Шунысын уйласаң гына бераз күңел җиңеләеп китә, – дип, күрше-күлән кайгыларын уртаклаша тордылар. Тик Шәяхмәтләр өенә килгән хәсрәт кенә ил хәсрәтенә бер дә охшамаган, үзенә бертөрле, эчтән кимерә, төн йокысын, ашның тәмен качыра торган хәсрәт иде. Ни булса да булыр, әмма үзенең улы дезертирлыкка чыгар дип, карт һич кенә дә уйлап карамаган иде. Шуның өчен үстергәнмени, шуның өчен дип укытканмыни ул аны? Ничек болай булып чыкты соң әле бу? Кай төштән башлана соң бу афәтнең башы? Колхозда ярыйсы гына тормыш корган Шәяхмәт кай төштә ялгышты соң? Бу сораулар аның үзен дә, Зәйнәб җиңгине дә эштән чыгардылар. Әллә үземә охшаган дип иркәләбрәк үстердеме ул Нургалине? Улы турында шундый яман хәбәр чыкканнан бирле, бергә көн иткән агайлар аңа сәлам бирмичә, күрмәмешкә салынып узалар, карчык-коры йортка йомышка керми. Ул – председатель генә. Моңа нихәл чыдамак кирәк? Ә бит унсигезенче елда аны авыл халкы комбед председателе итеп сайлап куйган иде. Шуннан бирле гел җитәкчелек эшендә булды Шәяхмәт. Чүкеч кебек таза егет вакытында бай атларын карап уздырган көннәрен уны белән, йөзе белән кайтарды ул. Колхозның беренче елында ук аны ферма мөдире итеп куйдылар. Хезмәт көне мул булды: йорт-җирне рәтләде. Кышлык утынны Сабан туе җиткәнче турап әрдәнә-әрдәнә өеп куя иде. Бәйрәмдә кунак төшерми калмады. Авылның, ичмасам, бер генә кешесе белән дә сүзгә килмәде, аны халык олылады. Нургалине укытты. Әйдә, рәхәтләнеп үссен, кемнеке – Шәяхмәтнеке дигәндә, белеп торсыннар, диде Нургали ФЗӨгә чыгып киткәч, атна уздымы, юкмы, Шәяхмәт исеменә беренче һәм соңгы хат килде. «Бик читен, йокы аз, урман эчендә землянкада ятабыз, адәм чыдый торган түгел» дип язган иде аның кече улы. Үз гомерендә күпне күргән Шәяхмәт башта ярсыды: малаеның зоотехниклар курсын ташлавына аның бик нык ачуы килгән иде.

bannerbanner