Читать книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 (Мухаммет Сунгатович Магдеев) онлайн бесплатно на Bookz (3-ая страница книги)
bannerbanner
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Оценить:
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2

5

Полная версия:

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2

– Йә, күрше, син нәрсә, Борһан абыең сине сыйлый, ә син аңа кул күтәрәсең. Кешегә кул күтәрү – хатын алыштыру түгел ул. Шту син…

Кызыл йөзлеләрнең берсе авыз тутырып елмаеп Хәкимуллага дәште:

– Йә син, калай әтәч, әйтеп бирче: сезнең колхозыгыз атамы ул, анамы?

Хәкимулланың күзләре урыныннан купкан иде.

– Ата, – диде ул, җиңеннән өстерәп маташкан Нургалине читкә этәреп. – Ата. Ну, ул синең ише ырвачларны беләсеңме нишләтә? – Хәкимулла бер сүз әйтте: – Әнә шуңа күрә ата ул, белдеңме шуны! Мин сине нишләтәсен белермен…

Ишекне «дык» итеп ябып, егетләр чыгып киттеләр. Атларның сыртына берәрне чиртеп, амбарга таба юырттылар.

Ул кичне эштән кайткач, Хәкимулла Васфикамал белән сөйләшмәде.

Йомры башлы, кәкре аяклы ир бала

Инде ул көннәр артта калдылар.

Инде бишенче ел киткәндә, бөтен авылга «кысыр» дип даны таралган Васфикамал күрше урыс авылыннан тозлы кыяр алып кайтты. Ташлытауда иртәгә Сабантуй буласы иде. Ачы бал үкереп утырган, яңа тарттырган бодай оныннан келәт эчләре ап-ак булган, суелган тәкәләрнең тиресен киереп чормага элгән көннәр иде.

Васфикамал келәткә он иләргә кергән җиреннән, авыз суын йота-йота, эче бушаган кыярны суырды. Моны әле беркем дә белми иде. Хәерлегә булсын… Көтү кайткан вакыт иде, Ташлытау сабан туена чакырырга дип, әтисе килеп керде. Почмак яктагы мичкәнең бөкесен дың-дың китереп бәреп ачтылар. Өйгә ачы бал исе тулды. Колхоз эшләреннән бераз бушаган вакыт иде, бер уңайдан күрше-күләннең ир-атын да дәшеп алдылар. Мондый мәҗлесләрдә бик сирәк була торган Шәйхи хәлфә дә бүген кыстатып тормады. Бер чокырны җибәрүгә, аның теле ачылды, көтмәгәндә үзенең яшь вакытларын тәмләп сөйли башлады.

…Шәйхи солдат әсирлектән кайткан елны ике көн эчендә бөтен авылны шаккатырырлык ике эш эшләде. Атлары үлгән вакыт иде – әтисенең җыйган акчасын чәлдереп, Теләче базарыннан чем-кара бия алып кайтты. Солдат ике көн югалып торгач, картлар борчылдылар – Шәйхи солдат, төн уртасында гына шыпырт кайтып кереп, кара бияне лапас астына бәйләде. Өйгә керде.

– Кайда йөрдең, дуңгыз? – диде әтисе.

– Мин, – диде Шәйхи, – нәкъ син эзләгән бияне таптым, түшәк эчендәге акчаңны алып, Теләчедән кара бия алып кайттым.

– Борчактыр инде синең, – диде әтисе мәрхүм.

– Борчакмы, брохмы, – диде Шәйхи, – чыгып кара әле.

Әтисе чыгып караса, лапас астында колакларын шомартып кара бия басып тора.

– Ну задур егет икәнсең, – дип, карт нишләргә белми сөенде.

Ә икенче көнне егет, кара бияне җигеп, күрше авылга китте. Анда әсирлектә бергә булган дус егете Әхмәдулла бар иде. Төн уртасында Әхмәдулланың капкасына атны бәйләде. Аларга шул көннәрдә генә ике кунак кыз килгән иде – Әхмәдулла Теләче базарында шуның берсен Шәйхигә димләмәкче булды. Келәтләренә барып керделәр, шырпы сыздылар. Чәчәкле ястык өстендә ике кунак кыз белән Әхмәдулланың сеңлесе чайрап йоклап яталар.

– Кайсы синеке? – диде Әхмәдулла шыпырт кына. Түшәк кырыенда, ике озын толымына чорналып, калку күкрәкле, кыйгач кашлы берсе ята иде…

– Менә, – диде Шәйхи, – шушысы.

Солдат ялгышмады. Әйе. Керәсе ризык теш сындырып керә, диләр.

Яшь чакта Шәйхи хәлфә бик күп мәзәкләр эшләде. Бервакыт шулай авылга килгән кунак кызны озатып куйды. Төз лапас астында тордылар. Тышта салкын, бозгак, каз суйган вакыт. Төз лапас ышыгына сөялеп кенә торганда, хуҗа хатын комганын күтәреп чыкты. Нәкъ егет белән кыз янына килеп утырды. Кунак кыз дер-дер килде. Шәйхи дә эчкәрәк шыкаймакчы иде – салам кыштырдады. Шуннан син күр дә, мин күр. Теге явыз сикереп тә торды:

– Бу кемнәр була тагын, оятсызлар? – дип тавыш чыгарды.

Шәйхи бишмәтен башына бөркәде дә чыгып йөгерде. Арттан шалтырап комган очты…

Шулай да әсирлектән кайткан елны бер карчыкны кызык итте. Германнан электрик фонаре алып кайткан иде. Ул вакытта андый фонарь юк – кешегә күрсәтсәң, аны җен дип беләләр. Чоланда качып торды – исәбе тегенең кызы янына керергә. Кызы өйалдындагы бүлмәдә йоклый иде. Ни хикмәттер, монда да шул ук хәл чыкты. Кызның әнисе, кич ятар алдыннан бисмилласын укый-укый, комганын алып чоланга чыгуы булды – Шәйхинең аягына сөртенде.

– Каравыл! – дип кычкырып та җибәрде. Шәйхи дә, аңышмастан, тегенең күзенә электрик фонарен гына төбәде… Мәрхүмә ничә көннәр түшәк өстендә ятты, куркулыклар койдырды.

Ачы балдан авыз иткәләп, Шәйхи карт шуларны сөйләде.

– Ә минем яшь чакта андый хәлләр аз булмады, – диде ул, кызып. – Уникенче елны җәй көне укудан кайттым, карт хәзерәт авырып ята – әле берсенең ире еракка китә, әле берсенең баласы туа. Хәзерәтнең дога кылып сәдака алырлык та чамасы юк. Менә бервакыт хәбәр тарала: Кәлимулла малае, – янәсе, мин – зур укыган кеше, дип сөйли башлыйлар. Менә бер карчык бер тәлинкә ясмык оны күтәреп килә – сыеры чирләгән. Икенче берсе тегүгә чыга – юл сәдакасына тагын бер тәлинкә ясмык оны. Мин авырсынып кына дога күндерәм – анысы була, әмма егет кеше бит, миңа ясмык оны ни чуртыма. Атна-ун көн узмый, төшереп алган яшьтәшләр бер базарда сүз ыргыталар.

– Без, – диләр, – сине туйдырабыз, сорыкорт син, – диләр.

Миңа шул җитә калды. Кызган баштан чатыр чабып, атны күбеккә батырып, авылга кайтып кердем дә урам уртасында тавыш чыгардым. – Кемгә бер тәлинкә ясмык оны бирәсем бар, килеп алыгыз, – дип, базарда бодай саткан акчаны урамга бич чәчеп бетердем.

Дөрес, урамда кызмача баштан күренүем шул бер генә булды. Әти дә бик тәртипле крәстиян иде, аннан соң мин – авылда бердәнбер укымышлы кеше. Унөченче елда Кара Чыршыда балалар укытып йөрдем. Безнең халык бик кара иде – мин балаларны бер ел эчендә әдрис язарга, хат язарга өйрәтмәкче булдым. Картлардан бер-ике куштан каршы килә генә бит. Берсе – Гайфулла куштан иде – Ташлытау базарыннан кайтышлый, мәктәп ишеген кагып, мине чакырып чыгара. Толып якасын торгызган, авызыннан котырган сыер сөте исе бәрелеп тора.

– Синме, – ди, – минем малайга хәрендәш алып килергә куштың?

– Әйе, – дим, – мин куштым.

– Ә аңа хәрендәш нәрсәгә?

– Мин аны язарга өйрәтәм. Хәрендәш – шуңа.

– Аңа нишләп акча әрәм итим мин? Яза белми ул, яза белмәгән кешегә хәрендәш нәрсәгә?

– Соң бит, – дим, – әнә шул яза белмәгәнгә күрә хәрендәш кирәк.

Теге һаман үзенекен тукый. «Яза белмәгән кешегә хәрендәш алырга мине кем дип белдең син? Әллә миндә әндри казнасы бар дип белдеңме?» – дип бәйләнә үк башлады. Мин дә кыздым. Мин әйтәм, әле син исерек баштан килеп монда мәптекне мыскыл итмәкче буласыңмы? Толып якасыннан учлап тотып, үземә таба суырып алдым да, ярабби, берне ияк астына җиббәрдем… Теге бөтерелеп баскычтан очып төште. Икенче вакыт авыл җыенында миңа бәйләнеп ята: беләм мин сезне, ди, укыган кеше – чукынган кеше ул, ди. Сез, ди, үзегез өйдә чәйнек борыныннан гына эчеп ятасыз, безнең кара халык шикелле түгел, ди.

– Менә, – мин әйтәм, – ту-ты, шул, – дим, – сез дә менә тегенди-мондый кирәге, җае булганда шулай чәйнек борыныннан гына эчә торган булыгыз, – дип сүгәм тегене.

Чокырдан бер йотым авыз иткәч, Шәйхи хәлфә мактана ук башлады.

– Ә миңа кешедән куркырга ничу! Гомер буе крәстиян хезмәтендә булдым, Кара Чыршы колхозында лабогрейканы миннән башка берегез дә көйли алмый. Миннән башка яшәп карагыз, ничек булыр икән? Ә мин күпне күргән кеше… Әйе. Әсирлектән кайтышлый, мин сиңайтим, Мәскәүнең Саломанский циркында Ярославскийның үзен тыңлаганым бар минем. Әсирләрне җыеп митинг ясадылар. Ә сезнең әле аның үзен күрү түгел, ишеткәнегез дә юктыр. Ту-ты. Ә менә Галимҗан Ибраһимов дигән язучы бар иде шундый, мин бит аны да күрдем шул җыелышта. Ул Мәскәүдә зур эштә иде. Ул да сөйләде. «Сезнең, – диде ул, – теге якта гомерегез әрәм үтте. Инде уйлап карагыз: хөкүмәт үзебезнеке, хезмәт ияләренеке, – диде. – Менә, – диде, – шул үзебезнең хөкүмәтне, үзебезнең влачны дошманнардан сакларга кирәк…» – Менә кемнәрне күргән кеше ул абзагыз.

Бераздан тальянын күтәреп Миңлегали килеп керде. Миңлегали – Шәяхмәтнең апасы Фәхерниса малае, яшьли әтисез калып, һәрвакытта да нәселдә ирләр мәҗлесе булганда олылар чутыннан йөрде. Кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын тез башына гына утыртып, карт-корыны җыр дөньясына алып кереп китте. Мәҗлес хуҗасы Шәяхмәт, кулына чынаяк чокырын тоткан килеш, үзе җыр башлады. Зәйнәб җиңги ике тәлинкә белән майга чыжылдаган коймак чыгарып утыртты. Шәйхи хәлфәнең күзләре нурланып китте, һәм тамагын кырып әкрен генә ул да җырлап җибәрде:

«Мохтасар»ның дәресендәКараганым «Җамигый».Сезнең белән мөгамәләмБулса иде даими.

Заһри кода да ярыйсы гына кызып алган иде, чират үзенә җиткәч кыстатып тормады. Шәйхи хәлфәнең җыры тәмам булуга, ул: «Әйт шуны, кода», – дип күтәреп алды да елтыр кара күзләрен бит җыерчыкларына яшереп елмайды һәм егетләрчә куәтле тавыш белән башлап җибәрде.

Васфикамал зур самавырны өченче мәртәбә күтәреп чыкканда инде төн уртасы авышкан, мәҗлес кызган, асылмалы лампаның керосины бетеп, филтәсе күмерләнә башлаган иде. Миңлегали һаман да әле тез башына утырткан тальянын теркелдәтә, ирләр исә бөтенесе бер булып «Күбәләгем-түгәрәгем» көенә сиптерәләр иде.

Шәфәкъ алсу нурга төренгәндә, унлы лампа гөлт-гөлт килде дә сүнде. Баксаң, аның инде күптән кирәге дә юк, июньнең кыска төне әллә кайчан таңга авышкан икән. Кунаклар таралыштылар. Аягын ышкый-ышкый Шәйхи хәлфә койма буйлап кына кайтып китте. Миңлегали өенә кайтып тормады – Нургали белән икесе печәнлеккә менеп киттеләр. Заһри кодага сәкедә зур чәчәкле ястык салдылар. Хәкимулла белән Васфикамал төз лапас астындагы тимер ходлы арбага чыгып яттылар. Арбага кичтән чабып салынган солылы вика, клевер түшәлгән иде. Сабантуйга барырга әзерләп тәртә арасына куйган яхшы сбруйдан күн исе чыккан, ул яңа чапкан печән исе, ат, сыер абзары исе белән аралашып ниндидер башны әйләндерә торган җәйге җылы төн исе хасил иткән иде.

Кызарып кояш чыкканда, барлык кеше тирән йокыда иде. Өйдәге сәкедә, иске тубал теккәндәй гырылдап, Заһри кода йоклый, аның бугазыннан әллә ниткән авазлар чыга. Печәнлектә, бөтен фани дөньяның мәшәкатен онытып, сабый балалар йокысы белән ике яшь егет мышныйлар. Арба кырыена башын асылындырып, Хәкимулла ыңгыраша-ыңгыраша йоклый. Ул төш күреп елмая, төшендә ниндидер йомры башлы, кәкре аяклы матур гына бер ир баланы алдында тотып утыра, имеш. Васфикамал аңа үзенең күрше урыс авылына барып килгәнлеген йокы алдыннан гына сөйләгән иде – шул минуттан башлап Хәкимулла өчен бөтен дөнья, аның бөтен кануннары үзгәрде. Аның өчен хәзер дөньяда бернәрсә дә куркыныч түгел, ул җиңә алмаган авырлык дөньяда бөтенләй юк сыман иде…

Йә, борыныгызга чирттеме хәзер Хәкимулла абыегыз? Югыйсә кеше арасында сөйләшерлек хут калмаган иде. Әле узган көз генә Шәйхиләрдә сыер суйган көнне ирләр мәҗлесендә сүз чыгарып алганнар иде. Ни чыкмаса, шул Борһаннан чыга инде. Мәҗлестән таралганда аралыкка, мич башы кырыена эленгән, өелгән киемнәр арасыннан Борһан үзенең бүреген эзләде. Караңгыда ялгыш Хәкимулла бүреген алып кия язды.

– Ах-ха-ха, – дип кешнәде шул чакта Борһан, – ах-ха-ха! Харап кына булыр икән кеше! Хәкимулла бүреген кисәң, беттем диген инде. Әле минем хатынның бер малай үстерәсе килә. Юк, энем, үзеңә булсын, мә, мә… Ах-ха-ха!

Барысы да рәхәтләнеп көлделәр дә бер минуттан оныттылар һәм караңгы чоланда тәмәке кабыздылар. Тик Хәкимулла гына юк булды. Аны бераздан Шәйхи абзасы лапас астыннан алып чыкты. Хәкимулла гарьләнеп, үксеп-үксеп елый иде.

…Шулар исенә төшкәч, Хәкимулла анадан яңа тугандай булып китте. Менә бетте, узды ул вакытлар… Не смей сез хәзер теш ыржайтырга!

Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды. «Йоклагыз, адәм балалары, – диде ул гүя, – йоклагыз! Бу – сезнең тыныч иртәләрегезнең соңгысы. Татлырак итеп төш күреп калыгыз – бу татлы төш шулай ук соңгысы. Йоклап калыгыз, сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. Нык булыгыз, адәм балалары!»

Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. Кара Чыршы авылы өстеннән ул үткәндә, канатларына кара тәре ясалган самолётлар үлем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алганнар иде инде. Төз гәүдәле, озын сыйраклы, пөхтә киемле герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле.

Кайтулар булмас инде…

Кырда иген чайкала, иген чайкала…

Бу – елына бер генә тапкыр килә торган атна. Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый: кырда ниндидер зәңгәр дулкын йөгерә, арыш басуы яшелле-күкле булып сөрем эчендә кайный. Көр басуның шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. Менә җәйнең иң кыска төннәре җитте, моннан соң инде көн кыскара башлар. Арыш басуы саргаер, ул инде дулкынланмас. Аны урып алырлар, борчак җиреннән кайтышлый ял итәргә чүмәләләр арасына торналар төшәр. Көз җитәр… Һай, бу гомернең бәрәкәтсезлеге. Әле генә бит, әле сабан тургайлары яшел уҗым өстендә ук булып атылып сайрыйлар иде. Ә хәзер арыш басуы өстеннән җил йөгерә, сагыш арта…

Арыш басуы уртасындагы тузанлы юлдан кара-туры атында чатыр чабып Ташлытауга таба Тимерхан чыгып китте. Аның сиртмәсенең тавышы үзе күмелгәч тә басу түреннән ишетелеп торды.

– Запас пирвый категори, – диде Шәйхи хәлфә аның турында. – Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.

Сугыш, сугыш…

Сугышның нәрсә икәнен авылда Шәйхи хәлфәдән башка кем белсен? Шәяхмәткә сугыш нибары ярты ел эләгеп калды. Ә менә аның өлкән абыйсы Шәйхигә кирәгенчә эләкте. Гумбинен янындагы каты сугышта әсирлеккә төшкән Шәйхине эчке Германиягә озаттылар.

Шәйхи солдат шул вакытта Һоһенцоллерннарның җәнүби Алманиядәге язгы сарайларын күреп телсез калды. Дөньяда Һоһенцоллерннар да яшәгән, Кара Чыршының Кәлимулла Шәйхие дә яшәгән! Бу сарайның һич тә тарантас лапасы, мүкле абзар, Кәлимулла карттан калган иске келәт белән уртаклыгы юк иде. Тау башына таба сузылган мәрмәр баскычлар. Мәрмәр баскычлар кырына асылынып үскән әллә ниткән җимешләр… Салават күперенең бөтен төсен чагылдырган түшәмнәр, күтәрелеп карасаң, бүрегең төшәрлек манаралар. Аяк астында им өчен бер шырпы кисәген тапмассың… Бераздан исә ул Вюнсдорфка күчерелде.

Сугыш бетте, ләкин Вюнсдорфтагы татар әсирләрен өйләренә кайтару мөмкинлеге күренмәде. Шәйхи хәлфәнең мәдрәсәдә алган белеме монда кирәк булып чыкты. Аны әсирләр өчен чыгарыла торган татар газетасына эшкә алдылар, алар әсир шәкертләр, мөгаллимнәр белән баракларда спектакльләр куеп йөрделәр.

Герман профессоры Готһольд Вайль әсирләр арасында татар җырларын язып йөрде. Шәйхи солдат монда да кирәкле кеше булып чыкты. Ул мәдрәсәдә ятлаган «Тәндә җаным»ны профессорга җырлап күрсәтте. Профессор, боларны җыеп, китап чыгарачагын тылмач аркылы сөйләде. Апрель аенда Вюнсдорф кырында алар Сабантуй да ясадылар. Шәйхи солдат шул вакытта Кара Чыршы авылында беркем дә күрмәгән һәм күрмәячәк хәлләрнең шаһиты булды. Сабантуйда алар татарча көрәш, капчык сугышы кебек милли уеннарны күрсәттеләр. Аннан герман атларын җигеп җир сөрделәр, ат җитмәгән сабаннарга үзләре җигелеп йөрделәр, тубал белән орлык чәчеп күрсәттеләр. Шәйхи солдат җир буенча беренче булып барды, тубалдагы бодайны бисмилла әйтеп герман җиренә чәчте… Германның кара-көлсу туфрагына бодай бөртекләре белән тавык йомыркасы сипте. Татар йоласы! Орлыклар шулай эре булсын! Әйләнә-тирәдә шакмаклы чалбар, цилиндрлар кигән Берлин байлары, муеннарына ак челтәр чорнаган озын күлмәкле көяз хатыннар шау- гөр килеп кул чаптылар, «Гут-гут, татариш зольдатен гут!» дип шауладылар. Әсирләр акчасына ялланган герман солдатлары җиз торбаларда «Каз канаты»н уйнады. Аннары җилкәсенә ниндидер аппаратлар асып, авызына юан сигара капкан берәү нәрсәгәдер кычкырынгалап йөгереп йөрде. Моны Америкадан килгән гәзит мөхбире, диделәр. Гәзитнең исеме «Чикаго трибюн» икән. Кара Чыршы авылының крестьяны Шәйхи Америка корреспонденты алдында тубал асып рәсемгә төште. Аннары әсирләрнең җитәкчесе булган бер укымышлы кеше нотык сөйләде. Шәйхи солдат аның нәрсә сөйләгәнен аңламады, ак якалы, кара казакилы, кара биек эшләпәле бу татар егете саф немецча сөйләде. Ләкин ахырдан татарча да өстәп куйды:

– Без үземезнең ватанымызга безне кемнәр кайтарырга теләмәгәнен беләмез. Көнбатыш илләре безнең татар әсирләрен изге ватанымызга, мөкатдәс анамызга каршы көрәштермәкче булдылар. Ләкин берни дә барып чыкмас. Безнең егетләремез, иншалла, үз ватаннарына каршы көрәшмәсләр. Большевик Литвинов инде безне герман әсирләренә алыштырып илемезгә кайтару турында Яуропа мәмләкәтләре белән мөсахәбә алып бара. Кызганычка каршы, Яуропа мәмләкәтләренең берсе дә безнең илемездәге хәлләр турында безгә хәкыйкый мәгълүмат бирми. Без үз мәмләкәтемездә чыга торган яңа гәзит-журналлардан мәхрүмбез. Ләкин күп тә үтмәс, без үз туганнарымыз белән күрешермез! Ул көн ерак түгел, кадерле ватандашлар!

Герман армиясенең нәрсә икәнен, Пруссия алпавытларының Рәсәй халкына карашын Кара Чыршы авылында Шәйхи карттан да тирәнрәк аңлаган кеше кем генә бар икән? Вюнсдорфка эләккәнче Шәйхи солдат бер немец алпавытында эшләде. Яшь алпавыт Лейпциг университетының философия факультетын тәмамлаган культуралы кеше иде. Хатынын рус князьләре нәселеннән, диләр иде. Алпавыт Шәйхиләргә яхшы мөнәсәбәттә булды, ормады-сукмады, хәтта бер тапкыр бәйрәмдә кечкенә генә бүләкләр дә бирде. Әмма крестьян Шәйхи бер нәрсәне бик нык төшенде: философ һич тә бу әсирләрне кешегә исәпләми, аларны эш хайваны дәрәҗәсендә күрә иде. Аның өч ел буе бер көн дә ялгыштырмыйча боларны нәкъ сәгать биштә уятуы, бер минутка да ялгыштырмыйча нәкъ төнге унбердә утларын сүндерүе, өч ел буена ашау-эчү тәртибенә бер генә төрле дә үзгәреш кертмәве Шәйхине җәберсетте. Аның, иртән кырга килеп, әсирләр белән елмаеп исәнләшүе, нәкъ бер үк сәгатьтә, бер үк минутта һәр көнне болар торган йортка кереп тикшереп йөрүләре егетләрнең күңелен җәрәхәтләде. Бу – салкын исәпкә корылган герман төгәллегенең кешене изү өчен аерым бер ысулы иде. Шул ук вакытта Шәйхи солдат немец алпавытларының сугыш тәмен бик нык яратуын, башка бер халыкта да булмаганча боларда чит илләрне басып алу дәртенең көчле һәм нык икәнлеген күрде. Шуңа күрә сугыш башланган көнне, беренче тапкыр урамга чыгу белән, ул бер генә сүзне кабатлады:

– Ярманда машина күп, җәмәгать, – диде ул, – Аллага тапшырдык. Батырлыкка безнең халыкка чыкмый чыгуын, иллә мәгәр тегеләрдә корал таза. Аларның карчыклары да, базарга барганда, бисәпилкегә генә утырып чабалар. Уйнама син алар белән…

Ул көнне беркем бернәрсә аңламады. Ирләр эштән иртәрәк кайттылар, чат саен җыелышып көйрәттеләр. Чыннан да, нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабантуй итеп булмады бит. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Хәкимулла шушы көннәрдә башка чыгарга тиеш иде – морҗачы гына килеп җитмәгән иде. Ничек инде ул шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Башында мие бармы бу германнарның? Ичмаса, морҗа чыгарганны гына көткән булсалар…

Авылда иң беренче повестка Тимерханга килде. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде, аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. Шуңа күрә аңа повестка килү берәүне дә гаҗәпләндермәде. Беренче категория икән, беренче инде, нихәл итмәк кирәк? Барсын, күрсен, бәлки, ул арада германны әле бәреп тә чыгарырлар. Инде бит соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланмады! Аннан күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, МОПР значоклары бар! Ә осоавиахимчылар? Добрахимчылар дип йөрткәннәр иде үзләрен башта. Алар сөйлиләр иде, имеш, иптәш Ворошилов бер чакрымнан атып инә күзенә тидерә дип. Әгәр ворошиловча төз атучылар чик буена барып бассалар, германың түгел, чуртым да чыдамас! Бер карыш та бирмибез дип әйттек бит моңарчы.

Шулай тагын ике көн узды.

Менә беркөнне кичен көтү кайтканда авыл дерт итте. Колхоз кәнсәләренә бер пачка повестка килгән иде. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калып килгән Хәкимулла да, машинкада басылган кош теледәй кәгазьне кулына тоткач, әле аның чын мәгънәсенә төшенмәде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык, паспортны алырга. Чабата кимичә, күн аяк киеме белән килергә тырышырга». Башка бер сүз дә юк. Авылга шундый утыз кәгазь. Кеп-кечкенә авылга утыз кәгазь.

Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрделәр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. Кыз-кыркын ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе аңкыды.

Сугыш шулай башланды.

Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак җыю мөмкинлекләре бар иде – бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, килен белән каенана талашалар, бер-берсенә җәбер сүзләре әйтәләр иде – хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар була иде – үпкәләүләр бетте. Сугыш дөньяның вак-төяген оныттырды. Бүгенгә кадәрге бөтен тормыш – бер төш күрү генә булган икән.

Хәкимулла кичен үзенең яңа йортында Миңлегали белән сөйләшеп утырды.

– Шушы йортта Васфикамал белән бер генә кич куна алмадым бит, энем җаным, – дип өзгәләнде. – Васфикамалга ярдәм ит, туганым, яме. Морҗаны коелы итеп чыгарсын. Әти белән аларның борчаклары бик пешеп җитми, син күз-колак бул. Их, туганым! Син әле монда каласың, Нургали белән синең яшь кергәнче сугыш бетәр. Нургали бик наян булды. Әти белән әни аны боздылар. Аннан соң, беләсеңме, туганым, нәрсә? Мин инде сиңа гына әйтим, бер кеше дә белми торган серем бар бит. Хәтерлисеңме, Атҗабар Хисмәт кызы Миңниса белән ниләр күргәнне? Монда бит мин сине алдадым. Кызның яман исеме бармы-юкмы, мин бөтенләй белмәдем. Мин ул төнне аның белән сөйләшеп тик яттым. Ә ул елап бәйләнде. Дулады. Синең ирлегең кайда, сөйләшеп ятыр өчен генә алдыңмыни мине, дип чәчләрен йолкып елады. Марҗа кебек – чәчен йолкый. Шуннан, калганын син беләсең. Матур кыз иде бит ул. Ә Васфикамалны яратам. Теле зәһәр зәһәрен, әтиләре дә бик җәберләде баштарак. Ну, яратам… Эшкә бик булган бит.

Миңлегали исә үз кайгысын сөйләде. Ул ике елдан бирле Зөләйха исемле бер кыз белән йөри иде, сугыш башланган көнне төшендә Зөләйханы күргән.

– Яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри җанашым, – дип, Миңлегали башын тотып яшь түкте. – Бура керсә – бетте диген инде. Йә мин үлеп калам, йә мин кайтканчы Зөләйхага бер хәл була. Төштә бура күрү – тәгаен генә үлем инде ул…

Төн уртасы авышкач кына, юрган-мендәрләр күтәреп, Васфикамал белән Хәкимулла морҗасыз өйгә йокларга килделәр. Моңа өндәүчеләр Шәяхмәт белән карчыгы Зәйнәб булды.

– Барыгыз, бар, – диде Зәйнәб җиңги аларны озатканда, – барыгыз. Бер кич булса да үз нигезегездә кунып калыгыз. Бисмилла әйтеп ятыгыз. Барыгыз, балаларым. Йа Алла, хәер-рәхмәтеңнән үзең ташлама… Үзеңә тапшырдык.

Ләкин сагыз исе килеп торган яңа өйдә күзгә йокы кермәде. Хәкимулла белән Васфикамал таң атканчы серләштеләр. Аларның тора башлаганнан бирле мондый итеп сөйләшкәннәре юк иде. Васфикамал Хәкимулланың кытыршы, сөялле кулларын үзенең яңагына куеп яшь сыкты, берөзлексез сөйләнде.

– Без яши белмәдек, әй, дим, синең белән. Тормышның кадерен белмәдек. Күбрәк мин узындым. Юкка-барга сүз чыгарып, синең җаныңны каһәрләдем. Шуның киялеге бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән кадерен җибәрдек. Без яши белмәдек…

– Малай туса, ни исемле кушарсың? – диде Хәкимулла, авыр сулап. – Мин, нишләптер, малай булыр дип уйлыйм.

Васфикамал аңа тагы да ныграк елышты.

– Малай булса – Нәриман, кыз булса Сәрия куябыз. Тик син генә тизерәк кайт.

Хәкимулла авыр сулады.

– Их, шушы төнне зур күсәк белән терәтеп торырга, – диде ул, ачынып…

…Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Мунча кергән, кырынган кызмача ирләр бер-берсенә йөгерешеп керәләр, кызу-кызу тәмәке суыралар. Кайдадыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга кадәр шулай барды. Повесткада сәгать сигездә Ташлытауда булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды, кемнеңдер әмере булгандай, капка төпләрендәге әсәрешкән атлар, башларын селки-селки, урамга борылдылар. Халык Ташлытауга чыгып китә торган юл чатына агылды. Күперне чыккач, бер арба ирләр җыр башлады:

Ал кисәргә, гөл кисәргәҮтмәс кайчыларыбыз;Киләсе ел бу вакыттаБулмас кайсыларыбыз?..

Капка асларында койрыкларын кәкрәйтеп йөргән этләр күккә карап елаштылар. Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый… Койрыкларын җиргә терәп утыралар да капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньяның кай төшендәдер гаделсезлек бар… Эт күңеле сизгер, ул зерәгә генә алай шыңшымый. Хәер, этләр генә түгел. Шөлдер, гармун тавышына атлар да борчыла. Әсәренгән атлар борын тишекләрен киңәйтеп, башларын чайкый-чайкый басу капкасына таба атладылар. Түбән очтан да шундый бер йөк ирләр күренде. Басу капкасы төбендә, чуптарларын түбән иеп, ялгыз каен тора. Юлга чыгасы атлар шул каен төбенә җыелдылар. Ике-өч гармун тавышы бергә кушылды. Болар өчесе өч төрле көйгә уйныйлар иде. Мондый буталган көйләр күңелләргә тагын шом салды. Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынды… Күпер аркылы тагын ике арба ирләр күренде. Болар – эре сөякле, озын гәүдәле Атҗабарлар иде. Атҗабарлар элек-электән гаярь халык: базар, станция тирәләрендә эшне ялт та йолт әйләндереп килделәр, базар көннәрендә шактый кызып төрле хикмәтләр дә ясыйлар иде. Аларның атлары да каен төбенә килеп туктады, ирләр арбалардан коелдылар. Тавыш-елаш көчәйде. Атҗабарларның печән салган арбасына кылыч борынлы, үткен күзле, муены-бите кара янган ак күлмәкле берәү менеп басты.

bannerbanner